Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГАБДУЛЛА ТУКАЙ ХАКЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘРЕМ 


1901 елның маенда мин Уральскига киттем. Анда әти белән бер туган апай яши иде. Аларга барып төшкәч, авылда ярлылыкка чыдый алмыйча күчеп киткән күршебез Мостафа исемле кешеләрнең дә Урапьскида яшәүләрен белдем. Минем авылдаш Мостафа малае Исмәгыйль дә Габдулла Тукай укый торган мәдрәсәдә укый икән. Бу мәдрәсә Мотыйгулла хәзрәт Төхфәтуллин карамагында иде. Бу мәдрәсәне агач мәдрәсә дип йөртәләр иде. Шулай итеп, мин авылдаш Мостафа малае Исмәгыйль янына барып йөри башладым. Мин Уральскига барганчы Габдулла берничә ел апайларында хезмәтче малай булып йөргән икән, хәзер инде ул да шушы мәдрәсәдә шәкерт булып яши иде. Бу мәдрәсәдә Габдулладан башка күп еллардан бирле хәлфә исемен алып ятучы карт шәкертләр дә аз түгел иде. Бер эшкә дә сәләтләре булмаганлыктан, алар мәдрәсәдә сакал үстереп ятудан башканы белмиләр иде. Мин бу кышны агач мәдрәсәдәге шәкертләр белән һәм Габдулла белән яхшы танышып алдым. Алар безгә, без аларга барып йөри башладык. Бу вакытны Габдулла карый да мин укый торган мәдрәсәдә тора иде. Шулай бер көнне Габдулла карый, мин, тагын бер шәкерт, өчәүләп, Курчев мунчасына бардык. Без килгәндә Габдулла нке иптәше белән мунчаның коридорында чират көтеп утыра иде. Без, алар янына утырып, төрле сүзләр сөйләшеп алганнан соң Габдулла, кесәсеннән бер кәгазь чыгарып, нәрсәдер яза башлады. Мин Габдуллага карап: «Габдулла, син нәрсә язасың?» — диеп берничә мәртәбә сорасам да, ул миңа җавап бирмәде, тукта әле, тукта әле, дип бераз торды да: «Тыңлагыз, менә нәрсә яздым»,— дип, язганнарын укып күрсәтте: Курчев мунчасына барганны, Күршеләр күргән булыр. Меңләгән бет вә борчалар Барлыгы үлгән булыр. Бет тә бетте, борча да юк, Бар да бүген үлделәр, Шәһри, Сөннәт, Ахмак Сәгыйрь Җиназа укып күмделәр. Барыбыз да мунчаны күтәреп, бик каты кычкырып көлдек. Габдулла белән бергә торучы шәкертләр, Габдулла бәет язарга оста, дип сөйләсәләр дә Габдулланың мондый нәрсә язганын күргәнем юк иде. Без бүген шулай итеп мунча кереп, аерылышып кайтып киттек. 1902 елның апрель аенда бер якшәмбе көнне иртүк берничә иптәш белән җыйналышып, юлда Габдуллага кереп, Җаек суының биек ярына, яңа гына чыгып килә торган яшел чирәм өстенә килеп утырдык. Җаек елгасының матурлыгы, балыклы булуы турында сүз башланып
84 
 
 
китте. Көн бик тын, бик җылы, бик матур иде. Иптәшләр кайсы уйный, кайсы көлә, кайсылары җырлыйлар иде. Бераз утырганнан соң, Габдулла сүзгә кереште: — Дөрес, әфәнделәр, Җаек суы бик тәмле дә, бик матур да, бик каты да ага, балыгы да күп. Ләкин безгә аннан пи файда. Менә мин быел, кышның салкын булуына карамастан, казакларның балыкны багор белән ничек тотуларын карарга диеп менә шушы җиргә килгән идем. Артымда, әнә теге буфетка кадәре, ак чалбар кигән казаклар, кулларына багор вә сәнәк тоткан көенчә, карашып торалар иде. Озак та үтмәде, әүвәлдән хәзерләнеп куелган туп атылу белән, ала болыт кебек ак чалбар кигән казаклар боз өстенә йөгерешеп төшеп, бозны сәмәннәр белән тишеп, багорларын суга тыгып бутый да башладылар. Бераз бутаганнан соң, берничә зур балыкны боз өстенә чыгарып та салдылар Шул арада мин дә, кызулык белән менә шушы яр өстеннән сикереп төшеп, теге судан чыгарылган зур балыкларны карыйм дип, йөгереп барып карасам, бер ак чалбар кигән зур сакаллы казак минем җиңемнән тотты да: «Вам здесь ходить нельзя, иди обратно вон туда, вон»,— диде, мин күп сөйләшеп тормыйча, менә шушы җиргә кайтадан чыгып бастым. Мин тагын балык тотучы казакларга таба карап тора башладым. Яхшылап карасам, күрәм, боз өстендә йөрүчеләрнең барысының да кулларында багор. Шуны күрү белән мин бераз үз-үземие бастыра төшеп, багорсыз кешегә боз өстенә төшәргә ярамаганлыгын белдем. Әмма ул шулаен да шулай икән. Инде без балык тотуга килсәк, ул казак булмаган кешегә бөтенләй харам икән. Димәк, Җаекның суы тәмле, үзе ямьле, балыгы күп, ләкин безгә суын гына эчәргә ярый икән, ә балыгын казак булмаган кешегә тоту бөтенләй харам икән... Иптәшләрдән берсе Габдуллага: «Габдулла, спи инде казакларның балык тотуларын да хикәя итеп сөйли башладың», — дигән иде, Габдулла бу иптәшкә карап, «Әфәндем, бу сүзләр төшеимәсәң хикәят кенә түгел, бәлки әкият тә булырга мөмкин, әмма белсәң бөтенләй алай түгел»,— дип сүзен бетерде дә, утырган урыныннан торып, арлы-бирле йөри башлады. Бераз йөргәч, ул минем янга килде. — Кордаш, әйдә әле, буфетка барып бер-ике бутылка кымыз алыйк, менә бу муштыйлардан аерымрак утырып эчик әле, — диде. Без икәүләп буфеттан ике бутылка кымыз алып килеп, Җаекның биек ярына аякны салындырып утырдык. Бутылкалардагы кымызны эчкәч, Габдулла бутылканы кулына тотып бераз утырды да: 
— Бәрәм, Җаек, бутылкамны. Үссен синдә балык булып. Киләчәктә без тотарбыз, Ул балыкны халык булып, — диде дә, кулындагы бутылканы Урал суына очырды. Иптәшләр, барысы да Габдуллага карап, Габдулланың бутылканы суга ыргытканын күреп, тагын көлешеп алдылар. Арадай берсе: — Габдулла, син инде бөтенләй шагыйрь булып китмәгән идең,— дип куйды. Габдулла башын югары күтәрде: —• Әфәндем, шагыйрьләр әллә анадан шагыйрь булып туамы? Бер шагыйрьнең дә анадан шагыйрь булып туганы юк, бер дә гаҗәп нәрсә тү- гел,— диде һәм, — менә мин шагыйрь, ә Шәфи җырчы булырга ярамыймыни? — дип көлемсерәде. Утырган иптәшләр тагын көлештеләр. 
 _  Бая син Шәфигә җырла, җырла дип ничә мәртәбә әйтсәң дә Шәфинең әле җырлаганы юк. Ә син Шәфине җырчы ясарга теләп йөрисең икән,— диделәр. Габдулла, миңа карап:  
85 
 
 
— Кордаш, булмаса булган икән, бик шәп итеп бер җырлап җибәр әле, Җаек суының дулкыннары да ишетеп калсыннар, — дигәч, мин ялындырмадым, яшь тавыш белән бөтен аланны яңгыратып җырлап җибәрдем. Берничә жыр җырлаганнан соң Габдулла иптәшләргә карап: — Начар җырламый бит Шәфи,— диде. Барысы да: — Шәп җырлый икән, җырчы булырга гына түгел. әртис булырга да ярый икән, — дип куйдылар. 
Без Габдулла карый белән, ниндидер бер сәбәп табын, Габдулла янына агач мәдрәсәгә бардык. Барып керсәк, Габдулланы чолгап алган ч берничә шәкерт көлешәкөлсшә ниндидер бер язу укыйлар. Без барып 7 керү белән Габдулла янындагы шәкертләр барысы да аяк өстенә торып, безгә урын тәкъдим иттеләр. Бераз сөйләшеп утыргач, арадан Исмәгыйль дигәне Габдуллага карап: I — Габдулла, бая язган бәетеңне Шәфи белән карыйга да укып күрсәт инде, — диде. — Нәрсә ул, нинди бәет? — дидек без. I — Юк ла, — диде Габдулла, — мин уйнап, бер дүрт-биш юл бәет язган идем, шуны укып күрсәтүне сорыйлар. Без тагын Габдуллага: — Мөмкин булса укыгыз, без дә ишетик,— дидек. Габдулла, кесәсеннән бер кечкенә генә кәгазь чыгарып, менә нәрсә ул. дип укый башлады: Тәрәзә дә ишек, ачык та тишек, Хәлфәсе кыйшык авыз, дусларым. 111әпри дә Сөннәт, тапканнар шөһрәт. Ышбудыр гыйбрәт, аңла, дусларым. Ул озын сыйрак, кичмәгән сыйрат, Зарта да зорта, эше, дусларым. 
Шәкертләр белән без дә бик каты кычкырып көлдек. Бераз утыргач, кайдандыр Исмәгыйль кайтып керде. Безнең янга утырып бераз сөйләшеп торды да, карый белән безгә карап: ! — Әллә җыйналышып, каек белән Ханскийга барабызмы? — диде;— Габдулла да бүген буш булырга кирәк, шулаймы, Габдулла? Габдулла, бик күңелләнеп: — Мин һәрвакыт готов, — дип куйды. Без баскыч төбенә чыктык. Су, ул көнне бик ишәеп, мәдрәсә йорты на да керә башлаган иде. Габдулла баскычның югарысына басып: — Карагыз әле, Чаган суы никадәр киңәйгән, ничек җәелгән, диңгезмени!— диде. Әнә бер ягы казенный садка, каршы ягы Горки тавына, түбән ягы Ханский Урал суына тоташкан. Карагыз әле, теге каекның ишкәге кояш яктысында күзләрне чагылдыра, көн нинди матур бүген, әйдәгез, Исмәгыйль, Шәфи белән карый да монда, аларны да алып чыгыйк, дигән иде, кечерәк шәкертләр Габдулланың әйткәнен генә көтеп торган кебек, йөгереп төштеләр дә: «Әнә теге /Максимның зур каегын алып киләбез», — дип, каек алырга кереп тә киттеләр. Озак та үтмәде, Максимның зур каегын мәдрәсә йорты янына сөйрәп алып та килделәр. Вак-төяк нәрсәләр алып, җыйналышып, җиде-снгез кеше каекка менеп тә утырдык. Кечерәк шәкертләр кайсы ишкәк белән, кайсы агачлар белән каекны кузгатып җибәрделәр. Мәдрәсә йортын урап ал- I ган иске читәнне аударып чыгып барганда, Габдулла иске читәнгә карап: — Инде, иске читән, сиңа гына түгел, сакаллы дуракларны җыйнап ята торган агач мәдрәсә белән таш мәдрәсәгә дә озакламый бөтенләй авар вакыт җитә, — дип каектагыларны көлдереп алды. Без диңгез кебек җәелеп яткан Чаган суына ага башладык. Көлешә-көлешә сөйләшеп барганда, кайсыдыр берсе: 
86 
 
 
— Кая барабыз әүвәл, Атаман садынамы, әллә Ханскийгамы? — дигән иде, Габдулла ул шәкерткә ачуланып: — Нинди сүз ул, Атаман сады дигән сүз, атаманга каян килгән сад, атаман әллә ул садны үзе утыртканмы?! — диде. — Атаман сады түгел ул, казенный сад. Казенный сад дияргә өйрәнегез. Исеме Атаман булса да, безгә атаман түгел, палач казакларга атаман,— диде, башындагы бүреген каекның кырыена салып куйды.— Шул атаман дигән, сүзне, учитель Әхмәтша абзый әйтмешли, слышать не могу, — дип куйды да, башына бүреген алып киде. Шуннан, каек өстендә бер кеше дә бернәрсә дә сөйләшмичә бераз баргач, Габдулла, тагын сүзгә башлап: ;— Шәфи, ичмасам, син дә бераз җырлап җибәрмисең, — дип куйды. Габдулланың болай дигәнен ишеткәч, иптәшләр дә мине кыстый башладылар. Тагын Габдулла, миңа карап: — Шундый матур су өстендә җырламыйча бару — ул үзе зур гөнаһ, — диде. Мин җырлап җибәрдем. Башка каекта баручылар да безгә таба башларын борып җырлаганны тыңлый башладылар. Бераз җырлаганнан соң чинар янына якынлаштык. Габдулла койрык тотучы карыйга карап: — Карый, син чинарга әнә теге кыйшык агач астыннан барып кер,— диде. Чинар янына килеп туктаганда, чинар төбендә су басмаган җире бик аз калган иде, шулай да без чинарга төшәргә булдык. Габдулла чинарга карап, ул безне көтеп тора, без анарга күптәннән бирле килгәнебез юк инде, диде һәм көйләп: Под чинарой густой Мы сидели втроем,— дип куйды да каектан сикереп төште. Шәкертләр һәркайсы Габдуллага якынрак утырырга тырыштылар. Шәкертләр арасыннан берсе: — Габдулла абый, син бая нигә «мы сидели втроем», дип җырладың? Руслар бит втроем дип җырламыйлар, вдвоем дип җырлыйлар ич, — дигән иде, Габдулла: — Алар икәү булгандыр, без бу агач төбенә беренче мәртәбә килгәндә өчәү идек, — дип җавап бирде. Без чинар төбенә яшел чирәмгә утырдык. Габдулла бу чинарның төбендә үләннең исе дә башка төрле, тәмле исле икәнен әйтте. Габдулла бер сүз сөйли башласа, шәкертләр аның авызыннан чыккай сүзен санап утырган кебек, аңардан күзләрен алмыйча утыралар иде. Менә инде хәзер дә Габдулланың авызыннан нинди сүз чыгар икән диеп, авызына карап торалар. Габдулла да сүзгә башлап, болай дип кереште: — Ул менә шулай. Узган якшәмбе көннеме яки башка бер көннеме, әнә теге казенный садның бире ягында бер каекта барган бер мәргән икенче каекта бара торган казакның башындагы папахасын, мылтык белән атып, суга төшергән. Тыңлаучы шәкертләр, ашыгып-ашыгып, ничек башына тимәгән икән дип, беравыздан кычкырган кебек кычкырып куйдылар. Габдулла бо- ларга карап: — Бу сүзнең бөтен хикмәте дә шунда шул, — диде. — Казаклар мәргәнне, нигә син алай кешегә атасың, — диеп бераз кыйнап та алганнар, икенче көнне мәргәнне судка да чакыртканнар, ди. Мәргән судка барганда, мылтыгын да алып барган, ди. Судья мәргәнне чакырып, <Нигә менә бу казакка мылтык белән аттың?»—дигән. Мәргән, мин аның папахасына гына аттым, үзенә атмадым, дип җавап биргән, ди. Судья кайтадан мәргәнгә карап: «Папаханың башта икәнен белмисеңмени 


 
 син?»— дигәч, мәргән: «Мин шул аның башына тидермәслегемә ышанганга күрә аның папахасына аттым», — дип җавап биргән, ди. Судья кайтадан мәргәнгә карап: «Әгәр дә син ялгышлык белән бер генә ядро- сын бу кешенең башына тидергән булсаң, нишләр идең?» — дигән. Мәргән мылтыгын кулга алып, судьяга карап: «Судья әфәнде, менә сез шушы стена буена басып, папаханы киеп торыгыз, ә мин әнә теге ишек янына барып, сезнең баштагы папахагызга атам, бер генә ядроны папахадан башка җиргә тидерсәм дә менә шушы мылтык белән мине хәзер үк атып үтерегез»,—дип җавап биргән, ди. Судья мәргәнгә, молодец! дигән дә, аркасыннан кагып, өенә кайтарып җибәргән, имеш. Шәкертләр, ай-яй, диешеп, таралышып китә башлаганнар иде, Габдулла, туктагыз әле, дип кайтадан утыртып, менә болай диде: — Иптәшләр, менә безнең һәркайсыбызга да шушы мәргән кебек булырга тырышырга кирәк, нәрсә генә булмасын, өйрәнгән нәрсәне менә мәргән кебек артык яхшы белергә тырышырга кирәк, — дип сүзен бетерде.