Логотип Казан Утлары
Пьеса

ДАЛАДА

★ Бер пәрдәле пьеса. КАТНАШАЛАР: Мартынов Иван Иванович — тракторчылар бригадасының бригадиры, 45 тә. Ислам Мортазин — тракторчы, 20 дә. Хәмидә— тракторчы, 19 да. Ира — тракторчы, 17 дә. Вася Хл опуши н —прицепщик, 19 да. Ковальчук Петро — тракторчы, 35 тә. Хәбир — һөнәрсез егет, 18 дә. Хәйдәр — тракторчы, 26 да. Җ о м а б а й — тракторчы, 22 дә. Вакыйга безнең көннәрдә Казахстан даласында бара. Казахстан даласы. Чирәм һәм яткын җирләрне үзләштерергә килгән тракторчылар бригадасы яши торган палаткаларның берсе. Сәхнәдә палатканың эче күрсәтелә. Уртада — калай трубалы тимер мич. Мичтән чнттәрәк, .баганада, лампочка яна. Сулда, сәхнә уртасында, такта өстәл, озын урындык. Вакыт кичкә таба. Тыштан көчле җил белән каты яңгыр тавышы ишетелә. Пәрдә ачылганда сәхнәдә беркем дә юк. Бераздан, яңгырга чыланып, Ислам эштән кайтып керә. Ул өстен салып торганда Мартынов керә. Мартынов. Кайттыңмы, Ислам? Ислам. Кайттым, Иван Иваныч. Март ы н о в. Эшләр ничек? •Ислам. Яхшы. Күбрәк мөмкин иде дә... яңгыр комачаулый. Мартынов. Значит, рапорт бирә аласың? И с л а м. Рапорт, кемгә? Мартынов. Әле син ишетмәдеңмени? Аяк өстендә дөреслек юк, диләр, утырып сөйләшик. (Утыралар.) Менә шул. Без инде барыбыз да монда ни өчен килгәнебезне аңлыйбыз. Халык, партия безгә шушы гомер буе сука кермәгән далада иген үстерүне тапшырды, һәм алар- ның мондагы эш, тормыш белән кызыксынулары бик табигый. Бүген без радио аша аларга беренче уңышларыбыз турында сөйләргә тиешбез. Ислам (шатланып). Чынлапмы, Иван Ивановыч? Радио аша, барыбыз дамы? Мартынов. Кешеләрне җыярга кирәк. Әзерләнсеннәр. И сл а м. Җыябыз аларны! Мартынов. Биредәгеләр беләләр. Сменадагыларга хәбәр итәргә кирәк. Ислам. Эшлибез аны. (Киенә башлый.) Мартынов. Җомабайга да әйтергә кирәк. И с л а м. Ул беренчедә иде. Күптән кайтырга тиеш инде. Ярый, мин киттем. (Чыга.)  
38 
 
 
Мартынов блокнотын чыгарып нәрсәдер яза. Ковальчук керә. Ковальчук. Монда икәнсез, Иван Иванович. Сезне эзли идем. Март ы н о в. Нәрсә бар, Петро? К о в а л ь ч у к. Менә бу радио чуалтты бит. Марийкага хатиы адәм рәтле генә яза идем, ә менә радио аша дигәч, әллә нишләдем, яза башлыйм да ертам, яза башлыйм да ертам, бер дәфтәр бетердем инде. Ничегрәк башлап китәргә икән соң аны? М а р т ы н о в. Элек ничек язсаң, шулай башла. Ковальчук. Әй, булмый... Мин бит аңа үзебезчә генә, простой гына яза идем, ә монда бит, үзең беләсең, халык ишетәчәк. Культурный сөйлисе килә. Мартынов (көлә). Значит, син тракторист Петро булып түгел, башка берәү булып сөйләргә телисең? Син инде үз сүзләрең белән, простой гына итеп хатыныңа сәлам әйт, эшең турында сөйлә, шул җиткән. Ковальчук. Ә бик гади булмасмы соң? М а р т ы н о в. Катлауландыру нигә кирәк? Ковальчук. Болай булгач, бәладән коткардың, Иван Иваныч. Үземчә генә сөйлим әле. Әйе, аннан соң, ни... Магазин килгән. Марийкага бүләккә нәрсә алыйм икән? Синеңчә кайсы яхшырак: креп-сатинмы, креп-жоржетмы? Мартынов. Нәрсә сии, Петро, бу көнгә хәтле хатыныңа бүләккә бер күлмәк тә алганың юкмы әллә? Ковальчук. Юк шул, Иван Иваныч. Мин аңа акчаны кайтарып бирәм дә, үзе теләсә нишли иде. Мартынов, һи, брат, ул гына җитми, акча акча инде ул, ә менә бүләк алып аның кулына тоттыру — бөтенләй башка. Ул аны Петро бүләге дип горурланып кияр иде. Монда килергә икеләнә дисең аны, болай булгач, конечно, икеләнер. Хатыныңа әһәмият итмәгәнсең, брат. Нәрсә кияргә яратканын да белмисең. Ковальчук. Шулай шул, Иван Иваныч. Бергә торганда бу хакта уйламый да идем, хәзер менә искә төште. Март ы н о в. Соң булса да, эшләү яхшырак, диләр. Бүләкнең шундыен ал: күргәч — шаккатсын, теленнән исемеңне төшермәсен. Ковальчук. Күлмәккә ничә метр кирәк булыр икән? М а р т ы н о в. Анысы инде, Петро, хатыныңа карап. Үзе болай ничек соң ул? Ковальчук. Ничек дип... Әллә нинди түгел инде. Гади генә, акыллы гына хатын. М а р т ы н о в. Мин аның акылын сорамыйм, буйга ничек дим. (Куллары белән күрсәтә.) Болай укмы, әллә болай гынамы? Ковальчук. Нинди иде соң әле минем хатын?.. Ә... ә... хәзер. (Кесәсеннән фотокарточка чыгара.) Менә ул. Мартынов (карый). О... о... о! Бу зарарсыз синең, Петро.. Шушындый матур, акыллы йөзле хатынның монда килергә теләмәвенә ышанасы килми. Ковальчук. Син миңа аның акылы хакында акыл сатма, анысын инде мин үз җилкәмдә татыдым, килүенә шикләнмә, самолет белән киләчәк! Ничә метр алыйм, әйт инде. Мартынов. Монда бит ярты гәүдә генә, буен каян беләсең... Әй!.. Ал ун метр, җитмәсә ялгар, артса кисәр. И р а керә, чәчәкле матур күлмәк кигән, аягында күн итек, телогрейкадан. И р а. Иван Иваныч, менә мин яздым, ярар микән? Мартынов. У... у... у... Зурайтып җибәргәнсең, Ира. Доклад язмыйсың бит син. 
39 
 
 
Ира. Сызарлык җире юк, Иван Иваныч. Барысы да кирәкле сүзләр. Мартынов. Кирәклеләре арасыннан иң кирәген генә калдыр. Ира. Уйлап карыйм, Иван Иваныч, ләкин сызарга кызганам (Чыга башлый.) Ковальчук. Ира, тукта әле. И р а. Нигә? Ковальчук. Сал әле бу искеңне. Ира (телогрейкасын сала). Әллә сезгә ошый, килешәме? Ковальчук. Килешә генәме соң? Коеп куйган. Каян алдың моны? И р а. Хәзер генә, магазиннан. Ковальчук. Без монда баядап бирле шушындый күлмәк турында баш ватабыз, ул аны магазиннан алып киеп тә кергән. Ира. Нигә, яңгыр дисезме? Яуса тагын. Ковальчук. Нигә яңгыр, Марийка апаңа да шушындый бер күлмәк кирәк иде бит. М арты н о в. Менә сиңа, Петро, консультант та табылды. Ковальчук. Әйдәле, Ира, Марийка апаңа шушындый күлмәк сайлыйк әле. Сайлау синнән, сайлаган өчен бүләге миннән. Ира. Бүләкнең исеме ничек? Ковальчук. Духи, сабын, пудра, теш порошогы, ирен буявы, тагы... Ира (көлә). У... у... Берсе дә җитә, беләсеңме, анда нәрсә бар?.. «Красная Москва». Ковальчук. Ярый, синеке. Барысы да көлешеп чыгып китәләр. Бераздан чыланып, Хәйдәр килеп керә, өстен салып ташлый, сәке астыннан такта чемодан тартып чыгара, куеныннан төргәк чыгарып, чемоданга сала. Әйберләрен сала. Әйберләрен рәтли. Шул вакыт бик сүрән, ачулы кыяфәт белән Хәбир керә. Акрын гына өстен сала, ачу белән атып бәрә. Хәйдәр. Хәбир, ник тузынасың? Хәбир. Йөрәк яна, эч поша. Кешеләр шикелле теләгән әйбереңне дә алып булмый. Хәйдәр. Нәрсә алып булмый соң? Хәбир. Кешеләр бүләк ала, минем аларның шатлыгына карап ачуым килә. Хәйдәр. Ник алмыйсың? Хәбир. Акча юк. Хәйдәр. Шулай шул. Искитәрлек эш күренми монда, төшем аз. Хәбир. Сиңа кайгырырга урын юк, син тракторист. Менә минем бернинди һөнәр юк, тракторга су белән бензин ташып кына ерак барып булмый икән. Туганнардан оят. Сөйгән кызыңа бер косынка да җибәрә алмагач, егет булып йөрүендә ни хикмәт. Тракторга менеп алсам, ансы, эш башкача булыр иде дә... Көзгә хәтле көтәсе бар шул. Хәйдәр. Тракторист булгач, әллә син көрәп алырмын дисеңме? Хәбир, һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс дигәндәй, һөнәрсез яшәп булмый. Хәйдәр. Чепуха. Менә мин тракторист, ә синнән кай җирем артык? Уку, һөнәр — модный сүзләр алар. Главно, син яши бел. Без хәзер коммунизмга барабыз. Менә инде бу сиңа бай, матур тормыш, үз теләгәнеңчә яшә, теләгәнеңне ал дигән сүз. Ә мине, рәхим итеп, күз күрмәгән далага илтеп ташлыйлар да, менә сиңа трактор, утыр да, җир актар, җитмәсә көне-төне өстән яңгыр койсын. Чыланып палаткага кер дә, такта сәкегә ау. Ә кайда театр, кайда ресторан, миңа рухи азык та кирәк. Ә син: һөнәр, дисең. Әнә минем бер таныш бар, дүрт класс бетергән, һөнәре дә юк, яши бит, ничек кенә яши әле, шикарно, рос- кошта.  
40 
 
 
Хәбир. Кайда эшли? X ә й д ә р. Сәүдә эшендә агент. Хәбир. Урлыйдыр ул. Хәйдәр. Квартир басын йөрми, яши белә, сәләте бар. Ә син биредә көн-төн^ ат шикелле җигелеп эшлисен, косынка алырга акчаң юк. Хәбир. Нишлисең бит, һәркемгә бәхет уртак бирелмәгән. Хәйдәр. Башыңны шулай иеп утырсаң, бәхетне подноста китереп бирерләр дисеңме? Аны син үзең эзлә инде. X ә б и р. Кайдан эзлисең? Хәйдәр. Бу даладан эзләмә дә. Башка җирдән эзлә. (Кыска пауза.) Шулай, мондагы тормыш шәп түгел. IMHH КИТӘМ моннан. Хәбир. Кая? Хәйдәр. Үзебезнең якка, нефть районына. Анда танышлар җитәрлек, кичә генә берсеннән хат алдым. Анда инде косынкалык кына түгел, мантолык та эшләп булачак, белдеңме? Хәбир. Кит аннан? Хәйдәр. Чын! Хәбир. Башкалар эшли бит, үзең теләп килеп, ташлап китүе уңайсыз түгелме? Хәйдәр. Чепуха. Аларга ошый, димәк, ә миңа ошамый. Шул. Тәмгә, төскә иптәш булмаган кебек, эш төренә дә иптәш табып булмый. Берәү колхозда таңнан торып караңгыга хәтле эшли, ашлык үстерүе, хайваны беләнме мактана. Икенчесе заводта, шахтада эшли. Ә миңа боларның берсе дә ошамый, табигатем яратмый. Хәбир (уйлап тора). Хәйдәр, мине дә үзең белән аласыңмы? Хәйдәр. Ә нигә, мөмкин, пожалуйста. Хәбир. Җибәрмәсләр бит. Хәйдәр. Курыкма, ничек булса да ычкынырбыз. Алардан сорап тормыйбыз. X ә б и р. Паспортсыз бродяга булып йөрергәме? Анысы булмый, Хәйдәр. Хәйдәр. Ярый, бүген китәбез. Ә совхозга баргач, ничек булса да документларны үзем рәтләрмен. Хәбир. Барып чыгар микән, Хәйдәр? Хәйдәр. Миңа ышан да, бетте. Әйдә, ашап кайтабыз. 
Чыгалар. 
Хәмидә эштән кайтып керә. Сүрән, чыланган. Өстен салганда, Ислам килеп керә. Ислам. Кайттыңмы, Хәмидә? . X ә м и д ә. Нәрсә торасың, тарт җиңне. Акрынрак, кофтаны ертасың. (Сала.) Рәхмәт. Ислам. Хәмидә, озакламый радио аша чыгыш була. Мин синең янга бармакчы идем әле. Хәмидә. Беләм. Ислам. Тизрәк хәзерлән, вакыт җитә. X ә м и д ә. Сөйлисе сүзем юк минем. Ислам. Ничек юк инде? Хәмидә. Булдыксызлыгымны сөйлиммени? И с л а м. Әллә тагы тулмады? Хәмидә. Тулмады шул. Ярты гектарга калгач, карышты. Ислам. Алайса, сүз бирерсең, киләчәктә тутырам диярсең. Хәмидә. Бик ансат кына, миңа халык алдында ялганчы булып калырга киңәш бирәсең. Ислам. Алай булмый бит инде, Хәмидә. Әтиең, әниең, авылдашларың сине көтеп торачаклар.
41 
 
 
Хәмидә. Алар хәзер клубта инде... Шул кешеләргә ничек итеп ялган сөйләргә телем барсын. Үземнең булдыксызлыгымны ничек әйтим. Алардаи оят. Мин бит үзем теләп тракторчылар курсына кердем, әнинең ризалыгыннан башка монда килдем. Әти миңа ышанды. Институтка кермәвемә дә каршы килмәде. Ислам. Ни өчен кермәдең? X ә м и д ә. Әти үз иркемә куйды. Югары уку йортына керү өчен яраткан һөнәр сайларга кирәк. Мин таба алмадым. Тапкач, заочныйга да кереп була ич. Ислам. Ә радио аша барыбер сөйләргә кирәк бит. Хәмидә. Юк, сөйләмим, Ислам. И с л а м. Ярты гектарга эше терәлеп калган да, дөньясы җимерелгән. Ярый, иртәгә үзем синең өчен артыгы белән эшләрмен, исең китмәсен. Хәмидә (кызып). Мин садакага калмаган, эшләп бирә, имеш. Бәлки, син минем өчен смена буена эшләргә теләрсең, аннары миңа моннан китәргә генә каламы? Ислам. Юк, алай дип әйтергә уйлаганым да юк, Хәмидә. Хәмидә. Тел төбең шуңа бара. Ул яхшы эшли дә, башкалар — мескен, булдыра алмыйлар. Ислам. Китте инде, китте... X ә м и д ә. Китәр шул, кешене кимсетмә. Ислам. Ярый, бетте. Әйттем исә кайттым. Тракторыңның янына да бармам. Хәмидә. Барма шул. Ислам. Ай-яй... характер синдә, Хәмидә! Якын килерлек түгел икән. Белмәгәнмен. Хәмидә. Белмәсәң, абайлабрак килерләр. Кешенең авырткан җиренә кагылмаслар. Ислам. Егетләр синең бу характерыңны белсәләр, ярты чакрымнан качачаклар. Хәмидә. Барысы да куркак түгелдер әле. Батырлары да бардыр. Ислам. Хәмидә, әллә бармы андыйлар? Хәмидә. Бардыр шул. йөргәнем булмагач, белмим. И с л а м. Берәү белән дәме? X ә м и д ә. Берәү белән дә. Ислам. Хәмидә... Сиңа бер соравьш бар. Хәмидә. Кемдер керә, Ислам. Ира түгел микән? (Телогрейкасын алып, ишеккә бара, ишекне ачуга, Хәйдәр килеп бәрелә.) Хәйдәр (Хәмидәне тотып ала). Кем бу?.. Ах, синмени, Хәмидә гүзәлем? Хәмидә. Җибәр, Хәйдәр абый! Хәйдәр (көлә). Яратам мин сине, бер үптерсәң, җибәрәм. X ә м и д ә (тартына). Җибәр!.. Яңагыңа чалтыратсам. Ислдм, сикереп торып, ишеккә бара. И с .ч а м. Җибәр, Хәйдәр. Хәйдәр Хәмидәне җибәрә, Хәмидә чыга. Хәйдәр. Ә... ә... ә! Син мондамыни?.. Әйтәм, кызның күзе-башы акайган. Ислам. Тагы бер кагылганыңны күрсәм, кара аны, Хәйдәр. Хәйдәр. Әллә кызлар белән шаярырга да ярамыймы? Ислам. Башкаларда эшем юк, Хәмидәгә, ләкин, ягылма. Хәйдәр. Бетте алайса. Кагылдым юк, тик матурларга ия күп чыга торган була... Ислам. Нинди ия?  
42 
 
 
Хәйдәр. Әйтик, менә син. < Ислам. Син... Мин бит бер генә! Хәйдәр. Син бер, синең шикелле тагын берәү — ике була. Ислам (кинәт каушап). Әллә күрдең, әйт, тагын кем белән күрдең? X ә й д ә р. Очынма. Акрын. Үзе ишетсә, яхшы түгел. И с л а м. Күрдеңме, әйт! Хәйдәр. Ай алла, жибәр, күлмәкне ертасың. Бигрәк кызу канлы син. Күрмәдем, тыныч бул. Ислам. Шулай диген, кешенең нервысында уйнама. Хәйдәр. Күрүен күрмәдем, шулай да күземә бер чалындылар. И с л а м. Кайчан, кем белән? Хәйдәр. Караңгы төшеп килә иде, шәйләмәдем. Васька тавышына охшаган иде. И с л а м. Прицепщикмы? Хәйдәр. Әйе, теге, көдрә чәчле. Ислам. Ә... ә... Васька булса, булмады, минем дус ул. Хәйдәр. Акыллы булсаң, дусыңнан саклан син. Кызларга бигрәк тә ышанма. Аларның хәзер бит кемгә барып бәрелергә белми торган чагы. Ислам. Хәмидә андый кыз түгел. Хәйдәр. Мин дә андый димим. Шулай да матурга караучы күп була, белмәссең, шул ук Васька Хәмидәне чиертеп куйса, алла диген. Монда бигрәк тә, хатын-кыз аз, егетләр күп. Ислам дәшми. Нигә тындың? Ислам. Бәлки, дөрестер дә, ярдәмне кабул итмәде... Хәзер барам да Хәмидә белән ачыктан-ачык сөйләшәм. Хәйдәр. Юләрләнмә, кайнар баш. Бер көлеп карады исә, синең бөтен эшең юкка чыга. Ә хатын-кыз көлеп яки елап ышандыра. Ислам. Нишләргә соң алай булгач? Хәйдәр. Синамы? Әйдә моннан бергәләп китик, диген. Ислам. Моннан китәргә?.. Уйламыйм да. Хәйдәр. Ай алла, мин дә кит димим. Син сынап кара, белерсең. Әкиятләрдә дә бит, сөйгәне белән кыз утны, суны кичәргә риза була, дөнья кырыена булса да — синең белән, ди. Хәмидә сине якын күрсә, теләсә кая китәргә риза булачак. Аңа Васька кадерле икән, конечно, ул китмәячәк. Аннан соң, монысы ике арада калсын... Алар, кичәме, икәүләп палатка артында култыклашып йөрделәр, Васька аңа нәрсәдер бик кызып, йорт салу турында сөйли иде, колагыма шулай чалынды. Ислам. Чынмы? Хәйдәр. Боларны сиңа дус булып әйтәм. Ислам. Рәхмәт, дус кеше, сынап карыйм әле. Әгәр китәм, дисә? Юк инде, син миннән беркая да китмисең, биредә бөтенләй калачакбыз, диярмен. Дөрес бит? Хәйдәр. Конечно. Китмим, дисә, нишләрсең? Ислам. Китмим дисәме?.. Белмим... Ярый, үзен табып сөйләшим әле. (Чыга.) Бераздан яңгырга чыланып, сүрән генә, Җом а б а й керә. Җ о м а б а й. Эшкә тагы чыкмадың? Хәйдәр. Чыкмасам, син кем? Миндә ни эшең бар? Җ о м а б а й. Синең өчен кеше эшләсенме? Хәйдәр. Эшли бир, сезгә тансык ул. Өйрәнгәннәр дала буенча күчеп, ит ашап, кымыз эчеп ятарга.  
43 
 
 
Җомабай. Ятканнар, надан калганнар. Алар турында әкият сөйлиләр. Хәзер казах колхозын күрсәң, хәйран калырсың. Хайван асрый, җир сөрә, бодай үстерә. Хәйдәр. Ярый, кызма, Җомабай, сиңа далада йөрү һавада очкан кош яки суда йөзгән балык белән бер. Ә без мондый тормышка ияләшмәгән. Җомабай. Башкалардан үрнәк алыр идең. Хәйдәр. Башкалар мин түгел, мин башкалар түгел. Үз акылым үземә җитә. Җомабай. Акылың да яман синең. Ашаганың хәрам синең... Безнең халыкта мәкаль бар: тир түгеп мал алырсың, кан түгеп дан алырсың, диләр. Син тир түкмичә ашарга телисең. Радио аша ата-анаңа нәрсә сөйләрсең? Хәйдәр. Минем өчен син сөйләрсең. Җомабай. Сөйләрмен шул. Ояты аларга булыр. Хәйдәр. Син кызма, Җомабай. Беркем дә изге түгел. Кеше бөтен яктан җитешле булмый, бүген кәеф булмады, иртәгә ике смена эшләрмен. Җомабай. Үзеңиекен яхшы эшлә, үземнекен сиңа эшләтмәм. Хәйдәр. Я'рый, килештек. Кил әле. (Чемоданнан аракы чыгарып стаканга сала.) Туңып кайткач, яхшы була ул, мә тот. Җомабай. Эшкә чыкмыйча, шуны алып кайттыңмыни? Хәйдәр. Синең өчен, кил әле. Җомабай. Бирмә, эчмим. Кара аны, Хәйдәр. Ахыры начар бетәр. Хәйдәр. Иван Ивановичка әйтерсеңме? Җомабай. Нигә аңа? Бөтен бригада алдында хур булачаксың син. (Чыга.) Хәйдәр. Уйламыйча эшләдем, ахры. (Аракы эчә.) Радио!.. Шайтан алгыры... Бәлки ул төнлә булыр? Мин киткәч. Аннан инде даладагы җилдән эзләсеннәр. X ә м и д ә белән И р а керә. Хәйдәр. Их, пар күгәрченнәрмени? И р а. Әйе шул. Хәйдәр. Гөрлисез, гайбәт сатасыз! И р а. Әйе шул, синең гайбәтне. Хәйдәр. Шуңа күрә дөньяда мин ике җәнлекне яратмыйм. Берсе — хатын-кыз, икенчесе — мәче. Икесендә дә бер характер, берсе теле белән, икенчесе тырнагы белән тырный. И р а. Шуның өчен дүртне аерып, бишенчесениән куркып йөрисеңмени? Хәйдәр. Их, Ира, белмичә сөйлисең, җаным. Син ул дүрт хатынны күрсәң, миңа ышаныр идең. Берсе бик зәһәр иде, икенчесе үтә ялкау, өченчесенә акча җиткереп булмый, күпме акча бирмә, туздыра да кайта, ә бу соңгысы шундый саран иде, үземне ач тота башлады. Ира. Хатын-кызны мыскыл итмә, бер сүзеңә дә ышанмыйм. Бар, әнә, Иван Иваныч чакырды сине. Хәйдәр. Ышанмасаң, үзең карган. Минем сиңа күзем төшкән иде, телең бик озын икән, үпкәләмә, ала алмыйм. (Көлеп чыга.) Ира. Бик исем китә. X ә м и д ә. Куй әле, аңа тел әрәхм иткәнче, кил утыр, менә бирегә. (Утырта.) Я сөйлә. Ира. Нәрсә сөйләргә? Хәмидә. Сизәм бит, Ира... Ира. Сизәсең? Хәмидә. Яшермә инде, беләм бит. Ира. Нәрсә беләсең?  
44 
 
 
Хәмидә. Кызарма, дустың бит мин синең. И р а. Нәрсә турында сорыйсың соң син? Хәмидә. Белмәмешкә салышып утырма, зинһар. Яна күлмәк, модный прическа, әле бит болан йөрми идең. Әйт, кем өчен болар? И р а. Ай, белмим, белмим, Хәмидә, сорама, әйтмим. (Кинәт йөзен каплап көлә.) X ә м и д ә. Кем ул, Ира? II ра. Юк, юк, сорама, әйтмим, Хәмидә. Хәмидә. Беләм бит. II р а (кинәт борылып карый). Кем? Хәмидә. Әйтимме? II р а. Әйт инде, әйт. Хәмидә. Вася. И р а кычкырып көлә. X ә м и д ә. Шулмы? И р а. Әйе, шул, каян белдең? Хәмидә. Үзе әйтте. Тиздән директор йорт салып бирә, ди. И р а. Кит аннан, я шуннан? Хәмидә. Ә сиңа нәрсә диде? И р а. Сөям ди. Ләкин бу турыда беркемгә ни гу-гу. Хәмидә. Син үзең аны яратасыңмы? 14 р а. Яратам, Хәмидә, бик яратам мин аны. Ул бит шундый, миңа дөньяда аның шикелле егет юктыр кебек. X ә м и д ә. Элек ул сүз башладымы? Ира. Ул шул, мин сине күптән яратам, әйтергә генә оялдым, ди. Мин аңламамышка салышам. Үзем дерелдим, куркам да кебек, һәм... шундый рәхәт, һаман тыңлыйсы килә үзен. Аннан, беләсеңме нәрсә... Без Вася белән үбештек. (Битен каплый.) X ә м и д ә. Оялмыйчамы? И р а. Трактор барганда... Яңгыр астында башымны шулай итте дә үпте дә алды, башым әйләнеп китте, рычагым ычкынды хәтта. X ә м и д ә. Ачуың килдеме? И р а. Яратып бит ул. X ә м и д ә. Ира... Мин дә бер сер әйтәм... Ира. Әллә син дә? Кем ул? Мин беләмме? Хәмидә. Ислам ошыймы сиңа? И р а. Яхшы тракторчы. Хәмидә. Кеше булу ягыннан әйтәм. Ира. Яхшыдыр, тик бик аз сүзле инде. Күңелсездер аның белән. Хәмидә. Оялчан ул, ләкин яхшы егет шикелле. Ира. Ислам үзе беләме? X ә м и д ә. Юк, белми. Ира. Нигә аңлашмыйсыз? Хәмидә. Эшең канәгатьләндермәсә, мәхәббәт хакында уйлап буламы соң, Ира. Ира. Анысы шулай... Хәмидә, Исламны яхшы шикелле дисең, ә нигә шикелле? Хәмидә. Мин аны аз беләм бит. Бәлкем, ул мин уйлаганча түгелдер. Ира. Яраткан кешеңнән шикләнәсеңмени? Ә мин уйламыйм да, Вася миңа бөтен яктан ошый. Хәмидә. Без, кызлар, шулай, сукыр мәхәббәт аркасында харап булабыз да. Кешене бер күрәбез дә ярата башлыйбыз, аның тормышка карашын, холкын, җитешсезлегеи күрергә өлгермибез, тизрәк чыгарга ашыгабыз һәм үз тормышыбызны үзебез җимерәбез. Безнең бит матур, тату тормыш белән яшәргә тулы хакыбыз бар. 
45 
 
 
Ира. Акыллы син, Хәмидә. Мин дә сыныйм әле Васяны, нинди икән ул минем. t Хәмидә. Я’, эшләр ничек бара соң? И р а. Яхшы, Хәмидә, бүгеннән минем дә трактор башында кечкенә флаг җилферди. Хәмидә. Чынмы? И р а. Честное слово. Ә синең ничек? Хәмидә. Начар, ярты гектарга калгач карыша. И р а. Берәрсеннән ярдәм сора син, бәлки, булган мөмкинлекләрдән файдалана белми торгансыңдыр. Иван Иванычка әйт, бригадир кеше бит ул. Миңа ул күп нәрсәне аңлатты. Исламга әйт, кире какмас. Хәмидә. Ул миңа ярдәм итәргә әзер, үзе тәкъдим итте. И р а. Шулай булгач? X ә м и д ә. Риза булмадым. Мин үзем җиңеп чыга алмыйммыни? И р а. Ай, Хәмидә, артык горур сии. Кирәгеннән артык ышанасың үзеңә. Онытма, без кызлар, практикабыз юк, техниканы аз беләбез, ярдәм бик кирәк безгә. Шунсыз, синең шикелле, газаптан башыбыз чыкмаячак. Ә син үзем генә дисең. Хәмидә. Ә син ничек булдыра алдың соң? И р а. Үзем дә башта ышанмадым. Шулай, сукалыйбыз. Вася сабан рамында утырып бара, яңгыр ява. Суга төшкән тавык шикелле бөрешкән, мин әйтәм, ничә әйләндек инде? — дим. Җиденчене башладык, ди. Ә сменаның яртысы үтеп бара. Бик чылангач, Вася минем янга кабинага менде. Ә син, ди, Вася әйтә, өченчегә куеп кара, бәлки, тартыр, ди. Әйтүе булды, мин өченче тизлеккә күчтем, башта трактор бөтен гәүдәсе белән дерелдәп алды, карыйм — тарта, шуннан өченче тизлектә сукалый башладым. Бүген шул шатлыкны әниләр белән уртаклашачакмын. Радио аша, беләсеңме? X ә м и д ә. Беләм. И р а. Менә! (Кәгазь күрсәтеп.) Иван Иванович ярты бит ди, ә минем өч бит язылган. Кыскарта, кыскарта алҗыдым. Каушап калмасам ярар иде. Ә син күп яздыңмы, Хәмидә? X ә м и д ә. Язмадым. И р а. Нигә? Хәмидә. Син батыр, Ира. Сөйләргә хакың бар. И р а. Димәк, сөйләмисең? X ә м и д ә. Белмим әле. Ысла м керә. Ислам. Хәмидә, мин сине эзли идем. Ира. Эзләгән кешең каршында. Гомерең озын булыр әле, Ислам... Хәмидә (бүлә). Ира! Ира. Дөресен әйтәм. Ислам үлгәнче яшәячәк. Ярый пока. Ни пуху, ни пера, (йөгереп чыгып китә.) Хәмидә. Хәйдәр белән күптәнме дуслар сез? Еш кына аның белән күрәм. Ислам. Минем дошманым юк. Хәмидә. Я, мине нәрсәгә эзли идең? Ислам. Хәмидә... Минем сиңа бер сүзем бар. Хәмидә. Әйтеп кара. Ислам. Утыр әле. Хәмидә. Я, утырдым. (Утыралар.) Ислам. Хәмидә... Вася Хлопушинны беләсең бит?.. Хәмидә. Бик яхшы беләм. Ислам. Әйбәт егетме? Хәмидә. Я'хшы егет. Ислам. Кызларга да ошый торгандыр ул?  
46 
 
 
Хәмидә. Кайберәүләргә артыгы белән хәтта. Ислам. Кемгә, мәсәлән? X ә м и д ә. Күпне белсәң, тиз картаерсың...Сиңа нигә кирәк ул? Ислам. Ә синең үзеңә ничек? X ә м и д ә. Яратмаслык түгел. И с л а м. Әйе шул... Чәче дә бөдрә... X ә м и дә. Чәче матур. Ислам, йорт салырга йөри диме? Хәмидә. Директор ышандырган инде. I I с л а м. Ә... Кем белән торачак? Хәмидә. Әнием киләчәк, ди. И с л а м. Үзе әйттеме... сиңа? Хәмидә. Әйе, нигә? Ислам. Икәү генә торачаклармы? Хәмидә. Вакыт җиткәч, өчәү дә булырлар. И с л а м. Өйләнергә уйлыймы? Хәмидә. Исәбе бар. И с л а м. Кемгә? Хәмидә. Хәзергә сер. И с л а м. Син беләсеңме? Хәмидә. Беләм. И с л а м. Ник әйтмисең? Хәмидә. Нигә кирәк?.. Вакыты җиткәч, күрерсең. (Кыска пауза.) Сорауларың беттеме? Ислам (авыр сулый). Бетте. Хәмидә. Ярый, алайса... (Хәмидә чыгарга бара. Ислам аны туктата.) И с л а м. Хәмидә! Хәмидә. Нәрсә, Ислам? И с л а м. Мин китәм. Хәмидә акрын гына Ислам янына килә. X ә м и д ә. Китәсең, кая? Ислам. Белмим... ләкин китәм. X ә м и д ә. Нигә? И с л а м. Авыр... Хәмидә. Кемгә җиңел? Барыбыз да дала актара... Белмәгәнмен икән мин сине, Ислам... Ислам. Хәмидә, бергә китәбезме? Китик? Хәмидә. Рәхмәт, Ислам. Үз теләгем белән килдем. Кеше теләге белән китмим... Тукта әле, син радио аша сөйләргә тиеш бит. Үзең мина үгетләр бирдең, ә хәзер китәргә җыенасыңмыни? Ислам. Әйе. Хәмидә. Син нәрсәгәдер борчыласың бугай, Ислам? Ис л а м. Әйе, Хәмидә. Хәмидә. Нәрсәгә? Бәлки, ярдәм итеп булыр? И с л а м. Файдасы булмас. Хәмидә. Кызганыч. Түземлегең бик азга җитте, эшнең башы гына бит әле, ә син мәлҗерәп тә төштең, ә миңа син Иван Иваныч кебек чыдамлы булып күренгән идең... И с л а м. Аңламыйсың мине, Хәмидә! Хәмидә. Аңладым инде, Ислам. Әнә күкрәгеңдәге комсомол значогыңны кесәңә сал... Күрмәсеннәр. (Тиз генә чыга.) Пауза. Ислам. Аңламады!.. Ана Вася ошый... Әйе, яратмаслык түгел ул... Ярый әле әйтмәгәнмен... Их, Вася!.. Дус кеше! Утка салдың син мине! Микрофон күтәреп, Вася керә.  
47 
 
 
Вася. Ә!.. Ислам!.. Син нәрсә моңаеп утырасың, берәр нәрсәңне югалттыңмы әллә? Ислам. Әйе, югалттым. Вася. Нәрсә ул, Ислам? (Янына утыра.) Әллә сберкнижкаңнымы? Ислам. Ул гына булса?.. Аны яңадан алып була. Юк, Вася... Бәхетемне югалттым. Вася. Син шагыйрьләр төсле сөйлисең. Я, әйт инде, нәрсә югалттың? Ислам. Вася, минем сиңа ачуым юк... Син бәхетле, Вася. Вася. Төшенмим, Ислам. Нинди бәхет? Кем, нәрсә хакында әйтәсең? Ислам. Кирәкми, Вася... Барыбер файдасы булмас. Вася. Бәлки, булыр. Ә синең болай үпкә белән сөйләвең миңа ошамый... Без бит егетләр... Булачак аталар, Ислам. 
И р а йөгереп керә. 
И р а. Син нәрсә, Ислам, кешене елаттың? Ай-ай... Я'хшы түгел!.. Вася. Кем елый, нигә? И р а. Хәмидә, койкасына капланган да... сорыйм, әйтми... Сорыйм, әйтми... Шуннан бик алҗыткач, әйтте. Ислам даладан китәм, авыр миңа дип әйтә, ди. Вася. Шуннан?.. И р а. Шул. Ә бу... Утырган, акыл сата. Вася. Ислам... Чынлап та китәргә уйлыйсыңмы? Ислам. Ира, Хәмидәне елый дисең? И р а. Ышанмасаң, барып кара... Ислам (шатланып). Хәмидә елый!.. Ә син ничек, Вася? Вася. Нәрсә ничек?.. Әллә син киткәнгә мин дә еларга тиешме? Ислам (шатланып). Юк, юк, Вася... Ул елыймы, Ира? Ира. Елый дим ич... Әллә ишетмисеңме? Ислам. Булды, алайса! Ира. Акылыңа зәгыйфьлек килдеме әллә, Ислам? Кеше елый, ә ул шатлана... Аңлыйсыңмы син, Вася? Вася. Әле генә шундый сүрән, ачулы иде... Ә хәзер... Белмим... Ислам, ни булды сиңа? Ислам. Сорамагыз, әйтмим! Бәхет бу!.. Вася. Бездән китәргә теләвең дөресме? Ислам. Башымда акыл, беләгемдә көч барында нишләп китим мин моннан! Биредә минем балаларым тракторга менәчәкләр әле. И р а. Ә Хәмидәне ни өчен алдадың соң? Ислам. Яратканга. Ира. Юләр. Ислам. Әйе, Ира... юләр шул мин! Ира. Бар инде, бар... Тынычландыр үзен. Ислам. Киттем!.. (Чыгарга бара, кире борыла.) Ә... Вася, син ничек, Хәмидәгә карата? Вася. Ничек булыйм... Без аның белән дуслар. И сл а м. Сине бит аның белән дигәннәр иде. Ира. Васянымы?.. йөз Хәмидә килсә дә бирмим... Минеке ул! Ислам. Монысы менә минем өчен яңалык! Ира. Тормышта яңалыклар бик күп, Ислам... Кайберләрен белми дә каласың. Бар, көттермә Хәмидәңне, үзең елаткан, үзең юат. Вася. Ислам, ул нахак сүзне каян ишеттең син? И с л а м. Хәйдәрдән ишеттем. Ира. Нәкъ кешесе әйткән икән. Ялганны аракыга кушып эчә, ди ул. Я, нәрсә торасың инде? Күпме вакыт аңлашмый йөрисез...  
48 
 
 
Ислам. Үзем гаепле, Ира... Пешмәгәнмен. Оялып йөрдем. Ә Хәйдәргә ачуым зур. Киттем... В а с я. Ашык, тиздән тапшыру булачак. Ислам. Сөйлим, Вася... Сөйлибез! (Чыга.) В а с я шнурлар рәтли башлый, Ковальчук керә. Ковальчук. Ә, сез мондамыни? Я, эшләр ничек, Вася? Вася. Бара. I I р а. Вася, әллә син радиотехник тамы? Вася. А как же, колхоз радиоузелының, технигы. Яратам техниканы. Ковальчук. Кайсын бигрәк, техниканымы, әллә... (Ирага карап күз кыса.) II ра. Әй, куйсана, дядя Петро. Вася, хәзер теге палаткага ишетеләме? Вася. Конечно. Хәзер безне бөтен ил ишетәчәк. Ә авылда мине әбием тыңлый. Ковальчук. О... О, зур кеше тыңлый икән, ничә яшь үзенә? Вася. 98 дә генә әле. (Көләләр.) Ковальчук. Колагы ишетмәс бит аның, Вася. (Көләләр.) Вася. Ә сез ыржаймагыз. Героиня ул, беләсегез килсә. Ундүрт бала үстергән, икесе ундүртенче елгы сугышта, берсе гражданнар сугышында, Ватан сугышында икесе үлгән: хәзер 9 баласы исән. Бирегә киткәндә ул миңа шундый лекция укыды, чыдап кына тор, абзыйларыңа, әтиеңә охшарга тырыш, йөземә кызыллык китермә, диде. И р а. Вася, бар әле, теге палаткага чыгып, мине тыңлап кара, ишетелер микән? Вася. Конечно, ишетелә. И р а. Бар инде, бар. Ковальчук. Бар инде, Вася. Ира сорый бит. Вася. Әйдә, сөйләп кара. (Чыга.) И р а, кәгазен алып, микрофонга бөтенләй авызын куеп, кычкырып укый башлый. Ира. Әтием, әнием, сеңелем Вера, сезгә мин үземнең кайнар, сагынычлы сәламнәремне язып җибәрәм... Ковальчук (көлә). Язып җибәрәсең?.. Ира (аңлап ала). Әй, саташтым ла!.. Вася керә. Вася. Начар, Ира, аңлашылмый, бик каты кычкырасың. Ира. Нишләргә соң? Вася. Микрофонга борының белән үк кермә. Менә биредән сөйлә. Кычкырма. Бар мине тыңлап кара. Дядя Петро, бар син дә. Ковальчук, Ира чыгалар. Вася. Дәү әни, төпчегеңнән, Васядан, сиңа кайнар сәлам. (Акрын.) Ира, Ирам, Ирочка... Яратам, (акрынрак) яратам мин сине. Ира керә. Вася. Я, ничек? Ира. Яхшы ишетелә. Тик ахыргы сүзләрең аңлашылмады. Ирочка дигәннән соң нәрсә әйттең? Вася. Соңыннан әйтермен, әйдә. Ира. Беләм, ишеттем. (Колагына.) Яратам сине, дидең. Шулаймы? Вася. Әйе. Ира. Мин дә.


 
 
Ира йөгереп чыгып китә, аның артыннан Вася чыга. Тиз генә Хәйдәр керә. Анын бөтен торышында ашыгу катыш каушау, курку сизелеп тора. Чемоданын алып рәтли башлый. Бераздан Хәбир керә. Хәйдәр. Син кая югалдың? Әйдә, тизрәк бул. Хәбир. Кая? Хәйдәр. Китәбез. Күрмисеңмени, хәзер барысы да монда керә чәкләр. (Радионы күрсәтә.) Хәбир. Ә нигә ашыгырга, иртәгә дә көн бар бит. Хәйдәр. Хәзер иң уңайлы вакыт. Барысы да радио аша чыгышка хәзерләнә. Әйдә, җый әйберләреңне. Хәбир. Анда сине Ислам белән Хәмидә эзләп йөри. Чакырыйммы? (Ишеккә таба атлый.) Хәйдәр, йөрмә! Алар кергәнче ычкынырга кирәк. Хәмидә белсә каравыл кычкыра башлар. Нәрсә торасың, җыен инде! Хәбир. Бәлки, сиңа кирәкле сүзләре, йомышлары бардыр. Сине күрсәм, әйтергә кушканнар иде. Чакырып килим, аннан китәрбез. /Чыга башлый.) Хәйдәр (кычкыра). Хәбир, чакырма! Хәбир. Яхшы түгел, үтенделәр бит. (Чыга.) Хәйдәр (ачу белән). Мужик!.. Ярый, синнән башка да юл табармын, ычкынырга кирәк моннан. (Чемоданын алып чыгарга бара, шул вакыт Хәбир керә.) Хәбир. Менә ул, рәхим итегез!.. Иһи... Мине калдырып китәргә булдыңмыни? Ышан моннан соң сиңа... Иптәшлегең яхшы икән. (Ишеь ачып кычкыра.) Керегез, кер, монда ул. Хәмидәне җитәкләп Ис ла м керә. Ислам. Хәйдәр, ник ялганладың? Хәйдәр (Хәбиргә). Әйдә, тизрәк маташ. Ислам. Ишетәсеңме? Хәйдәр. Вакытым юк. Ислам (Хәйдәр янына килә, үзенә таба тотып бора). Ник ялганладың? Хәйдәр. Бәйләнмә, җибәр яканы! Ислам. Юк, әйт син... X ә м и д ә. Кирәкми, Ислам, җибәр. Ислам. Юк, җибәрмим, җавап бирсен. (Хәйдәргә.) Ник алдаштың? Хәйдәр. Минем сине күргәнем дә юк, җибәр! Ислам. Әһә, күргәнең дә юкмы!.. (Сугарга кулын күтәрә, Хәмидә тотып ала.) Хәмидә. Кирәкми, Ислам... Кагылма. Ислам. Тотма, Хәмидә... Аңлатып бирсен... Теле әйткәнне колагы ишетсен. Хәйдәр. Әйдә, нәрсә утырдың? Хәбир. Юлга чыкканда иптәшең үзеңнән яхшы булсын, диләр, үзең генә элдерт инде. Хәйдәр. Теләсәң нишлә. '(Чемоданын алып чыгарга бара, Ислам тота.) Ислам. Кая барасың? Хәйдәр. Җибәр! Ислам. Беркая да китмисең... Радиодан үзең турында сөйләгәнне тыңларсың. Хәйдәр (тагын да сәерсенебрәк Исламга карый, тартыла). Җибәр! Шул вакыт Мартынов, Ковальчук, Вася, Ира, Ж о м а б а й керәләр. Ма рТЫнов Нәрсә бар? Нигә тарткалашасыз? 4. -С. Ә.- дг ц  49 

 
 
Хәбир. Ислам Хәйдәргә акыл бирмәкче иде дә... М артыно в. Ни өчен? Хәбир. Теле озын. Җ о м а б а й. Эшкә чыкмый, усадьбадан аракы ташый, яман кеш? ул. Мартынов. Бригадада аракы белән булышмаска дигән сүз бул* дымы? Ул бөтен кеше өчен закон! Ни өчен эшкә чыкмадың? Хәйдәр (акрын). Мин эшлим... Иван Иваныч. М артыно в. Эшләмисең. Биткә кызыллык китерәсең... Берәүлә} йөкләмәләрен арттырып үти, ә син нормаңны да тутыра алмыйсың. Җомабай. Тракторны аңардан алганнан соң, бер сәгать мотор карап вакыт уза. Ә бүген, аның аркасында, ике смена эшләргә туры килде. Мартынов. Ишеттеңме? Үзең генә түгел, иптәшләреңә дә эшләр гә комачаулыйсың. Бу бригадага үзең сорап килдең... Шунда мин сиңа берничә шарт куйдым, исендәме? Хәйдәр. Исемдә. Март ы н о в. Әллә үтәве кыенмы? Хәбир. Эш авыр, акча төшми, ди. М а р т ы н о в. Берәүгә дә жиңел түгел... Авыр буласын белеп килдек... Ә акча эшеңә карап түләнә... Башкалар алалар бит, берәү дә аз дигәне юк. Ислам. Зур акча эзләп, качарга да жыенган инде. Мартынов. Качарга? Кая качмакчы идегез? Хәбир. Элек нефть районына дигән иде... Марты н о в. Бездә акча бөтен җирдә бертигез... Зурысын таба алмассың. Синең кебек паразитларга аерым акча юк. Ислам. Хөкем итәргә кирәк аны, Иван Иваныч. Мартынов, һичшиксез, кирәк... дезертирлыгы өчен! (Хәйдәргә.) Син радио аша сөйләргә теләгән идең, рәхим ит, үзең турында дөресен сөйләп бир. Югыйсә, синең хакта башкалар сөйләячәк. Рәхим ит, беренче сүз сиңа бирелә. Хәйдәр. Сөйли алмыйм... Иван Иваныч, калдырыгыз мине, сүз бирәм... Мартынов. Безгә коры сүз кирәкми, халыкка сөйләргә эшең кирәк! Хәмидә. Рөхсәт итегез аның хакында миңа сөйләргә, Иван Иванович. Хәйдәр (ялынып-ялварып). Хәмидә, Иван Иванович... Сүз бирәм, эшләрмен, мин... Мартынов. Вакыт җитте. Беренче булып Хәмидә сөйли. Вася! В а с я. Пожалуйста, Хәмидә, бирегә бас, башла. Хәмидә кәгазь тотып микрофон алдына баса. 
Пэрда.