Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЗӨЯ БУЕНДА



Әгәр сез «Коммуна» колхозына Килдураз станциясе ягыннан киләсез икән, авылга җитәрәк, сезнең күзегезгә кызыл калай башлы озынча бер бина ташланачак. Саманнан салынган, эче-тышы ап-ак итеп акшарланган, тәрәзәләре кояш нурында ялтырап торган бу бинаның күзгә ташланмый калуы мөмкин түгел. Ул бина, башка шуның кебек үк озын, зур, ләкин шактый искергән, тузган, хәтта тәрәзәләре дә чалшая башлаган салам башлы икенче биналар арасында көязләнеп, матурланып, йөзек кашы төсле ялтырап тора. Нинди бина соң ул? Ул — колхозның яңа салынган сыер абзары. Әгәр сез «Коммуна» колхозына берләшкән авылларны йөреп чыксагыз, мондый яңа төзелешләрне шактый очратырсыз. Колхоз соңгы бер-ике ел эчендә бригадалар өчен 2 клуб, бер гараж, идарә йорты, 400 баш терлек сыярлык берничә абзар, 40 башлык ат сарае, 1.000 башлык тавык абзары һәм башка шуның кебек биналар салды, фермаларга асылмалы юллар үткәрде, колхозга берләштерелгән дүрт авылның дүртесен дә радиофикацияләде, 4 автомашина, 18 ать көчле бер двигатель һәм күп кенә авыл хуҗалыгы машиналары сатып алды. Заһит Халиков иптәш «Коммуна» колхозының эшләре белән танышырга килгән кешеләргә бу төзелешләрнең барысын да бик рәхәтләнеп күрсәтеп йөри, һәр объект янында туктап, аның кайчан салынганын, ничек салынганын кыска гына сөйләп бирә, кирәк икән, тәҗрибәләре белән уртаклашырга да хәзер тора. — Болар әле безнең башлангыч эшләр генә, — ди ул һәм колхозның киләчәктәге эшләре турында яшьләрчә дәртләнеп, рухланып сөйләргә керешә. — Менә озакламыйча колхозны электрофикацияләү эшен тәмамлыйбыз. Күргәнсез, шәһәрдән килгән егетләр йортларга, фермаларга электр чыбыгы үткәрәләр. Колхоз эшендә электр көченнән бик нык файдаланырга исәбебез бар. Аннары зур гына төзелешләр дә планлашты- рылган: абзарлар, ат сарайлары, амбарлар һәм башка шуның кебек биналар. Планыбыз зур, тик акча ягы гына теләгәнчә җәелергә ирек бирми. Өстәмә доход чыганаклары табарга кирәк. Менә шундый чыганакларны табу нияте белән, язгы чәчү беткәннән соң, яңгырлы көннәрнең берендә иптәш Халиков идарә утырышын үткәрергә карар бирде. Булачак утырыш турында идарә членнарына һәм активларга радиоузел аркылы кичтән үк хәбәр иттеләр, кайберәү- ләргә махсус кешеләр дә җибәрелде. 
                     I Ахыры. Башы 9 нчы санда. 
10 
 
Утырыш иртә белән сәгать җидегә билгеләнгән иде, ләкин ул шактый •соң башланды. Кешеләр озак җыелдылар. Председательнең әйтүенә караганда, идарә утырышлары моңа кадәр билгеләнгән вакытта төгәл башлана торган булган, аерым хәлләрдә генә кайберәүләр соңга калталап килгәлиләр икән. Бүгенге утырышның соңга калып башлануына кичәдән бирле, бер көчәеп, бер басылып, ләкин өзлексез коеп торган яңгыр сәбәпче булса кирәк. Эшкә чыгасы юк, дөресрәге, аяк асты бозылганга чыгарга мөмкин түгел, шулай булгач, утырышка соңга калып барырга да ярый дип уйлаганнар, ахры. Председатель үзе, сәгать җиде тулганчы ун-унбиш минут элек килеп, бүлмәсен ачып керде һәм кешеләрнең җыелуын сабырлык белән көтә башлады. Идарә членнарының билгеләнгән вакытта җыелып бетмәүләре өчен аның борчылганы сизелеп тора, кай минутларда ул соңга калып килеп кергән кешеләргә шелтәле күзләре беләи сүзсез генә карап ала, шулай да үзенең борчылуын сиздермәскә, аларның кичәдән бирле өзлексез коеп торган яңгыр нәтиҗәсендә туган шатлыкларын бозмаска тырыша иде. Чыннан да, кешеләр шат. Аларның шатлыклары йөзләренә, күзләренә, иреннәренә һәм бөтен торышларына балкып чыккан. Алар, шактый чыланып, аякларын пычратып, ләкин елмаеп, күтәренке рух белән килеп керәләр, я, әдәплелек саклап, әкрен генә, я, киресенчә, бөтен бүлмәне яңгыратып, кычкырып исәнләшәләр, битләренә, сакал-мыекларына кунган яңгыр тамчыларын учлары белән ашыкмый гына сыпырып төшерәләр. Шуннан соң барысы да, сүз куешкандай, бер үк мәгънәдәге сүзләрне кабатлыйлар: — Коя, рәхәтләндерә. — Икмәк ява. — Хәере белән яусын... Хәтта кайберәүләр бу кадәр күп яуган яңгырның игеннәргә, бигрәк тә бу як өчен яңа культура булган кукурузга зарары юкмы икән дигән шикләрен дә әйтеп куялар, ләкин шунда ук бу шикләнүләрне юкка чыгаргыч тавышлар ишетелә. Юк, зарарлы түгел! Файдалы! Керүчеләрнең кайберләре килеп керү белән үк түргә, Ленин рәсеме астына элеп куелган күчмә Кызыл байракка күз төшереп алалар. Ефәк •белән чигеп эшләнгән бу хәтфә байракны аларга язгы чәчүне районда беренче булып һәм яхшы сыйфат белән тәмамлаган өчен бирделәр. Моңарчы күп колхозларда булган, кулдан кулга күчеп йөри-йөри бераз уңа төшкән бу Кызыл байракны алу өчен «Коммуна» колхозчыларына күп көч куярга, тырышырга, тир түгәргә туры килде. Моңа кадәр әле районда иң алдынгы булып саналмаган, ләкин хәзер сизелерлек дәрәҗәдә күтәрелеп килгән бу колхозга аны яулап алу ансат булмады. Шуңа булса кирәк, колхозчылар аңа ниндидер бер эчке горурлык белән караштыргалап алалар. Горурланмаслыкмы соң! Бу байрак әчеп барган көрәштә аның да, — ул кем генә булмасын, яшьме, картмы, барыбер,— көче салынган, маңгай тире тамган. Ә изге эшкә салынган көч һәм шул эшкә тамган маңгай тире бервакытта да җирдә ятып калмый. Ул кешене рухаи баета, аны югары күтәрә һәм аның тормыш юлын нурландырып, яктыртып тора. Менә инде кешеләр җыелып бетте. Алар зур-зур тәрәзәле, озынча бүлмәнең стеналары буйлап куелган урындыкларга, вакытлыча кертелгән артлы скәмьяләргә тезелешеп утырдылар. Председатель түрдә, үзенең гадәттәге урынында утыра иде. Ул урыныннан торды, шомырт төсле кара чәчен кулы белән артка сыйпап куйды һәм мәҗлес халкы өстеннән күз йөртеп чыкты. Утырышны ачарга мөмкин. Көн тәртибендә бер генә мәсьәлә — колхозның җәмәгать байлыгын күтәрү өчен өстәмә чыганаклар табу мәсьәләсе тора. Бу — колхозчыларны күптән дулкынландырып йөргән мәсьәләләрнең берсе иде. Колхоз киләчәк берничә ел эчендә җәмәгать хуҗа
11 
 
.чыгын күтәрү өчен кирәк булган күп кенә биналар салырга, аларны җиһазларга, яңа машиналар сатып алырга, терлекләрнең нәселләрен тагын да яхшыртырга һәм башка шуның кебек күп кенә эшләр эшләргә тиеш. Болар барысы да зур расходлы эшләр. Әгәр колхозның акча доходы җитәрлек булса, аны арттыру өчен яңа чыганаклар табылса, бу эшләрне алданрак башкарырга һәм пландагыдан арттырып үтәргә мөмкин. Колхозда шундый чыганакларны табу мөмкинлеге бармы соң? Бар. Председательнең кереш сүзеннән соң, бу турыда кызу гына фикер алышулар башланып китте. Чыгып сөйләүчеләр яңа доход чыганакларын күрсәттеләр һәм моңа кадәр яшәп килгәннәренең доходларын тагын да арттырырга мөмкинлек биргән практик тәкъдимнәр ясадылар. — Бу мәсьәләне күптән куярга кирәк иде, — диде Зариф карт. — Югыйсә, без үз байлыгыбызны үзебез әрәм-шәрәм итеп бетерәбез. Алай гына түгел, кайвакытларда безнең байлыкка чит авыллар да кулларын сузалар. — Кемнәр сузалар?—дип, берничә кеше берьюлы аның сүзен бүлдерде. Председатель дә, бик кызыксынып, җавап биргәнен көтеп, аңа төбәп карады. — Кемнәр сузалар, дисезме? Ә черкеннәр. Аларның, килеп, безнең күлләрдән балык сөзеп киткәннәрен күрмәдегезмени? Күрдегез бит! Председательнең моны күргәне дә, ишеткәне дә юк икән. Бик гаҗәпләнде. — Нигә моңа кадәр бу турыда хәбәр итмәдегез? Хәбәр итәргә кирәк иде. Безнең күлләребез күп. Яхшы итеп оештырганда, алардан әллә никадәр балык тотарга була, — диде ул һәм шушы көнгә кадәр бу мәсьәләгә җитәрлек игътибар итмәвенә чын күңеленнән үкенде. Гаҗәп бит ул: авыл уртасындагы күлләр яныннан булсын, Зөя артындагы күлләр яныннан булсын, һәр көн диярлек узып-китеп йөрисең. Кайвакытларда яннарында туктап, «матурлыкларына сокланып, хәйран булып басып торасың. Аларның доход чыганаклары булырлык күлләр икәнен башыңа да китермисең. Нәрсәдән килә бу? Тәҗрибәсезлектәнме, әллә игътибарсызлыктаимы? Юк, игътибарсызлыктап түгел, һич тә түгел! Менә ул нәрсәдән икән: без колхоз хуҗалыгына әле һаман да яңача, зур күмәк хуҗалыкны алып баручы хуҗаларча карарга өйрәнеп җитмәгәнбез. Дөресрәге, электән калган, каныбызга сеңгән гадәт буенча яши бирәбез. Ул гадәтне җимерә алмыйбыз. Юк, көчебез җптмәгәнлектән түгел, аңа гына көчебез җитә, ә аңа күнеккәнлектән җимерә алмыйбыз. Кайчандыр, колхоз оештырылганчы, ул күлләр авылныкы булып саналган, аларның аерым хуҗалары булмаган. Хәзер, бөтен авыл колхозга берләшкәч, аларның колхозныкы булып әверелергә тиешлелеге үзениән- үзе билгеле, ләкин шулай да алар һаман элеккегечә хуҗасыз күлләр булып саналып киләләр. Моны Шәрәфетдин Шәйдуллин исемле, озынчарак буйлы, кармаграк борынлы, эшчән, тырыш бер карт үз сүзләре белән бик ачык аңлатты: — Моңа кадәр нәрсә карадыгыз? Әллә ул күлләрдәй колхоз файдасына балык тотарга мөмкин икәнен белми идегезме? — диде һәм шунда ук үз сорауларына үзе җавап бирде:—Электәгечә яшәргә күнеккән без. Электәгечә. Кем теләсә — шул килеп тота. Күлләр колхозныкы булгач, аның балыгы да колхозныкы булырга тиеш. Бераз фикер алышканнан соң, идарә «колхоз җирендәге күлләр үзләре генә түгел, шул күлләрдәге балыклар да колхоз милке» дигән карар чыгарды. Бу турыда, бәлки, шуның белән туктарга да ярар иде. Ләкин күлләрдәге байлыкларга мондый игътибарсыз караш бер «Коммуна»га
12 
 
гына хас түгел. Шуңа күрә бу турыда берничә сүз әйтүне кирәк табабыз. Татарстанда балык үрчетерлек төрле зурлыктагы күлләр күп. Алар- ның гомуми мәйданы 4.000 гектар чамасында. Ләкин, кызганычка каршы, 1954 елда шул күлләрнең бары 360 гектар күләмендәге мәйданында гына колхозлар балык үрчетү эше белән шөгыльләнгәннәр. Димәк, Татарстандагы күлләрнең бары унбердән бер өлеше генә балык үрчетү өчен файдаланылган. Ә калган ун өлеше? Калган ун өлеше, нәкъ аерым хуҗалыклар вакытындагы кебек, табигать ихтыярына тапшырылган. Балык үрчетергә мөмкин булган күлләрнең шушы көнгә кадәр бушка әрәм ятуына, бу мөһшм эшкә Авыл хуҗалыгы министрлыгының җитәрлек игътибар итмәвенә чын-чынлап гаҗәпләнергә туры килә. Гомуми күләмнәре меңнәрчә гектарлар белән саналган йөзләрчә күлләр нигә әрәм яталар? Нигә алар социалистик хуҗалыгыбызны күтәрү эшендә тиешенчә файдаланылмыйлар? Балык үрчетү эше колхозларга күп кенә өстәмә доход бирә. Мәсәлән, Чүриле районындагы Куйбышев исемендәге колхоз 1953 елда үзенең балык хуҗалыгыннан 22.000 сум, ә 1954 елда 27.700 сум доход алган. Бу колхоз балык үрчетү эше белән 1938 елдан бирле шөгыльләнә. Аның гомуми күләме 6,22 гектар зурлыгында булган ун күле бар. Узган ел шул күлләрнең һәр гектарында уртача 6,1 центнер балык үстергән һәм аны, сөзеп алып, халыкка саткан. Колхоз быел күлләрнең һәр гектарыннан уртача унар центнер балык алырга ниятләп тора. Ун центнер үти алмаслык сан түгел. Колхозның бу дәрәҗәдәге уңышка җитә язганы бар. 1952 елда ул һәр гектардан уртача 9,1 центнер балык алган һәм шул күрсәткечләре өчен 1954 елда Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнашкан. Татарстанда 1954 елда 79 колхоз балык үрчетү эше белән шөгыльләнгән. Шулардан Алексеевский районының «Ясная поляна» колхозы. Питрәч районындагы Хрущев исемендәге колхоз һәм башка шуның кебек колхозлар үзләренең балык хуҗалыкларыинан һәр елны шактый зур уңыш алып киләләр. «Коммуна» колхозының 18 гектар зурлыгында 7—8 күле бар. Шул күлләрнең икесе авыл уртасында көзге төсле ялтырап ята. Теләгәндә, Кече Зөя исеме белән йөртелгән, озынлыгы километрлар белән саналган ермакта да балык үрчетергә мөмкин. Әгәр колхозчылар бу күлләрдә балык үрчетсәләр һәм үзләренең питомникларын да булдырсалар, һәр елны уннарча мең сум өстәмә доход алачаклар. Утырышта менә шул турыда фикер алыштылар. Дөресен әйтергә кирәк, алар әле күлләрдәге балыкны саклау турында гына карар чыгардылар. Ләкин озакламас, алар, алдынгы колхозлардан үрнәк алып, балык үрчетү эшенә дә җиң сызганып керешерләр. «Коммуна» колхозында өстәмә доход чыганаклары күп. Шундыйларның берсе итеп алариың үсеп килә торган алмагач бакчасын санарга кирәк. Әгәр сез «Коммуна»иың алмагач бакчасын күрергә телисез икән, рәхим итегез, килегез. Сезне анда чал чәчле, ләкин яшьләрчә үткен күзле, җыйнак, төз буйлы бер кеше каршы алыр. Ул — Сибгатулла абзый Нигъмәтуллин. Бакчачы. 20 гектар мәйдандагы яшь алмагач бакчасының язмышы аңа тапшырылган. Ул саф-саф булып тезелеп утырган алмагачлар арасында иртәдән алып кичкә чаклы эшләп йөри. Сезне ул бик ачык йөз белән каршы алачак. Үз балалары турында сөйләгән кебек, алмагачлар турында, — аларның сортлары, „ кайчан утыртылганлыклары турында, — яратып, сөеп, хәтта шагыйрьләрчә хискә бирелеп сөйләячәк. Күпне күргән, зур тормыш тәҗрибәсе алган кеше ул. Яшь чагында гражданнар сугышында катнашкан, атка атланып, кулына кылыч тотып,.
13 
 
революцияне саклаган. Аның атлы армиядә хезмәт иткәнлеге әле дә торышыннан, йөрешеннән сизелеп тора. Хәзер ул безнең каршыда, идарә утырышында. Аякларын салындырып, җыйнак кына, пөхтә генә булып, тимер сандык өстенә менеп утырган. Утырган түгел, атланган дисәк, дөресрәк булыр. Утырышына күз төшереп алу белән үк син аның кайчандыр кавалерист булганын сизеп аласың. Атылып, очып китәргә торгандай, җиңел, җыйнак утыра ул. Менә Сибгатулла абзый урыныннан кузгалып куйды һәм сүз сорады. Урыныннан тормыйча, сандык өстендә утырган килеш кенә сөйләргә кереште. Башта безне аның тавышы җәлеп итте: карт солдатларга хас көчле тавыш. Авылның бер башында сөйләсә, икенче башына ишетелерлек. Кычкырып сөйли дип әйтеп булмый аны, юк. Табигый тавыш, көчле тавыш. Әмма барыннан да бигрәк безне аның сүзе җәлеп итте. — Көз көннәрендә Казан базарында булганыгыз бармы сезнең, — дип башлады ул сүзен. — Әгәр булсагыз, көньяктан килеп, алма сатып утыручыларны күргәнегез бардыр. Күпмедән саталар алар? Әйтергә оят. Сатмыйлар, ә талап калалар. Ә кич белән аларның рестораннарда утырганнарын кайсыгызның күргәне бар? Күрмәгән булсагыз, белегез: авызларында папирос, алларында жареный да, пареный. Эчәләр. Папирослары да «Казбек» — мылтык көпшәсе кадәр. Алманы кыйбат сатканга сыйланалар алар. Нигә кыйбат саталар? Чөнки бездә алма юк. Булса да, юк дәрәҗәсендә. Без — Татарстан — алмалы ил идек. Нигә без аны яңадан алмалы ил итәргә тырышмыйбыз. Бу бит безнең кулда. Колхозчылар кулында. Әгәр теләсәк, тырышсак, берничә елдан без шәһәргә тау-тау алма төяп бара алабыз. Менә шуннан соң инде көньяк алмасын сатып карасыннар. Татарстан алмасы янында көньяк алмасы бернигә тормый: аны чәйнәдең ни, агачны чәйнәдең ни. Икесе бер. Безнең як алмасын авызыңа алсаң, балың кирәкми! —диде ул һәм аның күзләре ут кебек ялтырап китте. — Телеңне йотарсың! Аннары аның ил өчен, колхоз өчен доходы! — Ул, сөйләвеннән туктап, бераз уйланып торды, күзләрен идәнгә текәде. Берничә секундтан соң аның көчле тавышы яңадан яңгырап ишетелә башлады. Ул матур итеп, ышандырырлык итеп, кирәк урында кызып, янып, ә кирәк урында ашыкмый гына, салмак кына сөйли белә иде. — Узган ел мин Казанда, бакчачылар киңәшмәсендә булдым. Шәрифҗан кордаш белән янәшә утырдым. Яңа Писмән районының «Уңыш» колхозыннан ул. Атаклы бакчачы. Менә шул әйтә: 1954 елда, алма сатып, 220 мең сум доход алдык, ди. Дөрес, аларның бакчалары безнеке кебек 20 гектар гына түгел, ә 75 гектар. Ләкин аларның бакчалары да яшь. Караганнар, тәрбияләгәннәр... Тагын бер мисал: Минзәлә районының «Дружба» колхозын алып карыйк. Аның да алмагач бакчасы бар. Шәп бакча! Казаннан килгән бер иптәш сөйләде: «Дружба» колхозы 1953—1954 елларда шул бакчаның һәр гектарыннан уртача өчәр йөз пот алма, карлыган утыртылган участокның һәр гектарыннан ике йөз кырыгышар пот карлыган алган. Шул бакчадай килгән саф доход 1953 елда 850 мең сум, ә 1954 елда бер миллион 141 мең сум булган. 1953 елда колхоз һәр хезмәт көненә уникешәр сум акча, дүртәр йөз грамм алма биргән. Башка продуктларны әйтмибез дә. Менә бит ул бакчаның доходы нинди! Бакчаларын караганнар шул алар, тәрбияләгәннәр. Шуңа күрә күп уңыш алганнар. Аларның махсус бакча бригадасы бар. Ә безнең? Безнең юк. Эшкә кеше сорап, йөдәтеп бетергәннән соң, миңа да әллә нигә бер биш-алты карчык биргән булалар. Алар белән ни кыйратып була? Килеп, кулларына көрәк тотарга да өлгермиләр, я берсенең эче авырта башлый, икенчесенең чебешләре урамда калган, һавада тилгәннәр күренә, алып китүләре мөмкин, ә өченчесенең уллары-кызлары эштәй кайткан төшкә аш пешереп торасы бар. Шулай итеп, таралалар да бетәләр. Мин тагын ялгыз калам. Юк, алмагач бакчасын болай үстереп булмый. Алмагач
14 
 
үстерү — бала үстерү белән бер ул. Балага да, аңа да тәрбия кирәк. Җәй көннәрендә бер кашык суга тилмереп торалар алар. Үпкәм минем идарә членнарына гына түгел, югары оешмаларга да бар. Нигә алар бакчалар белән кызыксынмыйлар? Колхозның бөтен эшләре турында сводка сорыйлар, тик алмагачлар турында гына сорамыйлар. Нигә сорамыйлар? Сорарга кирәк иде... Ярдәм итегез миңа, кешеләр бирегез, эшлик,— диде ул сүзенең ахырында. — Берничә елдан безнең бакңа 250 гектар бодайдан алынган доход кадәр доход бирәчәк. Әгәр алай бирми икән, исемем Сибгатулла булмасын! Сибгатулла абзый сөйләвеннән туктады. Идарә бүлмәсе тынып калды. Кешеләр дә, аның янып, кызып сөйләгән сүзләренең ихтыярына бирелеп, кыймылдарга да базмыйча, берничә секунд тып-тыи утырдылар. Бу секундларда алар нәрсә уйлаганнардыр, анысы билгесез, әмма Сибгатулла абзыйның нәрсә әйткәне ачык һәм билгеле. Ул бик дөрес әйтте: Татарстанны бакчалы һәм алмалы итү безнең кулда, колхозчылар кулында, диде. Яхшылап караганда, барлык шартларын китереп тәрбияләгәндә, безнең бакча да бик зур доход бирәчәк, диде. Бу утырышта колхозчылар күп кенә мөһим мәсьәләләрне күтәрделәр. Мәсәлән, киндернең чәчү мәйданын арттырырга кирәк, диделәр. Зөя буенда ул бик яхшы уңа, табышы да зур. Аннары яшелчә үстерү һәм аны сату турында да күп сүз булды. Колхозның 6 гектар зурлыгындагы яшелчә бакчасы бар. Яшелчә бригадиры булып Нигъмәтҗан Мөхәммәтҗанов исемле тырыш, эшчән бер колхозчы эшли. Узган ел ул кавын-карбыз да үстереп караган. Карбызлары 3—4 килограмм, ә кавыннары 2—2,5 килограмм авырлыкка кадәр җиткән. Яшелчә бакчасы Кече Зөя буенда. Җире яхшы, уңдырышлы. Нәрсә утыртсаң да уңа. Гомумән, «Коммуна» колхозының җире бик яхшы. Бер картның образлы сүзләре белән әйткәндә, ул шулкадәр яхшы: әгәр иске сынык тәртәне казып утыртып, вакытында суын сипсәң, карап, тәрбияләп торсаң, хәтта ул да яфрак ярып, гөрләп үсеп китәчәк. Дөрес, карт арттырыбрак җибәрде җибәрүен, тәртә үсмәячәк, әмма авыл хуҗалыгының барлык культуралары да гөрләп үсәрлек монда. Колхозчылар иртә өлгерә торган яшелчәләр үстерергә телиләр. Андый яшелчәләр колхозга күп доход китерә, хуҗалыкны тизрәк күтәрергә, ныгытырга ярдәм итә. Ләкин иртә өлгергән ул яшелчәләрне кайда сатарга? Казан ерак. Районда яшелчә хәзерләү белән шөгыльләнүче оешмалар юк. Иртә өлгергәннәрне генә түгел, соң өлгергәннәрне дә сатып алучы оешмалар юк. Иртә өлгерә торган кәбестә июль башында, хәтта июнь ахырында ук өлгерә. Казанның колхоз базарларында йорт хозяйкалары аны, көтеп, чират торып, яратып алалар. Шәһәр тирәсендәге колхозлар, машиналар белән төяп килеп, берничә сәгать эчендә сатып бетереп китәләр. «Коммуна» бу кәбестәне һәм башка шуның кебек иртә өлгерә торган яшелчәләрне үстерә белә, ләкин аларны сатарга урын таба алмый. Бер «Коммуна» колхозы гына түгел, шәһәрдән ерак барлык колхозлар да шундый уңайсызлыкларны кичерәләр. Берничә центнер кәбестә яисә берничә центнер җиләк-җимеш белән Казанга хәтле машина куарга мөмкин түгел, расходы зур. Ерак районнардагы колхоз председательләре үзләре үстергән продуктларны Казанга җибәрер алдыннан, кулларына счет алып, исәпләп карыйлар. Шулкадәр еракка алып барып сатканда файдасы бармы, юкмы? Булса, күпме? Яисә машинаны колхоз тирәсендә генә йөртү файдалырак түгелме? Еш кына хәлдә машинаны еракка кумау файдалырак булып чыга. Шундый исәп-хисаптан соң, алар кайбер продуктларны Казанга алып барып сату зур расходлы дигән фикергә киләләр 
15- 
 
һәм андый продуктларны мөмкин кадәр азрак, үзләренә җитәрлек кадәр генә үстерергә керешәләр. Шулай итеп, өстәмә доходтан кул селтиләр,, күңелләре кайта. «Коммуна» колхозы Казаннан 120 километр ераклыкта. Ул да ирто өлгергән берничә центнер яшелчә һәм җиләк-җимеш белән Казанга хәтле машина куа алмый. Расходы зур. Ачыграк итеп әйтик: яшелчәләрдән затлырак продуктларны да (мәсәлән, сөт, ит, май һ. б.) зур күләмдә булмаганда Казанга илтә алмый. Бәлки, ул продуктларны тимер юл белән алып барырга мөмкиндср? Хәзер Килдураз станциясенә хәтле һәр көнне пригородный поезд йөри. Көн саен бер рейс ясый. Юк, ул поездларда продуктларны центнерлап, тонналап алып барып булмый. Алар товар ташымыйлар. Димәк, тимер юлдан да файдаланырга мөмкин түгел. Ләкин шуның белән бергә «Нигә мөмкин түгел?» дигән сорау туа. Чыннан да, нигә' мөмкин түгел? Нигә шул ук пригородный поездлар алдан төялгән махсус вагоннарда (волокитасыз, тоткарсыз төялгән вагоннарда) авыл хуҗалыгы продуктларын ташый алмыйлар? Без волокитасыз дип басым ясап әйтәбез. Чөнки иртә өлгерә торган авыл хуҗалыгы продуктлары, бигрәк тә җиләк-җимешләр, волокитаны һич тә яратмыйлар. Алар колхоз бакчасыннан чыгу белән үк туп-туры колхоз базарына барып керүне артыграк күрәләр. Тик шул хәлдә генә, кулдан-кулга күчеп йөрмәгәндә генә аларның товарлыклары саклана. Ерак районнардагы колхоз председательләре колхозның акча доходын арттыру һәм авыл хуҗалыгын тизрәк күтәрү ӨЧРН ӨСТӘМӘ ДОХОД чыганаклары эзлиләр. Аларның теләкләре бик зур. Ләкин алар алдында торган киртәләр тагын да зуррак. Бу киртәләрнең берсе транспорт мәсьәләсе, үстергән продуктларны Казанга һәм башка шәһәрләргә илтеп сату мәсьәләсе. Бу мәсьәләне алар үзләре генә чишә алмыйлар. Ләкин ул чишелергә тиеш. Кем шөгыльләнә бу мәсьәлә белән: Авыл хуҗалыгы министрлыгымы, әллә сату оешмаларымы? «Коммуна*» колхозының идарә утырышында менә шундый мәсьәләләр күтәрелде. Моны гади колхозчылар күтәрделәр. Алар бу мәсьәләләрне күтәргәндә, үз колхозлары турында кайгырту белән генә калмадылар, социалистик илебезне баету, аны авыл хуҗалыгы продуктлары белән мул тәэмин итү турында да кайгырттылар. Гаҗәп гүзәл кешеләр бар безнең колхозларда, гаҗәп гүзәл кешеләр! Алар үз колхозларындагы нинди генә мәсьәләне алмасыннар, аны дәүләт интересыннан, гомуми халык интересыннан чыгып тикшерә һәм хәл итә беләләр. Беренче чиратта алар халык турында, Ватан турында, аның байлыгы һәм куәтлелеге турында кайгырталар. Гаҗәп гүзәл кешеләр бар безнең колхозларда! 

Язгы чәчүләр беткәч, эшләр төгәлләнгәч, Заһит Халиков туйганчы бер йоклар кебек иде. Ләкин алай булып чыкмады,— киресенчә, йокысы бөтенләй качты диярлек. Ул, иң кызу чәчү вакытындагы кебек, төн уртасында гына кайта, балалар уянмасын дип, өй ишеген әкрен генә ача һәм аяк очлары белән генә басып керә. Хатыны Мәһәр, аның кайтканын ишетеп, дөресрәге, ишетүдән бигрәк, күнеккән гадәте буенча, нәкъ шул вакытта, төн уртасында урыныннан тора, лампаның басып куйган фитилеи күтәрә, мич янында торган, күптән сүнеп, суынып беткән самоварына тотына. Бераз зарланган тавыш белән, ләкин шелтәләмичә, якын итеп, үз итеп, ирен яраткан хатыннарча кызганып, әйткәләп ала: — Кайчан инде син, кеше кебек, вакытында ашап-эчәрсең икән? Чәчү дә бетте бит инде. Иртәрәк кайтырга да була торгандыр?..  
16 
 
Заһит юынып керә һәм, бүлмә уртасында туктап, өй тутырып йоклап яткан балаларына^ уйчан күзләре белән карап тора, я берсенең, я икенчесенең янына барып, өсләрен рәтләбрәк яба, аталарча тирән мәхәббәт белән сакланып кына аркаларыннан сыйпый. — йоклыйлар... йоклагыз, йоклагыз,— ди ул, эченнән генә. Менә пичә атна инде аның балаларын рәхәтләнеп иркәләгәне, сөйгәне юк. Ул иртә белән чыгып киткәндә, алар урыннарыннан кузгал- мыйча йоклап калалар, ә көндезләрен ашарга, бераз капкалап алырга кайтканда, тәпи йөрерлекләре урамда булалар, ә кич белән,— кич белән түгел,— төнлә белән кайтканда, дөньяда колхозның, колхоз председателе Вазыйфасының, аннан да бигрәк, кырларны тутырып чәчелгән кукурузның барлыгын исләренә дә китермичә, алар турында уйламыйча, борчылмыйча, рәхәтләнеп йоклый бирәләр. Ә менә аларның әтисе, Заһит Халиков, тыныч йоклый алмый. Ашап-эчеп, урынына барып ятканнан сон, йокларга теләп, күзләрен йома, ләкин аның күз алдына колхозның кап-кара булып җәелеп яткан, бер генә шытым әсәре дә күренмәгән кукуруз җирләре килеп баса, һәм күзләре ирексездән ачыла... Өйдә аның борчылуын, тыныч йокламавын, билгеле, башта хатыны сизеп алды. — Ни булды сиңа? Нинди кайгың бар? Төн буе әле бер якка, әле икенче якка әйләнгәләп ятасың, уфлыйсың,— диде ул.— Нигә әйтмисең? Ник газаплыйсың кешене? Заһит Халиков, болай да сәламәтлеге, тазалыгы ташып тормаган хатынын борчымаска теләп, үзенең нигә шулай күңелсезләнеп йөрүен, борчылуын аңа сиздермәскә булган иде. Әмма болай төбәп сорагач, әйтмичә кала алмады. — Кукурузларыбыз тишелми. Җир астына ничек салган булсак, шулай ята,— диде. — Торф чүлмәкләрендәгесе тишелде ич. Гөрләп үсәләр түгелме соң? — Анысы аның чүлмәктә. Мин бит сиңа җирдәгеләрен әйтәм. — Салкынгадыр, бәлки? Атиа-ун көннән бирле кешеләрнең өстеннән бишмәт төшми. — Салкынга икәнен үзем дә беләм,— диде Заһит аңа.— Тишеләчәкләрен дә беләм Үсәрләр дә. Карарбыз, тәрбияләрбез. Ләкин аның вегетация чоры, ягъни, безнеңчә әйткәндә, үсүе өчен кирәк булган чоры бар. Ә ул иң иртә өлгерә торган сорт өчен дә 115—120 көн. Ә хәзер май ахыры. — Үсәр әле,— диде хатыны, аны тынычландырырга теләп.— Көннәр һаман суык булып тормас. Кояш чыгар, җылынып китәр. — Анысын да беләм,— диде Заһит.— Ләкин булган суыклар аның үсү көннәрен әрәм итәләр, вакытын аз калдыралар. Менә нәрсәдә хикмәт. Менә шул борчый мине. Вакыты никадәр аз булса, аның үсүе дә шулкадәр кимрәк була. Язның быел гадәттән тыш озакка сузылуы, салкын көннәрнең һаман дәвам итүе колхоз председателен генә түгел, бик күпләрне — бригадирларны, звено башлыкларын, кыскасы, авылдагы күп кенә колхозчыларны борчуга салды, аларның тәмле йокыларын качырды. Әгәр сез май ахырларында, бигрәк тә июньнең беренче көннәрендә, «Коммуна» колхозының кукуруз чәчелгән кырларына чыксагыз, анда кукурузны каргалардан саклаучы кешеләрдән тыш, күп кенә башка колхозчыларны да күрер идегез. Алар, салкынга, яңгырга карамыйча, вакытлары белән исәпләшеп тормыйча, еш кына кырларга чыгалар, кукуруз чәчелгән участоклар тирәсендә йөриләр һәм, тукташтыргалап, сөрелгән җирләр өстенә карап торалар. Тишелмәгәнме, күренмиме? Юк, күренми. 1 Аннары алар, җир өстенә чүгәләп, кукуруз салынган ояларны сакланып кына казып карыйлар. Корт юкмы? Бүртә башлаганмы? Бүртә
2. .C. Ә.“ К? 10 17 
 
башлавын башлаган, әмма тишелергә исәбе юк. Солылар, бодайлар тишелде. Бакчаларга утыртылган тәмәкеләр дә тишелде. Ул да бит, каһәр нәрсә, җылы як үсемлеге. Шулай да тишелде. Ямь-яшел булып, түтәлләрне тутырып тора. Ә менә кукурузның әле тишелергә исәбе юк. Ул көннәрдә кукуруз участокларында йөрүчеләрнең, аның азмышы, киләчәге өчен кайгыручыларның берсе /Мирза абзый һидиятуллин булды. Аңа, чал кергән, алтмыштан узган кешегә, колхоз идарәсе утырышында, биш бригададан да җыелган дәрәҗәле, игътибарлы кешеләр алдында, 31 гектар кукуруз участогын ышанып тапшырдылар. — Мирза абзый, син звено башлыгы бул. Без сиңа тугыз кеше бирәбез. Шулар белән 31 гектар җирне карап чәчтер, тәрбияләп үстер,— диделәр. Аннары өстәп, басым ясап әйттеләр: — Үстер! Урман кебек шаулап торырлык булсын! Мирза абзыйның бик күп җирләрдә йөргәне, бик күп урыннарда хезмәт иткәне бар. Ул заводларда да эшләде, солдат та булды, гражданнар сугышы елларында Царицын оборонасында катнашты, кулына винтовка тотып, акларга каршы сугышты, Бөек Ватан сугышының иң авыр елларында авыл советы председателе булып торды. Кайда гына булса да, кайда гына хезмәт итсә дә, йөзенә кызыллык китермәде. Намус белән эшләде, тырышты, көчен, хезмәтен кызганмады. Бу юлы да ул, үзенең һәм булачак звено членнарының тырышлыгына ышанып, һич тә икеләнмичә, 31 гектар җирдә кукуруз үстерергә йөкләмә алды. 31 гектар! Бу бит әле колхоз чәчкән 218 гектарның бер өлеше генә. Ә менә хәзер шул 218 гектар үзе кап-кара булып ята, шытым әсәре күренми, Мирза абзыйның йөрәген пычаксыз телгәли. Шулай да Мирза абзый аның үсәчәгенә ышана. Үсүен үсәр, ләкин кайчан үсәр? Ничек үсәр? Ай, йокысыз төннәрнең авырлыгын белсәгез иде сез! Мирза абзыйның да йокысыз төннәре аз булмады. Шундый көннәрдә ул, кукурузны яклап, аның Татарстанда да зур киләчәкле культура булачагына ышанып, кайберәүләр белән чын күңеленнән бәхәсләште. Дөресрәге, күбрәк ул үзенең бер дусты белән бәхәсләште. Без аның, дустының, исемфамилиясен әйтеп тормыйк. Ул да, Мирза абзый кебек үк, колхозның дәрәҗәле, авторитетлы кешесе. Аның кебек үк хезмәт яратучы, колхозда тырышып эшләүче һәм колхозның киләчәге өчен чын күңеленнән янучы. Ләкин дустының бер чатак ягы бар. Ул бөтен нәрсәгә ышана, тик кукурузның безнең якта үсүенә генә ышанмый. — Звено башлыгы булып ялгыш иттең, Мирза, ялгыш иттең, — ди ул аңа. — Кукуруз — безнең як үсемлеге түгел ул. Үсми ул бездә. Җирне генә әрәм итәбез. Бодай чәчәргә кирәк. Бодай җире бездә. Мирза абзый аңа, аның күзләренә төбәп карап тора: чынлап әйтәме, юкмы? Шаяртмыймы? Юк, шаяртмый, чынлап әйтә. — Менә нәрсә, дускай,— дн Мирза абзый аңа.— Кайчандыр безнең бабайлар бәрәңгегә дә каршы булганнар. Аны утыртмаска теләп, бунт чыгарганнар. Әле күптән түгел генә. Ни бары йөз елдан элегрәк кенә. Ә хәзер бәрәңге ничек? Ни дип әйткән әле Тукай? 
II бәрәңге! Син, бәрәңге! Кил, бәрәпге. җан ашым; Син генә тәмләтәсең бар ярлылар, байлар ашын,— дигән түгелме! Дөрес әйткән! Вакыты җитәр, кукуруз да безнең ашны тәмләтер. — Бәрәңге бит ул, кукуруз түгел!—ди аның дусты, тавышын бераз күтәрә төшеп.— Үссә дә, нн файдасы бар аның! Аннары бездә үсмәячәк ул. Җылы җитми аңа. Күр дә тор, чыгар да катар.  
18 
 
ЛАирза абзыйның йөрәге «гөлт» итеп китә, йөзенә кан йөгерә. Дустының бу сүзләренә каршы аның каты итеп, үпкәләтерлек итеп әйтәсе килә, ләкин ул үзен тыеп кала ҺӘхМ тыныч кына дәвам итә: — Авызыңнан җил алсын, дускай! Ни дигән сүзең ул! Имеш, чыгар да катар. — Әле чыкканы да юк,— ди дусты һәм, күзләрен ялтыратып, мыскыллап көлеп тора. Мирза абзый бу юлы да үзен тыеп кала. — Кайчандыр Татарстанда бодай да үсми дип уйлаганнар. Гаеп бодайда түгел, ә игүчеләрдә булган. Бодай дигәч, дустының авызы ерылып китә. Бодайны ярата ул. — Анысы шулай. Сүзең хак. Үстерә белмәгәннәр аны. Монысына ышанам. — Шулай булгач, кукурузга да ышан син,—ди аңа Мирза абзый.— Аны да үстерербез. Тырышкан табар, ташка кадак кагар дигән мәкальне ишеткәнең бармы синең? Бар, билгеле. Тырышырбыз, үстерербез. Алар бер-берсенең фикере белән килешмичә аерылалар. Дусты китә, ләкин аның «үсми, үсәчәк түгел» дигән сүзе Мирза абзыйның йөрәгенә шырпы булып кадалып кала. Ул киткәч тә әле Мирза абзый күңеленнән аның белән озак бәхәсләшә. Әйтелми калган, әмма әйтелергә кирәк булган бик күп сүзләр, ышандырырлык дәлилләр теленә килә. Ләкин әйтергә дусты гына юк. Ул инде, ераклашып, урамның аргы башына җитеп бара, «һе, үсми дигән була! Күрсәтербез без сиңа аның ничек үсмәгәнен»,— ди Мирза абзый күңеленнән. Шунда аның күз алдына 218 гектар жир килеп баса, йөрәге яңадан «жу!» итеп китә, һай, бу салкын көннәр! Кайчан узар! Көннәр җылынып та өлгермәде, кукуруз чәчелгән ерактагы участокларның берсенә барган авыл советы секретаре Фәһим Гаязов велосипеды белән колхоз идарәсе янына килеп туктады. Кешеләр утырыштан чыгып киләләр иде. Алар арасында Мирза абзый да бар иде. Фәһим, таза, базык гәүдәле, түгәрәк битле, елтырап торган күзле егет, ниндидер бер тантана белән велосипедыннан төште, идарә йортыннан чыгып килүчеләрне кул ишарәсе белән генә туктатты. Аннары шундый ук тантана белән, ләкин бик сакланып, башындагы кепкасын салды, аны, ике кулы белән тотып, кешеләргә сузды. Кепка эчендә ямь- яшел булып тишелеп чыккан ике бөртек кукуруз ята иде. — Тишелгән! Инә кебек булып, шытып, тишелеп чыкканнар!—диде ул, балаларча куанып, һәм аның күзләре яңадан ялтырап китте. Председатель шытымнарны кулына алды, учына салды. Менә ул йокысыз төннәрнең чиге! Мирза абзый да иркенләп сулап жибәрде. Ләкин йокысыз төннәрнең чиге булмаган икән әле бу. Колхозчыларның тынычлыгын бозарга теләп, жир астындагы комсыз кортлар, һавадагы явыз каргалар көтеп кенә торганнар икән. Биш гектар мәйданны каты корт берничә көн эчендә эштән чыгарды. Аны яңадан чәчтеләр. Орлыкны каты корт зарарлый алмасын өчен гексахлоран дусты белән бик тырышып агуладылар, ләкин корт ул мәйданны тагын харап итте. Каргалар һавадан өзлексез һөҗүм итеп тордылар. Берәм-берәм генә төшеп, ашарга мөмкин булмагач, беркөнне Өчмунча авылы янындагы бер участокка кинәт, кара болыт кебек булып, ябырылып килеп төштеләр һәм берничә минут эчендә, сакчылар аңнарына килгәләгәнче, 0,15 гектар җирне талап/харап итеп ташладылар. йокысыз төннәрне тудырган нәрсәләр ул гына идемени соң! Кукуруз үзе дә, өчдүрт яфрак җибәреп, беренче буынга сикергәч, үсәргә теләмичә, атналар буенча туктап торды, кирелеге, капризы белән үзәккә үтте. Аннары яңадан башланган вакытсыз салкын көннәре, котырынган чүп үләннәре, яңгырдан соңгы каты катламнары... барысы да, барысы 
2* 19 
 
да колхозчыларны тынычсызлап тордылар. Җәй буе кулларыннан китмән төшмәде, чүп үләннәрен утаудан, рәт араларын эшкәртүдән туктамадылар... Шул йокысыз төннәрнең, иртәдән алып кичкә кадәр дәвам иткән тырыш хезмәтнең мул бүләге булып, хәзер 150 гектар мәйданда (башкаларын терлекләргә ашаттылар) кукуруз яшь урман кебек шаулап үсеп тора. Саф-саф булып, куе булып тезелеп торган кукуруз сабаклары күп урында 2—3 метрга житә, хәтта кайбер урыннарда юлдан узып баручы җайдаклар * аның арасында күздән югалалар. ...Председатель Заһит Халиков белән агротехник Габдрахман Махмудов, мине һәм авылның урта мәктәп укытучысы Тәлгать Галәветди- новны, колхозның «Победа» машинасына утыртып, кукуруз басулары буйлап алып йөри. Колхозның кукуруз участогы биш урында. Аралары берничә километр ераклыкта, ләкин барысы да бик яхшы эшкәртелгән, тиресләнгән кара туфраклы җирдә. Шулай да кукурузның сыйфаты бар җирдә дә бердәй түгел: кайбер участокларда ул 2—3 метрга җитсә, кайберләрен- дә аннан шактый калыша. Иң яхшысы, тигез, куе һәм озын булып үскәне Мәүлүт Фәтхуллин бригадасындагы Мирза носында. Ул барлыгы 31 гектар үстергән. Шуның терлекләр өчен чабып алганнар, ә егерме берен ганнар. Председатель безне шул участокка алып бара, эченә керәбез. Берничә адым эчкә керү белән үк машинабыз күренмәс хәлгә килә, хәтта эчкәрәк кереп киткән председательнең дә тавышы ерактан, урман эченнән килгәндәй яңгырап ишетелә: — Мондарак керегез, монда күңеллерәк! — дип кычкыра ул безгә. Без, юан һәм озын кукуруз сабакларын аралап, аның янына барабыз һәм, туктап, тынып, тирә-юньдәге тавышларга колак салып, бераз тыңлап торабыз. Әкрен генә көзге җылы җил исә, сабак очларын сел- кеп-селкеп ала. Саргайган яфраклар, берберләренә бәрелеп, ышкылып, диңгез камышларыдай шаулап торалар. Кайдадыр, юлда булса кирәк, бер узып баручының әкрен генә, тавышын күтәрмичә генә җырлаганы, моңланганы ишетелә. Нинди җыр җырлый ул, нигә моңлана егет? Җыры да аңлашылмый, үзе дә күренми... — Кызганыч, берничә көн элегрәк килмәдегез,— ди председатель миңа.— Кырау төшкәнче. Күрәсез, яфракларын нинди көйдереп алды.— Ул бер яфракны учлап сыдыра. Яфрак, коры тавыш чыгарып, уала.— Уала да башлаган. Әле берничә көн элек кенә яшел урман кебек шаулап тора иде. Кара кучкылланып. Күз явын алырлык булып. Агротехник та сүзгә кушыла: — Табигать безгә быел бик күп аяк чалды. Башта салкыннар аптыратты. Аннары көтмәгәндә кырау төште. Иртә иде әле кырауга. — Көннәр матур тора. Бәлки, үскән дә булыр иде? — Үскән булыр иде, билгеле. Чыннан да, көн матур, җылы, кояшлы, һава температурасы 25—26 градус тирәсендә. Җәй көнендәге кебек чебеннәр мыжлый, бал кортлары, табыш эзләп, бер чәчәктән икенче чәчәккә куналар... Әгәр көзнең көтелмәгән салкын канаты, караңгы төннән файдаланып, игеннәргә, үсемлекләргә вакытсыз орынып китмәгән, кырау төшмәгән булса, сентябрь башы дип уйламас та идең. — Гектарыннан күпме яшел масса чыгар дип уйлыйсыз? Председатель җавап биргәнче бераз уйланып тора. — Бишәр йөз булыр дибез. Кырауга кадәр күбрәк өмет иткән идек. Ул бер зур чәкәнне өзеп ала һәм аны, учына салып, селкеп тора.  Һ и д и яту л л ин з ве - унысын җәй көне силоска калдыр- Кукуруз урманы ачыклыкта калган 
20 
 
— Үлчәп карадык. Дүрт-биш йөз граммга җиткәннәре бар. Тик, кызганыч, балавызсыман хәлгә кадәр тормады. Соң өлгерә торган сорт икән. Шулай да орлыкка дигәнен соңгы чиккә хәтле тотарга уйлыйбыз. Чәкәннең күлмәкләрен салдырып, орлыгын санап карыйбыз. 700 орлык! Бер орлыктан! Юк, 700 генә дә түгел, һәр сабакта уртача икешәр чәкән. Димәк, орлыкның саны меңнән артып китә. Бер орлыктан бу кадәр табыш бирә торган бер генә культура да юк бездә! — Әгәр өлгерсә, нинди зур уңыш!—дибез без, сокланып. — Орлыкка утыртылганнар өлгерергә тиеш иде,— ди агротехник.— Башка урыннарда өлгерә ич. ^Чыннан да өлгерә. Мәсәлән, Казан дәүләт селекция станциясендә һәм кайбер аерым колхозларда. Дәүләт селекция станциясе үзенең кырларында үстергән кукурузның һәр гектарыннан 1948 елда бөртекләтә 31 центнер, 1949 елда 25 центнер, 1952 елда 28 центнер, 1953 елда 27 центнер уңыш алган. Нигә еракка барырга, селекция станциясе участокларыннан мисал китерергә! Буа районының үзендә дә Каганович исемендәге колхоз 1952 елда гектардан 33 центнер уңыш алган. Димәк, кукуруз бездә дә өлгерә һәм зур уңыш бирә! — Ничә гектарның чәкәнен җыярга уйлыйсыз? — Ун гектарның. — Күпме чыгар икән? — ди Тәлгать Галәветдинов. Заһит Халиков аңа, дусларча елмаеп, сорау белән җавап бирә: — Гектарыннанмы? Күпме чыгар икән соң? Син укытучы кеше, математик. Санап кара. Бер гектарда егерме мең квадрат, һәр квадратта ике төп. Күпме була? — Кырык мең. — Димәк, кырык мең төп. Әгәр һәр төбендә берәр генә чәкән булып, аның авырлыгы уртача ике йөз грамм тартса? — Сиксән центнер. — Гектарыннан сиксән центнер чәкән,— ди председатель.— Бу әле иң кимендә. Күрәсез, төбендә бер генә түгел, икешәр чәкән. Аннары авырлыклары да икешәр йөз грамм гына түгел. — Әгәр уртача өчәр йөз грамм булса, йөз егерме центнер,— ди укытучыбыз. Менә ул нинди уңыш! Мондый зур һәм туклыклы уңышны бездә бер культура да бирми. — Ә терлекләр ничек ашый? Яраталармы? — Сыерларның ашаганын күрсәгез, исегез китәр иде. Ашамыйлар, ә сабагыние белән үкереп, комсызланып йоталар. Төпләре генә кала. Турап биреп карадык, бөртеген дә калдырмадылар. — йотмаска, шикәр генә бит ул,— ди агротехник.— Сөтне дә арттырды, каймагын да күбәйтте.— һәм елмаеп сөйләвендә дәвам итә:— Беркөнне дуңгызларның ашаганын карап тордым. Сабакның бер башыннан ашарга керешәләр, икенче башына җиткәнче авызларыннан төшермиләр. Тартып алып булмый. Сез тагы ач дуңгызлар булгандыр дип уйламагыз. Тук дуңгызлар. Менә нинди ганимәт ул кукуруз. Машина янына чыгабыз. Председательгә бирәсе сорауларыбыз бетмәгән икән әле. — Башка участоклардагы гектарлардан күпме чыгар дип уйлыйсыз? — Нәрсә? Яшел массамы? Кайберләреннән дүртәр йөз, ә кайбер- ләреннән өчәр йөз центнер чыгар. Шуннан кимләре юк. — Җирләрегез һәр урында да яхшы, бердәй тиресләнгән, бердәй эшкәртелгән. Нигә шундый аерма? Сәбәбе нәрсәдә? Председатель безгә коңгырт күзләре белән карап тора һәм ашыкмый гына, өзеп, хәтта һәр сүзенә басым ясап җавап бирә: — Хезмәттә. Куелган хезмәттә, иптәшләр. Дөресрәге, үз вакытында куелган хезмәттә! Кукуруз ул караганны, тәрбияләгәнне ярата. Кара
21 
 
саң— була, карамасаң— юк. Карамасаң, син аннан бернәрсә дә көтмә! — Председательнең күзләренә елмаю чаткылары чыга. Күңеленә килгән сүзне әйтергәме, әллә әйтмәскәме дип уйлап булса кирәк, безгә таба берничә секунд шулай елмаеп карап тора. Ниһаять, әйтә.— Сез Мирза абзый белән сөйләшегез. Ул сезне «колхоз күргәзмәсенә» алып барыр. Шундый бер «күргәзмә» бар безнең. Үзебез оештырган түгел, ә ирексездән оешкан. Әмма бик зур сабак алырлык нәрсә. Машинага утырабыз. Башка участокларга китәбез. 
... Икенче көнне Мирза абзый безне әлеге «күргәзмәгә» алып барды. «Күргәзмә» колхоз басуын икегә ярып үткән тимер юлның аръягында, орлыкка дип, торф чүлмәкләрдә утыртылган участокта икән. Участоклар зур түгел: Биш гектар чамасында гына. Шул участокның бер башында өч кишәрлек бар. Бу кишәрлекләрне яз көне бригадалар бергә утыртканнар. Аннары, иясезлек чыкмасын дип, утыртканнан сон. өчкә бүлгәннәр һәм, язып, башбашларына казыклар кадаганнар. Кишәрлекләрнең икесе 26 шар сотый, ә өченчесе 1,17 гектар. Җәйге яңгырлар казыклардагы карандаш эзен тоныкландырып, юып бетергән диярлек. Чак танып була. Казыклар да инде саргайган. Хәер, монда бу кишәрлекләрне аерыр өчен казыкларның һәм казыклардагы язуларның бөтенләй кирәге юк. Кишәрлекләр үзләреннән-үзләре аерылып торалар, хәтта җеп белән сызган шикелле аерылып торалар. Нәрсә аера сон аларны? Үсеп торган кукурузның сыйфаты аера. Беренче кишәрлектәге кукурузларның озынлыгы 25—59 сантиметр гына. Сирәк, чүпле. Чәкәннәре юк. Аның каравы, бөтен кишәрлекне чүп баскан. Нинди генә чүп үләннәре юк монда! Алабута дисеңме, каты- кура дисеңме, сарут дисеңме,— барысы да бар, хәтта ап-ак булып чәчәк атып торган ромашка да бар, тик күңелне рәхәтләндергәч, күзеңне тутырып карарлык кукуруз гына юк. Икенче кишәрлек аңа караганда рәтлерәк, ләкин ул да әле яхшы лардан түгел. Сабакларның озынлыгы 1 —1,5 метр. Сирәк булса да. өлгереп, саргаеп килә торган чәкәннәре бар. Чүпле. Шулай да чүбе беренче кишәрлектәгедән шактый ким. Өченче кишәрлек исә, әлеге ике кишәрлек янында, чүпсезлеге һәм сабакларының озынлыгы, куелыгы белән бик кискен аерылып тора. Сабаклары 2—2,5 метр озынлыкта. Чәкәннәре дә эре. — Менә безнең «күргәзмә»,— диде Мирза абзый һәм өч кишәрлекнең өчесенә дә кулы белән изәп күрсәтте.— Бер үк җирдә, бер үк вакытта утыртылган кукуруз. Ә шулай да, күрәсез, нинди зур аерма. Әгәр аңласаң, безнең өчен бик зур мәктәп бу. Без аның сүзен төшенеп бетермәдек. Мирза абзый, безнең күз карашыбызны сизеп алып, аңлатып, төшендереп бирде: — Карасаң, тәрбияләсәң — кукуруз була, ә карамасаң, тәрбияләмә сәң — булмый дигән мәктәп бу. Аннары ул үз вакытында карауның да кирәклеген әйтеп тора. Беренче кишәрлекне күрәсезме? Аны соңга калып утадылар, соңга калып кәтмәнләделәр һәм соңга калып сыздылар. Соңга калуның һәм җитәрлек карамауның бәласе бу. Хәзер анда кукуруз түгел, ә шайтан , таяклары үсә. Икенчесен вакытында эшкәрттеләр, әмма җитәрлек хезмәт куймадылар. Сабанда сайрашма- саң, ындырда ыңгырашырсың дигән мәкальне ишеткәнегез бардыр сезнең? Галәмәт дөрес әйткән халык. Көчеңне, хезмәтеңне кызганма, тик шул чакта гына иген алырсың дигән. — Ә өченче кишәрлек? — Анысы вакытында каралган, вакытында тәрбияләнгән. Мәфтухә Зиннәтуллииа белән Мәсрүрә Шакирҗановалар карап үстерде аны.
22 
 
Тырыш хатыннар булып чыктылар. Көчләрен, вакытларын кызганмадылар. Без, баштагы ике кишәрлекнең хуҗаларын белергә теләп, аның сүзен бүлеп сорадык. Мирза абзый безгә, бераз елмая төшеп, ничектер сер сыйдырырлык дус итеп, якын итеп карап торды. — Менә нәрсә,— диде ул сүзләрен сайлап чыгаргандай ашыкмыйча гына.— звенолар арасындагы дуслыкны бозмас өчен ул кишәрлекләрнең кемнеке икәнен әйтмичә калдырыйк. Бердән, болар бик кечкенә кишәрлекләр^ икенчедән, аларның зур участокларындагы кукурузлары яхшы, хәтта бик яхшы диярлек.— Аннары ул, җиргә карап, бераз уйланып торганнан соң өстәп әйтте:— Тагын шунсы да бар: Мәсрүрә белән Мәфтухә минем звено членнары. Әгәр мин сезнең алда, үз звеномны мактап, башкаларны хурласам, кем булыр идем? Сезгә бит бер нәрсәне генә белергә кирәк: бездә кукуруз үсәме, юкмы? Әгәр кукурузны үз вакытында карасаң, үз вакытында тиешенчә тәрбияләсәң, үсә, була, хәтта котырып үсә. Әмма инде карамасаң, бернәрсә дә көтмә. Шуны белү кирәк бит сезгә? Без бу акыллы картның фикере белән килештек, чыннан да, шул гына кирәк иде безгә' 
Колхозчылар өченче көн инде кукурузны чабып-җыю белән шөгыльләнәләр. Чабылган кукуруз сабакларын атлар, автомашиналар белән траншеялар янына ташыйлар, силослыйлар. Ләкин бу кадәр мул уңышны тиз арада ничек җыеп, силослап бетерергә? Силос турагыч та, салам турагыч та аз. Бер-ике генә. Кукуруз комбайны бөтенләй юк. Мондый комбайнны әле кукурузга яраштырып бетермәгәннәр. Кешеләр дә җитешми. Кешеләр ындырда, ашлык сугуда, ашлык чистартуда һәм басулардагы саламнарны җыюда. Ул эшләрне дә туктатырга ярамый. Көннәр матур чакта тизрәк эшләп бетерергә кирәк. Шуның белән бергә кукурузны җыеп алуны, силослауны да ашыктырмыйча булмый. Яңадан кырау төшеп, бөтенләй харап булуы мөмкин. Әле дә беренче салкын кырау, үзенең шәфкатьсез канаты белән орынып, ямь- яшел кукуруз яфракларын саргайтып үтте, ефәк чукларын көйдерде. Хәзер кукуруз басулары, хәсрәтләреннән тирән уйга чумып, сагышка бирелеп, саргаеп утыралар. Ашыгырга, ашыгырга, кырыкка ярылырга кирәк! Менә ул йокысыз төннәр кайчан башлана! Мул уңыш үстерү генә түгел, аны вакытында җыеп ала да бел! Юк, эш бик әкрен бара. Чабу да, ташу да, хәтта силослау да әкрен бара. Болан ярамый! Ындырларда, ашлык чистартуларда һәм салам җыюда эшләүчеләр ашап-эчәргә яисә кич белән ял итәргә кайткан вакытларда, көн буе эшләп аруларына, талуларына карамыйча, кукуруз басуларына чыгалар, траншеялар янына киләләр. Аларның йөзләренә, күзләренә карап алу белән үк эшнең барышыннан канәгать түгел икәнлекләре сизелеп тора. Әнә шундыйларның берсе, кара мыеклысы, бераз аксап атлаучысы Шиһаб Шәрәфиев. Ул, кулындагы таягына таянып, траншея янында басып тора. Бу траншеяларны ул казышты, монда аның көче дә, аның маңгай тире дә салынган. Болай гына әйтү аз булыр. Монда, бу эштә аның даны, намусы бар. Яшьләр, менә дигән таза егетләр, көненә 3—4 кубометр казыганда, ул, сугышта аягы яраланып кайткан, картаеп барган кеше, сигезәр кубометр казыды. Траншеялар казуны ашыктырырга кирәк иде. Ул ашыкты, кулыннан көрәген куймыйча эшләде. Хәзер кукурузны ашыктырырга кирәк. Ул эшләүчеләр арасыннан председательне эзләп таба. Председатель, эшкә кушылып китеп, силос массасына буялып беткән, тирләгән. 
23 
 
— Ашлык чистартудан алыгыз безне, Заһит, кукурузга куегыз,— ди ул ана.— Тизләтмичә ярамый. Кыраудан соң бозыла торган гадәте бар аның. Ашлыкны без яңгырлы көннәрне амбарларда да чистарта алабыз. — Юк, булмый, Шиһаб абзый,— ди председатель,— дәүләт каршындагы бурычыбыз үтәлмәгән әле безнең. Моңа каршы Шиһаб абзый бернәрсә дә әйтә алмый. Ул, таягына таянып, бераз аксый-аксый, ләкин яшьләрчә җиңел адымнар белән китеп бара. «Ашлыкны тизрәк чистартырга, дәүләт каршындагы бурычны бер-ике көн эчендә үтәргә кирәк»,— дип уйлый ул. Кукуруз басуларында ындыр бригадиры Заһидулла Әхмәдиев тә кү- ренгәләп китә. Бөек Ватан сугышында дошманга каршы сугышкан, Сталинград янында канын койган, шунда яраланган бу кеше дә эшнең барышыннан риза түгел. Ул тырыш, хезмәт яратучы кеше булып кына түгел, колхозның ревкомиссия председателе булып та борчыла. «Никадәр соңрак, озаграк җыйсак, шулкадәр иген әрәм була»,— дип уйлый ул һәм кешеләрне ындырга караңгыдан ук алып чыга. — Тизрәк сугып бетерик. Аннары кукурузчыларга булышырбыз,— ди ул аларга. Юк, кешеләр җитми. Кешеләр аз. Кырыкка гына түгел, иллегә, алтмышка, хәтта җитмешкә ярылырга кирәк! Менә шундый көннәрдә авылның урта мәктәп укытучылары, өлкән класс укучыларын ияртеп, алариың, кулларына үткен көрәкләр, балталар, чалгылар тоттырып, колхозга ярдәмгә чыктылар. Алар, кукуруз басуларына барып, кулларындагы кораллары белән кукуруз сабакларын чабып аударырга, җыярга, ташырга керештеләр. Унынчы класслар силос турагыч янына барып бастылар..*. һай, рәхмәт яугырлары! Бу урта мәктәп колхозны үзенең кызыл башлы төзек биналары, зур-зур тәрәзәләре һәм бакчаларына утыртылган алмагачлары, ап-ак каеннары белән генә түгел, хезмәт яратучы укытучылары, тырыш укучылары белән дә бизәп, нурлап тора. Колхозда эш тыгызланып, кешеләр җитешми башлаган вакытларда алар һәркай- чан шулай, шаулашып, гөрләшеп, дәртләндергеч күтәренке рух белән эшкә чыгалар, тырышып эшлиләр. Бу кукурузларга алариың да көчләре салынган. Алар да үстергән аны. Шулай булгач, нигә аны бергә җыеп алмаска, бергә силосламаска! ...Сыер фермалары өчен казылган, цементланган, ныгытылган трап- шеяларның берсе янында ургычы алынган комбайн белән кукуруз сабакларын силоска турыйлар. Комбайн тавышы бөтен тирә-юньне яңгыратып, гөрләтеп тора. Бу комбайнны, силос турарлык итеп, колхоз тимерчесе Осип Скер- гайло белән комбайнчы Александр Макаров җайлады. Алар ике көн, ике төн комбайн яныннан китми эшләделәр. Менә хәзер шул комбайн траншеяның беренче секциясен яртылаш тутырып килә. Александр Макаров, гадәтенчә, штурвалда басып тора, комбайнның эшләвенә колак сала һәм, машина бушка әйләнмиме икән дип, әледән-әле түбәнгә, кукуруз сабакларын бирүчеләргә, ташучыларга карашТыргалап ала. Юк, бушка әйләнми. Түбәндә хатын-кызлар, сыер савучылар, ашыгып-ашыгып эшлиләр, тау кебек өелеп торган кукуруз сабаклары янына барып, зур итеп кочаклап алалар һәм аны, күтәреп килеп, комбайнның комсыз авызына ыргыталар. Комбайн, ажгырып, ыжгырып, нәрсәгәдер ачулангандай гөрләп, кукуруз сабакларын бөтереп тартып ала һәм аларны, чәйнәп, изеп, силос массасына әверелдереп, траншеяга коя. Кукуруз сабаклары төягән машина килеп туктый, шофер Шәһит Әхметов, капкара чәчле, кап-кара кашлы егет, кабинасыннан чыга һәм, борт такталарын ачып, йөк башындагы укучыларга команда бирә:

21 
 
— Әй, егетләр, тизрәк! «Егетләр» болай да әйттереп тормыйлар, әмма инде Шәһит абыйлары комайда биргәч, аеруча тырышып, тырышудан бигрәк шаулашып, гөрләшеп. кукуруз сабакларың җиргә очырырга керешәләр һәм берничә минуттан, жырлый-жырлый, шаулый-шаулый, машина белән бергә китеп баралар. /Машина артыннан болыт кебек тузан күтәрелә, укучыларның черелдәвек тавышлары ераклашканнан ераклаша... Көн эссе. Кояш кыздыра. Кояш, әллә көз көне икәнен онытып, әллә инде жәй буе боегып йөрүенең үчен алып, кешеләр өстенә кайнар нурын кызганмый сибә. Кешеләрнең маңгайларыннан, яңакларыннан тир тамчылары ага, ләкин алар аңа игътибар итмиләр, колачларын жәеп, кукуруз сабакларын күтәреп алалар. Кайсыдыр, Нурдидә Шәрә- фетдииова булса кирәк, жыр башлаган вакытындагы кебек дәртле һәм күңелне дулкынландыргыч матур тавышы белән кычкырып җибәрә: — Әйдәгез, кызлар! Хәзер бетерәбез!.. Кызлар ашыгыбрак, дәртлерәк эшләргә керешәләр. Авыл советы председателе Хаҗиәхмәт Сафин белән партия оешмасы секретаре Вагыйзь Сабирҗанов килен чыга. Алар колхоз председателенә булышалар, төрле участоклардагы эшне оештырып йөриләр, җитәкчелек итәләр. Ләкин алар, монда килеп чыккач, кызларның, ашыгып, дәртләнеп эшләүләрен күргәч, үзләренең ник килгәннәрен онытып, яшьләрчә рухланып. эшкә кушылып китәләр. Партия оешмасы секретарен күреп булса кирәк, ферма артындагы кукуруз басуыннан озын аяклары белән зур-зур атлап, укытучы Сафи Нигъмәтуллин килә. Бу егет инде кешеләрнең эшләгәнен күрсә, читтән карап тора белми. Җаны түзми аның. Без берничә көн эчендә аны кайда гына күрмәдек. Ул, әле бүген төнлә генә, унынчы класс укучылары белән бергә, беренче ферма янында, силос турагычта эшләгән пде, ә хәзер яңадан монда, кукуруз басуында. Кайчан йоклаган, кайчан ял иткән ул? Юк, җитәрлек ял итмәгән булса кирәк. Күз төпләре йокысызлыктаи күкселләнеп, каралып тора. Егет килеп җитү белән үк гомуми агымга кушылып китә: — Их, сездә күңеллерәк икән!—дип кычкырып җибәрә һәм озын куллары белән кукуруз сабакларын таудай кочаклап ала.— Әйдәгез, бергә-бергә!.. Александр Макаров та инде штурвалыннан төшкән, кешеләр арасында кайнаша, эшли. Тик шәһәрдән килгән берәү генә, кулына порт- фельсыман әйбер тотып, бер читтә, берничә минуттан бирле кешеләрнең эшләгәннәрен тынып карап тора. Бу кеше эшкә кушылып китмәс, ахры. Бер дә андыйга охшамаган. Өстендә кара костюм, муенында кара ефәк галстук, хәтта күлмәге дә ефәк булса кирәк. Аннары чәче дә агара башлаган. Куллары да эшче кеше кулы кебек түгел... Туктагыз, шәһәр кешесе урыныннан кузгалды, портфелен бер читкә куйды, кепкасын җайлабрак киде. Гаеп итмәсләрме икән дигән кыюсыз адымнар белән генә барып, кулына сәнәк алды һәм вакланган силос массасын, сәнәге белән кадапкадап алып, траншеяга каерылып ыргыта башлады. Берничә минуттан инде ул тәмам кызып китте, костюмы белән галстугын бер читкә салып ыргытты, хәтта якасын да чишеп җибәрде. Бердәм коллектив хезмәт аны да рухландырды, аны да илһамлаидырды. Машина туктады. Турарга гына түгел, траншеядагы силос массасын дыңгычлап тутырырга, төяргә дә кирәк бит. Кызлар, кулларына сәнәк алып, берәмберәм траншеяга очып төшә башладылар. Менә шомырт төсле кара толымнарын җилфердәтеп, нечкә кара кашлы, зифа буйлы бер кыз сикерде. Рокыя Сафина булды, ахры. Аның артыннан сикергән алсу яңаклы кызның, Кафия Насретдинованың, һавада коңгырт чәчләре генә җилфердәп калды. Кайсыныңдыр, Бибинур Иигъмәтуллина

 
ның булса кирәк, кояш нурында алтын төсле зур колак алкалары ялтырап китте... Кызларның берсе, шомырт төсле кара чәчлесе, ике кулы белән силос массасын учлап алды, башта аны иснәп, аннары кысып, сыгып карады. Аның бармаклары арасыннан сүл тамчылары, кояш нурында көмеш төсле ялтырап, берәм-берәм тама иде. — Менә ул безнең байлык! Терлекләребезнең тамаклары туячак. Сыерларыбыз чиләкләп сөт бирәчәк моның белән,— диде кыз һәм, силос массасын ташлап, сәнәген ныклап тотты. Алар траншея эчендәге массаны тигезләп тутырырга, дыңгычлап төяргә тотындылар. Чыннан да, басуларны тутырып, мул булып үскән, менә хәзер шушы минутта силоска әверелеп барган кукуруз сабаклары колхозның байлыгы, киләчәге, аның тук тормышы һәм бәхете. «Коммуна» колхозчылары менә шул байлыкны хәзер чабып жыялар, ташыйлар, силослыйлар, көчләрен, хезмәтләрен кызганмыйлар, бер таңнан икенче таңгача эшлиләр. Хезмәттә байлык, хезмәттә мул тормыш, хезмәттә бәхет һәм батырлык! 1955 ел, Килдураз — Казан.