Логотип Казан Утлары
Публицистика

ЫШАНЫЧЛЫ АДЫМНАР

★ Тугаш авылы биек тау итәгенә урнашкан. Аның басуларының күп өлеше әнә шул тау артында. Габдрахман Мәрдәнов, игеннәрне карап кайтышлый, тау кырыена җиткәч, ни өчен икәнен үзе дә сизмәстән туктап калды. Табигать аны әсир итте. Габдрахман бу юллардан күпме генә узмады, менә шушы җиргә басып күпме генә карап тормады, ләкин һаман сокланып туя алмады. Ул күкрәген тутырып сулады да, бөтен әрәмәләрне, болыннарны, болыннардагы хуш исле чәчәкләрне берьюлы кочагына алырдай булып, җир йөзен күзеннән үткәрергә тотынды. Тау итәгенә авылның өйләре сибелгән. Яңа түбәләр дә шактый. Клубның яшкелт төскә буялган калай түбәсе кояш нурында көзгедәй ялтырый. Аны быел гына җиткерделәр, тәрәзәләре дә куелмаган әле. Мәрдәновның күзе аннан правление бинасына, сушилкага, таштан эшләнгән терлек абзарларына, силос башняларына төште. Боларның барысын да үз кулы белән эшләтте ул. Нинди матур бу тирә җәй көне. Күз күреме җитмәс яшеллек. Яшел хәтфәне ерып, көмеш тасмасын йөзләрчә километрларга сузып, боргалана-боргалана Ык ага. Аның ярларын бөдрә таллар бизи. Әрәмәлек артында — болын, аннан — өченче бригаданың иген кырлары, тагын да арырак — урман. Әнә, авылдан йөз илле метр чамасы читтәрәк, Ык борылмасында, утраусыман җирдә, электр станциясенең мәһабәт бинасы утыра. Төрле яктан агачлар белән әйләндереп алынган бу урын әле күптән түгел генә бушлык иде... Урманы, суы, кершән кебек әйбәт, уңдырышлы кара туфраклы җирләре булган «Юлдаш» колхозы күп еллар артта калып килде. Иген уңмады. Мал-туар үрчемәде. Тугаш авылы районда хурлыклы исемгә әйләнде. «Халкы бозык» диделәр кайберәүләр. Район оешмалары вәкил артыннан вәкил җибәрделәр. Ләкин Тугаш урыныннан кузгалмады... Ниндидер ашыгыч чара күрергә кирәклеге һәркем өчен ачык иде. Даими җитәкчелекне ныгытырга, колхозчылар белән уртак тел таба белүче, аларны эшкә туплый алырлык чын председатель табарга кирәк иде. Шул чак, 1952 елны, партиянең район комитетына Мәрдәновны чакырып алдылар. — Сине Тугашка күчерергә уйлыйбыз, — диделәр аңа. — Райком һәм район Советы шулай кирәк таптылар. Тугашның хәлен беләсең... Мәрдәнов район оешмаларының тәкъдимен зур җаваплылык хисе белән кабул итте. Шундый ышанычны аяк астына салып таптарга ярыймы соң! Ул үзе — Тугашның күршесе Югары Табын авылыныкы. Мәрдәнов анда унбиш елга якын председатель булып эшләде. Югары Табынның алдын булуы, мул яшәве Тугашта бала-чагага да билгеле иде. Шуна күрә аны ике куллап каршыладылар һәм бертавыштан председатель итеп сайладылар. Беренче көннәр җиңел генә узмады. Терлек каралтылары турында күпме баш ватарга туры килде. Абзарлар ярым җимерек „ хәлдә иде. Агач та, материал сатып алырга акча да юк иде. Уйланып йөри торгач,
27 
 
Мәрдәнов абзарны таштан салу турындагы фикергә килде һәм мәсьәләне колхозчылар алдына куйды. Чөнки Тугаш тауларында таш җитәрлек, монда таш өскә ишелердәй булып тора. Аларны файдаланырга ярый лабаса: үзе якын, үзе яхшы. Тик иренмичә казырга гына кирәк иде. Таштан беренче абзар салынды... Хәзер инде колхоз бу материалны киң файдалана. Колхозчылар быел гына кукуруз силослау өчен, таш белән эчләп, 250 тонна сыешлы башня .һәм чәкәннәргә 300 тонналык траншея җиткерделәр. Ә кукуруз ничек уңды! Чәчкән вакытта аны беркем дә болай булыр дип күз алдына китермәгәндер. Әле август башы гына. Ләкин кукуруз басуы инде яшь урманнан ким түгел. Кара кучкыл кыякларын киң җәйгән озын сабаклар арасына керсәң, адашуың бик мөмкин. Басу эче урман шомы белән шаулый. Колхозның гидроэлектростанциясен төзүгә күпме көч куярга туры килде. Бу кадәр эшне башкарып чыгу Тугашның бер үзенә генә авыр иде. Мәрдәнов станцияне бергәләп төзү турында күрше колхоз җитәкчеләре белән сөйләште, агач артыннан йөрде, төзүче осталар эзләде һәм теләгенә иреште. Хәзер инде кичләрен урамнар нурдан балкый. Бу нур өйләрне яктырта, машиналарны хәрәкәткә китерә. Колхоз радиоузелы шушы нур белән эшли, һәркем, үз өендә утырып, Казанны, Мәскәүне тыңлый. Кая карама телеграф баганалары, электр чыбыклары сузылган. Биредән биш колхоз ток ала. Ашлык сугу, җилгәрү, яшелчәгә су сибү, такта яру кебек эшләрнең күбесе аларда электр ярдәмендә башкарыла. Өч ел эчендә Тугаш бик нык үзгәрде. Элек авылны ташлап киткән кешеләр кире кайта башлады. Алар, әлбәттә, үзләреннән-үзләре генә кайтмадылар. Аларга авылның ышанычлы адымнар белән бара башлавын күрсәтергә кирәк иде. Бер заман колхозга «ГАЗ-51» маркалы йөк машинасы бирергә вәгъдә иттеләр. Сатып алырга акча да бар, ә йөртергә юньле шофер юк. Машинага өйрәнгән кешеләр бар да читтә эшлиләр. Килде-китте кешегә тоттырсаң, автомашинаның күз ачып-йомганчы ватылуын көт тә тор. Мәрдәнов шәһәрдә шофер булып эшләүче Габделхак Газизовның кунакка кайтуын ишетте. «Ничек тә күреп сөйләшергә кирәк» дип карар бирде ул. Менә Габделхак правление бинасы янында күренде. — Кереп чык әле,—диде Мәрдәнов. — Күзгә күренәсез, кулга тимисез дигәндәй, хәлие дә белешмисез. Моңарчы бер-берсен ишетеп кенә белгән якташлар арасында җанлы гәп башланды. Колхоз председателе шәһәр хәлләрен сораштырды. — Шәһәр гөрли. Үзегез ни эшләр бетереп ятасыз соң? Байтак нәрсә яңарткансыз. Уңышны да ярыйсы бүлгәнсез икән. Өч кило дип ишеттем... — Анысы дөрес, үзгәрешләр юк түгел, ләкин аз әле,— диде /Мәрдәнов һәм, күңеле ачынып, колхозда эш кулы җитмәвен сөйләп китте. — Никадәр кеше читтә эшли,—диде ул.—Армиядә хезмәт итеп кайткан егетләр дә шәһәргә урнашу ягын карыйлар. Урта мәктәпне тәмамлаучыларның кайберләре юкны бушка аударып йөрсәләр йөриләр, ләкин колхоз эшендә эшләүне чит күрәләр. Әйтерсең лә, колхозга укыган кешеләр кирәкми. Менә йөк машинасы алырга торабыз. Кемгә тоттырырга белмим, валлаһи. Габделхак колхоз председателенең тел төбен шунда ук аңлап алды. Авылга кайту шоферның үзенең дә уенда юк түгел иде. Председатель -аның күптән тулып килгән хисләрен кузгатып җибәрде. Туган як. Йөрәккә якын колхоз. Болыннар. Игеннәре диңгездәй дулкынланып утыручы кырлар. Алтын көшелләр. Аруны-талуны белмәүче уңган кызлар, батыр егетләр, киленнәр, агайлар. Онытырга мөмкинме соң аларны! Туган як кемгә кадерле түгел! Габделхак шул көнне кайтырга риза булды.  
28 
 
Мәрдәнов үткәннәр турындагы уйларын кичерә-кичерә, салмак кына атлап, түбәнгә юнәлде. Кояш инде кичкә авышкан, ә аның комбайнчыларны да, атлы ургыч машинистларын да күрәсе бар әле. Иртәгә бәлки уракка төшәргә туры килер. Көй шулай торса, төшмичә дә булмас. Әнә ничек кыздыра, өстәвенә җиле дә эссе. Мондый чакта игеннәр күзгә күренеп өлгерәләр. Партиябез Үзәк Комитетының январь Пленумы быел игеннәрне урып-җыюны бик кыска срокларда төгәлләү бурычын куйды. Барлык башаклы-бөртекле культураларны урып-җыюга ун көн билгеләнде. «Урып-җыю срокларын кыскарту — бөртекле ашлыкның югалуын бетерүнең хәлиткеч шарты» дип күрсәтте январь Пленумы. Арыш урагын биш көндә ерып чыгарга кирәк пде. Башка елларны бу эш ким дигәндә атна-ун көнгә сузыла торган иде. Урып-җыю планын тикшергәндә, биш көн турында сүз чыккач, кайберәүләр шикләнеп, башларын чайкадылар. «Мондый темп мөмкин түгел»,—диючеләр дә табылды. Ләкин партия оешмасы һәм колхоз правлениесе январь Пленумы карарын тормышка ашыруга бөтен көчен куйды. Тугашта чокыр-чакырлы җирләр, тау итәкләре бик күп. Элекке елларда мондый участокларны кулдан уралар, ә лобогрейкалар һәм атлы урак машиналары басуга кереп тә карамыйлар иде. Правление быел атлы урак машиналарын да хәзерләде. Мөслим МТСы өч комбайн билгеләде. Яигырлы көннәр өчен төзү бригадасы ике ябык ындыр табагы һәм сушилка җиткерде. Нургали белән Вәжи бабайлар ашлык ташырга арбалар ясадылар, көрәк, себерке кебек нәрсәләрне хәстәрләделәр. Колхозның арышы 400 гектар иде. Димәк, көн саен 80 гектар урырга кирәк иде. Комбайннар һәм атлы ургычлар норма буенча көнгә 50 гектарлап эшләргә тиешләр иде. Калганын кулдан уру планлашты- рылды. Гөнаһ шомлыгына каршы, борчак нәкъ арыш алдыннан гына өлгерде. Кыр эшләрендә эшли торгап колхозчыларның барысы да диярлек борчак чабуда иде. Арыш урагына иртәгә төшкәндә кулына урак тоттырырга бер кеше дә табып булмаячак иде. Бу хәл Мәрдәновныц күңеленә борчу салды. «Ничек кырын килде, шайтан алгыры»,—диде ул, авыр сулап. Колхоз председателе белән уракчы-машинистлар һәм комбайнчылар арасында сүз норманы арттырып үтәү турында барды. Югыйсә, арыш урагын биш көндә төгәлләү, гомумән башаклыларны бик тиз урып-җыю турында уйларга да ярамый. Ә эшне бер генә көн сузуның никадәр югалтуларга китерүе мөмкин. Кызу булса, иген тамырда килеш үк коела башлый. Ә яңгырда — билгеле инде—муртая, чери... Шуңа күрә, бер көн эчендә нәрсә эшләргә мөмкин, барысын да эшләргә кирәк. Урып-җыю сезонлы эш дип тикмәгә генә әйтмиләр. Вакытында алдырсаң— отасың, сыртыңа кояш төшкәнне көтеп ятсаң—оттырасың. — Төп ышаныч сездә, иптәш комбайнчылар, — диде Мәрдәнов, сүзен йомгаклап. Озак көтелгән көн килеп җитте. ' Урак машиналары, комбайннар кырга чыкты. Басудагы кошлар симфониясенә машиналар тавышы һәм трактор гөрелтесе кушылды. Бу көн әле тантаналы төс алды, әле, ниндидер җаваплылык турында кисәтеп, кырыс йөз белән карады. Бу ачык иде: беренчедән, ул үзе белән күңелләргә шатлык китерде, икенчедән, ул зур эшнең башы иде. Габдрахман Мәрдәнов, колхозның агротехнигы Нуриәхмәт Фазлыев басудан кайтып кермәделәр. Әле комбайнчылар янына бардылар, атлы уракчылар янында булдылар, борчак алучыларга да кагылдылар. Карап торуга барысы да яхшы эшли төсле — туктап тормыйлар. Ләкин нәтиҗәне алдан әйтүе кыен. Менә кич җитәр, шунда билгеле булыр... Мәрдәнов бригадирлар, учетчиклар басудан кайтканчы үзен инә өстендә торгандай тойды. Ләкин кич шатлык та, тынычлык та китермә
29 
 
де. Бер Зәки Шэмгунов кына 20 гектарга якын урган, калганнары нормаларын көчкә-көчкә генә үтәгәннәр. Димәк, план барып чыкмый... Правление һәм партия оешмасы кайбер чаралар күрделәр. Комбайннан ашлык ташуга бөтен колхоз буенча яшүсмерләр, укучы балалар билгеләнгән иде. Аларның кайберләре, сүлпән йөреп, юлдан вакытында әйләнмәделәр, шуның аркасында, комбайнчылар, бункер ашлык белән тулгач, сш кына туктап-туктап торырга мәҗбүр булдылар. Мондый хәлнең кабатланмавына ышаныч та зур түгел иде. Укучы балалар олылар белән алыштырылды. Колхозның, өченче бригадасы — Красный яр авылында, төп усадь- бадан еракта. Контрольне көчәйтү һәм җитәкчелекне яхшырту йөзеннән партия оешмасы анда коммунист Шәехпур Муллагалиевны җибәрде. Ул шунда торды Һәм эш барышында тугай мәсьәләләрне, бригадир белән берлектә, урында хәл итеп барды, колхозчыларның хезмәтен оештыруда булышты, сугышчан листоклар чыгарылды. Әлбәттә, бу чаралар эзсез калмадылар. Колхозчылар, машинистлар һәм комбайнчылар темпны көчәйттеләр. Шәмгунов «Сталинец-6» комбайнында 30 ар гектар ура башлады. Бу — ике ярым норма дигән сүз иде. Председатель, «Москвич»ка утырып, басуның әле бер башына, әле икенче башына чапты. Кырда, колхозчылар янында ашады, шунда кичне җиткерде. Тагын бер омтылыш һәм арыш урагы бетәчәк. «Тырышыбрак, иптәшләр, тырышыбрак!» Менә «Москвич» Зәки Шәмгунов агрегаты эшли торган участокка туктады. Председатель белән бергә бирегә газета хәбәрчесе дә килгән иде. Комбайн ерак иде әле. Ун-унбиш минутсыз килеп җитмәстер. Алар урылган җир өстеннән акрын гына эчкә атладылар. Камыллар, көз хәбәрчеседәй, моңаеп утыралар. Мәрдәнов күзен җирдән алмады, бик тырышып башак яки сөрлегеп калган иген эзләде, комбайн төшереп калдырган саламда актарынды. — Яхшы, — диде Мәрдәнов шатланып, һәм газета хәбәрчесенә борылды: — Әйттем ич мин сезгә. Эзләп карагыз, сугылмаган бер башак табарсызмы? Тугаш колхозчылары саламны икенче кат сугып, башак җыю буенча махсус өмәләр оештырып йөргән вакытларын әле дә хәтерлиләр. Әйе, шундый вакытлар бар иде. «Иген сөрлеккән, саламда бөртек калган яки җир өсте башак белән тулган» дигән сүзләрне быел берәүгә дә ишетергә туры килмәде. Гомумән бу терминнар үзләреннән үзләре төшеп калдылар. Басулар ялап алган кебек чиста иде. Бу — игеннәрне бала- вызсыман өлгереш хәлендә ура башлау һәм эшне тиз тотуның гүзәл нәтиҗәсе иде. Балавызсыман өлгереш чорында урылган игенне, әлбәттә, җилләтергә туры килә. Кайберәүләр, шушы мәшәкатьне артык санап, бөртекнең катып беткәнен көтәргә кушалар. Ләкин бу хәтәр эш булыр иде, җиллерәк көннәрне хәтта башакның башакка бәрелүе дә байтак бөртекне җиргә коя бит! Җиңү — мәшәкатьсез, көч түкмичә генә килми. «Юлдаш» колхозы җитәкчеләре иске карашта торучыларның сүзенә колак салмадылар... Трактор тавышы якыпайганнан-якынайды. I һшдидер зур кошның канатын хәтерләткән хедер ын җплпи-җнлпи комбайн нәкъ аларның каршысына килде. Гәүдәгә шактый таза Габдрахмаи, кулларын артка куеп, баһадирдай басып тора иде. Җилкәсе уңган зәңгәрсу костюмының изүен ычкындырып җибәргән, чнгүле күлмәк кигән, болай да тулы йөзе тулган ай кебек балкый. Ул Шәмгуновны һәрвакыт елмаеп каршылый. Габдрахмаи. комбайнчыны үз янына чакырып, кул изәде. Штурвал күпереннән чандыр гәүдәле, ябык яңаклы, ләкин акыллы чырайлы, уйчан күзле, майланган комбинезонлы Зәки Шәмгунов төште. Аның сакал мыегы җиткән иде, газета хәбәрчесеннән уңайсызланып булса кирәк:  
30 
 
— Кырынырга һич җитешеп булмый, — диде. — Эшең ак булсын, — диде Мәрдәнов, аны тынычландырырга теләп. Хәбәрче Шәмгуновның эш тәҗрибәсе белән кызыксынды. Комбайнчы җилкәсен җыерды. — Тәҗрибә дип... башкалар кебек үк эшлим, — диде ул басынкы тавыш белән. — Ә соң ничек көнгә утызар гектар урасыз? — Аның әллә ни сере юк. Шәмгунов комбайнын яхшы итеп ремонтлавын, эш барышында аны җентекләп тикшереп торуын, бөтен агрегатның һәм тракторчыларның, вакыт белән хисаплашмый тырышып эшләүләрен сөйләде. — Бөтен эш теләүдә, тырышлыкта, — диде ул ахырда. — Тырышкан ташка кадак кагар дигәннәр ич борынгылар. — Ничек соң, Зәки, бүген бетәрме? Башка урыннарда иртәгәгә калмас төсле. Колхоз председателе тиз генә басуны күзеннән үткәрде һәм аннан сәгатенә карап алды. — Бу участок кырык гектар чамасы булыр. Яртылабын урдың микән? Сәгать икенче чирек инде. — Борчылма, Габдрахман абзый, — диде Зәки. — Ничек тә ерып чыгарбыз. Биш көндә дигәч биш көндә бетерәбез инде. Председатель тынычлангандай булды. Комбайнчы, гафу үтенеп, зур-зур атлап комбайны артыннан йөгерде. Йокыга талган авыл өстендә тракторның тонык гөрелтесе төп буе гүләп торды. Тавыш әле якынайды, әле ерагайды, кайчак бөтенләй югалды. Бу — Шәмгунов агрегаты иде. Мәрдәнов правлениедә никадәр генә көтсә дә агрегаттан берәү дә кайтмады. Ниһаять, ул да өенә юнәлде. Авылдагы иң соңгы ут — правление лампочкасы да сүнде. Агрегатның кайчанга кадәр эшләвен тик ай гына күреп торды. Ай, әле болыт артына качып, әле нурлы йөзен балкытып, гашыйкларга күз кысып, эшләүчеләргә кул сузып, таң атканчы дөнья гизде. Иртән Шәмгуновның солыга күчүен хәбәр иттеләр. Учетчик үзенең гамәл дәфтәренә, күпме сугылды дигән графага, тагын бер «400»ле сан язып куйды. Сугылган ашлык ындыр табакларына кайтарылды. Анда аны җилләттеләр, җилгәрделәр, бер төрлесен орлык өчен амбарга, бер төрлесен дәүләткә озаттылар. Җилгәрү нигездә электр көче белән башкарылды. Кайчандыр «бозык» дип тамгаланган Тугаш колхозчылары кайсы гына участокта булмасын тырышып эшләделәр. Әле генә зәңгәрсу ефәк пәрдәсен горизонтка җәеп, таң атты. Кояш урман артыннан беренче көмеш нурларын сирпеде. Иртәнге тынлыкны ярып, авыл өстендә чаң тавышы тирбәлде. Бу — эшкә чакыру сигналы иде. Алдан расланган көн тәртибе буенча, урып-җыю вакытында эш иртәнге биштә башланырга тиеш. Димәк, биш тулып килә. Ләкин Зәйтүнә әби Исхакова һәм правление члены, колхозчы Мәбрүрә Әгълә- мовалар ындыр табагында инде. Алар — колхозның иң актив кешеләре. Кызу эш өстендә сәгать тулганны көтеп ятырга мөмкинме соң! Күпме ашлык җилгәрергә кирәк! Ындыр табагында каравылчыдан башка берәү дә юк иде әле. Шулай да Зәйтүнә әби белән Мәбрүрә аптырап калмадылар, авыр сөяклеләр кебек салам эченә дә кереп ятмадылар, кулларына себерке алып, ындыр табагын себерергә, төнлә өелгән көшел тирәләрен рәтләргә тотындылар. Бер-бер артлы башкалар да килде. Озакламый җилгәргеч машинаның тавышы ишетелде һәм шул тавыш астында ыгы-зыгы башланды. Берәүләре җилгәргечкә ашлык сала, икенчеләре чиста ашлыкны үлчи. Кемдер җырлап җибәрде. Әиә, кайсыдыр, себеркесен болгый-болгый, 


 
машина яныннан чабып узды. Ындыр табагына авыл ягыннан казлар килеп кергән икән. «Кәшшш, рәхмәт төшкерләре!..» Зәйтүнә әби җилгәргечтән чыккан ашлыкны көрәк белән читкә ыргыта иде. Бу шактый авыр эш. Ләкин уйчан һәм сабыр чырайлы, киң җилкәле, аякларын ирләр кебек дөп-дөп басып атлаучы Зәйтүнә әби селтәнеп кенә куя төсле. Шул чак аңа алтынчы дистәне түгел, ә утыз- кырык яшь бирәсе килде. — Көч тә бар икән,—дип куйды кайсыдыр. Әйе, Зәйтүнә әби сынатмый. Бәлки арый да торгандыр, эшләгәндә ансыз булмас. Әмма аның сыкранганын, зарланганын ишетмәссең. Ашлык машинадан чишмә булып ага. Менә ул алтын бөртекләр. Күпме көч, күпме байлык! Тезелеп киткән көшелләргә карыйсың да, туган ил, мул уңыш үстерүче батыр колхозчылар өчен горурланып куясың. Кемдер: — Габделхак кайтты,—дип кычкырды. Шул чак рига артыннан «ГАЗ-51» маркалы йөк автомашинасы күренде. Бу — төнге рейстан кайтып килүче Габделхак Газизов иде. Колхоз дәүләткә 3. 300 центнер ашлык тапшырырга тиеш. Моны башкару тулысынча шоферлардан Габделхак Газизов, Нурулла Дәүләт- шин һәм сигез атлы олаучы өстенә төшә. Изге һәм гаять җаваплы бурыч! Җиңү, әлбәттә, шоферларның тырышлыгына бәйләнгән. Габделхак белән Нурулла юньләп йокламыйлар да. Алар — тәүлек буе диярлек тәгәрмәч өстендә; кайбер көннәрне сиксән чакрымдагы Заготзерно пунктына өченче рейска чыгалар. Бу—25 центнер йөк төяп 400 километр ара узу дигән сүз. Әйтергә гёнә ансат! Уракка төшүнең унынчы көнендә транспортчылар хәзерләүләр пунктына 1.500 центнер ашлык, илттеләр һәм графикны арттырып үтәделәр. Габделхак үлчәү янына килеп туктады. Колхозчылар ашлык тутырылган капчыкларны шунда ук кузовка ыргыта башладылар. «Бер, ике, өч, әйдә, күтәрдек!» Шул арада Габделхак автомашинаның моторын, радиаторын тикшерде, боллоннарга суккалады. Бар җире дә төзекме? Ун-унбиш минут та узмагандыр, кузов тулды. Китәргә мөмкин. Шофер машинасын кабызды. Ул кузгалмакчы гына булган иде, кабина янында басып торучы Мәрдәнов сораулар яудырырга тотынды. — Яңакларың суырылган, күзләрең каныккан, бүген йокладыңмы әле син, турысын гына әйт әле? Шофер уңай җавап бирде, ләкин сүзен әйтеп бетерүгә көлемсерәде. — Ә тамагыңа ашадыңмы? Шофер тагын көлемсерәде: — Әлбәттә, ашадым... Ипи белән маем бар иде, капкаладым... — Олы абзыеңны алай алдама, — диде Мәрдәнов, шелтәләп. — Бераз черем итеп ал, өеңә кереп, ныгытып тамагыңны туйдыр, шунсыз юлга чыгармыйм. — Ә план, график? — Үтәлер, киресенчә, тизрәк үтәлер. Ялсыз ярамый... Габделхак артык карышмады. «Салкын кое суы белән дә юынырмын» дип уйлады ул эченнән. «ГАЗ-51», юлга тузан өермәсе бөркеп, авылга юнәлде. Мәрдәнов бик озак ул киткән юлга карап торды. Бу минутта аның күңеле тырыш колхозчыларга рәхмәт хисләре белән тулы иде. Тугаш ышанычлы адымнар белән алга атлый. Ирешелгән уңышлар, һәм кешеләрнең дәртле омтылышы шул турыда сөйли. Мөслим районы.