ЯШЬЛЕК ЯМЕ
(Тау елгасы) 1 Декабрь көне кичкә авышып килә. Ләкин урам, эңгер вакытына хас булмаганча, якты: кар ява. Тәрәзә буендагы юкәләргә, урам асфальтына, түбә кыекларына, мамык кебек күпереп, кар утыра, йомшак канатлары белән җилпенеп, тәрәзә турысыннан әкрен генә узып торган кар күбәләкләре, әйтерсең, урам шау- шуын йотып ала: автомобиль сигналлары, трамвайлар гөрелтесе ишетелми. Урам, әкият дөньясын хәтерләтеп, күңелгә якты, моңлы, тын бер шатлык хисе алып килә. Гөлнур әле генә урамнан керде. Аның зәңгәр башлыгына, мех якасыз курач пальтосының иңнәренә кунып эрегән кар, чык тамчылары кебек, җемелдәп тора. Ләкин ул башлыгын салып кагарга да, кулын күтәреп, иңнәрендәге кар суын сыпырып төшерергә дә уйламый; бнех тәрәзә каршына туктап, урамдагы күз камаштыргыч кичке яктылыкка, тузан кунмаган яңа кар өстенә сихерләнеп карый. Кар күбәләкләренең әкрен генә, моң гына явып торуларында күңелне тибрәтә торган ягымлы бер көй ишетеләсыман. Җанга якын бер көй. Яңа ел кичәсендә башкарылачак күмәк биюнең музыкасын Гөлнур нәкъ менә шундый ягымлы, биючеләрнең хәрәкәтләрен шундый олысымак итеп күз алдына китерә. Табигате белән моңлы бала булгангамы, башка сәбәбе бар идеме, ул кечкенәдән үк шау-шулы уеннарны яратмады, шуңа күрә яңа ел кичәсенә студент иптәшләре белән бию номеры әзерләү үзенә тапшырылгач та, салмак хәрәкәтләр белән башкарыла торган халык биюен сайлап алды. Биюнең музыкасы авыл урамнарын, зифа таллы инеш буйларын хәтерләтергә тиеш иде. Әй, бормалы, бормалы, Бормалы су буйлары; Бормалы су буйларында Үскән зифа буйлары. Аның күңеле сөенеч белән тулды. Күз алдына ак шәльяулыкларына төренеп килүче озын күлмәкле, ак алъяпкычлы кызлар килеп басты. Кеше хәтере шундый инде: кайвакыт гади генә бер күренеш әллә никадәр истәлекләрне уятып җибәрергә җитә кала. Гөлнур ак алъяпкычлы кызларны күз алдына китерү белән шундук үзенең мәктәп елларын, канатлы ак алъяпкыч ябып, чәченә күбәләксыман ак бантик бәйләп
43
йөргән вакытларын исенә төшерде. Хәтер томанында тоныклана башлаган бу көннәр хәзер тагын аермачык булып күз алдыннан уздылар. Ватан сугышы башланган авыр ел иде. Ул сигезенче класста укый иде. Семьяда алар икәү генә: әбисе дә ул. Әти-әнисс сугышка кадәр байтак еллар элек үлеп киткән иде. Әбисе, хезмәт яшеннән күптән чыккан булса да, ул елларны колхоз эшенә кеше җитмәгәнлектән, әкрен генә, карчыкларга хас бер басынкылык белән, кыштыркыштыр килеп эшләп йөри иде. Иптәш кызларының сугыштагы әтиләреннән, абыйларыннан хатлар килә башлады. Бу хатларны алар еш кына мәктәпкә алып киләләр: «Әтиемне бүләкләгәннәр, абыем медаль алган»,— дип горурланып сөйлиләр иде. Гөлнурларга фронттан хат килми, ул нәрсә белән мактансын да нәрсә белән горурлансын. Әбисенең эштән кайтышына казан астына ягып, аш пешереп, бер ялгызы күңелсез, буш өйдә утырганда уйлый да уйлый, уйлый да уйлый. Сугышта үзләреннән бер кеше дә булмаганга кимсенә, үсмер кыз күңеле мәктәптә җиде- сигез ел уку дәверендә укытучыларыннан ишетеп белгән, илгә файдалы кеше булу турындагы уйларын менә хәзер сабыйлык акылы белән үлчәп карый иде. Ләкин ул фронт өчен ничек итеп берәр файдалы эш эшләргә кирәген белми иде. Тиздән аны ачык һәм кискен карарга килергә мәҗбүр иткән кечкенә генә бер яңалык булып алды. Җәй көне район үзәгендә башлангыч мәктәп укытучылары хәзерләү өчен кыска вакытлы курслар ачылганы билгеле булды. Күңеле үзалдына җилкенеп китте. Фронтка киткән укытучылар урынын алыштыру аның хәзер эшләргә тиешле зур бер эше булып күренде. Ул укытучы булырга карар итте. Билгеле, бу сабыйлык акылының җитди адымыңны исәпкә алмаган керсез бер ярсынуы булгандыр. Хәзер ул андый эшкә һич тәвәккәлли алмас иде. Ул чакта, күмәк бер ташкын белән рухланып, тәвәккәлләде. Кече яшьтән ата-ана иркәсенең ләззәтен татып карамаган китек күңелне кимсетмим дигәндер инде — әбисе каршы килмәде. — Яшьлеккә бик яшь инде син, кызым, үзең кара тагын,— дигән булды. Әбисенең рөхсәтен алу алай бик авыр булмаса да, район юлын таптау шактый озакка китте. Чүәкләрен кулына тотып, уттай кызу юл тузанын таптап, районга бер барды, ике барды, Роно мөдирен туры китерә алмады. Аз гына арамы: Таллыярдан район ү^зәгенә тикле егерме биш чакрым. ЛАөдир я мәктәп эшләре, я башка берәр йомыш белән авылларга чыгып киткән була, аз идемени ул чакта эш! Өченче баруында, нәтиҗәне белми кайтмыйм дип, районда кунарга калды. Караңгы төшкәч, мөдирнең квартирасына китте. Олы гына гәүдәле, ач яңаклы, күпереп торган зур мыеклы абзый кабул итте, йомшак кына тавыш белән: — Сиңа кем кирәк иде, акыллым?—диде. Гөлнур ике көн утырып язган кәгазь кисәген — гаризаны аңа сузды. .Мөдир күзлеген киеп укыды да күтәрелеп бер карап куйды. Сугыш чорында балалар бик үткенләнде бит, акыллым, дип уйладымы икән, син үзең сабый бит әле, дип уйладымы икән — дәшми. Мөгаен, шулай дип уйлагандыр: — Курста укулар башланды бит инде, акыллым,— диде. — Әле башланмаган дигәннәр иде бит, абый. Башланса да куып .җитәрмен әле,— диде Гөлнур. Аның менә шулай чын ялыныч белән ялварып караган күзләре, куып җитәргә вәгъдә бирүе мөдирне уйга калдырды бугай: әллә барсынмы икән? дип уйладымы, белмим, бик -сәер карап тора бу. «Мин нәрсә...— ди бугай,— ул бит әле өстәл кырыеннан аз гына калку. Теләге зур аның зурын, теләк булган белән дә •бит әле... Укуыннан бүлү — бусы үзе начар. Курста бит шактый олы зппьтәгеләр — 9— 10 классны тәмамлаучылар. Аннары икенче ягы да
44
бар. Беренче авырлык килеп чыгу белән, бу сабыйның бөтенләй эштән күңеле сүрелмәсме?» Гел шулай уйлагандыр кебек тоела хәзер аңа. — Син, кызым, укуыңны дәвам ит,— диде мөдир, ниһаять, акрын гына.— Укытучы булырга өлгерерсең әле... Син укып бетергәнче, сугыш та бетеп куяр. Институт бетергән зур укытучы булырсың. йөрәген авырттырып, гарьләндереп, «ышанмый» дигән уй башыннан узды Гөлнурның. Кинәт күңеле тулды: ышанмый. Күзенә килен тыгылган яшен күрсәтүдән оялып, иренен тешләде дә, башын иеп, чүәк башына карап тора башлады. Чүәк башы белән идәнгә сызыклар сыза. Еламаска тырыша. Чыгып та китә алмый. Ахырында булмады, нишләгәнен белештерми, кисәк кенә урындыкка утырды да тыела алмыйча елап җибәрде. Мөдирнең, көрсенеп, урыныннан торганын, чәченә бәйләгән бантына кагылганын, кытыршы зур кулының иңнәренә кагылып узганын хәтерли... Мөдир рөхсәт итте. Курсларда ике ай булып, укытучылык эше турында беркадәр белек алгач, аны үзләренең авылына, башлангыч мәктәпнең өченче классына, фронтка киткән бер укытучы урынына эшкә билгеләделәр. Беренче көннәрне ничек авырга туры килгәнен ул үзе генә белде. Классында бик усал ике малай бар иде, дәрескә соңга калып киләләр, шаяралар, алар шуклыгына башка балалар да әлмәшеп китә иде. Шулай бер дәрестә авыз күтәреп ашап утыралар. Көлә-көлә ашыйлар әле җитмәсә. Үзләренчә санга сукмаулары, аны укытучы итеп танымаулары инде. Күңел түрендә җыелып килгән барлык кимсенүләре берьюлы күтәрелеп, бөтен тәне калтырана башлагач, ул түзмәде, малайларны, якаларыннан тотып, парта арасыннан сөйрәп чыгарды да ишеккә таба күрсәтте. — Чыгып китегез. Сез минем укучыларым түгел! Курста өйрәткәнчә түгел иде бу, бернинди педагогик кагыйдәгә дә сыймый иде, ләкин нихәл итәсең, ул чакта башкача булдыра алмады. Моннан соң, аның уенча, бөтенесе җимерелергә, йөзтүбән китәргә тиеш иде. Гаҗәп хәл — балалар әлеге ике «явыздай» читләштеләр, уеннарына катнаштырмый башладылар. Ә уен, ул чорда аның үзе өчен, бернинди тәҗрибәсез, методик көчсез яшь укытучы өчен, берни белән алыштыргысыз тәрбия чарасы булган икән. Ул үзе дә бала табигатеннән аерылып җитмәгән булганлыктан, мавыгып китеп, балалар белән бергә чана шуа, тау алыш уйный, колхоз басуына кар тәгәрәтеп кар бабай ясарга йөри иде. Ике «явыз» кинәт бу рәхәттән аерылган булып чыктылар. Иптәшсез калу бала өчен җиңел хәл түгел икән. Берәр атна чамасы сөмсерләре коелып йөргәч, гафу үтенеп килделәр. Бер туган иде алар. Абыйсы — каршыда, энесе, борынын тартып, аның артында басып тора, шундый ялварулы күз белән карыйлар, ничек алариы гафу итмисең... Бервакытны фронттан хат килде. Таллыяр урта мәктәбенең өченче класс укучыларына атап язылган хат. Бик күп итеп рәхмәт әйткәннәр, утыздан артык солдат кул куйган. Әйе, аларның бүләкләре фронтка барып җиткән иде. Укучылар белән бергә концерт куеп җыйган акчага алганнар иде алар бүләкне, кулъуялыклары чигеп, аерым посылка белән җибәргәннәр иде, посылка эченә кечкенә генә бер хат тыгып, үзләренең класс белән төшкән рәсемнәрен дә салганнар иде. Шуца каршы фронтовиклар рәхмәт хаты язганнар, укучы балаларны «нәни сугышчы дусларыбыз!» дип атаганнар. Ул балалар сөенде, балалар сөенде! Хәзер дә Гөлнур хат укыган вакытны искә төшерсә, күзеннән яшь атылып чыгар дәрәҗәдә күңеле нечкәреп, ямансулап куя. Сабыйлар җаны канат какты, аны уран алып, нәни кошчыклар төсле, туктаусыз чебердәштеләр, бүлмәне, коридорларны, укудан кайтышлый бөтен
45
урамны куанычлы чыр-чу белән тутырдылар. Гөлнур менә шунда тормышын балалар тәрбиясенә багышларга дип ант итте. Шушы ант аны, сугыш беткәч, педучилищега алып килде, шушы ант аны университет студенты итте... Биек тәрәзә каршына туктап, урамдагы кар дөньясына карап торганда, ул шуларны күңеленнән кичерде, көрсенеп куйды, аннары җиңел- җпңел атлап, коридорның аргы башына китеп күздән югалды. Бераздан, ул китеп югалган яктан, тыелып кына уйнаган баян моңы ишетелде. Гүя вакытлыча ялга туктаган табигатьнең иркә авазлары күбәләк кар яуган урамнан университетның иркен залларына тула башлады. Баян тавышын баскычтай йөгерә-йөгерә менеп килүче, күн пальтолы, эшләпәле егет Айрат ерактан ук танып алды, «Гөлнур килгән ■икән, башлаганнар икән»,— дип уйлады. Күңеле җилкенеп китеп, -баянның кызурак, дәртлерәк уйнавын теләде, соңгы басмачаны атлагач, балтырларын кысып торган хром итекләренең очларына күтәрелеп, үзен биегәнсымаи хис итеп, җиңелчә чүгеп куйды. Деканат бүлмәсеннән чыгып килүче профессор Мохтаровка, соклангыч бер җитезлек белән, эшләпәсен күтәреп, сәлам биреп узды һәм, профессорның арттан карап калуын җилкәсе белән тоеп, гәүдәсен төз һәм иркен тотып барды. Аның таза беләкләренә килеп эләккән аудитория ишеге бик тиз, бик иркен ачылып китте. Ул биючеләр бүлмәсенә, өенә кергән кебек, иркен, тартынусыз килеп керде. Әйе, Гөлнур репетицияне башлаган иде. Урындык-өстәлләрне стена ■буена өеп куйганнар. Бушап калган зур аудиториянең урта бер җирендә, баяннарын ялкау гына кыймылдатып, ике баянчы утыра, бала итәкле озын күлмәкләр өстеннән канатлы ак алъяпкыч япкан кызлар, кара казакилы, түбәтәйле, киң чалбарлы егетләр, бүлмәне урап, тавыш- тынсыз гына «йөзеп» киләләр. Тәрәзә буйларына, өстәл өсләренә кунаклаган «тамашачыларның» йөзенә елмаю кунган, алар биючеләргә карап дөньяларын онытканнар. Ишек төбендә туктап калган егеткә күтәрелеп караучы булмады. Б}' хәл аны кимсетеп җибәрде, һәм ул, биючеләр зур бер түгәрәкне әйләнеп килгәнче, хәтер саклап, түзеп торды да, каршы алучы булмагач, күн перчаткалы кулларын эшләпә турысына күтәреп, кычкырып җибәрде: — Сәлам үзешчәнгә! Баянчылар, үз көйләреннән үзләре сихерләнгәндәй, әле һаман оеп утыра бирделәр, ә биючеләр соңгы түгәрәкне әйләнделәр дә, шаулашып, Айрат янына җыелдылар. — Сәлам! — Сәлам, иптәш секретарь! Айрат бер-берсенең җилкәләренә таянган егетләрнең, тигез рәткә тезелеп, сүзсез генә басып торган кызларның бию турында ягымлы, җылы сүз ишетергә теләүләрен аңлап алды. Ләкин сүзен әйтергә ашыкмады, үзалдына көлемсерәп куйды да, күзләре белән Гөлнурны эзләп тапты. Гөлнур башын кыңгыррак салып, баянчылар янында басып тора, гамьсез генә чырай белән, күкрәк өстендә яткан чәч толымын бармагына урый иде. Аның кыяфәтендә: бию турында кем нәрсә әйтсә дә, минем өчен барыбер дигәнсыман бернәрсә бар иде. Кызыйның үзенә карата игътибарсызлыгы, юрамалый санга сукмавы Айратның күңелен кытыклап куйды һәм ул, башкалардан бигрәк Гөлнурга ишеттерү нияте белән, тавышын күтәрә төшеп әйтте: — Бармый бу бию, иптәшләр! Яңа ел бәйрәмен болан каршыларга ярамый! Дәртле булырга тиеш безнең бәйрәм. Што сез, иптәшләр, җаныгыз бармы? Аккорд кирәк, кешеләрне ярсытырлык аккорд кирәк!— Ул юка иреннәрен очлайтып, перчатка тоткан кулын жонглерларча
46
матур бер хәрәкәт белән һавада селкеп алды.— Карап туймаслык булсын безнең бию! Менә бу яшьләр, менә бу совет студентлары дисеннәр! Каян таптыгыз бу түбәтәйләрне, што сез?! Ул тиз генә пальтосын, эшләпәсен, кашиэсын салып, өстәл өстендә тау кадәр булып өелгән пальтолар, чуар эшләпәләр, шәлләр өстенә ыргытты; почмакта, тәрәзә буенда торган рояльнең капкачын ачып, клавишалар өстеннән бармакларын биетеп узды, баянчыларга: «Кузгалдык!» дип, кискен итеп баш селкеде. Әле генә йомшак, иркә авазлар тирбәлгән бүлмәне ярсып-ярсып уйнаган ике баян һәм шашынырга җиткән рояль тавышлары тутырды. Моңлы көй настроениесенә бирелгән биючеләр көтелмәгән мондый күкрәүдән югалып калдылар. Тик арадан берсе, җиргә чүккән төсле тәбәнәк буйлы, карсак егет Салават кына түзмәде: «Ай, яныем, әйт шуны, мона шулай, моиа шулай!» — дип ярым башкортчалап шаяртып алды да, бармак шартлатып, бүлмә уртасына чыкты. Гармонь күреге кебек сыдырылган җиңел читекләре белән идәнгә тибә-тибә, читек өстеннән кайтарып салган, берсе-берсе кызлар юбкасы киңлеге чалбар балакларын җилфердәтеп, баянчылар каршында бөтерелә башлады. Аңа пар тиз табылды. Студентлар арасында чаялыгы һәм җиңел сөякле булуы белән танылган, сары кашлары, йомшак сары бөдрәләре өчен «сары сандугач» кушаматы алган Дилбәр уртага йөгереп чыкты. Шундый зырылдап әйләнергә тотынды, киң итәге, ак балтырларын ачып, җилкәндәй кабарып, өскә менеп китте. Салават белән Дилбәр бии-бии хәлдән тайганда, Айрат рояль кырыннан күтәрелде, кинәт шаярышып кул чаба башлаган берничә егеткә, елмаеп баш иде, бармак янады; кайтарылып төшкән озын чәчләрен, башын чайкап, артка чөйде дә, тирләп киткән битен, муеннарын тиз-тиз сөртергә тотынды. Бу минутта ул колакларының янып торуыннан, битендәге кайнарлыктан үзенең чибәр булуын аңлады, Гөлнур белән сөйләшү вакытын кулдан ычкындырмаска булды. Тик ул, үзенә хас сизгерлек белән, Гөлнурның кәефе кырылганын, кул чабуларга, дәртле сүзләргә ирония белән каравын тойды. Кызый бармагына урап торган чәч толымын артка җибәрде, беркемгә дә төбәп әйтмичә, җырга тартым, көйле тавышы белән сөйләнеп куйды: — Бүлмәне шау-шу белән тутырдык... белмим, мондый дөбердәүнекем генә яратыр икән... Айрат студентларга яшьлекнең кадрен белеп яшәргә, яшь чагында җилкенеп калырга кирәк икәнне аңлатырга теләде, ләкин ул Гөлнурны моңа тиз генә ышандырып булмасын белгәнгә күрә, сүзне көлкегә борды: — Картаябыз, тумас борын картаябыз! Аңлый алмыйм: нинди яшьләр без?! Аңа җавап кайтармадылар. Баянчылар, тынып калган бүлмәдә хәл җыйгандай, баяннары өстенә башларын куеп, тыныч кына утыралар иде әле, биючеләрнең бию дәрте сүрелде, ахрысы, берәм-берәм кайтырга җыена башладылар. Айрат «үзешчән халкы» белән уртак тел таба алмавына офтанып,, киемнәре янында моңаеп кына басып торган Гөлнур янына килде, үз итеп әкрен генә дәште: — Гөлнур, карале... Гөлнур җавап урынына кара күзләрен тутырып бер карады да, зәңгәр йон башлыгын кия-кия, маңгай турысына чыгып калган чәч алкаларын рәтләргә кереште. Аның кысыла төшкән күперенке иреннәрендә, кара тутлы түгәрәк йөзендә балаларча беркатлы үпкә бар иде. Була бит балаларның шундый бер саф үпкәләре: аз гына саксыз бер сүз әйт яки башыннан сыйпа, күз яшен түгеп җибәрергә генә торалар. Гөлнурда да
47
шундый үпкә иде, ул дулкынланган, күкрәге өстенә пөхтә итеп кадап куйган комсомол значогы сизелер-сизелмәс кенә селкенеп тора иде. Айрат, нәрсә дип сүз башларга белмичә, «йоклап» биергә ярамаганны тагын бер тапкыр аңлатырга тотынды, тик бу әллә ничек бик урынсыз килеп чыкты, аннары инде башка әйтер сүз дә калмады. Әмма ике арада килеп туган уңайсызлыкны бетерергә кирәк иде. — Карале, Гөлнур...— дип пазлап дәште ул.— Сиңа бер йомыш бар иде бит минем... Йомышның нәрсә икәнен исеме белән атап әйтмәсә дә, ул Гөлнурның моны аңлап алганын күрде, кызыйның, үз гомерендә эскәктер, пәкедер тимичә, киләнеп үскән кара кашлары борын турысына тартылды; Айрат, күрмәделәр микән дип, карангалап алды, кайтырга җыенучылар игътибар итмәделәр, ахрысы, андый-мондый хәл сизелмәде. Хәер, игътибар итсәләр дә, нәрсә аңларлар иде соң! Яшь чакта кызларның бер күз сир- пеп каравында, каш очының әкрен генә селкенеп китүендә дә никадәр тирән мәгънәләр ятканны гашыйклар гына белә, гашыйклар гына сизенә. Айрат инде берничә көн рәттән Гөлнурны икәү бергә кинога барырга кыстап йөри, тегесе, юк-бар сәбәпләр табып, һаман баш тарта иде. Сүз куштыңмы — кара кашлары, күңелне кытыклап, борын турысына тартыла да куя. Айрат бүген дә Гөлнурны күрергә дип килде, биюдән соң Гөлнурның күңеле күтәрелер дип көтте, үпкәләтермен дип башына да китермәде. Ләкин табигатең тынлыкны яратмагач, нихәл итәсең... Гөлнур киенеп бетте, әкрен генә көрсенеп, үзалдына сөйләнеп куйды: — Прокатка бию костюмнарына заказ бирәсем бар икәндөле, онытканмын да... — Гөлнур... неужели син мине бер дә аңламыйсың? Минем белән бер мәртәбә кинога бару да авырмыни инде сиңа? Әле генә җир җимертеп яшәү турында сөйләнгән егетнең шулай зарлы тавышка күчүе Гөлнурга ошамады. Соңгы кешеләр булып икәү бүлмәдән чыгып барганда, ул, күтәрелеп, Айратның күзләренә карады. — Общежитиега кайтып килсәм, соңга калмыйммы соң мин? — диде. — Юк, што син, калмыйсың... калмыйбыз!—диде секретарь, шатланып, һәм Гөлнурның соравын риза булуга юрады.
2
Кино карый башлагач, Гөлнурга кинәт бию өйрәнергә килгәндәге- күңел күтәренкелеге кайтты. Бердән, урынның бик җайлысы эләкте, алгы скәмьядә модалы эшләпәсе белән бөтен экранны каплап утыручы мәнесез кызлар туры килмәде; икенчедән, атлаган саен сүз кушарга, шауларга яратучы Айрат бүген ииктер дәшми иде. Гөлнур экранга карап йотылды! Чит ил киноларын аның беркайчан да бүгенгедәй бирелеп караганы юк иде. Әйбәт иде картина. Уйдырма кызыкларга корылмаган иде. Кара син ә! Гади бер крестьян семьясының тормышы сурәтләнә, ә үзендә никадәр көч! Мыеклы, юан гәүдәле болгар карты, алмалар үстереп, гөлчәчәкләр арасында күңел ачып, мал-туар үрчетеп кенә яшәмәкче иде. Политикадан читтә тормакчы иде. Ә нәрсә белән бетте язмышы: күзләр зур ачылган, йодрык чытырдатып кысылган, үзе, ярсудан яман кизәнеп, сугыш чукмарларына хезмәт итүче улының яңак төбенә китереп сукты. Шулай ул, бу дөньяда явызлык бетми торып, үтерүчеләр үзләре үлемгә хөкем ителми торып, тыныч кына, урталыкта гыпа яшәү мөмкин түгел...
48
Чит ил картиналарын караганда, аның беркайчан да бу хәтле күңеле кузгалганы юк иде. Бүген әллә нәрсә булды. Болгар карты гамьсез- ләнсә, кайгырды, ул ачуланса, керфекләре җылынганын тойды, иренен тешләп, тамак төбенә бөялгән күз яшен көчхәл белән тыеп утырды. Чын сәнгать нишләтми күңелне! Кинодан ул уйчан чырай белән чыкты. Айратның, киресенчә, бик кәефле икәненә, чыгу белән картинаның уңай һәм кимчелекле якларын саный башлавына сәерсенеп куйды. Кинодан алган тәэсир турында ул үзе менә хәзер, шушы минутта, аек акыл белән әйтеп бирә алмас иде. Ул әле кичерешләр эчендә иде. Шуңа күрә: — Әйдә, бу турыда хәзер сөйләшмик,— дип кенә әйтә алды. Алар халык белән тулы кичке урам буйлап беркавым сөйләшми атладылар. Бу хәл Айратны борчый башлады. Аның сөйләшәсе килә иде. — Гөлнур, мин синең мәкаләңне укыдым бит,— диде ул, сөйләшер өчен тема табылуга куанып. — Нинди мәкаләне? — диде Гөлнур, игътибарсыз гына. — Стенгазетада чыгачак мәкаләңне... Укытучы булырга теләвең турындагы. Ул минем өчен сюрприз булды бит әле: мин сине укытучы итеп күз алдыма китермәгән идем... — Кем итеп китергән идең соң? — Кем дип... һәрхәлдә укытучы түгел... Минемчә, мәктәптә усалрак кеше кирәк. Ә син хис кешесе... — Белмим... мин үземнең урынымны мәктәптә дип уйлыйм. Ә менә синнән, чыннан да, укытучы чыгар дип ышанмыйм. Бу фикер Айрат өчен шулкадәр көтелмәгән нәрсә булды, ул нәрсә дип җавап^бирергә белмичә, көлеп җибәрде. — Без икебез дә бер үк фикердә икән. Мин үзем дә укытучы булачагыма ышанмыйм. Ваклана белмим мин... Гөлнур аңа гаҗәпләнеп карап куйды. — Ваклану дисеңме? Укыту эшен ваклану дип карагач, секретарь эшен ничек алып барасың соң син? Комсомол җитәкчесе булган кешегә педагог булу кирәктер бит? — Нигә, факультетта комсомол эше начар барамыни? — Миңа калса, бик әйбәт димәс идем. — Ну, ну! Син инде, Гөлнур, самокритичный булам дигәч тә... — Көлмә син. Чынлап әйтәм. Таһир мәсьәләсе бер дә борчымыймыни сине? — Гөлнур, башын борып, дөресен әйт дигәндәй, Айратка төбәп карады.— Бер дә борчымыймыни? Көнен белми, төнен белми, биш-алты камытны берьюлы киеп чаба. Исендә тот: бер кадакка күп элеп булмый, сыгыла ул... Бу сүзләр секретарьның хәтерен калдырды. — Анысын инде, Гөлнур, кемнең сыгылганын беләм мин,— диде ул һәм, авыр сулап, туктап калды, тиз генә пальтосының җиң очын күтәреп, сәгатенә карап алды:— менә, кайтып та җиттек. Вакыт иртә икән әле... Беләсеңме нәрсә, Гөлнур? — Нәрсә? Ул Гөлнурның кулларына тотынды. — Бераз йөрмибезме?.. Сөйләшеп... — Сөйләшеп кайттык бит инде. — Юк... ул турыда түгел... — Кирәкми, Айрат... Кайт син. Арыдым... Егет авыр сулап куйды:
_ Ярый, Гөлнур... Син миңа үпкәләмә... Күрешербез бит әле. Бәхәсләшәсе дә булыр... Ул, бармакчаларын аралап, перчаткасын киде дә, башын аска иеп торган Гөлнурга карамыйча, китеп барды.
...Гөлнур университетта өченче елын укыса да, Айратның кем ^икәнен аермачык белә алмаган иде әле. Беренче тапкыр ул аны кече лейтенант погоны таккан хәрби киемнән, күкрәк тулы медальдән, университет газетасында күрде. Рәсеменә караганда, кыяфәте аның кызлар күңелен кузгатырлык иде: давыл төсле тузган чәчләре, үткен карашлы, акыллы соры күзләре, озынча кылыч борыны һәм кысылган юка иреннәре, аның кыяфәтенә булдыклы, житди чырай биреп торалар иде. Рәсем астына: «Фронтовик, уку отличнигы Айрат Гыйльметдинов» дип язылган иде. Аннары Айрат Гыйльметдинов Гөлнурның күз алдында баш әйләндергеч тизлек белән үсте: комсомол эшендә булсын, укуда булсын — аның исемен гел уңай яктан гына телгә алдылар. Җыелышларда аның урыны президиум өстәле артында булды, сөйләргә чыкса, залны тын калдырмыйча, кул чаптырмыйча трибунадан төшмәде; тарих бүлегендә укыса да, Чеховтан, Гогольдән, Көнбатыш классикларыннан үткенүткен мисаллар китереп, русчаны чиста итеп сөйләве белән атаклы булып китте. Аны факультетта ялкынлы активист, алдынгы жәмәгать эшчесе итеп таныдылар, аерым стипендиягә билгеләделәр. Ниһаять, быел аны факультет бюросына сайлап куйдылар. Баштарак ул берәр ай чамасы уку-оештыру бүлегендә эшләде, факультет яшьләренең сөеклесе, кызлар кебек оялчан, юаш егет Алеша Тихонов кисәк кенә үпкәсенә салкын тидереп, больницага кереп ятка.ч, аның урынына вакытлыча комсомол бюросы секретаре итеп сайланды. Факультетка ул өермә булып килеп керде, үз кул астында эшләүче бюро членнарын йокыларыннан уятты, факультет газетасының, «Мол- ния»ләрнең, бюллетеньнәрнең эшен тикшереп, редакторларны дөмбәсли башлады. Факультет шаулады, гөр килде, кузгалды. Прогул ясаучылар бетте, академик дәресләрдән бурычлы булып йөрүчеләр кимеде. Бу хәл аның авторитетын бик күтәрде. Моның өчен аны деканат житәкчеләре, администраторлар яраттылар, якладылар, Алеша Тихоновның юклыгы әкренләп онытыла башлады... һәркемнең үз дөньясы үзе белән дигәндәй, Айратның соңгы көннәрдә Гөлнурга аңлашылмый торган бер ягы күренеп китте. Секретарь итеп сайлангач, Айрат, комсомолецларны алдынгы булырга, комсомол исеменә тап төшермәскә чакырып, факультет стенгазетасына берничә мәкалә язды. Шул ук мәкаләләрне университет газетасында да, өлкә яшьләр газетасында да бастырып чыгарды. Хәтта Москвага «Комсомольская правда» газетасына да жибәргән икән, дип сөйләделәр, Гөлнурны борчыган мәсьәлә аның бер үк мәкаләне кат-кат бастыруында түгел иде әле,'кирәк тапканнар икән, ярый, баса бирсеннәр! Тик ни өчендер ул мәкаләләрнең астына Айрат, үзенең Гыйльметдинов дигән озын фамилиясен кыскартып, «Айрат Гыйльми» дип кул куя иде. Өстәвенә ул документта да фамилиясен үзгәрткән булып чыкты. Бу турыда ректор приказында махсус хәбәр иттеләр. Тырышып-тырышып фамилия үзгәртергә нәрсә сәбәп булгандыр (шагыйрьләр үзгәртсен дә ди!), Гөлнур моны берничек тә аңлый алмады. Факультет бюросында очрашканда, ул аның кыска фамилиясеннән көлеп, койрыксыз егет дип исем кушты (Айрат белән аларга бюрода еш кына очрашырга туры килә иде, Гөлнур группа комсоргы иде). Айрат ачуланмады, матур ак тешләрен күрсәтеп, елмайды гына. Ә икенче көнне, Гөлнурны коридорда туктатып, группа хәлләре турында озаграк сөйләшеп торды. Шул көннән соң Гөлнурлар группасына ул ничектер күбрәк игътибар итте, бюрода бәхәс купкан чакларда Гөлнурны яклап чыкты. Шулай беркөнне алар бюродан соң гына чыктылар. Айрат, рөхсәт сорап, Гөлнурны озата кайтты. Юл уңаенда ул, Маяковский шигырьләреннән өзекләр китерә-китерә, яшьлек яме турында, комсомол турында сөйләде. 1. .с. ә.- № ю. 49
50
Торак янына кайтып җиткәч тә Гөлнурдан аерылырга теләмәде, авыз ачарга да ирек бирмичә, «Чернышевский» буйлап, Кремльгә таба* алып китте. Ул көнне дә күбәләк кар ява иде. Урамнар, урамнан узып йөрүче кешеләр актан киенгән иде. Күзләрне иркәләүчәи йомшак яктылыкта очкан кар авылны искә төшерә, туганнарны, якын кешеләрне сагындыра иде. Яннан Айрат барды, бертуктаусыз сөйләнде, мәзәк сүзләр әйтеп көлдерде, кар эрүдән аның күн пальтосы юешләнгән, йөзе алсуланып киткән, эшләпәсенә бер илле кар кунган иде. йөри-йөри Кремль стенасының аргы башына, аулаграк урынга килеп чыккач, ул кисәк кенә туктады, Гөлнурның кулларыннан тотып алды һәм кайнар пышылдап: — Гөлнур... яратам мин сине...— диде. Кызый, каушап китеп, егетнең йөзенә күтәрелеп карарга базмыйча, башын аска иде: — Син моны миңа әйтергә тиеш түгелсең... Айрат бутала-бутала тагын нәрсәдер әйтте бугай, ләкин Гөлнур аны тыңларга теләмәде. — Әйдә кайтыйк, Айрат. Озатып куй мине... Туңа башладым... Уңайсыз аңлашудан шулай читкә кача алса да, уйларыннан кача алмады Гөлнур. Айратның кинәт кенә мәхәббәт белдерүенә сәерсенеп, хәтта уңайсызланып йөрде. Бер-береңне якыннан белми торып, кинәг хисләреңне тәкъдим итү аның өчен бик, бик сәер иде. Моңа бернинди җирлек тә юк кебек иде. Айрат, хисләренә җавап тапмагач, хурлангандыр инде, дигән уй да күңеленә килде аның, егетне кабат кыен хәлдә калдырмас өчен, аның тирәсеннән ераграк йөрергә булды. Ләкин Айрат үз сүзендә нык тора торган әрсез егет булып чыкты, Гөлнурга тынгы бирми башлады. ААенә бүген ул аны тагын кинога алып килде. Тик алар тагын шактый күңелсез аерылдылар. Нигә шулай икән соң бу? Билгеле, әгәр бик теләсә, Гөлнур аның белән араны күптән өзгән булыр иде инде. Ләкин ул үзенең моңарчы Айрат белән ара өзәрлек мөнәсәбәткә кергәне булмаганлыктан, моңа әллә ии зур мәгънә биреп карамады. Бу мөнәсәбәтләргә ул, «Яратам мин сине, Гөлнур» дигән сүзләрне ишеткәнче, комсомол эшендә эшләүче ике яшь кешенең гади бер дуслыгы дип кенә карап килде һәм дуслыкны кире какмады. Ә күңел түрендә аның Таһир исемле икенче бер егет урын алган иде. Бер күз сирпеп алу белән күңелнең әллә кай төшләрен кузгатып җибәрә торган уйчан коңгырт күзле бу егет үзе Гөлнурга күңел өчен генә бер җылы сүз әйтмәсә дә, аның дөньяда барлыгын оныткан кебек, гамьсез йөрсә дә, ул Гөлнурга кай ягы беләндер якын, бик якын иде, йөрәк кысылырлык итеп сагындыра, моңсу уйларга батыра иде. Ләкин уртак хис көтеп өзелгән йөрәккә Таһирның җавабы юк иде'әле... Айрат исә Гөлнур өчен өзелеп тора. Бер караганда яратмаслык егет тә түгел ул, спай, җитез, сүзне өзеп сөйләшә, егетлеге дә бар. Икенче караганда әллә кай ягы белән күңелне биздерә, нинди егет ул, һич аңлый алмассың. Менә бүген ул кинәт дуслыктан күбрәккә, Гөлнурның йөрәгенә дәште... Ләкин Гөлнур тарафыннан җавап хисе таба алмады. Нигә болай килеп чыгуын Гөлнур хәзер, Айрат белән шактый күңелсез аерылышканнан соң, аңлагандай булды: аның йөрәген бөтенләе белән Таһир биләгән икән, ул Таһирны ярата икән. Бу аның өчен ачыш иде, бу хәлне ул ике ут арасында калып януга караганда җиңелрәк дип тапты.
3
Студентларның тулай торагында бүлмәдәшләре Таһир Юлдашевны дүрт күз белән көтәләр иде. Бүлмәдә, Таһирдан кала, башкалар барысы да җыелып бетте инде. Орлык тубалы кадәр баянын җилкәсенә асып,
4* 51
үзешчән сәнгать кичәсеннән, репетициядән, Мостафа кайтты; башкорт егете Салават кайтты. Ак кашлы, ак керфекле чуаш малае Геннадий Хубльдиков кичтән беркая да чыкмады, гөлләре янында, тәрәзә буенда дәрес хәзерләп утырды. Араларында иң өлкәне, әти кеше булуы белән горурланучы Кузьма Иванов, «бала-чага» кичке биләмнән кайтканчы дип, тозга ярып бер кастрюль кабыклы бәрәңге пешереп куйды, колбаса алырга дип кибеткә чыгып китте. Егетләр, университеттан кайткач, кесә төпләрен кагып, үзара җыйган акчага пиво алып керделәр. Бүген Кузьманың туган көне иде. Өстәлдә бар нәрсә диярлек әзер, плитада, капкачларын шылтыратып, ярты чиләк су сыешлы яшел чәйнек кайнап утыра, ләкин Таһир Юлдашев әле һаман кайтып җитми иде. Салават, «Жигули» шешәләренә күз төшергәләп: — һа! Шул тамаша кеше торамы инде, суд ясамай булмай моңа,— дип куйды. — Судның файдасы тими,— диде Геннадий, елмаеп.— Юлташевка суд ясау аз аңа, эш белән күмелде безнең Юлташ, иптәшләрен санга сукмый башлады... Ул биек табуреткада җәелеп утырган роза гөле янына килде, яфракларын сыйпаштырды, батарея өстендә торган озын ящиклы бодай уҗымының туфрагын бармагы белән баскалап карады. — Менә минем подаем үсми әле... Салават көлеп җибәрде. Койкасына чүмәшеп, чувашча сүзлек актара башлаган Мостафа да елмайды. — Бодаең белән саташасың бугай, ахры, син, биолог... — Чувашстан өчен подай үстерәбез,— диде Геннадий мәзәк бер акцент белән. Шулай сөйләшеп, көлешеп утырганда, ишектән калку буйлы, озынча йөзле, өстенә соры офицер шинеле һәм биек фуражка кигән Кузьма Иванов килеп керде: — Юлдашев кайтмадымы? — Юк, кайтмады,— диде Салават,— бүген кайтмас та инде ул. Бюродан тагын эшкә кушканнардыр... Кузьма шинелен салып чөйгә элде, тумбочкадан ярты буханка кара ипи чыгарып, өстәл өстенә куйды, башка вак-төякне тезә башлады. Җиңел сөякле бу яшь кешенең үзен иркен тотуы, кат-кат юылып, уңып бетсә дә пөхтәлеген саклаган аксыл гимнастеркасы, җиңел хром итеге, бигрәк тә җил кискән озынча битендә эчкерсез балкучы якты зәңгәр күзләре һәм ’дулкынланып, маңгай турысына яткан аксыл чәч көдрәсе ихтыярсыз үзенә тарта иде. Ул* сәгатенә карап алды да өстәл янына килде: — Утырыгыз, егетләр, вакыт тулды. Кайтмаган кеше үзенә үпкәләр...
...Таһир Юлдашев, бу вакытта, дөньясын онытып, университетта стенгазета чыгара иде әле. Ул костюмын диванга салып аткан, корсагы белән өстәл кырыена ятып, әледән-әле маңгаена төшкән кылдай каты чәчләрен күтәргәләп, рәсем ясый. Сөнге кебек итеп очланган озын карандаш аның кулында ышанычлы йөри: шар төсле түгәрәк кеше башлары, чөгендер борынлы клоуннар, тырпайган бармаклы, кып- кызыл иренле кызлар аның карандашы астыннан әллә ни арада килеп чыгалар. Бераз ясагач, башын кырын салып, сызгыра-сызгыра карап тора, аннары кашларын җимереп, тагын бөтен гәүдәсе белән өстәл кырыена ята. Тәрәзә төбендә, урындыкларда — көлтәсе белән кәгазьләр, «Крокодил» журналлары, төсле карандашлар, акварель буяулар. Озын өстәлнең буеннан-буеиа ике-өч метрлы стенгазета сузылган. Аның өстәлгә сыймаган өлеше идәнгә асылынып төшкән. Болар барысы болай да
г2
кечкенә комсомол бүлмәсен борылып чыкмаслык итеп тутырып ташлаганнар. Җирән чәч көдрәсен әтәч кикриге кадәр генә итеп маңгай турысында калдырган чандыр егет, факультет стенгазетасының редакторы Петр Гайкин, ике кулы белән өстәлгә таянып, хәбәрләрне укый; хата тапса, сукрана-сукрана, пәке белән кырып төзәтә, ара-тирә Юлдашев ясаган ^рәсемнәргә күз төшереп, ихлас күңелдән көлеп җибәрә. — Во! Во! Молодчина, Юлдаш! Нәкъ үзе, коеп куйган!—ди. Аның озынча ябык йөзе җанлы, үтә сизгер; клоун артистларыныкы кебек, ирен кырые кирәккә дә, кирәкмәскә дә селкенгәләп куя. Кинәт ишек ачылып китүгә, икесе берьюлы борылып карадылар, бүлмәгә Айрат Гыйльми килеп керде. — Сәлам хезмәт халкына!—диде ул шат тавыш белән һәм газетаның рәсемнәрен, хәбәр башларын карарга тотынды. Петр Гайкин, секретарь алдында бөтерелеп, гадәтенчә, газетаны мактарга кереште. Таһир, аларның сүзен өнәмичә, рәсемнәре өстенә иелде. Ләкин Гайкинның борчак сипкән кебек вак сүзләре ихтыярсыз колакка килеп керде. — Менә монысы — беренче курслар белән дипломниклар очрашу почмагы,— ди Гайкинның нечкә тавышы.— Сезнең инициатива, иптәш Гыйльми. Димломниклар энекәшләренә киңәш бирә алалар: бүгенге эшеңне бүген эшлә, иртәгә калдырма. Дөрес бит? Менә монысы —комсорглар трибунасы, комсомол җитәкчелеге. Комсомолның нәрсәгә сәләтле икәнен күрсеннәр. Тәҗрибә уртаклашабыз. Начар түгел бит? Дөрес, ул бүлекне көчәйтәсе бар. Вузлар тәҗрибәсен кушасы, икеләтә арттырасы, яхшыртасы бар. Тик башлануы кадерле. Әйбәт башлангыч. Менә монысы да сезнең инициатива: университет тарихы. Лобачев- скийлар, Толстойлар! Айратка газета ошый иде, бугай, ул җайланып сүзгә кушылды, тик редакторның ике сүзнең берендә «сезнең инициатива» дип кабатлавын яратмыйча: — Кем инициативасы булса да барыбер түгелмени?—диде — Күбрәк булсын инициатива, факультет файдасына. — Анысы, билгеле, инициатива кемнеке булса да барыбер,—диде Гайкин, көлеп.— Ләкин сезнең инициативаны сезнеке дибез инде. Карагыз, газета алдыгызда. Көлеп тора! Ә күпме көч куйдык. Өч-дүрт көн юньле-рәтле йокы күргән юк. Минем девиз шундый: эшлисең икән, эшең көзге булсын! йөзең чагылырлык! Кул куйганда да кызармыйсың, җан газабы кичермисең, йөрәк чуар минем: килми түзә алмыйм. Хәл итәсе нәрсәләр юкмы, кыенлык чыкмаганмы, масса нишли? Ну, аннары иптәшләр дә намус белән эшли. Менә Юлдашевка төшә эшнең авыры... — Куй әле, Петя,— диде Таһир, кинәт борылып,— мактанышып торганчы тизрәк бетерсәк, кайтып китәрбез. — Шаулама, бунтарь!—дип Айрат Таһирның җилкәсенә шапылдатып кулын китереп салды.— Мактаганны яратмыйсың, дьявол! Солдатта булмадың. Анда мактау сүзе ишетсәң, күккә сикерәсең. Мактасыннар — эшең эш булсын! — Чын күңелдән булса ярый да бит...— дип куйды Таһир. Айрат ишетмәгәнгә салышты. Стенгазетаны тагын бер кат күздән кичерде дә: — Менә бу Гөлнур Латыйповаиың мәкаләсен алырга кирәк,—диде. — Ә нигә алырга аны?
_ Урынлы түгел ул,— диде Айрат караңгы чырай белән һәм, башка сүз әйтмичә, чыгып китте. Бер ярты сәгатьтән стенгазетаның эшен бетереп, коридорга чыгарып элделәр. Газета, чыннан да, чиста эшләнгән иде, көлеп тора иде. Таһир үзләренең эшеннән риза булып, аны якыннан да, ераграк китеп тә карады Күңеле булып, сызгырасызгыра, өстен киенергә тотынды.
53
Пальтосын кигәндә күкрәк турысына эчке кесәдәге бер каты нәрсә бәрелеп китте. Тиз генә кесәсенә тыгылды — аннан авторучка килеп чыкты. Бу Кузьманың туган көненә дип алынган бүләк иде. Уянып киткәндәй, стена сәгатенә карады, сөйләшкән вакытка кайтырга оныт кан булуын аңлап, сыкранып куйды. — Вот безобразие! — Ни булган, Юлдашев, әллә хата бармы? — Юк ла, — диде Таһир һәм, шарфын аннаи-моннаи урап, бүреген кулына тотып, ишеккә таба китте. — Тукта! Бергә кайтырбыз. Таһир туктамады, пальто чабуларын җилфердәтеп, дөберди-дөберди таш баскычтай төшә башлады. «Исемдә иде бит, ничек оныттым соң,— дип уйлады ул,— Кузьма әйтеп куймаса, бер хәл иде, төгәл җидегә, диде бит». Ул торакка кайтып җиткәндә, сәгать тугыз тулып килә иде инде. Үзләренең бүлмәсеннән ишетелгән баян тавышын ул ерактан ук таныды һәм, үзен бик уңайсыз сизеп, бүлмәгә кайтып керде. Мостафа, баяны өстенә башын салып, озын бер көй уйный, Гена аның бармакларына карап, гөлләре янында басып тора, Салават сузып- сузып башкорт моңы белән җырлый, Кузьма өстәл кырыенда иягенә таянып, башын иеп утыра иде. Ишек ачылып китүгә, Кузьма кызарган йөзен борып, керүчегә таба карады, урыныннан торып, Юлдашев каршысына килде: — Синең өчен, Таһир, безнең дуслык бер тиенгә дә тормыймыни? Әйтеп куйдым бит мин... Аклану гадәте булмаганлыктан, Таһир каршы сүз әйтмәде. Бер уйлаганда, ул гаепле дә түгел иде. Кузьманың туган көненә ул моннан бер атна элек әзерләнә башлады. Бүләккә дип бәрхет тартмалы авторучка сатып алды. Ләкин ул аны кибеттән йөгереп кенә алып кердеме соң? Юк, алып кермәде. Анлык акчаны каяндыр табарга кирәк иде әле. Чөнки Таһирның бөтен булган байлыгы стипендиядән гыйбарәт иде, аның авылда авыру әнисеннән башка беркеме дә юк иде. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, диләр, калага килеп, укырга урнашкач, ничектер җай чыгып, ул малярлар белән танышты, кечкенәдән рәсемгә, сурәт төшерергә бик һәвәскәр булганга, буяу эшенә бик тиз өйрәнде. Бу турыда беркемгә дә әйтмичә, буяу пумалаларын, эш киемнәрен таныш малярларында саклап, дәрестән тыш вакытларында аз-маз акча эшләш- тергәләде. Бу, ии дисәң дә, күзеңне бәгырәйтеп, стипендия акчасына гына карап яту түгел иде. Шуның белән ул кеше күзенә күренерлек костюм-чалбар ясады, бик өзелгән чаклары булса дип, әнисенә чәй- шикәр җибәргәләп торды. Ләкин моның ничаклы авырга килгәнен ул үзе генә белде. Лекцияләргә хәзерләнәсе, күңел тарткан китапларны укыйсы алтын вакыты яшәү өчен акча табуга китә иде. Вакыт-вакыт ул лекцияләргә бөтенләй йокламыйча килде, көйләп сөйләгән лектор тавышыннан йокыга китеп, көлкегә калгалады. Өйләреннән бишәр-алтышар йөз акча алып торучы чибәр-чибәр егетләр аның комсомол намусына бәйләнделәр, ул түзде, мин бит эшләп укыйм, дип әйтмәде. Ләкин ни генә дисәң дә, кеше күңеле мүкләнгән таш түгел, өсте-өстенә өелгән тиргәүләрнең төерләре күңелгә утыра барды. Менә инде бүген Кузьма булып Кузьма — тормышның ачысын-төче- сен үзе татыган, фронтта булган кеше — аның шушы авырткан җиренә килеп бәрелгәч, аның күңелен гарьлек биләп алды. Болай булгач инде, ручканы тапшыруның кызыгы калмады. Алар әле һаман Кузьма белән кара-каршы баскан килеш, иреннәрен күпертеп, дәгъвәләшкән, үпкәләшкән балалар кебек, басып торалар иде, коридорда шаулашып килгән кызлар тавышы ишетелде. Ул да түгел, бүлмәгә, ишек шакып, бер төркем ак халатлы кызлар килеп керде.
54
Керү белән өстәлдә чәчелеп яткан колбаса кисәкләренә, тәлинкә түбәсеннән өелгән бәрәңге кабыгына, бөке урынына кәгазь тыгылган «Жигули» шешәләренә күз төшереп алдылар да, Таһир белән Кузьманың кара-каршы басып торуын җәнҗалга санагаисымаи, кычкырып һәм елмаеп исәнләштеләр. — Исәнмесез, баянчылар бүлмәсе! Салават белән Геннадий тиз генә урыннарыннан тордылар, артистларча иелеп, кызларга урын тәкъдим иттеләр. Тик кызлар өлгеррәк булып чыкты, безне аның белән алдый алмассың дигәндәй, тәрәзә рамнарын, койка тимерләрен, тумбочка өсләрен сыпырып карарга керештеләр. Бу — студентлар торагының чисталык комиссиясе иде. Бәйләнергә мөмкин булган һәрнәрсәне күздән үткәргәч, кызларның Дилбәр исем- лесе, ак халат астыннан кызыл чалбары күренеп торганы, халат кесәсеннән авторучка алып, кулына тоткан уч төбе хәтле блокнотына тиз-тиз язарга кереште. Язган чакта сары кашларын күтәргәләде, мич артындагы койкага барып чүмәшкән Мостафага карап-карап алды: — Сынаттыгыз,— диде,— чүпкә баткансыз, тузанга баткансыз, аллам сакласын, баянчылар дигән даныгыз бар,— диде. Аның «баянчылар» дигән сүзне бигрәк тә Мостафага төртеп әйтүен бүлмәдәге егетләр барысы да аңладылар. Мостафа белән Дилбәр дуслашып йөриләр иде. — Дежурныегыз кем? — диде Дилбәр. — Таһир, синме? — диде Кузьма, шкафка ябыштырылган исемлеккә карап. Таһир почмакта түбәләмә өелеп торган чүп савытына, идәндә аунап яткан тәмәке төпчекләренә күңелсез генә күз төшереп алды. — Кулыңны куй,— диде Дилбәр, яңгыравыклы, шат тавыш белән,— сынаттыгыз, баянчылар! Хур булдыгыз! Гөлләрегездән башка юньле әйберегез юк... Гөлләрнең хуҗасы Геннадий, форсаттан файдаланып калмакчы булып, Дилбәр каршына чыкты: — Бер көл биримме? Бишле куярсызмы? Хошь-паян сыздырабыз. Их-ма! Кызлар чыркылдашып көлешеп алдылар: — Хитрый, кара син биологны! Гөл белән баянга сатып алмакчы. Алар шаярган булып, көлешкәләп, бүлмәнең чисталыгына начар куеп чыгып киттеләр. Таһир бу кичне иптәшләренә бик зур күңелсезлек ясавын аңлады. Күзгә кадалган кылчык кебек, Кузьма алдында кара көеп утырганчы, урамга чыгып китте. Ул кайтканда, Геннадий Хубльдиковтан калганнары йоклыйлар иде инде. Кузьманың аяк очында, идәндә, әзерләп куйган чемоданнар тора, ул нефть районнарына практикага китәргә җыена иде. Гена берүзе, гөл ящиклары янында, өстәл лампасы белән химия формулалары ятлап утыра иде. — Юлташ, сиңа записка бар,— диде ул, Таһирның ятарга җыенганын күреп. — Кемнән? — Озын толымлы чибәрдән... — Гөлнурмы? Кай төше чибәр аның? — Ну, ну, беләбез! Таһир калай кружкага чәйнектән чәй ясый-ясый, записканы карады. Дәфтәр битеннән ертып алынган кул кисәге кадәр кәгазьдә, авыш почерк белән: «Таһир, семинарга әзерләнергә онытма. Гөлнур» дип язылган иде. Таһир, записканы бөкләп, күкрәк кесәсенә салып куйды да: «Подумаешь, кайгыртучы табылган, әйтмәсәң белми идем»,—дип уйлап, авызын пе- шерә-пешерә, чәй эчә башлады.
55
Семинарга, шулай да, әзерләнә алмады ул: кәефе юк иде. Узар әле, сорамас әле, дип, юанып, одеал астына кереп бөгәрләнде. Тәнгә урын . рәхәте йөгерде, ләкин йокы тиз генә килмәде. Түшәмгә тәрәзә өлгеләрен төшереп, урамнан автомобильләр узып торды, одеалның бер почмагы, ялгыш кысылып, арканы авырттырды, .колакка Геннадийның пышылдаган формулалары килеп керде: — һаш два... һаш... окись... фосфор... Таһир яланаяк, трусиктан, идәнгә сикереп төште, бүлмәнең бөркү булуыннан зарланып, Геннадий янына килде. — Син нәрсә мырлыйсың колак төбендә, йокыны кертмисең? — Подай үлә минем, корт төшкән,— диде Геннадий, кайгылы тавыш белән һәм тагын китабы өстенә иелде,— дару эзлим... подайны : коткарырга кирәк бит...
4 Икенче көнне, күмәк залда, психологиядән лекция тыңлап утырганда, ■ Таһир Юлдашев кулына бер записка килеп төште. «Таһир! Мәхәббәтеннән колак каккан егет, синеңчә, нинди темпераментка керә: холерикмы, юләрикме?» Бу Салават язуы иде. Башка чакта булса, Таһир мондый чәнечкеле запискага, Салаватның үзеннән дә әчерәк итеп җавабын язып, кире җибәрер иде. Чөнки Салават андый чәнечкеле запискаларны лекцияләр күңелсезрәк барган чакта, эче пошып, бик күп яза, группада, факультетта ишетелгән яңа хәбәрләрне үзенчә үткенәйтеп, арттырып, рәттән рәткә күчерә торган иде. Бүген исә Таһир чәнечкеле записканы тыныч кына уздырып җибәрә алмады, сагаеп, рәттәй ике тапкыр укып чыкты да, җавап язып тормыйча, вак кисәкләргә ертып, аяк астына ташлады. Бу запискада аз гына булса да хаклык бар иде. Тәнәфес вакытында ул Гөлнурның Айрат белән комсомол бүлмәсе янында серләшкәнсыман әкрен генә сөйләшеп торуларын күрде. Торса соң! — дип нәтиҗә ясады.— Берсе — комсорг, берсе — комсомол секретаре, бер-берсенә нинди йомышлары төшмәс! Тәнәфестән соң бернәрсәгә дә игътибар бирмичә, бик тырышып лекцияне язып бара башлаган иде, янәшә утырган Мостафа сүзсез генә тагын бер записка сузды. Монысында: «Таһир! Нәмә авызыңны ачып йөрисең? Айрат Гөлнур тирәсендә тилгән кебек әйләнә»,— дип язылган иде. Таһир язуның артын әйләндерде дә, эре-эре хәрефләр белән: «Ахмак» дип язып, Салаватка кире җибәрде. Бөтерелсә соң, анда кемнең ни эше бар, җаны теләгән җылан ите ашаган... Икенче тәнәфестә ул коридорда озак юанмады, тиз генә семинар буласы аудиториягә кереп, лекцияләрне ашык-пошык актарып чыкты, ләкин бернәрсә дә аңламады. «Ишектән Мохтаров күренә» дип, ут йотып, эчтән кайнар сулар коелып торганда, баш эшлимени ул, бутала гына. Кичтән әзерләнми килүенә үкенеп бетә алмады. Исән-сау котылсам, әзерләнми килмәс идем, дип унынчы тапкыр тәүбә итте. Яхшы итеп әзерләнсәң, каушамыйсың да, курыкмыйсың да; дәрәҗәңне белеп, тыныч кына утыра бирәсең. Семинар узгач, Гөлнурның, йомшак игәү белән игәүләгән төсле, көйле тавышыннан башыңны аска иеп утырырга да туры килми... Күңел почмагына эленеп калган кайбер нәрсәләрне азапланып искә төшереп утырганда, ишектән профессор Д'Уохтаров килеп керде. Группа гөжләп аягүрә торды, утырды. ДАохтаров, зур гәүдәсе белән авыр-авыр атлап, өстәл янына килде, чукмар башлы таягын урындык кырыена элде, бер кулы белән ялтырап торган такыр башын сыпыра-сыпырач
55
йөнтәс кашлары астында төптә утырган сынаучан күзләре белән группаны сөзеп чыкты. Таһир, Мохтаровның карашы үзенә тукталганны тоеп, эсселе-суыклы булып китте. Юк икән, тоелган гына: курыкканга куш күренә. Салаваттан сорады. Салават ул, ичмасам, югалып калмый, бсл- сә-белмәсә, сөйли бирә, такылдый бирә. Мохтаров Салаватның җавабын тыңлый-тыңлый, шүрәле башлы мундштугына ярты сигарет киертте, чыртлатып шырпы сызды. Ул исенә төшкәндә, бернинди педагогик кагыйдәгә буйсынмыйча, занятие вакытында тәмәке тарта башлый иде. Студентларга бу хәл беренче көннәрне бик дорфа тоелды, соңыннан Мохтаровны үз итә башлагач, күнегеп киттеләр, аның тәмәкесе онытылды. Такыр башлы, яңак сөякләре калкып торган киң йөзле, илле яшьләрендәге бу абзый тышкы кыяфәте белән интеллигент кешегә аз охшый иде, әмма белем байлыгы һәм эчке культурасы белән студентлар арасында да, галимнәр арасында да ихтирам ителә иде. Мохтаров үз гомерендә ике сугышта булып, соңгысында бер аягын югалткан, аксак көе Татарстанның барлык районнарын әйләнеп, халык иҗатын, урынчылык сөйләшен өйрәнеп чыккан, җилкәсендә тау кадәр материал күтәреп йөри, лекция вакытларында акыллы, дәлилле сүзе белән студентларны авызына каратып тота белә иде. Бер тапкыр Таһир аның Фәннәр академиясе филиалында тел мәсьәләсе буенча чыгыш ясаганын күрде. Мохтаров, трибунаның алдына чыгып, бер сәгатьтән артык дәфтәрсез-нисез сөйләп кереп китте. Сорау бирүче булмады, мәсьәлә көн кебек ачык иде. Тик шул вакыт —кирәк бит! — татар галимнәренең эшен юкка чыгарырга яратучы, тар җилкәле бер аспирант урыныннан торды, сүзләрен аеруча бер нәзакәтлек белән сөзеп: — Хөрмәтле иптәш Мөхтәрев, сез калын «к» белән «г» билгеләрен татар алфавитыннан куып чыгаруны маррчылык күренеше дип карыйсыз. Бу бит демагогия,— диде.— Безнең бытка кергән рус сүзләре бугаз арты авазларын кысрыклап чыгара барганны оныттыгызмыни, гырылдап сөйләшү культура үсешенә илтми бит ул,— диде. /Мохтаров урыныннан торды, җавап бирүдән гаҗиз калгандай, озаклап, шүрәле башлы мундштугына сигарет киертте, шырпы кабызып, тирән итеп эчкә суырды. — Бөек Тукай сез әйткән бугаз арты авазлары белән сөйләшүдән курыкмаган, Тукай теле белән сөйләшүне мин үземә хурлык санамыйм,— диде. Берничә урыннан берьюлы: — Дөрес! — Шәп әйттең! — Тукайны рус халкы кабул итте,— дип кычкырдылар. Тар җилкәле аспирант, репликаларны ишетмәгәнгә салынып, нәрсәдер язарга тотынды... Әйе, Мохтаровны алдап булмый иде, аның семинарына бик җентекләп әзерләнергә кирәк иде, менә шуңа күрә Салават җавап биреп бетергәч, Таһирга тагын курку төште, тагын дәфтәр актарырга кереште. Мохтаров журналга озаклап билге куйды. Башын күтәреп, йөнтәс кашлары астыннан группаны сөзеп чыкты да бөтен группага берьюлы сорау бирде. Таһир сорауның сүзләрен ишетте, мәгънәсен аңламады. Мохтаровның группаны сөзеп чыгуын сизде, күзләрен күрмәде. Тагын урындыгына сеңде. Уф! Яшен күкрәүләре узды—тимәде. Сорау Гөлнурга эләкте. Ул белә инде, аның әзерләнми килгәне юк. Таһир иркен сулап җибәрде. Турайды. Тыңлый-тыңлый үз уйларына кереп китте.
57
Соңгы көннәрдә ул, күңел тынычлыгы югалуын сизеп, бавыры авырткан кеше кебек, тешен кысып йөри иде. Иртән университетка килү белән — коридорда, аудиториядә, комсомол бүлмәсендә — Айрат тавышы: Юлдашев, кичәне әзерлисеңме? Юлдашев, стенгазетагыз чыктымы? Юлдашев, прогулчыларны барладыңмы? Уйлап карасаң, имтиханнарга да күп калмаган. Әле аның адәм рәтле әзерләнгәне дә юк. Фәнни түгәрәктә ясалачак доклады да тозлап куелган. Ә Айрат куа, Айрат тын алырга да ирек бирми. Әнә бүлмәдәшләре Кузьманың да, Гена Хубльдиковның да вакытлары бар, кинотеатрына да йөриләр, фәнни эшен дә язалар. Гена, «Чувашстан өчен яңа сорт бодай табам»,— дип, мәш килеп йөри. Кузьма Татарстанның нефть ятмаларын өйрәнү өчен практикага чыгып китте. Әйе, башка факультетларда эшнең җаен беләләр, Айрат кебек, имтихан вакыты җиткәч кенә куалый башламыйлар... ...Таһир, янәшәсендә утырган Мостафаның терсәге белән әкрен генә төртүенә сискәнеп, башын күтәргән иде, Мохтаровның сорау бирүен аңлады. — Менә Юлдашев сөйлим дип ясканып утыра әле,— диде Мохта- ров, ягымлы елмаеп,— яле, туган. Таһир авыраеп урыныннан торды, колак яфракларына ялкын кабынуын тойды. Нәрсә турында сөйләргә соң? Шулай да ул кабат сораудан уңайсызланды һәм, беткән баш беткән инде дип, авызына су капкан кебек, сүзсез басып торды. — Булмыймыни?—диде Мохтаров, бераз торгач. — Булмый. Әзерләнә алмадым,— диде Таһир һәм, бөтен группаның үзенә кызганычлы кыяфәт белән карап торуын сизеп, тиз генә урынына утырды. Семинардан соң аның янына группа старостасы Дилбәр Шаммазова килде: — Син нәрсә, Юлдаш?! Группаны артка сөйрәргә тотындыңмыни? — диде. Үч иткән кебек, Гөлнур да килеп җитте, ул да: — Син нәрсә? — дип тотынды.— Үзең бюро члены, үзең... Хата эшләвеңне үзең үк аңлап, шуның өчен күңелең әрнегәндә, икенче берәүнең яралы күңелгә кагылып, кат-кат хатаңны искә төшереп торуыннан да күңелсез нәрсә юктыр. Семинар занятиесе узганчы Таһир инде бөтен дулкынлануларны кичереп, әзерләнми килүенә үкенеп утырган иде, Дилбәр белән Гөлнурның семинар узу белән шелтә белдерә башлаулары аның ачуын гына китерде. Акланып маташуны ул кирәк дип тапмады, кашларын җимереп, кызларның шелтәсен сүзсез генә тыңлап утырды да, ачуын эченә йотып, коридорга чыгып китте. Кирәк бит шундый чакта очрап торырга! Кул астына Айрат Гыйльми килеп эләкте. — Юлдашев! Әй, Юлдашев! Прогулчыларны барладыңмы? — Пошел ты к чорту! — Ыәрсә?! Әйдәле комсомол бүлмәсенә! Керделәр. Айрат, аякларын киң аерып, өстәл артына басты, киң каешы астыннан гимнастерка җыерчыкларын сыпырып җибәрде. — Син комсомол эшенә шулай карыйсыңмы әле? Эреләнеп киттеңмени әле син?.. — Азат итегез,— диде Таһир караңгы чырай белән. Бюро эшеннән баш тарту шушы минутта аның өчен бердәнбер дөрес юл булып күренде. Айрат аның нәрсә турында фикер йөртүен аңламыйча: — Нәрсәдән азат итәргә? — дип гаҗәпләнеп сорады. — Бюро эшеннән азат итегез,— диде Юлдашев, кабатлап,— эшләр^ дәй вакытта эшләдем, хәзер эшлисем килми...
58
— Ничек эшлисен килми?! Шаярасынмы? — Шаярырга бала түгел мин. Айрат, күзләрен кысып, кәнәфи култыксасына аягыи кунды. Аның бу хәрәкәте: «Ә син бюро эшеннән баш тартуның нәрсә икәнен беләсеңме?» дигән сүз иде. Таһир хәзер нотация башланачагын сизеп, ни өчен баш тартуының сәбәпләрен әйтергә җыенды, ләкин ул көткән хәл булмый калды. Айрат усаллык белән эш барып чыкмасын аңлапмы, кинәт юашланды, кәнәфи култыксасыннан аягын алып, Юлдашевның янына ук килеп басты, соры күзләре белән Юлдашевка ягымлы итеп карады: — Слушай, утыр әле. Кил әле диванга. Хур итәсең бит син мине. To-есть факультетны. Бу нинди каприз? Билләһи, балалар кебек син. Өлгерерсең, чыгарсың. Экзаменнар узсын.— Ул уч төбенә кул аркасы белән китереп сукты.— Факультет намусын сакларга кирәк! Аңлыйсыңмы? Аңламаган кая. «Факультет намусын саклыйм» дип шушы көнгә килеп җитте инде Таһир. Ике ел уку дәверендә беренче мәртәбә семинарда хурлыкка калды. Әле бу башы гына. Алда тагын нәрсә буласы... Юлдашев дәшмәде, бераз утыргач, китәргә җыенды. — Ну?! Үз сүзендә каласың? — диде Айрат, урыныннан күтәрелеп.— Только кара аны, елаштан булмасын! — Үзе егылган еламый, диләр. — Юк, Юлдашев, еларсың. Синең бу кыланышың болай гына узмас. Сайлап куйдылар сине, доверие күрсәттеләр. Минем өчен эшләмисең... Таһирның күңеле болгана башлады. Бу сүзләрне аның беренче генә ишетүе түгел иде. Җыелыш саен, коридорда очрашкан саен, Айрат факультет намусы турында, комсомол намусы турында сөйли. — Минем белән бергә сиңа да җавап бирергә туры килер, озак шалтырый алмассың.— диде Таһир, Айратның йөзенә туры карап,— факультетны аяктан егасың бит инде... Айратның төсе китте, кинәт ташланган шундый зур гаепкә каршы беркадәр вакыт сүз таба алмый торды. Ниһаять, аңына килеп, ишектән чыгып китәргә торган Юлдашевка: — Үкенерсең, егет, синең күкләрне генә күргән без,— диде.— Фронтовик булып әйтәм мин сиңа. Таһир, ишек тоткасына тотынгач, кире борылды: — Күрербез әле анда. Фронтовик булуың белән бик җикеренмә.
5 Факультетның комсомол бюросында шау-шулы. Семинарга дип жыел- ган комсорг кызлар, берүзе кечкенә бүлмәне тутырып торган гаять зур диванга тезелешеп, бюро секретаре Айрат Гыйльминең килгәнен көткән арада, төрле юк-бар турында сөйләшәләр, чыркылдап көлешәләр, кулларын канат кебек кагыналар. Аларга карап торуы бик кызык: әле берсе сөйли, әле икенчесе күкерт кебек кабынып китә; тавышлар үсә, ншэя, бутала һәм кинәт күмәк көлү шартлап китә. Читтән килеп кергән кеше монда сүзнең нәрсә турында барганын да тиз генә төшенә алмас иде. кызлар минут эчендә әллә ничә темага күчәләр; университет яңалыклары. медиклар'клубындагы кичәләр, яңа романнар, күлмәк модалары телгә алына, шундук кайсы киноартистның «симпатичныйрак» булуы тгрында бәхәс кызып китә. ' Гөлнур Латыйпова бу җанлы бәхәскә кушылмый, укый торган китабын ачык килеш тез өстенә куеп, кызыл япмалы озын өстәл янына җыелышкан бюро членнарына карап бер читтә утыра. Факультет стенгазетасы редакторы Петр Гайкин, колга кебек сузылып, декан ярдәмчесе Аллаяр Сарымсаков турында анекдотсыман бер мәзәк сөйли. Сипкел
59
битле Никита Степанов, баянчы Мостафа Мәһдиев һәм һәрвакыт егетләр белән бергә булырга яратучы мут кыз Мәрфуга Минвәлиева, аның анекдотын тыцлый-тыңлый, дәррәү көлеп җибәрәләр. — Петя, ә Петя, Сарымсаков кызларга ничек отметка куйган әле?— ди Мәрфуга, көлүдән яшьләнгән күзләрен сөртә-сөртә.— Сөй-лә ин-де, Петя, ялындырма инде. Гайкииның сул кашы очынып-очынып куя, ирен кырые дерелди башлый. — Шулай бер заман...—дип тотына ул һәм үзенең, газета редакторы буларак, Сарымсаков экзаменына кереп утыруын бик тәмләп, озаклап сөйләргә җыена. Тыңлаучылар сабырсызланалар, кыскарак тотарга, Сарымсаковның студент кыз алдында ничек акча чөюен сөйләргә кушалар. — Вот чорт,—ди Гайкин, Сарымсаков турында.—Пеләшен чигә чәче белән каплап йөрсә дә, кызлар алдында яшь әтәч кебек итенә: акча чөя, күз кыса: янәсе, күн төшсә — отлично, иләк төшсә — үзеңә үпкәлә: икеледән башканы куя алмыйм... Күмәк көлү тавышы диванда тезелгән комсорг кызларның чыркылдашуларын беразга күмеп китә, Гөлнур доцент Сарымсаковның кызларга карата кайбер гадел булмаган эшләре турында университетта, яшьләр арасында йөргән имешмимешләрне искә төшереп, беразга үзенең уйларын онытып тора. Барысы яңадан үз җаена кайта. Петр Гайкин икенче бер анекдотның ахырына килеп җиткәнче, байтак вакыт уза һәм Гөлнур, тез өстендә яткан китабына төбәлеп, тагын уй-канатларына утырып оча. Бүген Таһирның шәхси эшен тикшерәчәкләр. Гөлнурны бюрога Таһирның группадагы тормышы, укуы, иптәшләренә мөнәсәбәте турында сөйләргә дип чакырдылар. Таһир, бунт күтәреп, ай буе бюро эшеннән баш тартып йөрүе белән Айрат Гыйльмигә әллә никадәр мәшәкать тудырды, аның иң яхшы комсомол секретаре дигән исемен шик астына куйды. Айратны кул астындагы егетләр белән эшли белмәүдә, бюроны таркатуда гаепли башладылар. Мәсьәләне бик хәтәр күпертеп, бик җитди төс биреп йөрүе юкка гына түгел аның: ул бүген Таһир өстенә рәхимсез ташланачак. Әмма Гөлнур, күңеле белән, хаклык Таһир ягында дип исәпләде. Ни генә дисәң дә, Таһир күп эшләде, яратып эшләде. Ә Айрат үзе соң ник килешү юлын тапмаган? Тапсын иде. Педагог эше ул — ваклану, дип, эредән кубып сөйләнү белән генә борчак пешми шул ул. Ничә тапкыр әйтте ул аңа: «Таһир өстенә эш өймә, сыгылыр»,— диде. Шулай килеп чыкты да. Менә шуннан башларга кирәк сүзне. Монда гаеп бер Таһирда гына түгел... Ул Таһирны кызганып куйды. Бөтенебез берьюлы аңа ябырылсак — үтерербез дә ташларбыз, дип уйлады. Ләкин мәсьәләнең икенче ягын да онытырга ярамый иде. Бюро членнары, группадашы булгач, яклаша диюләре мөмкин. Аннары соң юк-юк та аның күңел түрендәге Таһирга карата булган эчкәре яшерелгән тойгы да үзен сиздереп борчый башлый, объектив карыйммы соң мин, Таһирга булган тойгыларым тавыш бирмиме, дигән уй газаплый иде. Әйе, Гөлнур тыштан тыныч күренергә тырышып, анекдотларга колак ■салгалап, хәтта китап укыган булып, ваемсызланып утырса да, күңеле белән һич тә тыныч түгел иде. Ул эшнең нәрсә белән бетәчәген белми, Таһирны кызгана, аның исеменә тап төшмәвен тели иде. Ул, уйлары белән газапланып утырган арада, Таһирның салкыннан кызарып бүлмәгә ■килеп керүен дә сизми калды. Кызларның шаулашып Юлдашевка сүз кушулары аны хәтта сискәндереп җибәрде һәм ул, уйларын берьюлы онытып, Таһирга күтәрелеп карады. Егет тыныч күренә иде. Ул, башын иеп, зур коңгырт күзләренең таушалмаган карашы белән ягымлы елмаеп, әдәпле генә исәнләште, колакчын бүреген, төймә урыннары,
60
чабулары кыршылган пальтосын салып, шкаф кырыендагы чөй янына килде. Айратның үз пальтосы өчен махсус әзерләгән җилкә киергечен шкаф өстснә алып атты. Киемен элгәч, алсуланган колакларын уып, кулларына өренә-өренә, Петр Гайкиинар янына барып утырды. Гөлнурга хәзер аның киң җилкәсе һәм бүрек эчендә ятып укмашкан чәчләре генә күренә иде. Егет Гөлнур уйлаганча тыныч түгел иде. Гайкнннын үзенә^төбәп әйткән соравына ул, бераз торгач кына, таркау гына җавап кайтарды. 1 өлнур моны сизде, аңарда һичбер катнашы юк төсле, үз янына килеп утырган Мәрфуга белән сөйләшә башлады. Мәрфуга, акварель белән буяп куйган төсле җете зәңгәр күзле кыз. шырпыдай тырпаеп торган кара керфекләрен кыскалап, үзенә игътибар итүче табылуга куанып диярлек сөйләнергә кереште. — Бюро тиз генә башланмый әле,— диде ул, күлмәк җилкәсенә кагылгалап.— Парторгны көтәбез, Идрис Әлмиевичны. Айратчик әйтте, парторгтан башка уздырмыйбыз, диде. Гөлнур сагаеп калды. Айрат кушкан йомышларны Мәрфуга сәгате- минуты белән үти һәм җае туры килгән саен секретарьны мактарга гына тора иде. — Син каян белдең аны? — диде Гөлнур, кашларын җыерып. — Кара әле! Айрат әйтте, дип торам ич, баа!—диде Мәрфуга, чиксез гаҗәпләнеп.— Парторгсыз җыелышның эффекты буламыни?.. Айрат Гыйльми килгәндә, күз бәйләнә башлаган иде инде. Ут кабыздылар. Электр яктысында секретарьның күн пальтосы ялтырап кипе. Бюро членнары да, комсорг кызлар да аның киң аркасы бөкрәеп килүдән үз элгечендә кеше пальтосын күрү аны борчыганлыгын айлап алдылар. Ләкин Айрат югалып кала торган кеше түгел иде. Ул, озак уйлап тормыйча, эшләпәсен өстәл өстенә куйды, пальтосы белән шарфын, сөйләнә-сөйләнә, урындык аркасына элде: — Гафу итәсез, соңгарак калынды, эш белән йөрелде. Боларны ул сүз җаена туры китереп кенә, күңел тынычлыгы өчен генә әйткәндәй булды. Елмая башлаган иреннәрен бик тиз җыеп алып, һәрвакыттагы эшлекле чыраена кайтты, гимнастерка итәкләрен тарткалап алды, каеш астыннан ике кулы белән артка таба җыерчыкларны сыпырып җибәрде, өстәл артына басты; әле һаман көлешеп туймаган кызларны, графинга карандаш белән сугып, тәртипкә чакырды һәй комсоргларга диктовать итеп атналык эш планын яздырып чыкты. Көн тәртибендә торган икенче мәсьәләгә күчү алдыннан ул шактый ук җанланды, Гөлнур моны Айратның бил каешына бик еш кагылгала- выннан, комсоргларны тизрәк озатырга теләвеннән аңлады. — Сораулар юктыр дип уйлыйм, булмаса комсорглар азат, иптәш Латыйпова, сез каласыз... Өстәлгә ике кулы белән таянган көйгә комсоргларны ул аягүрә басып озатты, аннары ишек төбендә тәмәке тартып торучы Петр Гайкинга егетләрне чакырырга кушты. Гайкин ишектән башын тыгып коридорга кычкырды: — Тәмәкечеләр, керегез, капканы ябабыз! Утырыш инде тәмам тынычланып, сүз башланып киткәч кенә, күпереп торган якалы пальтодан, матур мех бүректән, Мохтаров килеп керде, сонга калып йөрүенә уңайсызлангандай, бүреген салды, үзенә тиз генә диваннан урын тәкъдим итүчеләргә, «ярый, ярый», дигәндәй баш иеп, тәрәзә буена узды. Ул пальтосын салып янына куйганчы, Айрат аңардан күзен алмады, бүлмәдә тавышлар тыйгач: «Башлыйбыз!» диде. Пауза ясап торды, парторгтан рөхсәт сорагандай, тагын бер тапкыр Мохтаровка карап алды һәм Юлдашсвның шәхси эше белән тыңлаучыларны таныштыра башлады. Гөлнур аны тыңлаганда: «Сүзгә оста, имансыз»,— дип ихтыярсыз уйлап куйды. Чыннан да, Айрат Гыйльми, юка иреннәрен очлайтыш
61
мәсьәләнең бөтен ваклыкларына тукталып сөйләде. Дөресрәге, бер дә ■бәйләнер урын калдырмады. Өстәл башына сузылып кереп утырган Петр Гайкинның башына сугам-сугам дигәнсыман, кулын селтәп, ул Таһирның бөтен уңай якларын санап чыкты, ул булган җирдә «матур тәэсир калуын» әйтте, эшләсә эшне җиренә җиткереп эшли, диде, тырыш, булдыклы, сәләтле, хәтта талантлы, диде, егетнең тыйгысызлыгын, эшкә йөрәксенеп тотынуын аеруча басым ясап, әйләндерепәйләндереп сөйләде. Гөлнур, утырыш башланганчы аның турында ни өчендер кире фикердә булуына сәерсенеп, үз күңеленә колак салгандай, бик игътибар белән тыңлады. Башкаларның да бу чыгыштан канәгать икәннәрен күрде. Идрис Мохтаров, сабыр холыклы авыл агае кебек, олы гәүдәсе белән кыл да кыймылдамыйча, дәү кулларын тез өстенә куеп, тыныч кына утыра иде. Айрат инде шактый күп сөйләде, Таһирның бөтен уңай якларын санап чыкты, ләкин тора-бора Гөлнурга бу мактау сүзләре ошамый башлады, алар ничектер тыныч акыл белән әйтеләләр, салкын һәм хиссез булулары белән күңелне сүрелдерәләр иде. Мактаудан тотынган сүзнең нәрсә белән бетәсе билгеле: моңарчы уңайга исеп килгән җил әкрен-әкрен каршыга борылды һәм Айрат әле генә сөйләгәннәрен әкренәкрен юкка чыгара, кире кага башлады. — Кайбер иптәшләр уйлыйлар булыр,— диде Айрат,— бюро члены Юлдашевның гаебе җәмәгать эшенә зыян китерүдә дип. Юк, иптәшләр. Мәсьәлә, минемчә, зыян китерүдә генә түгел. Ул ягын рәтләдек без. Коллектив нык безнең, бердәм. Берсе китте — икенчесе бар. Мәсьәлә, иптәшләр, зуррак, без уйлаганнан күп өлеш җитдирәк, куркынычрак. Мәсьәлә, иптәшләр, комсомолец иптәшебезнең поступкысында. Ярый, әйтик, ул бүген бу эштән баш тартты, иртәгә — зуррагыннан, берсекөнгә тагын... Кыскасы — мәсьәләнең кая барганы билгеле, иптәшләр. Зурга бара. Мәсәлән, без халыкка хезмәт итү турында сөйлибез. Ахырынача уйлаганыбыз бармы шушы төшенчә турында? Уйлаганыбыз юк. Туган илгә мәхәббәт дибез, үзебезне тәрбияләп үстергән комсомол исеменә тап төшермәү турында адым саен искә алабыз. Ә үзебез ничек үтибез шуны? Партия таләп иткәнчә үтибезме? Мин уйлыйм: үтәмибез. Ерак китмичә бер мисал китерим. Сез, бюро членнары, Юлдашевның комсомол билетын күргәнегез бардыр. Ничек сакларга тиеш ул аны? Күз карасы кебек сакларга тиеш. Ә ул?.. Нәрсә сөйләп торырга — алып карый аласыз: чүпрәк иткән ул аны. Ә бу бит аның комсомолга мөнәсәбәтен күрсәтә торган беренче көзге... Гөлнур әкрен генә аһылдап куйды. Егетләр бер-берсенә карашып алдылар. Эш болайга киткәч, Таһир түзмәде, секретарьның сөйләп бетергәнен көтмичә, урыныннан торды. — Миңа сүз бирегез әле,— диде ул һәм, Айратның графин зыңгылдатуына игътибар итмичә, сөйләргә тотынды. — Мин монда бер әйбер турында әйтергә тиешмен. Без кайбер нәрсәләр хакында ялган уйда йөрибез. Туган ил, комсомол сүзләре белән адым саен авыз чайкамыйк, пычратмыйк ул исемнәрне... Айрат нәрсә ди: бүген монысыннан, иртәгә тегесеннән, аннары туган илгә китереп бәйләде. Нәрсә мин, ил белән сату итәммени?.. Аның тавышы кинәт карлыкты, ул пиджак кесәсеннән калтыраган куллары белән комсомол билетын чыгарды. — Гафу итегез, иптәшләр... Минем бу билет белән селтәнгәнем булмады. Бүген селтәнергә туры килә. Сигез ел йөртәм мин бу билетны. Минем янымда ул әтисез үсү кайгысын кичереште. Ике абыемның сугыш кайгысы шунда. Юк, мин аның чытырдавык кәгазь эчендә, ефәк кесәдә ятуын теләмим. Миңа ул шул килеш кадерле...
62
Таһир, таза гәүдәсе белән кечкенә бүлмәне тутырып, бюро членнары» өстеннән күтәрелеп, кайнарланып сөйли иде. йөзе караңгы, тавышы кискен һәм ачулы иде. Гөлнур, өч ел бергә укып, аның мондый чагын күргәне юк иде әле. Кызыйның тамак төбенә төен күтәрелде, керфек төпләре җылынып китте. Ул үзендә Таһирга карата моңарчы булмаган яңа бер хиснеи уянуын, күңел түреннән кайиый-кайный күтәрелүен тойды. Кешегә күрсәтмичә, үксеп елап җибәрәсе килә иде. Таһир аның күз алдында үзгәреп, үтә якын һәм газиз булып китте. Ә андый кешедән тарсынмыйсың, күкрәгенә башың куеп, эч сереңне әйтүдән дә курыкмыйсың. Ә инде андый кешенең кимчелеге барын күреп тә әйтми калдыру аңа карата җинаять эшләү кебек авыр була. Гөлнур менә хәзер гаепнең зур гына башы Таһирда икәнен аңлап алды. Таһир, аның уенча, комсомол эшеннән баш тартырга тиеш түгел иде, комсомол секретарена үч итәм дип, бөтен оешмага каршы чыгарга, чыгым ат кебек, тәртәгә тибеп йөрергә тиеш түгел иде. Бу уйларын аның хәзер үк, һичбер хәтер саклап тормыйча, туп-туры әйтеп бирәсе килде. Җыелышка килгәннән бирле Таһирның гел яхшы якларын гына уйлап, егетне кызганып утыруына үз намусы алдында оялып куйды. Таһир һич тә кызганыч кеше түгел, бәлки әле үзе кызганыч кешеләрне канат астына сыендырырлык көчле егет булып тоелды аңа. Таһирның кимчелеген ачып бирү теләге, Мәрфуга Минвәлиева уйламаган җирдән Таһирны мактый башлагач, тагын да көчәеп китте. Ул Д\әрфуганың сөйләп бетергәнен көч-хәл белән көтеп алды да, Минвәлиева күлмәк итәкләрен җәеп, мутланып урынына утырганда, кул күтәреп, сүз сорады. Айрат Гыйльми аңа, үз кеше итеп, өмет белән күз ташлады. Гөлнур аягүрә басты, кинәт сикереп чыгардай булып йөрәге тибә башлаудан беркавым сүзен әйтә алмый торды. — Таһирны монда бик мактадылар,— дип башлады ул, дулкынланып,— ләкин мин моңа ышанмыйм... ышана алмыйм... Ялган болар. Юк... уйламагыз, Таһирны начар егет дип әйтмим’ мин. Яратам мин аны,— бу сүзнең ике мәгънәсе барлыгын аңлап, ул кызарды, буталып калды.— Без бүген... Юлдашевның әйбәт егет булуы турында... Юк, кимчелекләре турында сөйләшергә җыелганбыз икән, кимчелеген әйтик. Кимчелеге бар аның. Мин аны күптәннән бирле күзәтеп киләм. Секретарь кушкан бөтен эшне эшләп баруы белән Таһир ялгышты. Комсомол эшеннән кул селтәве белән тагын да күбрәк ялгышты. Җәмәгать эшеннән качарга хакы юк аның... Шуннан китте буталыш. Мостафа Мәһдиев Таһирны яклап чыкты. Никита Степанов, беренче курс студентларына хас азарт белән Мостафа сүзен кире какты, комсомол членының бурычы нидән гыйбарәт икәнен сөйләргә тотынды, аннары нәтиҗә ясап, Юлдашевка шелтә» бирергә тәкъдим кертте. Аның артыннан Гайкин күтәрелде. — Мин, редактор буларак,— дип башлап җибәрде дә, шулкадәр күп фәлсәфә сатты, хәтта Айрат Гыйльми үзе дә түзмәде, графинны зыңгылдатып, мәсьәләгә якынрак килергә чакырды. Гөлнур бераз суынган иде инде. Ул Гайкинның сүзләреннән аныц Таһирны бюродан җибәрәсе килмәвен аңлады. Ләкин Гайкин шул ук вакытта секретарь ягын да екмады, Таһирның гаебенә кат-кат басым ясады. Кайсыдыр берсе почмактан: — Мин бернәрсә дә аңламадым,— диде. Тагын шауларга тотындылар. Моңарчы сүзгә катнашмый тыңлап кына утырган бюро члены Лена Загорская — ут кебек кызыл чәчле, күзлекле, бәләкәй генә, чибәр генә
1
рус кызы — бодай берни дә барып чыкмасын, киләсе юлга калдырырга кирәклекне өзеп-өзеп кенә аңлатып бирде. — Уен эш түгел бит, иптәшләр, Юлдашевиың язмышын хәл итәбез,— диде ул. Бюрода аның сүзенә һәрвакыт колак салалар иде. Чөнки ул сүзен җилгә очыра торган дистәдән түгел иде. Тирләп чыккан, кызарган, кәефе киткән Айрат Гыйльми аягүрә басты. Бюро членнарын гамьсезлектә, факультет намусы өчен көрәшмәүдә, кимчелекләр белән килешеп яшәүдә, үз вазифаларына төкереп карауда гаепләп, «эшкәртә» башлады. —- Юлдашевны бүген башыннан сыйпасак, нинди нәтиҗәләргә илтәчәген беләсезме сез? Нигә либералланып утырасыз? һәм ул Юлдашевка, гаебенең зур икәнен искә алып, каты шелтә бирергә тәкъдим кертте. Тәкъдимнәрнең икесен дә тавышка куйды. Аның тәкъдимен яклап күпчелек кул күтәрде. Җыелыштан сүлпән таралдылар, сөйләшмәделәр. Гөлнур, кулына тоткан портфелен малайлар кебек селки-селки, аскы катка төште, киемнәр бүлмәсенә кереп, пальтосын алды — инде кайтырга кирәк иде, ләкин кайтасы килмәде, кайтып булмый иде. Ул моның нигә икәнен үзе дә аңламады. Утырыш башланганчы аңа авыр иде, чөнки җыелышның нәрсә белән бетәчәген ул әле белми иде. Билгесезлек — һәрвакыт авыр диләр бит. Хәзер барысы да ачык. Хәтта кирәгеннән артык. Таһирның делосына каты шелтә язачаклар. Язмыйни! Гөлнур үзе бик тырышты бит. Кешенең хисләре сәер соң! Ә бит ул башта Таһирның билетына тап төшмәвен теләгән иде, шуның өчен җаны-тәне белән көрәшергә әзер иде. Бөтенләй киресенчә килеп чыкты. Мәрфуга яклады, Гөлнур батырды. Ихлас күңелдән әйттем, начарлык теләп әйтмәдем, дип ул, хәзер үзен-үзе аклап, күңелен юатты, ләкин күңел икенче бер секундта әрнеште, ник әйткәненә үкенеп бетә алмады. Таһир әле факультетта калды, гамьсез чырай белән салкын гына елмаеп, спортзалга таба китте. Әгәр ул ачуланган булса, һич югы салкын итеп елмаймаса, күңел ул хәтле үк сызламас та иде. Хәзер сызлый һәм тартыша. Юк, Таһир, барыбер булмас, күзләрең әйтеп тора, аларда дәрт сүнгән, кысыла төшкәннәр алар, уйчан карыйлар. «Барыбер» белән озак яшәп булмый ул, булмый, булмый. Гөлнур үзенең чыгышын тагын дөрес дип тапты. Дөреслеген Таһирга ачу тотмавы белән раслады, иртәгә үк бу турыда группада өчпочмак II киңәшмәсен уздырырга, группа белән бергәләп Таһирга гаебен аңлатып бирергә дип күңеленә беркетте. Булышуның тагын әллә ниткән башка юлларын уйлап бетерде. Профком аркылы акчалата ярдәм итәргә булды. Ул аның стипендия акчасына гына яшәвен күреп килә иде. Тора- бара боларның барысын куып, күңел читеннән ниндидер бер ачы нәрсә әкрен-әкрен күтәрелә, кымырҗый, бимазалый башлады. Аның Таһирны күрәсе килде, һич югы, сүз кушмаса, яныннан гына үтеп китәсе, усал ният белән әйтмәвен күз карашы белән генә булса да аңлатасы килде. Ләкин кире барырга икеләнде. Мохтаров әле анда иде. Уйламаган җирдән сылтау табылды. Икенче катка җиткәнче генә барыйм әле, расписаниедә үзгәреш юк микән дип, ул күңел кушуына буйсынып, тарих факультетына таба китте. Баскычтан авыр-авыр атлап, сөйләшеп төшкән тавышларны ишетеп, каушады, кире китмәкче булды, өлгерә алмый калды, баскычтан төшүчеләр гөрләшеп аның янына килеп тә җиттеләр. — Я, Гөлнур, нихәл? — диде пальтосын төймәли-төймәли килгән Мохтаров,— кемне каршы алырга йөгерәсең?
II Өчпочмак — югары уку йортларында группа җитәкчеләре: комсорг, профорг • һәм староста.
63
Профессорның якын итеп сүз башлавы аны шатландырды, шулай да ул Таһир турындагы уйларын Мохтаров беләдер дип, кемне каршы алам дип әйтергә дә белмичә, югалыбрак калды. Мохтаров сизенде, ахрысы, үзенең урынсызрак бирелгән соравын төзәтеп: — Син әйбәт чыгыш ясадың, мин иптәшлекне шулай аңлыйм,— диде. Бүгенге утырышка карата парторгның бу беренче сүзе иде. Гөлнурга җиңел дә, шул ук вакытта коточкыч авыр да булып китте. Ул парторгның кисәк кенә мактап куюыннан кызарынып, күңеленә утырган төенне әйтеп бирде. — Миңа ошамый мондый утырышлар,— диде ул әрнүле тавыш белән.— Нәрсә инде, Идрис абый, берәү үзенең йөрәк ярасын ачып сала, без аңа тоз сибәбез... Мохтаров барган җиреннән кисәк кенә туктап, гаҗәпләнеп, яңа бер хакыйкатькә төшенгәндәй, Гөлнурга төбәлде. Гөлнур илле яшькә жит- кән бу абзыйның яшьләрнеке кебек тере, каннар күзләре белән очрашты. Маңгай өстендә, ирен кырыйларында авыр сугыш елларының тирән тырнак эзләре булмаса, аның пөхтә итеп кырылган чиста йөзендә батыраеп утыручы эре борынына, бик җанлы булганга үз төсе белән коңгырт булып түгел, кара булып күренүче күзләренә карап, аңа илле яшь бирү авыр булыр иде. Күзләреннән башка аның чибәр дип әйтерлек бернәрсәсе дә юк, әмма бу йөздә тормышның ачысы-төчесе белән күп очрашкан кешеләрдә була торганча, үзенә тарта торган кырыс бер ягымлылык бар иде. Ул, берничә секунд Гөлнурга төбәлеп торганы хәлдә, бүреген салып, такыр башын яулыгы белән сөртеп алды. — Йөрәк ярасына тоз сибәбез, дисең алайса?.. Аның маңгай сызыклары тирәнәеп киткәндәй булды, күзен бөркәп торган җөнтәс кашлары җимерелде: нигә йөрәк ярасына? Ул арада перчаткаларын угалап торган Айрат Гыйльми сүзгә катышуны кирәк дип тапты. — Куйыйк бу теманы, Гөлнур,— диде ул, нервланганын яшерергә тырышып.— Яңартып тору кызык түгел. Бюрода сөйләшкән бюрода калсын... Юлдашев көчле егет, уйларга ирек бирик... — Юк инде, иптәш секретарь,— диде Гөлнур, «секретарь» сүзенең ничек авызыннан чыгуына гаҗәпләнеп,— официаль эш итеп, кабинет эше итеп караганга, безнең гел шулай килеп чыга. Мәрфуга Минвәлиева яхшы атлы булып кылана, беренче курс студентлары комсомол уставын аңлата башлый, секретарь матур сүзе белән авызына каратып тора. Без, аңа кушылып, кул күтәрәбез, каты шелтә, выговор, кисәтү... Белмим мин... Партоешма нәрсә карый торгандыр. Соң инде, Идрис абый, уйлап карагыз, партоешманың комсомол белән җитәкчелектә нинди җанлы эш күрсәткәне бар? Секретарьның шома гына, матур гына төзелгән отчетын укып, тынычланып ятасыз түгелме? Идрис Мохтаров партоешманың эше факультет комсомоллары белән җитәкчелектә, Гөлнур әйткәнчә, отчет укуга гына кайтып калмавын белсә дә, факультетта үз кулы белән эшләнгән байтак эшләрне хәзер дә күңеленнән кичереп торса да, шулай да йомшак тавышлы Гөлнурның әрнүле сүзләреннән уйга калды, ярдәм эзләгәндәй, Айрат Гыйльмигә карады, әллә аның перчаткасын угалап торуына, әллә үзенең җыелышта .ләм-мим бер сүз дәшмәвенә кәефе китеп: — Да, брат. Ярый торган эш түгел...— дип нәтиҗә ясады. (Дәвамы бар)