Логотип Казан Утлары
Поэма

ТАНЫШ МОҢНАР 




ГАРМОНЬ МОҢЫ ЙӨРДЕ УРАМ БУЙЛАП 
Һәр җир тынган. Ә син Ялгыз гына Йомшак чәчләреңне тарыйсың, Ефәк тасма белән үрә-үрә, Зур көзгегә таба карыйсың. Ай-Һай, гәүдәң бигрәк сылу икән!.. Син үзең дә «Уф!» дип куйдың, Ахры, түзмәдең... ...Ник, матурым, бигрәк моңайганнар Төи карасы кебек күзләрең? Аклы ситсы буй-буй күлмәгеңне Саласың да тагын киясең. Резидәкәй матур, ни кайгың бар, Нигә башың түбән иясең? Өстәлеңдә яткан китапларны, Дәфтәрләрне укып ардыңмы? Әллә инде килер көннәреңне Уйлый-уйлый, сүзсез калдыңмы? Резидәкәй матур, Яшермәче, Өй яныңнан җырлап кем үтәр? 1Ок, юк, Әйтмә... Сүндер утларыңны, йом күзеңне. Инде төн үтәр. Зөһрә йолдыз, Син дә Аны саклап, Озын төннәр буе янмассың. Юк, Йоклама, Барыбер, сеңлем, йоклый алмассың. Ач тәрәзәң, Күтәр пәрдәләрең, Резидә,  
66 
 
Ай янында янган Зөһрә йолдыз Нурлар сипсен уйчан йөзеңә. Ач тәрәзәң, күтәр пәрдәләрең, Зөһрә үзе синнән нур алсын, Нур алсын да Сине ялгыз куеп, Таңга каршы китеп югалсын. Әйт, матурым, Нигә уйчан, Нигә моңлы болай күзләрең... Кара күзләреңне айга текәп Кемне эзләдең? ... Тукта, Кинәт... Сирень яфраклары Резидәнең Иңнәренә килеп сарылды. Зәңгәр күктә айга юлдаш булып Тагын яңа йолдыз кабынды. Кара толымнары дулкын булып Күкрәгенә килеп уралды. (Әй шуларны...) Яшеренеп кергән төн җилләре Ябып куйды дәфтәр битләрен. Резидәкәй, Шулмы инде синең көткәнең?.. Челтәр пәрдәләрне җилфердәтеп, йомшак төн җилләре тын гына, Алып керде аның йөрәгенә Тальян моңы белән җыр гына: «йомшак җилләр булып исәрмен дә Тәрәзәңне килеп кагармын, Мин кагармын, син качарсың — йөрәгемә утлар ягармын. Гөлчәчәкләр булып үсәрмен дә Тәрәзәңә үрелеп карармын, Мин карармын, син качарсың — Сөю ялкынында янармын, йолдыз булып күккә менәрмен дә Өй турыңда балкып янармын, Мин янармын, син качарсың Төсең итеп кемгә багармын». Әллә ничек шунда, Бу ялгыз җыр Бик якын да кебек, ерак та, Әллә ничек шунда, Бу моңлы җыр Күкрәп туа кебек йөрәктә. Әллә ничек шунда, Бу матур җыр Бик таныш та кебек, түгел дә, Әллә ничек шунда, Бу төнге җыр Дәрт кузгата ярсу күңелдә. Резидәкәй матур, Ялындырма, Гармоньчыны ялгыз калдырма,  
5 67 
 
Я сулар сип, Я утлар сип егет йөрәгенә. Яндырма. Сәгать сукты төнге унберне, Резидәбез менә, каушый-каушый, Лампочканы барып сүндерде: Чыгаргамы, юкмы?.. Ой, йөрәгем, типмә, түз инде. Утлар сүнде... (Утлар сүнәр. Ләкин сүнәрме соң сөю утлары!) Гармонь тынды. Соңгы аккорд биреп Җилкапкага килеп туктады. ... Төи булдымы, Яшь бер егет үтә Айның нурларына күмелеп,. Төн булдымы — Шушы өй янында Тальян моңы кала түгелеп. Моңлан, егет, Ләкин үкенечкә Түгелмиме икән моңнарың.... Уйлыйсыңмы, егет, сизәсеңме, Кызның күңелендә ни барын? Кыз бакчага төште тәрәзәдән. Ярый әле кеше күрмәде. Җил, Син беразга гына шаярмый тор, Уйнатмый тор аның күлмәген. Бу матурга түбәнчелек белән Баш иделәр төнге сиреньнәр. Кыяр-кыймас кына, өзелеп-өзелеп Кыймылдады алсу иреннәр: — Зөфәр... — Саумы, Резидә?.. Ачулансаң әйдә ачулан. Түзәлмичә килдем сагынуыма Эш киеме белән басудан. Резидә: Килмә, дидем, башка минем янга, Узма, дидем, безнең урамнан, Син уйнасаң сузып гармонеңны — Моңлы күңел белән уянам. Эштән кайткан чакта бар авылны Дәртләндереп җырлап узасың, Шул җырларың, Шул моңнарың белән йөрәк тынычлыгын бозасың. 
68 
 
Зөфо р: Синец өчен уйныйм гармоиемны Ачуланма миңа, Резидә... Саклап йөрткән барлык уйларымны Әйтеп калыйм... Көч табалмыйм бүген үземдә. Менә тиздән сызылып таң да атар, Иртә таң белән Син китәрсең... (Нинди авыр булыр Аерылышу Җаның сөйгән матур яр белән!) Беләм. Китәрсең дә мине онытырсың... Ләкин, Син киткәнче Әйтеп калыйм... — Әйтмә, Зөфәр... ... Сүзен әйтәлмичә туктап калды, Ул оялды, ахры, — дәшмәде. Сүтелмәсәләр дә үргән булды Ефәк кебек йомшак чәчләрен. Ничек кенә итеп юатсын да, Ниләр генә әйтсен ул аңа, Йөрәгендә туган каршылыкны Аңлатуы авыр шул аңа. Керфегеннән аның нурлар тама, Яшерен сагыш туа күңелендә, Шушы егет белән аерылышу Ямансу да кебек, түгел дә. Ник ичмасам үзәкләрне өзеп Кулларында гармонь булды икән, Гөлчәчәккә кунган күбәләктәй Мәхәббәте килеп кунды икән? Резидәңе көтә институт, Театрлар, асфальт урамнар, Шәһәр парклары, яңа дуслар,— Татлы уйлар, татлы хыяллар! Ә ул кала Тузан, май эчендә, Аңламыйча артта каласын, Менә шуның, Менә шуның белән Көчәйтә шул йөрәк ярасын. Их син, егет, Ун ел белемеңне Нигә инде җилгә ташладың, Килер көннәреңне уйламыйча Тракторда эшли башладың?.. Сирень яфраклары соң мәртәбә, Үбәргә дип кызга үрелде. Күңелең тулып елап җибәрерсең — Резидәкәй, тизрәк кер инде!.. — Әйтмә, Зөфәр, Оныт кына мине, уйлама, Җырларыңны миңа багышлама,
69 
 
Минем өчен гармонь уйнама, Мин онытмам, Зөфәр, синең белән Бергә булган матур көннәрне, Ләкин Күңелеңә авыр алма, зинһар, Син тап инде үзеңә тиңнәрне... Зөфәр: Килдем, Син киткәнче Барлык хисләремне Әйтеп калырга дип килдем мин. Сөйдем, Янар яшьлегемдә беренче кат Шундый көчле итеп сөйдем мин. Сөю көче белән тракторым Алга ыргый, мотор дерелди... Юк, Йөрәгем минем шулай дулый, «Резидәкәй, сөям сине», ди. Мин бит Үз эшемне сөю, Сине сөю белән көчлемен, Шул көч белән, әгәр кирәк булса, Тауташларны җимерер төслемен. Әйтмә миңа «мәктәп елларыңны, Белемеңне әрәм иттең» дип, Тракторга утыру сәгатемне Ун ел буе сагынып көттем мин. Син белемсез генә тракторга Утырып кара — барыбер тыңламас, Күңелгә дәрт, Җанга дәрман биреп мотор — җырламас. Ә син мине ике зур бәхеттән Аерырга, ахры, телисең. Син боларны әйттең ялгыш кына... Резидәкәй, Я, көл әле, 
Юк шул, Көлмисең. Р е з и д ә: Күңелем тоя, Күңелем уйлый, Зөфәр, төрлесен... Әйе, Сиңа бик тә авыр булыр Мине искә алган чакларда... Ләкин нишлим?.. Хәзер безнең юллар Аерыла төрле якларга. Я, хуш, Зөфәр, Әнә күрәсеңме Таң да ата инде, яктыра.  
70 
 
Резидә... Тукта, Китмә, Торыйк инде Тагын чак кына... Р е з н д ә: Ачуланма, һәркем тормышында Үз бәхетен тели табарга. Миңа булган көчле мәхәббәтең Күкрәгеңдә янар-янар да, Тетрәп сүнәр, Тормышында Очратырсың яңа танышлар. Гармонь уйнатырсың бер матурның Зәңгәр күзләренә багышлап. Сау бул, Зөфәр... Зөфәр: Резидәкәй, аңла, Бу сөюем Мәңге сүнмәс өчен кабынган. Синең исемең генә йөрәгемә Утлы хәреф белән язылган. Р е з и д ә: Зөфәр, җитте... Соңгы үтенечем: Минем яннан Җырламыйча гына үт инде. Хуш, акыллым, ярый... кит инде. ... Резидәкәй, Кума шатлыгыңны, Аннан башка ничек түзәрсең? Гөлбакчаңнан чәчәк өзәрсең дә Букет тезәрсең. Букетыңны кемгә сузарсың? Гөлләр бакчасына керерсең дә Гармонь тавышын эзләп йөрерсең. Ләкин табалмассың, йөрәгеңә Ни дип кенә җавап бирерсең? Син назлаган гөлләр, миләүшәләр Сибелерләр җилләр искәндә, Резидәкәй матур, нишләдең син, Үкенерсең исеңә төшкәндә. ... Бакча уртасында бер кыз тора, Маңгай чәчен Җилфердәтеп җилләр тарыйлар. Бакча уртасында бер кыз тора, Керфекләре түбән карыйлар; Ул күтәрде кинәт керфекләрен (Кайгы нуры — уйчан йөзендә.) — Зөфәр!.. 3 ө ф ә р: 
71 
 
Җилләр генә уйный ул урында... Их, Нишләдең син, Нишләдең син, сеңелем Резидә? ... Йолдызлар да бүген әллә нигә Сүнәр-сүнмәс кенә яндылар, Шушы төндә кызның мендәренә Тамчы-тамчы яшьләр тамдылар. Шушы төндә ялгыз гармонь йөрде Авыл урамнарын уратып, Тәүге тапкыр өзелеп сөйгән ярын, Яшьлек мәхәббәтен югалтып. Гармонь моңы йөрде озак-озак, Агып керде тып-тыи өйләргә: «Уйныйм әле гармонемны Үзем белгән көйләргә, Резидәкәй, өзелә үзәккәй, Белмим кемгә сөйләргә». Әллә ничек шунда, бу ялгыз җыр Бик якын да кебек, ерак та, Әллә ничек шунда, бу моңлы җыр Күкрәп туа кебек йөрәктә. 
ИНСТИТУТКА БЕР КЫЗ КИЛДЕ ... Август иртәсендә Институтка Бер кыз килде. Сумка — кулында. Ак күлмәктән. Гүя бер күбәләк Очып килеп зәңгәр болыннан Карап тора: Менеп булыр микән, Ай-Һай-биек, диеп бу чәчәк. Юк, Бу — чәчәк түгел, Бу — куаныч, шатлык, яшьлек, бәхет, киләчәк! Ул студент булыр, Әнисенә Сөенә-сөенә Язар хатларын: «Әнкәй бәгърем, Мин бәхетле бүген — Институтка таба атладым». Тик нигәдер, Кайчак шундый моңсу булып китә... Нәрсә җитми аңа, ни җитми. «Көлемсерәп карауларың Күз алларымнан китми». Кара чәчле, кыска буйлы егет  
72 
 
Көлемсерәп басып тора да Әллә кая китеп югала. Югала... Үзе Резидәнең йөрәгенә Ефәк тасма булып урала. Тик шул чакны трактор гүли башлый. Тузан чыга... Ул егетнең Ак тешләре генә күренә. Бер минутка тагын Резидәнең Мәхәббәте сүнә, сүрелә. Кем гаепле? Белмим... Нигә? Нигә? һаман бергә барып булмады. Аерылдык. Инде төрле якка Алып китте тормыш юллары. Менә Резидәбез имтиханда, Каушый-каушый ала билетын, Билет, Билет, Бик үк авыр булма — Якынайт син бәхет минутын. ... Ул бит бүген соңгы имтиханын Биреп чыгар. Шундый арылган, йөрәк чәчәкләрнең хуш исләрен, Август матурлыгын сагынган. Көләргәме хәзер, Еларгамы? Нигә күңел шулай ашкына, йокламаган төннәр, зур хыяллар Хәл ителер тиздән барсы да. Кил син, бәхет, Кил син, Озаклама, йөрәк көтә сине, чакыра. Кил син, бәхет, Бөреләнгән яшьлек, Якты киләчәгем хакына. Резидәбез әле көлеп ала, Әле маңгаена тотына, Әле йөри, Әле зур залдагы Урындыкка килеп утыра... ... Менә Резидәбез дулкынланып Билет алды. Билет алды да, Тетрәп куйды, Ап-ак чәчле Профессорны күргәч алдында. Профессор күзләреңә карап Җавап көтә әнә үзеңнән. Ә син...  
73 
 
Нигә бераз гыиа сөйләдең дә Телсез калдың! Әллә... Резидә! Каушама. Резидә, Күтәр башың, күтәр югары. Канатланып вузга килүеңне, сынау бирүеңне оныттыңмы әллә? Калдың мәллә кинәт югалып? Дәшмисең... Профессор синнән җавап көтә, Сөйләшмисең, Кайгы нуры — алсу йөзеңдә. Тып-тын бүлмә никтер уйга калган. Нишләдең син, Нишләдең син, сеңелем Резидә?.. Ул күтәрде кинәт керфекләрен, Профессорга өзелеп карады. «Профессор... абый... бу сорауны белмим...» Күзләр... Күзләр... Аермыйлар акны-караны. Шуннан Иелде дә йөзен кулы белән каплады, йөзен кулы белән каплады да Ул ишеккә таба атлады. Томан басты алдын, Күзләренә Шуып төште маңгай чәчләре, Иптәш кызы Нидер әйткән иде... Дәшмәде... Кызлар, Дәшмәгез. Кызлар, Юатмагыз. Хәзер соң инде... Борылды да башын түбән иеп Ул урамга чыгып йөгерде. Резидәне көтеп алсагыз да, Иелмәгез генә, каеннар, Күзе тулган аның яшьләр белән, йөзе сулган аның кайгыдан. 
ЗӨФӘРНЕҢ РЕЗИДӘГӘ ЯЗГАН ХАТЫ «Тракторым гөрли, Син, Резидә, Яратмыйсың аның тавышын,  
74 
 
Шушы тавыш мине шатландыра, Баса төшә сөю сагышын. Теләкләрем буразналар булып Уелып кала туган җирләрдә; Хыялымда инде ишелеп уңган Бодай дулкыннары тирбәлә. Нинди рәхәт Гади эшең өчен Кешеләрдән рәхмәт ишетү, һәм үзеңне, Тормыш, илең өчен Кирәк кеше диеп хис итү! Сокланам да кайчак карап торам Күпереп яткан чиксез кырларга, Күңел тула шул чак шатлык белән, Күнел куша ярсып җырларга, Сагыш та бар минем җырларымда — Син дустымның янда булмавы. Аңларсыңмы? Белмим. Алларымда Торырсыңмы көлеп-елмаеп?.. «Резидәкәй» дигән матур көйне Йөрәгемдә саклап йөртәм мин. Өй артында үскән сиреньнәргә Төсең итеп карап үтәм мин. Менә рәсемең синең, Стенадан Карап тора уйчан күзләрең. Резидәкәй матур, Ник дәшмисең, Юкмыни соң әйтер сүзләрең?.. Күз алдыма килә: Горур атлап Вуз ишеген ачып керәсең. Киләчәгең синең үз кулында — Елмаясың шуңа, көләсең. Бер куаныч миңа булыр иде Рөхсәт итсәң хатлар язарга. Бәлки очрашырбыз. Смотрга Мин дә барам тиздән Казанга». 
РЕЗИДӘНЕҢ КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕННӘН 
Барсы бетте. Яшьлек хыялларым Чәчәк атмады. Күзләремне, Дәртле күзләремне Яшьләр каплады. Беләм. Юатырлар... Нигә кирәк хәзер юату...  
75 
 
Нигә кирәк Көйрәп-көйрәп Янган йөрәгемә ут ату... Институт! Юкка гына Биек баскычыңнан үрләдем. Залларыңда, Шаулы залларында Бәхетем калыр, диеп, белмәдем. Хәзер, Үкси-үкси Туган авылыма кайтыйммы? «Әни, нишлим, Вузга керәлмәдем, Юат мине», диеп әйтимме? Китәм... Киткән юлларымда Җилләр исәрләр. Янган йөрәгемә дару булып Гөлләр үсәрләр. Вузлар, Сау булыгыз, Миннән каласыз. Кызлар! Сез бәхетле... Көлә-көлә вузга барасыз. Чемоданым кулда, Яшь тамчысы минем күземдә. Китәм. Кая? Белмим үзем дә... 
* * * Бу шәһәрдә белмим беркемне дә, Узучылар таныш түгелләр, Бер ялгызым йөрим урамнарда, Авыр яра минем күңелдә. Алсу йөзем нурлы булмас инде, Юатмагыз гына, туганнар. Кайчан, кайчан минем күз алдымнан Таралырлар икән томаннар? Бакчаларга керәм, Яшел бакча Август кояшында коена. Кояш көлә... Ләкин һәммә пәрсә Миннән көлгән кебек тоела. Асфальт урамнардан, шаулый-шаулый, Вузга таба яшьләр үтәләр, Вузга таба яшьләр үтәләр дә Мине бик ямансу итәләр. 
76 
 
Белмисез шул, Нигә Резидәнең Бакчаларда ялгыз йөргәнен, Белмисез шул шушы ялгызлыкның Аның күңелен ничек өзгәнен. Каен яфраклары, Көзгә таба Нигә яшькелт-сары буласыз? Бик авыр шул сезгә, Җил истеме, Өзелергә генә торасыз. Әллә, Рсзидә дә шул каеннар кебек Саргайсынмы, тынып калсынмы? Әллә көзге җилгә буйсынмыйча Күкрәк куеп алга барсынмы? 
Классташлар, Ике ай булмады, Сагынырга инде өлгердем, Кайберегез сезнең студенттыр, Кайберегез Бәлки минем кебек йөридер. Бергә укып йөргән дусларымның Очыратсам иде берәрсен, Бетәр иде хәсрәт-сагышларым, Рәхәт булыр иде сөйләшү... Уйларымны белеп торган кебек Шул чак Сөмбел килеп чыкты алдыма. * Шатлыгымнан белмим нишләргә дә — Үзен кысып кочып алдым да Түзәлмәдем — Күңелем тулып елап җибәрдем. — Резидәкәй җаным, Әй сагындым, Ә син? Тукта инде, елама. Нинди җил ташлады бу якларга? — Сорама. Син сорама, Сөмбел, ул хакта. Үзең аңла... Авыр, Авыр миңа Искә төшсә әгәр ул чаклар. Ул аңлады, Башка сорамады. «Ә мии, диде, эшлим заводта. Сменага барыш. Ачуланма. Үтеп бара икән вакыт та... — Син заводта?! Гади эшче булып?! Урта белем белән? Юк! булмас...


 
— Нигә гаҗәпләндең? Минем белән Бергә эшли Роза һәм Ильяс, Ярый, дускай, Вакыт җитә инде. Без көтәбез, кичкә килерсең. Ышанмасаң барып Барсыи-барсын Үз күзләрең белән күрерсең. 
Ул югалды, Әле кайчан гына Укып йөргән идек бергәләп. Ләкин... Отличнога укып йөргән Сөмбел Нигә институтка кермәгән? 
РЕЗИДӘНЕҢ ӘНИСЕНӘ ЯЗГАН ХАТЫ Әнкәй бәгърем, Син рәнҗемә, Сизә күңелем: Сөйгән Резидәңнең сүзләренә Йөрәгеңнең риза түгелен. Дуслар чакыралар үзләренә, Күп уйладым, Белмим нишләргә. Ахыр чиктә инде риза булдым Бер заводка кереп эшләргә. Бу заводта Бер ел гомеремне, Ничек кирәк алай үткәрим. Әнкәй бәгърем, тыңла инде, яме? Калмыймын бит монда күпкә дип. Мин оялам. Кызлар көлә генә. Алар инде эшләп өйрәнгән. Ә син, әнкәй, анда «Минем кызым эшче хәзер» диеп сөйләмә... Көзләр җитте инде, Тик бер кышка Ничек кенә булса түзәрмен, Түзәрмен дә тагын институтка... Шунда гына, әнкәй, мин үземне Чын бәхетле итеп сизәрмен... 
КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕНЕҢ ДӘВАМЫ Тәрәзәдәй кайчак карап ала Көзнең саран нурлы кояшы. Мин — класста. Тик бу — түгел мәктәп классы. Бар да яңа, Бар да башка монда,

78 
 
Өстәл, кара такта булса да, Укытучы-мастер дәрес бирә, Зур станок тора уртада. Менә ул кулына металл ала, Калтырана башлый станок. Күп тә үтми, Деталь хәзер була — Нинди төгәллек һәм осталык! Бар да яңа монда, Бар да кызык, Ахыры бетәр моның ни белән. Шундый станокта эшләү, бәлки, Миңа туры килер, кем белә? 
Китәрмен дә бик тиз онытырмын Дигән идем... Ә нигә соң шулай уйланам? Шул егетне гармонь тоткан килеш Төшләремдә күреп уянам. ... Резидәкәй, Салкын көзләр җитә, Су сип гөлләреңә, корытма. Син бит аны үзең ташлап киттең, Оныт аны... 
А, юк, Онытма... 
Куркамын да кебек, курыкмыйм да, Станокка якын барырга. Өйрәтүчем — мастер Хәмит абый Көлемсерәп тора янымда. «Бик катлаулы нәрсә, Акылың җитми, Исең китеп карап торырсың, Ә белемле кеше Җиңел аңлый Машинаның һәрбер сулышын. Әйдә, сеңелем, башла, Шушы булсын Зур тормышка аяк басуың...» Ник куркырга сабый бала кебек, Үз-үземә килә ачуым. Станокка кулым тию белән, Салкын тирләр чыкты маңгайдан. Мин бит монда әле яңа кеше, Оялтмагыз мине, малайлар. ... Мин торакка кайттым. Их, дусларым, Деталемне ясый алмадым. 
79 
 
Боздым, Барсын боздым, Ничек басыйм йөрәк янганын... Торасыз да «ник күңелсез?» дисез, Мин күңелсез — авыр уйлардан... Эшче булу вак эш, дигән идем, Мин эшче дә, ахры, булалмам... Мөлдерәтеп моңлы күзләремне Сезгә таба, дуслар, карыйм мин; Әйтегезче, тормыш юлларында Урынымны ничек табыйм мин? ... Юаталар: — Дускай, деталь эшләү Әллә җиңел генә дисеңме? Барып чыкмый икән, һәр яшь кеше Горур башын түбән исенме? Юк, Резидә, Эшче булу өчен Иң кирәге — ныклык, сабырлык, Шул вакытта гына син ясаган Деталь булыр таңга калырлык. Кәгазь-каләм ал да эшкә башлыйк, Начар беләсең син сызымны... Мин оялып күзне читкә алам, Ә йөземдә инде — кызыллык. Иркен сулыш алам җиңеләеп, Яктыргандай була күзләрем: — Өйрәтегез, кызлар, авыр булса, Тешләремне кысып түзәрмен. 
Маңгаемнан кайнар тирләр ага, Арыганмын, Талган кулларым. Әмма Шатлыгымнан елмаям мин, Шундый рәхәт миңа, дусларым! Кулбашларым сызлый, баш әйләнә. Кара таплар алсу йөземдә. Шул вакытта әйтеп бетергесез Көч артуын тоям үземдә. Станоклар шавы уртасында Басып торам. Дуслар, килегез!.. Үз хезмәтем кергән Иң беренче Деталемне менә күрегез. Җыелдылар дуслар-иптәшләрем, Минем өчен алар шатланган. «Болай булгач, була!» дигән кебек Хәмит абый сөя аркамнан: «Кыенлыклар алда бик күп әле, Син шуларга, кызым, хәзерме? Бүгеннән соң синең һәр минутың Завод өчен кыйммәт, кадерле».  
80 
 
Бөтен цехка Кычкырасым килде, (Кычкырсам да гаеп итмәсләр!..) Мин булдыксыз түгел, Мин эшләрмен, Ышаныгыз миңа, иптәшләр!.. 
Ул егетне үзем ташлап киттем, Үзем уйлыйм иртә-кичләрен, Үзем сөйдем аны, үзем качтым, Нишләдем мии, дуслар, нишләдем? Тирән сагынуымны басалмаган, йокламаган төннәр күп була. Айлы төндә, гармонь уйный-уйный, Зөфәр җырлап килгән күк була. Сөмбел җаным, Сөйлә ни булса да, Юкмыни соң бер дә серләрең. Гомер-гомерлеккә яр булырлык Бармы синең өзелеп сөйгәнең? Сөйгәнеңне бик нык сагынганда Нигә моңсу була таң ату, Әйтче, Сөмбел, нигә шул кадәре Көчле була икән ярату? Кайнар йөрәгеңә каршы барып Сөю хисен җиңеп буламы? Булса, Ничек итеп, Ничек итеп җиңим мин аны? Бармы мәхәббәткә берәр дару һәм мөмкииме аны аңлату? Әйтче, Сөмбел нигә шул кадәре Көчле була икән ярату? 
Берсе җырлый, Берсе китап укый, Берсе театрга җыена. — Их, Резидә, Яшьлек — шиңмәс чәчәк, Мәңге үтмәс кебек тоела. Күрәсеңме, Күпме хатлар килде Иптәшләрдән — егет-кызлардаи. Сынатмады безнең классташлар — Бик күпләре кергәи вузларга. Кайберләре тора ил чигендә Саклап безнең тыныч хезмә;гне, Берсе шофер, Берсе укытучы — һәммәсе дә бездә хөрмәтле. Исеңдәме, Мәктәп партасында Уйларымиь! сиңа сөйләдем.


 
«Балачактан инде хыялланам, Эшче булу, дидем, теләгем». Ә син әйтә идең: «Тегеләй дә һәм болай да уйлап карыйм мин, Бер һөнәр дә эзләп табалмыймын, Әйтче, Сөмбел, кая барыйм мин?» Сөенәмен шуңа: Синең белән Юлларыбыз килеп кушылды. Завод. Дуслык. Яшьлек һәм мәхәббәт— Бәхетебез безнең шушы инде. Берсе җырлый, Берсе китап укый, Берсе театрга җыена. — Әйе, Сөмбел, Яшьлек — шиңмәс чәчәк, Мәңге үтмәс кебек тоела. 
Әнкәй җаным, Сиңа бу хатымны Язган чакта Уйлыйм үткәнем. Нинди моңсу идем, Хәзер Килеп җитте менә көткәнем. Минем күзләр шундый уйчан иде. Хәзер алар Шатлык нуры белән яналар, Кил, кадерле анам, Күр кызыңны... Күзләренә тутырып кара да Кочаклап үп, һич рәнҗемә миңа, Кызым — эшче, диеп карама. Кайтыр юлларыма карый-карый Чыгасыңдыр таңнар атуга. Бик күрәсең килсә, бик сагынсаң, Чык та, әнкәй, иркен басуга, Язгы ташкый кебек шау-гөр килгән Хезмәт җырын туктап тыңлап тор, Шул чагында, минем төсем булып, Җырлыйҗырлый узар трактор. Без эшләгән трактор гөрләвеннән Резидәңнең җырын ишетерсең; Авыл буйлап, «Минем кызым бик зур кеше булган» Дигән матур хәбәр йөртерсең. Балачакта мин бит тели идем, Башкалар күк эшләп үсәргә, Тели идем сиңа булышырга, Су ташырга, утын кисәргә. 0 сип әйтә идең Ташла, кызым, с. ,С. Ә? 10 81 

82 
 
Үзем исән чакта, Андый эшкә кулың тимәсен!» Киләчәктә мине килә иде Үзең кебек доктор итәсең. Мин заводта хәзер, Эшче булдым, Шатланамын, әнкәй, шуңарга: Завод, дуслар, сөйгән Резидәңә Ярдәм итте кабат туарга. Вузга керәлмәде кызым, диеп Яшь тамызма, әнкәй, күзеңнән. Көндез эшче булыр, Ә кичләрен Вузда укыр синең Резидәң. 
Көз җитте дип, гөлләр, саргаймагыз, Чәчәкләрне җиргә сипмәгез. Их дусларым, сөйгән ярыгызны Минем кебек ташлап китмәгез. Үзем сөям, үзем хат та язмыйм... Нихәл итим, юк бит чаралар, Их дусларым, сөйгән ярың белән Якын булсын икән аралар. Таба алмам башка мәхәббәтне, Тик берәүгә күңелем омтыла... Аны уйлау миңа шатлык бирә; Барлык сагышларым онытыла. Уйнатыгыз, кызлар, мандолина, Уйнатыгыз, һич тә тынмагыз. Яшьлек лирасында тормыш җырын; Хезмәт, сөю җырын җырлагыз. Тукта, туктагыз! Бүлмә буйлап таныш моң җәелә, Тыңла, тыңлагыз! Бу бит, бу бит, Минем моңым, минем хисләрем, Бу — ул, Бу — ул, Минем җаным, минем Зөфәрем. Көчәйтегез, дуслар, радионы, Юып китсен сөю сагышын. Ишетәсезме? һава дулкыннары алып килә Зөфәремнең таныш тавышын. «Резидәкәй, зәңгәр күлмәгең Кайсы елгаларда чайкадың? Синнән гүзәл ярлар күрмәдем, Синнән гүзәл ярлар тапмадым. Оныттыңмы әллә, аппагым, Нигә килми сәлам хатларың?


 
Резидәкәй матур эзләрен Шаулы урамнардан эзләдем, Эзләдем, тик барыбер тапмадым, Бер җырладым өзелеп, түзмәдем. Оныттыңмы әллә, аппагым, Нигә килми сәлам хатларың? Сине эзләп сулар буйладым, Синдә генә минем уйларым, Резидәкәй бәгърем, ник дәшмисең, Кайда синең зифа буйларың? йөрәгемне юат, чибәрем, Кош теледәй бер хат җибәреп». 
Синең җырың миңа канат булыр һәм ямь булыр тормыш юлымда. Мин дә кушылам сиңа, җырла, Зөфәр, Яшьлек яме — сөю турында. Уйнатыгыз, кызлар, мандолина, Уйнатыгыз, һич тә тынмагыз. Көрәшләрдә туган бәхет көен, Хезмәт, сөю көен җырлагыз. Гармонь моңнарыдай якын миңа Корыч тракторын, тавышы; Зөфәр, Зөфәр, барсы турында да Бер сөйләшсәк иде кавышып. Синең җырың, Зөфәр, шундый таныш, Шундый якын синең моңнарың. Зөфәр бәгърем, дустым, җан кисәгем, Мин ишетәм сине, монда мин! 1954—1955 Казан.