Логотип Казан Утлары
Публицистика

«ҮСҮ ЮЛЫ»НЫҢ СИГЕЗЕНЧЕ КИТАБЫ

*
 Яшь язучылар альманахының сигезенче китабы, алдагы саннар белән чагыштырганда, бай эчтәлекле булып чыкты. Хәтта тышлыкның да матур эшләнешенә игътибар бирелгән. Китап А. Сәләхетдиновның «Партиябез» исемле эпик шигыре белән ачыла. Бу яшь сәләтле авторда матур тел һәм тапкыр әйтем көче бар. «Ленин салды аның нигез ташын, Цементлады — меңнәр. Коммунистлар — алар һәр урында Арсланга тиңнәр». Биредә сүзләр конкрет сайланыл- ган һәм зур фикер кыска, җыйнак итеп әйтеп бирелгән. Авторның икенче шигыре дә бик актуаль темага язылган; анда Көнбатыш Германиядәге Америка солдатына — <Гранит ташка хәнҗәр кайрап, шул корычның чыңлавыннан башканы ишетмәүче» солдатка: «Тынычлык һәм ирек дусларының Көче бара артып. Үкчәң күтәр, япки, Германиядән, Кит илеңә кайтып!» — дип, кисәтү ясау—тынычлык яклы миллионнарның теләге. Яшь шагыйрьнең өченче шигыре «Шинель кигәч» тә уңышлы, һәм бу шигырьләр, альманахның башлангыч битләренә бик урынлы һәм хаклы рәвештә урнаштырылганнар. Альманахта шулай ук X. Камалов 1 Яшь язучылар альманахы, сигезенче китап. Татарстан АССР Язучылар союзы Органы. Редколлегия: Г. Иделле (җаваплы редакторы), Ш. Маннур, Ә. Еники, Ш. Мөдәррис, И. Нуруллин. Издательство редакторы Т. Нурмөхәметов. Тышлык худож- аигы 3. Хөсәенов. Таткнпгоиздат басмасы, 1955 ел. 164 бит. Бәясе 3 сум 5 тиен. шигырьләре күренекле урынны алып тора. Бу шигырьләр хисләргә бай. Яшь шагыйрь тормыш күренешләрен үзенең лирик тойгылары аркылы сурәтләүне уңайрак саный һәм шуның аркылы шактый ук үзенчәлекле итеп язуга ирешә. /Менә «Җәйге яңгыр» шигыре. Ун юллы шигырьдә никадәр күренеш, никадәр фикер! Җәйге яңгыр Чыбык кебек нечкә Аяклары белән Бии иде чаннар өстендә, Әллә каян жил чыкты да аны Алып китте җирдән өстерәп. Калды асфальт ябылмаган юлда Ерганакның нәни көлүе, Су өстендә шәмәхә төс — матур: Нефть тамып калган түгелеп. Бу юлларда хәрәкәт тә, сурәтләүләр дә күп. Ләкин «чыбык кебек нечкә аякларның «чаннар өстендә» биюен генә бер кадәр аңлап булмый. «Чан» сүзе аптырашта калдыра да!.. Юл буенда — чан? Бәлки ул, автомашиналарга бензин тутыру өчен туктау урыннарының бензин чаннарыдыр? Чөнки, «ерганакның нәни көлүе» күренгән су тулы чокырда: «Су өстендә шәмәхә төс — матур: Нефть тамып калган түгелеп», — дигән сурәтләү дә китерелә ич? Шушы кечкенә бер төгәлсезлекне искә алмаганда, шигырь үзе бик матур. Без бертуктаусыз машиналар узып тора торган олы юл буен, кайбер урыннары асфальтланып та бетмәгән юллардан, шаулап төзелеш барышын күз алдына китерәбез. 
114 
 
Бу шигырьдә кеше образы үзе турыдан-туры сурәтләнмәсә дә, авторның лирик героенда бәләкәй генә ерганак йөзендәге «нәни елмаюны» да күрә алучы, сизгер күңелле, үткен күзле художник образы барлыгы сизелеп тора. «Син карыйсың асфальт юлына...» шигырендә: 
«Авыл аша узган бу яца юл Тынгылыгын алды күңелеңнең...» — дип, шагыйрь, бер кызның күңеленә үтеп керә. Аның сагышына җиңеллек тудырырга тырыша. 
Сөйгәнең дә машинасы белән Киткән иде... Нигә инде кайтмый калды соң? — дип, героиняның кайгысын уртаклаша. Бу шигырьдә автор тудырган образ гына хәрәкәт итми, автор анда үзе дә актив катнаша — образга үзенең мөнәсәбәтен күрсәтә. Шуңа күрә шигырь икеләтә ’җанлы — тәэсирле. 
...Син карыйсың асфальт юлына... Бер машина килеп борылыр да, Бар кайгыңны төяп, Алып китәр төсле тоела. 
Бу шигырь әнә шундый көр күңеллек белән тәмамлана һәм бик мәгънәле булып очлана. Чыннан да, яңа юллар безгә яңа тормышны да, машиналарны да, аларның сөйкемле механизаторларын да, кыскасы, якты өметләрнең барысын да алып килә... Шигырьдә болар барысы да әйтелеп бетмәгән, ләкин ул яңа юллар — яңа тойгыларны, исәпсез күп яңа идеалларны китерә — менә туларны бик ачык сизәсең... Хисам Камаловның яңа рифмалар эзләве дә күренә, алардан: калды соң — алмыйсың, мин кысыйм — щылытыйм, өстендә — өстерәп кебекләре уңышлы булса да, кич-иртән — кимсетмә, тик шуны — басуны, көлүе — түгелде кебекләре бик үк ятышлы тоелмый, һәрхәлдә, яшь шагыйрь киләчәктә көчәнеп рифма ясау юлына басмас дип ышанасы килә. Альманахта шигырьләр аз түгел. Техник эшләнешләре ягыннан аларның барысы да шома дип әйтерлек. Ләкин канәгатьсезлек тудыра торган як шунда: аларның кайберләре күптән укылган таныш шигырьләр булып 
тоелалар. Мәсәлән, Г. Мөхәм- метшинның: «Өч әти», «Агындел дулкыннары», Ә. Баяновның «Гашыйк булсаң, нишләрсең?» һәм 11. Мадьяровның «Алмагачлар утыртканда» исемле шигырьләре шундый характерда. X. Салихның «Улыма», «Дуслык», С. Поварисов- ның «Дан турында», Т. Шәйхетди- новның «Хыялым» һәм В. Рәхимов- ның «Буран» исемле, аз сүз белән күп мәгънә бирергә тырышып язган, кыска шигырьләре дә, никадәр генә җыйнак язылган булсалар да, хәтердә калмыйлар. Алар поэзиябезгә әллә ни яңалык алып килмиләр, шуңа күрә дулкынландырмыйлар да. Өстәвенә, ритм чатаклыгы да: «Әгәр дә исеңә алмыйча», «Үзәгең өзелә диеп» шикелле җөмләләр дә (Н. Мадьяров — «Алмагачлар утыртканда») очрый, «йөрәк тауга тамыр җәйгән» кебек (Ә. Габиди — «Альпинист») аңлашылмый торган урыннар да бар. М. Зәкиевнен «Җәй иртәсе» һәм Г. Сабитовның «Яшел дулкыннар» шигыре дә — урта кул. Ал арда дәртлелек тә, җанлылык та күренми. Яшь шагыйрьләрнең шигырьләрендә тематик ярлылык күзгә бәрелә. Ни өчендер шагыйрьләребез бүгенге көн тормышыбызга якын ук килеп, шул тормышның актив көрәшчесе булып катнаша алмыйлар. Шигырьләрдә актуаль бурычлар, проблемалар яктыртылмый. Социалистик авыл хуҗалыгындагы уңышны, терлекчелекне текә күтәрү өчен барган бөек көрәш мотивлары чагылмый. Чирәм күтәрү, яткыя җирләрне үзләштерү эшендәге, Волга диңгезе төзелешендәге батырлык күренешләре җанландырылмыи. Бу идеяләрне ачып салу юлында, китаптагы берничә хикәядә омтылыш күренә. Шундыйларның берсе рәтенә Р. Саттаровның «Тау илендә» хикәясен кертергә кирәк. Иптәш Саттаров телгә бай һәм аңарда күзәтүчәилек, тормышның күп төрле күренешләре эченнән әһәмият- лесен аерып ала белү сәләте бар. 
8* 115 
 
Үткен теле аша ул, образларның характерларын ачуга да ирешә, аларга үзенә хас сыйфатлар, сөйләм үзенчәлекләрен дә таба ала. Бу яктан, хикәядәге Дилбәр — бик жднлы образ. Булдыклы, турысын күзеңә бәреп әйтеп салучы, шаян холыклы бу гади кыз, шәһәрдән килгән егетне авылда бөтенләйгә калдыруга ирешә. Моңа егет белән кыз арасындагы мәхәббәт тә, егетнең авылга су кертү эшендәге эш- һәнлеге дә сәбәпче була. Бу эшләргә, бу хәлләргә тоткарлык ясаучы саран председатель дә, ахырында, җиңелергә мәҗбүр була. Хикәяне мавыгып укыйсың, чөнки хикәядә конфликтлар бар. Алар вакыйгалар барышының чамасына карап кына, тормыштагыча куералар һәм бик ышандырырлык рәвештә чишеләләр. Р. Төхфәтуллин иптәшнең «Иҗат һәм шаблон» исемле очеркы колхозларда җир эшкәртүдә яңа методның— Мальцев методының гамәлдә ничек җәелүен сурәтли. Биредә чын күңелдән иҗат эше белән шөгыльләнүчеләр дә, эшкә шаблон юлы белән килүче ялган инициаторлар да күрсәтелә. Авторның авыл хуҗалыгындагы яңа эшләр белән дә, тормыш белән дә яхшы таныш бу- ‘луы күренә. Шуңа күрә ул, һәр эшнең, һәрнәрсәнең серенә төшенеп, иркенләп яза ала. Шуңа да бу очерк альманахта колхоз тормышы, аның бүгенге көне белән укучыны таныштыра торган бик әһәмиятле әсәр булып тора. А. Фазылҗапов иптәшнең «Отыш чыккач» исемле хикәясе, югарыда тукталган ике әсәр кебек үк, «Совет Татарстаны» газетасы редакциясе тарафыннан үткәрелгән конкурста бүләкләнгән хикәя. Начар язылган хикәя дип әйтеп булмый аны. Ипле генә башлануы, ситуацияләрнең җайлы гына куеруы һәм тиешле генә чишелеше — хикәя язудагы барлык техник таләпләргә җавап (бирерлек. Бу яктан ул канәгатьләнерлек килеп чыккан. Ләкин хикәя 11 җа д 11 р әвештә туды р ы л м а га н, бу— саклык кассаларының тормышыбыздагы әһәмиятле ролен күрсәтү өчен, укучыга шуны аңлату теләгеннән чыгып кына язылган. Ләкин автор фактларны тормышның үзеннән алмыйча, бу болай, теге тегеләй булырга тиеш дип, уйлап кына чыгарган. Хикәядә бертөрле дә конфликт юк. Закир карт акчасын саклык кассасында саклап өйрәнмәгән. Шул гадәте буенча 
гына ул аны кассага салмый да. Гадәте шундый булган өчен генә ул картка бернинди таләп тә куеп булмый бит! Автор Галим картны уңай образ — акчасын кассада саклаучы аңлы кеше итеп бирә. Ләкин бу уңай образның да тискәрене юлга бастыруда берәр төрле яхшы мөнәсәбәте күрсәтелми — ул Закир картка бер йогынты да ясамый. Хикәянең ахыры Закир картның үзе теләп акчасын саклык кассасына илтүе белән очлана. Укучы Закир картның тискәре карт түгеллеген алдан ук белә иде һәм ул шундый кеше булып калды да. Димәк, әсәргә образ нинди хәлдә килеп керсә, шул хәлендә калды — үсмәде, үзгәрмәде. Галшм карт та, шулай ук, үз урынында калды. Автор ихтыяры белән генә хәрәкәткә китерелгән образларның йөрешторышлары беркемдә дә кызыксыну тудырмый. Чөнки укучы хикәянең ничек тәмамланасын укый башлау белән үк үтәли күреп тора. Хикәя никадәр тырышлык белән, никадәр шома язылган булмасын, аның нигезендә чынлык юк икән, ул ясалма хикәя булып кала. Кызганычка каршы, альманахта мондый ясалма яки тиешенчә эшләнеп бетмәгән, өлгермәгән хикәяләр берничә: мәсәлән, А. Кәли иптәшне теманың актуальлеге дә коткара алмаган. Ул «Ялкынлы теләк» исемле хикәясендә Мәүләви исемле егетнең авылдан Алтайга — чирәм күтәрү эшенә китүен күрсәтергә уйлый. Сүз юк, авторның да. хикәядәге Мәүләветдиннең дә теләкләре изге! Ләкин теләк белән генә бетми шул. Хикәядә ялкын да булырга тиеш. Автор Мәүләветдиннең унынчыны бетерүен, Алтайга китәргә теләп заявление язуын, комсомол путевкасы килгәнче урак өстендә эшкә йөрүен һәм соңыннан, җавап килгәч, чирәм күтәрергә китүен
116 
 
язудан — шул фактларны санап чыгудан уза алмын. Тормышта һәрбер хәрәкәт каршылыкка очрый, һәрбер яңалык берәр сәбәптән туа. Сәбәпсез бернәрсә дә юк! А. Кәлп иптәшнең хикәясендәге хәлләр бернинди сәбәпсез туалар һәм бернинди каршылыкларга очрамый гына үз җаена агалар. Бу инде — конфликтсызлыкның нәкъ үзе! Хикәя шома, төзек язылган җөмләләрдән генә тумый. Сайла- нылган яхшы темага, яхшы фактларны язып чыгу белән эш бетми, биредә без авторның фактларны үз мөнәсәбәте, үз карашы белән «җылытуын», җанлы итеп сурәтләвен теләр идек. Иптәш X. Сафина үз хикәясенә, күп нәрсә вәгъдә итә торган, «Беренче мәхәббәт» дигән матур исем куйган. Ләкин хикәянең эчтәлегендә, мондый саф, беренче яшьлек тойгыларын акларлык, мондый гүзәл мәхәббәтне ачып салырлык вакыйгалар юк. Унынчыны бетереп килүче Битя исемле егет, Лилия исемле кызга гашыйк була. Кыз да үз чиратында Витяны сөя шикелле. Ләкин бу ике яшь йөрәк аңлаша алмый йөриләр. Чөнки Витя кызны үз иптәше Мараттан көнләп йөри һәм артык кыюсыз, чамасыз басынкылыгы аркасында, сөйгән кызына хисләрен әйтә алмый. Егетнең шушындый эчпошыргыч «тыйнаклылыгын» автор хикәясенең ахырына кадәр суза да суза. Нәтиҗәдә егетнең Лилиягә мәхәббәте барлыкка да ышанасы килми. Шул ук вакытта Лилиянең шундый җебегән егет өчен, аһваһ килеп йөрүенә дә аптырашта каласың! Инде Маратка килсәк, ул Дилияне яратамы, юкмы, анысын да хикәядә күреп булмый. Автор аны ни өчен ике арага керүче итеп күрсәтергә тырышадыр, мона бер сәбәп тә юк. Марат бу вакыйгаларга аз гына да катнашы булмаган бер яшүсмерне укытудан бушамый; хикәядә аның Лилия белән Витя арасын бозарга да, килештерергә теләве дә күренми. Хикәянең тәмамлануы да бик сәер. Витя институтны бетереп аерылышудан соң берничә сл узгач, Лилия белән яңадан очраша (ул икенче кызга өйләнергә дә өлгергән инде), ләкин ул әле һаман да Дилиядән пидер көтә. Лилия бик хаклы рәвештә Вптяпы кире кага. Шулай итеп, хикәянең башы да, ахыры да, барышы да уйланылмаган, автор пичек теләгән, шулай оештырган да куйган. Өстәвенә хикәя бик озын, кирәккә дә, кирәкмәскә дә фәлсәфә сату бик куп. 
Күренешләр дә, диалоглар да артык бертөрле: Марат белән Булатның дәрес хәзерләп утырулары (бертөсле үк картиналар) өч-дүрт тапкыр кабатлана. Аерма тик шунда гына: дәрес хәзерләүнең берсе рус теленнән, икенчесе тарихтан, өченчесе ботаникадан... Бу хикәядән авторның нәрсә әйтергә теләвеп аңлау бик кыен. Автор: «Виктор шикелле булдыксыз егетне сөймәгез, ул беренче мәхәббәтнең кадерен белүче түгел!» димәкче буламы? Яки: «Лилия шикелле чыдам булу ярамый, егет үзе кыюсыз икән, беренче мәхәббәтең турында башлап үзең белдер!» — дип, кызларга кисәтү ясаумы? Ничек кенә булмасын, бу өлгергән хикәя түгел. Ләкин автор эзләнә. Урыны- урыны белән матур сурәтләүләргә ирешә. Әмма аның ничек итеп мәсьәләне хәл итәргә белмичә, төрле якка ташлануы хикәянең һәр өлешендә күренеп тора. Бу хәл, безнең әдәби консультантларыбызның яшь язучыларга дөрес юнәлеш биреп җиткермәүләрен ачык күрсәтеп тора. Югыйсә, Сафина кебек сәләтле фикер йөртүчедәй яхшы язучы туа алачагына шикләнмәскә мөмкин. Ә. Шәйхетдинов иптәшнең «Зәңгәр саплы пәке» исемле хикәясе белән дә шул ук хәл. Аңарда язарга омтылу теләге зур икәнен күрү кыен түгел, тик ул нәрсә турында язарга белмичә йөди. Бу авторда әһәмиятле белән әһәмиятсез- не аера белү җитми әле хәзергә. Ул юк кына нәрсәдән бик кирәкле мәгънә тудырырга тырыша. Нәтиҗәдә җыйнак, пөхтә язылган, ләкин беркемгә дә яңа булмаган вакыйгалар тезмәсе килеп туа. Аиы укып та була, ләкин ул бер укыла да онытыла. Чөнки авторда укучыны дулкынландырырлык, аңа тәэсир 
117 
 
итәрлек, өлгереп җиткән яңа фикер юк. Хикәядә балаларның пәке белән парта өсләрен, мәктәп ишек яңакларын һәм өйдәге күп нәрсәләрне бозуы начар әйбер икәне сурәтләнә. Нәфис исемле җиденчедә укучы малайның биш яшьлек энесе Илдус, абыйсының чаңгысын киртләчләгән. Шуның аркасында Нәфис, чаңгы ярышларына катнаша алмый кала. 'Матур сюжет һәм файдалы кисәтү. ■'Ләкин Шәйхетдинов иптәш идеяне ачуга бик бер яклы килә, һәм аның хикәясеннән акыл өйрәтү, вәгазь- нәсихәт уку килеп чыга. Елга флотының яшь эшчесе И. Низамов иптәш хикәя язуда үзен бик иркен хис итә. Бу сәләтле яшь авторның үзенә хас яхшы ягы бар, ул үзенә таныш булмаган тормыштан сюжет эзләми, нәрсәне яхшы белә, шуны матур итеп сурәтләүгә омтыла. Аның «Елга шаулый» хикәясе дә бу альманахта уңышлы әсәрләрнең берсе булып тора. Бу хикәядә әллә нинди катлаулы вакыйгалар да юк. Ләкин ул кызыклы. Кечкенә генә буксир пароходында эшләүче гади масленщик Рәшит Гүзәл исемле матрос кызны ярата башлый. Бу кызга |Вәгыйз исемле штурман да күз салып йөри һәм Рәшит белән Гүзәл арасына керергә чамалый. Рәшитне юлдан алып ташлау өчен, Вәгыйз аңа ерып чыкмастай эшләр тапшыра. Гүзәл Рәшиткә ярдәм итәргә килә. Егет моны кызның үзеннән көлүе дип аңлый. «Мин синең ярдәмеңә мохтаҗ түгел», дип җавап кайтара. Шулай итеп, егет белән кыз арасы чуала. Ләкин Рәшит кайгыга бирелми. Комсомол эшендә актив эшләп, шулай ук яңа җайланма уйлап табу эшенә бирелеп, комсомолда да, хезмәтендә дә үсә. Гүзәл дә бу тырыш егетне ярата башлый. Көяз штурман, киресенчә, эшендә чатаклыклар тудыра, һәм ху р л ы гы н н а н па р оходта 11 китәр гә (сорый. Бервакыт моның салкын карашы аркасында пароход төпкә утыра һәм ташка кырылып тишелә. Керә башлаган суны туктатуда да Рәшит геройлык күрсәтә. Шушындый гади генә вакыйгалар аша автор, экипаждагы матрослар, комсомоллар тормышын, алар арасындагы яңа мөнәсәбәтләрне бик матур сурәтли. Биредә ышанмаслык чын булмаган нәрсә юк. Шуңа күрә дә ул күңелгә ятышлы һәм рәхәтләнеп укый торган хикәя булып тора. Альманахта Г. Нуруллинның «Вөҗдан» пьесасы иң зур урынны били. Бу пьеса бу темага моннан соң язылган драмалар, комедияләр туганчы, сәхнәдә дә 
күренекле урынны биләп торды һәм хәзердә дә үз бәясен җуймаган әле. Пьесада яшь артистка Зөлфия белән тимер юлчы Рәшитнең семья тормышындагы конфликтлары күрсәтелә. Үзе дә артист иптәш Нуруллин, сәнгать эшчеләренең тормышын яхшы белгәнлектән, артистка Зөлфия образын, аның сәхнәгә булган мәхәббәтен бик дөрес характерлый. Рәшит, хатынының театрдагы эшенә бөтенләй бәя бирми, һәм Зөлфиягә сәхнәне бөтенләйгә ташларга куша. Бу эшкә җаны-тәне белән бирелгән Зөлфия, әлбәттә, риза булмый. Эгоист ир, хатынын ташлап, читк ) эшкә китә — Зөлфияне куркытмак- чы була, ул да аңа иярер, сәхнәне ташлар дип уйлый. Зөлфия, бала белән калса да, бирешми, үзенең сөйгән хезмәтен дәвам иттереп, зур уңышларга ирешә. Рәшит үзенең ялгышын аңлый һәм гафу үтенеп, турылыклы хатыны һәм сөекле баласы каршына кайтырга мәҗбүр була. Шушындый катлаулы булмаган сюжетка корылган пьеса, үзенең гадилеге һәм тормышча булуы белән тамашачы каршында уңыш казанды. Пьеса сәхнәгә куяр өчен җиңел тел белән язылган. Катнашучылар саны да аз, декорацияләр дә катлаулы түгел. Шуңа күрә бу пьеса репертуарга сусаган үзешчән сәнгать түгәрәкләре өчен көтеп алынган, кулай материал булачак. Альманахның яшь язучыларга ярдәмгә бүлегендәге И. Нуруллинның «Әдәби осталыкның кайбер мәсьәләләре турында Тукай» исемле мәкаләсе — классик шагыйрьнең әдәби мирасын өйрәнүдә яшь язучылар өчен бик кирәкле материал. Классикларның әдәби традиңиялә
118 
 
рен үзләштерү, аларның иҗат алымнарын, формализмга каршы көрәшләрен альманахта тагын да яктырта төшәргә кирәк. Шулай итеп, альманахта уңышлы әсәрләр дә күп, өлгереп җитмәгәннәре дә 
бар. «Үсү юлы»нда кимче- лекләрпең булуы бик табигый. Ләкин яшьләргә системалы иҗади ярдәм күрсәтелгәндә, алар бу кимчелекләрдән тиз арына алалар. Шуиа күрә алар белән ныклы багланышны көчәйтергә кирәк.