Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ЗЫЯ МАНСУР 
ШАГЫЙРЬНЕ САГЫНУ 
Җыр өйрәтте мине хөр яшәргә һәм үләргә кыю ир булып. Гомерем минем моңлы бер җыр иде, Үлемем дә яңгырар җыр булып. Муса Җәлил. 
Киң колачын җәеп Идел ага, Тирән дә ул, Зур да, Көчле дә. Азмы җырлар язган безнең Муса, Карап шушы дәрья өстенә. Тыңлаган ул: Пароходлар моңын, Чишмәләрнең чылтырап акканын. Иңбашыннан сыйпап торган аны, Баласыдай күреп, ак каен. Әйе, Булган, Татлы уйга талып, Таянган ул шушы каенга. Белмим, дигән, Миңа бу ярлардан Кадерлерәк ни бар тагын да. Күз нурыдай күреп сөйгән Муса һәр чәчәген, һәрбер талын Идел буеның. Шушы илгә, дигән, багышлармын Соңгысын да йөрәк җырымның. Кем уйлаган ләкин. Кем белгән соң, Тоткынлыкта туар ул җыр дип; Җыр туганда, Шагыйрь дустыбызның Баш өстендә балта торыр дип. Сөйде шагыйрь, Өзелеп, янып сөйде, Чит җирләрне түгел, үз җирси. Кем уйлаган, ләкин Шуның өчен Өзәрләр дип аның гомерен.  
ә? ю. 97 
 
Ян син, йөрәк, Тоташ утка әйлән, Ялкыныңда тәнем күмелсен. Палачларга каршы Мәңге сүнмәс Нәфрәт уты булып сибел син. Нәни кошчык булып оч син, җырым, Туктыйм димә ямьле болында. Орлык булып төш тә Гөл булып үс Шагыйрь каны тамган урында. 
Кара томан капламасын өчен Менә шушы якты юлларны, Безнең өчен, Безнең бәхет өчен, Ил бәхете өчен ул янды. Шушында бит, Менә безнең кебек, Ял итәргә ул да яраткан. Аның моңын алып килгән кебек, Җыр тавышы килә аръяктан. Бер көймәгә утырып, Менә хәзер Ишкәкләрен җайлап куяр да, Яңа шигырь яздым, иптәшләр, дип, Килеп чыгар кебек бу ярга. Чыгар кебек, Ләкин күренми шул Ишкәкләрнең дулкын какканы. Тик сагынып сөйләр өчен калды Шагыйрь дусның исән чаклары... 
Менә укый тәүге шигырен ул. Малай гына әле, кечкенә. Шуңа күрә аны, Кызык итеп, Бастырганнар өстәл өстенә. Дулкынланып укып, Ояла ул, һич күтәрми шомырт күзләрен. Үзе ашыга, Үзе тотлыга ул, Бүленеп-бүленеп чыга сүзләре. Әйтә алмыйм, Шагыйрь булыр дипме Уйлаганнар аның ул чагын. Нинди хыял, белмим, чуалгандыр Күңелендә нәни Мусаның. Бер күрәсе иде, Шушы хакта Бүген үзе сөйләп торганын. Үз авызыннан ишетәсе иде Моабитта туган җырларын. Ул укысын иде. Ә язгы җил, Тирбәлдереп каен толымын,
98 
 
Иңнәреннән сыйпап торсын иде Курку белмәс Идел улының. 
Без — биредә. Кулдан-кулга күчереп, Шигырьләре аның укыла, һәммәбез бар, бөтен тугай тулы. Ул гына юк, тик бер ул гына. 
Күргәннәрен аның без беләбез, Дөнья белә аның язмышын. Ул бит шушы тыныч көннәр өчен, Менә шушы ямьле яз өчен, Үз өстенә үлем газабын алган, Төшмәсен дип, бу йөк дусларга. Аңа рәхмәт әйтә төсле бүген Тыныч күктә очкан кошлар да. 
Менә аның соңгы җыры укыла, Кешеләрнең Тын алганы хәтта сизелми. Ә син, сеңелем, тукта, Ни эшең бу? Юк, ярамый. Сөрт син күзеңне. Әнә шулай, күтәр башыңны син, Үзе кебек чыдам бул аның. Авыр, Ләкин Елап тыңламыйлар Андый батыр кеше җырларын! Безнең белән уртаклыгы һич юк Башны түбән иеп йөрүнең. Артык авыр булса, Хәтерлим мин Шагыйрь дусның шундый бер көнен: 
Баштанаяк коралланган фашист Тели аннан җавап алырга. Ләкин батыр илен сатамыни, Курку буламыни батырда. — Юк,— ди Муса,— Сез бу вәгъдәләрдән, Теләсәгез, таулар өегез. Кирәк түгел. Миңа Азат килеш Россиянең үзен бирегез! Калтырамый, Каушамый ул монда. Керфекләрен аска имәгән. Кыю карый шомырт күзләре. Курыкмый ул. Бүленспбүлеиеп түгел, Ялкынланып чыга сүзләре. Ник курыксын,


 
Сабый түгел инде, Тәүге шигырь күптән укылган. Коралланган фашист үзе курка Аның соңгы җыры утыннан! 
Муса Җәлил! Сафлык, батырлыкның Үрнәге ул авыр көрәштә, һич башкача түгел, Күңелләргә Ул башкача булып кермәс тә. Ак чәчәкле шомырт куагы да, Аръяктагы бөдрә таллар да, Бу яктагы кырлар, урманнар да Дан җырлыйлар бүген аңарга. Муса Җәлил! Шушы ярларда бит Ял итәргә ул да яраткан. Аның моңын алып килгән кебек, Җыр тавышы килә аръяктан. Бер көймәгә утырып, Менә хәзер Ишкәкләрен җайлап куяр да, Аерыласы килми сездән, диеп, Килеп чыгар кебек бу ярга. Чыгар кебек, Күңел көтә һаман, Күңел эзли, Күңел юксына. Нигә инде, Нигә шулай соң бу — Юк биредә Муса дус кына... Ансыз гына үтә ял көнебез, Ансыз гына кайтып китәсе... 
һәр урында, һәр чак менә шулай Сагына күңел Шагыйрь иптәшне.

100 
 
МӘХМҮТ ХӨСӘЕН 
МӘХӘББӘТ ДӘФТӘРЕННӘН 
Сөям ярның эштә уңганын, Мәхәббәттә тугры булганын, Андый белән кыю үтеп була Тормышның иң авыр юлларын. 
Хисең белән мең учакка Тиң булып кабынмагач, Дымга сусаган кынадай Өзелеп сагынмагач, Актарылмагач диңгездәй Ялкынланган йөрәгең, Ни көче бар мәхәббәтнең, Яшьлекнең бар ни яме?! ЧЫНЛАП СӨЙСӘҢ 
Көзге җилләр яфрак очыргандай, Хисләреңне йөрмә таратып; Сөюеңне сакла күз алмаңдай, Йөрсәң үзен чынлап яратып. Нәрсә бирә, я әйт, тышкы бизәк, Әгәр синдә йөрәк булмаса?! Яр дигәнең матур теле белән Хисләреңне синең урласа?! Ни файда бар, я әйт, хисләреңне Күпертүдән чүпрә шикелле?! Чынлап сөйсәң, кат-кат уйлап куй син Нокта түгел, хәтта өтерне. Тыштан түгел, җаным, эчтән ян син, йөрәк дулый диеп илермә! Ярың калса чүлдә, Ерак күлдән Чиләк табалмасаң, уймак белән Су ташы син аңа, иренмә!..


 
БУЛ СИН ТЕРӘК 
Бер бәлагә очрап, тормышымның Ычкындырып куйсам йөгәнен: «Сип булдыксыз»,— диеп, «Котсыз», — диеп, Каныма тоз салма, сөйгәнем. 
Сөю тәмен бел сип, дуслык кадерен. Бул син терәк, ауган чагымда; Шау чәчәкле майны гына түгел, Ярат, бәгырем, январь аен да. 
СИН КАДЕРЛЕ, БАЛАМ... 
Төн авыша. Сыйпап исә җилләр Үләннәргә кунган таң чыгын... Газапланып таңда бала көтә Бердәнберем минем, «карчыгым». 
Өебезгә тере кояш килә — Сизәсеңме шуны син, йөрәк?! Өй өчен дә, Туган ил әчеп дә Спи кадерле, балам, син кирәк. 
ЯЗ ҺӘМ МӘХӘББӘТ 
Зифа буйлы топольләрнең Чукларына яшел йөгергән, Бөреләре кояш җылысында Ачылып ук инде өлгергән. 
Эх, яз матур! Ә мәхәббәт Аңардан да матур тоела; Яз килә дә китә; Чын мәхәббәт Ямен җуймый гомер буена.