Логотип Казан Утлары
Публицистика

Безнең календарь

К. А. ТРЕНЕВ (1878—1945)
 Константин Андреевич Тренев — өлкән буын совет язучыларыныц бер вәкиле. Аның иҗаты совет әдәбияты тарихында безнең драматургиябездә һәм театрда социалистик реализм методының үсеп китүе өчен гаять зур роль уйнады. Беренче дәрәҗә Сталин премиясе алган, совет әдәбиятының алтын фондына кергән «Любовь Яровая» пьесасы — Треневның иң күренекле әсәре. 1926 елда язылган һәм, шул ук елны Малын театрда куелып, зур уңыш казанган бу халыкчангероик драма инде совет иленең бөтен театрларында булып чыкты. Ул менә бүген дә безнең сәхнәләребездә яши. «Любовь Яровая» пьесасын Советлар Союзы театрларында гына түгел, ә безнең Ватаныбыз чикләре артында да куялар. Бу пьеса Германия демократик республикасында, Кореядә, Польшада һәм Румыниядә зур уңыш белән барды. Әмма «Любовь Яровая»ны нҗат иткәнгә кадәр Треневка шактый катлаулы һәм каршылыклы зур иҗат юлы үтәргә туры килә. Бу юл — язучы иҗатының идея-художество диапазонын бик чикле итеп калдыручы вак буржуаз иллюзияләрдән, адашулардан катгый төстә арына бару һәм эзлекле рәвештә марксистик-ленинчыл дөньяга караш белән, социализм һәм коммунистик партиялелек идеяләре белән кораллана бару юлы иде. Бу юлның башлангыч чоры үткән гасырның азагына туры килде. К. А. Тренев 1878 елда Харьковщина- дагы элекке крепостной крестьян семьясында туа. Бик яшьтән, окружной училищеда укыган вакытыннан ук яза башлый. Аның «Ярминкәдә» исемле беренче хикәясе 1898 елда «Донская речь» газетасында басыла. Шуннан соң бер-бер артлы «Килештеләр», «Хутордагы шайтан», «Яучылау», «Үлән чәчү» исемле хикәяләре дөньяга чыга. 1903 елдан аның әсәрләре үзәк матбугатта басыла башлый. Революциягә кадәрге чорда Тренев нигездә прозаик булып таныла, шулай да еш кына вакытлы матбугатта сәхнә әсәрләренә рецензияләр язып чыга, үзен драматург итеп тә күрсәтеп өлгерә. Бу вакытта Тренев үзенең нҗат юнәлеше ягыннан креегьян-демокраг язучылары Подъячев, Неверов һ. б. га якын тора, әсәрләренең күпчелеге крестьян тормышын күрсәтүгә багышлана. Тренев ул замандагы көчлеләр белән мужик арасындагы социал каршылыкны үз җилкәсендә татып белә. Авыр социаль изү, җирсезлек, башбаштаклык, мөлкәтлеләр властеның һәр җирдәге җәбере һәм түзәргә мөмкин булмаган яшәү шартларына каршы крестьяннар арасында өлгереп килүче протест — болар барысы да Треневның революциягә кадәр язылган: «Югалган криницага» (1909), «Ярминкәдә» (1912), «Юеш балка» (1913), «Тын су буйлап» (1915) һ. б. шундый уңышлы хикәяләрендә дөрес яктыртылдылар. Треневның Октябрьга кадәр булган иҗатының буеннан-буена реакцияне, консерватизмны аяусыз фаш итү сузыла һәм аның 1914 елда язылган «Самсон Глечик» хикәясендә инде үзенең көчле художество чагылышын таба. А\онда ул Чеховның «Футлярдагы кеше» темасына яңа, голитик үткен яңгыраш өстәп җибәрә. Глечик иске фикерле катып калган кеше булып кына түгел, ә азгын карагруһ, үҗәт монархист булып та гәүдәләнә. А. К. Треневның иҗаты формалашуда J\. М. Горькийның тәэсире аеруча зур. Горький аның сәләтле булуын аңлый һәм аның халык белән бергә самодержавиегә каршы көрәшүче демократик иҗатына аеруча зур игътибар бирә. Горькийның хатлар аша язган кыйммәтле киңәшләре Треневка язучылык осталыгын үстерүдә бик булышалар. Горькийның Треневка булган тәэсире, өлешчә, аларпың ндея-тематик якынлыкларында да күренә. Моны Треневның аумакай буржуаз дворян интеллигенциягә каршы юнәлдерелгән «Дорогины» (1910—11) исемле, беренче зур пьесасы һәм Горькийның «Дошманнар», «Дачник* лар» пьесаларын чагыштырганнан соң ачык күрергә була. Ләкин Треневның Октябрьга кадәрге иҗатында әле патша властен бәреп төшерү өчен пролетариат белән берлектә массовый көрәшкә күтәрелергә кирәк икәнне аңлау дәрәҗәсенә җитмәгән крестьяннарның консерватив карашлары да чагылып китәләр. Язучының тәнкыйть көче зур бул
124 
 
ган иҗаты әле үзенең уңай идеаллары, киләчәк турындагы уйлары һәм ул вакыттагы коточкыч авыр тормыш шартларын ничек үзгәртү кирәклек турындагы эзләнүләре ягыннан көчсез була. Гадел социаль төзелеш өчен көрәшүче Тренев, шул ук вакытта, иске дөньяның кара көчләренә каршы көрәшүнең дөрес юлын аңламый, революцион көрәш формаларын кабул итми. К. А. Тренев иҗатының яңа этабы Октябрь революциясеннән соң башлана. Дөрес, бу вакытта да әле ул социалистик революциянең асылын аңлауга һәм аның файдасына хезмәт итү юлына тиз генә килә алмады. Революцияне ул башлангыч чорында, 1917—18 елларда, коточкыч бер давыллы, дәһшәтле стихия итеп кабул итте. Треневның өч ел буена язган кулъязмалары бу елларда аның иҗади диапазоны сизелерлек тараюын һәм аның интереслары вак «шәхси» кичерешләр тирәсендә әйләнүен күрсәтәләр («Хатын» пьесасының караламасы шуны күрсәтә). Әмма инде 1919—20 елларда революцион халыкның контрреволюциягә каршы көрәше, һәм ул елларда Советлар илендә булып торган зур вакыйгалар тәэсире нәтиҗәсендә Тренев иҗатында кискен борылыш башлана: язучы халыкның газап эчендә ниндидер яңа һәм моңа кадәр булмаган гүзәл нәрсә тудырганлыгына чын күңеленнән ышана. Шуңа күрә дә 1920 елда инде Треневның күңелендә шул чордагы көчле революцион вакыйгалар турында драматургии эпопея (соңыннан «Любовь Яровая») язу уе туа. Ләкин драматургның әле ул вакытта андый җитди уйны тормышка ашыру өчен хәзерлеге җитми. Ул үз халкының узган тарихына мөрәҗәгать итеп, 1924 елда «Пугачевщина» исемле пьесасын яза. Октябрь революциясе тәэсирендә туган бу пьеса Треневның иҗат юлында әһәмиятле маяк булып тора. Монда инде Треневның монументаль, халыкчан драматургиягә омтылышы, массаның роле турында яцача фикер йөртүе аермачык күренә. Ул халыкның, изелү объекты булудан бигрәк, актив революцион көч икәнлеген аңлап эш итә. «Пугачевщина» пьесасы Треневның драматург буларак художество осталыгы үскәнлекне дә күрсәтә. Нәкъ менә шушы пьесасы белән ул үзен совет драматургиясенең күп нәрсә вәгъдә итүче зур мастеры итеп танытты да. Ләкин < Пугачевщина» пьесасы үзенең эчтәлеге белән шактый каршылыклы. Пьесаның гомуми идея-эстетик концепциясе эзлекле түгел, социаль-политик проблематикасы субъектив-этик планга күчеп кала һәм, ниһаять, пьесада халык юлбашчысы Пугачев образы бозып күрсәтелә. «Пугачевщина»дан соң К. А. Тренев үзенең иң зур әсәре «Любовь Яровая» пьесасын иҗат итә. Бу пьесаның катлаулы һәм озын иҗат тарихы бар. «Любовь Яровая»— тирән социальфилософик эчтәлекле, революциянең бөеклеген, социалистик гуманизмның олы хакын раслаучы әсәр. Гому- мп-тарпхи үсешнең төп тенденцияләре, революцион вакыйгаларда катнашучыларның аңнарындагы яңа омтылышлар, драматургның игътибар үзәгендә тора. Тренев аеруча зур осталык һәм поэтик омтылыш белән Октябрь революциясе кин юл ачкан социалистик идеалларның иҗади көчен сурәтли: капитализм чорында җәберләнеп яшәгән хезмәт ияләренең политикага катнашу процессын 
чагылдыра, яңа кешенең үсүен һәм формалашуын күрсәтә. Алар арасында Швандя, Кошкип, профессор Горнастаев һәм пьесаның төп герое Дунька халыкның яраткан исемнәре булып киттеләр. Пьесада ак гвардиячеләрнең халык дошманы икәнлекләре, антипатриотик асыллары, контрреволюцион лагерь буларак, алар- ның һәлакәткә дучар ителгәнлеге һәм рухи яктан, әхлак ягыннан череп таркалган булулары үткен сатира аша фаш ителә. Тренев пьесасы — вакыйгаларны һәм характерларны мастерларча типиклаштыруның гүзәл үрнәге. «Любовь Яровая»дагы кешеләр һәм вакыйгалар якынча гына алынмаганнар, ә революцион эпоха вакыйгаларының чын мәгънәсен, персонажларның чын социаль һәм индивидуаль табигатьләрен көчле рәвештә ачып бирергә мөмкин булырлык хәлләргә куелганнар. Тренев, геройларын вакыйгаларның иң киеренке чорында, социаль шартлар эчендә сурәтләгәнлектән, көтелмәгән, тәвәккәл контрастлардан, кыю күпертүләрдән дә курыкмым. Пьесада моның ачык мисалы булып, автор тарафыннан җылы юмор белән сугарылган эпизод: ревком утырышында бнк күп төрле мәсьәләләр каралачак көн тәртибен Кошкиннан диктовать иттерү күренеше тора. Шушы формада көн тәртибен бирү, образның реалистик табигатенә аз гына да зарар китермәгән хәлдә, комиссарның «таудай планнарын» кискенрәк итеп, басым ясап күрсәтергә, аның хәрби оештыру эш- чәнлегенең киң колачлы булуын ачарга мөмкинлек бирә. Ә инде драматург тарафыннан сатирик үткенәйтү мисалы итеп бишенче пәрдәдәге акгвардияче килмешәкләрнең паникага төшеп качу күренешен алырга була. Тренев дин вәкилләренең мәкерле хәйләләрен фаш итү өчен соклангыч бер алым куллана, ул персонажның сүзләре һәм конкрет эшләре арасындагы каршылыкны бирә. Үз кабыгын коткару өчен иң беренче булып качарга тырышучы Закатов шул вакытта да үзенең гадәти дин китабындагы «штампларын» куллана. Пьесадагы хәрәкәтнең киеренке булуы, сөйләм характеристикаларының аз гынадз натурализм йогынтысына бирелмичә нндн- видуальләштерелүе, я драматик киеренке, я сатирик үткен диалогларның төрле һәм динамикалы булулары, халык теле элементлары: мәкаль һәм әйтемнәргә байлыгы, һәр фразаны «пуля»гә әйләндергән көчле лаконизм, Горький пьесаларының телен хәтерләтүче афоризмнар — болар барысы да «Любовь Яровая» пьесасы теленең ип кыйммәтле сыйфатлары. 
125 
 
«Любовь Яровая» пьесасының шундый идея һәм художество үзенчәлекләре аны совет драматургиясенең үсеше өчен генә түгел, ә совет театр сәнгате үсешендә мөһим урын тотучы әсәргә әйләндерде. Күп кенә театр осталары К. А. Тренев пьесасы тәэсирендә, яңа революцион ре- ■ пертуарга кушылып киттеләр, үзләренең иҗат арсеналларын яңа методлар белән баеттылар. К. А. Треневның «Любовь Яровая»ны иҗат иткәннән соңгы иҗат чоры да күп көч куйган иҗади эзләнүләр белән характерлы. Бу елларда язучының игътибары совет if чынбарлыгының иң әһәмиятле, бүгенге көн өчен иң кирәкле мәсьәләләренә юнәлдерелгән. Драматург буларак танылган Тренев бу чорда проза жанрына мөрәҗәгать итә. ; 1927—20 елларда ул бөтен көчләре белән совет чынбарлыгына җайлашырга тырышучы метан, непмап һәм кулаклар өерен фаш итүче «Эдсссия ялагайлары», «Миша», «Пяткин белән булган хәл» исемле хикәяләр яза. К. А. Треневның 1928 елда язылган һәм UIJVT ук елны Малый театр сәхнәсендә куелган «Хатын» комедиясе дә шушы ук темага багышланган. 1931 елда Тренев авыл хуҗалыгын күмәкләштерү вакыйгаларын чагылдыручы «Ясный лог» пьесасын яза. 1933 елда язган «Тәҗрибә» исемле пьесасында ул үзенең максаты итеп совет фәненең иҗади һәм омтылучан табигатен, чын гуманистик характерын күрсәтүне ала. К. А. Тренев 1935 елда «Гимназистлар» исемле пьесасын яза. Яшьләр өчен багышланган бу пьеса, яшьләрнең беренче рус революциясе чорындагы тормышын чагылдыра, революцион эшнең бөек һәм гадел булуын раслый. 1936 елда инде ул үзенең иң яхшы әсәрләренең берсе булган «Нева буенда» пьесасын яза. Пьесада 1917 елның февраленнән октябрена кадәр Петербургта булган вакыйгалар чагылдырыла. Драматург шушы тарихи фонда кешеләрнең соклангыч образларын һәм характерлары галереясен бирә, аларны үзара драматик бәрелешләргә кертә; иске һәм яңа Россиядәге социал- политик көчләрнең көрәшен чагылдыра. «Нева буенда» пьесасында Тренев, совет драматургиясендә беренче буларак, пролетар революциясенең бөек юлбашчысы В. И. Ленин образын тудырды. Дөрес, В. И. Ленин пьесаның азагында эпизодик күренештә генә күрсәтелә, ләкин юлбашчы образы пьесаның бөтен эпизодларында яши, аның идея үзәге булып тора. Пьесада эшчеләрнең һәм крестьяннарның революцион, политик аңы үсеше, большевистик идеяләр тантанасы күрсәтелгән. Бу пьесада Треневның Октябрьга кадәрге үзәк темасы — кешенең аңы үсүендә, политик һәм рухи үсүендә төп нигез булып торучы алдынгы идеяләрне, алдынгы идеалларны тормышта гәүдәләндерү, халыкны азатлыкка чыгару өчен көрәштә чыныгу темасы үстерелә. Киң масштаблы, онытылмаслык тарихи көннәр атмосферасы белән язылган «Нева буенда» пьесасы, үзенең кимчелекләре (кайбер вакыйгаларны биргәндә артык коры, хронология төсенә әйләндерүче документальлек, эшчеләр арасыннан чыккан җитәкче образларын тиешенчә индивидуальләштермәү) булуга карамастан, совет драматургиясе тарихында якты маяк булып калды. Бөек Ватан сугышы алдыннан К. А. Тренев үзенең «Анна Лучинина» исемле пьесасын эшләп 
бетерде. Бу пьесада драматург талантының яңа мөмкинлекләре ачылып китте. Әгәр Тренев үзен «Пугачевщина», «Любовь Яровая», «Нева буенда» пьесаларында зур эпик полотнодагы әсәрләр остасы итеп танытса, инде «Анна Лучинина» пьесасы белән ул кечерәк масштабтагы вакыйгалар белән эш итүче, камерный алым белән язучы художник булып чыгыш ясады. «Анна Лучинина» пьесасының төп темасы— социалистик хезмәт, яңа әхлак һәм мораль кагыйдәләре алып килүче совет кешесенең чынбарлыкка, хезмәткә һәм фәнгә булган иҗади мөнәсәбәте. Пьесада япаның, алдынгының совет тормышында җиңүче булуы һәм аның кискен көрәш нәтиҗәсендә җиңүе ышандыргыч итеп бирелә. К. А. Тренев иҗади эшчәнлегенең соңгы чоры Бөек Ватан сугышы елларына туры килде. Бу елларда язучының патриотик максатка омтылуы аеруча ачык күренде. Бу вакытта Тренев, бөтен совет халкы белән бергә, туган илнең язмышы өчен тн- рәнтен борчылып, дошманга карата чиксез нәфрәт белән, җиңү тантанасын көтеп, янып яшәде. Бу елларда Тренев драматург булып та. прозаик һәм публицист булып та чыгыш ясады. Треневның «Туу көне», «Семьяда», «Тормыш» исемле хикәяләре көчле лиризм һәм кешелеклелек белән сугарылганнар. Зур тарихи вакыйгаларга катнашкан замандашларының кичерешләрен биргәндә ул каршылыкларның драматик үткенлекләрен аз гына да йомшартмаган хәлдә, аларның мораль сафлыкларын, үз-үзләрен аямауларын, олы җанлы булуларын ачып бирә. Совет драматургиясендә бөек Ватан сугышы вакыйгаларын чагылдыручы беренче әсәрләрдән Треневның «Каршыга» (1942) пьесасы да шушы темага багышланган. 1944 иче елда К. А. Тренев халыкчанлык белән сугарылган, киң полотнолы, эпик колачлы «Полководец» исемле пьесасын иҗат итә. Бу аның соңгы әсәре булды. «Полководец» пьесасында 1812 елгы Ватан сугышы вакыйгалары ирек сөюче рус халкының патриотик омтылышы булып күз алдына килеп баса. Монда драматургның иң зур уңышы — Кутузовның реаль образын тудыра алуы. К. А. Тренев 1945 елның 19 маенда үлде. Аның яза башлаган «Петрның яшьлеге» пьесасы тәмамланмыйча, Бөек Ватан сугышы вакытында партизаннарның Кырымда подпольедагы тормышларын күрсәткән әсәр тудыру хыялы да тормышка атмыйча калды.


 
К. А. Тренев драматургларның 1938 елның сентябрь киңәшмәсендә социалистик реализм художнигының чынбарлыкны дөрес күрсәтүе ничек булырга тиешлекне бик матур итеп әйтеп бирде. Чынбарлыкны дөрес күрсәтү — «барыннан да элек, тормыш артыннан сөйрәлү түгел, ә аннан алда бару. Художник тормышның иллюстрациясен генә, инде исбат ителгән һәм күз алдында булган дөреслекне генә түгел, ә киләчәктәге дөреслекне башкалардан алда һәм башкалардан тирәнрәк итеп күрә белергә, тормыштагы зур һәм кыенлык белән хәл ителә торган мәсьәләләрне кыюрак күтәрергә һәм дөрес хәл итәргә тиеш 
дигән сүз. һәр пьеса зур проблемаларның художестволы чишелеше булырга тиеш тә инде* (Треневның шәхси архивыннан. В. Д.). Үзенең бөтен талантын халыкка багышлаган зур художник һәм патриот язучы Константин Андреевич Тренев иҗаты бу өлкәдә якты үрнәк һәм драматургиядә үз чорының зур, мөһим проблемаларын кыю күтәреп чыгу, әдәби осталыкны камилләштерә бару мәктәбе булып тора. В. ДИЕВ/
 
Д. И. ПИСАРЕВ (1840—1868)
 Дмитрий Иванович Писарев 1840 елның 14 октябренда туган. Ул Петербургта башта гимназиядә, ә 1856 елдан башлап университетта укый. 1858 елда Писарев <Рассвет» журналында эшли башлый, бераздан «Русское слово» журналына күчә. 1862 елда Писарев патша хөкүмәтенең сатлык агенты барон Фиркска (әдәби псевдонимы Шедо-Ферроти) каршы мәкалә язып чыга. Бу мәкаләсендә ул патша самодержавиесен бәреп төшерүгә чакыра. Ләкин Писарев мәкаләне бастырып чыгарырга өлгерә алмый, аны кулга алалар һәм Петропавловск крепостена ябалар. Монда ул дүрт ел ярым утыра. Иҗтимагый тормышта гаять зур роль уйнаган мәкаләләренең күбесен Писарев шунда яза. Бу вакытта Писарев реакциянең көчәюе, төрмәдә утыруы, ялгызлыгы аркасында революциягә булган ышанычын югалта. Ләкин шулай да ул төшенкелеккә бирелми, обывательгә әйләнми. Писарев табигать белемен пропагандалый. Ул табигать белеменең үсеше техник прогресска, ягъни илнең материаль байлыгын арттыруга китерер һәм иҗтимагый тормышны үзгәртеп коруның реаль нигезе булыр дип уйлый. Писарев капитализм белән социализмны бергә кушу юлы белән сыйнфый тигезлеккә ирешергә мөмкин дип саный. Әдәбият һәм сәнгатькә карашлары буенча Писарев идеалистик эстетикага кискен рәвештә каршы чыга. Ул сәнгатьнек җәмгыятькә хезмәт итүен таләп итә. Писарев халык мәгарифе мәсьәләләренә, бигрәк тә урта һәм югары мәктәпләргә зур игътибар бирә, муштрага корылган уку- укыту системасын тәнкыйть итә. Үзенең бөтен эшчәнлеге белән Писарев Ватанга файда китерергә тели. Ул кеше шәхесен азат итүгә, халыкны агартуга, сыйнфый тигезлеккә омтыла, халыкның рәхәт тормышы турында хыяллана, якты киләчәккә ышана. Дмитрий Иванович Писарев рус азатлык хәрәкәте турында рус әдәбияты тарихында талантлы публицист һәм тәнкыйтьче, күренекле мәгърифәтче буларак танылды. Аның «ШедоФерроти яклавы астындагы рус хөкүмәте». «Генрих Гейне», «Пушкин һәм Белинский» «Базаров», «Реалистлар» һ. б. күп мәкаләләре әнә шул турыда сөйлиләр.