БЕРЕНЧЕ АДЫМНАР
Белмим, ни өчендер яратмыйм шул Рифгатьне. Бергә һөнәр мәктәбендә укыганда да яратып бетерми идем. Әллә ниндирәк ул шунда. Бервакыт шулай һөнәр мәктәбендә чаңгы ярышлары булды. Ярышка чыгар алдыннан гына бер иптәшкә чаңгы мае җитмәде. Ул, өзәләнеп, май эзләп йөрде. Берсендә дә калмаган. Рифгатьтән дә сорады, ул да: «Юк шул»,— дип җавап бирде. Соңыннан аның тумбочкасыннан ун кешегә җитәрлек май, өч пар өр-яңа чаңгы бавы чыккач: — ЛХәктәпнең мае күп вакытта, барыбер әрәм-шәрәм итеп бетерерләр, соңыннан иптәшләргә кирәк булыр әле дип җыеп куйган идем. Онытканмын бит,— дип борчылып йөрде. Бәлки ул чыннан да шулай эшләгәндер, чөнки аның күп кенә иптәшләрне үзенең вак-төяк запаслары белән көтелмәгән бәладән коткарган чаклары байтак була торган иде. Ә миңа бу эгоистлык булып күренде. Була бит дөньяда шундый хәлләр, юктан гына кешенең шушындый вак-төякләреннән дә йөрәктә ниндидер бер тап кала да тирәнәеп сеңә, алай гына да түгел, тора-бара бу тап зурая, үсә башлый. һөнәр мәктәбен тәмамлап заводка килүебезгә, бер үк цехта, бер үк төрле эшне алып бара башлавыбызга өч елдан артык вакыт үтүгә дә карамастан, һаман да Рифгатькә күңелем ятып бетми әле. Кем белә, бәлки мин аның алдынгы булуына көнләшеп йөримдер, чөнки ул һөнәр мәктәбендә дә яхшы укыды, эштә дә миннән җитезрәк диләр. Бер ел инде аның почет тактасыннан да төшкәне юк. Бигрәк тә ул штурмовка вакытларында, ике-өч кешелек эшләп, галәмәтләр күрсәтә. Ә миндә андый җитезлек юк. Шуңа күрә дә ай ахырларында цехыбызда Рифгатьтән дә кадерле кеше булмый. Цех начальнигы айның өченче декадасында ике смена эшләргә һәрвакыт аны калдыра. Ай башларында, цех детальләр белән җитәрлек тәэмин ителмәгәнлектәи, без тулы нагрузка белән эшләмибез, эшсез торган чакларыбыз да була. Ә инде ай ахырында детальләр күп килә, өч смена эшләсәң дә бетми. Станокларны планга тутырып бирү өчен штурмовка башлана. Шул чакта безнең Рифгать күрсәтә инде күрмәгәннәреңие. Станоклар аның кул астыннан атылып кына чыгып торалар, ә аңар тәүлеккә өч көнлек хезмәт хакы килеп тора. Штурмовка вакытында мине дә берничә мәртәбә икенче сменага калдырып караганнар иде каравын, булмагач булмый икән, барыбер Рифгать кадәр эшли алмадым. Әллә инде артык төпченәм мин/станокларны бик акрын уздырам. Рифгать тә: артык төпченәсең, ди. Дөрес, безнең эштә ярдәмче дә бик зур роль уйный, ә минем ярдәмчемне кирәксә дә, кирәкмәсә дә гел алып кына торалар. Бүген берәү эшли, анысы өйрәнеп җитми, иртәгә икенчене бирәләр. Ә Рифгать гел бер кеше белән эшли, аның ярдәмчесенә кагылмыйлар, чөнки ул штурмовка вакытында бик кирәкле кеше. Менә әле тагын цех началь
85
ннгы ярдәмчемне икенче участокка җибәрде дә, өч атна инде ялгыз эшлим. Мин, заводыбыз эшләп чыгарган станокларны тагын бер тапкыр җентекләп карап, аларга паспорт биреп чыгарам. Завод капкасыннан чыгарып җибәргәнче, станокны төпченә-төпченә тикшерергә туры килә. Кайвакытта станокларны стендка куеп, эшләтеп тә карыйсың. Станок эшләгәндә, аның артына да, алдына да чыгам. Астына ятып караган чаклар да күп була. Син астан машинаның аерым механизмнарын дикъкать белән өйрәнгәндә, ярдәмчеңә моторны бер туктатып, бер җибәреп, станокны өстән күзәтеп торырга кирәк. Күп чакта киңәшләшеп алыр өчен дә иптәш кирәк. Станок чаклы станокка паспорт биргәндә бүреген белән генә киңәшү җитеп бетми бит. Мондый җаваплы эштә булышчысыз бик авыр, аны инде сөйләп тә торасы юк. Мастерыбыз, ярдәмче иртәгә килер, берсекөнгә килер дип, өч атна сузды. Ниһаять, миңа ярдәмче булып һөнәр мәктәбеннән Мәдинә исемле япь-яшь бер кыз килде. Язның матур бер көне иде, цех ягымлы кояшның шаян нурлары белән тулгап. Мәдинә кояшның тәрәзәдән кергән прожектор төсле көчле нурларына туры карый алмыйча, күзен кыса төшеп, елмаеп килеп керде. Безнең участокта эшли торган яшьләрнең күбесе цех уртасында кая барырга аптырап торган бу чуар күлмәкле, зур кара күзле кызга борылдылар. Рифгать исә искәрмәстән моторын туктатып катып ук калды. Авызын да ябарга өлгермәде бит. Берсе килеп аның ачык калган авызына кире башы белән трубка каптырмаган булса, бәлки ул көне буе шулай гаҗәпләнеп кызга карап торган булыр иде. Шул көннән алып без Мәдинә белән икәүләп эшли башладык. Минем участок Рифгатьнекеннән шактый читтә булуга карамастан, ул еш кына безнең тирәдә чуала. Тәки Мәдинәгә тигәнәк булып ябышырга чамалый бит, каһәр. Бер мин генә кызны күрмәгәнгә салынып йөрим. Йөрәкнең әллә кай җирен тирәнтен үк кытыклап ала торган кара күзләр белән очрашмаска тырышкан булам. Янәсе, мин эш кешесе. Ә ул күзләр үч итеп үртәгән шикелле, атлаган саен миңа текәп карыйлар бугай. Көн буе йөрәгем сыкрый, сулышым кысылып-кысылып китә. Төннәрен йокы аралаш Мәдинәне исемә төшерәм. Җитмәсә тагы Рифгать, чытлыкланып, кызга зубило белән чүкеч бүләк итте. Зубилосына матур итеп бизәкләп Мәдинәнең исемен дә язып куйган. Чыныккан корычка бизәкли-бизәкли исем язар өчен заводның күпме алмазын әрәм иткәндер әле ул. Белмим, контролерга зубило ни пычагыма кирәктер инде. Дөньяда шуны да белми торган слесарь булыр икән. Зубило түгел ачкычны да бик сирәк кулланабыз әле без. Контролерга андый тупас коралның бернигә дә кирәге юк. Зубило коралмыни ул. Станок ул безгә, фокус төсле, завод коллективының уңышлы һәм уңышсыз якларын җыеп алып килә, ә без аның барыннан да элек җитешсез якларын күрергә ашыгабыз. Конструкторларның, технологларның, эшчеләрнең күзләренә чагылмаган чатаклыкларны эзләп табарга тырышабыз. Безнең эшебез шул. Сез, бәлки, тырнак астыннан кер эзлисез икән, диярсез. Юк, алай түгел. Бөтенләй алай түгел. Без эшчеләргә, мастерларга, конструкторларга машинаның сыйфатын яхшыртырга, аны камилләштерергә булышабыз. Станокның узелларын, детальләрен тикшерә торгач, аның бик күп кимчелекләрен табасың. Ул, я ритм белән эшләми, я тизлеге канәгатьләнерлек булмый. Барысы да чертеждагыча гына килеп чыкмый шул: чокчына-чокчына җитешсезлекләрнең барысын да табып, киләчәктә булдырмау чарасын күрергә кирәк безгә. Бу фәнни эш, иҗат эше бу. Мондый четерекле эштә зубило ярдәм итми инде. Монда белем кирәк, тәҗрибә кирәк, хәтта интуиция дә кирәк. Ә Рифгать Мәдинәгә чүкеч белән зубило тоттыра. Эш белми торган начар слесарь булса,
86
тагын бер хәл иде, бер дигән слесарь ич ул үзе. Шулай итеп, Рифгать минем канга тоз салырга теләптер инде — Мәдинәгә кирәгеннән артык игътибар биреп йөри башлады. Мин генә, әле һаман кызның алсу йөзенә карарга курыккансыман, башны түбән иеп йөрим, көне буе авызымнан бер җылы сүз чыгара алмыйм. Көлү бетте, шаяру бетеге. Ярдәмчем белән һәрвакыт эш турында гына сөйләшәм. Сөйләгәндә дә күбрәк аска, аякларыма карыйм. Мәдинә дә: «Аякларың бик авырта, ахры, ничек түзәсең, мескен», дигәндәй, күзләрен мөлдерәтеп, минем кырык дүртенче үдчәүле ботинкаларымны күзәтә. Мондый тупас аяклар авыртамыни соң! Чүкеч белән суксаң да бернәрсә сизмиләр алар. Авыртканга карамыйм ич мин... Карыйм инде шунда. Мәдинә өчен йөрәгем өзгәләнсә дә, ярый әле эшем төртелеп тормый, кичә мастерыбыз да: — Кара, синең ярдәмчең уңган кыз булып чыкты, ахры, эшегез яхшы гына бара,— дип мактап алды. Үзе елмая. Мөгаен бер-бер нәрсә сизенә торгандыр әле. Барлык хәрәкәтең, хәтта елмаюың да шундый чибәр кызга буйсынгач, сизенерләр дә шул. Хәер, йөрәккә сыймыйча, тышка бәреп чыккан нәрсәне кешедән яшереп буламы соң! Моңарчы мин кызлар белән бер дә дорфа кыланмый идем шикелле, ә менә Мәдинә белән никтер җылы сүзләр табып ягымлы итеп сөйләшә алмыйм. Җитмәсә әле мин аңар бер тапкыр ачуланып та алдым. Юктан гына башланып китте инде шунда. Сүзгә Рифгать кушылмаса, алай ук кызып китмәгән дә булыр идем инде. Ул килеп кысылды да аңа булган ачуымның бер өлеше кызга эләкте. Беркөнне шулай завод коллективы тарафыннан бик күп көч куеп үзләштерелгән яңа тип станокның берсе миңа ошап бетмәде. Мастер да станокны әйбәт дип мактап китте. Мәдинә дә ашыгып станокка «отлично» билгесе бирде. Машина барына да ошады, тик мин генә ул көнне, Такташның «Мохтар бабае» шикелле, икегә бүленеп калдым. Ярты ягым станокны яманламый, ә «икенчесе, каршы, сукин сын». Без шулай Мәдинә белән сүз көрәштереп торганда, тел бистәләнеп, Рифгать килеп җитте, янәсе, ул оста мастер, аның гына фикерен көтеп торалар. — Син, Гали дус, станок янында бигрәк күп төпченеп маташасың инде. Су тугылап май чыкмаганны белмисең мәллә? Сиңа тагы нәрсә кирәк, станок әйбәт ич. Аны инде читтән карап торып та белеп була,— ди Рифгать, минем канны бозып. Мин эндәшмәдем. Тешләремне генә шыкырдатып алдым да, станокны тагын бер кат стендка куеп, эшләтеп карадым. Акрын эшләгәндә, бернәрсә дә юксыман, әйбәт кенә эшли. Тизлеген арттыргач, станок, миңа гына ишетелерлек ят тавыш чыгарып, гүләргә тотына. Тора-бара бер подшипнигы да җылына башлады. Мондый станокка завод маркасын куеп буламы соң? Мин Мәдинәгә кызган подшипникны бераз бушатырга куштым. Ул гайка бора торган ачкычны таба алмады күрәсең, Рифгать биргән бизәкле зубил осы белән чүкечен алып, гайканы сугып борырга тотынды. Мин, сабырсызланып: — Мәдинә! Нишләвең бу? Зубило белән гайка боралармыни?-—дип ачуланып ташладым.— Бар, шул чуар бизәкле зубилоны Рифгатьнең үзенә истәлек итеп бир әле, күңеле булсын,— дидем. Кыз бер сүзсез зубилоны чүплеккә илтеп ташлады да: — Я, күңелең түгәрәкләндеме инде?—дип елмаеп куйды. Минем тәкъдим буенча конструкторлар бу яңа тип станокны күптән инде үзгәртеп эшләделәр. Ул станоклар бездә хәзер серияләп чыгарыла, җитештерүчәнлеге дә бермә-бер артты, сыйфаты да яхшы. Алар өчен хәзер борчылмаска да мөмкин иде. Ләкин көтмәгәндә бик күңелсез бер хәл килеп чыкты. Киров өлкәсендәге фабрикага җибәргән бер станогыбыз брак булып кире заводка әйләнеп кайтты. Фабрика аны алмашып алу
87
нияте белән безгә җибәргән. Станок килеп җитү белән Рифгатьне дә, мине дә складка чакырдылар, чөнки бу тип станоклар безнең икебезнең кулыбыздан гына тикшерелеп үтәләр иде. Ул брак станокка я мин, я Рифгать паспорт биреп чыгарган, башка беркем дә түгел. Мин складка кереп станок янына килгәндә, Рифгать анда нидер актарынып маташа иде инде. Ул мине күрү белән ииктер каушап китте, актарынуын ташлады. Миңа арты белән әйләнеп кесәсенә нәрсәдер тыкты да: — Станокка кем паспорт биреп чыгарганлыгын белеп булмый, Гали дус, паспорты юк,— диде. Үзе бик нык борчылган, куллары да калтырый иде... Станок дөрестән дә брак булып чыкты. Аның шкивы да юк иде. Бер валы кәкрәйгән. Бу станок цехта җыелган вакытта ук, аның брак икәнлеге беленеп, кире төзәтергә җибәрелгән булган. Ә төнге смена исә, аны, ялгышып, яхшы станоклар белән бергә безнең участокка җибәргән. Без аны ай ахырында, штурмовка башлангач, кабаланып, рәтләп тикшермичә, яхшы дип паспорт биргәнбез. Бәла булды бу ритм белән эшләмәү. Ярый әле станокны сатып алучы фабрика эшне судка бирмәгән. Станокны алмашып кына алды, ә бит ул судка бирергә дә хаклы иде. Ә хөкүмәткә күпме зарар килде. Тимер юл расходлары өстенә фабрика станокны ике айга соңга калып алды, аның планына күпме зыян килгәндер... Бу күңелсез эшне Рифгать үз өстенә алмады. Ул шундук мастер янына йөгереп барды да: — Станок минеке түгел, Галинеке, — дип сөйләнергә тотынды. Цехта да шулай дип йөрде. Нәтиҗәдә бу бәланың авырлыгы бөтенләе белән минем өстә калды. Мин хәзер Мәдинәгә туры карау түгел, кырын карарга да оялып йөри башладым. Ә Рифгать үскәннән-үсә барды. Соңгы көннәрдә Мәдинәгә сырышуы да бермә-бер артты. Кызга юл да бирми башлады. Минем өчен шундый күңелсез көннәрнең берендә, завкомнан билет сатарга китерделәр. Башка чакта мин концерт билетларын цехыбызның культработнигы аркылы өләштерә идем. Бу юлы үзем таратырга булдым. Цех профоргы булгач, кемнең ничек культура эшенә катнашуын белергә кирәк бит. Иң беренче булып ике билет сорап, Рифгать килде. Мин аның шулай буласын алдан ук сизенеп алган идем инде, йөрәк тоя икән шул. Әле яхшы бу юлы билетларны үзем сатарга булдым. Кемгә ничә билет кирәген культработник каян белеп бетерсен. Мин Рифгатькә күзне чекрәйтеп: — Билет бик аз, нигә сиңа ике билет, син бервакытта да икене алмый торган идең бит, берәү җитәр,— дигән идем, егетнең көләч йөзе кинәт караңгыланып китте: — Мин үз акчама алам ич, нигә жәллисең,—диде Рифгать, тавышын күтәреп. Тарткалаша торгач, барыбер икене алды бу. Ни әйтсәң дә, хаклык аның ягында шул, минем якта түгел. Рифгать билетларны кулына эләктерү белән, асыл кош тоткандай, авызын колагына кадәр ерып, Мәдинә янына йөгерде. Ул елан шикелле боргаланып, Мәдинәне концертка барырга кыстый башлады. Кыз исә минем якка күз сирпеп алды да, башын матур итеп селкеп, «бармыйм», дип бер читкә борылды. Ник барсын соң ул. Мәдинәнең андый гына концертлар күргәне юкмы әллә. Бармыйм, дип шулкадәр ачык итеп әйтте инде, хәтта мин Мәдинәнең бер генә сүзен ишетмәсәм дә, шулай әйткәнен ап-ачык аңладым. Рифгать кенә, аңламаганга салынып, кызга ялына, бармый булгач бармый инде, нәрсә тагын... Төшке аш вакыты үткәнче, билетларны сатып та бетердем. Кесәмдә уртадагы урыннарның иң әйбәтен сайлап алган ике билет калса да иптәшләргә:— Билет бетте, борчып йөрмәгез инде,— дип алдашырга туры
88
килде. Мәдинә бармагач, аларның миңа кирәге юк югын да, кем белә бит, Мәдинәнең акылы үзе белән, тотар да фикерен үзгәртеп куяр... Менә шуңа күрә дә мин, смена беткәч, кеше ишетмәгәе дип куркып кына, Мәдинәнең колагына иелеп: — Нигә концертка бармыйсың, бик шәп концерт ич, Москва артистлары.— дидем. — Син минем бармаячагымны каян беләсең? — Рифгатькә бармыйм дидең түгелме соң?. — Әйе, Рифгатькә бармыйм дидем. Кыз минем кырык дүртенче үлчәүле ботинкаларымнан күзен алып, миңа таба төбәп карады да ягымлы гына елмаеп куйды. Бу елмаю миндәге кыюсызлыкны оныттырып җибәрде булса кирәк, чөнки мин беренче мәртәбә кызның күзләренә туры карадым, ләкин шундук читкә борылдым. Бу күзләргә текәлеп карап буламы соң, гел ялкын ич алар. — Әгәр мин чакырсам, барыр идеңме? — Кыюлыгың җитсә, чакырып кара. Тик син әле миңа төбәп карарга да куркасың түгелме? — диде Мәдинә. Белмим шаярып әйтте инде шунда. Мин бөтен көчемне җыеп тотлыга-тотлыга: — Концерт сигездә башлана, мин җидедә өегезгә килермен, әзер булып тор.— дип әйткәнемне сизми дә калдым. Мәдинә, куркып: — Берүк өйгә килә күрмә, әнигә ошамавы бар. Свердлов урамындагы тугызынчы аптека янында көтеп тор, мин сәгать җидегә шунда килермен,— диде дә, ашыгып кайтып та китте. Белмим, ышаныргамы, юкмы?! Бу җылы сүзләрне ишеткән колакларыма ышаныргамы, юкмы? Мәдинә өйгә кайтып китү белән Рифгатьне дә, мине дә мастер кабинетына чакырдылар. Кабинетта мастердан башка цех партоешма секретаре, комсорг һәм цех начальнигы да бар иде. «Тагын берәр күңелсезлек булгандыр әле»,— дип уйладым мин, борчыла төшеп, мастер миңа бик ягымлы итеп мыек астыннан елмаеп караса да, тынычлана алмадым, чөнки Федор Иванович миңа һәрвакыт диярлек шулай ягымлы елмаеп карый, йөрәгем, нәрсәдер көткән төсле, дөп-дөп тибә, аның типкәнен үзем генә түгел, янымда кул кушырып утырган Рифгать тә, хәтта минем каршымда чал кергән мыегын бөтереп утырган мастерыбыз да ишетәдер төсле. Федор Ивановичның текәп каравы нигәдер мине шикләндерә башлады. Ул, вакыт-вакыт елмаюын яшереп, тешләрен кыса да, кырыс кына итеп безнең якка карап куя иде. Парторгның чыраеннан бернәрсә дә аңлап булмый, белмим, ул ачуланган, белмим гаҗәпләнгән. Комсорг үзенең һәрвакыттагы шат чыраен яшерә алмыйча, гармоньда уйнаган шикелле, өстәлдәге логарифм линейкасының пыяласына бармаклары белән сугып, шаярып утыра. Федор Иванович, мөмкин кадәр тыныч булырга тырышып, ике куллап өстәлгә таянды да миңа текәлеп: — Гали, син Киров өлкәсендәге трикотаж фабрикасының комсомол оешмасына, без җибәргән брак станокның паспорты турында сорап хат яздыңмы? — дип сорады. Мии урынымнан сикереп торганымны сизми дә калдым: — Яздым шул, ник язмаска? Ул брак станокны мин чыгарганмын икән, миңа комсомол оешмасы да, завод администрациясе дә каш җәза бирергә тиешләр. Мин әле һаман ул станокны үзем чыгарганга ышанмыйм. 1Мәдинә җибәргәндер дияргә дә телем бармый, чөнки ул да станокларны бик җентекләп тикшерә. Аннан соң ул, бер генә станокны да миннән башка чыгарганы юк. _ Гаепне үзеңә алырга курыксаң да Мәдинәне катыштырма инде,— дип бүлдерде мине Рифгать. Мин аңа җавап таба алмыйча сүзсез калып.
89
яңадан урыныма утырдым. Кабинетта тирән тынлык урнашты. Мин бу сәер тынлыктан кая качарга да белмәдем, биредә бөтенесе минем дулкынлануымны, минехм борчылуымны күреп гаҗәпләнеп торалардыр кебек тоелды. Күз алларым томаланып киткәнлектән, өстәл артында утыручыларның дүртесе бер кеше булып күренә башлады. — Сиңа фабрика комсомол оешмасы хат язган һәм брак станокны алгач төзегән актның копиясен җибәргән.. Хатта адресыңны язарга онытканлыктан, алар хатны завод комсомол оешмасына җибәргәннәр. Бернәрсәгә яраксыз, эшләнеп тә бетмәгән станокны карамый-нитми «яхшы» дип паспорт биреп чыгаручы син түгел, ә Рифгать булган икән, — диде комсорг, тынычлыкны бозып һәм миңа трикотаж фабрикасы комсомолецларыпың хатын сузды. — Аны исбат итәргә кирәк әле,— дип мыгырданды Рифгать түбәнгә, өстәл астына карап. — Ә синең станок белән кире кайткан паспортны урлап яшерүең? Рифгать бу сүзләрне әйткән комсоргка күзләрен акайтып карады да: — Минем паспорт урлаганымны кем күргән, Галиме?—дип урыныннан сикереп торды. — Кызганычка каршы, син ул паспортны Галинең күз алдында урлап кесәңә тыккан булсаң да, ул аны күрмәгән,— диде партоешма секретаре, сүзгә кушылып,— чөнки ул сине яхшы комсомолец, чын иптәш дип уйлаган. Мондый әшәкелеккә барырсың дип исенә дә китермәгән. Ә син, башта эшеңә салкын карап, станокны тикшермичә, паспорт биреп чыгаргансың, аннан соң үз гаебеңне яшерер өчен паспортны урлагансың. Үзеңне аклап иптәшеңне мыскыл иткәнсең. Әгәр дә складта эшләүчеләр синең паспортны алып яшерүеңне күрмәсәләр, без әле кемне гаепләргә дә белмәс идек. — Паспортны мин урламадым. Кабинетта тагын тынлык урнашты. Бары тик бераздан соң гына бу тынлыкны Федор Иванович бозды. Башта ул чал керә башлаган мыегын бөтереп алды, аннары ике кулы белән өстәлгә таянып, акрын гына урыныннан торып, сүзгә башлады: — Син, энем, станокның паспортын урлап утка яккач, гаебең дә утта янды дип уйлый торгансың инде? — /Мин паспортны утта яндырмадым. — Утта яидырмасаң, ертып аткансың, барыбер түгелмени. Кыңгыр эш кырык елдан соң да беленә, дигән халык мәкален оныткансың син. Әмма без хәзер паспорттан башка да станокны кем чыгарганын беләбез, чөнки фабрика төзеп җибәргән актта күрсәтелгән. Хәер, синең эшкә салкын каравыңны байтактан сизенеп йөри идем инде мин. Почет тактасына да цех начальнигы кушуы буенча гына эләктең син, мин Галине тәкъдим иткән идем. Синдә фасон бик зур, фасон. Син эш булсын дип, эшем күренсен дип түгел, ә үземне күрсеннәр дип кенә эшлисең. Менә шулай, энем, иртәгәдән синең урынга Мәдинәне куярга туры килер, ә син Гали янына ярдәмче булып күчәрсең. Бераз акыл җыйгач, кире үз урыныңа басарсың. Менә шулай кем, энем Рифгать. — Тәләсәгез кая куегыз, әмма мин Галинең ярдәмчесе булып эшли алмыйм,— диде Рифгать, үз-үзен тыя алмыйча, һәм, ишекне ябарга да онытып, кабинеттан йөгереп чыгып китте... Мин Мәдинә белән вәгъдәләшкән урынга, сигезенче яртыда гына килеп җиттем. Аптека янында Мәдинә юк иде инде. Концерт башланырга әле шактый күп вакыт булганлыктан, мин Мәдинә килер әле бәлки дип көтәргә булдым. Сәгать инде сигез тулды, ә Мәдинә һаман юк та юк. Мөгаен, ул вакытында килеп җитмәгәнем өчен миңа ачуланып кайтып киткәндер. Вакытны тизрәк үткәрергә теләп, мин урамны буйдан-буйга адымлап
үлчәп чыктым. Аннан сон, йортларны санадым. Башта өйләрнең бер кат- лыларын гына, аннары ике катлыларын аерым-аерым санадым. Калай түбәлсләрен аерып бетергәч, агач түбәлеләреп берәмлекләп йөрдем. Кайсы капкага нинди ремонт кирәклеген дә тикшереп үттем мин ул көнне. Урамда санарлык әйбер калмагач, мин нәүмизләнен өйгә кайтырга чыктым. Аптека янындагы тыкрыкка борылып керү белән безнең заводның бакчасы башлана. Юл өсте үк булып бетмәсә дә мин бүген шул бакча аркылы кайтырга булдым. Концерт бакчадагы җәйге театр бинасында бара иде. Нишләптер минем күңел әле һаман Мәдинәне бүген үк күрергә ашкына. Акыл белән Мәдинәне бүген күрә алмавыма ышанган булсам да, аны төн буе эзләп йөрисе килә. Урамда кеше йөреп туктагач, Мәдинә каршыма йөгереп килеп чыгар төсле тоела. Кабинетында озак тотканга, мастерга да ачуланып алдым. Бакчага кергәч, алҗыган кеше төсле хәлсезләнеп, театр каршындагы бер скамьяга килеп утырдым. Озакламый театрның ишеге ачылып, аннан көчле кул чабулар ишетелде. Концертның беренче бүлеге беткән күрәсең, кайбер тамашачылар бакчага да чыга башладылар. Язгы матур күбәләктәй аклы күлмәге белән җилфердәп /Мәдинә дә килеп чыкты. Аның белән бергә безнең цехнын токаре Роза да чыкты. Ул /Мәдинәнең иптәш кызы бугай, чөнки мин күп вакытта аларны бергә күрәм. Мәдинә белән Роза култыклашып аллеяга таба киттеләр. Алар артыннан ук кабаланып Рифгать тә театрдан чыкты. Ул көязләнеп киенгән. Өстендә өр-яңа соры костюм, аягында лаклы түфли, бөтен җире бозау ялаган төсле ялтырап тора. Алар өчәүләп бакчада арлы-бирле йөри башладылар. Әле яхшы мин утырган скамья куе яфраклы агачлар белән капланган, югыйсә һичшиксез кеше көлкесенә калган булыр идем. Бакчада йөрүчеләргә рәтләп күренмәсәм дә, мин аларның барысын да диярлек күреп утырам. Әйләнә-тирәдә электр лампалары яиа. йөри торгач Рифгатьләр мин утырган скамьяга якынлаша башладылар. Алар килә торган сукмак минем яннан ук үтеп китә. Утырган жирем караңгы булса да, якынайгач танымагайлары дип, урынымнан торып сукмактан читкәрәк китеп, куаклар арасына яшерендем. Рифгать кызып-кызып нәрсәдер сөйли, ара-тирә шаркылдап көлеп тә җибәрә (кызлар белән аның кебек оста сөйләшә белсәң иде), Роза аны зур дикъкать белән тыңлап бара, кайвакытта елмаеп та куя. Мәдинә исә «так себе генә» тыңлый. Ул гел кырын-кырын миңа карап алган төсле күренә, әйтерсең лә, ул минем яшеренеп торуымны сизенгән. Алар минем яннан үтеп киткәндә, мин Рифгатьнең: — Контролер булу эшмени ул, завод планын тутыру өчен брак станокларга яхшы дип паспорт биреп чыгарганда гына сине яраталар. Соңыннан яхшылыгың онытыла,— дигән сүзләрен ишетеп калдым. Кара, нинди чуар йөрәкле кеше булып чыкты бу Рифгать. Мин алай ук дип уйламаган идем әле. Озакламый звонок бирделәр. Мәдинә, Роза, Рифгать өчәүләп концертка кереп киттеләр. Баскычтан менгәндә Рифгать Мәдинәнең беләгеннән тоткан була бит, каһәр. Мәдинә әле һаман сине намуслы кешегә саный торгандыр, югыйсә кагылырга да чиркәнер иде... Мин, уйларыма батып, куаклар арасында байтак басып торган булыр идем, тик тулган ай, болыт арасыннан чыгып, бөтен тирә-якны, хәтта мин яшеренгән агач араларын да яктыртып җибәрде. Мин тизрәк яшеренгән җиремнән чыктым да ирексездән Такташның: Ай ялгыз ул, Төн үткәрсен соц ул кем белән... дигән сүзләрен авыз эчемнән шыңшып, өйгә кайтып киттем. Ай, минем ялгызлыгымны күреп, жәлләде булса кирәк, юл буе мине озата барды...