Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ МУЗЫКАСЫНЫҢ КЛАССИГЫ


 Без аны иң якты, иң изге теләкләр белән озатып калдык. Вокзалга аның бик күп дуслары, танышлары, туганнары төштеләр. Аның терелеп кайтуына, яңа көч белән иҗат итә башлавына барыбыз да нык ышандык, һәм ул безгә менә шушындый сагынычлы хатлар язды: «Кадерле дустым Мөхәммәт! Бүген сентябрьның 11 килеп җитте. Ә мин, җәйне күреп бетерә алмыйча авырып китеп, инде хәзер Мәскәүдәге Вишневский исемендәге хирургия клиникасында ятам. Танышлар, дус-ишләр, туганнар, чын дуслар барысы да күз алдымнан китмиләр, тик сөйләшеп кенә булмый. Юлда килгәндә яхшы килдек. Килгән көнне (27 августта) Алипов дигән бер профессор кабул итте һәм шундук рентгеннан карады да: «Сезнең сул үпкәгездә киста икән, бер унбиш көннәрдән операция булыр», — диде. Шулай итеп, хәзергә шул операция көнен көтеп ятам. Клиника зур, халык күп, төрле телләрдә сөйлиләр, чит ил халыклары да бар. Шулар арасында операциядән соң яфрак төсле саргайган, бераз имгәнгәнсыман, таякка таянып йөрүчеләр дә бик күп. Шулай итеп, шуларга карап, мин дә, больница теле белән әйткәндә, приговор көтеп ятам. Көннәр шактый узды инде, шушы араларда булыр дип беләм». Менә Салих абыйны дәвалаучы врач Кузнецованың 9 Октябрьдагы телеграммасы: «Хәле канәгатьләнерлек. Киләсе атнада операциягә хәзерлибез». Ниһаять, барыбызны да чиксез шатландырган телеграмма. Монысын аның хатыны Асия ханым Сәйдәшева җибәрде: «Операция уңышлы ясалды. Сәйдәшева». Шуннан соң инде СССР Медицина фәннәре академиясенең Салих абый яткан әлеге Вишневский исемендәге х и р ур ги я кл и н и к а с ы н н а н көтмәгән авыр кайгылы хәбәр килде. 1954 елның 16 декабрендә Салих Сәйдәшевнең йөрәк тибеше кинәт тукталды. Коммунистлар партиясенең көндәлек кайгыртуы нәтиҗәсендә туып чәчәк аткан татар совет музыкасының — поэтик тел белән әйткәндә — алтын арфаның беренче кылы өзелде. Бу беренче кылның сокланырлык моңнары бөтен халык йөрәгенә, йөзләгән талантлы музыкантларның флейталарына, скрипкаларына күчтеләр. Әйе, татар совет музыкасы үзенең беренче классигын, бөек композиторын югалтты. Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 3 декабренда Казан шәһәрендә туа. Аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев хәзерге Дөбъяз районы Өбрә авылының ярлы крестьяны була. Ул, Казанга күчеп килеп, төрле кара эшләрдә эшли һәм улы Салих дөньяга килүдән ике атна элек үлә. Салих Сәйдәшев кече яшьтән әнисе һәм кыз туганнарында тәрбияләнә. Шул чакларда ул әнисе алып биргән гармоньда башта «Баламишкин», аннары «Тәзкирә» һәм халыкның башка көйләрен уйнарга өйрәнә. Соңрак аның музыка белән кызыксынуына җизиәсе Шиһап Әхмеров һәм апасы Әминә Сәйдәшева бик зур игътибар бирәләр. Алар ул вакытта «Свет» кинотеатрында эшләүче пианист, «Габдулла Тукай маршы»н язып таныл
91 
 
ган халык музыканты Заһидулла ага Яруллинга барып, 12 яшьлек С а л их н ы ң м уз ык ага сэл этлелеге турында сөйлиләр һәм аның кечкенә Салихка музыка тәрбиясе бирүен үтенәләр. Заһидулла ага Яруллин кечкенә Салихның гар- моньда оста итеп уйнавын яратып тыңлаганнан соң аны пианинода уйнарга өйрәтә башлый. Сәләтле кечкенә 'музыкант аның ярдәмендә пианинода уйнарга бик тиз өйрәнә. Салих Сәйдәшевнең «Сәйяр» труппасының кыллы оркестрында һәм пианинода, гармоньда уйный белүе, нота өйрәнүе, шул ук вакытта рус-татар мәктәбендә укуы 14 яшендә -музыка училищесына укырга керергә мөмкинлек бирә. Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң сәләтле яшь музыкант Салих Сәйдәшевнең укуы, хмузыка талантын үстерүе өчен бөтен мөмкинлекләр ачыла. Үзенең укуын дәвам иттерү белән бергә 18 яшьлек Сәйдәшев революциянең беренче елында Казанда ачылган Коммунистлар клубында кыллы оркестр оештыра һәм аның җитәкчесе булып эшли башлый. Бу оркестр татар музыка сәнгатендә моңа кадәр күрелмәгән төрле тавышларга бүленгән оркестр була. 1919 елда ул үзе теләп Кызыл Армия сафларына китә. Анда хәрби оркестрда дирижер була һәм армия политбүлеге янында төзелгрн татар драмтруппасында пианист булып эшли. Шунда ук 1919 елда «Озын сәфәр» исемле беренче көен яза һәм шуның бёлән үзенең ялкынлы иҗатын башлап җибәрә. Салих Сәйдәшев армиядән демо- билизацияләнгәннән соң Оренбург (хәзерге Чкалов) шәһәренең музыка мәктәбе мөдире итеп билгеләнә һәм анда күп кенә яшь музыкантларны тәрбияләүгә ярдәм итә. Ул 1922 елда Казанга кайта һәм Татар дәүләт драма театрының музыка Җитәкчесе ител билгеләнә, Казан музы ка нтл ар ы н н а н ор кестр оештыра һәм шул оркестр белән дирижерлык та итә. Шушылар белән бергә Салих Сәйдәшев Казанның театр һәм пед агоги я тех ни ку м нар ы н д а, партия мәктәбендә музыка теориясе укыта. Салих Сәйдәшевнең композиторлык таланты Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында канат җәйде. Аның гүзәл музыкаль әсәрләре шушы театрда туды, һәм ул үзенең искиткеч матур 
көйләре белән халык арасында бик тиз арада зур популярлык казанды. Татарстан АССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, режиссер Ш. Сарымса- ковның Сәйдәшев табуты янында, аның белән хушлашу митингысында сөйләгән сүзләре белән әйткәндә, ул Г. Камал исемендәге театрны үстерүче булды. Ул сәхнәдә татар совет музыка жанрын тудырды, драма әсәрләренә музыкаль кереш бүлекләр язды, аларда антракт уйнауны кулланды. Ниһаять, татар мелодикасының нигезе — биш тавышлы гамманы (пентотоника) ике тавышка арттырып, татар совет музыкасын югары баскычка күтәрде, аны өлкән туганыбыз бөек рус халкының музыкаль культурасына якынайту өчен юл салды, татар халык музыкасын яңа интонацияләр белән баетты. Драма әсәрләренә музыка язып, балет көйләре иҗат итеп, Салих Сәйдәшев татар халкының талантлы- яшь җырчыларына, биючеләренә зур музыка тәрбиясе бирде, хәзерге Татар дәүләт опера һәм балет театры төзелүенә иҗаты белән булышты, аның өчен кадрлар хәзерләүдә аеруча зур ярдәм итте, хезмәт куйдьг. Салих Сәйдәшев 1922—25 елларда «Башмагым», «Асылъяр» һәм башка пьесаларга музыкаль әсәрләр яза һәм сәнгатебездә музыкаль драма жанрын тудыра. Бу әсәрләрдән тыш ул «Галиябану» (Ф. Фәйзи), «Бишбүләк» (Т. Гыйззәт), «Күзләр» (Фәтхуллин), «Алсу таң» (Т. Гыйззәт), «Шлем» ЙГ. Минский), «Өермә» (Зөлкәрнәев), «Кадерле минутлар» (Г. Насрый), «Изге аманәт» (Т. Гыйззәт) әсәрләренә берсеннән-берсе матур көйләр яза, РСФСРның ҺӘхМ ТАССРныц атказанган сәнгать эшлеклесе драматург Таҗи Гыйззәт белән «Наемщик» исемле -музыкаль драма иҗат итә. Әле 1954 иче елда гына да ул
92 
 
«Вөҗдан» исемле пьесага яна көйләр язды. Салих Сәйдәшевнең таланты күпкырлы иде. Татар совет музыкасына нигез салу, татар совет сәнгатендә музыкаль драма жанрын тудыру белән бергә, татар композиторлары арасында, иң беренче буларак. симфоник әсәрләр тудыручыда Салих Сәйдәшев булды. Ул «Совет Армиясе маршы». «Галиябану увер- тюра»сы. «Комсомол сюита»сы, «Балет сюита»сы һәм әнә шундый күп кенә искиткеч матур" һәм мәңгелек симфоник әсәрләр тудырды. Шушылар белән бергә ул беренче татар дирижеры һәм беренче буларак җыр җәүһәрләре тудырган композитор иде. Аның дирижерлык эше армия сафында башланды, һәм ул үзенең әсәрләре белән соңгы концертларына кадәр үзе дирижерлык итте. Халык Салих Сәйдәшев әсәрләрен концертларда исе китеп, яратып, рәхәтләнеп тыңлау белән бергә, аның дирижерлык итүенә дә соклана иде. Салих Сәйдәшев халык күңелендә мәңге калырлык һәм бик күпләре инде халыкныкы булып әверелгән матур җыр җәүһәрләре иҗат итте. Әле соңгы берничә ел эчендә генә дә ул, шагыйрьләр белән бергәләп, «Юлбашчы турында җыр», «Советлар Татарстаны», «Сталин үлемсез», «Комсомолка Халисә», «Яшьлек җырым син», «Чишмә буенда» һәм башка күп кенә җырлар язды, «Җырлар һәм арияләр» исемле китабын бастырып чыгарды. Салих Сәйдәшев Совет Армиясенә багышлап язган бик кыйммәтле маршы өчен 1929 елда К. Е. Ворошилов тарафыннан исемле сәгать белән бүләкләнде. Тууына 50 ел һәм иҗат эшчәнле- генә 30 ел тулу юбилее алдыннан 1950 нче елда Салих Сәйдәшевтән балалар үзләре өчен җырлар язуын үтенделәр. Балаларны искиткеч яраткан с өекл е ко м позитор ы б ы з үзенең юбилееннән соң аларның да теләкләрен үтәргә кереште һәм Г. Насрый, Ш. Маннур, М. Хөсәен, Ә. Ерикәй, С. Урайский һәм шушы юлларны язучы * белән бергәләп, алар өчен җыр китабы язып бас- тырды. Атакл ы композитор, Т ата рстаи АССРның сәнгать эшлсклесе, Татарстан АССРның халык артисты Салих Сәйдәшев үзенең 35 елга якын иҗат эше чорында халкыбызга 400 дән артык җыр, романс, бию. балет әсәрләре, маршлар бүләк итеп калдырды. Ул халкыбызга, Ватаныбызга 
иксез-чиксез бирелгән иде һәм үзенең бөтен тормышын да аңа багышлады. Салих Сәйдәшев чын мәгънәсендә халык таланты, зур иҗат эшлекле- се булуы белән бергә олы җанлы, игътибарлы, кайгыртучан, сизгер һәм ягымлы кеше иде. Халык аны әнә шул сыйфаты өчен дә яратты. Ул авыр чакларында кайгыңны уртаклашты, синең кайгың булса, аның өчен үз кайгысы кебек борчылды, ә шатлыгың булса канатланды, синең белән бергә шатланды. Әнә шундый кеше иде ул Салих Сәйдәшев. Безнең трибун шагыйребез, зур талантлы язучыбыз Гадел Кутуй тарафыннан Салих Сәйдәшевкә бик хаклы рәвештә бирелгән югары бәяне тагын бер тапкыр күрсәтеп үтәсе килә. Салих Сәйдәшевне бөех Тукайга беренче тапкыр Кутуй тиңләде, һәм ул болай дип язды: «Сәйдәш — татар совет музыкасының Тукае ул. Аның көйләре нәрсә белән характерлы, анда нәрсә бар?—диюгә, без: — Анда тормыш бар, җан бар, тирән эчтәлек бар, халыкчанлык бар, йөрәктә кала торган иҗат матурлыгы бар, үз халкының тойгыларын аңлаган совет гражданины Сәйдәш бар!» Әйе, безнең поэзиябездә беренче классигыбыз бөек Габдулла Тукай булса, безнең музыкабызда беренче классигыбыз бөек Салих Сәйдәшев! Менә шуңа күрә дә Салих Сәйдә- шевнең үлүе, аны югалту әйтеп бетергесез авыр булды. Аның үлеме уңае белән эшчеләр, колхозчылар, язучылар, солдатлар, фән һәм сәнгать работниклары, республикабызның барлык хезмәт ияләре тирәм кайгы кичерделәр. 60 яшьлек карт эшче Хафиз Тимерга лиев Салих
93 
 
Сәйдәшевнең сакланырлык әсәрләренә югары бәя биреп һәм аның үлеме өчен тирән кайгы кичереп, шушындый юлларны язды: Арып-талып эштән бушаганда Сине тыңлау тыныч ял булды, Өстәлдәге гади семья ашы Безнең өчен бал да май булды. Мәхәббәтең матур җырлар аша Йөрәкләргә кереп урнашты, Син бит ялгыз Сәйдәш түгел идең Син бит идең миллион юлдашлы. Әйе, Салих Сәйдәшевнең гүзәл әсәр л әр е ми л л ион л а г а н йөр әкл әргә кереп урнаштылар һәм ул миллионлаган йөрәкләр аша токымнан-то- кымга күчеп яшәрләр. Салих Сәйдәшен турында газеталарыбыз һәм «Совет әдәбияты» журналы редакцияләренә, шулай ук Татарстан ACC Р Кул ьтур а ми н и стр л ыгы н ы ң радиоинформация комитетына әле- дән-әле килеп торган күп санлы хатлар әнә шул турыда, Салих Сәйдә- шевкә халкыбызның тирән һәм мәңгелек мәхәббәте турында сөйлиләр. Менә күп хатларның берсе. Аны «Совет Татарстаны» газетасы редакциясенә Казан шәһәренең 12 нче номерлы мәктәп пионерлары язып җибәргәннәр. Татарстан АССРныц барлык укучы балаларының 
уртак фикерен әйтеп, алар болай дип язалар: «Кадерлебез Салих абый Сәйдә- шев безнең арадан вакытсыз югалды. Ләкин үзе үлсә дә, Салих абый безнең йөрәкләрдә мәңге яшәр. Аның гүзәл әсәрләрен, көйләрен һәм җырларын -без һәрвакыт яратып җырлыйбыз һәм тыңлыйбыз. Салих абый безгә мәңгелек бүләк калдырды. Ул мәңге безнең белән!» Әйе, Салих Сәйдәшевнең гүзәл эшләре, якты образы һәрвакыт безнең 'күңелдә яшәр. Аның табуты яныннан үткән халыкның йөз меңнән артык вәкиле һәм аны соңгы юлга озатуда, күмүдә катнашкан ун меңнәрчә хезмәт ияләренең һәммәсе дә әнә шулай уйлады. Хәзер Салих Сәйдәшевнең халыкка калдырган бай мирасын җыеп изге итеп сакларга, шулай ук аның якты образын объектив яктырткан, аның иҗатына тирән һәм фәнни анализ ясалган хезмәт язарга бик кирәк. Чөнки Салих Сәйдәшевнең күпкырлы һәм татар музыкасында тиңсез таланты, бай иҗаты татар совет музыка культурасының киләчәктәге үсешенә дә бик зур хезмәт итәчәк