Логотип Казан Утлары
Шигърият

Поэзия

ӘХМӘТ ИСХАК * КҮРКӘ БЕЛӘН САНДУГАЧ М ә с ә л 
Күркә Уйлады бер заман Язарга шигырь белән роман. Яза да башлады, Бер атнада язып та ташлады, һәм әйтте ул бер агачта Сайрап утырган сандугачка: — Әй син, эшлексез! Утырганчы болай, сызгырып, бер эшсез, Укы әнә минем романны һәм әйт: шәп язылганмы? Сандугач, Бик җентекләп укыгач, Әйтеп аңа романның Бу хәлдә бернигә дә ярамаганын, Кушты аны өр-яңадан эшләргә, Баштанаяк үзгәртеп төзәтергә. Күркә Кәефсезләнеп кенә Кайтып китте үзенең кетәклегенә. Бер айдан ул Сандугач янына тагын килде: — Мә, — диде ул эре генә, — Хәзер укып кара инде!.. Сандугач, Романны тагын бер кат укыгач, Әйтеп күркәгә аның Бу юлы шактый яхшырганын, Кушты тагын бик нык төзәтергә, Бик күп урыннарын үзгәртергә, Кайбер җирен кисәргә, Ә кайбер җиренә яңа бүлекләр өстәргә. Өч айдан Күркә тагын килде. Сандугач аңа тагын бик күп киңәш бирде, Бик күп урыннарын төзәттерде, Бик күп урыннарын үзгәрттерде, Артыгын —кыскарттырды, Җитмәгәнен — өстәттерде, Кыскасы,  
123 
 
Романны тагын бик нык эшләттерде. Шулай Күркә белән Сандугач, Икәүләп тырыша торгач, Бер заман Килеп чыкты» ярыйсы гына бер роман. Басылып чыкты ул хәтта Булып китап та, Ә кайберәүләр Чыктылар аны мактап та. Мондый хәлне күреп, Йөри башлады» Күркә бик нык күпереп. Калмады аңарда һичбер төрле шик: — Булам мин,—диде ул, — тиздән классик! Ә Сандугач, Беренче тапкыр укыгач, Ярамый, дигән иде, бернигә дә романың! Ярый әле аның сүзенә карамаганмын. Ә бит килеп чыкты нинди роман!.. 
Андый Күркәләр Безнең арада очрый әле һаман. 
ӘНВӘР ДАВЫДОВ 
ШАГЫЙРЬЛӘР СЕКЦИЯСЕНДӘ 
Кайбер шагыйрьләр икенче берәүләрне үз манерларына иярмәгән өчен генә дә гаеплиләр. Шагыйрьләрнең шаулы киче, Берсе шигырь китергән: Мактаган ул сөю хисен, Хыянәтне үтергән. 
Менә шигырь укылып бетә, Яңгырап тына соңгы юл. Шагыйрь күңеле хуплау көтә. Үзенә канат сорый ул. 
Бүлмәдә тынлык. Уңайсыз. Аннан берәү сүз ала. Шигырьнең «изге темасын» Чәйнәп бераз суза да, 
Ләгънәт «ләкин»не кыстырып, Күчә башка ягына: Имеш, фикергә кысрык, Тик сүз канат кагына.


 
Үрнәк ал Пушкин, Некрасов, Лермонтов кебекләрдән, Исаковский, Щипачев һәм... башка... бөекләрдән. 
Тагын берәү. Тагын берәү Әйтә яхшы-яманын, Сүзенә булсын өчен терәү, Өсти кырып тамагын: 
Үрнәк ал Пушкин, Некрасов, Лермонтов кебекләрдән, Исаковский, Щипачев һәм башка бөекләрдән! Яхшы киңәшен бирергә Әзер тора барчасы, Тик шунысын кыен белергә — Кем икән соң «башка»сы? 
Шунда менә мәсьәләгә Ачыклык кертә Баттал: «Дускай, кайбер нәрсәләрдә Син миннән дә үрнәк ал!» 
Ура, Баттал! Шунысы кызык, Ул кинәт ачып бирде Кайберәүләр күңелеңдә «Башка»лар артына посып, Чинап утырган «мин»не!