Поэзия
ШӘЙХИ МАННУР ★ («Яз һәм үзем белән сөйләшү» исемле циклдан), ЯЗГЫ ТАҢДА
Яшь үләннәр җирдән калыкканда, Шомырт яңа чәчәк җәйгәндә, Яр өстендә торам язгы таңда, Гашыйк булып могҗиз ямьнәргә. Шушындый ук матур бер таң иде: Мин беренче тапкыр шул чакта, Җырлап язгы тамчы тамган җирне, Юлга чыктым карап еракка. Өстә минем үзем эшләп кигән Соры френч зур-зур кесәле, Аягымда әти тегеп биргән Кырлы-сырлы, биек үкчәле Шәп күн итек шахтер искесеннән... Эчтә минем утлы дәрт тулы; Мең теләкләр матур бер-берсеннән! Мең хыяллар туа берьюлы. Киттем шулай... Җырлыйм. Күңел таша. Булды кайгым... булды шатлыгым... Үрмәләп тә йөрдем үлем аша, Сез күргәннең барын татыдым... Абындым да, егылдым да кайчак, Түмгәк җирдә тезем канатып. Тагын торып киттем, саф һәм алчак Җаным белән җәеп канатым. Бара торгач, офык читләренә Бер карасам борып чал башым, Әкренләп, баер чикләренә Авыша икән гомер кояшым. Соң нишләдем? Бармы эшем берәр, «Менә йомгак!» диеп әйтерлек. Түгелме ул йомгак йодрык кадәр,— Песәй генә тәгәрәтерлек?
69
Шулайрак шул... Хыялларың белән Җитми икән эшең тиң килеп: Теләкләрең һәйкәл коя гөлдән, Букет кына бәйли мөмкинлек.
Ләкин, дуслар, Без һәммәбез бергә Олы максат белән яшәдек. Шуны тизрәк китерик дип җиргә, Чын күңелдән тырышып эшләдек.
Сез цементлар, ташлар китердегез, һәм кырларда бодай, арышның Гәрәбәсен сайлап үстердегез, Мин җыр белән кирпеч салыштым.
йөрәкләргә керсен иде диеп Язганнарым, — андый булмаса, Ярый торган булыр, көлен сибеп, Җир ашларга, димен, ичмаса.
Без ашлаган җиргә яңа шагыйрь, Бөек шагыйрь килеп, җыр чәчәр, һәм яңгырар моңда яңача җир, Поэзия, гөрләп, киң яшәр.
Үкенсәм дә дәү хезмәтләр юкка, Булган кадәр эшем, гомерем Намус белән үтте җырчылыкта, Керсез булды ихлас күңелем.
Солдат торган кебек чик сагында, Айнык тордым шигырь постында, йөрәк һәм җан көчем хмоннан соң да Бирсәм иде шул ук дустыма!
Карап торам яр өстендә калкып, Язгы таңның сызылып атуын. Шулай сызылып туып, ул һәрвакыт Хәтерләтә яшьлек балкуын.
ДӨРЕСЕ
Юк, туктарга кирәк. Җитәр, дуслар, Сизәм, сизәм — инде картаям. Юк элекке ярсып янган утлар, Тиле дәртләр хәзер, һай, кая?
Шигырь — яшьлек, Пушкин һәм Такташ ул. Проза — картлык, ап-ак Толстой. Кычкыр инде хәзер кул суз да шул: «Не уходи, юность! Ах, постой!»
70
карт паровоз кебек Пәримен тих маневрларда. ТИбрЭИДВреП. ?’ .7 : " ' ' ' У.
АПРЕЛЬ ЕАШЫ
Яда килгән тургай сайрый, Баш очында, нурга күмелеп. Сыерчыклар оя җайлый, Томшыгына печән элдереп.
Урман өсте куе күксел, Көн —ямь тулы, җылы, ягымлы. Кылдан нечкә кала күңел, Саф яшь тама сыйпап җаныңны
Шул чагында сукмак буйлап, Гөрләвекләр аша кпң атлап, Рәхәт, татлы уйлар уйлап Кайтып килә ялгыз яшь солдат. Сөенчегә кыз ашыга, Ничек тизрәк барып әйтәсе... Улын күреп, йөгереп чыга Илледәге солдат әткәсе.
Кочаклашу — кайнар, сүзсез. Яшьлек — яз күк, балкый, елмая. Картлык — нечкә һәм түземсез: Шатлыгы да яшькә буяла... Ә күптәнме дусларының Үле гәүдәләре аркылы Атлап чыгып салды юлын, Бөртек яше шунда тамдымы?..
Ник елый ул солдат хәзер?.. Ил хәвефтә чакта, күрәсең, Таш кук була белгән бәгырь, — Тирән сөю, шәфкать иясе!
71
«НАЧАР» СҮЗ
Ап-ак йөзле, Зәңгәр күзле, Кечкенә бер кыз бала, Чыксам урамга, һәркөние «Бабай!», «Бабай!» дип кала.
Әй, ачуым килә шуңар, Каннарым кайный хәтта. Башта дәшми йөрдем моңар, Янәсе, минем хакта Түгел бу сүз... Башка бер карт Узадыр бу тирәдән. Бу кыз, ахры, шуңа кат-кат Кычкырырга өйрәнгән...
Үзем карыйм як-ягымны, Басып киям бүркемие: «Бу яман күз чәч агымны Күрмәсен, дим, һәркөнне!..»
Ләкин бар да тиккә генә, Теге матур кыз бала: һаман шулай читтән генә: «Бабай!», «Бабай!» дип кала.
Тагын ярсыйм: «Әллә моның Әнкәсе диванамы? Шундый начар сүзгә кызын Өйрәтеп чыгарамы?..»
Әйттем кысып өч тешемне: «Ялгышасың, сабый! —дим. — Аермыйсың син кешене: Бабай түгел. А-бый!»—дим.
«һе-һе-һе!—дип көлә ул кыз,— Алдама син алай!» — ди. Күптән инде белә бу кыз: «Син бит Маннул бабай!» — ди.
Юк, килешмим! Риза түгел! «Бабаң» миңа ник кирәк? Әле яп-яшь минем күңел! ...Уф... Дөрселдәмә... түз, йөрәк...
Нәрсә булган инде, бала, Үртәмәсәң шулай дип? «Абый!» диеп торсаң кана, Конфет бирер идем бит!
ЯНУ
«Ник янасың?» диләр дуслар миңа, Яши алмыйм шул мин янмыйча. Кешеләрнең күңел почмагына Энҗедәй дә якты салмыйча.
Мин үкенмим һаман шулай янсам, Шулай янып кайнар хисләрдә, Йөрәкләргә җылы бирә алсам; Җылы биреп, — янып бетсәм дә!
БЕЗ ТЫЙНАК КЕШЕ
Без үзебез үтә тыйнак кеше, Бер дә күпне өмет итмибез. «Яши алсак әгәр илле бишне, Шул да безгә җиткән бик!» дибез.
Ә тутырсак инде алтмыш яшьне,— Бөтенләй шәп! Тулы бер гомер! Алтмышта да әҗәл калса дәшми, Анда тагын әле күз күрер... \ Белер хәл юк, Әллә алдап аны Яшәп булыр тагын бер бишне? Шулай итә торгач, бер заманны Җиткерербез бәлки җитмешне?..
Юк, без бер дә комсыз кеше түгел: «Җитмеш биш яшь...» дигән сүзләрне Ишетергә теләми дә күңел, Ярата ул чама белгәнне.
Әйе, әйе! Вакытында үлә белү кирәк, Сиксән яшь ул — артык күп гомер. Ә вакыты җитми икән тизрәк — Анда, дуслар, тагын... күз күрер!
73
СИБГАТ ХӘКИМ
әнкәмә Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин, Күңелемә шулай тоела: Пар кулыңа пар чиләгең асып, Син чыгасың, әнкәй, коега. Су алганчы юлга бер 1карыйсың, Чиләкләрең тулгач,—тагын бер. «Бала күңеле — далада» дип, бәлки Үпкәләп тә йөргән чагыңдыр. Изге теләк теләп үстердең син,- Бассыннар дип тизрәк аякка. Шул сүзләрең синең искә төшә ЮнәлсӘхМ дә менә кай якка. Кое янында син ишетерсең Миннән сиңа хәбәр килгәнен. Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй, Мөлдерәмә килеш чиләгең.
ТАРЛЮК
Туй-фәлән үткәрсә Берәрсе Кимедә !, Маридан кунаклар Ике пар кимендә.
Олылар күңелендә — йорт кирәк-ярагы. Егеткә ни тора Кызга бер каравы».
Ул Киме бәйрәмен Юк сөйләп торасы, t Мариың татарның Әйтерсең, кодасы...
Базарга таң белән Чыгаммы соң юкка, Ник саклыйм сер итеп, Мин гашыйк Тарлюкка.
Кем күргән базары Марисыз узганын? Киемнәр — чуп-чуар, Алырлык күз явын.
Аңа сүз кушканчы Барын да исәплим: Данлыклы кызы ул Усаклы Кисәкнең 2.
Булсани, нәрсәсе Алай ис китәрлек? /Монда бар Фәрхинур, Мария һәм Тарлюк!
Ялынып сорармын Вәгъдәмә күнче, дип. Әйтмәсә ярый ла: «Сабырым үнҗе», дип 3.
1 Киме — Мари республикасы чигендәге татар авылы. 2 Усаклы Кисәк — мари авылы. 3 Сабырым үнҗо- сабыр ит. Татарлар мари һәм татар сүзен КҮШЫП сөйлиләр.
АҢА Бер-беребезне эзләгәнбез Ерак, тонык тавыштан!. Эзләгәнбез, ул арада Яшьлек инде авышкан. Очрашканда күрешәбез Яңа гашыйклар төсле, Күзләрне кинәт моң баса, Афоннары үкенечле. Яшьрәк чакта кайда иден, Күземә чагылмадың. Хәзер бернишләп тә булмый, Сагындыңсагынмадың.
Үкенсәң-үкенмәсәң дә Юлымның шул уртасы, Ярым түгел син, бик беләм, Ләкин ничек онытасы? Җемелдәп янган утны да Килми бит югалтасың. Син дә шул уттай тормышым Үрләрендә калкасың.