Логотип Казан Утлары
Очерк

НЕФТЬ ШӘҺӘРЕНДӘ 


(Язучы блокнотыннан)

«Я знаю — город будет, я знаю — саду цвесть. когда такие люди в стране в советской есть!»

В. Маяковский. 


1. АСФАЛЬТЛЫ ЮЛДА

Сентябрь урталары. Кояшлы көн. Бөгелмә вокзалы бакчасында бер төркем кечкенә балалар өрәңге орлыклары җыялар, башларын югары күтәреп, бар хәлләренә көчәнеп, кулларындагы таякларын агач башларына ыргыталар. Ләкин аларга аннан өрәңге орлыклары урынына саргаеп барган яфраклар гына коела. Вокзал янында өзлексез халык айкалып тора, машиналар, автобуслар килеп туктыйлар, шунда ук, юлчыларны утыртып, вокзал каршындагы (кечкенә түгәрәк бакчаны уратып узып, асфальт юл буйлап күздән югалалар, аларның бары ераклашканнан-ераклаша барган гөҗләгән тавышлары» гына ишетелеп кала. Станциядә ара-тирә моң гына паровозлар кычкыра, анда маневр ясыйлар булса кирәк. Без, юлчылар, Әлмәт шәһәренә барыр өчен бакча буендагы скамьяда автобус көтеп утырабыз. Автобусыбыз озакламый килергә тиеш. Безнең белән янәшә, әйберләрен җиргә куеп, кап-кара чәчле һәм шундый ук кара -күзле бер сержант утырган. Яшькелт гимнастеркасын сары каеш белән пөхтә генә итеп җыеп буган, кызыл йолдызлы фуражкасын бераз кыңгыр салып кигән бу егет бездән Әлмәт турында, андагы төзелешләр турында, Татарстан нефть промышленностеның үсеше һәм аның киләчәге турында сораша. — Үзегез Бакуныкы дисез, ә үзегез монда кайтасыз. Нигә монда кайтасыз?— дип сорыйбыз без аңардан. — Әйе, Бакуныкы,—ди ул, үзенең Бакуныкы булуы белән беркадәр горурланып. — Шунда туып-үстем. Армиягә дә шуннан киттем. Ә хәзер <менә, срогымны тутырып, Әлмәткә кайтам, бөтенләйгә. Мин армиягә киткәч, әтиләр монда күчеп килгәннәр. Дөресе, әтине монда командировать
76 
 
иткәннәр. Татарстан нефть промышленностена. Бәлки, әтием турында ишеткәнегез дә бардыр: фамилиясе Мамедов.— Ул, сөйләвеннән туктап, шомырт төсле кара күзләре белән безгә таба бераз карап тора. — Ишеткәнегез юкмыни? Безиец Б а куда аны белмәгән кеше юк иде... Хәер, монда әле ул яңа работник... Без сөйләшеп утырган арада, безнең янга яца юлчылар килеп басалар. Аларның берсе, өстенә кара кыска пиджак кигәне, күрер күзгә илле яшьләр чамасындагы бер кеше, кызыксынып, безнең сүзгә бераз колак салып тора да, күптәнге таныш кеше шикелле, бик -гади генә, хәтта сержантны ничектер аеруча үз итеп, сүзгә кушыла: — А. безгә кайтасыз икән, Әлмәткә! Бик яхшы, бик яхшы! —ди ул.— Безнең Әлмәт шулай ул: әллә кайдагы кешеләрне үзенә тарта. Рәхим итегез!.. Сезгә дә эш табылыр, квартирасы да булыр... — Мин әти-әниләрем янына кайтам,—ди егет. — Барыбер,—ди кыска пиджаклы кеше, — кем янына кайтсагыз да барыбер. Безнең шәһәргә кайтасыз. Әти-әниләрегез дә Әлмәттә туып- үсмәгәндер бит? Каян булса да килгәннәрдер? — Бакудан. — Менә шул-шул, Бакудан. Бездә Бакудан да, Грозныйдан да, Уралдан да, Сахалиннан да, кыскасы, Советлар Союзының бик күп урыннарыннан килеп эшләүчеләр бар. Кемнәр генә юк бездә. Нинди телдә генә сөйләшмиләр: азәрбайҗанча дисеңме, грузинча дисеңме, украинча дисеңме, үзбәкчә дисеңме... — барысын да ишетергә була. Русчаны инде әйтеп тә тормыйбыз. Анысы барыбыз өчен дә уртак тел. Төп ана теле диярлек. Киметеп әйтү булмасын, бер җыелышта горком секретаре безнең «Әлмәтнефть»тә егерме сигез төрле милләт -кешесенең эшләгәнен әйтте. Егерме сигез милләт. Әйтергә генә ансат. Кайчандыр кечкенә генә татар авылы булган Әлмәт. Ә хәзер... — Димәк, хәзер күп милләтле шәһәр, — дип өстәп куя сержант. — Әйе, дөрес әйтәсез, күп -милләтле шәһәр, дуслык шәһәре,—ди безнең кыска пиджаклы юлчыбыз. — Чын дуслык шәһәре. Бөтен милләтләр белән бергә яңа шәһәр салабыз, нефть промышленностен үстерәбез. Беләсезме, безнең Әлмәт бик яшь шәһәр. Аңа әле бер яшь тә тулмаган. Хәтта картага да керергә өлгермәгән, һәр картаны карыйм: Бөгелмә бар, ә Әлмәт юк. Күрәсең, яңа карта чыгарып өлгермәгәннәр булса кирәк. Әллә яңалары килеп җитмәгәнме икән? Ничек кенә булмасын, Әлмәтне картада күрәсем килә. Үзебезнең шәһәр, безнең кул белән салына торган шәһәр... Юлчыбыз бик сүзчән кеше булып чыкты. Ул инде, чемоданын җиргә куеп, безнең каршыга утырган, папиросын тәмләп суыра һәм аннан да тәмлерәк итеп яңа шәһәр турында сөйли иде. Сөйләшә торгач, без аның Бөгелмә районында туган, яшьли авылдан чыгып киткән, күп кенә төзелешләрдә эшләгән, Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм 1950 елда яңа Әлмәтне сала башлаган кешеләрнең берсе булган Закиров икәнен белдек. Шуның белән бергә ул бу якның тарихын да яхшы белүчеләрнең берсе булып чыкты. Ул Бөгелмә һәм Әлмәт якларын белүче генә түгел, аның патриоты да икән. Татарстандагы нефть разведкалары турындагы хәбәрне ул беренче тапкыр, Ватан сугышының авыр көннәрендә, фронтта ниндидер бер газетадан укыган. Ул хәбәрне кисеп алып, кесәсенә салып, озак вакыт саклап йөрткән. Туган- үскән якларын искә төшергән чакларда, әлеге газета кәгазен кесәсеннән чыгарып, иптәшләренә укыта торган булган. Сугыш беткәч, Татарстан нефть промышленностена эшләргә кайткан. Хәзер отпуск вакытыннан файдаланып, Казанга, института укый торган кызы янына барган булган. Шуннан кайтып килүе икән. Менә без көткән автобус та килеп җитте. Ул безгә тышкы күренеше белән Казан урамнарында йөри торган автобусны хәтерләтте: шундый ук
77 
 
төстә, шундый ук зурлыкта һәм, 50—60 километр араны көненә өч тапкыр әйләнүенә карамастан, яхшы, пөхтә сакланган. Әлмәткә баручылар шактый булып чыкты, ләкин коңгырт клеенка белән тышланган йомшак урыннар барыбызны да сыйдырырлык икән. Әле китәр вакыт җитмәгән. Машина эчендә кешеләр артканнан-арта бара. Иң соңгыларның берсе булып, ап-ак чәчле булуына карамастан, килбәтле, таза, җыйнак гәүдәле бер карт, кулына чемоданын тотып, карчыгын ияртеп, ашыкмый килеп керде. Сержант Мамедов, утырган җиреннән торып, аңа урын тәкъдим итте, ләкин карт, башын селкеп алу белән генә рәхмәтен белдереп, алдагы буш урыннарга китте. Безнең әлеге танышыбыз Закиров, картны күрү белән үк урыныннан торып, аның янына барды һәм кулын биреп күреште: — А, Мортаза абзый, Сания абыстай, болай парлашып, каян кайтып киләсез? — диде. — Москвага кунакка барган идек,—диде карт, ә карчыгы, әдәплелек саклап, бераз чыгып торган чәчләрен җыештырып, башындагы шәлен рәтләп куйды. — Менә шуннан кайтып киләбез әле. — Кем янына бардыгыз соң анда? — Алексей Степановичларга бардык, — диде һәм, Закировның төшенеп җитмәгәнен сизеп, аңлатып бирде: — Минем белән бергә хезмәт иткән Алексей Степаныч Медведевларга. Дөресе, аның уллары янына. Үзе мәрхүм инде ул. Хәзер уллары гына калган. Министерствода эшлиләр, белгечләр. Менә шулар чакырып язганнар иде: килегез, Москваны күреп китәрсез, без дә әтине күргән кебек булырбыз, дигәннәр иде. Бардык. Бик зур кунак иттеләр. Сания абыстай да сүзгә кушылды-: — Үз балаларыбыз кебек бик куанып каршы алдылар, өрмәгән җиргә утыртмадылар. Соңыннан без Әлмәттә Мортаза абзый Ибраһимов белән яхшылабрак таныштык, аның Советский урамга салынган кечкенә, җыйнак йортында да булды>к. Безне мәрхүм Алексей Степанович улларының бу татар картын әтиләре кебек якы-н күреп каршы алулары гына түгел, аның үзенең гаҗәп бай биографиясе дә кызыксындырды. Гаскәри хезмәттә матрос булып хезмәт иткән, 1904—1905 елларда, «Громобой» крейсеренда, японнарга (Каршы сугышкан, шунда күрсәткән батырлыклары өчен Георгиевский крест белән бүләкләнгән, беренче бөтендөнья сугышы вакытында, Балтик диңгезендә, Петроградны саклаган, тагын батырлыклар күрсәткән, ә фронттан кайтканнан соң Әлмәт волостенда совет властен урнаштыру эшендә актив катнашкан һәм шул хезмәтләре өчен хөкүмәтебез тарафыннан «Почет билгесе» ордены белән бүләкләнгән, Бөек Ватан сугышы елларында партиягә кергән Мортаза Ибраһимовның биографиясе үзе аерым очеркка лаеклы. Без бу кыска язмаларда аның биографиясе турында сөйләргә уйламыйбыз, безнең максатыбыз ул түгел, ләкин без Медведевлар белән Ибраһимовлар семьясының дуслыгы турында бер- ике сүз әйтмичә китә алмыйбыз. Бу ике семьяның дуслыгы кайчан һәм нинди нигездә башланган? Аңа нәрсә сәбәп булган? Бергә, -бер урында яшәүме, әллә бергә, бер учреждениедә хезмәт итүме?.. Без, Мортаза картка шундыйрак сораулар белән мөрәҗәгать итеп, Алексей Степанович белән дуслыгы турында төпчебрәк сораша башлагач, ул безгә шактый гаҗәпләнеп карады. Аның карашында: моны-ң ул кадәр төпчерлек һәм кызыксынырлык бернәрсәсе дә юк бит дигән мәгънә бар иде. Без бу карашны аңладык, чөнки халыклар дуслыгы безнең совет халкы тормышында бик табигый, бик гади бер күренеш, ул бик күп формада, шулай ук төрле милләттән булган аерым семьяларның, аерым кешеләрнең үзара якын дуслыгы формасында да, безнең каныбызга, җаныбызга сеңгән. Ул безнең көнкүрешебезнең аергысыз элементы булып тора һәм тормышыбызны бизи. Шатлыклы
78 
 
көннәрдә ул татлыгыбызны арттыра, ә авыр кайгылы көннәрдә кайгы* бызны басарга, йөрәгебезгә юаныч бирергә, өстебезгә килгән авырлыклардан котылырга ярдәм итә. Совет халыклары арасындагы дуслык шундый бер табигый күренеш булганга, Мортаза карт аның ничек тууын, ничек башлануын үзе дә бик ачык итеп әйтеп бирә алмады. Алар арасында шундый дуслык туган һәм бар. Кайчандыр алар Әлмәттә бергә хезмәт иткәннәр, бергә совет властен ныгытканнар, халык хуҗалыгын күтәргәннәр. Бу моннан күп еллар элек булган. Инде Алексей Степановичның. Москвага күчеп китүенә дә, аның үлүенә дә күп ел үткән. Алексей Степановичның Москвада уллары гына калган, шулай да бу ике семья арасындагы якын дуслык яши, татар карчыгы Сания абыстай Медведевлар семьясы турында Әлмәткә иң яхшы, иң җылы, иң матур хисләрне алып кайтып килә: «Үз балаларыбыз кебек куанып каршы алдылар, өрмәгән җиргә утыртмадылар», — дип, алармы рәхмәт белән телгә ала. Рус халкы белән татар халкы арасындагы дуслыкның тамыры тирән. Ул безнең гасырлар буенча сузылган тарихыбызда, бергә үткәрелгән данлы тормышыбызда, көрәшебездә, көнкүрешебездә, гореф-гадәтләребездә, хәтта бишектә чакта ук ачыла торган телебездә дә ята. Ул чыныккан дуслык, какшамас дуслык! Машинабыз, өзлексез бер көйгә гөрелдәп, кайбер урыннарда безне йомшак утыргычларыбыз белән бергә сикертеп жибәрә-жнбәрә, Бөгелмәнең асфальтлы урамнары буйлап чаба. Без, Бөгелмәне күрергә тырышып, тәрәзәдән карап барабыз. Башта бер катлы вак-вак ак йортлар яныннан үтәбез. Өй алларындагы кечкенә бакчаларда көз кайгысыннан саргая башлаган агачлар, куаклар үсеп тора, ак пәрдәле җыйнак тәрәзә төпләренә мәңге саргаймый торган гөлләр куелган. Йөк төягән яисә кешеләр утырткан грузовиклар, йөгерек, җитез «Победа»лар, безнеке төсле үк аксыл сары автобуслар очрый. Алар, безнең каршыга чабып килеп, бәрелер-бәрелмәс кенә якынлыктан выжлап, сызгырып узып китәләр. Минем белән янәшә утырган күршем, чыраеның яшь булуына карамастан, шактый чал кергән чәчле, погонсыз хәрби кительле, шундый ук яшькелт төстәге галифелы кеше, тәрәзәгә таба борылып, күзен дә алмыйча Бөгелмәне карап бара. Аның бу хәрби киемнәре сугыш вакытыннан калган, бары командировкаларга чыкканда гына киелә торган киемнәре булса кирәк. Моның шулай икәнен кайчандыр погоннар куелган иңбашларындагы кечкенә тишекләр һәм аркылы элмәк эзләре күрсәтеп тора. Күршем сугышта зур батырлыклар күрсәткән офицер булса кирәк. Сул куен кесәсе өстендәге бүләкләр билгесе шул турыда сөйли: сугышчан өч орден, Германияне җиңү, Кенигсбергны штурмлау һәм Японияне җиңү өчен бирелгән медальләр. Зур сугышчан юл үткән кеше. Озын юл! Данлы поход юлы! Машина шәһәр үзәгенә атылып барып керә. Ике катлы йортлар башлана, аратирә өч катлы йортлар да күзгә чалынгалап китә. Борынгы стильдә салынган техника йорты һәм шәһәр паркы янына барып җитәбез. Менә партиянең район комитеты, әнә Бөгелмә театрының кызыл кирпечтән салынган, үзенең архитектурасы белән башка йортлардан аерылып торган, дөресе, узган-барганнарга нәрсәсе беләндер күзгә чалына торган бинасы... Һәм без ниндидер бушлыкка барып чыгабыз. Юк, бушлык түгел икән, ниндидер мәйдан. Мәйдан уртасында кара рәшәткә белән әйләндереп алынган, ак граниттан эшләнгән памятник. Күршем шул памятникка караган килеш фуражкасын салды һәм без мәйданнан узып киткәнче чал кергән чәчле башын моңлы гына түбән иеп барды. Аннары фуражкасын яңадан кнде, миңа әйтүдән бигрәк, үз-үзенә сөйләгәндәй аңлатып бирде: 
79 
 
— Туганнар кабере. Совет власте өчен көрәштә корбан булган иптәшләр күмелгән мәйдан,—диде. «Бу да дуслык, туганлык билгесе, — дип уйладым мин ул каберлек турында.— Анда руслар һәм татарлар бергә йоклыйлар. Безнең тормышыбыз да, көрәшебез дә һәм үлемебез дә бергә!» Автобус Әлмәткә бу юлдан китәргә тиеш түгел икән. Күрәсең, юлчылардан кем дә булса берсе шофердан машинаны- бу юл белән алып китүен үтенгәндер. Ләкин моны кем үтенгән, кем сораган, анысы безгә билгесез калды. Мин исә, аңа шәһәр үзәген күрсәтеп үтүе өчен күңелемнән рәхмәт кенә әйттем. Шофер автобусны Әлмәт юлына таба борды. Без, сикәлтәле урамнар буйлап шактый тупас тирбәлеп барганнан соң, яңадан асфальтлы юлга барып чыктык. Машина йөрешен тизләткәннән тизләтә бара. Без яңадан вак-вак йортлар янына барып чыгабыз. Ләкин безнең күзләребезне хәзер иске Бөгелмә йортлары аша күренгән, каядыр еракка-еракка тезелеп киткән бер катлы җыйнак, матур йортлар рәхәтләндерә. Аларның барысының да түбәләре я кызыл чүлмәк белән һәм күпереп, сырланып торган соргылт шифер белән ябылган. Чүлмәк һәм шиферлар бер-берләре белән аралашканга, ерактан караганда, яңа Бөгелмәнең кайбер кварталлары шахмат тактасы кебек чуарланып күренәләр. Бу яңа йортлар, яңа кварталлар һәм яңа урамнар шулкадәр еракка сузылганнар, аларны күргәч, кайсы Бөгелмәнең — яңа Бөгелмәнеңме, әллә иске Бөгелмәнеңме зуррак икәнен белмичә аптырап торасың. Без, Бөгелмәне артта калдырып, кырга, туп-туры сузылып яткан асфальт юлга барып чыгабыз. Меңнәрчә машина көпчәкләре белән шомарган һәм көзге кояш нуры астында соргылт кара булып ялтырап яткан бу тигез юл, бик еракка сузылып, каядыр калкулык артына кереп күздән югалганга, гигант хәнҗәр шикелле очлаеп күренә. Бу юлда, шәһәрдән чыгу белән, беренче күзгә ташланган нәрсә-—-машиналар, машиналар һәм тагын бер кат машиналар! Башта син аларның бу асфальт тасма өстендә шактый күплегенә, аннары, бара торгач, бик күплегенә гаҗәпләнәсең, ә инде Әлмәткә барып җитәрәк, аларның искиткеч күплеген күреп, бөтенләй аптырап каласың. Нинди генә машиналар юк биредә! Әмма сине барыннан да бигрәк таңга калдырган нәрсә — аларның йөрешләре. Аларның кайберләре, бигрәк тә бушлары, йөрмиләр («йөрү» сүзе, хәтта «чабу» сүзе дә урынсыз монда!), ә очалар, атылалар. Я каршыга яшендәй атылып киләләр, я безне куып җитеп, выжлап, сызгырып узып китәләр, җилләреннән автобус тәрәзәләре зыңлап кала. Мин моннан берничә юллар өстәрәк, безнең машинабыз «шәһәр үзәгенә атылып барып керде», — дип язган идем. Арттырыбрак җибәргәнмен икән, атылу булмаган икән ул, кыр юлындагы машиналарның йөрешләре белән чагыштырганда, кыймылдау гына булган икән. Безнең автобусыбыз рәхәтләндергәч бертөрле тизлек белән бара, моторның бер көйгә күңелле генә гөрелдәгәне, көпчәк шиннарының асфальтны чыжлатып үбеп алганы гына ишетелә. Рәхәт тә соң кояшлы көз көнендә автобус тәрәзәсеннән карап баруы! Сезнең шулай карап барганыгыз бармы? Бигрәк тә Бөгелмә белән Әлмәт арасындагы юлда? Әгәр карап барганыгыз булмаса, ашыгыгыз, карап калыгыз, яшьлек ике килми, хәер, каһәр төшкән картлык та ике килми. Ах, әгәр картлыгы гына ике килсә дә, мин бу сәяхәтнең ләззәтен тагын бер тапкыр татып карар идем! Безнең белән бергә юл буйлап телефон баганалары йөгерәләр. Бераз баралар да, алардан аерылып, я уңга, я сулга таба яңа баганалар бер-бер артлы тезелешеп йөгереп илтәләр, чокырларга барып төшәләр,
80 
 
аннан атылып чыгып, кызгылт кабыргалы ялангач тауларга барып менәләр һәм шунда кечкенә генә булып күздән югалалар. Телефон баганаларын күздән югалткан шундый тауларның берсенә, нәкъ аның кызгылт кабыргасына: «Слава великой Родине!» дип, ап-ак ташлар тезеп язганнар. Берсенә генә түгел икән, без юлыбызны дәвам итә барган саен ерактан ук күренеп торган шундый зур-зур хәрефле язуларны тагын, тагын очраттык. Аларның һәркайсында яңа мәгънә, яна сүз. Ләкин бер йөрәктән, совет халкы йөрәгеннән чыккан сүз! Юлның уң ягында, шулай ук бер читтәрәк, ярларыннан ташып чыгарга теләгәндәй тулып, борыла-борыла юл алып, Зәй елгасы сузылып ята. Кайбер урыннарда аның ярларына таллар үскән. Алар нәрсәгәдер хәйран калгандай, башларын түбән иеп, уйга чумганнар. Тал араларыннан Зәй суы, я күк төскә кереп, я зәп-зәңгәр булып елмаеп кала. Елга буендагы болынлыкларга колхоз көтүләре сибелгән. Авыллар очрый, басуларда тракторлар туңга сөрәләр, сабан төрәннәре арасыннан чем-кара буразналар бөтерелеп бара. Нинди яхшы кара туфраклы, нинди уңдырышлы җир! Әгәр аны, учлап алып, иснәп карасаң, хуш ис киләдер төсле. Бер урында хатын-кызлар бәрәңге алалар. Эре-эре сап-сары бәрәңгеләр, алтын алмалар төсле ялтырап, буразна буйлап сибелеп яталар. Кызларның берсе, зәңгәр яулыклысы, безнең автобусны күргәч, алтын алмаларны җыюыннан туктап, башын күтәрә, безгә таба бераз карап тора, аннары тиз генә башыннан яулыгын тартып ала да нәрсәдер кыч- кыра-кычкыра селки. Кемгә селки ул? Нәрсә кычкыра? Безнең автобуста кеме бар аның? Ләкин, кызганычка каршы-, безгә селкеми, безгә кычкырмый, ә шофер егеткә кычкыра, зәңгәр яулыгын аңа селки. Нинди бәхетле егет! Без аларның бәхетенә шатланып һәм көнләшеп карап узабыз. Эскертләр, колхоз ындырлары, матур итеп өеп куелган, сугылган саламнар. Дәүләткә ашлык төяп баручы машиналар. Шофер иптәш, бер генә минутка тукта зинһар, сорашыйк: кайсы колхоз машиналары алар? Билгеле, шофер, күңелебездәге дулкынлы хисләрне белми, туктамый. Әмма аңа озакламыйча ирекле-ирексез туктарга, хәтта өзлексез сигнал биреп торырга туры килде. Без, гаҗәпләнеп, тәрәзәдән башыбызны чыгарып карадык. Юл буенда ат көтүе йөри. Ике кырыкмыш, асфальтлы юл уртасында туктап, тешләре белән бер-берсен кашышып, рәхәтләнеп торалар. Машинада да һәм өзлексез бирелгән сигналда да эшләре юк. Ахырда, шоферга кабинасыннан чыгарга, аларны куып җибәрергә туры килде. — Л1енә бит син, кешедән куркалар, ә машинадан курыкмыйлар, күнегеп беткәннәр,—дип, аларны яратып орыша-оры-ша, шофер яңадан кабинасына кереп утырды. Яңадан кузгалып киттек. Бераздан безгә бер юл чатында берничә минут туктап торырга туры килде. Каяндыр бер машина килергә, юлчыларын безнең автобуска утыртырга тиеш икән. Ул машина килеп җиткәнче тартып алырга дип, юлчыларның кайберләре машинадан төштеләр, папиросларын кабызып җибәрделәр. Без дә машина тирәсендә йөргәләргә тотындык. Безнең таныш юлчыбыз Закиров та төшкән, ул, -машинада ук башланган ниндидер бәхәсне дәвам итеп булса кирәк, сержант Мамедовка нәрсәдер сөйли һәм, әйткән сүзенә ышандырырга теләп, ара-тирә аның гимнастерка төймәсеннән тарткалап ала. — Юк, яшьләр әле аңлап бетермиләр, — диде ул, нәрсәгәдер ачынып.— Аларча дөнья һаман шулай булган, машиналар, бүгенге кебек, менә шулай кайнашып торганнар. Бер дә алай түгел. Бу хәлгә җитәр өчен безгә башта бик каты көрәшергә, кан түгәргә, аннары тир түгәргә,


 
сугыш елларны тагын кан түгәргә туры килде. Менә ничек бит ул, сержант ИПТӘШ. Ләкин без сержантның аның белән бәхәсләшмәгәнен бик тиз сизеп алдык, хәтта, киресенчә, ул аның сүзен юпләп тә тора иде. Бу хәл безне тагын да кызыксындыра төште. Без алар яныша барып бастык. — Әнә теге авылны күрәсезме?—диде ул, юлдан бер-ике километр читтә торган бер авылга күрсәтеп.— Карабаш авылы ул. Башка авыллардан бернәрсәсе белән дә аерылып тормый торган гади татар авылы. Ул авыл да бик күп көрәшне күрде. Унсигезенче елны аның янында аклар белән каты сугыш булды*. Безнекеләр акларны тетеп салдылар, бик зур бер командирларын үтерделәр. Безнөкеләрнең дә каннары күп акты анда. Менә бит ул ничек... Әнә шул авылдан арырак Кодаш авылы бар. Ике-өч километрда гына. Моннан күренми. Калкулык каплап тора. Шул авылда менә егерменче елны, февраль аенда, Карабаш кулаклары унөч 1комсомолецны үтерделәр. Мин үзем ул авылныкы түгел болай. Ул көнне Кодашка, бабайларга барган идем. Малай гына идем әле. Унбиштә генә. Котым чыгып, комсомолецларны кызганып елый- елый, койма ярыгыннан карап тордым... Бөгелмәдән килгән комсомо- лецлар иде алар. Менә бит ул ничек. Комсомолецлар каны белән дә сугарылган безнең бу җирләр. Безнең бүгенге яшьләр ул авырлыкларны аңлап 'бетермиләр. Алар дөнья һаман шулай ал да гөл булып килгән дип уйлыйлар. — Бөтен яшьләр дә алай уйламый,— диде сержант аңа. — Мин дә бит бөтен яшьләр дип әйтмим. Кайберләре, дим. Менә шул кайберләре бүгенге көннең кадерен белмиләр... Минем белән янәшә утырып килүче, хәрби кительле иптәш, кулына тоткан, сүнеп барган папиросын суырырга онытып, Кодаш авылына таба тынып карап тора иде. Мин аны Закировның сөйләгәнен тыңламый, аңа игътибар итми дип торам, ялгышканмын икән. — Карагыз әле, сез унөч комсомолец дисез, алар ундүртне үтергәннәр иде түгелме соң?—диде ул Закировка. — Кулаклар бандасы ундүрт •комсомолецны үтердек дип уйлаган иде. Берсе төнлә белән урамнан югалды. Үлеп җитмәгән булган. — Аны Ислам карт алып кереп, өенә яшереп куйган. Аңына китергән, башындагы, күкрәгендәге яраларын юган, бәйләгән. Шулай түгелме? — диде кительле иптәш. — Шулай,— диде Закиров һәм, беркадәр кызыксынып, аның янына килде. — Каян беләсез сез моны? Әллә сез Кодашныкымы? — Юк, —диде кительле иптәш, — Кодашныкы түгел. Алай да мин ул вакыйганы бик яхшы беләм. Бәлки, хәтерегездәдер: комсомолецларны-ң башлыгы, Габдрахман Хикмәтов, кар өстендә канга батып ятканнан соң аңына килде, көч-хәл белән аягына басты. Соңгы көчен җыеп, кулларын йодрыклап, кулаклар өстенә китте: «Кабахәтләр, белегез, безне үтереп бетерә алмассыз! Без ьмиллионнар, без җиңәчәкбез!..»—дип кычкырып, аларньщ битләренә төкерде. Төкереге кан гына иде. Аңа соңгы сүзен әйтеп бетерергә ирек бирмәделәр, сәнәкләр белән кадап, җиргә ектылар. Шуннан соң инде ул тормады. Бәлки, Мотыйгулла Фарукшин дигән комсомолецны да хәтерли торгансыз? Алар арасында ул иң яше иде. Ул да шулай батырларча үлде. — Туктагыз әле, бу вакыйганы .каян беләсез сез?—диде Закиров, аның сүзен бүлеп. Хәрби кительле кеше аңа җавап биргәндәй сөйләвендә дәвам итте. Аның тавышы бераз моңсуланган, сагышланган иде, күзләренә дә, күңел кичерешенең чагылышы булып, моңсулык чаткылары чыккан иде. G. .с. ә.- № 1. 81 

82 
 
— Иртәгесен ярлылар авылга коммунистлар отрядын алып килделәр. Ислам карт алып кереп яшергән әлеге егет, отрядны күргәч, урамга чыкты. Башы ак чүпрәк белән бәйләнгән, ә үзе чак-чак атлый иде. «Яшәсен Коммунистлар партиясе!» дип кычкыракычкыра отряд каршысына йөгерде. Отряд командиры иптәш Чуйков, атыннан төшеп, аны кочып алды, туган энесен үпкән кебек үпте. Шулай түгелме? — Шулай, шулай,— диде Закиров. — Ләкин сез моны бу кадәр ачык итеп каян беләсез? Кем сез? Кайдагы? Фамилиягез ничек?—дип, сорауларны бер-бер артлы яудырырга тотынды. — Сафиуллин, — диде хәрби кительле кеше. — Гали абыймы сез? Ислам карт коткарып калдырган ундүртенче комсомолецмы?—диде Закиров һәм, Сафиуллиниың җавабын көтмичә, аның ике кулыннан кысып тотып селкергә кереште. — Гали абый!.. Менә бит нинди очрашу! Сезне күрермен дип һич тә уйламаган идем. Безне машинага утырырга чакырдылар. Урынымны мин Закировка бирдем. Алар узганнарны искә төшерергә, таныш-белешләре турында бер-береннән сорашырга тотындылар. Павел Корчагиннар буынының бер вәкиле булган, Бөгелмә өязендә комсомолның беренче оешмаларын оештыруда актив катнашкан, соңыннан шул ук Бөгелмә кантонында комсомол секретаре булып хезмәт иткән, хәзер Татарстан Социаль Тәэминат министрлыгында эшләүче иптәш Гали Сафиуллин безгә Кодаш авылындагы бу канлы вакыйганы икенче бервакыт тәфсилләбрәк сөйләп бирде. Комсомол һәм партия сафында бик зур көрәш юлы үткән, чәченә чал кергән, үзе турында сөйләргә яратмый торган бу тыйнак карт коммунистның сөйләгәнен тыңлаганда, мин эшче Закировның сүзләрен исемә төшердем: әйе, безнең бүгенге уңышларыбыз ансат кына яулап алынмаган. Алар революция солдатларының каннары белән сугарылганнар. Хәтта менә бу кечкенә генә Кодаш авылында да ундүрт батырның — яшь комсомолецларның каннары коелган, аларның унөче революция өчен җаннарын биргәннәр, ә берсе очраклы бәхет аркасында гына исән калган. Без ямь-яшел булып җәелеп яткан уҗымнар буеннан узабыз, һавада ялгыз тилгән бөтерелә. Бер көтү сыерчыклар, шаулашып, дулкын шикелле өерелеп, аның өстенә ташланалар, һөҗүм итәләр, аны бәреп төшерә алмасалар да, еракка, читкә куарга тырышалар. Җирдә камылларга, уҗымнарга сырыша-сырыша, әкрен искән җил белән талпына-талпына, көмеш пәрәвезләр оча. Кая очалар алар, кая ашыгалар? Салкын көзне каршыларга ашыгалармы алар, әллә аның озакламый башланачак яңгырларыннан, пычракларыннан, томанлы көннәреннән качалармы? Менә беренче вышкалар. Без, дулкынланып, тәрәзәгә сыенышабыз, гасырлар буенча тын гына яткан, арыштан, бодайдан һәм бәрәңгедән башка нәрсәне күрмәгән кырларның пейзажын үзгәрткән вышкаларга кызыксынып карыйбыз. Алар, тирәюньне ямьләндереп, посттагы гигант солдатлар шикелле горур басып торалар. Тслеграм һәм телефон баганалары турында инде сөйләп торырлык та түгел, алар, җиргә кадалган казыклар шикелле кеп-кечкенә булып, кызганыч, мескен кыяфәткә керделәр. Кайбер вышкалар янында кешеләр кайнаша, трубалар төяп килеп туктаган машиналар күренә, ә кайберләре янында, көмеш төсле ялтырап, ак мерииклар тезелешеп тора, һәм вышкалардан бер читтә, канлы байрак төсле җилфердәп, дулкынланып, факельләр яна. Җил бу утлы байракларны, йолкып алып китәргә, һавада очыртып йөрергә теләп, усалланып өстери, йолкый, ләкин байраклар бирешмиләр, җилфердиләр, бөтереләләр, дулкынланалар һәм, төнне-көнне белмичә, өзлексез яналар. 
6* 83 
 
Әлмәткә якынлаша барган саен вышкаларның саны артканнан-арта бара... һәм, шул вышкалар арасыннан диярлек чуарланып, ак, кызыл түбәләре белән ялтырап, Әлмәт йортлары күренә башлый. Яна шәһәр, дуслык шәһәре, туганлык шәһәре! 
2. ШӘҺӘР УРАМНАРЫНДА 
Гадәттә, яңа шәһәр белән танышканда, беренче чиратта аның музейларында, театрларында, картина галлерияларында, завод-фабрикала- рында һәм башка шуның кебек игътибарга лаеклы тарихи урыннарында булалар. Шәһәр белән шулай таныша башлыйлар. Ләкин безгә Әлмәтнең музеен да, картина галлериясын да, заводфабрикаларын да күрергә туры килмәде, чөнки бу яңа һәм яшь шәһәрдә әле алар юк, әмма алар булачак. Еллар үтәр... Киләчәктә Әлмәт шәһәренә баручы иптәшләр аның музейларын да, картина галлереяларын да, завод-фабрикаларын да күрерләр һәм шәһәр белән танышырга теләгәндә, иң элек шуларны йөреп чыгарлар. Хәзергә әле без аның урамнарында йөрү, мәктәпләрен, балалар бакчаларын, яслеләрен, больницаларын, клубларын күрү һәм тарихи урыннарында булу белән генә канәгатьләндек. Монда бөтен нәрсә яңа. Үскәннән-үсә барган урамнарыннан, шат күңелле укучылар белән тулы мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан алып тарихи урыннарына кадәр яңа. Без иске Әлмәтнең тарихи урыннары турында әйтмибез, алар бар, алар борынгының бик күп хатирәләрен саклыйлар, без бары яңа Әлмәтнең тарихи урыннарын гына искә төшереп китәргә телибез. Менә без Школьный урамда басып торабыз. Безнең каршыда бер катлы өч кечкенә йорт. Тәрәзәләренә ак пәрдәләр эленгән. Бакчаларында, сирәк кенә булса да, тирәкләр үсеп тора. Яшь тирәкләр, соңгы елларда гына утыртылганнар. Бу стандарт йортлар — яңа Әлмәтнең беренче биналары, тарихи йортлары. Аларны 1950 елда салганнар. Шуннан инде яңа Әлмәт башланган һәм шушы урыннан көнбатышка таба, 7—8 километрга хәтле, әгәр иске Әлмәтне дә кертеп санасак, 8—9 километрларга хәтле яңа урамнар тезелеп киткән. Алар: Тукай, Девон, Нариман, Тельман, Г. Камал, Островский, Ломоносов, Толстой, Пушкин, Мәҗит Гафури һәм башка бик күп урамнар. Яңа Әлмәтнең беренче салынган йортларына кызыксынып карап торганыбызны күреп, безнең янга бер карт килеп туктый. Сакалын дага шикелле түгәрәкләп кыркыган, ә мыегын кыл шикелле нечкә генә итеп калдырган бу карт безнең белән күптәнге таныш кеше кебек исәнләшә дә, кулындагы кәкре башлы таягына таянып, карасу күзләре белән генә түгел, битендәге бөтен җыерчыкларын нурландырып елмаеп, бер сүз дә әйтмичә, әлеге йортларга таба тынып карап тора. Аннары сүз башлый: — һе, —ди ул тамак төбе белән генә, — һе, сез дә бу йортларны карарга килгәнсез икән. Мин дә кайчак шулай килеп, уйланып карап торам. Бу йортларны салганда, минем оныгым беренче класста укый иде, хәзер бишенчедә. Баланың әле шуннан бирле ике карыш та үскәне юк, ә шәһәр әнә кая хәтле барып җитте. Бөтен Әлмәт кырын тутырды. Бигаш авылына барып тоташты. Ә-әнә-ә, күрәсезме!?—ди ул, сузып һәм таягы белән шәһәрнең югары өлешенә таба изәп күрсәтә.— Үсә! Буйга да, өскә дә үсә... Кайчандыр бу йортлар Әлмәтнең йөзек кашы кебек ялтырап торалар иде, ә хәзер шәһәр эчендә югалдылар да калдылар. Чынлап... Бу йортларны салганда, Әлмәт шәһәр булыр дип кем уйлаган... Әлмәт урамнары буйга гына түгел, бабай әйткәнчә, өскә, һавага таба да үсәләр. Әгәр беренче поселок урамнарына, вакытлы чара була
84 
 
рак. бер катлы, аннары ике катлы җыелмалы стандарт йортлар салынган булсалар, хәзер Чехов. Островский. Ломоносов урамнарында һәм башка күп кенә урамнарда нкешәр-өчәр катлы таш йортлар салына. Асылда, шәһәр бер катлы, ике катлы җыелып салынган бу стандарт йортлардан түгел, ә икешәр, өчәр катлы таш йортлардан торачак. Хәзер без басып тора торган Школьный урамны шәһәр дип уйлый күрмәгез. Юк, шәһәр түгел әле бу. Шәһәрнең бистәсе генә. Чын шәһәр — ике-өч катлы җыйнак. матур йортлар белән, күз явын алып торырлык мәһабәт кварталлар белән бизәлгән чын шәһәр — бераз арырак, хәзер горком һәм горсовет биналары урнашкан Чехов урамы тирәсеннән башланачак. Без булачак шәһәрнең үзәгенә таба китәбез. Тукай урамына таба борылабыз. Киң. озын урам. Соргылт шифер яисә кызыл чүлмәк белән ябылган, күпчелеге икешәр квартиралы, бер катлы йортлар. Ишек алдына караган верандалар. Рәшәткә капкалар. Яшь агачлар. Бу — яңа шәһәрнең иң карт урамнарыннан берсе. Бөек шагыйребезнең исеме белән аталып йөртелә торган бу урамда торучылар үзләрен шәһәрнең төп халыклары итеп саныйлар, сөйләшкәндә еш кына, беркадәр горурланып: — Без инде монда яңа Әлмәт салына башлаган көннән бирле яшибез, — дип, искә төшереп китәргә яраталар. — Бу урамнар барысы да безнең күз алдыбызда салынды. Урамнар гына түгел, бөтен шәһәр. Безгә аны-ң бөтен процессы, бөтен уңышы, шатлыгы, төзелеш башында очраган авырлыклары таныш. Безнең үз балабыз ул,— диләр алар. Чыннан да, Әлмәт аларның үз баласы-. Алар аны салганнар, салалар, мондагы нефть промышленностен аякка бастырганнар һәм аны үстер- гәннәи-үстерә баралар. Тукай урамында да, Девон һәм Нариман урамнарындагы шикелле үк, «Әлмәтнефть»нең карт кадрлары торалар. Аларның күбесе монда килгәнче Бакуда, Грозныйда, Уралда, Ишембайда һәм илебезнең башка җирләрендәге нефть промышленностенда озак еллар эшләгән мастерлар, эшчеләр, белгечләр. Әнә 138 нче номер кадакланган йортны күрәсезме? Аның кечкенә капкасыннан күн курткалы, тырышып, пөхтә итеп чистартылган күн итекле, ир урталарындагы бер кеше чыгып килә. Култыгына китаплар, дәфтәрләр кыстырган. Кем ул? Кая бара? Без урта буйлы, соргылт күзле, бераз суырылыбрак торган яңаклы бу кешенең бораулаучы мастер Закир Гарипов икәнен танып алабыз. Кичә без аның буровоенда булган идек. Ул, үзенең бөтен бригада составы белән бергә, бораулау эше тәмамланган, нефть катлавына барып чыккан 905 нче номерлы скважинага соңгы обсадный трубаларны төшереп бетереп килә иде. Кичә аның аягындагы итеге дә, чалбары да, өстендәге костюмы да соры сыекча һәм цемент таплары белән шактый чуарланган иде. Бүген исә ул бик чиста киенгән һәм каядыр барырга чыккан. Ул, бераз ашыга төшеп, эшлекле, энергияле адымнар белән шәһәрнең югары өлешенә таба бара. Юлда аңа кешеләр очрый. Аларның кайберләре, таныш-белешләре булса кирәк, аны күргәч, бик зур ихтирам белән исәнләшеп узып китәләр. Менә берсе, баруыннан туктап, аның белән дусларча елмаеп күрешә: — Кая киттегез болай?—ди һәм шунда ук икенче сорауны да бирә: — Я, буровоегызны цементлап бетердегезме? — Бетердек,—ди Гарипов һәм култыгындагы китапларга җиңелчә сугып ала: — Укырга барам. Буровой кадрлары -мәктәбенә. Белемне бераз чарлап алырга кирәк. Төнне ул йокысыз үткәргән, буровоеннан таң белән генә кайткан сулга кирәк, күз төпләре бераз салына төшкән, арыганлыгы, талганлыгы йөзенә чыккан, шулай да акыллышыгын белдереп торган күзләре ниндидер бер эчке, дәртле ут белән яна. Янмаслыкмы соң! Аның бригадасы 905 нче буровойны аена 1.892 метр тизлек белән бораулады. Егетләре 
85 
 
дә бик тырышып, бөтен күңелләрен биреп эшләделәр: Фәизов, Ветров, Анисимов һәм башкалар смена саен икешәр норма үтәп килделәр. Ничек шатланмаска кирәк! Бу тизлек «Әлмәтбурнефть» конторалары өчен кечкенә түгел. Мондагы уртача коммерческий тизлекне 3,5 тапкыр арттырып үтәү дигән сүз. Шуның, өстенә тагы буровое сазлыкта иде. Берничә мастер ул урыннан баш тартты, анда эшләргә теләмәделәр. Закир Гарипов бернәрсәгә дә карамады, алды, бораулады һәм намус белән тәмамлады. Ләкин коммунист Гариповның күңеле бу уңыш белән генә канәгатьме соң? Юк, билгеле, юк. Ничек канәгать булсын ул! Алар —2 нче контораның алдынгы мастерлары —Квашенко, Эскин, Стрельцов һәм Гарипов бригадалары, Бөек Октябрь революциясенең 37 еллыгы алдындагы социалистик ярышка кушылып, аена 2.000 метр тизлек өчен көрәшәләр. Бригадалар бораулау темпын арттырганнан-арттыра баралар. Е. Эскин бригадасы 354 нче скважинаны* аена 1.097 метр тизлек белән бораулаган булса, 902 нчедә инде ул аны 1.698 метрга җиткерде. Менә бит ул ярыш һәм тәҗрибәләрне уртаклашу нишләтә! Иптәшнең бу зур уңышы. Гарипов аңа чын күңеленнән шатланды һәм, очрагач, аның кулын дусларча каты итеп кысты. В. Квашенконың исә уңышы тагын да яхшырак. Ул август аенда, 15 көн эчендә, 1.447 метр бораулап, бөтен иптәшләрнең исен китәрде. Аның тәҗрибәсен чын-чынлап өйрәнерлек! Соңгы скважинасында да эшләре бик яхшы бара иде. Аның уңышы барыбызны да шатландыра, шул ук вакытта кызыктыра да иде. Нигә кызыкмаска? Кызыгырлык. Тик кичә менә аның скважинасында авария булган, диләр. Шәмнәр ычкынган. Каян килә бу бәхетсезлек? Иптәшнең шатлыгы гына түгел, кайгысы да уртак. Безнең кайгы ул. Скважинасында хәзер эшләр нихәл икән аның? Баш инженер Крыловтан сорашырга яисә ловильный мастерны — Гариф Хәмидуллинны күрергә кирәк. Шәмнәрне ала алдылармы икән? Ә «Баулынефть»тә Могалим Гыймазов таңга калырлык эшләр эшли. Аена өч меңнән арттырып җибәргән. Менә ичмаса темп! Моңа таңга калмыйча һәм сокланмыйча мөмкин түгел. Әлмәт белән Баулы арасы шундый якын — кулың сузсаң, кулың җитәрлек, әмма бораулау тизлегендә ара бик ерак. Сәбәбе нәрсәдә моның? ДАеиә шуны ачарга, Могалим Гыймазовның эш методын һәм тәҗрибәсен өйрәнергә, бик ныклап өйрәнергә кирәк. Гыймазов темпына Әлмәттә дә ирешергә мөмкин!.. Менә шул турыда уйлана-уйлана Закир Гарипов укырга бара. Ничек уйланмаска кирәк! Хөкүмәтебез аны Ленин ордены белән бүләкләде. Нефть промышленностенда озак еллар һәм намус белән эшләгән өчен бирелгән бу бөек бүләкне ул әле күптән түгел генә, моннан ике-өч атна элек кенә алды. Аның белән бергә шундый ук зур бүләкне карт мастерлардан Семен Игнатьевич Муиаев, Петр Михайлович Чекунов һәм башкалар да алдылар. Алар барысы да хөкүмәтебезнең бу бөек бүләген алганда, телләре белән генә түгел, күңелләреннән дә үз-үзләренә сүз бирделәр: моннан соң без тагын да тырышыбрак эшләрбез, бөтен көчебезне, бөтен сәләтлелегебезне бөек илебезнең данын, куәтен үстерүгә һич тә кызганмый бирербез, диделәр. Ярлы крестьян семьясыннан чыккан, яшь чагында авыр тормыш юлы үткән, бәхет эзләп, илебезнең күп почмакларында булган һәм чын бәхетне нефть промышленностенда тапкан бу мастерның артыннан без ихтирам белән карап калабыз. Ул укырга бара. Юк, монда нефть промышленносте гына, аның яңа шәһәре генә үсми, ә нефть промышленносте һәм яңа шәһәр белән бергә кешеләр дә үсәләр, алар да белемнәре һәм чын кешелек сыйфатлары белән югарыга күтәреләләр. Нинди матур, нинди гармоник үсеш бу! Без, сулга таба борылып, Девон, Нариман урамнарын аркылы үтеп. Тельман урамына барып чыгабыз.

S6 
 
Шәһәр үзәгенә керә барган саен урам хәрәкәте, аның шау-шуы арт- каннан-арта бара. Йөк төягән һәм йөксез машиналар, бер үк стильдә салынган йортларның стеналарын дерелдәтеп, урамны яңгыратып, бик ашыгып узып китәләр. Тротуарларда халык. Эшлекле кыяфәтле кешеләр — ирләр, хатын-кызлар — каядыр ашыгалар. Шунда ук, зур шәһәрләрдәге кебек, тротуарда, аяк астында бала-чагалар уйнап йөриләр. Алар, бернәрсәгә дә игътибар итмичә, шат яңгыравык тавышлары белән берберенә кычкыралар, урамны яңгыратып, чыркылдашып көләләр. Якын-тирәдәге йортлардан берсенең тәрәзәсе ачык булса кирәк, аннан моң гына булып музыка тавышы ишетелә. Без нефтьчеләрнең яңа салынган клубы янына килеп туктыйбыз. Дөресе, стандарт йортлар арасында үзенең мәһабәтлеге, матурлыгы, подъездындагы колонналары белән аерылып торган бу бина янында туктамыйча булдыра алмыйбыз. Безнең күз карашыбызны клубнын мәһабәтлеге генә түгел, клуб алдындагы ярым түгәрәк мәйданчыкка куелган, гранит пьедесталга бастырылган нефтьче скульптурасы да үзенә нсәлеп итә. Кулына бораулаучылар ачкычы тоткан бу эшче скульптурасы, хезмәт символы булып, яшь шәһәрне бизәкләп басып тора. Клуб булачак парк эченә кертелеп салынган. Биек тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган парк әле буш, аңа быел гына агачлар утыртылган. Еллар үтәр, парк агачларга, чәчәкләргә күмелер, кичләрен музыка уйнар, яшьләр ял итәрләр, күңел ачарлар, бәлки, шунда, чәчәкләр, гөрләп үсеп торган агачлар арасында, нинди дә булса бер яшь егет үзе шикелле үк яшь, изге ниятле бер кызга үзенең беренче, саф, керсез мәхәббәтен игълан итәр. Күңелендәге иң матур хисләре турында дулкынланып сөйләр, әмма әле хәзергә паркта аерым агачлар гына, көзге яфракларын җилфердәтеп, үсеп утыралар. Үсегез, тармакланып, киң булып, гөрләп үсегез! Без яңа ачылган магазиннар яныннан узып китәбез. Шуларнын берсе китап магазины. Бу инде Әлмәт шәһәрендә -икенче китап магазины. Шәһәрнең югары өлешенә керә барган саен ике катлы йортларнын саны артканнан-арта бара. Салынып бетеп килә торган икешәр-өчәр катлы зур-зур таш йортлар очрый. Алар өстендә күтәрткеч краннар, һаваларга ашып, сыңар кулларын сузып, горур гына калкып торалар. Урамнар буйга да, аркылыга да траншеялар белән чуарланган. Болар су, канализация, газ һәм үзәк җылыткыч трубалары салыр өчен хәзерләнгән траншеялар. Бу траншеяларда ашыгып-ашыгып монтажчылар эшләп йөриләр, тимерләренең чыңлаганы ишетелә, күзләрне чагылдырып, автоген утлары ялтырап китә, цементка һәм диатомит тузанына буялган бер төркем изоляцияче кызларның бер-беренә эндәшкән эшлекле тавышлары һавада яңгырап ала. Еракта, туып килә торган урамнын аргы башында, траншея казып баручы экскаватор чүмеченең бер күтәрелгәне, бер төшкәне һәм яңадан җиргә чумганы күренә. Төзү материаллары төягән йөк машиналары, бер-бер артлы тезелешеп, салынып ята торган йортлар янына килеп туктыйлар, яисә йөкләрен бушаткан машиналар, траншеялар арасыннан сакланып кына үтеп, олы юлга чыгалар, күз ияргесез тизлек белән яңа йөкләр алырга чабалар. Аларның ераклашканнан-ераклаша барган гөрләгән тавышлары ишетелеп кала да, артларыннан күтәрелгән тузаннары гына күренә Ләкин аларның ераклашулары белән яңа шәһәрнең тавышы кимеми, тик йорт салучы ташчыларның, балта осталарының, монтажчыларның һәм башка бик күп төрле эшчеләрнең эшләгән тавышлары гына ачыграк ишетелә башлый. Әмма озакка түгел, каян да булса берәр трактор килеп чыга. Ул, үзенә караганда берничә мәртәбә зуррак йөк өстерәп, шомарган, кояш нурында көмеш төсле ялтыраган тасмаларын шалтыратып, тырылдап, тирә-юньдәге бөтен тавышларны баса. Тынгысыз йөк машиналарының да инде өзлексез бер көйгә гөрләгән тавышлары ише

87 
 
телми, алар тын гына, тавышсыз гына киләләрсыман тоела. Трактор ераклаша. Йөк машиналарының гөрелдәүләре яңадан ап-ачык ишетелә башлый. Без Чехов урамына барып чыгабыз. Монда салынып беткән йортларга караганда, салынып ята торган йортлар күбрәк. Аларның күбесе ике-өч катлы таш йортлар. Киләчәктә шәһәрдә бары ике-өч катлы таш • йортлар гына салыначак. Безнең игътибарыбызны бер йөк машинасы җәлеп итә. Машина сальинып беткән ике катлы йортка таба траишеялар арасыннан акрын гына бара. Ул таш, кирпеч, цемент яисә башка шуның кебек төзү материаллары төягән машина түгел. Юк. Ул өстәлләр, урындыклар, кроватьлар төягән. Шул кроватьлар, урындыклар арасына ике кечкенә баласы белән бер хатын менеп утырган. Ир дигәне бик эшлекле кыяфәт белән машина алдыннан йөгерә, шоферга яңа йортның, кайсы ишеге янына туктарга икәнен күрсәтә. Машинага утырган балалар, урымнарында басып тора алмыйча, Шатлыкларыннан сикерә-сикерә, кечкенә генә куллары белән каршыдагы йортның тәрәзәләренә төртеп күрсәтеп, нәрсәдер кычкыралар. Аларның тавышлары* безгә килеп җитми, ләкин шул йортка кертелгән җылыту трубаларын изоляцияләүче кызларның машинадагы кешеләргә кул болгап кычкырганнары бик ачык ишетелә: — Квартира котлау туеннан калдырасы булмагыз!—дип кычкыралар алар һәм күңелләрне дулкынландырырлык итеп йңгыратып көләләр: — Югыйсә, квартирагыз җылы булмас! Машинадагы хатын да, елмаеп, кулын изәп, нәрсәдер кычкырып җавап бирә. Без аның да тавышын ишетмибез, ләкин, кул изәвенә карап, аларның барысын да кунакка чакырганын аңлыйбыз. Болар яңа йортка күчүчеләр. Мондый күренешләрне Әлмәттә еш очратырга була. Монда һәркөнне бер-ике йорт, салынып бетеп, эксплуатациягә бирелеп -килә. Хәзер салына торган йортларның күпчелеге, иң кечкенә дигәндә, сигез квартиралы йортлар. Димәк, монда һәркөнне унлап семья яңа квартирага күчә. Бу урыннан, без басып торган җирдән караганда, шәһәрнең күп кенә өлеше безнең күз алдыбызда җәелеп ята. Моннан шулай ук аның партия һәм административ учреждениеләрен, мәктәпләрен, техника йортларын, балалар бакчаларын һәм башка шуның кебек культура һәм көнкүреш биналарын күрергә була. Әнә салынып ята торган таш йортлар, һаваларга ашып торган челтәрле күтәрткеч краннар арасыннан сыек сарыга буялган, ике катлы, зур-зур тәрәзәле бер бина күренәме? Ныклабрак карагыз әле, аның бик -матур тимер рәшәткә белән уратылып алынган ишек алдына бер төркем укучылар кереп бара түгелме? • Туктагыз әле, ишек алдымы икән ул? Юк, булачак бакча икән! Күрмисезмени, койма буйлап агачлар утыртылган. Менә шул, киләчәктә гөрләп үсәчәк бакча эчендәге бик зур бина — 5 нче номерлы «мәктәп инде ул. Җидееллык мәктәп. Аны быел гына салып бетерделәр, укучылар беренче сентябрьдә аның имән ишекләрен ачып керделәр. Әлмәт шәһәрендә андый -мәктәпләр барлыгы биш. Аларда 3.475 бала укый. Узган ел 2.568 бала укыган. Быел 907 укучыга артыграк! Димәк, шәһәрдәге йортларның саннары гына түгел, укучы балаларның да саннары елдан- ел арта... 4 Туктагыз әле, без саннарга бирелеп киттек. Нигә «монда саннар! Коры саннар безгә нәрсә сөйләрләр! Иң яхшысы, сез Чехов урамыннан Зәй елгасы ягына карагыз. Аида сез ачык зәңгәргә буялган, шундый ук зурлыктагы тагын бер бик -мәһабәт бина «күрерсез. 2 нче номерлы урта мәктәп бинасы ул! «Иске» мәктәп инде бу. 1953 нче елда ук салынган. Менә шул мәктәп яныннан з<итеп, нефть эшчеләренең техника йо-ртына да, яңа салынган гостиницага да, музыка мәктәбенә дә барып чыгарга була. 
88 
 
Дөрес, гостиница зур түгел. Кечкенә генә. Әгәр сез зуррак гостиницада кунак булып торырга телисез икән, 55 иче елның январенда рәхим итегез. 100 урынлы гостиница салынып бетәчәк. Ә -менә музыка мәктәбе яшь Әлмәт өчен кечкенә түгел. Анда йөзгә якын бала укый. Кичә без ул мәктәптә 6—7 яшьлек балаларның, чыныгып җитмәгән кечкенә бармаклары белән пианино клавишаларына баса-баса, көй чыгарырга тырышканнарын дулкынланып карап тордык. Мәктәпкә оныгын җитәкләп килгән бер карт, күзләренә килгән яшь бөртекләрен күрсәтмәскә теләп, безгә арты белән борылды һәм кулындагы бүреге белән күзләрен тиз генә сөртеп алды. Без моңа гаҗәпләнмәдек, чөнки безнец үзебезнең дә дулкынланудан күзебезгә яшь килергә тора иде. Бәхетле балалар! Без туып килә торган ниндидер бер яңа урам буйлап барабыз, калкып үсеп килгән икешәр-өчәр катлы йортлар яныннан узабыз һәм, бик күп траншеялар аркылы үтеп, шәһәрнең төп магистрале булган Совет урамына таба китәбез. Без бара торган урам нинди урам ул? Аңа нинди исем биреләчәк? Әле бер урында да аның «исеме күренми. Хәер, монда, бу шәһәрдә, кайбер урамнарның исемен урам чатларына кадакланган калайларга карап белергә мөмкин түгел, чөнки урамнары булса да, анда яшәсәләр дә, исемнәре язылган калайлар әле һаман кадакланып куелмаган. Бүген безгә бер очы Нариман урамына, икенче очы Совет урамына барып чыккан бер урамның исемен белергә кирәк булды. Әмма никадәр генә тырышсак та, белә алмадык. Үзе болай бик билгеле урам: Промысловая урамга параллель сузылган; 1 иче номерлы ашханә дә, 8 нче номерлы магазин да шул урамда. Димәк, бу урамга һәркөнне меңнәрчә кеше килеп китә, ләкин алариың берсе дә ул урамның ничек аталганын белми. Сораша башлагач, безгә аны Аркылы Тукай, Аркылы Девон, хәтта Аркылы Нариман урамы дип тә әйттеләр. Ахырда, без, бу «Аркылы.* урамның чын исемен белергә теләп, шундагы берничә йортка кереп чыктык. Ләкин без кергән йортларда яшәүчеләр дә аның исемен әйтеп бирә алмадылар. Алар барысы да, үзара сүз куешкан кебек: — Өч елдан бирле яшибез, әмма нинди урамда торганыбызны белмибез,— диделәр һәм, шәһәр советы өчен кызарып, бездән гафу үтенделәр. — Ә хатлар, газеталар ничек килә соң? — Газеталармы? Газеталарны ялгышмый китерәләр. Әнә күрәсезме, безнец йортның бер чите Тукай урамына чыга. Шул адрес белән яздырабыз,— диделәр берәүләр, ә икенчеләр безгә я Девон урамынын. я Нариман урамының чатларын күрсәттеләр. Алар хәйләләрен тапканнар, ләкин без ничек кенә хәйләләсәк тә, бу урамның исемен таба алмадык. Икенче бервакыт без Маяковский урамын эзләдек. Юлда очраган күп кенә кешедән сораштык. Алар барысы да ЛАаяковскийның кем икәнен белүчеләр булып чыктылар, тик Маяковский урамының кайда икәнен әйтә алмадылар. Хәтта башлангыч мәктәпнең бер укучысы безгә бик матур итеп әйтте: — Владимир Владимирович Маяковскийның шигырьләрен беләм, ә урамының кайда икәнен белмим, — диде һәм, кыстатып тормыйча, безгә «Что такое хорошо и что такое плохо» шигыренең берничә юлын яңгыратып укып бирде. Шигырь бик оста укылды, тик урамы гына табылмады. Нәрсә бу? Шәһәр советының җитәрлек оператив эшләмәвеме? Юк. Бу бары мондагы урамнарның искиткеч тизлек белән тууларын гына күрсәтә. Урамнар шулкадәр тиз туалар, хәтта кайбер учреждениеләр, аларныц исемнәрен "яздырып, чатларга кадакларга да өлгермиләр. Совет урамы буенча Әлмәтнец төп магистрале сузылган. Көзге кояш астында ялтырап яткан бу асфальтлы юл, Бөгелмә шәһәреннән 


 
башланып, Әлмәтне кисеп үтә һәм, еракка-еракка китеп, күздән югала. Яна шәһәрнең төп кан тамыры булган бу юл тәүлек әйләнәсендә бер генә минутка да тынып тормый. Төзү материаллары төягән яисә, аларны бушатып, яңаны алырга ашыккан йөк машиналары, известь һәм цемент сыекчалары белән буялып беткән самосваллар, алты тонналы трубо- возлар, вахта машиналары, «Огнеопасно» яисә «Вода» дип язылган зур корсаклы цистерналар, шулар арасында ара-тирә генә күренеп киткәләгән «Победа»лар, барысы бергә аралашып, уңга таба да, сулга таба да, шәһәр урамы өчен искиткеч тизлек белән өзлексез агылып торалар. Кай минутларда аксыл сары түбәле, күксел корсаклы бик зур автобуслар — «Шкода»лар узып китә. Алар эшкә баручы яисә эштән кайтучы эшчеләр белән шыгрым тулганнар. Сирәк булса да, комач төсле кып-кызыл кароттаж машиналары күзгә чагылып кала. Болар инде скважиналарның турылыгын үлчәргә йөгерәләр. Шушы ЫГЬР-ЗЫГЫ, шау-шу арасында, тагын да көчлерәк шау-шу тудырып, магистральдән бер читтә, асфальт җәелмәгән урыннан, төчкерә-төчкерә, пошкыра-пош- кыра, бөтен тирә-юньне дерелдәтеп, чамасыз зур йөк өстерәп, «С-80» һәм «ДТ-54» тракторлары баралар... Янымдагы иптәшем, Бөек Ватан сугышы вакытында, хәрби журналист булып, Совет Армиясе сафында Сталинград яныннан Берлинга хәтле булган искиткеч зур походны үткән, данлы Армиябезнең күп кенә дәһшәтле һөҗүмнәрен күргән бер өлкән язучы, машиналар хәрәкәтенә уйланып карап торды да миңа таба борылды: — Беләсезме нәрсә, менә бу хәрәкәт, менә бу траншеялар — барысы да миңа Бөек Ватан сугышы фронтын хәтерләтәләр. Ләкин, бәхеткә каршы, бүген бу сугыш хәрәкәте түгел, ә төзелеш хәрәкәте,—диде һәм бераз тынып торганнан соң сүзендә дәвам итте: — Кайчандыр без, комсомол работниклары булып йөргән чагында, Татарстан районнарында беренче газикны һәм беренче тракторны күреп, Шатлыгыбыздан ни эшләргә белмәгән идек. Ә хәзер без, телибез икән, бөтен юлларны машиналар белән тутыра алабыз. Нинди зур үзгәреш!.. Бары егерме- егерме биш ел эчендә... Шәһәр өстенә инде караңгылык пәрдәсе җәелә. Без квартираларыбызга таба китәбез. йортларда утлар кабына. Караңгы төшә. Урам фонарьларын кабызалар. Тау башларындагы факеллар тагын да яктырак, тагын да ачыграк яна башлыйлар. Инде аларның тынгысыз кызгылт шәүләләре тау башындагы агачларга, күк йөзендәге көзге болытларга төшә. Ә факеллар үзләре, төнге җил белән бөтерелеп, дулкынланып, Данко йөрәгедәй нур чәчеп, кешеләрне киләчәккә, тагын да бәхетлерәк тормышка ча к ыр га нда й тоел алар.

(Дәвамы бар)