«ЛӘЙСӘН»
Таткнигоиздатның матур әдәбият редакциясе шагыйрь Зыя Мансурның яңа китабын бастырып чыгарды Әсәрне укыганнан соң, күп очрактагы кебек, аның исеме җисеменә туры киләме дигән хаклы сорау туа. Чөнки китапның тулы эчтәлеген бирүдән шактый ерак торган «Ләйсән» исемле шигырьнең китап исеме белән туры килүе укучыны беркадәр саташтыруга алып бара. Ә җыентыкка кергән башка шигырьләр арасында «Ләйсән» сүзе бөтенләй очрамый. Менә боларга карамастан, китапны «Ләйсән» дип атау, безнең карашыбызча, зарарсыз һәм ул күпчелек шигырьләрнең идея-художество үзенчәлекләрен аңлауга булышлык итә. Ләйсән — ул язның беренче яңгыры. Аннан соң табигать стихиясендә бер-бер артлы гүзәл үзгәрешләр барлыкка киләләр: кар бетә, җир ачыла, яшеллекләр һәм гөлләр белән бизәлгән айлар туалар. Бөтен табигатькә җан керә. Табигатьтәге мондый хәрәкәт иҗтимагый тормыш процессын да хәтерләтә һәм аның асылын тирәнрәк аңларга ярдәм итә. 3. Мансур китабының исеме белән җисеме арасында да менә шундый мәгънәле параллель һәм логика ятканлыгы күренә. Җыентык шагыйрьнең унике ел чамасы вакыт эчендәге иҗатын чагылдырган. Ләкин ул аңа үзенең яз- ганнарының барысын да тутырмаган, тик бик аз өлешен генә сайлап урнаштырган. Бу, билгеле күләмдә, 3. Мансурның үз иҗатына нинди җаваплылык белән килүе турында
1 3. Мансур. Ләйсән. Шигырьләр. Таткнигоиздат. /Матур әдәбият редакциясе. Казан, 1954 ел, 101 бит. • да сөйли. Китапка кергән яхшы эшләнгән шигырьләрнең тематикасы шактый төрле. Шулай да алар уз чорының актуаль мәсьәләләренә язылулары, идеяхудожество үзенчәлекләре белән берберсенә якын торалар. Бу шигырьләрдә Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә
яшәгән туган илебезнең бөеклеге, куәте, шат тормыш белән чәчәк атуы, коммунизмга баруы, совет кешеләренең бай һәм киң рухи дөньясы, тирән патриотик һәм гуманистик кичерешләре, тату һәм бәхетле семья тормышлары, халыклар арасында дуслык һәм тынычлык турындагы якты идеаллары, яшьләрмен саф һәм тыйнак мәхәббәтләре ләйсән китергән самими җылылык һәм йөрәккә якын поэтик образлар белән бирелгәннәр. Менә анын «Әнигә язган хатымнан» (1942) дигән шигыре. Ул ике куплеттан гына тора. Утлы юллар әле алда күп бар, Атакалар саны билгесез. Җир тетрәтеп үкерә әле туплар, Тукталу юк безнең җиңүсез. Исән калырмын дип ышандырсам, Бәлки ялгышырмын, хуш, анам. Әмма, туган илнең исән һәм сау Калуына мең кат ышанам. Совет кешеләренең сугыш чорындагы бөек идеаллары һәм ялкынлы хисләре нинди матур поэтик алымнар белән чагылдырылганнар! Бер якта—дәһшәтле көннәр, туган әниеңне калдырып, Ватан өчен көрәшкә баруыңны изге эш дип санау. Икенче’' якта —дошманны тар-мар итүгә, җиңүгә, «Туган илнең исән һәм сау калуына мең кат ышану!» Җиңү өчен үлем! Биредә шагыйрь йөрәгенең миллион йөрәкләр белән бергә типкәнлеге аңлашыла. «Әни
119
гә язган хатымнан» исемле шигырь — ул укучының патриотик уйларына, кичерешләренә яуган рухи ләйсән яңгыры булып тора. Бу шигырь 3. /Мансурның поэзиягә тәпи баскай вакытында язылган иде. Ул үзенең яңа җыентыгына шул ук темага бүтән вакытларда иҗат иткән башка шигырьләрен дә урнаштырган. Аның «Бөтнек чәчәкләре», «Бүләк», «Чех кызы», «Медаль», «Дуслык» шикелле шигырьләре шундыйлардай, исәпләнәләр. Ул боларда үзенең баштагы традициясен дәвам иттереп кенә калмады, аны үстерде, киңәцтте, баетты. «Дуслык» шигыре 1954 елда язылган. Анда шагыйрь татар халкының Украинага булган кайнар дуслыгын революцион азатлык, прогрессив культура традицияләре, бөтен халыклар өчен якын һәм кадерле идеаллары- б-елән бергә органик рәвештә бәйләп гәүдәләндерә. Бу шигырьдә аның политик горизонты, эстетик зәвыгы тагын да киңәйгәнлеге күренә. Шул ук вакытта биредә 3. Мансурның индивидуаль поэтик детальләр аркылы гомуми, бөтен илгә хас булган мәсьәләләрне типиклаштырып бирергә тырышуы да ачык чагыла. Днепр суын эчеп үсмәсәм дә, Җанга якын күрдем ул якны. Уртаклыгы безнең теләкләрнең Кайнар сөю хисе уятты, — дип яза шагыйрь үзенең бу шигырендә. Монда шагыйрьнең «мин»е һәм гомуми «без» поэтик берәмлекнең аерылгысыз эчке элементлары булып тоташканнар. Җыентыктагы «Казаннан кайткач», «Авылдан хат», «Чаптар», «Көнләшү», «Каенсар», «Җир сөрмибез», «Син уйламый ычкындырдың, ахры», «Тарлавыклар», «Тыныч төн» кебек шигырьләр шулай ук уңышлы чыкканнар. Аларда совет кешеләренең тыныч төзелеш чорындагы уйлары, омтылышлары, кичерешләре чагыла. Бу шигырьләр аркылы укучының * башында төпле фикер, йөрәгендә ләззәтле хисләр уяналар. Боларда укучыны дулкынландырырлык картиналар, образлар бирелгәннәр. Алар. ниндидер сихри көч, куәт һәм матурлык белән кешеләрнең игътибарын үзләренә тартып алалар. Алыйк «Авылдан хат» , исемле шигырьне. Бу шигырьдә Коммунистлар партиясенең, Совет хөкүмәтенең авыл хуҗалыгы производствосын текә күтәрү турындагы карарларын колхозчыларның чын күңелдән кабул итүләре, шуларны үтәү өчен
янулары, көрәшүләре гәүдәләнә. 3. Мансур, бу темага язган байтак шагыйрьләр шикелле, үзенең идеясен биредә рупор булып кычкырып тормый. Аны ул җанлы художество образы—колхозчы картның фикере, характеры, колхоз эшенә, улына һәм башка кешеләргә мөнәсәбәте кебек сыйфатлар аша чагылдырган. Болар барысы да картның авылны ташлап, шәһәргә киткән улына язган хаты аркылы ачылган. Комбайнны мехчы кызлар йөртми, Зоотехник коймый корычны. Шулай булгач, повар булып йөрү, Әйтче, сиңа хас бер бурычмы?! Чын күңелдән әйтәм: ташла, улым, Шул кухняда кишер кыруны. Анда түгел, колхоз кырларында Агрономның изге урыны! 3. Мансурның конкрет темаларга язылган шигырьләре тормыштагы фактларны фотограф шикелле гади рәвештә генә төшереп алу булып чыкмаганнар. Аларда чынбарлык шагыйрьнең карашы һәм хисләре аркылы социаль әһәмияткә лаеклы дәрәҗәгә үстерелеп, типиклаштырылып бирелгән. Моны аның «Үгез», «Яңа такмаклар», «Троллейбуста» шикелле юмористик һәм сатирик шигырьләрендә дә күреп була. Бо- ларның соңгысы бигрәк тә үзенең сүзгә җыйнак, мәгънәгә үткен һәм тирән, художество ягыннан камил булуы белән аерылып тора. «Троллейбуста» шигырендә хатын-кызларга карата дини, патриархаль караш саклап килүчеләргә шагыйрь «мисле хәнҗәр» булып кадала һәм иске мораль калдыкларына каршы ул чын совет гуманизмы идеясен куя. И к ел ә н мичә а ч ы кта н - а ч ы к ә й тә алабыз, 3. Мансурның «Ләйсән» китабына кергән лирик, лиро-эпик, юмористик яки сатирик стильдә язылган шигырьләре һәм җырлары
120
үзләренең тенденцияләре, идея юнәлешләре белән отышлы чыкканнар. Ләкин без 3. Мансур шнгырьлә-. ренең барысын да поэтик сәнгать алдында куелган бүгенге таләпләргә тулы килеш җавап бирә алырлык дәрәҗәдә торалар дигән фикерне әйтә алмыйбыз. Чөнки «чын сәнгать әсәре өчен халык массасын ышандырырга һәм аңа көчле пдея-эсте- тик тәэсир ясарга теманың актуаль булуы гына яки идея юнәлеше генә җитми. Марксистик-ленинчыл эстетика салкын акыл сатучылык һәм иллюстрацияләр белән килешми, ә художество образларының тормыш чынлыгына турылыклы булуын, эмоциональ куелыгын таләп итә» («Коммунист», № 16, 1954, 104 бит). 3. Мансурның яңа җыентыгына кергән шигырьләрнең байтагы ләйсән була алмыйлар. -Мәсәлән, «Иделдә», «Тегүче кызлар» шикелле шигырьләрен укыгач, боларны шагыйрь нигә язды икән дпп торасың. Боларда рифма да, ритм да бар. Җөмлә төзелешләре ягыннан да алардан хата табуы кыен. Алар- ның темасы да яхшы, мәгънәләрен дә тибеп кенә китеп булмый. Ләкин алар шагыйрьнең уңышлы шигырьләреннән җир белән күк шикелле аерылып торалар. «Иделдә», «Тегүче кызлар» чәйнәлеп, тетелеп беткән сүзләр, штамп тезмәләр, төссез образлар белән язылганнар. Шагыйрь боларда тормыштагы фактларны чи килеш, сәнгатьчә эшләмичә, фиксацияләп, үзенең идеясенә иллюстрация итеп кенә китерә. Бу шигырьләрне иҗат иткәндә аның бөтен игътибары шагыйрьләр өчен генә түгел, ә һәрбер совет укучысы өчен инде газетажурналлар, публицистик мәкаләләр аркылы таныш булган, үтә ачык аңлаешлы фикерләрне беркадәр үзенчә төчеләндереп, салкын кан белән генә рифмалап бирүгә юнәлгән. «Иделдә», «Тегүче кызлар» бик күп шагыйрьләрдә кабатланган уртак, «хуҗасыз» шигырьләр булып чыкканнар. Биредә 3. Мансурның башка бер шагыйрь дә алмаштыра алмый торган, үзенә генә хас булган индивидуаль бизәкләре, фикер, уй йөртү, хис итү, ялкынлану, дулкынланулары юк. Мондый шигырьләрне халык һич тә чын поэзия дип кабул итә алмый. Кызганычка каршы, китап исеменә туры килгән «Ләйсән», «Сине сагынганда» кебек шигырьләр дә сүлпән эшләнгәннәр. Шагыйрьнеи боларны язуда бик тыйнак
рәвештә генә һ. Такташка мөрәҗәгать иткәнлеге күренә. Алариың беренчесе— «Мәхәббәт тәүбәсе»и хәтерләтә, икенчесе — «Мокамай»ны искә төшерә. Бу гаять тә мактаулы омтылыш. Ләкин. 3. Мансур мәсьәләгә җитди килергә ни өчендер батырчылык итмәгән. Нәтиҗәдә, «Ләйсән: - нең конфликты, образлары (Ләйсән, Фазыл) бөтенләй төссез булып чыкканнар. «Сине сагынганда» әсәрендә шагыйрь үз эшен онытып, летопись язарга тотынган. Ул, укучыга гади совет солдаты Гыйлемдарның иң гүзәл һәм нечкә рухи дөньясына тирәнрәк кереп, анын якты һәм мәңге онытылмаслык образын иҗат итү урынына, сугыш алды елларыннан алып хәзерге вакытка кадәр, булган вакыйгаларны санап биргән. Дөрес, 3. Мансурның «Ләй- сән»ендә дә, «Сине сагынганда исемле шигырендә дә матур-матур куплетлар, аерым эпизодлар, тапкыр чагыштырулар юк дия алмыйбыз. Ләкин алар укучыга бөтен әсәрнең сыйфаты өчен җавап бирә алмыйлар гына түгел, төссез, соры һәм җансыз алымнар, образлар системасы арасында үзләре дә бөтенләй югалып калалар. Гомуми обстановка үзенең фоны белән аерым детальләрнең төсен юкка чыгара. Җыентыкка кергән сатирик һәм юмористик шигырьләрнең уңышлы язылганнарын күрсәтеп үттек. Ләкин 3. Мансурның мондый стильдәге әсәрләре арасында да шулай ук йомшак эшләнгәннәре бар. Беренчедән, юмористик һәм сатирик шигырьләрне туплаган бүлек исеме — «Көзгегә үпкәләмә» — укучыга вә- газь-нәсыйхәт, дидактика рухы биреп тора. Бу атама тәнкыйть ителгән катлау кешеләргә ничектер апелляция белән килгән шикелле
күренә. Фазыл, «шундый мөдирләр», «кәгазь коллары», застраховщик «баш редактор», «чебеннән фил» ясап, тәнкыйтьне тәнкыйть өчен генә файдаланырга маташып йөрүче эшлексез бушбугаз «Мәкерле Бэкер» әфәнделәр, менә без сезне тәнкыйть итәбез, сез үпкәләмәгез инде, бу бит болай гына эшләнә... Кайда монда көйдереп алырлык көчле сатира?! Ул — юк. Биредә сатираны кимсетү, аның ролей түбән төшерү генә бар. Икенчедән, 3. Мансурның юмор һәм сатира шигырьләрендә индивидуаль детальләрдән гомумиләштерүгә, типиклаштыруга ирешә алу осталыгы җитешми. Күп кенә лирик шигырьләрендә һәм «Үгез», «Троллейбуста», «Яңа такмаклар» шикелле сатирик, юмористик әсәрләрендә шагыйрь бу мәсьәләдә матур үрнәкләр күрсәткән. Ә менә «Бар шундый мөдирләр», «Кәгазь коллары», «Фил — баш редактор», «Чебеннән фил», «Мәкерле Бәкер» кебекләрдә ул натуралистик сурәтләүдән югары күтәрелә алмаган. Исемнәре күрсәтелгән шигырьләрдән авторның позициясе, совет чынбарлыгында туктаусыз яңалыкка, алга, җиңүгә булган омтылыш һәм аның сугышчан характеры кебек сыйфатлар аз ачылганнар, искелек калдыкларына, кимчелекләргә каршы юнәлдерелгән сатира уты аларны үпкәләтмәслек кенә булып чыккан. Гомумән алганда, 3. Мансурның «Ләйсән» исемле җыентыгына кергән шигырьләренә философик тирәнлек, эмоциональ көч һәм ялкын җитешми. Киләчәктә үзенең иҗатын үстерү буенча эшләгәндә ул бу мәсьәләләргә дә игътибар итәргә тиеш. Югарыда күрсәтелгән кимчелекләр, табигый, шагыйрьгә генә түгел, ә билг'еле күләмдә редактор Гөлшат Зәйнәшевага да кайтып кала. Шулар өстенә аларның икесенең дә җитешсезлекләре итеп китаптагы шигырьләрнең кайчан язылуын күрсәтә бармауларын алырга кирәк. Бу мәсьәлә 3. Мансурның 1953 елда чыккан җыентыгында да шулай тора. Моның принципиаль ягы бар. Теге яки бу язучының җыентыгына кергән әсәрләрдә аларның язылган елларын күрсәтә бару язучы әсәренең идея-эстетик юнәлешен конкрет тарихи обстановка, урын һәм вакыт эчендә тирәнрәк, дөресрәк аңларга мөмкинлек бирә. Күренә ки, 3. Мансур да, Гөлшат Зәйиәшева да мәсьәләнең бу ягына әһәмият бирмәгәннәр. Дөрес, әдәбиятчы, тикшерүче өчен еллары куелмаган
әсәрләрнең кайчан беренче, кабат басылуларын, исемнәренең һәм эчтәлекләренең үзгәрүләрен билгеләү эше, бәлки, әллә ни авыр да булмас. Ләкин киң катлау укучылар массасы барысы да моны эшли алмыйлар. Җы ент ы кта г ы ш и гы р ьл ә р дә тыныш билгеләрен куюда күп кенә хаталар җибәрелгән. Кереш сүзләр кулланылган урыннарда алар бигрәк тә күзгә ташлана. Шунысы характерлы, бер үк кереш сүз бер урында өтерләр белән дөрес аерылган, ә башка урыннарда ул я бер яктан гына аерылган, я бөтенләй аерылмаган. Үзләре дә, эшләре дә Белмим, ничек әйтергә... (14 бит)’. Ничә йөз башка җитәдер, Белмим, мондагы атлар. (16 бит). Әллә гашыйк булдымы инде, Белмим нәрсәдә хикмәт. (18 бит) һ. б. Шагыйрь 3. Мансурның яңа китабының уңышлы якларын күрсәтү белән бергә, без аның кимчелекләренә дә байтак тукталдык. Соңгы момент, нигездә уңышлы китапны юкка чыгару күзлегеннән түгел, бәлки аңа объектив бәя бирү һәм шагыйрьгә ярдәм итү максатыннан чыгып эшләнде. Чөнки бүгенге татар совет поэзиясенең торышы да нәкъ әнә шуны таләп итә.