Хроника
ЖОРЖИ АМАДУ КАЗАНДА Декабрь аенда СССРга совет азучыларының Икенче бөтенсоюз съездына катнашу өчен чакырылган Бразилиянең күренекле язучысы, халыкара тынычлык премиясе лауреаты Жоржи Амаду Казанга килде. Ул шәһәребезнең тарихи урыннары белән танышты, Татарстанның дәүләт музеенда, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетында булды, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Нәкый Исәнбәтнең «Зифа» спектаклен һәм Татар дәүләт опера һәм балет театрында Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балетын карады. СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы конференц-залында Жоржи Амаду Татарстанның культура, әдәбият, сәнгать, фән работниклары белән очрашты. Татарстан Совет язучылары союзы председателе Г. Бәширов үзенең культура, әдәбият, сәнгать, фән работниклары исеменнән ясаган чыгышында болай диде: «Тынычлык өчен көрәшчеләрнең данлыклы плеядасында Жоржи Амаду мактаулы урынны алып тора. Америка колонизаторларының рәхимсез эзәрлекләвенә дә карамастан, ул үзенең каләме һәм рухландыргыч кайнар сүзе белән халыкларны тынычлык һәм дуслык өчен көрәшкә чакыра. Ж- Амадуның «Красные всходы», «Земля золотых плодов» һәм рус теленә тәрҗемә ителгән башка әсәрләре совет язучылары арасында зур популярлык казандылар. Бразилия халыкларының данлыклы улы Жоржи Амаду безнең республикабызга үзенең килүе белән дөньяның ике бөек елгасы — Идел һәм Амазонка арасына дуслык җепләро сузды, һәм без -бу дуслык бәйләнешен киләчәктә тагын да ныгытырбыз». Аннан соң Г. Бәширов Ж. Амадуны ЛАТЫЙФ ҖӘЛӘЙГӘ Шушы көннәрдә республикабызның партия һәм совет җәмәгатьчелеге СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы конференц-залында язучы, танылган тел галиме, филология фәннәре докторы Латыйф Җәләйнең тууына 60 ел тулуын билгеләп үтте. Кереш сүз белән филиалның Тел, әдәбият һәм тарих институты директоры Хәсән Хәйри чыкты. В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының рус теле кафедрасы мөдире Е. К. Бахмутова күренекле тел галименең тормыш юлы һәм фәнни-педагогнк эшчә илеге турында сөйләде. Аннан соң Л. Җәләйне котлап адреслар тапшырылды, бик күп телеграммалар укылды. Татарстан АССРның экономик һәм культура үсеше белән таныштырды һәм, аңа бүләк итеп, татар язучыларының русчага тәрҗемә ителгән иң яхшы китапларын тапшырды. Очрашуда котлау рече белән Тынычлыкны яклаучыларның республика комитеты исеменнән академик Б. А. Арбузов, В. И. Качалов исемендәге Казан зур драма театрының баш режиссеры. РСФСРның атказанган артисты Э. М. Бейбутов чыктылар. Ленин орденлы Казан мехкомбинаты коллективы исеменнән комбинатның баш инженеры, Сталин премиясе лауреаты иптәш Шәмсетдинов Жоржи Амадуга җылы бүрек бүләк итте, ТАССР Культура министрлыгының рациоинформация бүлеге начальнигы Рәхмәтуллин пленкага язылган татар музыкасы әсәрләрен тапшырды. «Яшь сталинчы» газетасы Ж. Амадуга аның поэмасы басылган номерын бүләк итте. Шул уңай белән язучы, татар яшьләренә мөрәҗәгать итеп, болай диде: «Татар яшьләренең киләчәктә тыныч хезмәгтә һәм туганнарча дуслыкта бөтен дөнья халыклары алдында үрнәк булуларын телим. Ж. А м а д у». Шагыйрьләрдән Мөхәммәт Садри һәм Мәхмүт Хөсәен үзләренең Ж- Амадуга багышланган шигырьләрен укыдылар. 3. Мансур үзе .тәрҗемә иткән Ж- Амаду поэмасыннан өзек укыды. Аннан соң Татар дәүләт опера һәм балет театры артистларыннан Ф. Насретдинов, В. Шәрипова, Р. Билалова һ. б. чыгыш ясадылар. Жоржи Амаду очрашуда катнашучыларга дусларча, каршы алу өчен рәхмәт белдерде һәм Бразилия хезмәт ияләренең Америка империалистларына каршы батырларча көрәше турында сөйләде. АЛТМЫШ ЯШЬ ’ Күренекле галим тәрбияләп чыгарган специалистлар исеменнән В. И. Ульянов- Ленин исемендәге Казан дәүләт университеты аспиранты Ә. Әфләтунов үзенең котлау чыгышында болай диде: «Без сездән теләп һәм яратып укыдык, чөнки сез безне теләп һәм яратып укыттыгыз». Л. Җәләйне, туган авылындагы колхозчылар исеменнән котлап, Ульяновск өлкәсе, Кече Кандал районы Тат. Урайкино җидееллык мәктәбе укытучысы Халисә Гыйлаҗетдинова чыкты һәм күренекле галимгә якташларының ялкынлы сәламен һәм чын күңелдән котлау сүзләрен тапшырды. Кичәдән соң зур концерт бирелде