КАЗАН КАЛАСЫНЫҢ ГОРУРЛЫГЫ
1. ТАНТАНАЛЫ КӨННӘР Казан каласының «Чернышевский» урамын студентлар телендә «Яшьлек урамы» дип йөртәләр. Яшьләрнең иң күп йөргән, иң жүп шаулаган урамы — шушы. Биредә вузларның вузы, бөек Ленин исемен йөртүче Казан университеты урнашкан. Дүрт меңгә якын студент, язгы ташкын кебек шаулап, иртән лекциягә килгәндә яки кичләрен түгәрәк айлар белән балкыган урам буйлап торакларга, китапханәләргә, кинотеатрларга таралганда, ихтыярсыз уйлап куясың: — Әйе, чыннан да, яшьлек урамы бу! Соңгы көннәрдә университет яны аеруча бер җанлылык белән кайнап тора башлады. Моны университет чатына борылгач ук сизеп аласың. Кешеләрнең йөзләрендә, күз карашларында, аяк атлауларында ниндидер, сүз белән әйтелмәгән, бер сүз белән генә әйтеп тә биреп булмый торган эчке бер куаныч, горурлык хисе бар. Биек-биек колонналары белән ерактан ук күренеп торган мәһабәт бинага якынайган саен, бу хис көчәя, дәртле тавышлар һәм машиналар гөрелтесе белән кушылып, тоташ бер ташкынга әйләнә. Башка вакытта җиңел «Москвич* биредән бик ансат кына, җил уйнатып кына узып киткән булыр иде. Бүген юк! Бүген ул, гудок бирә-бирә, туктый-туктый, халык төркемен ерып, куәтле тракторлар, күтәрткеч краннар, авыр йөк машиналары яныннан борма юллар ясап, әйләнеп чыгарга мәҗбүр. Ниһаять,' менә шофер үзе дә түзмәде, асфальт җәюче киң табанлы тракторның узып китүен көткән арада, кабинадан башын тыгып, югары карады: Уһу! менә бу һәйкәл! Ә халык ничаклы, машина ничаклы! Асфальт җәяләр, гранит постамент күтәртәләр, бакчаның декорациясен үзгәртәләр. Биредә студент Ульяновка һәйкәл салына! Революция даһие Владимир Ильич Ленинның халыклар бәхете өчен тиңдәшсез көрәше шушы йортта башланды. Унҗиде яшьлек үсмер егет, юридик факультет студенты Володя Ульянов Казан университетының актовый залында, сходкада кайнар чыгыш ясады. Бу һәйкәл —шул данлы дәвернең истәлеге булачак! Тагын шунсы бар: студент Ульяновка һәйкәл кую Казан университетының олы юбилей көннәренә туры килде. В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына йөз илле яшь тулды! Дулкынландыргыч дата бу! Безнең өчен бигрәк тә: моннан берничә ел гына элек без шушы университетның студентлары идек. Кочагы белән китап күтәреп, күңелдә матур хыяллар саклап, аның якты бүлмәләрендә, тарихи китапханәләрендә йөрдек. Бүген — Казан кешеләре, дулкынланып, университет янына җыел- ган көннәрдә — без дә яшьлек елларыбызныц якты истәлеген саклаган шушы данлы йорт янына килеп чыкмый түзә алмыйбыз. Киләбез. Халыкның күплегенә дә, юбилеен көтеп чибәрләнеп утырган бинага да,
7. .С. Ә.“ № 1. 97
төзелеп яткан мәһабәт һәйкәлгә дә — сокланып карап торабыз, һәйкәлнең авторы, скульптор Владимир Ефимович Цигаль биредә икән дигән хәбәр колакка чалынып кала. Тиз генә аны эзләп китәбез. Безнең аңа сорауларыбыз бар. Скульптор озын буйлы, ябыграк йөзле, куе кара кашлары астыннан төбәлеп карый торган коңгырт-соры күзле ир уртасы кеше икән, яссы пута белән буган иркен пальтосының кесәләренә кулларын батырып, халык арасында эш барышын карап йөргән җиреннән безнең дәшүебезне ишетеп туктый, танышып алгач, һичбер ялындырып-нитеп тормыйча, сорауларга туп-туры җавап бирә: — Кайда эшләнде дисезме? Болай ул, дусларым: проектын аның Москва раслады, барьеры белән постамент гранитын Украина эшләде, бронза бюстның үзен Ленинград осталары койды, ә менә 'казанлыларга аны университет каршына кую бәхете эләкте! 17 ноябрь көнне Зур театр бинасында университетның юбилей кичәсендә утырганда, Владимир Ефимовичның шушы сүзләре тагын искә килеп төште: Москва, Украина, Ленинград, Казан... Менә бүген алар тагын бергә: юка тюль пәрдәләргә аллыгөлле утлар белән юбиляр исеме язылган язу янына, кызыл постау япмалы президиум өстәле артына, дүрт-биш рәт булып, Москва, Ленинград, Украина, Казан галимнәре, илкөн каршында дан казанган атаклы кешеләр җыелды: Казан университеты бәйрәмен бөтен илебез үткәрә! Бу бик табигый. Ватаныбызның кайсы почмагында гына, кайсы өлкәсендә генә булмасын — уңышларыбызны, шатлык-куанычыбызны без уртаклашып яшәргә гадәтләндек. Ә юбилей кичәсендә университетның уңышлары турында горурланып сөйләргә, бергәләп шатланырга урын бар иде. Казан университеты гасыр ярымга сузылган яшәү гомерендә данлыклы зур юл үтте, революциягә кадәр үк, патша самодержавиесенең тупас попечительләре ирекле уйны чытырдатып кыскан заманда ук, ул тынгысыз йөрәкле кыю ирләр, рус фәненең данын бөтен дөнья күгенә күтәргән атаклы галимнәр тәрбияләде. Совет власте елларында исә ул, колачын бөтен киңлегенә җәеп, хезмәт ияләре балаларыннан меңнәрчә-меңнәрчә яңа, яшь көчле белгечләр хәзерләде. Алар зур илебезнең барлык почмакларында. Аларны Тын Океан ярларыннан алып Балтик буена, Боз диңгезеннән алып Кара Ком сах- раларына тикле очратып була. Менә шуңа күрә 17 ноябрь көнне, университетның 150 еллыгын бәйрәм иткәндә, үзенең туган вузын хөрмәт белән искә алган, иң яхшы теләкләр теләгән йөзләрчә телеграммалар килде. Л1етеоролог Л. Овчинников салкын котыптан, бозлар арасыннан Казан университетына кайнар теләкләр яза. Ул — шушы университетны тәмамлаучы белгеч. Ленинград галиме, ап-ак чәчле академик Константин Михайлович Быков — шулай ук Казан университеты үстергән галим, бүген ул СССР Фәннәр академиясе Президиумы исеменнән юбилярны котларга дип Казанга үзе килгән. Президиумда, лауреат значокларым, орденнарын тагып, аталы-уллы академиклар — Арбузовлар утыра. Академик Быковның алар адресына әйткән хөрмәтләү сүзләре, Казан химия мәктәбен алга таба үстерүдә Арбузовлар куйган зур хезмәтләрне искә алуы залда да, президиумда да кинәт куаныч хисен ташытып җибәрә. Президиум өстәле артында утыручы ак чәчле бер профессор үз итеп өлкән Арбузовның җилкәсеннән кагып куя; картлач, каушап һәм куанып, сүзен әйтә алмый тора, ак мыеклары һәм түгәрәк ак сакалы белән туктаусыз елмаеп, башым гына ия. Шушы тантаналы минутларда безнең хыял-омтылышларыбызны чынга әйләндерүче, канатлы итүче Коммунистлар партиясе турында уйлыйсың. Аның җитәкләүче кулы КПССның Татарстан Өлкә Комите
98
ты секретаре иптәш Муратов чыгышында да, тантаналы кичәгә килгән кунакларның дәртле, куанычлы йөзләрендә дә, ниһаять, ал галстуклы нәни дусларның чыгышында да ачык күренде. Пионерлар чыгышы чын мәгънәсендә дулкынландыргыч, күңел кузгаткыч булды. Барабаннар кагып, чакыру маршы уйнап, залга нәни батырлар чыгып тезелде. Кулларында — чәчәк бәйләме. Йөзләрендә — сабыйлык беркатлылыгы белән балкыган керсез горурлык чаткысы. Нәни батырлар, чал чәчле фән кешеләренең күмәк хуплавы астында, ныгып җитмәгән яшь тавыш белән әйтеп бирделәр: Ждать нам осталось немного: Через несколько быстрых лет. Мы тоже придем в университет. Бу — бүген президиумда утырган чал чәчле укымышлыларның лаеклы алмашы. Дәртле музыка авазлары астында алар галимнәр алдына чәчәк букетларын өйделәр. Казан каласының горурлыгы — В. И. Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетының тантаналы юбилей көннәре башланды...
2. ҮТКӘН КӨННӘР
Әйе, Казан кешеләре үзләренең атаклы вузларының юбилей тантанасын үткәрәләр, аның уңышларын, гүзәл җиңүләрен билгелиләр. Ләкин бу җиңүләр тиз генә килмәде. Йөз илле еллык гомерендә университет үз башыннан бик авыр вакыйгаларны уздырып җибәрде. Җиде-сигез залга куелган гаять зур юбилей күргәзмәсе көне буе халык белән тулып тора. Казан кешеләре һәм төрле шәһәрләрдән җыелган кунаклар университетның тарихы белән якынрак танышырга телиләр. Университетның күп еллар буена туплаган традицияләрен белми торып, аның бөтен әһәмиятен күз алдына китерү мөмкин түгел. Менә пыяла рама эченә куелган устав кәгазе. Александр I 1804 елда. Казанда университет ачарга дип, «Устав» кәгазенә кул куя. Ә 1805 елның 14 февралендә, Петербургтан Казан укыту округының попечителе академик Степан Яковлевич Румовский килеп, яңа университетны ачу тантанасы үткәрә. Казан гимназиясенең директоры Яковкин— профессор һәм дүрт өлкән укытучы — адъюнкт итеп билгеләнәләр, 33 гимназист «студент итеп сайлана» һәм бер атнадан университетта лекцияләр башлана. Шунысы кызыклы: әллә ни хәтле атаклы кешеләр тәрбияләп чыгарган Казан университетының иң беренче студенты С. Аксаков соңыннан күренекле рус язучысы булып китә. Яна университетны ачканда патша чиновниклары, билгеле, киң катлау халык массасына белем бирүне максат итеп куймаганнар, университет уставы буенча анда хәлле кешеләрнең балаларыннан дәүләт аппаратына чиновниклар әзерләү күздә тотыла. «Устав»та университетның автономия булуы әйтелә, ләкин фактта исә анда патша ялчылары йөгәнсез рәвештә башбаштаклык итәләр. Алар арасында иң явызы һәм оятсызы Магницкий булган. С. Я. Румовскийдап соң Казан укыту округы попечителе итеп билгеләнгән бу кара реакционерның эшчәнлеге университет тарихында иң караңгы вакыйгаларның берсе булып тора. Нәкъ менә Магницкий үзенең бер ревизиясеннән соң Казаи университетын җир йөзеннән юк итү, җимертеп ташлау турында патшага оятсыз тәкъдим ясый. Бу урта гасыр вәхшилеге булгаи тәкъдим кире кагылгач та, әле ул, исәр бер фанатиклык белән, уку-укыту эшендәге ирекле уйларны кысып чыгарырга, студентларны дин сөреме белән агуларга, чиннар алдында тез чүгеп, буйсынып яшәү рухында тәрбияләүне үткәрергә азаплана.
7* 99
Менә шундый авыр шартларда, патша самодержавиесенең башбаштаклыгы белән көрәштә университетта алдынгы рус галимнәре җитешә һәм шул алдынгы карашлы укьгмышлылариың эшчәнлеге аркасында университет Идел буе, Урал, Себер якларын берләштергән гаять зур территориядә фән, культура һәм мәгариф эшенең үзәге булып китә... 1826 елда физика-математика факультетының Гыйльми советында яшь рус галиме Николай Лобачевский «Параллель сызыклар турындагы теоремаларны җитди дәлилләү белән геометрия башлангычлары турында -кыскача изложение» дигән темага доклад ясый. Яшь галим ясаган нәтиҗәләр шаккаткыч була. Н. И. Лобачевский ике мең елдан артык вакыт фән дөньясында дөрес дип, камилләшкән система дип исәпләнгән Эвклид геометриясенә көчле удар ясый. Ләкин Лобачевскийның бөек ачышын аның замандашлары аңламыйлар. Бары тик бөтен бер гасыр вакыт узгач кына, дөнья галимнәре Лобачевскийның неэвклид геометриясен танырга мәҗбүр булдылар. Дөрес, неэвклид геометриясе үз вакытында таиылмаса да, университет тарихында ул зур роль уйный. Лобачевский йөзендә рус математика фәне көнбатыш фәнен бөтен бер гасырга узып китә. Университетның беренче көннәреннән үк биредә татар галимнәре эшли башлыйлар. Аларның беренчесе студентларга рус теле курсыннан лекция укучы Ы. М. Ибраһимов була. 1807 елда махсус рәвештә көнчыгыш телләре кафедрасы ачыла. Татар телен гыйльми өйрәнү эше җәелеп китә. Бу эшне аталы-уллы Хәлфиннәр алып баралар. Ибраһим Хәл- фин беренче татар теле грамматикасын төзи. Тиздән көнчыгыш халыкларының телен һәм культурасын өйрәнү тагын да киңрәк төс ала. Монгол, кытай, тибет, калмык телләре һ. б. өйрәнелә башлый. Кытайга, Монголиягә, Урта һәм Көнчыгыш Азиягә фәнни экспедицияләр оештырыла. Шул рәвешчә, Казан университеты көнчыгышны өйрәнүнең үзәге булып китә. Шушы хәлне ул 1854 елга, «Көнчыгыш бүлеге» Петербург университетына күчкәнгә кадәр саклый. ...Казан университеты илдә барган иҗтимагый-политик көрәш белән тыгыз бәйләнеш тота. Бу бәйләнеш 40 нчы елларда бигрәк тә көчәя. Бу чорда университетта Дмитрий Иванович Мейер хокук фәннәре курсын алып бара. Аның лекцияләре* үзләренең кыю, демократик фикерле идеяләре белән тыңлаучыларны бик кызыксындыралар. Мейер — крепостной тәртипләргә теше-тырнагы белән каршы торган кеше — студентларны Белинский мәкаләләре белән таныштыруга бик нык игътибар итә. Белинский мәкаләләре, гомумән, Казан студентлары арасында бик популяр булалар. 40 нчы елларда университетта яшерен сәяси түгәрәк килеп чыга. Аны петрашевчылар белән бәйләнеш тотучы, Петербургтан Казанга килгән бертуган Бекетовлар оештыралар. Бу түгәрәк студентлар һәм башка яшьләр арасында утопик социализм идеяләрен пропагандалауны максат итеп куя. Университетта иҗтимагый фикер үсешен 'көчәйткән бу түгәрәктә, бертуган Бекетовлар белән бергә, Н. А. Благовещенский, шулай ук «Россиядә эшчеләр сыйныфының хәле» исемле атаклы китапның авторы В. В. Берви-Флеровский үзләренең эшчәнлекләрен башлап җибәрәләр. Флеровскийның китабына, мәгълүм булганча, Маркс югары бәя бирә һәм шуннан рус телен өйрәнә. 1844 елда университетта Лев Николаевич Толстой укый. Студент Толстойга Мейериың йогынтысы зур була. Аның җитәкчечегендә Толстой Екатерина II нең наказы турындагы беренче фәнни-тикшеренү эшен яза. Бу эштә Толстой самодержавиенең явыз дошманы булып чыгыш ясый. Ләкин Толстойга университетта озак укырга туры килми. Укыту эшенең гомуми дәрәҗәсе аны канәгатьләндерми һәм ул 1847 елның язында университеттан китә. Тарихи документлар күрсәтүенә караганда, Л. Н. Толстой университеттан киткәндә ректор Лобачевский яны
100
на саубуллашырга кергән. Лобачевский аңа: «Сезнең искиткеч сәләтегез файдаланылмый йомылып калса, бик күңелсез булыр», — дигән. Әйе, Толстой университетның ул чордагы тормышыннан риза булмаган, ләкин бөек рус язучысының иҗат биографиясендә ул еллар тирән эз калдырганнар. Толстойда Казан университетында чакта крепостной стройга карата тәнкыйть карашы туа башлаган һәм бу караш аңа соңыннан «рус революциясенең көзгесе» булып китү өчен зур мөмкинлек тудырган. ...1861 елда химия профессоры Бутлеров «Матдәләрнең химик төзелеше» турында доклад ясый. Бу органик химия өлкәсендә гаять зур яңа ачыш була. Бутлеров ачышының оригинальлегенә басым ясап, бөек рус химигы 'Менделеев болай ди: л — гыйльми белем дәрәҗәсе белән дә, хезмәтләренең оригинальлеге белән дә рус кешесе. Ул — безнең атаклы химигыбыз Ы. Зииинның шәкерте, химик булып чит ясирләрдә түгел, үзебезнең Казанда өлгерде... Химиядә хәзер Бутлеров мәктәбе, Бутлеров юнәлеше яши». ...Университетта иҗтимагый хәрәкәт аеруча 60 нчы елларда көчәеп китә. Бу елларда университетта тарихчы А. П. Щапов эшли. Замандашларының сүзе белән әйткәндә, «студентларның алласы» булган бу кайнар йөрәкле оратор, курку бепмәс ялкынлы публицист университет кафедрасыннан революцион демократия идеяләрен кыю рәвештә пропагандалый. «Сезнең өр-яңа, саф һәм куәтле авазыгы-з дәртләнеп яңгырый һәм күңелгә урнаша», дип яза Герцен Щаповка 1861 елда. Щапов университетта 60 нчы елларда революцион демократлар һәм либерал- реформистлар арасында кабынган көрәштә гаять зур роль уйный. Ул крепостной тәртипләрне җете дошман күрә, ярлы крестьяннарны үз итә. Бу гайрәтле кешенең көче һәм идея кыюлыгы Бездна вакыйгасында аеруча көчле күренә. Патша палачлары Бездна кузгалышында катнашучы крестьяннарны ерткычларча атып үтерәләр, университет һәм башка югары уку йортларының студентлары бу канлы вакыйганың корбаннарын искә алу үткәрәләр. Щапов искә алу кичәсендә самодержавиегә каршы ачы нәфрәт белән сугарылган речь сөйли һәм шунда халыкны ачыктан-ачык восстаниегә, ирек өчен көрәшкә чакыра... 80 иче елларда студентлар хәрәкәте моңарчы күрелмәгән колач ала. Хәтта патша чиновниклары университетны вакытлыча ябып торырга мәҗбүр булалар. Күргәзмәнең үзәк стенды янына киләбез. Бусы Ленинга багышланган. Казан кешеләренә күптән таныш булган фотографияләр, доку- ментлар, картиналар; университетка мәңге сүнмәс дан китергән 1887 ел вакыйгалары. «Без башка юл белән барырбыз», ди бер картина: Владимир Ульянов абыйсының палачлар кулыннан корбан булуын ишетеп, эшчеләр сыйныфын азат итү өчен көрәшкә гомерен бирергә ант итә. Менә Владимир Ульяновның гаризасы — үзен Казан университетына алуларын сораган. Менә 1887 елның 4 дека бренда булган атаклы студент сходкасы: студентлар иртән үк, тынычлыгы бозылган умарта иле кебек, болгана башлыйлар. Кая карама — төркемтөркем җыелган студент. Ниһаять, алар, төш вакытында вестибюльдә җыелып бетеп, актовый залга юнәләләр. Иң алда — Владимир Ульянов. Сходкада беренче сүзне ул ала. Аның сүзе патша судының гаделсезлеге, һәркайда хөкем сөргән башбаштаклык турында; законның байларны яклавы, изелгәннәрне кыерсытуы турында. Владимир Ульяновның сүзләре дулкынланган студентларны ярсытып, кузгатып җибәрә. Сходкага җыелучылар университет ректорына петиция язалар: «Безне бирегә бүтән берни дә түгел, рус тормышында, һәм, димәк, студентлар тормышында да, яшәү шартларының булмавын аңлавыбьь җыелырга мәҗбүр итте».
101
Сходкадан таралганда студентларның күбесе протест йөзеннән студент билетларын ташлыйлар, тагын да -кыюраклары, университеттан чыгаруны сорап, гариза язалар. Күргәзмәдә Владимир Ульяновның гариза копиясе куелган: «Университет тормышының хәзерге шартларында университетта укуымны дәвам итү мөмкин түгел дип тапканлыктан, Сез галиҗанәпнең мине император университеты студентлары арасыннан чыгару турында тиешле боерык бирүегезне түбәнчелек белән сорыйм. Юридик факультетның 1 семестр студенты Владимир Ульянов». 5 декабрьга каршы төндә, башка студентлар белән бергә, Ульянов та кулга алынып, төрмәгә утыртыла. Ульяновны саклап баручы унтер- офицер аңа болай ди: — Сез, егет, нәрсә бунт күтәрәсез? Алдыгызда стена бит! — Стена, ләкин черек, төрттең исә җимерелергә тора, — дип җавап бирә Ульянов. Бөтен дөнья хезмәт ияләренең юлбашчысы, Коммунистлар партиясен оештыручы, дөньяда иң беренче социалистик дәүләтне төзүче бөек гражданинның революцион эшчәнлеге шулай башлана. Юбилей 'күргәзмәсендә безнең өчен таныш һәм кадерле булган әллә нихәтле якын исемнәр бар. Әмма шулар арасында кадерчеләрнең дә кадерлесе очрап, шундук күргәзмә караучыларны үз янына тартып ала, болар — бөтен халыкның даны, мактанычы, горурлыгы булган исемнәр. Менә Горький! Аның исеме дә университет белән бәйләнгән. «Университетта уку бәхете өчен хәтта җәзалауга да түзәргә мөмкин, дип уйлыйм мин, — дип яза ул, — әгәр миңа: бар укы, ләкин без моның өчен сине якшәмбе көннәрендә Николаевский мәйданында таяк белән ярачакбыз,— дип тәкъдим ясасалар, мин бу шартларга, ихтимал, килешкән булыр идем». Горькийга университетта уку бәхете эләкми, ләкин ул студентлар тормышы белән якыннан кызыксына һәм аларның күбесе белән таныш та була. Горькийның университет студентлары Г. Плетнев һәм Н. Евреиновлар (марксизм түгәрәгендә катнашучылар) белән таныш булуы бөек пролетариат язучысының дөньяга карашы формалашуында зур роль уйныйлар. ...Беренче рус революциясе елларында университет большевистик пропаганда таратуның бишеге була. Бу елларда Казан большевикларының эше белән ул чакта реальный училищеда укучы яшь революционер Молотов җитәкчелек итә. Университетта самодержавиегә каршы куәтле демонстрацияләр дәрәҗәсенә күтәрелгән митинглар үткәрелә. Эшчеләрне революцион көрәшкә илһамландыручы әнә шул ораторлар арасында без тагын күңелгә якын, кадерле исемнәрне күрәбез. Дүрт- биш мең кешеле университет митингларында Коммунистлар партиясенең атаклы деятеле Яков Свердлов һәм татар большевигы Хөсәен Яма- шев та әллә ничә тапкыр чыгыш ясыйлар. ...Ил өстеннән революция давылы уза. Аның саф һава алып килүче язгы җилләре университетка да кагылмый кала алмыйлар. 1917 елның мартында РСДРП (б) Үзәк Комитеты вәкиле В. А. Тихомирнов Казанга килеп, университетта Казан большевикларының киңәшмәсен уздыра. Алар арасында университет студентлары: РСДРП (б)ның Тубком секретаре Я. Шейнкман һәм РСДРП (б)ның Казан Комитеты секретаре Г. Олькеницкий да була. Сыйнфый көрәш белән тулы Октябрь «көннәре шулай ук студент- большевиклар катнашыннан башка узмый. Университет студенты И. Волков бу көннәрдә Кызыл гвардия отрядлары белән җитәкчелек итә. Ә Казанда Совет власте игълан ителгәч һәм революцион комитет төзелгәч, аның составына университет студентлары И. Волков белән Я. Шейнкман да керә.
102
Бөек Октябрь социалистик революциясе университет тормышына өр-яңа чор алып килә. Аның тарихы да чын мәгънәсендә Бөек Октябрьдан соц башланып китә. Университет, бөтен (ил белән бергә, яца тормыш төзү өчен көрәшә, иске карашлы профессура калдыкларыннан арыну өчен актив көрәш башлый һәм, яца яшь белгечләр тәрбияләп, үзебезнең фәнне алга этәрә. Казан университеты чын мәгънәсендә халык университеты булып китә. Бу турыда берничә мисал китереп китү дә җитә. Әгәр революциягә кадәр 1913 елда университетта крестьяннардан 284 кеше укыган булса, 1921 елда аларныц саны 693 кә, әгәр революциягә кадәр университетта бер генә хатын-кыз да булмаган булса, 1920 елда аларныц саны 825 кә җитә. 1918 нче елдан алып 1921 ел арасында (нибарысы өч ел вакыт эчен тә) студентларның саны 2000 гә җитә. НЭП чорында булсын, авыл хуҗалыгын колхозлаштыру һәм илебезне индустрияләштерү чорында булсын, Бөек Ватан сугышы чорында яки сугыштан соңгы чорда булсын, Казан университеты фән өлкәсенең алдынгы бер отряды булып килде. Университетның тарихы ил тарихы белән, Ватан тарихы белән бергә төзелде. Университет коллективы Коммунистлар партиясе җитәкчелеге астында халыкка коммунизм төзү көрәшендә туктаусыз ярдәм итте һәм хәзер дә ярдәм итеп килә. Бөек Октябрьдан соң укымышлылар һәм студентлар каршында торган бурычлар турында 1933 елның 15 маенда Казан университетына килгән Михаил Иванович Калинин үзенең чыгышында бик матур итеп әйтте (бу речь «Красная Татария» газетасында басылган). Ул болай диде: «Сез иң-иң бәхетле кешеләр. Сез, ике дәвернең, капитализмнан социализмга күчү дәверенең, переломында гына яшәп калмыйсыз, сез әле тагын бу көннәрдә уку һәм укыту бәхетенә дә ия булып торасыз. Сез безнең бөек төзелештә гади урынны гына түгел, ә командирлар урынын алырга хәзерләнәсез. Моның сезгә нәрсәләр йөкләвен аңлыйсыздыр...» Юбилей күргәзмәсе залларыннан күңел искиткеч бер горурлык хисе белән тулып чыга. Син университетлы калада яшисең. Гади университетлы гына да түгел, узганның данлыклы традицияләрен саклый торган университетлы калада! Аның менә бу залларында, менә бу тарихи бүлмәләрендә безнең Ватаныбызның әллә нихәтле атаклы кешеләре йөргәннәр. Алар арасында бөек Ленин да булган. Юбилей көннәрендә Ленин исеме һәркайда, һәр урында хөрмәт белән искә алына. Ул, күзгә күренмәгән килеш, безнең арабызда якын, якты, гади һәм зур кеше булып яши. Безнең заманның титан шагыйре Владимир Маяковский — Казан университетында ике мәртәбә булган кеше — бу турыда «Владимир Ильич Ленин» поэмасында бик матур итеп әйтте: Университет — горурлыгы Казанның, Стеналары аның бүген дә бөек гражданины турында Иң сөекле истәлекне саклый үзендә. Әйе, университет стеналары бүген дә юлбашчының бөек исемен саклыйлар. Ленин исеме кешеләрдә илһам уята, шатландыра, горурлык хисләре тәрбияли. Бәлкем шуңа күрәдер дә, университетның галимнәре, студентлары һәм Казан каласының барлык кешеләре яшь Ленинга менә шушы юбилей көннәрендә университет каршында һәйкәл ачылуны түземсезлек белән көтәләрдер. Бу көннәрдә очрашу һәм танышулар аеруча күңелле. Кешеләрдә куаныч белән бәйле гади бер хис кенә түгел, бәлки җаваплылык хисе дә сизелә. Бу бик табигый. Кемгә күп бирелгән, аннан күбрәк сорыйлар. Бу җаваплылык хисе университет коллективын яца уңышларга этәрә.
103
Туган университетын, белән күбрәк танышкан саен, аны күбрәк ярата, күбрәк ихтирам итә башлыйсың; аның турында, аның галимнәре, студентлары, барлык коллективы турында күбрәк беләсе килә башлый.
3. ГАЛИМНӘР ДӨНЬЯСЫНДА
Гади бер электр лампасы-! Пыяла куык эчендә нур сибеп ут яна: төтене дә чыкмый, корымы да борынга утырмый, включательне борып куйдың — ялт итеп кабына да китә. Өйдә булса —саргылт-аксыл яктылык бүлмәгә тарала, урамда булса — әйтик, эш бетереп өйгә кайтып килгәндә — багана башларында яп-якты утлар балкый. Без бу утларга хәзер шулкадәр күнеккәнбез: алар турында уйлап та тормыйбыз, әйтерсең, алар гел шулай бертөсле булганнар һәм гомергә шулай бертөсле янып торачаклар. Соңгы вакытларда гына электр лампаларының нинди төрләре чыкмады да, кая гына таралмады алар. Димәк, кемнәрдер аларны камилләштерү турында кайгыртып йөри, борчыла; сугыштан соң дәррәү электр станцияләре корырга тотынган авылларга күпләп җибәрү өчен, тизрәк җитештереп булмасмы дип баш вата. Кызык бит, беләсе иде: андый кешеләр безнең киң союзның кай тирәсендәрәк яшиләр икән? Ерак китмик, дуслар. Андый кешеләр безнең үз арабызда, үз калабызда, туган илебезнең данын бөтен дөньяга шаулатучы Казан университетында да җитәрлек. Биредә йөзләрчә галимнәр эшлиләр. Хәзергә шуларның берсе янына тукталыйк. Баһадир кебек олы гәүдәле, куе кара чәчләренә мул булып «көмеш» кунган, кара кашларын күтәргәндә киң маңгаена тирәнтирән буразналар утыра торган илле яшьләр тирәсендәге профессор Александр Гаврилович Шәфигуллинны Казан кешеләре бик еш митингларда, кичәләрдә күрергә, ялкынлы оратор итеп танырга күнеккәннәр. Ә менә аның безнең тормышта адым саен очрый торган электр лампаларын камилләштерүгә өлеш керткән галимнәрнең берсе дип уйлаганнары да юктыр! Моннан унбиш еллар элек, Москва электр лампалары заводында инженер-тикшерүче булып эшләгәндә Александр Гаврилович еллар буе ясаган тәҗрибәләреннән чыгып, ион лампалары технологиясен яхшырту турында уйлый, һәм лампа куыгы эчендәге һаваны суыртып алуның мөмкин кадәр тизрәк эшләнә торган юлларын эзләп таба. Озакламый шушы тәҗрибәләрен, күзәтүләрен теоретик нигезләп, техник фәннәр кандидаты дигән фәнни дәрәҗәгә диссертация яклый. ЛАашзәлә өязе, Туйметкино авылында ярлы бер балта остасы семьясында туган татар баласы Москва кадәр Москвага, андагы куәтле заводларның берсенә ничек килеп эләккән? Галим булу дәрәҗәсенә ничек ирешкән? Моның җавабы гади һәм барыбызга да бик аңлаешлы: үксезләргә, ач-ялангачларга сыеныр почмак биргән Совет хөкүмәте ятим бала Сашаны да үз канаты астына ала. Комсомол оешмасы аны 1924 елда Себер ягында бер кулакта ялланып көтүче булып эшләгән җиреннән телеграф эшенә урнаштыра, 1928 елда Томск рабфагына укырга җибәрә. 1930 елда ул Москва рабфагына күчерелә һәм шул туры юл белән Москва университетының ‘физика бүлегенә килеп керә. Университет искиткеч хыяллар белән яшәгән тынгысыз егетнең барыр юлын яктыртып җибәрә. Ул, заводта эшләп, техник фәннәр кандидаты булып кына да калмый, 1948 елда физика-математика фәннәре докторы дигән фәнни дәрәҗәгә уңышлы рәвештә диссертация яклый. Александр Гаврилович Казан университетына 1949 елда килә Башкала югары уку йортларында фәнни-педагогик эштә эшләп җыйган
104
тәжрибәсе Александр Гавриловичка хәзер бик яхшы ярдәм булып төшә: профессор үзенең кафедрасында югары квалификацияле яшь белгечләр хәзерләү эшенә жиң сызганып тотына. Аның житәкчелегендә 1953—54 елларда гына да ассистент С. Абруков, аспирантлар Р. Нигъмәтуллам һәм II. Сәмитов иптәшләр уңышлы рәвештә кандидатлык диссертациясе яклап чыгалар. Без әле бер генә кафедрага кереп чыктык. Әгәр безгә университетның 50 гә якын кафедраларының барысын да йөреп чыгарга мөмкин булса, әллә ничаклы атаклы галимнәр белән таныша алыр идек. Химия факультетында без Сталин премиясе лауреаты академик Б. А. Арбузов * белән, физика-математика факультетында Дюков, Дубяго кебек атаклы астрономнар, Гагаев, Морозов кебек математиклар, Тумашев кебек ме- t ханиклар белән танышыр идек. Без биология факультетында профессор Бәлидовны, Баранов һәм Марковны, география факультетында атаклы этнограф, татар халкының культура байлыкларын тирән ихтирам белән утыз-кырык ел буе өйрәнеп килүче профессор Воробьевны һәм тагын башка бик күп, бик күп галимнәрне күргән булыр идек. Чөнки университетта 400 гә якын фәнни эшче һәм аспирант эшли. Бу — совет чорында күтәрелеп чыккан, гыйльми эше белән ихтирам казанган яңа интеллигенциянең зур бер отряды. Безнең заманның якты сыйфатлары биредәге һәр галимнең биографиясендә ярылып ята. Элекке көтүче малай профессор дәрәжәсенә ирешкән! Очраклы хәлмени бу? һич юк. Боларны совет чынбарлыгы тудырды. Менә шуңа күрә дә бездә ел саен атаклы кешеләрнең, күренекле галимнәрнең саны артканнан-арта бара. Гомәр Тумашевның әтисе гомере буе Идел пристаньнарында эшләгән. Улы — профессор. Латыйф Җәләй грузчиктан башлап лингвист-галим дәрәжәсенә кадәр катлаулы юл узды, татар филологиясендә беренче доктор булу дәрәжәсенә иреште. Профессор Е. И. Тихвинскаяның да, бу яктан караганда, тормыш юлы бик характерлы. Моннан 38 ел элек, Ёвгения Тихвинская эчке бер дулкынлану белән уку йортыннан чыга. Дулкынланмый мөмкинме соң?! .Мең мәшәкать белән ул хатынкызлар гимназиясен бетереп чыгу бәхетенә иреште. Алда берсеннән-берсе кызык, берсеннән-берсе матур юллар — авыр, ләкин гажәеп мавыктыргыч фән юлы. Әгәр революция булмаса, ихтимал, болар барысы татлы хыял гына булып калырлар иде. Байлар заманында аңа, гимназия бетергән күп кенә хатын-кызлар кебек, тамак ялына бай балаларына дәрес биреп йөрергә һәм картлыгында, эшләү сәләтен, сәламәтлеген югалтып, соңгы көннәрен ярым ач, ярым ялангач үткәрергә туры килер иде. Ләкин Евгения Тихвинскаяның яшьлеге башка заманга туры килде. Октябрь таңы анын дәртле хыялларына канатлар куйды. Сәләтле, тырыш кызга һәркайда юллар ачык: ул тиздән Казан университетының табигать фәннәре бүлегенә укырга керә. Тырышлык белән, дәрт белән, мең төрле хыяллар белән үткәргән уку еллары ‘артта калалар, 1924 елда ул университетны тәмамлап чыга. Хәер, университетны төгәлләү белән уку төгәлләнми әле. Фәндә бер урында туктап тору мөмкин түгел. Көн саен күпме „ яңалык, көн саен күпме яңа ачышлар! Көн саен укырга, көн саен өйрәнергә; тормыштан артта калмыйм дисәң — һәрбер яңа нәрсәгә ябышып барырга кирәк. Менә ул университет каршындагы аспирантурага керә. Университетта үткәргән студентлык һәм аспирантлык еллары, аннары фән- ни-педагогик эш аңардан чын галим, зур белгеч-геолог тәрбиялиләр. Тихвинская башта кандидатлык диссертациясе, аннары 1944 елда докторлык диссертациясе яклый. Шулай итеп, Евгения Тихвинская, 1атар- стан шартларында хатын-кызлардан беренче профессор булып, Казан университетының геология кафедрасына күтәрелә. Университетта хәзер хатын-кыз укымышлылар аз түгел. Узган ел хатынкызларның халыкара бәйрәме 8 нче Март көнендә безнең респуб
105
ликаның атаклы хатын-кызлары бирегә җыелдылар. Алар, бер-бер артлы трибунага күтәрелеп, совет илендә яшәүнең, иҗат итүнең нинди зур бәхет булуы турында сөйләделәр. Биредә Татарстанның мәгариф министры Әминә Вәлиуллииа да, Сталин премиясе лауреаты, арышның яңа сортын уйлап табучы селекционер Хәдичә Байчурова да чыгыш ясадылар. Менә трибунага җете ак кофталы, коңгырт чәчле рус хатыны, биология фәннәре докторы, Казан университеты доценты Маргарита Ильинична Беляева күтәрелә. — Илебез безне кеше итте,—ди ул, дулкынланып. — Без аңа шуның өчен намуслы тырыш хезмәтебез белән җавап бирергә тиешбез. Кайсы өлкәдә эшләсәк тә — мәгариф эшендәме, селекция станциясендәме, җитен комбинатындамы —без тынычлык өчен, гади кешеләрнең бәхете өчен эшлибез. Маргарита Ильиничнаның сүзләре йөрәк түреннән кайнап чыккан хак сүзләр. Бу сүзләрнең мәгънәсе аның үзенә бигрәк тә яхшы аңлашыла. Ул бит галим-микробиолог. Америка Кушма Штатларының шарлатан «галимнәре», кеше канына сусап, бактериология кораллары белән котырынып йөргәндә, ул, совет галиме, кешеләрнең сәламәтлеге турында уйлый. Ул эшләгән ампульный кетгут методы медицина промышленностенда күпләп кулланыла. Университетта эшләүче Тихвинская, Беляева кебек хатын-кыз галимнәрнең тормышы Бөек Октябрь казанышларын раслаучы дәлилләрнең берсе, совет Конституциясенең хатын-кызларга фән юлын ирләр белән бер тигез ачып куюын күрсәтүче дәлилләрнең берсе. Октябрьның икенче бер казанышын — Ленин-Сталин милли политикасы тантанасын без университет тормышында шулай ук бик яхшы күреп торабыз. Университет укымышлылары арасында татар галимнәре әллә ничаклы: профессор Шәфигуллин, профессор Вәлидов, профессор Тумашев-, филология фәннәре докторы Латыйф Җәләй, доцент X. Кор- бангалиева, доцент Хатип Госман... Дистәләрчә алар. 1944 елда университетның тарих-филология факультеты каршында татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылды. Республикабыз өчен бик зур әһәмияткә ия булган бу вакыйга партия һәм совет дәүләтенең татар халкының, культурасы өчен кайгыртуын тагын бер кат раслады, чөнки татар бүлеге ачылу татар культурасын, мәгърифәтен һәм фәнен үстерүгә яңа этәргеч булды. Совет галимнәренә кабинет эченә бикләнеп яту ят бер нәрсә. Университет галимнәре бердәм тату семьяда барысы бергәләп фәнне алга алып бару өчен көрәшәләр. Үзләренең фәнни эзләнүләрен алар промышленность һәм авыл хуҗалыгы үсеше белән тыгыз рәвештә бәйләп алып баралар. Үсемлекләр физиологиясе кафедрасы җитәкчесе А. М. Алексеев үзенең докторлык диссертациясен үсемлекләрнең су режимын өйрәнүгә багышлады. Бу хезмәтнең практик әһәмияте көн кебек ачык. Шушы теманы эшләү дәверендә бу галим, үзенең фәнни сотруднигы Н. А. Гусев белән бергәләп,, минераль ашламаларны авыл хуҗалыгында куллану методларын төзеде. Узган ел авыл хуҗалыгы уңышлары буенча үткәрелгән республика күргәзмәсендә бу методларны практик куллануның матур нәтиҗәләре күрсәтелгән иде. Академик Б. А. Арбузовның эшләре безнең хуҗалыкта аеруча киң кулланыла. Үзенең сотрудниклары белән бергәләп бу атаклы галим 200 дән артык фәнни хезмәт язды. Әле студент вакытында ук ул әтисе, академик А. Е. Арбузов җитәкчелегендә скипидарның һәм нарат сагызының химик составларын өйрәнә башлады. Озак еллар тикшерү, эзләнү нәтиҗәсендә ул скипидар-канифоль производствосы өчен анализ методлары эшләп оирде. Хәзер бу методлар урман-химия промышленностенда күпләп кулланылалар. Борис Александрович Арбузовның хезмәтләре промышленность белән генә чикләнми, аның методы белән эшлән
106
гән фосфор кушылмаларының яңа типлары хәзер авыл хуҗалыгында, иген корткычлары белән көрәштә дә бик киң файдаланыла. Биредә без күрсәткән фактлар — Беляева, Алексеев, Арбузовның фәнни хезмәтләре практикада кулланылу — бу юнәлештә университет галимнәре башкарган эшнең кечкенә бер өлеше. Университетта башкарылган фәнни-тикшеренү эшләренең колачы никадәр киң җәелгәнен күрсәтү өчен шундый бер фактны әйтү дә җитә. Совет власте елларында илебезнең төрле-төрле өлкәләренә университет галимнәре ясаган фәнни экспедицияләрнең саны 100 дән артып китә. Идел һәм Кама буеның табигать байлыкларын, туфрак үзенчәлекләрен, тарихын һәм культурасын тирәнрәк өйрәнү буенча университет туган илебез фәненә аеруча зур өлеш кертте.
4. ХАЛЫК ЯШЬЛЕГЕ
Кызыклы, бай эчтәлекле тормыш белән яши университет студентлары. Студент еллары — гомернең канатлы чагы, фантазиягә бай чагы. Биредә яшьлек белән җыр, омтылыш белән хыял бергә үрелеп, берсен берсе тутырып тора. Бетим дисәң — тормышның куп төрле матур якларын бетә аласың. Теләгең генә булсын! Биология факультеты студенткасы Валентина Вачугова моңарчы Котып диңгезе турында китаптан укып кына белә иде. 1954 елда ул, бер төркем иптәшләре бетән, салкын котыпта үзе булып кайтты. Алар, балык тотучы траулерга утырып, Баренц диңгезендә йөзделәр; диңгез шашынып дулаганда, төньяк табигатенең каприз «холкын» өйрәнделәр, диңгез балыкларының тормышын күзәттеләр. Физика-математика факультеты студентлары — булачак астрономнар кайнар сулышлы казах далаларында, Белоруссия урманнарында, Саратов һәм Киров өлкәләрендә ярты елга якын сәяхәт итеп йөрделәр. Палаткаларда төн куну, ачык һавада, учак янында аш ашау, дала буйлап урман-кырлар, елга-сулар, сазлыклар аркылы кичеп, «михнәт чигеп» йөрүнең үз рәхәте бар икән. Студентлар быелгы экспедициядә моны яхшы аңладылар. Алар Казанга күтәренке күңел белән кайттылар. Ерак сәяхәтләр, фәнни экспедицияләр геологларга да, тарихчыларга да, теләдәбият бүлеге студентларына да таныш. Булачак геологлар узган ел Алтай кыяларына менделәр, Икенче Баку районнарында йөрделәр. Тарих-филология факультеты студентлары халык иҗатын өйрәнү, урынчылык сүзләрен җыйнау, тарихи урыннарны тикшерү өчеи ел саен Татарстан районнарын, Башкортстан якларын, борынгы Болгар шәһәре хәрабәләрен әйләнеп чыгалар. Мондый экспедицияләр һәм сәяхәтләр университетта укытыла торган белемнәрне тирәнрәк үзләштерергә ярдәм итә, фәнни түгәрәкләрдә эшләүне җиңеләйтә, гыйльми эшкә дәрт уята. Совет власте елларында университетта студентларның ирекле фәнни җәмгыяте барлыкка килде. Анда 50 гә якын фәнни түгәрәк булып, алар белән университетның күренекле галимнәре җитәкчелек итәләр. Университетны тәмамлап, инде доцент, профессор булып җитешкән күп кенә галимнәр үзләренең беренче гыйльми эшләрен шушы түгәрәкләрдә башлап җибәргәннәр. Хәзерге көндә СССР Фәннәр Академиясенең член- корреспонденты Е. К. Завойский магнит кыры турындагы атаклы хезмәтләрен студент чагында Казан университетының физика түгәрәгендә башлап җибәргән. Яшь галим физика-математика фәннәре кандидаты Иосыф Сәмитов та беренче фәнни эшен студент окамьясыннан ук башлады. Кыскасы, гыйльми тикшеренү эшләренә студентларга юл ачык! Яхшы җиһазланган кабинетлар, һәртөрле приборлар алар карамагында.
107
Студентлар бу мөмкинлектән файдалана беләләр. 1953—54 уку елында гына да университетның фәнни түгәрәкләрендә 600 гә якын фәнни доклад һәм сообщение тыңланды. Шуларның иң яхшы дигәннәре — 201 хезмәт — Югары белем министрлыгы, ВЛКСМның Татарстан Өлкә Комитеты. һәм университет грамоталары белән бүләкләнде. Шушы бер-ике мәгълүмат үзе генә дә студентлар арасында фәнни эшнең никадәр киң колач алуын сөйли булса кирәк. Гыйльми эш — студент тормышының бер ягы. Совет студенты фән кабыгына бикләнеп яши торган коры кеше түгел. Ул яшьлеккә хас барлык сыйфатларны үзендә туплаган. Университет аудиторияләренә килеп керсәң, барыннан да элек, ташып торган яшьлек дәртен тоясың. Занятиеләр беткән. Аудиторияләрдә утлар кабынган. Каяндыр түрдән, аргы бүлмәләрнең берсеннән баян моңы тарала. Бердәм яшь тавышлар күмәк җыр башлап җибәрәләр. Тынгысыз яшьлек турында, батырлык турында аларның җыры. Тантаналы юбилей кичәсендә Казан кешеләре һәм кунаклар университетның 250 кешелек хор коллективы чыгышын яратып тыңладылар. Бу кичә тагын бер тапкыр университет залларында халык яшьлеге яшәвен исбат итте. Бу кичәдә төрле телләрдә җыр яңгырады, чуар милли киемнәрдә соклангыч матур милли биюләр башкарылды. Менә венгер студентлары — тар чалбарлы егетләр белән киң итәкле сарафан кигән кызлар, курай моңы астында, сәхнәдә салмак кына «йөзеп» йөриләр. Менә тарих-филология факультеты аспиранты йолдыз Бурнашева саф, яңгыравыклы тавыш белән «Сайра, сандугачым» җырын җырлый. Аны румын студентларының эчке бер моң белән сугарылган мөлаем җырлары алыштыра. Күмәк хуплау астында поляк студентлары атаклы Краковякиы бииләр. Ниһаять, геология факультеты студентлары башкаруында, яшьлекнең үзе кебек ярсу, шашкын рус халык биюе. Сәхнә дәрт белән, яшьлек кайнарлыгы белән тула һәм бу ярсу хис юбилей тантанасына килгән кунакларга да күчә. Әйе, университетта сәнгатьне яраталар. Биредә татарча һәм русча ике драмтүгәрәк эшли, кыллы оркестр эшли, җыр түгәрәге, бию түгәрәге, нәфис сүз түгәрәкләре эшли. Биредә матур итеп яши белә торган, менә дигән яшьләр үсә! Алар арасында әдәбият белән кызыксынып, язучылык эшенә керешкән иптәшләр дә бар. Университет әдәби иҗат эшенә шагыйрә Тамара Янны, балалар язучысы Ләбибә Ихсанованы, М. Хөсәенне, Г. Паушкинны, И. Нурул- линны, 3. Мәҗитовны, Р. Тимергалинны һ. б. рухландырып җибәрде. Алар университетка төрлесе төрле җирдән килделәр. Мәхмүт Хөсәен, Геннадий Паушкин һәм Ибраһим Нуруллин студент скамьясына Бөек Ватан сугышы фронтларын узып килделәр, яшь эшче Василий Фирсов университетның читтән торып уку бүлегенә керде, уку белән завод эшен бергә кушып алып барды. Ә кайбер яшьләр туп-туры мәктәп скамья- сыннан университетка күчтеләр. Әмма алар барысы да бер үк теләк белән яндылар: илебезнең иң карт университетларыннан берсендә белем алу, безнең гүзәл совет чынбарлыгын тирәнрәк аңларга өйрәнү һәм шуны үз әсәрләрендә җырлау. Уку еллары әрәмгә китмәде. Университет бетергән күп кенә яшьләрнең әсәрләре инде аерым китаплар булып чыкты, кайберләре инде киң катлау укучыларның ихтирамын казанырга да өлгерде. Күрәбез, теләге булган кешегә һәркайда иҗат бар: укуда да, җыр белән биюдә дә, студентның аерылмас юлдашы спортта да/ Университет студентлары — спортның кадерен белә торган яшьләр. 1954 елның 30 сентябрендә Максим Горький исемендәге ял һәм культура паркында Казан университетының 150 еллыгы уңае белән үткәрелгән спорт ярышлары монын шулай икәнен раслады. Йөгерү юлларында, баскетбол, волейбол
108
мәйданнарында, боксерлар рингасында илебезнең дүрт университеты — Казан» Иркутск, Молотов һәм Урта Азия университетлары спортчылары очраштылар. Казан университеты бу ярышларда беренчелекне яулап алды. Бигрәк тә җиңел атлетлар зур җиңүгә ирештеләр. Беренче курс студенткасы 'Маргарита Коновалова 80 метр арада киртәләр аша йөгереп, алдынгылыкны берәүгә дә бирмәде. Д. Сафин 400 метр араны 63,7 секундта узды. Г. Федорова, И. Исаева шулай ук яхшы күрсәткечләр бирделәр. Безнең университетның алдынгы спортчыларын әле тагын әллә нихәтле күрсәтергә булыр иде, ләкин аларны санап чыгу мөмкин түгел. Шунысы ачык: безнең Казан университетында совет спортчыларының алдынгы бер отряды тәрбияләнә. Казан университетының иң яхшы 20 спортчысы 1947 елда, Москвада, Бөтенсоюз физкультурачылар парадында катнашты. Университет соңгы елларда гына да әллә нихәтле спорт мастерлары, республика чемпионнары җитештерде. Университетны тәмам (итеп чыккан В. Шадрин байдаркада йөзү буенча спорт мастеры булды. Студентка М. Арбузова ишкәк ишү буенча ТАССР чемпионы исемен алды. Студент катлаулы, күпкырлы тормыш белән яши. Кайда гына очратсаң да син аны—уку бүлмәсендәме, спорт залларындамы, яки гыйльми лабораториядәме — иң элек син аңарда безнең чорның яшь кешесен күрерсең. Аның иң яхшы хыяллары күбрәк белем алу, коммунистик җәмгыять төзүдә халыкка булышу белән бәйләнгән. «Коммунизм — яшьлеге ул дөньяның һәм төзәчәк аны яшьләр»,— дип язды Маяковский совет яшьләре турында. Яшьлек һәм коммунизм! Бу сүзләр янәшә яши. Тагын бер сүз бар, бер исем бар — Ленин! Яшьләр Ленин исемен яшьлек белән бергә йөртәләр. Университетның юбилей көннәрендә Ленин исеме белән бәйле онытылмаслык вакыйга булды. 21 нче ноябрьда университет бинасы каршында студент Владимир Ульяновка һәйкәл ачылды. Бу 1көнне, һәйкәл ачылудан күп элек, университет бинасы каршына төркем-төркем халык агыла башлады. Студентлар һәм галимнәр, язучылар һәм журналистлар, эшчеләр һәм хезмәткәрләр, һөнәр мәктәбе укучылары һәм пионерлар,— кыскасы, бөек Ленинга һәйкәл ачылу көнен түземсезлек белән көткән кешеләр килде. Кадерле минутлар якынлаша. Владимир Ульяновның бронза фигурасы әлегә зәңгәр япма эчендә, митинг әле башланмаган. Көндез сәгать 12 туларга 15 минут кала, кызыл япмалы трибунага Казан шәһәренең партия һәм совет оешмалары вәкилләре күтәрелә. Хезмәт ияләре депутатларының Казан шәһәр советы председателе иптәш Мулюков тантаналы митингны ачык дип белдерә, һавада партия гимны «Интернационал» яңгырый. Тамашачылар башларыннан салалар. Тантаналы музыка кешеләрне бер үзәккә туплый; халык, трибунага карап, тын кала. Трибунада да тантана: ак сакаллы академик Арбузов, кулын чигә турысына күтәреп, халыкны котлап честь бирә. Гимнның соңгы авазлары халык төркеме өстендә тыну белән, университет ректоры М. Нужин сүз ала. Ул Ленинның университет стенасыннан башланып киткән бөек революцион эше турында, бөек юлбашчы исеме белән университетка килгән хөрмәт һәм бу исемнең университет коллективына нинди зур бурычлар йөкләве турында сөйли. М. Нужин Коммунистлар партиясенең совет фәнен үстерү турында өзлексез кайгыртып торуын эчке бер җылылык белән билгеләп уза; үзенең кыска гына речендә М. Нужин мисаллар китерми, ләкин аның сүзе кешеләрне
дулкынландыра. Мисалларга бер дә ерак барасы юк, ректорның үз тормышы да моңа бик яхшы мисал була ала. Бөек Ватан сугышы солдаты М. Нужин әле 1945 елда гына аспирантурага кергән иде. Ә хәзер ул физика-математика фәннәре докторы булды. Бездә кешеләрне ленинча кайгырта һәм үстерә беләләр. Иптәш М. Нужин реченең азагында тантаналы митингка җыелучыларга карап, тирән ышаныч белән, университет коллективының гыйльми эштә һәм укыту-тәрбия эшендә яңадан-яңа уңышларга ирешү өчен көчен кызганмаячагын әйтә һәм юбилей комиссиясенең кушуы буенча, монументны япкан япманың тасмасын кисә. Күк япма әкрен генә шуып төшә. Бөек даһи исемен йөртүче мәһабәт бина каршында, мәйданга җыелган ун меңләгән халык алдында Владимир Ульяновның бронза фигурасы калка! Уң кулында китап, җилкәсенә салган пиджагын җил селкетә, миллионнарга таныш, үз һәм кадерле йөзе алга, еракка төбәлгән. Кискен һәм тайпылышсыз хәрәкәт: алга һәм еракка! Кешелекне алга, прогресска, Ленин ачкан якты юлга чакыра бу фигура. Бу онытылмас бер тамаша иде. Ленин фигурасы өстеннән күк япма шуып төшкән вакытта, көзге кояш университет бинасы артына керде, ләкин бина каршындагы мәйданда аның бер көлтә нуры балкый иде әле. Кояш нуры, гүя иркәләп, Владимир Ульяновның йөзен һәм күкрәген сыйпый, ә зәңгәр күктә, биектә-биектә, ак күгәрченнәр оча. Аларны нәкъ тасма киселгән мизгелдә очыртып җибәрделәр. Болар барысы: Ленинның мәһабәт һәйкәле дә, зәп-зәңгәр аяз күк йөзе дә, ак күгәрченнәр белән кояш нуры да күңелләрне шулкадәр җилкетә иде, мондый минутларда күпне күргән тәҗрибәле кеше дә тыныч кына сөйли алмас иде, мондый чакта дулкынлануны тыеп торып булмый, хәер, тыеп торуның кирәге дә юк. Бу дулкынлану КПССның Казан шәһәр комитеты секретаре иптәш Шәйдуллин речендә дә, Казан медицина институты профессоры Мурат речендә дә, ВЛКСМның Молотов райкомы секретаре Мулюкова речендә дә сизелде. Казан университеты студенткасы Скреп- кова аеруча дулкынланып сөйләде: — Без, студентлар,— ди ул,— бөек Ленин исемен йөртүче университетта укуыбыз белән үзебезне аеруча бәхетле саныйбыз. Ленин яшьләрне кайнар сөю белән сөйде, аларның көченә нык ышанды, аларны укырга, укырга һәм укырга чакырды. Коммунистик җәмгыять төзү эшендә партиянең лаеклы булышчысы булу өчен түземле рәвештә укырга, фән хәзинәсен һәм кешелек дөньясы иҗат иткән культура байлыгы казанышларын тырышып өйрәнергә, үзләштерергә кирәк. Без — комсомо- лецлар, халкыбыз безне Ленин комсомолы дип йөртә. Шулай булгач, бөтен җирдә һәм бөтен яктан — укуда да, хезмәттә дә, көнкүрештә дә, кыскасы, барлык зур һәм кечкенә эшләребездә ленинчылар булыйк. Тормышыбызны ленинча төзик. Ә тормышны ленинча төзү ул — үз халкыңны, үз Ватаныңны Ленин яраткан кебек ярату. Бу данлыклы вакыйга шулай тәмамланды. Студентка Скрепкованың сүзләре алкышларга күмелде. Владимир Ульянов һәйкәле янында кабынган бу көчле алкышлар Ленин — Сталин эшенә, партия һәм халык эшенә турылыклы булырга ант бирү булып яңгырады. Ноябрь, 1954