Безнең календарь
АЛЕКСАНДР СЕРГЕЕВИЧ ГРИБОЕДОВ
A. С. Грибоедов моннан 160 ел элек, 1795 елның 15 январенда (иске стиль белән 4 январьда) Москвада дворян семьясында туа. Александр Сергеевич Грибоедов унбер яшьлек малай вакытта Москва университетына укырга керә. Ул алты ел ярым вакыт эчендә үзенең искиткеч зур сәләтлелеге аркасында университетның өч факультетын тәмамлый. Монда, алдынгы яшьләр арасында, аның рус чынбарлыгына карата тәнкыйть мөнәсәбәте формалаша. Бу елларда Грибоедов яза башлый. «Ул студент булганчы ук француз, немец һәм инглиз телләрен яхшы белә һәм барлык латин шагыйрьләрен оригиналда иркен укый ала иде. Болар өстенә ул музыкага гадәттән тыш сәләтлелек күрсәтте. Ләкин аңа унбиш яшь вакытта ук инде ачык күренде: аның омтылышы поэзия иде», — дип язды A. С. Грибоедовның замандашы С. Н. Бегичев. 1812 елда, Наполеон гаскәрләре Россиягә бәреп кергәч, Грибоедов гусар полкына ирекле булып языла. Ләкин ул сугышларда катнашмый, чөнки аңа резерв частьларда хезмәт итәргә туры килә. 1814 елда Грибоедов Петербургка килә һәм А. С. Пушкин, В. К. Кюхельбекер белән бергә Тышкы эшләр коллегиясендә эшли. Бу елларда Грибоедов театр белән мавыга, тормыш белән кызыксына һәм булачак күренекле декабристлар белән якыннан таныша. 1818 елда А. С. Грибоедовны Персиягә рус дипломатия миссиясенең секретаре итеп җибәрәләр, ә 1821 елда Тпфлиска генерал Ермоловка хезмәткә күчерәләр. Грибоедов белемен күтәрү өстендә бик нык эшли, иҗат итә. Тифлиста ул «Акыллылык бәласе» комедиясенең ике пәрдәсен яза. Ә 1824 елда, үзенең туган илендә отпускта булган вакытта, комедияне тулысынча язып бетерә. Цензура комедияне басарга да, сәхнәгә куярга да рөхсәт бирми. Ләкин ул, аерым язмалар хәлендә, бик тиз тарала. Декабристлар аны политик агитация максатларында файдаланалар. А. С. Грибоедов үзенең илен, рус халкын кайнар сөю белән ярата. Ул «Акыллылык бәласе» комедиясендә кешеләрне судсызнисез Себергә озатырга, хайван шикелле итеп сатарга, ирне хатыннан, ата-ананы балаларыннан аерырга мөмкинлек биргән крепостное правога карата ачы нәфрәт белдерә. Комедиянең төп темасы — яңа белән иске арасындагы көрәш, азатлык өчен, культура һәм мәгърифәтнең җиңүе өчен реакцион чынбарлыкка каршы көрәш темасы. И. А. Гончаров сүзләре белән әйткәндә, бу комедиядә «ике гасыр йөзгә-йөз очраштылар». Комедиянең төп герое, Чацкий,— яңа буын, яңа чор кешеләре вәкиле. «Чацкий үзе белән яңа чор альт килә, һәм аның бөтен әһәмияте, бөтен акылы шунда» (И. А. Гончаров, «Мильои терзаний»). Чацкий Москва дворяннары арасында хөкем сөргән оятсызлыкка, бушлыкка, ялагайлыкка нәфрәт белдерә. Ул чын мәгърифәт өчен, чит илгә сукырларча иярүгә каршы, крепостное правога каршы кискен протест белдерә.
Чацкий — бай һәм катлаулы натура. Ул нәфрәтләнә дә һәм чын йөрәктән сөя дә белә, үтергеч ирония белән дә һәм назлы иркәләү белән дә үз хисләрен белдерә ала. Софья образы катлаулы һәм каршылыклы. Бер яктан, ул француз романнары тәэсирендә тәрбияләнеп үскән типик барышня. Икенче яктан, аның характерында өлгер акыл, дәрт һәм нечкә күңеллелекнең көчле яралгылары бар. Чацкий аны әнә шуның өчен ярата да. Грибоедов кире типларның тулы галереясын бирде. Деспот һәм мракобес. крепостник һәм ханжа Фамусов, лакей жанлы Молчалин, тупас һәм ахмак полковник Скалозуб, гайбәтче һәм бушкуык Репетилов, карак һәм әләкче Загорецкий һ. б. һ. б. — художество ягыннан төгәлләнгән образлар. «Акыллылык бәласе» комедиясе рус иҗтимагый фикере һәм әдәбияты тарихында үзенә аерым урын алды. Ул рус культурасы һәм азатлык хәрәкәте эшлеклеләренең берничә буынына көрәш коралы булып хезмәт итте. Белинский оештырган студентлар түгәрәгендә комедиянең аерым өлешләрен яттан укыганнар, Герцен яшь вакытта ук комедияне тулы килеш яттан белгән; яшь Добролюбов Чацкий шикелле булырга хыялланган; Чернышевский «Акыллылык бәласе»н «безнең иң яраткан китапларыбыздан берсе» дип атаган. Грибоедов образларын бөек рус сатиригы Салтыков-Щедрин файдаланган, В. И. Ленин еш кына үзенең мәкаләләрендә һәм чыгышларында комедиядән цитаталар китергән.
«Акыллылык бәласе» — әдәби төгәлләнгән әсәр. Аның теле турында Пушкин: «Шигырьләре турында әйтеп тә тормыйм: аларның яртысы мәкаль булып китәргә тиеш», — дип язды. А. С. Грибоедовның әдәби омтылышлары күпкырлы була (аның «1812 ел», «Грузия төне», «Рода- мист һәм Зенобия» исемле трагедияләренең планнары һәм алардан өзекләр сакланган), ләкин ул алар- ны тормышка ашырырга өлгерә алмый. 1828 елны А. С. Грибоедов Персиягә илче итеп билгеләнә. Ул нык һәм кискен рәвештә Россиянең көнчыгыштагы позицияләрен н ы гыту политикасын алып бара. Россиянең көчлеләнүен и ә и куры к к ан Ан гл и я дипломатлары канлы провокация хәзерлиләр. 1829 елның 11 февралендә (иске стиль белән 30 январьда) Тегеранда Грибоедов дини фанатиклар өере тарафыннан үтерелә. Гениаль язучы әдәбият тарихында бары тик бер «Акыллылык бәласе» комедиясенең авторы булып кына танылды-; ләкин бу комедия рус иҗтимагый фикере һәм культурасы тарихында үзенә бер эпоха ясады. Менә 100 елдан артык инде комедия рус сәхнәсенең бизәге һәм актерлар осталыгының мәктәбе булып тора. Ул бөтен Советлар Союзы театрларында бара, СССР халыклары телләрендә басылып чыга. Чит ил хезмәт ияләре дә бу әсәрне яратып укыйлар. Совет халкы Грибоедов образларын тормышның кире күренешләре белән көрәштә файдалана һәм гениаль шагыйрь-дра- -матург, ялкынлы патриот А. С. Грибоедовның эшен һәм исемен зур хөрмәт белән искә ала.