Логотип Казан Утлары
Публицистика

АЛГЫ СЫЗЫКТА

(Шагыйрь Ш. Маннурга 50 яшь тулу уңае белән)
 Кеше тауга күтәрелә. Борылма- лыказылмалы юллар белән, тырышыптырмашып күтәрелә. Югарырак күтәрелгән, өскәрәк үрмәләгән саен, аның күңеле ашкыныбрак, дулабрак, тагын да югары күтәрелүне сорый, ник дисәң — күз күреме киңәя, ераклык зурая; күңел шунда беренче тапкыр чиксез бер талпыну белән иркенлекне, киңлекне тоя. Өч дистә елдан артык татар совет поэзиясенә өлешен кертеп, бу мактаулы эшеннән туктамыйча, сикәлтәле юллардан, тау бормаларыннан курыкмыйча, өзлексез алга омтылган шагыйрь Шәйхи Маннурның иҗат юлы турында уйлаганда, күз алдына шушы күренеш килеп баса. Чыннан да, Шәйхи ДАаннурның иҗат юлы мең мәшәкать беләң тауга күтәрелгән, Такташ сүзләре белән әйтсәк, «менгән саен җирнең матурлыгын, гүзәллеген күбрәк күрә алган» тынгысыз сәяхәтче юлына бик охшый. Тау итәгендә басып торганда, үз аягы астыннан- башка әллә ни ераклыкны күрәлмаган чакта әле яшүсмер егет Шәйхинең шигырьләре оригинальлек белән дә, фикер байлыгы белән дә аерыла алмыйлар. Кайнады ут тауларыдай Яшь йөрәк ялкыннарым. Тау ярылды... Атты фонтан Саф теләк алтыннарым («Ялкыннарым* — 1924) кебек, егерменче еллар поэзиясенә хас «матур» сүзләр, утлы вулканнар, фонтаннар белән, «азат булган ил сүзен» әйтеп бирергә тырышу Шәйхи Маннурда да бар һәм алар поэзиядә шагыйрь үз урынын, үз тавышын тапканчы байтак вакыт дәвам итәләр. Яшь шагыйрьнең үз тавышын табуы, поэзиянең асылын, максатын төшенүе, аның тормыш тәҗрибәсе туплавы белән, ирек алган совет кешеләренең яшәү мәгънәләрен, көрәш максатларын аңлавы белән аерылгысыз бәйләнгән. 1921 елда, әтиләре Кузбасска күчкәч, Анжерка шахталарында кара эшче булып эшләү, рудник янындагы татар башлангыч мәктәбендә укытучылык итү, 1923 елда Свердловск шәһәрендәге партия мәктәбендә уку, аннары Кызыл Армия сафларында булып кайту, 1929 елны Армиядән кайткач, Донбасс шахталарында ликбезчы, Днепростройда гади бетончы булып эшләү — менә болар барысы крестьян семьясыннан чыккан яшь шагыйрьнең әдәбиятка, тормышка карашы формалашуда берни белән алыштыргысыз тормыш мәктәбе булалар. 1928 елда шагыйрьнең «Тайга төбеннән» һәм «Чиккән сөлге» исемле шигырь җыентыклары басылып чыга. Бу җыентыкларда инде Шәйхи Маннурның әйтәсе килгән сүзен күңелгә ятышлырак итеп, киң катлау укучыларга аңлаешлырак образлар белән тасвирлап бирүен күрү кыен түгел. 1927 елда язылган «Себер җыр Ы'» шигыре гадилеге белән дә, куйган максатының ачыклыгы белән дә уңай якка бик нык аерыла. Кайчандыр «тимер богау җырын
111 
 
яшергән» тайга төбеннән «яңа Себер җырьв дулкынланып» яңгырый. Шагыйрь инде биредә «җырланасы җырларының билгесе» итеп «күмер битле» шахтер малайларын ала. Шулай итеп, социаль мотивлар, дәвер белән -бергә атларга тырышу шагыйрь иҗатының йөзен билгеләүче факторга әйләнә. Нәкъ менә шушы фактор — заман сулышын тою — шагыйрьнең җырларын кирәкле, файдалы итә, көрәш коралына әйләндерә. Маннур поэзиясе безгә шуны>ң белән кадерле дә, шуның белән якын да. 1923 елдан, ягъни беренче тапкыо 12 юллык шигыре «Коммунист» газетасында басылган елдан алып, бүгенге көнгә кадәр чыккан дистәләгән җыентыкларын тикшереп караганда, Шәйхи Маннур иҗатында бернәрсә бик аермачык күзгә ташлана: шагыйрьнең юлы гел туры сызык белән генә, баганалы олы юл белән генә бармаган. Тау түбәсенә күтәрелгәндә ул, бая әйткәнебезчә, тау бормаларына, чытырманлы урыннарга, таррак сукмакларга да кереп чыга — исеме белән атап әйтсәк: юк-юкта ниндидер абстракт сагыну хисләренә бирелеп, тормышның ваграк нәрсәләре, поэзиянең олы юлыннан читтәрәк торган әйберләре белән дә 'мавыгып ала; менә шуңа күрә Шәйхи Маннурның зур хисләр җырчысы булып җитешүе — шактый катлаулы, әйтергә мөмкин, каршылыклы юл. Маннур иҗатындагы бу эволюцияне күрмәү, беренчедән, шагыйрь иҗатын бер яклы итеп, ясап күрсәтү булса, икенчедән, татар совет поэзиясенең үсеш юлындагы, социализм төзү пафосын җырлаучы поэзия булып җитешү юлындагы авырлыкларны күрмәү булыр иде. Ләкин болар үсү чорында, эзләнү чорында килеп туган ким челекләр. Ш а гы йр ь иҗаты н ы ң иң зур өлеше, илебездә социализм төзү өчен барган көрәш белән тыгыз бәйләнгән. Моның аш беренче мисалы— 1932 елда язылган «Бетончылар җыры». Бу әсәрне азат хезмәткә дан җырлаучы поэма дип атарга мөмкин. Мең гасырлар буе кеше ихтыярына буйсынмый аккан Днепр-суны буйсындырырга совет кешеләре килә. Кайнар комлы Днепр ярларында тәннәр бронза кебек карала. Биредә совет кешесенең хезмәт батырлыгы романтик югарылыкка күтәрелеп сурәтләнә: Колачыңны ерак җәеп салып, Син һаман да эчкә керәсең, Днепр бит усал агымлы ул Сагая төш, якын иптәшем. Ләкин һәр көн ул җиңелә килә, Дулый-дулый безгә 
бирелә, Турбиннарның җыры көч таратыр, Якты чәчәр туган илемә. Бу инде ниндидер абстракт «ут таулары, яшь йөрәк ялкыннары кайнавы» гына түгел, бу шагыйрьнең яңа заман поэзиясенә ышанычлы адымнар белән атлавы, художниклык палитрасыннан халык күңеленә хуш килерлек үз төсен, үз буявын табуы, һәм тагын шунысы бар: шагыйрь Днепрны «илаһи көч» белән будыртмый, ул, күрәсең, «дулый-дулый бирелә». Ирекле хезмәт поэзиясен, ирекле хезмәт романтикасын шагыйрь нәкъ менә авырлыкларны җиңүдә, табигатьнең кыргый көчләрен кеше ихтыярына буйсындыруда күрә; төзелеш барышын, кешеләрнең хезмәттән тәм табуларын күтәренке-дәртле буяулар белән сурәтли. Пар краны, озыи муйнын борып, Бадъяны элеп ала да, Ак парлары белән йөрәк кагып, Алып менә зәңгәр һавага. Кемгә ничектер, минемчә, бу — күңелне кузгатырлык матур картина. Безнең чорда хезмәт процессын поэзия дәрәҗәсенә, ихтыяҗ дәрәҗәсенә күтәргән картина! Шундый ук дәртле хис, романтик күтәренкелек бер еллардарак иҗат ителгән «Колчеданлы таулар өстендә» исемле поэмада да бар. Шагыйрь шахтерның хезмәтендә «һәрбер забой ерак кергән саен кояшка якынаю» кебек тирән мәгънә күрә, тормыш логикасын ачып бирә. Әйе, бу поэмаларның һәр икесендә социалистик төзелешнең гомуми пафосы, заман настроеииесе яхшы* бирелгән! Ләкин әле биредә Днепр-суны. ду- латадулата үз ихтыярына буйсындыручы, «күкрәкләргә газлы төтен йоты-п, төтенсез саф дөнья ясаучы»
112 
 
яна кешенең күп кырлы, катлаулы образы чагылган дип әйтеп булмый. Безнең чорның яңа кешесен поэзиядә иң элек Такташ күрә алды, аның к а р ш ы л ы к л ы с ы й ф а т л а-p ы н, аның сыйныфы алдында үзен бурычлы тоюын, аңарда әле иске дөнья мирасы белән «коммун яклы» сыйфатларның бергә кушылып яшәвеп «Киләчәккә хатлар» поэмасында Такташ күрсәтеп бирә алды. Яна кешенең образын Такташның Мохтар бабаена, студент кыз Алсуына, башкасына караганда киңрәк планда, тагын да үстерелгән, яна сыйфатларга баеган итеп, бор- чу-сагышлары, омтыл ыш-хыялл ары белән күрсәтеп бирү өчен социализм төзелеше барышын күзәтергә; тарлыкта, эксплуатация тырнагында үткән караңгы көннәр белән бүгенгене чагыштырып, вакыйгаларны киңрәк масштабта алып уйланырга кирәк иде, һәм ул шулай булды да. Социализм төзелешенең киңрәк колач ала баруы, яңа төр производство мөнәсәбәтләренең кешеләр психологиясендәге искелек калдыкларын кысрыклап чыгара баруы белән поэзиягә дә яңа характерлар килеп керде. Фатих Кәримнең «Тавышлы таң»ы, «Җиденче мич»е, Муса Җәлилнең «Җиһан»ы, «Хат ташучы»сы, Ә. Фәйзи, Ә. Исхак һ. б. ларның киң сулышлы шигырь- поэмалары иҗат ителү өчен шактый гына вакыт узу кирәк булды. Бишьеллыклар чоры безнең шагыйрьләребез өчен искиткеч күп һәм яхшы материал бирде. Шәйхи Маннурның халык арасына киң таралган «Гайҗан бабай» һәм «Меңнән бер кичә» исемле поэмалары да нәкъ шушы елларда иҗат ителделәр. Бу ике поэманың һәр икесендә Маннурның, шагыйрь буларак, эстетик зәвыклары да, дөньяны реалистик танып белүе дә бик нык үскән. Иң элек шунысы бик характерлы — «Меңнән бер кичә» поэмасында да, «Гайҗан бабай»да да автор беренче з а т т а п, геройларның үз авызыннан сөйли. Социалистик реализм поэзиясе өчен, яна кешеләр тәрбияләгән яңа заман поэзиясе өчен бу алымның принципиаль әһәмияте бар: җир йөзендә кеше беренче кат үзен х у җ а итеп тоя, һәм шуңа күрә, куркып-өр- кеп кенә, ярым тавышка гына түгел, күкрәк киереп, тулы тавыш белән, горурлык белән сөйли. «Меңнән бер кичә» көчле бер аккорд белән башлана. Шагыйрь, лирик герое аша, искиткеч заманда яшәвебезне әйтеп бирә, һәм бу нәрсә риторик сүзләр белән дә, 
натуралистик сурәтләр белән дә түгел, совет кешесенең яшәү мәгънәсе турында тирән философик- поэтик уйланулар аркылы тасвирлана. Поэманың иң беренче ике куплеты барыбызга да уртак булган туган-үскән җиребезне сагыну хисләре белән башланып, укучы күңелен самимилеге белән шундук яулап ала: Төш ягына китеп кыш уздырып. Тагын кайткан кошлар шикелле, Еракларга китеп йөрим дә мин Сагынып кайтам туган җиремне. Кайткан саен яца сагыну була, Яңа хисләр тирби күңелне, Кайткан саен якынрак күрәм, Авылым, синең бәхет күгеңне. Шушы дәртле, матур сагыну хисләренә лирик геройның Себер тайгаларында, штольняларда йөргән көннәре, дусты Мөнир белән үткәргән кайнар яшьлек еллары истәлеге килеп кушыла. Болар да поэма өчен кирәк, чөнки шагыйрьнең дусты А1өнир, партия күтәргән, партия кеше иткән кеше, хәзер авылда яши, кешеләрне яңа көрәшләргә күтәрә. Ә бу көрәшнең мәгънәсен шагыйрь болай ачыклый: 
Мин тагын да шулай бу җырымны Үзебездән башлап тотындым, Соң нишлим мин? Без бит үзебез дә, Бер тамчысы инде бу чорның. Без: дөньяны якты итәр өчен, Яңа бәхет өчен илләргә, Авыр, тирле, канлы көрәшләрне К үтә р м и б ез м е н и иң н әрдә? Без бирмибезмени яшьлекне дә, йөрәкне дә, кайнар хисне дә, Яшь башларның якты акылын да Шул бөек бер теләк исмеиә? Ә яшәүнең бөтен матурлыгы, Бөтен бәхте, бөтен даны да Тик шунда бит; тик шул зур эшләрдә Яшьлегеңнең матур чагы да!
113 
 
 
1935 елда иҗат ителгән бу поэмада социализм иле кешеләренең яшәү мәгънәсен шулай философик-поэтик тирән хис итә алу, һичшиксез, шагыйрьнең. үсешен, поэтик осталыгын күрсәтә торган факт. Димәк, Ш. Маннур социаль вакыйгаларны яктырту юлында инде ныклы җирлектә басып тора. Чигенеш ясап булса да шуны әйтергә кирәк, соцгы елларда поэзиянең беркадәр сүрелүе турында сүз алып барганда, без иң элек әнә шул хакта, гражданлык поэзиясе хакында уйлап карарга тиеш түгелбезме икән? Чөнки татар совет поэзиясенең олы юлый билгеләүче иң яхшы әсәрләрдә шагыйрь тавышы һәркай- чан актив, уйланулары тирән, дәүләт интереслары, партия интереслары, яңа кеше өчен көрәш мәсьәләсе — беренче планда. Поэмага кайтыйк. Шагыйрьнең гомумиләштереп, җыйнап әйткән шушы поэтик-философик уйланулары поэмага никадәр урынлы кертелгәннәр? Алар поэмадан бүселеп чыгып тормыйлармы? Безнеңчә, тормыйлар. Автор шушы кереше белән үзе сурәтләячәк вакыйгаларның юга р ы л ы гы н, кол а ч ы н б и лгел и; икенче төрле итеп әйткәндә, ул вакыйгаларга көчле прожектор белән нур төшерә. Ләкин шунда ук икенче бер сорау туа: автор яңа заманның яңа сыйфатларын гомуми штрихларда тына билгеләп калмыймы, яки аның алган конкрет вакыйгасы, герое көчле прожектор яктысында бик кечкенә, бик төссез түгелме? Маннур-художникның көче шунда да: поэманың төп героен ул нәкъ менә көчле кеше итеп, тип дәрәҗәсенә күтәреп сурәтли алган, яңа кешенең туу сулышын поэтик югарылыкка күтәрә алган. Ирек алганчы, җир-суга тиенгәнче, Гата (поэманың төп герое) кем булган соң? Үзенең үткәне турында Гата болай дип сөйли: Каралтылар безнең бик шәп иде, Зәңгәр калай иде түбәсе, Төнлә чыксаң, абзар түбәсендә — Исәп-сансыз йолдыз күрәсең. Абзардагы «көтү-көтү маллар» Ничә санасаң да бер чыга: Асрамадан калган көзге бозау Мөгри-мөгри ялгыз төн чыга. Шушы ике куплетта Гатаның характеры, җанлы булып, каршыга баса. Ярлылык, фәкыйрьлек үз тырнагына чытырдатып кысса да, мескен кеше түгел ул. Искиткеч бер оптимизм яши аңарда, ул 
юмор белән сөйли белә. Юмор, поэмада, бер яктан, халыкка хас оптимизмны бирүгә ярдәм итсә һәм шуның белән халыкчанлык сыйфатларын алып килсә, икенчедән, юмор ул — әдәби осталыкның аерылмас юлдашы. Әдәби әсәргә чын мәгънәсендә халык юморы килеп кердеме — ул әсәр табигый булып, җанлы һәм ышандыргыч булып туа. «Меңнән бер кичә» поэмасында юмор элементы, халык акылы үткенлеге буй- данбуйга бара диярлек. Икенчедән, поэмадагы эпик киңлек — яңаның, матурның туу картиналары—Гата күңелендәге тирән кузгалышлар белән, лиризм белән кушыла, һәм, өченчедән, поэманы көчле иткән, укучыны кузгаткан нәрсә—драматизм. Фәкыйрьлекне, коллыкны күп күргән кеше Гата колхозлашу елларында күмәк тормышка атлыгып торыр кебек. Ләкин чынында башкачарак килеп чыга. Крестьян психологиясе (үз җирем, үз куышым, үз почмагым дигән нәрсә) Гатаны бөгеп сала. Җирне Гатага совет власте бирде, ат алырга Гатага Совет хөкүмәте ярдәм итте. Атлытунлы булды, җирле-сулы булды, инде ни кирәк? Тагын да югарырак күтәреләсе иде, ләкин юк, Гатаң ике аякны бергә терәде дә, карышты да калды. Менә кайчан Гатаның фаҗигасы башлана. Автор шушы конфликтны ахырынача көчәнмичә хәл итсә — поэма отачак. Илдә сыйнфый дошман калдыклары бетеп җитмәгән. Сәйлүн кода кебек «Бурыч кенәгәсе калын» кешеләр дә бар. Менә кемнәр җир кисәгенә аяк терәп ябышкан кешеләрне үз максатларына файдаланырга тырышалар. Гата баштарак: Байлары да бетсен, дөмексеннәр. Җыламыйбыз байсыз калсак та, Соң колхозы,— мәйтәм,— нигә кирәк? Советский власть сау чакта! ______________ 
8. .C. ә.- № 1. 
114 
 
дигән «юаныч» белән яши, соңыннан «Якты көн» кешеләре җир җимертеп күмәк эшли һәм күңелле яши башлагач, абзыйның эченә «пошаман» төшә. Күмәк тормышка омтылучы улы белән үз кишәрлегендә казынучы ата, яңа тормышка әйдәүче коммунистлар сүзе белән мулла-мунтагай коткысы- арасындагы гаять киеренке драматик конфликтны тормыш барышы үзе хәл итә. Ялгыз-ярым әллә ни кырып булмый: «ат курмысыз, семья ялангач». Яңалык җиңә. Яшәргә дип туган көчле нәрсә үз дигәнен үз итә. Гата бирелә, колхозга керә. Тик монда да искенең үҗәт бер кирелеге байтак вакытлар Гатаны зур эштән читтә яшәтә, «эчтә кисәү төтенләтә». Шәйхи Маннурның кеше җанына үтеп керү нечкәлеге Гата кичерешләрендә аеруча көчле бирелә. Гата психологиясендә кискен бер борылыш булырга тиеш — укучы моны сизә килә, ләкин шагыйрь аны ясап бирмәсме, үгет-нәсихәт аркылы эшләмәсме? Менә шушында поэманың аккорд өлешендәге Мөнир килеп чыга. Ул уттай кызу урак өстендә «бүдәнәдәй бүртенеп» өендә яткан Гата янына машина белән килә. Акыл сатаргамы? Юк. Биредә үгетнәсихәт белән берни дә чыгарып булмый. Биредә кешегә кеше итеп карау, аның кешелек дәрәҗәсенә кимчелек китермәслек, аны кимсетмәслек берәр үткен. ачы нәрсә, күңелгә эз калдырырлык вакыйга кирәк. Мөнир моны эшли. Моңа тикле аяк башыннан бүтәнне күрмәгән Гатаны ул күккә, биеккә алып менә, ягъни машинасы белән колхоз кырларын күрсәтеп йөрийөри, Гатаны намусы алдында оятка калдыра. Кара, күпме җир, күпме байлык! Боларның барысын кешеләр кан түгеп, сугышып алдылар, шунда бүген ■маңгай тирләрен түгеп, чиксез-чама- сыз уңыш үстерергә җыеналар. Менә кайчан кешенең маңгай күзе генә түгм, күңел күзе дә ачыла. Менә кайчан Гата үзенең ялгышып аңлый, күмәк хуҗалык көченә ышана, җилкәләрен киереп, башын горур чөеп, яктыга таба, кояшка таба китә. Ә бер мәртәбә җирдә хөр яшәүнең нәрсә икәнен татыган, хезмәтне авыр йөк дип түгел, иҗат дип, ихтыяҗ дип аңлаган ирекле кешене барган юлыннан читкә этәрү мөмкин хәл түгел! Үзеннән-үзе аңлашыла, менә шундый тыныч хезмәт белән, моңарчы кешелек дөньясының уена да килмәгән зур планнар белән яшәгән Совет кешесенә, көпәкөндез, каракларча килеп туп аткан фашистларга каршы халыкның нәфрәте 
чамасыз иде. Сугыш чоры поэзиясе сугыш ялкыннарында кызган утлы һавада халыкның үч авазы булып туды. Җыр фронт юлларында солдатларның яннарында, граната белән, кылыч белән бергә, көрәшче иптәш, әйдәүче, чакыручы тиңдәшсез корал булып йөрде, дошманга каршы үч белән янган йөрәкләрне көчгайрәт белән тутырды. Сугыш елларында брустверга, мылтык түтәсенә, тез өстенә куеп язылган шигы>рьләрне алып карасаң,— аларда бүген дә легендар сугышларны җан-тән белән хис итүнең кайнарлыгы саклана. Саперлар взводы командиры Ф. Кәримнең ярсулы үч белән тулы «нәфрәт һәм мәхәббәт» җырлары; тирән философик уйланулар һәм ярсулы чакыру белән тулы iMyca Җәлил шигырьләре; Ш. Мөдәрриснең «Сукыр лампа». «Землянкада» кебек күңел кузгаткыч парчалары; совет кешесенең гуманизмын, олы җанлылыгын конкрет детальләрдә лирик җылылык белән ачып биргән С. Хәким миниатюралары; Ә. Фәйзинең «Туу сулышы» кебек киң колачлы патетик поэмалары— тагын байтак үзенчәлекле шагыйрьләребезне күрсәтеп булыр иде — кыскасы, сугыш елларында, ут эчендә туган татар совет поэзиясе күп милләтле совет поэзиясенең күренекле вәкилләре иҗаты янына — А. Сурков, М. Исаковский, А. Твардовский, А. Кулешов, П. Тычина, С. Вургун һ. б. кебек, төрлесе төрле почерклы, ләкин бер үк теләк, бер үк омтылыш белән янган шагыйрьләр иҗаты янына тулы тавыш белән килеп кушыла. Шәйхи Маннур 1941 елның Ватаныбыз өчен иң авыр көннәрендә үзе теләп фронтка «итте һәм шунда 
8* 115 
 
Коммунистлар партиясе сафына керде. Башка барлык шагыйрьләр кебек, Ш. Маннур да осталык ягыннан булсын, шигыренең тәэсир •итү көче ягыннан булсын, сугыш елларында күзгә күренеп үсә, чыныга. Аның бу елларда иҗат иткән әсәрләре, бер яктан, Ф. Кәрим, М. Җәлилләр поэзиясендәге кебек, ачулы көч белән, доһшәтле чакыру белән сугарылган булса, икенчедән, без шагыйрьнең бу еллардагы иҗатында аның үзенә генә хас диярлек яңа бер агымны да күрәбез. Ш. Маннур бу елларда тирән гуманизм һәм омтимизм белән сугарылган солдат хатлары формасын, яки чын халыкчан образлар белән сурәтләнгән наказ — халыкның сугышчы улларына наказы формасын алып килде. 1942 елда язылган «Мәргән батырның иң кече улы ҖикМәргәннән батыр сугышчыларга ’ хат» исемле шигырьдә шундый юллар бар: Туган ил — атаң синең, Ул синнән хезмәт сорар; Туган ил — анаң синең, Ул синнән хөрмәт сорар; Туган ил — балаң синең — «Сакла!» дип кулын сузар. Дошманның иң явызы, Туймас бүре авызы, Иң кабахәт шакшысы, Эттән яман атлысы — Фашист дигән зат булыр, Аны үтерү — хак булыр! Халык акылы белән сугарылган, халык сүзе булган мондый юлларны Маннурның сугыш чоры иҗатыннан байтак китереп булыр иде. «Сугыш ача хиснең чынысын», дип язды шагыйрь солдат хатлары циклына кергән бер шигырендә. Бу хатларда күпме семья җылысы, туган-үскән җир турында, сөйгән ярлар турында, алариың назлы«җылы карашы турында күпме самими хис бар! Биредә Маннурның лирикасы көчле, җанга ягымлы, романтик пафослы һәм җиңүгә тирән ышаныч белән сугарылган. Хыялында гына булса да солдат очрашу шатлыгын кичерә, иркәсенең «таң җылысы яткан чәчләрен» күз алдына китерә. К\прешү минутлары кыска, хыял, иртәнге томан кебек, тиз тарала, солдатны яу кырында көтәләр. Барлык сагыну хисләре менә шул минутта кинәт тагын да үткенрәк, көчлерәк булып, яңа бер яктылыкта ачылып китә: 
Чәчәкләре көлгә ауналып, Күз яшьләре канга буялган Зарлы илләр безне көтәләр, Коткаруны сорап дошманнан. Мин кайтырмын инде төн үткәч, Каһәр суккан немец дөмеккәч. 
Көрәшнең максатын ачык аңлау совет сугышчысын көчле итте, сагыну хисләрен 
басарлык түземле итте, җиңү юлын карыш белән, адым белән, күкрәк белән, түш белән яулап алырга өйрәтте. Д4енә мондый сагыну хисләре һәркемгә аңлаешлы. Зур эшләр хакына, бөек көрәш хакына сагынып яшәүне җырлау, шәхси бәхетне иҗтимагый бурычны үтәүдә күрү, шуны ясамыйча, көчәнмичә самими хисләр белән укучыга җиткерү — Ватан сугышы еллары поэзиясенең иң матур сыйфатларыннан берсе, һәм ул, лирик шагыйрь буларак, Ш. Маннурның да иң көчле ягыннан берсе. Шушы (күзлектән караганда, Маннурның 1939 елда язган «Сагыну» шигыре әдәби эшләнеше, шомалыгы ягыннан ничек кенә әйбәт булмасын, ниндидер абстракт берәүне сагынуга корылган булганлыктан, сугыш чоры сагынулары фонында, интим хисле блокнот шигыре булып кала. Ш. Маннур 1946 елда «Казан кызы» исемле күләмле поэма язды. Бу поэма тирәсендә заманында шактый гына бәхәсләр дә булып алды. Бу бик табигый. Тапталган юлдан китмәгән оригиналь әсәр тирәсендә бәхәс купмый калмый инде ул. «Казан кызы» поэмасында Маннур нәкъ менә тапталган юлдан китмәгән. Фронтка чибәр кыз килә. Снарядлар белән казылып беткән шыксыз фронт обстановкасында егетләр, әлбәттә, чибәр кыз белән мавыгып та алалар. Ләкин «канатлары көеп» туктарга мәҗбүр булалар. Дилбәр «һәрбер солдат гомерен саклар чакта берәү өчен генә көяргә» теләми. Димәк, безнең чибәр кызыбыз яңа яктан, характерының яңа балкышы белән ачылып китте. Кайбер тәнкыйтьчеләр, хәтта поэзиядә байтак еллар уңышлы эшләп килгән кайбер 
116 
 
шагыйрьләр дә, Дилбәр характерындагы — үз дигәнен үз итә торган ом- тылучан кыз характерындагы — шушы детальгә тотынып, поэмамын гомуми тенденциясен онытып, (инә күзеннән дөя күрергә, Дилбәрне, шул исәптән авторны үлем алды гөнаһ- л а р ы нд а га еп л ә р гә тогы н д ы л а р; имештер, Дилбәр Совет Армиясендә дисциплинаны һәм сугышчанлыкны күтәрүдә хәлиткеч фактор итеп күрсәтелә. Бу бит әдәби әсәрне вульгарлаштырып күрсәтүдән башка һични дә түгел. «Казан кызы» поэмасының үзәге нык, куйган максаты ачык: сугыш елларында совет хатын-кызлары күрсәткән искиткеч батырлыкны ачып бирү. Маннур шуны оригиналь характер аркылы күрсәткән, санитарка кыз Дилбәрнең батырлыгын җыр дәрәҗәсенә күтәргән. Әйе, сугыш елында безнең кызлар җыр булып калырлык батырлыклар эшләделәр. Бу җәһәттән, рус язучысы Виталий Закруткинпыц «Кавказ язмалары»нда сурәтләнгән санитарка кыз искә килеп төште. Сержант Гамбарян үзләренең санитаркасы турында болан ди: «Бу кызыйны безнең сугышчылар, кулларына күтәреп, Москваның үзенә тикле алып барырга әзер торалар. Ә анда аны Кызыл мәйданга күтәрәсе иде дә кешеләргә күрсәтәсе иде, белсеннәр: менә нинди кыз ул!..» Күздән яшь китерерлек дәрәҗәдә көчле бу хакыйкать Казан кызы Дилбәргә дә туры килә. Поэмада сержант Сергейның Дилбәр турында күңел кузгаткыч җыр язуы юкка гына түгел бит! Менә шуларның барысы турында уйласаң, совет кешесенең бөеклеген, олы җанлы булуын ныграк тоя башлыйсың... «Казан кызы» поэмасының кимчелекләре бармы? Бар, билгеле. Шәйхи Маннурның сугышка кадәр язган ике зур поэмасы белән бәйләнештә алганда, бу кимчелек тагын да ныграк сизелә. «Меңнән бер кичә» поэмасында вакыйга әсәрнең төп герое Гата авызыннан сөйләтелә, «Гайҗан бабай»да Гайжан бабай сөйли. Бу поэмаларның характерыннан чыгып, әлеге алымның табигый булуын алдарак әйткән идек. Әмма хКазан кызы»ида автор сурәтләүне үз кулына алырга тиеш иде. Ләкин автор вакыйганы комсорг Захар авызыннан сөйләтүе белән шактый зур мөмкинлеген кулдан ычкындырган. Вакытвакыт ул үзе бәя бирергә тиешле зур картиналарны аерыу. бер характер рамкасына (әйтик. Захарның субъектив бәясе рамкасына) кысып куя. Аннары 
Захар сөйләме бүленеп-бүленеп барганлыктан, лоэм а н ы ң ком поз и ци ясенә таркаулык та килеп керә. Шул ук вакытта «поэманың икенче бер көчле ягы бар: автор санитарка кызны гел батырлыклар гына эшләп йөрүче, гел яхшылык белән изгелектән генә торган тәти «курчак итеп сурәтләми. Дилбәр — гади бер совет кызы. Ул сагына һәм сагышлана белә, ул тормышны- искиткеч- бер ярату белән ярата белә, һәм ул халык бәхете өчен аңлы рәвештә үлемгә бара. Поэманың финалы — Дилбәрнең Мамон тауларында, кулына байрак тоткан хәлдә һәлак булуы — совет халкының көчен, чиксез батырлыгын гәүдәләндерүче символ дәрәҗәсенә күтәрелә. Без бу кечкенә генә мәкаләдә Шәйхи Д1аннурның күпкырлы һәм бай иҗатын һәрьяклап яктыртуны күз алдында тотмадык. Киресенчә, шагыйрьнең берничә зур әсәренә киңрәк тукталып, аның заман сулышы белән яшәвен аеруча билгеләп узасыбыз килде. Шундый зур күләмле, бөтен бер чорны гәүдәләндерүче әсәрләрендә шагыйрь ничек уңышка ирешә алган соң? Бу урында, шагыйрьнең тормыш биографиясенә тагын бер тапкыр күз салсак, аның иҗат хасиятен яхшырак аңларбыз. Шәйхи Маннур —туган илебезнең зур-зур төзелешләрендә каләме белән генә түгел, кул көче белән дә якыннан катнашкан шагыйрь. «Чуен ташкыннар» поэмасын ул 1929—30 елларда Сталин исемендәге металлургия заводында тимер прокатлау цехында эшләгәндә язды. «Колчеданлы таулар өстендә» исемле икенче бер зур әсәрен Уралда, үзе колче да и шахталары н д а эш л ә гән дә иҗат итте. «Бетончылар җыры» да, «Казан кызы» поэмалары да шулай 


 
тудылар. Ниһаять, сугыштан сон Ш. Маннур озак вакытлар Татарстанның нефть районнарында нефтьчеләр тормышын өйрәнеп ятты һәм республикабыз нефтьчеләре турында матур язылган шигырьләр циклы тудырды, очерклар иҗат итте. Шагыйрь, димәк, үз геройлары белән бергә яши, алар белән бергә хис итә. Шуңа күрә бу әсәрләрдә тормыш бар, авырлыкларны җиңеп яшәүче совет кешеләре бар, вакыт- вакыт бераз моңсу, вакыт-вакыт пафос белән, романтик югарылык белән, кеше күңеленең нечкәлекләренә төшеп, Маннурча вәземләп әйтеп биргән хисләр бар. Әле 1939 елда ук шагыйрь совет әдәбиятын үстерүгә куйган зур хезмәтләре өчен Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. Партия һәм Хөкүмәтнең язучылар турында бөек кайгыртучанлыгы шагыйрьне яңадан-яңа җырлар, поэмалар тудыруга рухландырды. «Бибкәй матур турында баллада» кебек, халык риваятенә таянып, халык фольклорының матур образларына тирән хөрмәт белән карап язылган бик үзенчәлекле зур әсәрне Шәйхи Маннур хөкүмәт бүләгеннән соң тудырды. Бу әсәр революциягә кадәрге халык тормышының фаҗи- галы картиналарын күңел тетрәткеч көч белән ачып бирә. Шәйхи Маннур, башка зур шагыйрьләр кебек, халык иҗатының матур традицияләрен совет поэзиясенә кертү һәм аларны үстерү буенча зур эш эшләде. Халык авыз иҗаты н д а гы үткенл ек, та пк ы р л ы к белән сурәтләнгән Гайҗан бабайны татар совет поэзиясендәге башка һичбер образ белән бутау мөмкин түгел. 
Шагыйрь үзенең күп санлы лирик шигырьләрендә бөек Коммунистлар партиясенә, совет кешесенең иҗат хезмәтенә, сугышта күрсәткән батырлыкларына дан җырлады. Маннурның лирик шигырьләре төссез түгел, декларатив түгел, аларда безнең совет чынбарлыгына, илебез ней. та би г ат ь б а й л ы кл а р ы н а, туган-үскән җирләргә карата шагыйрьнең конкрет үз мөнәсәбәте, эчке бер җылылык белән әйтеп биргән үз хисләре бар. /Маннур шигырьләрендә татар халкының үткән моңлы-зарлы көне һәм бүгенге бәхетле тормышы бар. Ш. Маннур, утыз елдан артыкка сузылган әдәби эшчәнлегендә социализм төзелешен, яңа кешенең тууын, совет кешесенең фашизмга каршы аяусыз көрәшен зур хисләр аркылы чагылдырып, ди стә л әрчә поэма, баллада һәм бик күп шигырьләр, җырлар иҗат итте. Шуның белән ул киң катлау укучылар арасында заман сулышын тоеп иҗат итүче, киң колачлы шагыйрь булып танылды. Шәйхи Маннур татар совет поэзиясендә бүген дә алгы сызыкта бара. Ул күптән түгел Татарстан нефтьчеләре турында зур күләмле шигъри повесть язып бетерде. Шагыйрьләр секциясе соңгы утырышларның берсендә бу повестька уңай бәя бирде. Татар совет балалар әдәбиятын үстерүгә куйган хезмәтләре, рус классикларын татар укучысына җиткерү буенча төрле-төрле жанрларда башкарган күп һәм яхшы тәрҗемәләре аның хезмәт сөюче, күпкырлы, зур язучы булуын тагын бер кат раслыйлар.