ЖӘЙГЕ ЧЕЛЛӘДӘ
Атна-ун көнгә сузылган эсселектәнме, әллә картлык шулай үзен сиздерәме, Фазылҗан абзыйның бу көннәрдә бер дә кәефе юк иде. Җитмәсә, карчыгы Хөббениса, җае чыкса-чыкмаса да бер үк зарын кабатлап, җанны кыя: быел, ди, тагын печәнсез калабыз инде, ди, кешеләр әнә йоклап ятмыйлар, ди. Күрше Каюм, янәсе, Каратай чокырлыгы ягыннан иртә-кич кечкенә арбалап ташый-ташый зур бер кибән куя инде. Мтер Мәхмүзә дә чүп утарга чыккан җиреннән бер көн калмый көлтәләп- көлтәләп печән ташып йөри икән. Тагын, тагын әллә кемнәр дә үз мал-ларына кыш чыгарлык кына түгел, аяк терәп сатып та ятарлык печән хәзерләп куйганнар, имеш...
Фазылҗан абзый, сызлаулы аякларын ничек тә ипләбрәк суза алмыйча, сүзсез генә пошыргаланып утыра да мөмкин кадәр тыныч тавыш белән әйтеп куя:
— Юкка борчылып, үз-үзеңне бетермәче, карчык. Безнең бер сыер белән ике бөртек сарыкка гына хезмәт көненә тигәне дә җитә язар әле. Кышка менә саламын да бүләрләр...
Әмма карчык бу сүзләрдән тагын да ярсый төшә:
— Әйттең сүз, карт җүләр! Әйтәм җирле, былтыргынак бик бүлгәннәр иде. Ун пратсет өстәмә түләве дә тияр дип, авыру сөякләреңне өстерәп, чалгы таптарга да чыгып йөргән идең дә, тоттырды үзеңә Әгъләм...
Фазылҗан абзый һаман да сүзне озайтмау ягын карый:
— Онытчы шул исерек башны, анасы. Ниндидер бер мошенник колхозның эшен чуалтып киткән икән, шуңа карап бөтен дөньясына ышанычны югалталар димени... Яңа прсидатель әнә бик төпле егет кебек күренә әле. Алай, теле белән генә тегермән тарттырып йөри торганнарга охшамый...
Хөббениса карчык очлы ияге астына төшкән яулык читен кискен генә колак артына чөеп җибәрә, өстәлдәге чынаяк-тәлинкәләрне шалтыр- шолтыр урыннарыннан кузгаткалап куя. Фазылҗан абзый аңа астан гына күз төшереп ала да акрын гына өстәл яныннан кузгалып китә һәм шунда идәнгә аякларын сузып утырып, сүзсез генә тәмәкесен көйрәтеп җибәрә. Болайга киткәч, дәшмәвең алтын...
Ә Хөббениса карчыкның гадәттә күп сүзлелек белән әллә ни аерылып тормаган теле инде тәмам языла башлый. Синең шул, сакаллы сабый, кеше сүзенә сукыр ышанып гомерең үтә инде, янәсе. Бер генә дә үз ягыңны кайгырта белмисең. Үз хәлеңне үзең белмичә, бригадир нинди генә
4
эшкә әйтсә дә, атлыгып чабарга гына торасың. Бу фермада каравыл торуыңның да пычагыма да кирәге юк. Үзеңне тәрбияләп кенә, йорт тирәсендә селкенгәләп йөрсән, юньлерәк көн итәр «идек...
Ярый ла, карчык шулай тел язып кына калса...
Бераздан соң аның иң югары ноктасына җитеп килүче ярсулы-зәңгәр тавышы кинәт кенә бик йомшак калтыранып чыга башлый:
— Юк инде, атасы, — ди, — бәхетебез булмады инде безнең. Бераз гына бәхетебез бар икән, арсландай ике улыбыздан, ичмасам, берсе булса да сугыштан исән кайтыр иде... Инде менә кияүдән генә дә уңмадык...— һәм яулык белән күзләрен сөртә-сөртә, пошык-пошык борынын тарта башлый.
Фазылҗан абзый яңадан аяклары белән булышырга тотына: бер бөгә, тагын суза, кушырып карый. Менә бу күз яшьләре инде аның өчен иң яман әрләү-сүгүдән дә, хәтта, уңлы-суллы яңаклаудан да авыррак...
Ул, урыныннан торып, түрдәге скамьяга барып утыра, әле генә ташлавына карамастан, яңадан тәмәке кабыза. Ләкин тартмый, күзләрен аска, бер ноктага текәгән килеш, хәрәкәтсез кала. Эре сөякле зур гәүдәсе кинәт бөрешеп, кечерәеп калгандай була аның.
Бераз утыргач, ул бик тирән бер көрсенеп 1куя. Карчыгы да, һәм менә үзе дә, бик тә кызганыч булып китә аңа...
Ни генә димә, карт ананың сүзләрендә дөреслек бар бит. Әйтсәңче, нинди зур өметләр баглап, җаныңнан газиз күреп үстергән улларыңны, инде менә кеше булдылар дигәч кенә, икесен тиңентен берьюлы югалтып кара әле!.. Аннары килеп, менә төпчек кызларының да бәхетенә кырау тиде... Картлык көннәребездә таянычыбыз булыр дип, актык тиеннәрен дә кызганмыйча укытып чыгардылар үзен. Кыз, чәчәк кебек вакытында үз ишен табып, матур гына көн дә итә башлаган, картларны алмадай оныклары белән дә шатландырган иде. Аз гына мохтаҗлыкны сизсә, үзе белеп, ярдәменнән дә ташламады. Әмма картлар, бу тышкы иминлек белән күзләре чагылып, эчке бер фаҗиганы бөтенләй күрмәгәннәр. Тәти кабыкка төренгән юха елан булып чыкты аларның кияүләре. Бер дә уйламаганда гына бу кияү кешенең ике баласын ташлап, әниләрен канга батырганчы кыйнап, картларга карата дөньяга килмәгән хурлау сүзләре ишеттереп, каядыр Үзбәкстан ягына чыгып качканлыгын ишеттеләр... Бичара кыз юкка гына ике-өч ел эчендә дистә елларга картаеп, загфы- рандай саргаеп-кибеп йөрмәгән икән... Каян чыга диген шушындый чорда да әлеге кияү кисәге кебек эт җан адәм актыклары! Ә менә чыга икән шул. Әгъләмне генә кара. Монысы инде бер гөнаһсыз гаиләнең генә түгел, бөтен бер колхозның тормышына аяк чалып китте. Башта әй шәбәргән, әй тасма телләнгән иде. Ул бер ел эчендә колхозда бөтен эшне ал да гөл итәчәк, уңышны да бик мул алачак, хезмәт көненә дә көрәп кенә бирәчәк. Ул фермада бөтен эшне механикалаштырып бетерәчәк, радиоузел, культура йорты, тагын әллә ниләр төзиячәк... Ә үзе бераз гына башын эшкә тыккан иде, көи-төи эчеп бушый алмады, бугазына аркылы килгере. Шул исерек баш, шарлатан аркасында, урып-җыюда никадәр иген әрәм-шәрәм булып бетте, ни силос салу, ни печән чабуның рәте булмады, хуҗалыкта да бернинди арткан нәрсә күренмәде... Эш болайга киткәч, нәтиҗәсе билгеле инде: колхоз бөтен эштә районда ип артта сөйрәлә башлады, хезмәт көненә дә бик чамалы гына тиде. Печәннән, силостан бөтенләй эләкмәде. Ул гынамы, башка елларны һич калмый бирелеп килгән печән чабуда эшләүчеләргә тиешле әлеге ун «пратсет»- тан да сакалны гына сыпырып калдык. Кая, ферма малларына да такы- токы гына җитәрлек булды анда, вөҗданың күтәреп сорарлык та булмады... Ничек каның корымас.
5
Фазылҗан абзый, үзе дә сизмәстән, кулларын йодрыклап, ачу белән скамья кырыена сугып куя. Иренен, шулай сүздән калып бик авыр уйларга бирелеп утыруыннан болай да сагая башлаган Хөббениса апа да шыңшуыннан акрынлап тыела.
— Сине дә бик борчып бетерәм инде, атасы,— дип, карты янына янәшә үк килеп утыра ул.— Нишлим соң, йөрәгем тәмам чуарланып беткән бит...
Фазылҗаи абзый башын күтәрә.
— Кирәкми шул бер дә болай һаман-һаман үз-үзеңие битәрләп торырга. Булганы булган, инде менә алдагысы яхшыга булсын.
Ул, җитез генә урыныннан тора да, аяк авыртуын да онытып, зәһәре белән ишеккә таба юнәлә. Карчык та урыныннан тора, нидер әйтмәкче була, ләкин ул арада Фазылҗан абзый ишекне каты гына ябып чыгып та китә. Ишек алдына чыккач, ул туп-туры лапаска килә. Монда аның үзенең мастерское: стена буена калын тактадан верстак кебек тар өстәл ясалган, балта чабарга юан бүкән тора, каршыда кораллар шкафы. Төнге каравылдай кайткач, Фазылҗан абзый бераз гына ял итеп ала да, бирегә чыгып, шулай балта эше тота. Колхозның вак-төяк ремонт эшләре, тәртә-күчәр юнулар, чалгы-сәнәк саплаулар барысы да аның кулында.
Хөббениса карчык та бирегә чыгып җиткән.
— Карале, атасы, бераз ял итеп алыр идең. Бик кыздыра бит, көн. сүрелгәчрәк эшләр идең әле.
Фазылҗан абзый балтасы белән киң-киң селтәнеп куя:
— Көне кыздырса, эше дә кыздыра әле аның,— ди ул, башын күтәрмичә генә.
Хөббениса карчык дәшми. Әмма чыгып та китми, шунда кыштыр- кыштыр килеп, үзенең бетмәс-төкәнмәс эшләре белән маташып йөри...
Кичен, көтүләр кайтып, челлә кояшы астында мунча ташы кебек кызган җир өстенә рәхәт салкынлык төшкәч, картын төнге каравылга озатканда, Хөббениса карчык аңа зур гына бер төенчек китереп тоттыра:
— Менә моны ал әле, атасы. Шунда бер арада ашап алырсың. Юкса,, көндезге эсседә бер нәрсә капмадың. Бераз гына кортлы май белән катлама тыктым. Графин белән чәй дә куйдым...
Фазылҗан абзыйның күз читләреннән чигәләренә таба нурланып киткән вак-вак җыерчыкларында хәйләкәр генә очкыннар кабынып 1 китә.
— Монысы баягы әче балга закускасымыни инде, — ди ул, мәгънәле- генә тамак кырып, һәм чәнчә бармагы белән генә шома ияген кашып, куя. (Ул сакал йөртми, әмма очлары авыз кырыйларыннан иягенә таба түгәрәкләнебрәк килгән күперенке чал мыегы Запорожье казакларыны- кыннаи бер дә ким түгел.)
— Әйдә, күп телеңә салынма, соңга каласың,— ди карчык юри кырыс тавыш белән.
Ул, картын капка төбенә кадәр озата чыгып, аның артыннан озак кына карап тора.
И, рәхмәт төшкере, ачуы чыпчык җиле кебек битне генә сыйпап үтә дә, хәзер бетә дә китә тагын үзенең. Күңелен шулай эш белән юата белә шул, шуңа күрә кешегә дә җәфасы тими, үзе дә йөрәгенә ял таба...
Әнә ул,^олы гәүдәсе белән урамны иңләп, юл уртасыннан ук салмак кына атлый. Арттай караганда, бер дә алтмышның теге ягына баскан чал карт дип уйламассың үзен. Көче ташып торган ир уртасы кеше дип белерсең: гәүдәсен төп-төз тота, киң иңбашлары горур "киерелгән. Авы- ру-сызлаудан башы чыкмаса да, кеше алдында сер бирәсе түгел үзе...
Иртән Фазылҗан карт фермадан кайтканда, Хөббениса карчык ишек алдында тавык-чебешләр ашатып йөри иде. Капка тавышына борылып караган карчыгының күңеле күтәренке икәнлеген шәйләп алды ул.
‘ — Әле генә Кашшаф кергән иде,— диде карчык, Фазылҗан абзый бирегә якынлашуга,— ни хәлләрегез бар, Хөббениса апа, ничек яшисез, дип сорашып торды. Аннары әйтә, хәзерләнебрәк торыгыз, уракка төшкәнче сезнең өйне сипләп алырга карар иттек, ди. Иртәгәдән башлап бүрәнәләрен китерә башларлар, наряд бирдем, ди, рәхмәт төшкере.
— Кара син, ни арада хәл итәргә дә өлгергәннәр, алайса. Беркөнне миңа да правлениедә шундыйрак фикер бар, дип сөйләп торган иде шул.
— Изге сәгатьтә әйтелгән сүз булсын инде. Бүген төшемдә Галиуллам белән Шәйдулламны күргән идем, куанычым буласына икән.
— Авыр туфраклары җиңел булсын, анасы.
— Аннары, кара, онытып та торам икән. Кичә, сии киткәч, Зәкия килгән иде. Бик тә шатланып килгән. Ял итә торган калага җибәрергә булдылар үземне, ди.
— Менә яхшы булган. Юкса, бигрәк какшаган иде бичара. Борчу да бик бетерә инде кешене...
— Санаторийдән, шул теге ял итә торган җирдән кайтканчы, балалар сездә торып тора алмас микән, дип тә әйткән иде ул... Атасы, син каршы килмәссеңдер ич?
— Нишләп каршы килим ди. Бу арада бик сагынып та тора идем ^әле үзләрен. Әнә бакчадан җиләк җыеп базга төшереп куярга кирәк үзләренә. Алар килгәнче, я кош-корт чүпләп бетерер...
Чәй янында да әңгәмә бик күңелле дәвам итте:
— Менә, карчык, әйттем ич мин сиңа, үз сүзенә хуҗа була торган егет ул Кашшаф дип. Фермаларга артезиан коесы казытуиы да ничек тиз тотты ул. Партия кушканча эшләүче егет...
— Әйе, атасы, еллар гына тыныч булсын инде, сугышын гына яңадан күрсәтмәсен...
— Менә-менә, анасы, еллар гына тыныч булсын, әйе. Көнләп түгел, сәгатьләп алга бара хәзер тормыш. Соңгы вакытта гына да колхозлар турында, безнең турыда берсеннән-берсе куанычлырак нинди шәп карарлар да чыкты. Быел игеннәр дә сокланырлык матур булып өлгереп килә...
...Чәйдән соң Фазылҗан абзый лапаска, верстагы янына чыкты. Гадәттә, ул бу вакытта печәнлеккә менеп бераз йоклап ала иде. Бүген нигәдер йокысы килмәде аның. Балтасын кулына алып, эшкә тотынмак- чы иде, бүгенгә әллә ни эше дә калмаган. Комбайнчы егетләр агачтан ниндидер җайланмалар ясарга китерергә тиешләр иде, алар да күренми.
Шунда, җил-жил атлап, Хөббениса карчык килеп керде. Нәрсәгәдер гагын шөрепләре бушый башлаганга охшый...
— Атасы...
— Нәрсә булды тагын?
— Каюм чалгысын күтәреп әле генә Каратай чокырына таба китте...
— Китсә соң?
— Баягынак Мтер Мәхмүзә дә шунда таба бара иде.
— Барсалар!.. Әллә шушындый уттай эш өстендә өйдә ятарлар идеме?
— Әй, ангыра, күкеләнеп утырмачы!.. Боларны сии колхозга печән чабарга китте дисеңмени? Колхозга анда мтыестаи машиналар килде лә. Ә болар чалгы белән. Иртүк шулай үзләре өчен селтәнеп керәләр Дә аннары колхоз эшенә китәләр. Белгән инде аларны...
Фазылҗан абзый, бер дә кирәк булмаса да, шулый а струк алды.
7
— Ай-Һай, саташмыйсыңмы? Кашшаф алай тәртип бозуларга бик коры бит ул. Аннары, быел печәнне, силосны колхоз терлекләре өчен генә түгел, хезмәт көненә дә тулысынча җиткеренке итеп бүләрлек хәзерлибез, дип сөйләп торды әле...
— Аның ише, бая миңа да сөйләде лә ул...
— Ул турыда да зарланырга өлгердеңмени әле син, телеңә тилчә чыккыры...
— Зарланмыйча... Былтыргынак ни изалар чиктек ич... Атасы, дим, син дә бераз селтәнеп керәсең мәллә? Ул Каратай чокырлыгын колхоз барыбер чапмый аны. Ни машина кертеп булмый анда...
Фазылҗан абзый струкны кире урынына куйды.
Чыннан да, әйләнеп кайтыргамы әллә бер? Бүген барыбер монда да эш юк... Анысы, дөрес, печәне дә, силосы да узган елгы тикле генә хәзерләнмәс аның. Клевер, турнепс, кукуруз кебекләр дә шактый күп чәчелде. Ләкин, аңа карап, быел терлекләре дә узган елгыдан шактый күбрәк бит аның... Әйдә, хезмәт көненә дә тисә, монысы былтыргы җәфаларның каруын кайтарырга булыр. Эчне тишмәс... Карчык әйтмешли, барыбер колхоз өчен чапканнары юк ул чокырлыкларны...
...Каратайга якынлашкан саен Фазылҗан абзыйның аяклары, кемдер артыннан кугандай, бер бик җилле кызуларга тотына, бер бөтенләй ат- лар-атламас сөйрәлә башлый, үзе әледән-әле аллы-артлы карангалап ала иде...
Әйе, хезмәт көненә бераз печәне дә, силосы да тияр аның анысы. Җитәкчелек ышанычлы кулда хәзер колхозның. Ләкин... Әнә кеше аңа гына ышанып ятмый, үзе дә хәзерли ди бит...
Уйсулыктан күтәрелүгә, баядан бирле тавышы ишетелеп торган ДТ тракторы күренде. Трактор бирегә таба килә, зур бер эскерт кадәр печән төягән, ындыр табагыдай арбасын артына таккан. Олау өстенә ике-өч кыз менеп утырган.
Әллә алар үтеп киткәнче генә әнә теге куаклык артына ышыкланып торыргамы? Телләре зәһәр кычыткан белән бер бит ул кызларның. Шушындый эш өстендә нишләп йөрисең дип, әллә ниләр әйтеп бетерүләре бар. Тракторчысы да үзебезнең авыл егетедер әле...
Фазылҗан абзый чалгысын иңбашыннан алып, аска гына салындырып тотты.
Ул арада трактор, «таррртам, тарртам» дигәндәй, горур гөрелдәп, җир селкетеп килеп тә җитте, биткә әчкелтем исле эссе җилен бөркеп, узып та китте. Олау өстендәге кызлар Фазылҗан абзыйга күңелле генә кул болгап үттеләр.
Ни эшем кырып йөргәнне сизмәделәр, ахры, рәхмәт төшкерләре... Ай-яй, үзләре дә төяп караганнар. Ун ат йөгенә генә бетмәс. Менә бит эшне ничек җиңеләйтә бу мтыес...
Мтыес дигәннән, бу комбайнчылар кичә әйткән җайланмаларын ясатырга нигә килмәделәр икән соң? Килеп тыгылгач кына ашыктырып маташырлар әле. Күрсәм, бик яхшылап бер кыздырыйм әле үзләрен... Алар килсә, бирегә чыгып, җанны кыйнап йөрергә дә кирәк булмас иде бәлки...
Ул, чың-чың чалгы янаган тавышка күтәрелеп карады. Килеп тә җиткән икән ич... У-у, биредә никадәр халык! Мәхмүзәне кара, ничек селтәнә! Әнә теге ак киез эшләпәлесе Каюм бугай... Тукта, Кашшаф та биредә түгелме соң...
Фазылҗан абзый туктап калды. Йөрәге каты-каты тибеп куйды. Кашшаф та аны күрде бугай, бирегә таба килә башлады. Фазылҗан абзый чалгысын яңадан иңбашына күтәрде.
— Син дә өмәдәй калмаска булдың алайса, Фазылҗан абзый? Күңелемә килгән иде аны, йөрәге түзмәс әле, дип уйлаган идем,— дип сөй- ләнә-сөйләнә килде ул. Аның шулай кара тутлы йөзенә бик килешле
эре-эре ап-ак тешләрен күрсәтеп һәм гадәттә кырыс кына караучы коңгырт күзләрен бөтенләй сабыйларча эчкерсез ялтыратып, бөтен чырае белән елмаюы бүген аеруча ягымлы иде.
— Ә син ни арада ял итеп өлгердең әле, Фазылжан абзый? Болай авырга килмәгәе.
— Ялның иң яхшысы менә шушында, кеше белән бергә-бергә инде аның. Аннары, бик кызу көннәр бит...— диде Фазылжан абзый. Үзе Кашшафның йөзенә бик туры карамаска тырыша иде.
— Кызу көннәр, дөрес... Аның каравы, эше булса, ашы да булыр, Фазылжан абзый. Менә бу, башка елларны юньләп чабылмаган чокырлар гына да никадәр өстәмә силос бирә...
Фазылжан абзый аны пшеттеме-юкмы, ул инде аякларын киң аерып баскан да чалгысын бөтен киңлегенә тиз-тиз селтәнә, ә үзе эчтән генә үз-үзен сүгеп бара иде. Их, карт жүләр, карт жүләр, коммунист сүзенә ышанмыйча, бер карчык сүзенә ышан инде, ә!.. Күрәсең, бу Әгъли шайтан,колхозның гына эшен чуалтып китмәгән, башларны да бераз чуалта язып киткән икән әле, иблис токымы... Кара син, ә!