УРАЛ ИТӘГЕНДӘ
Горур карый биек таулар Яланнар киңлегенә.
Чык төшә монда боланның Ботаклы мөгезенә.
Кыр кәҗәсе йөри монда, Аю үкерә үрдә,
Монда мең төрле кошчыклар Сайрашып яши бергә. Сөйләнмәгән серле әкият Лачыннар оясында.
Туган ай туктап ял итә Биек тау кыясында.
Күп төрәнле сабаннарга Баш ия монда кылган, Тракторларның шау-шуын 4 Кабатлый кичке урман. Эшче яшьләр сменадан Кайталар уйнап-көлеп, Алар ашый ай астында Икмәкнең тәмен белеп.
Кайда ул мондый тәмле аш, Кайда ул мондый дуслар, Хуш исле һавасы белән. Җир үзе тора кыстап. Монда яшьләрнең асылы, Түзехмле, тырышлары, Алар кулында Уралның Көзге бай уңышлары.
Утлар, утлар киң яланда Ерак балкыйлар төнен. Кичә кылган үскән җирдә Бодай дулкынлый бүген. Кыр кәҗәсе йөри монда, Аю үкерә үрдә, Монда мең төрле кошчыклар Сайрашып яши бергә.
АНА БЕЛӘН БАЛА
Волга ярындагы йортта Тавык тырнанып йөри, Актара йомшак тузанны «Экскаватормыни».
48
Әтәч килә түшен киереп, Кыргалап тамак төбен, Тырнанып кал, монда диңгез Булачак дигән кебек. Яңа тәпи баскан малай Волгага карап тора, Аны су өстендә очкан Акчарлак кызыктыра. Анасы аны җитәкләп Чишмәгә алып килде, Күңелсез аңа гел өйдә, Волганы күрсен, диде.
Киң җәеп ак канатларын К ы й гы л д ы й бә б кә - к а з л а р, Акчарлакны үртәгәндәй Койрык болгый сазан. Ана су ала чишмәдән, Кошчыклар сайрый талда, Җирдә кырмыска шикелле Көянтә сөйри бала...
Күпме эшсез утырсын ул, Бишектә тубын чөеп, Малайларга килешмәгән Бөрмәле чепчик киеп. Атасы аның бетончы Ныгыта диңгез буен, Булачак капитаным дип Сөя беренче улын. Шикләнми ана, улының Килере тиңсез якты, Ул бит булачак диңгезнең Ярында тәпи басты!
ЯКЫН ДУС БЕЛӘН ОЧРАШУ
Жигули таулары күксел, Волга да күксел монда, Танышлар һәм дуслар белән Кабат очраштым шунда. Менә «Мазай» баржа таккан, Ул килә ерак юлдан, Горурланып уңыш белән Үткән ул Волга — Доннан. Исәнме, иптәш Мазай, дип, Аз гына эндәшмәдем, Тыңладым аның кычкырып Порт белән сөйләшкәнен. Ул килгән ГЭС мәйданына Моторлар, частьлар алып, Өзмәгән ул графикны Юлында соңга калып... Колак та салмам моннан соң Куркакның сүзләренә, Кабат ышандым4 монда мин Геройның үлмәвенә.
УТ БЕЛӘН СУ
I
Гомергә этле-песиле Яшәгән ут белән су, Ни житмәгән соң боларга Үзе бер мәзәк бит бу. Кара күмергә әйләнә Ут, телен суга төртсә, Әйләндерә суны парга, Әгәр ут кызып китсә.
II
Кеше килде су буена Кабызып куйды утын, Ялкынланган ут өстенә Сикермәк булды дулкын.
— Тукта,— диде, кеше карап Елганың киңлегенә, — Синең үзендә ут барын Күрсәтәм хәзер менә!
— Булмас,— диде горур елга, Дулкынлап ага бирде,
Ә кеше суның агымын Үз теләгемчә бүлде.
Агым суның көче белән Матур бер аяз төндә, Ялтырап кабынды утлар Бу елга тирәсендә.
III
Ышанмаска һич нигез юк, Ул балкый безнең йортта, Чәй кайната туган авылым Судан алынган утта. Кем дисезме агым судан Ут ала белгән кеше, Ул дөньяның чын хуҗасы — Төзүче — оста эшче.
БИЕК ТАУ БАШЫНДА
Социалистик Хезмәт Герое Габдулла Сабирҗановка.
I
Салкын январь көне иде, Кояш киртәләнеп күренә, Шундый көндә нефтьчеләр Атладылар тауның түренә. Жигулиның тау башында Җил, җил улый берөзлексез, Сөйли төсле: бу суыкта Нәрсә эзләнеп йөрисез.
< .с. ә.- .м 9.
49
50
Сызгыра җил, үкерә жил, Суык чеметә мастер битен, Җил куа дип, куыра дип, Нигә мастер кире төшсен. Алган юлдан бу нефтьче Өйрәнмәгән чигенергә, Нефть эзли Сабирҗанов, Вышка куя биек жиргә.
II
Җирне яра коры суык, йолдыз калтырый аяз күктә, Суза мастер көпшәләрне Тирәнлеккә, тирәнлеккә.
Әллә ул җирне үтәли Төшәргә телиме таудан. Мәңгелек девон эзлиме, Ул нәкъ шулай коралланган. Серен яшереп маташты тау, Таш кыршыды коралларны, Чигенергә өйрәнмәгән ЛАастер һаман бораулады. Тау әйткәндәй булды аңа: Чигенерсең соңгы чиктә, Кайдан булсын монда девон Айга якын биеклектә.
Җир катламы китабының Ачты мастер бөтен битен, Нәкъ түбәсен тишеп тауның Яулап алды девон нефтен.
III
Волга буйлап килгән чакта Бөек төзелеш барган жиргә, Кыю нефтьче турында Вышка үзе сөйли безгә: Сөйми мастер ансат юлны Ул сукмакны сала үзе, Шуның өчен гел уңышка Алып бара аның эзе.
ВОЛГА БУЕНДА БЕР ӨЙ
Волга буенда бер өй бар, Ул үзе гади генә.
Мин ачтым аның ишеген Ильичка хөрмәт белән. Җиләк исләрен аңкытып Җәй үзе кергән өйгә, Әби утыра, өстәлгә Терсәген куйган көйгә, йөздән үтеп бара үзе, Битендә тирән сырлар,
Инде күп яшьтәшләреннән Аерган аны еллар. Дулкынланып сөйли әби:
— Әйе, Ильич бездә булды, Казанга үтеп барышлый Шушы өйдә бер кич кунды. Бер генә кич,
Ә мәңгелек Ямь биреп киткән йортка, Изге булып күренә мина Мондагы һәрбер нокта. Мин әбинең салмак сүзен Ашкынып торам көтеп, Ул җирнең бөек кешесен Җибәргән кунак итеп... Стенада сәгать теле Вакыт артыннан чаба, Стрелкасы минутларның Үткән битләрен яба.
Әйтте әби киткән чакта:
— Бәхетле булсын юлың,— Мин кыстым аның Ленинга Чәй ясап биргән кулын. Волга буенда бер өй бар, Ул үзе гади генә,
Мин ачтым аның ишеген Ильичка сөю белән.
ВОДОЛАЗ БЕЛӘН БАЛЫК
Волга буйлап йөзеп менә ак балык, Тыныч аккан тирәнлеккә сокланып. Ул Каспийдан Агыйделгә юл алган, һәм котылган бнк күп балыкчылардан. Кинәт балык, алга бакса ни күрә, Су төбеннән бер кеше атлап килә. Җиз шлемы ялтырап тора башында, Иелеп карый тимер көпшә астына.
Балык курка, ләкин кеше елмая:
— Тотмыйм, юлдаш, кертмә моны уйга да. Балык әйтә: төшенә алмыйм бу хәлгә, Су кызының сөйгәнеме син әллә?
Кеше җирдә, лачыннар зәңгәр күктә, Су төбендә чуртан патшалык итә. һәр токымга җайлы урын бирелгән, Ничек болай айрылдың син җиреңнән? Әйтте кеше:— Булсам да су төбендә, Аякларым минем туган җиремдә.
Аның өчен утлар, сулар кичәм мин, Кайда куйса, шунда хезмәт итәм мин!