Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТЕЛ БАЙЛЫГЫННАН ОСТА ФАЙДАЛАНЫРГА


Әдәби телебезнең уңышлары турында күп сөйлиләр. Болар турында сөйләрлек тә. Ләкин бу өлкәдә уңышлар ничаклы гына күп булмасын. шул уңышлар янындагы кимчелекләрне күрми калсак, килешмәс иде.
Гомуми» милли телнең мастерлар тарафыннан эшкәртелгән иң яхшы үрнәге буларак, әдәби тел халыкның жанлы сөйләү теленнән азыкланганда гына иркенләп үсә ала. Капитализм шартларында эксплуататор сыйныфлар әдәби телне үзләренә корал итү өчен, халык теле чишмәсеннән аерып, үзләренең сыйнфый жаргоннары калыбынча үстерергә, аны халыкка аңлашылмый торган «китап теле» итәргә тырыштылар. Бу жаргон гарәп-фарси-төрек сүзләре белән чүпләнеп беткән «ки-тап теле» формасын алган иде. Хәзер без ул корама жаргоннан шактый арындык һәм әдәби телнең сүзлек составын жанлы телдән кискен рәвештә аерылмый торган иттек. Ләкин шул сүзләрнең төрләнеш һәм жөмләләргә теркәлү ысулларына килгәндә, биредә әле җанлы тел белән «китап теле» арасында киртә барлыгын танырга туры килә.
Грамматик төзелеш ягыннан караганда әдәби телнең җанлы телдән ераклашуы нидән килә соң? Безнеңчә, бу нәрсә грамматик төзелешнең үсеш үзенчәлекләрен аңламаудан һәм бу үсешне ясалма рәвештә тизләтүдән килә. Телнең сүзлек составы кебек үк грамматик төзелеш тә үзгәреп тора, үсеш кичерә. Ләкин грамматик төзелешнең үсеше бик акрын бара һәм һәртөрле кинәт үз-гәрешләрне кабул итми.
Безнең практикада сүзлек составының үсеше белән грамматик төзелешнең үсеше арасындагы бу аерманы, кызганычка каршы, аерып җиткермиләр. Алай гына да түгел, хәтта телнең грамматик төзелешен ясалма чаралар белән үзгәртү омтылышла-ры да күренгәли. Тәрҗемә әдәбиятта, бигрәк тә публицистик тәрҗемәләрдә бу омтылыш аңсыз рәвештә ике тел арасындагы практик ярашлылыкны формаль ярашлылыкка кайтарып калдыруда күренә. Формаль ярашлылык табу тәрҗемәче өчен чын, практик ярашлылык эзләүгә караганда ансатрак булганга күрә, тәрҗемәчеләр күп очракта шул эзгә басалар һәм, гаҗәпкә каршы, бу ансат алымнарны принцип дәрәҗәсенә күтәрергә теләүчеләр дә юк түгел. Алар, телнең грамматик төзелеше дә үзгәрми калмый, дигән дөрес положениедән аның үзгәрешен тизләтү турында ялгыш нәтиҗә чыгаралар.
Безнең аңлавыбызча, грамматик төзелешнең төп үзенчәлекләреннән берсе аның бик акрын үзгәрүендә генә түгел, бәлки бу үзгәрешләрнең лексика үзгәрешләренә караганда башка чара к хара ктер д а булуында. Телнең сүзлек составы туктаусыз үзгәреп тора, яңа сүзләр ясала, кайбер сүзләр искереп телдән төшеп калалар, сүзләрнең мәгънәләре дә үзгәрә бара. Грамматик төзелештә исә мондый, әйтергә яраса, сан үзгәреш- ләреннәп бигрәк, телнең специфик үзенчәлекләрен һәм мөмкинлекләрен
117
тулырак ф’айдалану белән аның грамматик төзелешен яхшырту, ка-милләштерү тенденциясе өстенлек ала. Икенче төрле әйткәндә, сүзлек составында икенче телләрдән алынмалар законлы һәм табигый күренеш булсалар, грамматик төзелештә андый «алынмалар» телне авырайталар. Димәк, язучының һәм тәрҗемәченең бурычы, сүзләрнең төрләнеш һәм теркәлү формаларын рус грамматикасы калыбына салу түгел, бәлки телебезнең грамматик төзелешендәге бөтен ресурсларны файдалану юлы белән эчтәлеккә ярашлы формалар таба белүгә кайтып кала.
Бу яктан караганда безнең тел дәреслекләреидә дә кимчелекләр юк түгел. Безнең морфология һәм синтаксис дәреслекләреидә рус теле дәреслекләренә иярү сизелә. Байтак кына билгеләмәләр һәм кагыйдәләр русчадан тәрҗемә юлы белән бирелгәнгә (һәм шактый кытыршы тәрҗемә ителгәнгә) алар аңлаешсыз булып чыкканнар һәм татар теленең специфик үзенчәлекләрен тулы чагылдырмыйлар. Шик тә юк, рус теле, безнец шартларда рустан башка халыкларның икенче теле буларак, ана теле шикелле яхшы үзләштерелергә тиеш.
Ләкин аны татар грамматикасы дәреслекләре аркылы түгел, тәрҗемәләр аркылы түгел, бәлки махсус дәреслекләр аркылы һәм рус әдәбиятының бай үрнәкләре аркылы өйрәнергә кирәк. Синтаксис дәреслегендә «Бүген бездә шундый көчле яңгыр узды, андый яңгыр безнең крайда бик сирәк була» (Синтаксис, 1952 ел, 126 бит) шикелле мисаллар очратырга мөмкин. Татар телен азмы-күпме белүче, бу җөмләне укыгач, татарча язылмаган, бу чиле- пешле тәрҗемәгә охшый диячәк һәм, чыннан да, рус синтаксис дәреслегенең 78 битен ачса, ул мондый жөмлә табачак: «Сегодня прошел такой ливень, какой очень редко бывает в наших краях». Русчадагы «край» сүзе татар телендә алынма буларак кулланыла, ләкин чикләнгән күләмдә административ бүленеш берәмлеге мәгънәсендә генә кулланыла. Дәреслек төзүчеләр моны аңламаганнар һәм татар телен дә, рус телен дә дөрес үзләштерүне кыенлаштыра торган бозык тәрҗемә бир-гәннәр.
Югарыда әйтелгән фикерләрне кайбер мисаллар белән беркетик. Мисалларны без тик начар яктан гына үрнәк булырлык булдыксыз язучылардан түгел, бәлки телне яхшы белүче һәм мастерларча кул-ланучы язучылардан китерәбез.
Менә, мәсәлән, Әмирхан Еники. Без аның иҗатының ике үрнәгенә тукталырга уйлыйбыз: берсе —«Рәхмәт, иптәшләр!» повесте (Совет әдәбияты, 1952 ел, №№ 8, 9, 10), икенчесе—Л. Толстойның «Анна Каренина» романы буенча эшләнгән инсценировканың тәрҗемәсе.
Ә. Еники — каләменең шомалыгы, һәм теленең җиңеллеге белән танылган язучы. Ул сүзләрне үз урынында куллана белә һәм гадәттә матбугатта күп кулланыла торган шаблоннар белән чикләнмичә, җан-лы тел хәзинәсен тулы файдалана белә. Аның җөмләләре татарча төзелгән, дөрес, ачык аңлашыла торган булалар. Тикшерелә торган әсәрләрнең беренчесе бу яктан алганда матур үриәк булып хезмәт итә. «Нитү» сүзен сез сүзлекләрдә тапмассыз. Киләчәктә татар теленең тулы сүзлегендә, бәлкем, бу сүз «вульгар» дигән билге белән бирелер. Ләкин менә Ә. Еникидә «ниткән сүз ул» дигән фразада бүтән сүз кулланылган булса бер дә матур булмас иде.
«Сессия кадәр сессиядә чыгып әйтерлек яңа нәрсә түгел». «Коммунист башың белән...» Биредә «кадәр» янында кабатланган сүзләр, «башың» сүзе башка берәр телгә хәрефкә хәреф тәрҗемә иткәндә бик килешсез чыгар иде, ләкин татарчада болар килешле яңгырыйлар һәм текстка мәгънәлелек, җанлылык биреп торалар, һәрбер телнең тирән бер үзенчәлеге шунда ки, аның сүзлек составындагы аерым сүзләр теләсә ничек теркәлә алмыйлар һәм дөрес теркәлгәндә аларның суммасы гади арифметик сумма гына була алмый. Телнең шушы фразеологик үзенчәлекләрен белгән язучы гына тел мастеры булуны дәгъва итә ала.

1J8
Ә. Еникидә моның уңышлы үрнәкләре күп:
«Гамәл дәфтәре».
«Кот керде» («кот чыгуны» бездә күп кулланалар, ә менә «кот керү», «котсыз» алай ук күп түгел); «мәксезлек», «ул турыда ләм-мим» («ләм- мим» хәрефләре күптән үлгән, ләкин фразеологик берәмлек яши), «каккалау» («эчү» мәгънәсендә), «икмәктә хикмәт», «китап кешесе», «вак мәшәкатьләр артыннан куа торган эшем кешесе» (бездә русчадан «деляга» сүзен дөрес тәрҗемә итүчеләр күпме генә табылыр икән?), «табак-савыт шалтырамыйча тормады», «күчәр башлары эләгешмичә тормый», «андый этлеккә бармас ул», «баш-күз алгач та», «көлеп торган чисталык», «терсәген тешләр иде дә, авызга җиткереп кара син аны!», «хәерсез», «эч бушап калган», «бөтен акылын җигеп», «түбәсе күккә тия язды», «Сөләйманов ягын каералар».
Шуның кебек фразеологик хәзинәләре янында хәзер безнең матбугатка уңышсыз тәрҗемәләр аркылы кергән кайбер штамплар бу хикәядә бигрәк килешсез яңгырыйлар:
«Ул һич кичекмәстән отпор бирү өчен», «аеруча уяу тыңлап», «башлыча халыкны юатыр өчен булса кирәк», «тулысынча килешкән булырга тиеш».
Гадәттә газеталар матур әдәбият телен үрнәк итеп кулланалар һәм бу бик табигый да. Ләкин язучылар шундый уңышсыз штампларны газета битләреннән күчереп алалар икән, бусы инде бер дә табигый түгел.
Язучы урыны белән яңа сүзләр ясарга яки булган сүзләрне төрле кушымчалар ярдәме белән башкача- рак калыпка салырга да хаклы була. «Маслопром директорының мөмкинчелекләре хәзер аңарда юк» дигән җөмләдә автор «мөмкинчелек» ' сүзен гадәттәгечә кулланышында алса (ягъни «мөмкинлек»), моны уңышлы дип булмас иде. «Ачыну» сүзен үзенчәләтеп «ачыныш» дип кулланырга да авторның тулы хокукы бардыр, ләкин «ярсулы ачыныш аның йөрәгендә» дигән фразада бу бер дә урынлы түгел.
Безнең байтак кына язучыларда һәм бигрәк тә тәрҗемәчеләрдә сүзләрнең кушымчаларын к и р ә ксезгә катлауландыру яки урынсызга куллану хәлләре күп очрый. Бу чир аз гына булса да Ә. Еникигә дә йоккан. «йөзләрчә миллион халыкның бердәм өмете» дип яза ул, ә мондый хәлләрдә «йөз миллионнарча» дияргә кирәк иде.
Русчадагы кушма сүзләрдән (һәм кыскартмалардан) сүзләр ясау мөм-кинлекләре бераз чикләнгән була, һәм мондый хәлләрдә икенче сүзләр ясау өчен кушма сүзнең (яки кыскартманың) бер генә компоненты файдаланыла. ЛАәсәлән, Донбасс күмере төшенчәсен аңлатыр өчен, русчада «донецкий уголь» диләр, «доибассовский» түгел. Русчадагы «колхоз» сүзеннән «колхозизацияэ сүзе ясау мөмкин түгел, «коллективизация» сүзе генә булырга мөмкин. Татарчада «коллективлашу» түгел, «колхозлашу». Ә. Еники шулай дип алган да.
Сүзләрне теркәү, яраштыру һәм башкару формаларын икенче бер телгә ияртеп кулланганда, бигрәк тә килешсез чыга. Бездә бу нәрсә бәйлекләр белән саксыз эш итүдә аеруча нык сизелә. Бәйлекләр кирәк нәрсә, ләкин аларны урынсызга еш куллану телнең активлык көчен киметә. Җырда «мин саргайдым сине уйлап» дип җырлыйлар. Әгәр биредә «синең турыңда уйлап» диелсә, бу җыр да булмас һәм хәтта проза да булмас иде. Бәйлексез башкару мөмкин очракларда бәйлек куллану Ә. Еникидә дә очраштыргалый: «Тагын бернәрсә турында әйтмичә кала алмыйм», «Нигә безнең башка заданиеләрне үтәү турында әйтмисез?», «Атларны ялга кую турында кайгырт», «Ферма турында кайгырту түгел бу, баҗаң Фәттах кайгысы бу».
Бу мисаллардагы «турында» бәйлеге күбесенчә урынсыз.
«Белән» бәйлеге турында да шуны ук әйтергә мөмкин: «Чын соклану белән» (нигә «бик сокланып» түгел?) «Җыелыш халкы Нуретдин абзыйның тигез тавыш белән салмак кына сөйләвен чын канәгатьләнү белән тыңлап утыра иде» (я «бик

119
канәгатьләнеп», я «чын канәгатьлек белән» дияргә иде).
Җөмлә төзегәндә дә бераз саксызлык, ягъни «экономиясезлек» бар. Мәсәлән: «Ул фермага килеп җиткәндә, анда кызу эш бара иде инде». Әдәби жыйиаклык таләпләрен җиренә җиткереп эшләгәндә, бу болайрак булырга тиеш иде: «Ул килеп җиткәндә, фермада кызу эш бара иде инде».
«Рәхмәт, иптәшләр!» повестеның телендә кимчелекләр шактый булса да, тулаем алганда алар хикәянең гомуми фонын бозмыйлар, укыганда, төртелмичә, җиңел укыйсың һәм ара-тирә очрый торган кытыршылыклар гөл бакчасында йөргәндә юл читләрендә посып яткан тигәнәкләр кебек кенә тоела, һәм бакчадагы үсемлекләр хәзинәсе белән махсус кызыксынмаучы кеше бу тигәнәкләрне хәтта күрми дә үтәргә мөмкин, ләкин менә «Анна Каренина» инсценировкасына килеп керсәң, үзеңне гел тигәнәк һәм кычыткан арасына кергән кебек сизәсең, һәм шуны әйтергә кирәк, аерым-аерым алганда бу тәрҗемәнең һәрбер сүзе, үз урынында кулланганда, чәчәк кебек хуш исле булыр иде. Ләкин алар шундый итеп теркәлгәннәр, чәчәк букеты түгел, тигәнәк бәйләме булып чыгалар. Аптырап каласың: Еники үз каләме белән түгел, кемнеңдер тутыккан каләме белән ан- нан-моинан гына сызгалаган дип уйлыйсың.
Әгәр без биредә тәрҗемәне баштанаяк күчерсәк, менә монысы ичмаса ярый торган тәрҗемә, дип күрсәтерлек урынын таба алмас идек. Шуның өчен дә шушы брак тәрҗемәдән кайбер «тигәнәкләрне» китерү белән чикләник.
«Болай диюегез сезнең йөрәксез булуыгызны гына раслый». Русчасында — «нет сердца». Тыштан караганда, тәрҗемә дөрес тә кебек, ләкин тик тыштан караганда гыпа, ә эченә, мәгънәсенә кереп караганда, бөтенләй башкача. Ике яки берничә телне чагыштырып эш иткәндә, шундый бернәрсәне онытмаска кирәк: бер үк нәрсәне аңлата торган сүзнең төрле телләрдәге мәгънә күләме бер үк булы-п бетми. Мәсәлән, «сердце» сүзе татарчада «йөрәк», «күңел», «җан» һәм «ачу» мәгънәләрен аңлатырга мөмкин. Тәрҗемәдә шуны искә алмау аркасында, Ә. Еники бозык тәрҗемә биргән. Татарчадагы «йөрәксез» сүзе, русчадагы «нерешительный», «робкий» мәгънәләрен аңлата. Ә дөрес тәрҗемә иткәндә, «җаныгыз юк» дип тәрҗемә ителергә тиеш иде.
«Мин сездән бу сүзне әйтмәвегезне сорадым», русчасы «Я запретила вам произносить это слово», тәрҗемәдә мәгънә йомшартылган, артык тыныч тон белән әйтелгән. Хәтта тәрҗемәне шушы сүзләр белән алган чакта да хәлнең драматизмы алармы башкачарак тезүне таләп итә. «Мин сездән сораган идем инде, әйтмәсә- гез икән шул сүзне». «Сез минем — барлык тормышым, сез шуны белмисезмени?», русчасы «Разве вы не знаете, что вы для меня вся жизнь?» Бу тәрҗемәдә ике фальшь бар: беренчедән, «барлык тормышым» тезмәсе татар теле өчен табигый түгел, һәм бу эчтәлекне аңлата торган табигый тезмәләр, «бөтен тормышым», «бөтен барлыгым» тибында гына булырга мөмкин. Икеңчедән, җөмлә кисәкләренең башында килгән «сез» сүзенең кабатлануы урынсыз һәм уңышсыз. Дөресрәк тәрҗемә: «Бел-мисезмени, сез бит минехм бөтен тор-мышым», яки «Минем бөтен тормышым сез, белмисезмени шуны?»
Яки менә шундый күренеш: «Анна ак күлмәктә». Моны бит «Аннаның өстендә ак күлмәк» дип аңларга кирәктер һәм шулай дип язарга кирәктер. «Бетси минем артымнан керергә булды», дөресе «Бетси мине алырга кермәкче булды». «Бала та-будан үләрсең», русчасы «Родами умрете», дөресе: «Баладан үләрсең». «Нинди юк сүз, нинди юк сүз» русчасы: «Какой вздор, какой вздор!» Дөресе: «Тузга язмаган нәрсә!», «Сез сайлаган тормыш итү рәвеше аңлау сәләтегезгә тәэсир иткән булса кирәк» (русчасы: «Должно быть тот род жизни, который вы избрали, отражается на ваших понятиях). Дөресе: «Сез сайлаган тормыш, аңлау сәләтегезгә тәэсир иткән булса кирәк». «Мин сезгә иртәгә Москвага китәчәгемне һәм бу йортка башка

J 20
әйләнеп кайтмаячагымны әйтергә килдем». Русчасы: «Я пришел вам сказать, что я завтра уезжаю в Москву и не вернусь более в этот дом». Дөресе: «Сезгә шуны әйтергә килдем, иртәгә мин Москвага китәм һәм бу йортка башка әйләнеп кайтмыйм».
«Күрәсе килү теләге...» нигә «күрәсе килү» түгел, я «күрү теләге» түгел? «Без тере булган чакта», русчасы «Пока мы живы», дөресе: «Без исән чакта». «Ничек син яхшыргансың’», русчасы: «Ты так похорошела!». дөресе: «Син нинди чибәрләнгәнсең» яки «матурлангансың!» «Хороший» белән «добрый» бер үк мәгъ-нәне аңлатырга мөмкин, ләкин «по- хорошеть»не «подобреть» мәгънәсендә аңлап тәрҗемә итү — мәгънәсезлек.
Китерелгән бу мисалларның иң качар ягы шунда: аларны күпләр кычкырып торган хата дип санамаслар да, бәлкем, «кечкенә генә», «чак кына» стилистик төгәлсезлекләр рәтенә кертерләр. Ләкин бу дөрес түгел.
Без әсәрнең идеясе һәм эчтәлеге дөрес булу белән генә чикләнә алмыйбыз, дөрес тә, матур да булсын дибез. Бу исә телдәге «чак кына» аермаларны да аера белүне таләп итә. Стиль осталыгы әнә шул «чак кына» дан башлана да. Бу очракта брак тәрҗемәне бирүче кеше булдыксыз халтурачы түгел, бәлки үзенең оригиналь иҗатында да, тәрҗемә әсәрләрендә дә иң матур тел үрнәкләре бирүче мастер. Нигә соң ул Л. Толстойга карата шундый шап-шаклык күрсәткән дә, Олес Гончар- ның «Байракчылар» повестен матур тәрҗемә итә алган? (Хәер, исемен бирә белмәгән, «Байрак йөртүчеләр» дип уңышсыз калька ясаган). Бәлки, «Анна Каренина» инсценировкасының тәрҗемәсе күптән эшләнгәндер һәм тәрҗемә эшендә яхшы ук остарган язучы аны яңадан карап чыкса, төзәтә дә алган булыр иде, ләкин ул чакта аңлашылмый: нигә соң автор бу тәрҗемәнең төзәтелмәгән килеш яңадан дөньяга чыгуына риза булган?
Әдәби тел җанлы телдән ераклашмаска тиеш. Проза һәм поэзия теленә караганда да бу таләпне драматургия теленә карата аеруча кискен итеп куярга туры килә. Сөйләшү теле булган «драма теле гаять дәрәҗәдә табигый булырга, ягъни кереш җөмләләрсез, өзек-өзек, саф, гади, кыска һәм ачык булырга, көчәнмичә аңлашырлык булырга тиеш» (Белинский). Безнең кайбер драма әсәрләренең, бигрәк тә тәрҗемә әсәрләрнең теле бу таләпләрне канәгатьләндереп җиткерми.
Бер мисал алыйк. Островскийның «Гроза» пьесасының беренче тәрҗемәсе Г. Камал тарафыннан эшләнеп 1914 елда басылган, узган ел бу пьесаның Б. Гыйззәт тарафыннан эшләнгән яңа тәрҗемәсе чыкты (И. Гази һәм Ф. Гайианова редакциясендә). Классик әсәрнең 40 ел чамасы гомердән соң яңа тәрҗемәсе чыкканда, укучы бу тәрҗемәнең элеккедән күп өстен булуын, андагы аерым кимчелекләрнең төзәтелүен һәм яца тәрҗемәнең бер генә урыны да искедән начар булмавын көтәргә бик хаклы, һәм, чыннан да, Г. Камал тәрҗемәсе үз заманы өчен бик югары дәрәҗәдә торган булса да, ул заманның авыр шартларын, тәрҗемә эшенең гомуми сыйфатын искә алсак, аның кайбер кимчелекләре булуы бик табигый. Яна тәрҗемәдә без байтак кына шундый кимчелекләрнең төзәтелүен күрәбез.
Ләкин бу төзәтүләр ни дәрәҗәдә урынлы булсалар, Г. Камал тәрҗемәсен кирәксезгә һәм ялгыш якка үзгәртүләр шул дәрәҗәдә урынсыз. Билгеле инде, һәркемнең теләсә нинди әсәрне тәрҗемә итәргә хакы бар һәм бер үк әсәрне берничә кеше тәрҗемә итсә дә гаҗәп түгел. Ләкин «Гроза» шикелле классик әсәрнең классик драматург тарафыннан эшләнгән тәрҗемәсеннән соң аны яңадан тәрҗемә итүчеләр табыла икән, алар моны иске тәрҗемәнең аерым кимчелекләрен бетерү өчен генә эшләргә хаклы булалар. Ә менә, кызганычка каршы, Б. Гыйззәт тәрҗемә-сендә Г. Камал тәрҗемәсеннән артка китүләр дә бар. Меиә беренче пәрдәдән берничә мисал: Русча текстта «общественный сад» диелгән, иске тәрҗемәдә «шәһәр бакчасы», яңада «җәмәгать бакчасы». Г. Камал мәгънәне дөрес аңлата торган саф

121
татарча тәрҗемә биргән. Б. Гыйззәт, хәрефкә-хәреф тәрҗемә итү аркасында, безнең телгә чит булган һәм өстәвенә мәгънәне ялгыш аңлата торган тезмә биргән. Ялгыш мәгънә дибез, чөнки безнең телдә «җәмәгать бакчасы» дип колхоз бакчасына гына әйтергә мөмкин. Димәк, бу «төзәтмә» мәгънәне аныклау ягыннан да, телне баету ягыннан да бер нәтиҗә дә бирми.
Яки менә тагын бер мисал. Г. Камалда: «Безнең аңа итагатьле булуыбыз шарт ителгән». Яңа тәрҗемәдә: «әгәр без абыйга игътибарлы булсак кына, бирергә тиеш икән». Бу тәрҗемәне искедән артка китү дип карарга туры килә. Русчасындагы «почтнтельный»га иске тәрҗемәдәге «итагатьле» сүзе туры килеп җитми, һәм, икенчедән, хәзер бу сүзне аңлаучылар бик аздыр. Моны төзәтергә кирәк иде. Ләкин Б. Гыйззәт варианты уңышлы түгел. «Игътибарлы» сүзенең төп мәгънәсе — кеше арасында игътибар белән, авторитет белән файдаланучы. Әгәр мин берәүгә игътибар белән карыйм икән, бу әле мине игътибарлы итми, биредә «хөрмәт итү» кирәк иде. Русчасына иң якын килә торган сүз шул. «...бер ел узгач, үзе дигәнчә тота да хисаплый», яңа тәрҗемәдә: «...бер елдан соң күпме теләсә шулкадәр биреп чыгарып җибәрер». Биредәге «разочтет» «чыгарып җибәрер» мәгънәсендә түгел, ә «хисаплый» мәгънәсендә.
Кулигин:
«...мещаннарга эш юк бит, эш табарга кирәк, ә хәзер буш куллар күп, эш дигән нәрсә юк». Яңа тәрҗемәдә: «Мещаннарга эш табарга кирәк. Юк исә бит, куллары бар, эшләргә эш юк». Соңгы тәрҗемә тик тышкы ярашлыкка гына нигезләнеп эшләнгән. Г. Камал тәрҗемәсе бик көчле, матур һәм татарча яңгырый; Островский татарча я-jca, башкача түгел, нәкъ шулай язар иде. Кабаниха: «Теләсә үзенә уйнашчылар да тапсын, шулаймы, ә?» Яңа тәрҗемәсе: «теләсә ир өстеннән егет сөйсен, ә?» Иске тәрҗемә «любовник» сүзен бик дөрес биргән, ә яңа тәрҗемәдә ул сыеклатып бирелә. Варвара: «...минем синең өстеңә дә карыйсьш килми», яңа тәрҗемәдә: «Сиңа карасам эчем поша башлый». Русчасы: «Скучно мие глядеть-то на тебя». «Скучно» сүзен татарчага «эчем поша» дип тәрҗемә итәргә кем дә булдыра алыр, ә менә «карыйсым да килми» дип бирер өчен чын осталык кирәк, әсәрнең рухын аңлап, геройларның роленә кереп тәрҗемә итә белергә кирәк. Дөрес, мондый осталык Г. Камалга да җитеп бетми. Островский пьесаларындагы персонажлар теленең гаҗәп бер инди-видуаль үзенчәлеге аның тәрҗемәсендә дә җитәрлек чагылмый, геройлар барысы да диярлек бертөрле сөйләшәләр. Әмма Г. Камал заманында безнең тәрҗемә әдәбият рус әдәбиятының стиль һәм форма мәсьә-ләләреннән бигрәк, аның эчтәлеге белән татар укучысын таныштыруны беренче планга куйган булса, безнең заманда инде тәрҗемә әдәбиятның бурычы эчтәлекне дөрес бирү белән генә чикләнә алмый. Безнең укучы тәрҗемә әсәрләрдә бөек рус теленең бөтен байлыгының һәм матурлыгының дөрес чагылуын, аерым авторның индивидуаль теле генә түгел, персонажлар теле дә чагылуын күрәсе килә. Кызганычка каршы, мондый тәрҗемәләр аз әле. Тәрҗемәләрнең күбесе, бер калыпка салынып, бер тел белән эшләнгән булалар.
Әдәби телгә карата болай саксыз эш итүләр каян килә соң? Болар- ның сәбәбе кайда?
«Совет әдәбияты» журналының 4 нче санында чыккан мәкаләсендә М. Әмир тәрҗемәләрнең мондый кимчелекләренең бер сәбәбе безнең яшь тәрҗемәче кадрларының тәҗри- бәсезлегендә, ди. Ләкин бит югарыда без тикшергән мисаллар яшь тәрҗемәчеләр эше түгел. «Гроза»ның яңа тәрҗемәсен әдәбиятчы галим эшләгән. «Анна Каренина» инсценировкасын тәрҗемә иткән язучы яшьләргә генә түгел, байтак кына өлкән язучыларга да үрнәк булырлык каләм остасы. Димәк, биредә мәсьәлә тәҗрибәсезлектә генә түгел, бәлки башка, тирәнрәк сәбәпләрдә. Тәҗрибәсезлек кенә булса иде, бу тиз төзәтелә торган кимчелек булыр иде. Ә инде бик тәҗрибәле язучылар

да тел белән шундый саксыз эш итәләр икән һәм хәтта шул шапшаклыкны принцип дәрәҗәсенә күтәрәләр икән, — биредә мәсьәлә принципиаль ялгышларга кайтып кала булса кирәк.
Безнецчә иң зур ялгыш телнең (һәм телләрнең) рухын ацламауда, телләрнең үсеш законнарын (барлык телләр өчен гомуми булганнарын да. шулай ук милли-индивидуаль законнарны да) тирәитен үзләштермәүдә. шуның аркасында телебезнең үсеш перспективаларын дөрес аңламауда. Әдәби телдә соцгы 25 елда булган үзгәрешләрнең барысын да уңышлар гына дип карасак, дөрес булмас иде. һәрбер төзелештәге кебек, безнең тел төзелешендә дә матур, җыйнак, аңлаешлы яңа сүзләр. терминнар, фразалар һәм әй-ләнмәләр белән беррәттән әле төзелеш чүп-чарлары да бар, һәм шулардай арыну эшен ничаклы тизрәк башкарсак, шулчаклы яхшырак булыр. Безнең телдә «кайгырту» фигыле, әйтик, бәйлексез, төшем килеше белән башкарыла («ферманы кайгырта» диләр), ләкин менә механик тәрҗемә агымы көчле булган елларда безнең матбугатка мондый калька килеп керде: «Ферма турында кайгыртучанлык күрсәтү». Мондый һәм башка шундый калькалар белән мавыгып, специфик татарча формаларны онытуны без уңышлы дип саный алмыйбыз. Җыйнак татарча сүзне күп сүз яки авыр тезмә белән алыштыру, моның нәрсәсе уңыш булсын ди? Шундый ансат калькалар белән мавыгучы иптәшләр зур һәм принципиаль бернәрсәне оныталар. Коммунизм культурасы төзүгә һәрбер халык үзеннән өлеш кертергә тнеш. Ә милли телнең сүзлек һәм фразеологик хәзинәсендәге энҗеләрне, яшереп, башка телдән алынган калькалар белән генә файдалану, бу бит башка халыклар каршында үз халкыңның интернациональ бурычын үтәмәү түгелме? Халыкның тел иҗатында гасырлар буена калыпланган һәм сыналган байлыкларны коммунизм культурасы төзү эшенә бөтен тулылыгы белән файдаланганда гына без интернациональ бурычыбызны үтәгән булачакбыз.