Логотип Казан Утлары
Публицистика

ШАГЫЙРЬНЕҢ ЮЛЫ


(М. Сөндекленең тууына 50 ел тулу уңае белән)
Максуд Сөндекленең әдәби эш- чэплеге совет чорында башланды. Әдәбиятка ул егерме бишенче елларда шахтерлар җыры белән килеп керде, һәм шуннан бирле илебезнең коммунистик җәмгыять төзү процессына бәйләнешле (мәсьәләләрен яктыртып, шигырьләр язды, поэмалар иҗат итте.
Сөндекле үз иҗатының иң зур өлешен эшчеләр тормышын сурәтләүгә багышлады. Совет җәмгьняте шартларында формалашкан яңа кешене — коммунистик идеаллар хакына көчен һәм җанын кызганмыйча көрәшүче алдынгы совет кешесен сурәтләде.
Моны без авторның 1930 елда басылып чыккан «Күмер тавышы» исемле беренче җыентыгында да, дистәләрчә башка җыентыкларында да һәм соңгы елларда иҗат иткән «Волга таңнары» циклында да күрәбез.
М. Сөндекленең «Донбасс турында уйлар», «Хезмәткә дан» исемендәге җыентыклары Москвада рус телендә дә басылып чыктылар.
Шушы' елның сентябрь аенда татар һәм башкорт совет поэзиясенә үзенең зур гына өлешен керткән М. Сөндекленең тууына илле, иҗат эшчәнлегенә утыз ел тулды. Иҗтимагый эштә актив катнашып килгән һәм поэзия өлкәсендә үз урынын, үз тавышын тапкан шагыйрьнең бәйрәмен җәмәгатьчелек ихтирам белән каршьп алды.
Максуд Сөндекле (Садыйк Максудов), элекке Сембер губернасы» (Татарстанның хәзерге Олы-Тархап районы) Сөндек авылында 1904 елның сентябрь аенда, ярлы крестьян семьясында туган. Җирсезлек һәм авыр тормыш аның әтисен еш кына Бакуга һәм Донбасска куа, сезон-лы эшчегә әверелдерә, һәр җәй саен ул шулай бәхет эзләп чыгып китә, ләкин халыклар төрмәсе булган патша Россиясендә аны бер җирдә дә байлык белән бәхет каршыламый. Кая карама—хәерчелек, кая карама — кыргый эксплуатация...
Аның улы Садыйкның яшьлеге башка тарихи чорга туры килә, малайга унөч яшь тулганда, Бөек Октябрь социалистик революциясе була. Революция булачак шагыйрьне иске тормыш газапларыннан азат итә. Бу турыда ул үзе дә:
Анкеталар миңа киләләр дә Ничек диләр баштан үткәнең. Үткәннәрем караңгы төн минем, Бәйрәм таңым — Бөек Октябрь,—
ДИП ЯЗДЫ.
Садыйк 1920 елда авыл мәктәбен тәмамлый, 1924 елда Ленин комсомолы сафына керә һәм шушы ук елны Донбасска килеп, Енаклева шахтасына эшкә урнаша. Яшь комсомолец производствода яхшы эшләве, җәмәгать эшләренә актив кат-нашуы белән бик тиз танылып
84
өлгерә. 1925 елда аны комсомолның район комитеты Донбассның \ртем шәһәрендәге партия мәктәбенә укырга җибәрә. Шулап итеп, яшь егетнең тормышында берсен- нән-берсе .мөһим булган, аңа күтәрелеп, үсеп китәргә ярдәм дә, илһам да бирә торган вакыйгалар тиз-тиз бер-берен алыштыралар. Комсомол сафында тәрбияләнү, промышленность үзәге булган Донбасс эшчеләре белән аралашу һәм, ниһаять, партия мәктәбендә уку яшь кешенең рухи тормышын баета. Аңарда туган иленә, халкына карата мәхәббәт тойгылары көчәя. Бу тойгылар кешелекнең матур киләчәге булган коммунизм идеаллары белән өзелмәслек булып бәйләнәләр.
Бу елларда безнең илебез, яңа экономик политика юлы белән барып, халык хуҗалыгын аякка бастыруда хәлиткеч уңышларга ирешә Һәм яңа чорга, илне индустрияләштерү чорына күчә.
Совет хөкүмәте һәм Коммунистлар партиясе шахтерларның хезмәтен җиңеләйтү, көнкүреш шартларын яхшырту турында өзлексез кайгырталар. Капитализм мирасы булып калган наданлыкны' бетерү өчен кискен көрәш җәелә. Шахтерлар культуралы таза тормышта яши башлыйлар. Алар инде сезонлы эшчеләрдән кадровый күмерчеләргә әвереләләр, яңа техниканы үзләштерәләр, культура дәрәҗәләре үс- кәннән-үсә. Бу хәл шахтерларның хезмәткә булган мөнәсәбәтен дә үзгәртә, алар хезмәткә намус эше, дан эше, геройлык эше итеп карый башлыйлар. Яна типтагы шахтерлар, үзләренең тарихи рольләрен аңлаган яңа кешеләр булып үсәләр.
Үзенең күз алдында шушындый үзгәрешләр барганда, яшь ком со- молецның күңелендә иҗат дәрте уяна. Ул шигырьләр яза башлый, алар 1925 елда Москвада «Яшь эшче» журналында һәм сояга табарак «Донбасс эшчесе» газеталарында басылып чыгалар. 1930 елда инде шагыйрь «Күмер тавышы» исемле беренче җыентыгын туплый. М. Сөи- декле бу җыентыгының идея эчтә-леген илне социалистик индустрия-ләштерү өчен көрәш бурычларыннан чыгып билгели. Яшь шагыйрьнең беренче шигырьләрендә үк илебезнең үсешен тирән шатлык белән күзәтүен, хезмәт ияләренә карата — көчле мәхәббәт һәм ихтирам тойгылары ташуын күрергә була. 1925 елда язылган «Карлыгач» шигы-рендә:
Җирдә болан җитмәс поездларның, Күктә лачын җитмәс очкычларның, Суда чуртан җитмәс корабларның Барысын эшче куллар тудырган, —
ди яшь шагыйрь.
М. Сөндекле әсәрләренең төп герое итеп хезмәт кешесен ала, социалистик чынбарлыкка бетмәс- төкәнмәс иҗат чыганагы итеп карый. Шул ук вакытта шагыйрь социализм төзү шома гына, көрәшсез генә бармаганлыкны да аңлый. Ул социализмның явыз дошманнары солтангалиевчеләрне фаш итеп шигырьләр язды. Бу шигырьләрендә солтангалиевчеләрнең сөрсеп беткән милләтчелек идеологиясенә каршы халыклар дуслыгы* идеясен куйды.
Шул ук вакытта прогулчыларга, социалистик милекне әрәм-шәрәм итүчеләргә нәфрәт белдереп, «Кәләй кочегар», «Дошманым» кебек ши-гырьләрен язды*.
М. Сөндекленең беренче шигырь-ләреннән үк халык иҗатына мөрәҗәгать итүне тоясың. Пушкин, Тукай, Такташ һ. б. күренекле шагыйрьләребез кебек, ул да «даһи философ һәм шагыйрь» (Горький) булган халыктан өйрәнде, шигырьләрнең рухын, ритмикасын, телен халыкчанлык белән сугарды.
Ашагйнда колак селкенә. Эшләгәндә йөрәк җилкенә. Әтиемнең әйткән сүзләро Минем гадәт булып киттеләр, —
ди ул үзенең «Күмер эзләре» исемле шигырендә. Шагыйрь бу әсәрендә халыкның буыннаи-буынга күчеп килгән гүзәл традициясе — эш сөю- чәнлекнең, булдыклылыкның яшьләргә күчүен һәм яңа җирлектә күтәрелеп үсеп китүен күреп шатлана, хәзер бу хезмәт сөючәплекнең со-
85
циалистик ярыш аркылы чагылуын күрсәтә.
Бу елларда ул «Үткен адымнар», «Ике йөрәк», «Вагон артында», «Фәрит Яруллин» кебек проза әсәрләре дә иҗат итә. Арада «Үткен адымнар» хикәясе актуаль темага язылуы- һәм төп героеның психологик кичерешләрен бирергә омты-луы белән матур.
Хикәя эшкә аяк чалучыларның, корткычлык эше алып баручы инженер Кассы ың фаш ителүе һәм шахтаның прорывтан чыгуы, алдынгылар рәтенә басуы белән тәмамлана. Хикәя үз чорының характерлы якларыннан дөрес картиналар бирә. Ләкин әдәби эшләнеш ягыннан ул әле язучының үсешендәге бер баскыч булып тора.
1925—30 еллар М. Сөндекленең үз тавышын, әдәбиятта үз урынын табу өчен өзлексез эзләнү, талпыну чоры булганга, аның бу еллардагы иҗатында җитешсезлекләр байтак. Хикәяләре художество эшләнеше ягыннан шактый түбән, тел кытыршылыклары! һәм мәгънәсез чагыштырулар да очрый. Мәсәлән, ал арда «помидор кебек кызарып пешкән украинкалар»ны, «кәбестә яфрагы кебек япь-яшь кыөлар»ны күрергә була.
Бу чорда язган шигырьләрендә образларның характерын, портретым бирү, хис, тойгы, авторның дулкынлануы! җитми. Лириканы Сөндекле үзепчәрәк аңлап, чын нәфислекне күрә алмый тора, күмер тузанына буялган эшче кызларның рухи дөньялары искиткеч бай, хисләре соклангыч саф, мәхәббәтләре чиксез көчле икәнен төшенеп җитми. Бу — аның шигырьләрен лирик җылылыктан мәхрүм итә, геройларның эчке дөньялары ачылмый кала һәм укучыны да дулкынландырмый.
Шулай да, 1930 елларда инде Сөндекленең бу җитешсезлеге кими бара. Мәсәлән, аның «Күмер кызына» (1930) шигыре. Монда автор, үзе дә сизмәстән, көчле хисләргә бирелә һәм сөеклесенә «гыйшык» җыры җырлый.
Хәнифэ, син, бәгырем, матур да, Меңнәр кебек тырыш, көяз дә...
М. Сөндекле әкренләп үсә, элекке кимчелекләреннән арына бара, ши-гырьләрен лирик җылылык белән сугара башлый.
1930 елда М. Сөндекле Коммунистлар партиясе сафына керә. 1931 елда Донбасста татар шахтерлары өчен оештырылган «Пролетар» (соңрак «Донбасс эшчесе») газетасының беренче номерыннан башлап 1934 елга кадәр әдәби сотрудник булып эшли. Казанда һәм Л4осквада чыга торган газета һәм журналларда да актив катнаша. Соңыннан Уфага күчеп китә. Ул Уфага күчкәч тә үзен актив җәмәгать эшчесе итеп таныта: радиоко- митетта, газета редакцияләрендә. Язучылар союзында эшли.
Кайда гына эшләмәсен, шагыйрь үзенең Донбассын оныта алмый.
«Мин соңгы елларда да Донбасс темасыннан аерыла алмадым,— дип яза ул,— 1935—37—45 һәм 48 нче елларда Донбасста булып шигырьләр һәм поэмалар яза тордым. «Дан», «Стаханов турында җыр», «Макар Мазай» поэмалары-, Дон-басс эшчеләре турындагы цикллар һ. б. шул йөрүләрнең нәтиҗәләре иде». Шулай итеп, шахтер-шагыйрь Уралга киткәч тә Донбасс турында җырлавын дәвам итә. Ш. Камал, һ. Такташ, Ф. Кәрим һәм Ш. 'Ман-нур башлап җибәргән производство темасы, бигрәк тә Советлар Союзының данлыклы кочегаркасы, стахановчылар хәрәкәтенең туган җире — Донбасс темасы Сөндекле иҗатында бүгенгәчә үзәк урында тора.
.М. Сөндекле, стахановчылык хә-рәкәтенә багышлап, производство темасына язылган зур һәм уңышлы әсәрләреннән берсен — «Стаханов турында җыр» поэмасын бирде. Бу поэмада иске Донбасс белән бүгенге, совет чорындагы Донбассны, контраст куеп, чагыштырып сурәтләде.
Автор шахтерларның Бөек Октябрь революциясенә кадәр «каберлектәй бистәдә», «ләхет кебек землянкаларда» яшәүләрен һәм шахта
86
дагы эш шартларының коточкыч булуын тасвирлый:
Тау-ташларны казып бу батыр.
Җир астында юллар төзегән. Истәлеге булып барысының. Янтык җилкә калган үзенә.
Совет власте елларында шахтерларның тормышы һәм эш шартлары танымаслык булып үзгәрә. Шахталарга. домна һәм мартеннарга хәзер алар үзләре хуҗа. Шахтерлар хәзер яшел бакча буйларындагы «нурлар балкытып» торучы «бишәр катлы» йортларда яшиләр, гомер буе кәйлә белән җир чукып яткан шахтерның хезмәтен җиңеләйтеп, машиналар килә.
Салмак, авыр ташлар астында Көчле машиналар шаулыйлар, Корыч тешле отбой чүкечләр Пластлардан күмер даулыйлар.
Шахтерлар үзләре дә яңаралар, алдынгы техника белән коралланган грамоталы эшчеләргә әвереләләр. Кешеләрнең хезмәткә булган мөнә-сәбәтләре үзгәрә, алар хәзер хезмәттә могҗизалар күрсәтәләр — бөтен дөньяны шаулатырлык рекордлар бирәләр. Бу поэма Сөндек- ленең үсеш юлындагы бер иҗат уңышы иде. Ул бу поэмасы белән шагыйрь булып җитлегүен, таланты җәелә баруын күрсәтте.
Бу елларда шагыйрь колхоз авылы турында, авыл хуҗалыгы алдынгылары турында һәм башка профессия кешеләре, чит ил хезмәт ияләре, хатын-кыз (бигрәк тә ана образын тудыру) һәм балалар өчен язылган әсәрләре белән дә танылып өлтерә. Илдәге һәрбер яңалыкка, үсешкә карата җырлары белән җавап биреп барырга омтыла. «Ул бара» шигырендә М. Сөндекле колхозлашу чоры һәм бу чорда эшчеләрнең крестьяннарга булган ярдәмен, җитәкчелеген күрсәтсә, «Авыл» шигырендә юмарт табигать үзенең бөтен матурлыгын, байлыгын бүләк иткән, «сандугач та мактап туймый» торган колхоз авылында шат күңелле кешеләр яшәвен тасвирлый. Монда «зифа буйлы, эшчән кызлар» бар, монда тормыш белән бергә «матур уйлар» туа. Без шушы* авылда үзенең картлыгын муллыкта үткәрүче Гөлнур әбине очратабыз. Кызлар кебек эшчән бу әбинең карчыкларга гына хас искиткеч гүзәл бер сыйфаты бар: ул бик кызык итеп әкиятләр сөйли белә. Менә безгә әби татар халкы арасында иң күп таралган «Зөһрә кыз» әкиятен сөйләргә керешә. Автор әкиятнең халык телендә йөргән вариантын үзгәртмичә бирә дә, халыкның өлкән буын вәкиле—- әби авызыннан иң әһәмиятле төп фикерне әйттерә:
Күптән инде ятимә кыз яши айда, Бу җирдәге матур көинәр аңа кайда? Зөһрә кызның матур, нурлы йөзләреннән Көнләшәләр, имеш, күктә, кояш, ай да. Әкияттәге ятимә кыз, ник ул айда? Истәлеге бигрәк авыр бу уйларда, Менә бүген төшсен иде җиргә Зөһрә, Нинди рәхәт, нинди иркен бу тугайлар...
Шул рәвешчә, М. Сөндекле үзенең «Авыл» исемле шигырендә, борынгы әкият образларыннан файдаланып, үткән караңгы көннәргә бүгенге нурлы көннәрне каршы куя һәм хәзерге колхоз авылының матурлыгын, яшәү ямен укучыга көчлерәк итеп күрсәтүгә ирешә.
Сугыш еллары совет поэзиясенең күтәрелеш еллары булды. Бу бик т а би гый. Ха л ы кл а р ның дошм анга булган нәфрәте чамасыз иде. Каләмнәре һәм 'штыклары белән сугышкан язучылар халыкның туган ил бәйсезлеге хакына җанын да, малын да кызганмавын үз күзләре белән күрделәр, халык белән бергә ил кайгысын күтәрделәр, Ватанга булган сөю хисләрен, халкыбызның җиңүгә ышанычын ашкыны-п җырладылар.
М. Сөндекле Ватан сугышында рядовой солдат булып катнаша һәм ил кичергән авыр сынау еллары турында күп кенә әсәрләр яза. Сугыш елларында аның «Киләчәккә хатлар» исемле китабы һәм шигырьләр җыентыгы басылып чыга. Бу китапларга тупланган шигырьләрдә шагыйрьнең патриотлык хисләре, ачык идеясе, омтышучанлыгы күзгә ташлана. Алар шулай ук җан
87
лы образларга бай булулары белой дә аерылып торалар. Шагыйрь биредә уй-тойгыларын, яктьи теләкләрен иркенрәк һәм гадирәк итеп әйтеп бирә.
Бу урында, бераз гына алга сикереп булса да, шагыйрьнең 1946 елда язган бер парчасыннан өзек китереп узасы! килә:
Шагыйрь юлы — тойгы, хисләр аша Мәшәкатьле, озын, авыр юл, Үз тавышын үзе тапкан шагыйрь Яна йолдыз тапкан галим ул.
Әйе, сугыш елында язган ши-гырьләрендә дә авторның «мәшәкатьле, авыр юлы», эзләнүләре бик ачык күренә. Аның бу елларда язган әсәрләре арасында Ватан турында, батырлык турында уйланулары; фашист явын җир өстеннән юк итәргә чакырып, яшь сугышчыга мөрәҗәгате; тыныч тормышыннан аерылып, кулына корал алырга .мәҗбүр булган совет кешесенең уй- тойгылары яки аерым бер сюжетка салып сурәтләнгән сугыш картиналары бар. Бу Шигырьләр күп очракта кыска, җыйнак итеп эшлән-гәннәр һәм аларның лирик герое зур җиңүнең киләчәгенә, яу белән килгән фашистларның тончыгачагына ышаныч белән яши. Чөнки безнең халыкларыбыз туганнарча бер семьяга тупланганнар, алар изге эш өчен, көрәшәләр. «Туганлык» исемле шигырь бу дуслыкны матур итеп сурәтли:
Без үткән юлны сорама, Ике адым торып Доннан, Бер йотым суны икегә Бүлешеп эчтек, туган.
М. Сөндеклеиең «Атла, атым, ак канатым» исемле җырының Украина композиторы Левица тарафыннан көйгә салынып, башкорт дивизиясендә җырланып йөрүе—шулай ук халыклар дуслыгының матур үрнәге.
Без, әлбәттә, М. Сөндекленең- сугыш вакытында язган шигырьләре барысы да югары художестволы дип әйтүдән ерак торабыз. Төрлесе бар: сюжетлы, бик конкрет һәм образлы калыпка салынганнары белән бергә, риторик сүзләрдән, шаблон алымнардан торганнары да очрый.
Бәхеткә каршы, М. Сөндеклеиең бер яхшьв сыйфаты бар. Ул нинди дә булса бер теманы сайлау белән әйләнә-тирәсен онытмый, дөресрәге— темасын ясалма рәвештә тарайтмый. Бөек Ватан сугышын ул, •мәсәлән, сугыш картиналары аркылы гына бирми. Фронтның аерылгысыз юлдашы һәм ныклы терәге тылны — колхоз авылы кешеләренең фидакарь хезмәтен дә истән чыгармый. Мисал өчен аның 1944 елда язылган «Сөйләнмәгән әкият» шигырен алып карыйк.
Элекке әкиятләрдә сөйләнгән батырлар гына сәләтле булган эшләрне хәзер гади совет крестьяны баш: кара, хәтта стихияле табигать көчләре аның алдында баш ияргә, аңа хезмәт итәргә мәҗбүрләр.
Шигырь музыкаль, үз үлчәвендә һичбер кысынкылык тоймыйча табигый* һәм җиңел агыш белән ага. Менә шагыйрь яз күренешен бирә:
Яз килде, яз. Тургай сайрый һавада, Күктән җиргә җылы нурлар явалар. Карлыгачлар балчык ташый ояга, Каз бәбкәсе чыкты матур дөньяга.
Шушы дүрт юллык куплетта һичбер төрле күпертүгә мохтаҗ булмаган яз билгеләренең барысы да диярлек тупланган
Автор колхозчы Ганинең күңеле байлыгын шушы әкият стилендә матур итеп ачып бирә:
Гани туктап, сөеп үтте бодайны.
— Үсәсең бит, алтынкаем, шулаймы? Бодай аңа: «Әйе» — дигәндәй булды. Иркәләнеп башын игәндәй булды.
Гани абзыйның башаклар белән сөйләшеп йөрүе әкият кебек, ләкин ул — чын әкият, патриот картның кайнар йөрәк хисләре.
М. Сөндекле дә, башка шагыйрьләр кебек, Ватан сугышы турындагы иң уңышлы әсәрләрен сугыштан соң иҗат итте.
Әгәр шагыйрь 1944 елда язылган «Урал» шигырендә Уралның мәһабәт кыяларына, борынгы тарихына сокланып та, Ватан өчен авыр елларда корал коюын юл уңаенда гына әйтеп киткән булса, 1946 елда
88
язган «Цехлар яктысы» исемле шигырендә Уралның баһадир кешеләрен, үз куллары белән җиңүне якынайтучыларны сурәтли.
Автор горурлык белән Ватанга мөрәҗәгать итә:
Сиңа биреп көчен, ялкынын Күмер яна безнең учакта, Үтеп авыр көннәр аркылы, Кояш булып Урал балкыды Синең өстә кара төн чакта. Кара төндә учак алдында Без идек ул синең улларың. Үткәрдек без шунда ялны да, Синең өчен кирәк чагында Иң көчлесен бирдек коралның.
Урал сугыштан соң да халыкньиң тыныч хезмәте өчен бәтен энергиясен бирә. ✓
Тыңла, Ватан, Урал турында Күр тимернең кызган ут чагын. Җырла, Ватан, жиңү юлында, Тезмә-тезмә таулар куенында Гөрләп торган металл учагын.
Менә бу инде «Урал» шигырендәге «кошлар оясы, күксел Урал» гына түгел, ә чын Урал — бүгенге промышленностьның гигант үзәге.
1950 елда Сөвдекленең «Хезмәткә дан» исемле җыентыгы басылып чыкты. Бу җыентыкта аның Донбасска багышланган ике зур әсәре урнаштырылган: «Донбасс турында уйлар» циклы һәм «Макар Мазай» поэмасы.
«Макар Мазай» поэмасьи, партиянең идеология өлкәсенә караган тарихи карарларына җавап буларак, киң сулыш белән язылган зур әсәр. Вакыйгаларның киңлеге буенча да, төп геройларның характерларын ачып бирү ягыннан да ул М. Сөндехленең башка поэмаларыннан, һичшиксез, өстен. Атаклы корыч коючы Макар Мазайның Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгын күрсәтүгә багышланган бу әсәр Жданов шәһәрен сурәтләү белән башлана. Жданов каласы «баһадирлар төсле домналары», үзе үстергән куркусыз йөрәкле батыр улы Макар Мазай белән горурланып, мәһабәт басып тора. Ләкин Мазайны «үлгән» диләр. Мөмкин хәлме бу? Герой үләме?
Менә горком секретаре Никитин «күмерле бармак эзләре төшкән, өзгәләнгән дәфтәр» чыгара.
Бу дәфтәрне дошман чигенгәч, Тапкан берсе завод юлыннан, Беркем белми аны, кем язган һәм үткән ул кемнәр кулыннан.
Дәһшәтле көннәр хатирәсен, «Макар Мазай истәлеген» сөйли торган дәфтәр бу. Донбасска дошман якынлаша, Донбасс күгендә фашист козгыннары әйләнә. Корыч кою осталары семьяларьь белән вакытлыча туган-үскән җирләрен, байлыкларын калдырып, ерак тылга, Уралга күчәргә мәҗбүрләр. Кешеләр генә түгел, заводлар да күчә. Ләкин Мазай китәргә теләми, ут ялкыны белән чолганып алынган Донбассны ташлап китәргә риза түгел ул. Үзенең эшен дәвам итәргә сәләтле Михай, Мәхмүт кебек кешеләрне тәрбияләп үстергән Макар подпольеда, дошман тылында кала. Партиянең шәһәр комитеты секретаре Никитин белән берлектә, алар дошманга каршы подпольедан торып көрәш алып баралар. Эвакуацияләнергә өлгермәгән башка эш-челәрне көрәшкә күтәрәләр. Коточкыч авыр һәм тигезсез көрәш башлана. Фашистлар соңгы чиккә җитеп шашыналар, кешелек тарихында моңарчы күрелмәгән кабәхәт- лекләр, ерткычлыклар эшлиләр.
Вәхшилекләре белән совет кеше-ләренең котын алырга, аларны тез чүктерергә, үзләренә хезмәт итүче юаш коллар хәленә китерергә тели фашистлар. Ләкин юкка!.. Подпольеда хәрәкәт итүче совет пат- риотларьи дошманга «тирән шахтадан» бер генә көрәк күмер дә чыгармас, мартенда бер генә чүмеч корыч эретмәс! Дошман оккупациясендә калучы совет кешеләре фашистлар и ы ң п л а н н ары н җимерү өчен бөтен булган мөмкинлекләрдән файдаланалар. Кирәк икән хәйләли дә, дошманнарны алдый да беләләр.
Мазай «көрәк кадәр сакал үстерә», «кәсебен» үзгәртә:
Кесәсендә паспорт законлы, Печать төшкән соңгы рәсеме, Кеше йөртү яки йөк ташу Бу «картлачның» бөтен кәсебе.
89
Бусы — Мазамның немецларга билгеле булган «кәсебе», менә аның чын кәсебе кайда:
Озын елан булып эшелон
Москва ягына узган чагында
Гаскәре һәм
Коралы белән
Канда йөзгән күпер астында.
Москвага каршы бу көчне Гитлер, имеш, үзе бик көткән, Безнең, Мазай белән Никитин Шундый аждаһаны Юк иткән!
Мазай моннан башка да бик күп батырлыклар эшли. Ләкин сатлык җан Дергач һәм аның хатыны гестапога Мазайны тотарга ярдәм итәләр.
...Мазай тоткында. Фашистлар хәйлә белән Мазайны үз якларына аударььрга, аның данлыкльн исемен үзләренең пычрак эшләрендә файдаланырга телиләр, аңа сатылырга тәкъдим итәләр.
Ләкин Мазай дошманның явыз ниятен бик яхшы аңлый, һәм бары тик совет пешеләренә генә хас булган горурлык һәм куркусызлык белән җавап бирә.
— Әйе, әфәнде, аңлашыла бу, Тик без синнән акыл көтмәдек, Без, эшчеләр, бер вакытта да Ватан белән сату итмәдек...
Бу сүзләр Мазайның дошманына каршьг чиксез нәфрәтен дә, туган •иленә булган көчле мәхәббәтен дә, совет патриотына гына хас ихтыяр көчен дә күрсәтәләр.
М. Мазай геройларча һәлак була. Ул үлем алдыннан шулай уйлый:
Уйлый Мазай: — Юк әле, ерткыч, Минем өчең җиңелү түгел бу, Үләм икән, -көрәш юлында Илем өчен кирәк үлем бу.
Үләм икән, минем бу җирдә ’Меңәрләгән дуслар калачак. Мин күтәргән ярыш байрагын Алар бердәм тотып барачак.
Ватан сугышы беткәч тә Жданов шәһәре халкы корыч кою заводын торгызуда М. Мазайны беренче сафта саный, чөнки ул заводның иң кыйммәтле оборудоваииеләрен яшереп саклап калган, подпольедан торып дошманга каршы аяусыз көрәш алып барган һәм Ватаны, заводы өчен үзенең гомерен биргән. Менә шуңа күрә дә М. Мазай үлемсез, ул яши. Аның эшен шәкертләре Михай һәм Мәхмүт Зиннуровлар дәвам иттерәләр.
М. Сөндекле үз героеның үлемсез, образын тудырган, ул аны гадәттән тыш бер герой итеп түгел, ә аның геройлыгын миллионнарча совет кешеләренең табигый сыйфатлары итеп бирә алган. Поэманың төп әһәмияте, көче әнә шунда да. Мазай ялгыз герой түгел, ул партия җи-тәкчелегендә планлы- рәвештә хәрәкәт итә, аның тирә-юнендә ышанычлы дуслары—халык бар. Менә шуңа күрә дә Мазай образы Сөн- декленең иң җитлеккән, иң уңышлы образларыннан берсе, хикәяләүнең ачык логикасы һәм документаль дөреслек бу образны тулыландырырга ярдәм иткән. Мазай образының үлемсезлегенә басым ясау максаты белән Сөндекле «Иске дус белән очрашу» (1953) шигырен яза. Шигырьнең лирик герое Волга аша үтүче «Мазай» пароходы белән очраша:
— Исәпме, иптәш «Мазай» дип, Аз гына эндәшмәдем, Тыңладым аның кычкырып Порт белән сөйләшкәнен.
Ул килгән ГЭС мәйданына Моторлар, частьлар алып, Өзмәгән ул графикны Юлында соңга калып...
Димәк, Мазай исән! Мазай ком-мунизмның бөек төзелешләрендә катнаша. Сөндекле бу шигыре белән Мазайның гына түгел, ә халык бәхете өчен көрәштә гомерләрен бирүчеләрнең үлемсез булулары турында сөйли.
Соңгы1елларда (1950—54) М. Сөн- декленең бөек төзелешләрне чагылдырган «Волга таңнары» циклы, «Бишенче бишьеллык утлары» циклы һәм актуаль темаларга язылган, тынычлык, хезмәт тантанасын тере һәм җанлы картиналар, вакыйгалар аша, конкрет образлар аша сурәтләүче бик күп матур-матур әсәрләре дөньяга килде.
Сөидекленең «Волга таңнары» циклына кергән шигырьләрен генә алып карасаң да, үзләренең тирән идеяле, шул ук вакытта халык рухы белән сугарылган, ил белән.

халык белән бергә үсүче шагыйрь булуына ышанасың. Волга буендагы һәрбер вышка, Волгада йөргән һәрбер пароход, коммунизмның бөек төзелешләрендә үзенең нинди дә бүлса берәр хезмәте белән катнашкан һәр кеше шагыйрьгә илһам бирә. Шагыйрьнең дуслары күп, шагыйрьнең дуслары һәркайда: .тырыш хезмәтләре белән танылган өлкән буын кешеләр дә, эш процессында белем алып, үсеп килүче яшьләр дә, «яңа диңгездә» зур-зур пароходлар йөртергә хыялланучы «кечкенә капитаннар» да бар.
«Волга буенда бер өй» шигыре бөек юлбашчы В. II. Ленин истәлегенә багышланган. Лирик герой, кайчандыр, даһи үзе кереп бер кич куныл чыккан йортка килә һәм тирән эчке кичереш белән:
Бер генә кич, Ә мәңгелек Ямь биреп киткән йортка, Изге булып күренә миңа Мондагы һәрбер нокта, —
ДИ.
Шагыйрьнең лирик герое «нечкә хисле, жанлы! кеше, ул үзе дә дулкынлана, укучыны да дулкынландыра:
Әйтте әби киткән чакта:
— Бәхетле булсын юлың, Мин кыстым аның Ленинга Чәй ясап биргән кулын.
М. Сөндекле үзенең соңгы ши-гырьләрендә дә гади совет кешеләренең соклангыч иҗат эше башкарулары һәм аларның эшләренең мөһим булуы турында яза.
Бу зур залны кайсы мастер бизәкләгән, Карагызны, кай җире соң килешмәгән? һәр детале, һәр бизәге — иҗат эше, Шул иҗатка исемен куймый киткән кеше,—
ди дә. сүз үзенә кагылырлык булгач, юморга күчә.
Без җыр язсак кул куярга ашыгабыз, Кплмәсә дә килгән дибез, ярсынабыз. Ә бу мастер, күрәсең, ул гади булган. Ләкин эше күренеп тора: коеп куйган. Бу билгесез мастерлар соң азмы алар, Бу тормышны бизәүчеләр әнә шулар.
(«Гади мастер турында»)
Бу юллар кешенең иҗади хезмәте белән тудырылган һәрбер хәзинәгә, аны тудыручы* һәрбер кешегә көчле мәхәббәт белән сугарылганнар.
М. Сөндекленең 1950—54 елларда язылган шигырьләре аның поэтик осталыгы көннән-көн үсүен бик ачык раслыйлар.
М. Сөндекленең иҗаты бай һәм күпкырлы. Ул драматургия һәм проза өлкәсендә дә эшли, публицистик мәкаләләр дә яза. Сөндекле бөек рус язучыларының (Пушкин, Лермонтов, Некрасов һ. б.) һәм дөнья әдәбиятьи классикларының (Беранже, Роберт Берне һ. б.) әсәрләрен тәрҗемә итү буенча да күп эшләде. Шул ук вакытта аның үз әсәрләре дә рус теленә тәрҗемә ителделәр. Бу инде рус һәм башка тугандаш халыкларның укучылары да, аның шигырьләре белән танышалар дигән сүз.
М. Сөндекле — өзлексез эзләнүче, тырышып эшләүче шагыйребез. 1930 елдан башлап аның төрле издательстволарда (Москва, Казан, Харьков, Уфа) 35 тән артыс китабы басылып чыкты.
Шагыйрьнең производство өлкәсенә караган, коммунизмның бөек төзелешләренә 'багышланган шигырьләр иҗат итүе безне шатландыра. Тәҗрибәсе һәм иҗат мөмкинлекләре зур булгаи шагыйрь якын киләчәктә бөек төзелешләр белән бергә үсүче яңа геройга багышлан-ган җырлар, поэм-алар -иҗат итәр дип ышанабыз һәм аңа яңадан-яңа иҗат уңышлары телибез.