Логотип Казан Утлары
Публицистика

ОЧЕРК ТУРЫНДА КАЙБЕР ФИКЕРЛӘР

дәбияттагы иң оператив жанрларның берсе. Ул тормыштагы актуаль мәсьәләләрне үз вакытында яктыртып барырга, тормыш фактларының иң характерлы! һәм күренеклеләрен укучыларга җиткерергә, шул фактларның үзләрен кешеләрне тәрбияләү коралына әверелдерергә тиеш. Совет кешеләренең тыныч хезмәтен күрсәтү, производствога кыйммәтле яңалыклар кертүче эшчеләрнең, алдынгы колхозчыларның, совет интеллигенциясе вәкилләренең әдәби портретла- ларын бирү, кире күренешләрне тәнкыйть итү эшендә очеркның роле көннән-көн үсә бара. Художестволы; очерктан да, матур әдәбиятның бер жанры буларак, иң беренче чиратта тормышны дөрес чагылдыру таләп ителә. Чын мәгънәсендәге художестволы очерк тормыш фактларын югары осталык белән сурәтләп бирергә тиеш.
Художестволы очерк жанрының чикләре бик киң. Ул үзенең стиль оттеноклары белән хикәяләргә дә, публицистик мәкаләләргә дә охшарга мөмкин. A. М. Горькийның әйтүе буенча, художестволы- очерк ул фәнни тикшеренү белән хикәя арасында тора, ягъни эчтәлеге белән фәнни тикшеренүгә, ә формасы бе-лән хикәягә якынлаша. Менә шул ике үзенчәлекнең бер-берсенә гармоник кушылуы художестволы очеркны мәкаләләрдән, фәнни-популяр, социаль-экономик, статистик һ. б. очерклардан аерып тора.
Соңгы' вакытларда татар совет матбугатында чыккан художестволы очеркларның тематик яктан да, әдәби эшләнеш ягыннан да баюы һәм киңрәк диапозон ала баруы ачык күренде. Очеркларда хезмәт кешесе тулырак күрсәтелә башладьк. Алар- да тормышның типик уңай героен һәм күренешләрен сурәтләү, стильдә документаль проза үзенчәлекләренең хикәяләү элементлары белән органик үрелә баруьи үсте. Соңгы бер-ике ел эчендә «Совет әдәбияты» журналында, өлкә газеталарында, «Үсү юлы» альманахында һәм «Данлы хезмәттә», «Нефть өчен көрәштә» һ. б. җыентыкларда басылган очеркларда әнә шул юнәлеш бар. Очеркистлар халык тор-мышындагы зур яңалыкларны, безнең ышанычлы адымнар белән коммунизмга баруыбызны докумен- таль-конкрет фактлар ярдәмендә сурәтләргә, бүгенгенең әдәби көндәлеген барлыкка китерергә омтылалар. Татарстан «нефть промышленносте кешеләрен, бөек төзелешләрне, производство алдынгыларының данлы хезмәтен күрсәтү очеркларда үзәк темалар урынын алды. Г. Әпсәлә- мов белән Б. Гыйззәтуллинның Казан портын төзүчеләр турында «Совет әдәбияты» журналында басылган очерклары, Ш. Маннурның «Мактаулы кешеләр» исемендәге очерклар җыентыгы, Зәки Нури, М. Хәсәнов, С. Сабиров һ. б. очерклары менә шул темаларга багыш-ланды.
Хезмәт кешесе — безнең очеркларның төп герое. Ш. Маннурның «Мактаульп кешеләр» исемле китабына кертелгән «Карт оста» дигән
101
очеркы менә шул уңай белән аерата күзгә ташлана. Гражданнар сугышы елларында Беренче Атлы армиянең кызылармеецы булган һәм 1923 елдан бирле илнең төрле нефть өлкәләрендә эшләгән зур тәҗрибәле оста Ефимов инде ун елга якын Татарстан нефть промышленностенда хезмәт итә. «Ефимов эшләгәндә, аның җилкәсендәге күлмәге атна-ун көн эчендә тир белән өзелеп төшкән чаклары да еш булды. Аныц үз гомерендә «Ефимов начар кеше, начар оста» дигәнне ишеткәне юк. Украинада эшләгәндә аныц буровоена Никита Сергеевич Хрущев үзе килде. Кулын кысты...» Менә шушы карт оста, хезмәттә яца алымнарга күчәргә кирәк булгач, зур аптырау хәлендә кала.
Ефимовныц иске карашлардан арынуы, үз тәҗрибәсендә яңа алымның өстенлеген тикшереп һәм өйрәнеп, яңа җиңүләргә ирешүе очеркта сюжет сызыгы итеп алынган. Бу очерк, бер яктан, документаль фактларга нигезләнгән булса, икенче яктан, образлары белән дә, компо- зицион-сюжет төзелеше белән дә хикәя жанрына нык якынлаша. Аңарда документаль очерк стиле белән хикәяләү элементлары берлә-шә. Геройның үзен өйрәнү, төрле фактларны җентекләп һәм деталь тикшерү нәтиҗәләрен автор иске белән яңаның көрәшен ачуга туплаган һәм моны бер буровой мастерының тормышы» мисалында күрсәткән.
Сталинград янындагы бөек төзелешнең берничә көне һәм андагы гади совет кешеләренең тормышы Зәки Нуриның «Төп юнәлештә» исемле очерклар китабында сурәтләнде. Сталинград гидростроена бөтен илнең катнашуы — очеркларда төп мотив. Төзелеш турындагы* тарихи фактлар ярдәмендә совет кешеләренең бүгенге героик хезмәте тагын да ачыграк, тагын да рельефлырак бирелгән. Бит артыннан битне ачкан саен, бу төзелешнең катлаулы панорамасы», анда эшләүче кешеләрнең геройлыгы күз алдына килеп баса. Совет кешеләренең тыныч хезмәт кешеләре булуын һәм үз хезмәтләренең җимешләрен беркайчан да дошманга бирмәячәклә- рен автор ачык күрсәткән. Менә шуның өчен дә, китапны» укып бетергәч, автор белән бергәләп бөтен совет кешеләре исеменнән: «Без — тыныч төзелеш кешеләре. Империалистларның сугыш уты кабызырга, безнең тыныч эшләребезне бүлдерергә маташулары» барып чыкмас!»— дисең. Бигрәк тә «Секундларга исәп», «Волганың сул ярын-да», «Тынычлык йөкләре» исемле очерклар уңышлы- эшләнгән. һаман яңага омтылучы һәм үзе артыннан күпләрне ияртүче Виктор Борисов та; насос станциясеннән эретмә китерүче шланг ярылгач, аның фонтанын күкрәге белән каплаган Овчаренко фамилияле егет тә; ма- шинаны- икеләтә нагрузка белән эшләтеп, тыныч төзелеш йөкләрен мөмкин кадәр күбрәк ташырга омтылучы шофер Юрий Пронин да — совет яшьләре өчен типик сыйфатлар белән сурәтләнгәннәр. Дөрес, Зәки Нуриның бу китабы аерым кимчелекләрдән азат түгел әле. «һөҗүм шунда бара», «Зур көн» кебек очеркларда геройларның ачык эшләнгән образы юк. Шуның өчен бу очерклар аерым публицистик өзекләрдән генә торган кебек, һәр җөмләне «пафосла»ндырырга» тырышу да урыйсыз. Ә кайбер очракларда автор төзелешнең гомуми картиналары белән генә мавыга.
Тормыштагы аерым фактлар ярдәмендә чынбарлыкның типик күренешләрен чагылдыру Г. Әпсәләмов белән Б. Гыйззәтуллинның Казан портын төзүчеләр турында язган очеркларында да күренә. Бу ике автор аерым фактларны күздән кичерү һәм аларны формаль рәвештә образга ябыштыру юлыннан түгел, бәлки вакыйгаларның үзәген тотып алу һәм аларны гомумиләштерү юлыннан баралар. Алар, безнең күп кенә яшь очеркистлар кебек, герой образын ачу өчен аның биографик материалларын гына алмыйлар, ә бәлки сурәтләнүче вакыйга һәм- геройларның типик, характерлы якла-рына игътибар итәләр. «Казан порты»» ңсемле берейче очеркта Суфия Әхмәтҗанова һәм башкаларның, штрихларда гына булуга кара-
102
м а с т а п, ышандыргыч портрет ы, «Земснарядчылар» исемле очеркта Казан портын төзүдә катнашучы яшьләрнең тормышы матур сурәтләнә. Бу ике автор характерларның каршылыклар көрәше процессында фо р м а л а ш у ы н а и гътн бар i гт ә.т әр. Мисал өчен «Экскаваторчы егет» исемле очерктагы Дмитрии Жадан образын искә алырга мөмкин. «Совет әдәбиятымның 4 нче номерында басылгач! «Кыен эш» исемле очеркта да моңа зур игътибар бирелә. Александр Заборовский образы — шуның ачык мисалы. Тормыш фактларын ныклап өйрәнү образларның да дөрес һәм тормышчан бирелүенә китергән. Бу авторларның Казан портын төзүчеләр турындагы беренче ике очеркында үзәк образларның конфликтка бәйләнеше йомшак иде. «Экскаваторчы егет» һәм «Кыен эш > исемле очеркларда алар бу кимчелектән шактый арына алганнар.
Очерк стиленең хикәяләү алымнары белән матур аралашуын, пейзаж элементларын әсәрнең тукымасына оста бәйли белү мисалларын М. Хәсәнов очеркларында табарга мөмкин. Аның күп очеркларында матур художестволы детальләр бар. Ләкин әле М. Хәсәновта шул детальләрне әдәби оештыру, цемент- лаштыру күп кенә очракларда жи- тешеп бетми. Аның бу йомшак ягы< «Яна горизонт» исемле повестенда да күренгән иде. Аерым фактлар һәм детальләр тирәсендә генә йөзеп, ул тормышның эчке каршылыкларын тулысы белән ачып бетерә алмый. Аның очеркларында әле ин-дивидуаль үзенчәлекләре белән бер- берсеннәи аерылып торырлык характерлар бик аз.
Менә бу берничә очерк ярдәмендә генә дә татар совет очеркының яңа күтәрелешкә килүен, идея-тематик һәм художество осталыгы ягыннан үсүен күрергә мөмкин. Ләкин бу күтәрелешнең үзенең каршылыклы һәм кимчелекле яклары да бар. Иң беренче чиратта, бездәге художе-стволы очеркларның тормыш таләпләренә әле тулы җавап биреп өлгерә алмаулары ачык. Татарстан эшчеләренең, колхозчыларының, интеллигенциясенең һәм фән эшлек- л ел ә р ен е ң тормыш ыи i я кт ы р ту га игътибар җитәрлек түгел. Очеркларның тормыш* таләпләренә җавап бирергә омтылудагы, акрын кый-мылдавы' бигрәк тә МТС лар һәм колхоз-совхозлар тормышының бик аз сурәтләнүендә ачык күренә.
КПСС Үзәк Комитетының 1953 ел сентябрь һәм 1954 ел февраль — март Пленумнарында кабул ителгән тарихи карарлардан соң авыл хуҗалыгы һәм аның алдынгылары турында өлкә газеталарында басылган ярым очерк, ярым корреспон-денция тибындагы әсәрләрдән һаман алга китә алмавыбыз беркемгә дә яшерен түгел. Бөтен ил авыл хуҗалыгын үстерү өчен Көрәш алып барганда, безнең «әдәбият разведчиклары» булган очеркист- ларның бу бай һәм кирәкле теманы әле дә ныклап яктырта алмауларын табигый хәл дип булмый.
Хезмәтне оештыру, колхоз произ-водствосын татын да ныгыту һ. б. турында кыпо фикерле очерклар юк. Сирәк-сирәк кенә күренгәләгән мондый очеркларда, гадәт буларак, художестволы йомгаклау көче аз була. В а кый га л арның гомуми бәйл ә- иеше йомшак ачыла, чын мәгънә-сендәге типик образлар җитәрлек югарылыкта эшләнеп бетмиләр.
Г. Ахунов белән М. Хәмитовның «Гөбнә буендагы бер колхозда» исемле очеркы бу яктан беркадәр аерылып тора.
Ике яшь автор бу очеркны язган вакытта, һичшиксез, үз алларына максат итеп, хәрәкәтчән, актив очерк иҗат итүне куйганнар. Бу әсәр бездә модага кереп киткән цифрлар, машиналар, техника белән тулган, ләкин кешеләре сирәк очрый торган очерклардан нык аерыла. Очеркта шаблон алымнар читкә алып ташланган. Анда сентябрь Пленумыннан соңгы гади бер колхоз тормышы языла. Колхозның да, районның да исеме күрсәтелмәгән. Ләкин аны безнең Татарстанда әле җитәрлек очрый торган колхозларның берсе дип кабул итәсең, һәм ул шулай да. Очеркның теле гади, эчтәлек тә артык ■ катлаулы түгел.
103
Вакыт — көзнең салкын яңгырлы айлары. «Икенче атна инде җир өсте туктаусыз дым йота. Басу юллары-, суга күбенеп, аякка сыланмас дар әҗәгә җи т кә н и әр ». С ы ер л а р фермасы мөдире Әшрәповның председатель белән ныклап сөйләшергә йөрүе дә юкка гына түгел. Чөнки «председательнең фермага карата артык игътибарсызлыгы! күптән инде аның күңелен тырнап йөри... Күпмегә кадәр терлекчелекне икенче планга куярга мөмкин. Колхозга ашыгыч акча кирәк булса, берәр сыерны, сатарга тәкъдим итәләр, күп әле безнең алар, таналары-бозаула- ры белән ике йөз башка якын, ди-ләр. Хөкүмәт алдындагы бурычын ферма үтәп килә, дип тынычланып ята бирәбез, һәр сыерга уртача мең литрга якын сөт тә алабыз. Ләкин колхозчыларга ферма доходы өләшкәнебез бармь’1? Өләшкәнебез юк... Ник дисәң, терлекчелек үз агымына куелган...»
Очеркта терлекчелекне үстерү мәсьәләләре дә, яшелчәчелек мәсьәләләре дә, колхоз производствосында җитәкчелекнең роле һ. б. бар. Ләкин әсәрнең ахырына табан алар барысы да бергә механик рәвештә генә кушылалар, эчке бәйләнеш ачылмый, матур һәм эзлекле башланган очерк таркала бара.
Әсәр агышында Әшрәповның да пассивлыгы ачыла. Председатель белән аның арасында артык зур аерма юк. Парторг Сираҗиев та штрих белән сызылган силуэт хәлендә генә калган. «Колхозны ныгытуга комачаулый торган зур киртә — начар председатель, үз эшен яхшы белмәүче председатель!..» ди ул бик кызган вакытларда. Ләкин аның үзенең, парторг буларак, шул кимчелекне җиңү өчен көрәше бик, бик тонык күренә. Очеркны укыгач, бу колхозның артта калуында бары тик председатель генә гаепле икән, дигән фикер үзеннән-үзе нәтиҗә булып чыга. Кайда йөргәннәр соң очеркта уңай тип итеп алынган парторг, ферма мөдире, авыл советы председателе? Кайда колхозчылар массасы? Очерк буена персонажлар үтеп тора: баш- тагылар төшеп кала, яңалар өстәлә, ләкин берсенең дә иҗаг нагруз- касы тулы түгел.
М. Хәсәновның «Совет әдәбияты» журналының 3 нче номерында басылган «Миллионер колхозда» исемле очеркы да әле тулысынча эшләнеп җитмәгән. Очеркның автор исеменнән сөйләнеп тә, ләкин вакыйгалар агышына аның катнаша алмавы, М. Хәсәновның үзе яза торган материалны әле өстән генә өйрәнгәнлеген күрсәтә. Әгәр дә «Гөбнә буендагы бер колхозда» исемле очеркта, билгеле, аның әдәби эшләнешендәге аерым кимчелеклә-ренә дә карамастан, тормышны мөмкин кадәр тирәнрәк һәм киңрәк сурәтләүгә омтылып, конфликтларның беренче контурлары сызылган булса, М. Хәсәнов очеркында бөтенләй икенче хәл. Очерктагы «мин» яки «без», күбесенчә, читтән карап йөрүче генә булып күренә һәм вакыйгаларга табигый рәвештә катна-ша алмыйча кала. Иптәш Таҗиев җитәкчелегендәге бу колхоз инде иң югары -ноктага җиткән, уңышлар шулкадәр күп икән. Дөрес, моннан берничә еллар элек авырлыклар булган булуын, ләкин алар (очеркта сурәтләнүгә караганда) бик ансат хәл ителгәннәр. Очеркның күп кенә урыннарында сизелүче «парад ялтыравыгы»н да чын тормыш картиналары! белән алыштыру кирәк. Берничә генә юл эчендә дә «репро-дуктор а>ша көчле музыка яңгырый», «көчле музыка яңгырап», кино башлана. Очеркта: «Ш у н ы ң өстеиә колхозның инде берничә еллар рәттән рәтләп икмәк бүлгәне юк иде. Шунлыктан ул иң элек бу проблеманы хәл итүне үзенең беренче макса™ итеп куйды. Ш у н ы ң ө с т е н ә колхозның финанс ягы да бик начар, бурычлардан башка бернәрсәсе дә булмаган» кебек, гаҗәп кытыршьи һәм җыелыш про- токольь теленнән дә корырак тел белән язылган урыннар бар.
Партия чакыруы буенча авылга киткән меңнәрчә специалистларның, яткын һәм чирәм җирләрне үзләштерүгә юнәлгән яшьләрнең, укучылар өчен үрнәк булырга лаеклы образларын һәм алдынгы колхоз-чыларның портретларын тудыру,
104
һичшиксез, беренче чиратта очеркистлар тарафыннан эшләнергә тиеш. Моның өчен очеркистлар алдына тормышны ныклы һәм нигезле рәвештә өйрәнү аша гына бар-лыкка килүче кыю фикерле, чынбарлыкка актив йогынты ясый ала торган, актуаль һәм зур тәрбияви йогынтыга ия булган әсәрләр иҗат итү бурычы килеп баса.
Гомумән очеркист, үзен чын-чын- нан кызыксындыра һәм борчый торган мәсьәләне күтәреп, аны чишүдә җәмгыять интереслары белән үзенең иҗади интересларын бергә куша алганда гына уңышка ирешүгә беренче адымны ясый алачак. Бөек рус тәнкыйтьчесе Белинскийның: «Сәнгатьнең һәрбер әсәре эпохага, үз заманының тарихи чынбарлыгына һәм художникның җәмгыятькә мөнәсәбәтендә каралырга тиеш», — дигән сүзләре очеркистлар өчен бигрәк тә туры килә.
Иҗтимагый тормышка актив кат-нашуның гүзәл үрнәкләрен совет очеркы шактый күп күрсәтте. Социалистик чынбарлыкка актив тәэсир ясау омтылышы әдәбиятчыларны' тормышның фактик материалларын игътибар белән өйрәнүгә китерә. Хәзерге чорда тагын да зуррак роль ала барган очерк жанрының үсүенә күп хезмәт куйган Горький һәм Маяковский традицияләрен В. Ставский, М. Шагинян, Н. Тихонов, Б. Галин, Б. Полевой һ. б. совет язучылары! дәвам иттеләр һәм иттерәләр. М. Шагинян, мә-сәлән, 1928 елда Дзорагэс төзелешенә катнашып, төзелеш һәм аның •кешеләре турындагы фактик материаллар нигезендә «Гидроцентраль» (1930)- исемле әсәрен яза. Язучының төзелеш белән, аның тех-нологиясе һәм кешеләре белән яхшы таныш булуын ачык күрсәткән бу хезмәт югары бәя ала: үзенең әсәре белән «төзелешнең тиз тәмамлануына» ярдәм иткән өчен М. Шагинян Совет хөкүмәте тарафыннан Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә. Соңгы елларда гына рус совет язучысы Б. Галин үзенең «Донбасста», «Бер торак пунктта» исемле очерклары өчен Сталин премиясе белән бүләкләнде. Языла торган темасын яхшы өйрәнеп һәм төшенеп эш иткән очеркистлариың әсәрләре әнә шул рәвешчә тормышка актив катнаштылар. Тагын бер •мисал. Үткән елның җәйге айларында «Правда» газетасында В. Овеч-кин очерклар ЬР басылды һәм «Алгы сызыкта» исемле очерклар китабы да басылып чыкты. Ул очеркларның темасьи да, кешеләре дә бик гади. Хәзерге авыл тормышьн. Ләкин очерклар шунда ук укучыларның игътибарын үзенә тартты». Сәбәбе — язучының башкалар күрә алмаганны күрүендә, нечкәлекләрне сизүендә иде. Колхозларда, МТСларда хезмәт оешты-ру һ. б. әһәмиятле мәсьәләләр буемча- ул кыйммәтле материаллар бирде.
Тормыштагьр конкрет материаллар, конкрет кешеләр турында язганда, очеркистлар күп кенә очракларда төрле биографияләр һәм кешеләр белән очрашалар һәм ул кешеләрнең тормышын сурәтләү очерк чикләреннән узып китәргә, очерк хикәя, повесть, хәтта романга да әй-ләнергә мөмкин. А. Фадеевның «Яшь гвардия», Б. Полевойның «Чын кеше турында повесть», Н. Бирюковның «Чайка» кебек, документаль фактларга нигезләнеп язылган әсәрләр моңа ачык мисал була алалар. Менә бу әсәрләр, художестволы очерктан таләп ителә торган документаль дөреслеккә дә, хикәя һәм романнан таләп ителә торган әдәби хикәяләү, авторның үзенең өстәмәләре кебек үзенчәлекләргә дә ия. Чөнки, тормыштагы яңалыклар белән бәйләнешле хәлдә, художество әдәбиятында^ теге яки бу жанрның, шул исәптән очеркның да киңрәк планга күчүе, яки икенче жанрга әйләнүе һәм, шулай ук, яңа әдәби жанрларның һәм төрләрнең барлыкка килүе дә бик мөмкин. Билгеле, мондый фактлар һич тә очеркның аерым бер әдәби жанр булуын инкарь итмиләр. Художестволы прозаның <бер зур өлкәсе булган очерк жанры әдәбиятта күренекле урын алып тора. Г. Успенский, Короленко, Чехов, Горький, Маяковский һәм башкаларның очерк-
105
лары нәкъ әнә шуны- күрсәтәләр. Г. Тукайның юл язмалары, Һади Такташның ба-йтак проза әсәрләре үзләренең характерлары, сурәтләнгән факт һәм вакыйгаларның тарихи конкретлыгы белән художестволы очеркка бик якын торалар.
Очеркистл а р тор м ыштагы х а р а к- терлы фактларның һәм күренешләрнең иң типикларын сурәтләргә тиешләр. Бер яктан, сурәтләнүче геройның һәм вакыйгаларның, тормыш фактларының конкретлыгы!, ә икенче яктан, аларны чын художестволы калыпка салып бирү очерк өстендә эшләүчеләр алдына гаять зур таләпләр куя. һичшиксез, очеркта кеше, картина һәм вакыйгалар конкрет булалар. Шуның белән бергә алар, үз чорының типик күренешләрен бер бөтенгә туплап, гому- •миләштереп тә күрсәтергә тиешләр. Очерк ул тормыш күренешләре арасыннан иң характерлыларын, иң әһәмиятлеләрен сайлап алуны, алар турында гомуми төшенчә бирүне һәм, конкрет фактларга нигезләнеп, максатка иң кыска юл белән баруны таләп итә. Ләкин очеркист, об-разны ачу өчен төрле ситуацияләрне үзе уйлап чыгармый, бәлки чын- ба р л ы кн ы ң үзендәге ф актл арны таба һәм шулар ярдәмендә образны ача. «Факт үзе генә әле,—ди А. М. Горький, — тулы дөреслек була алмый. Ул тик чимал гына. Шул чималдан чын сәнгать дөреслеген коеп чыгарырга, эшкәртеп алырга кн-рәк. Бу сәнгать дөреслеге авторның фактка- мөнәсәбәтеннән килеп чыга. Ә очеркның үзе — фактны гади генә сурәтләү түгел, ә факт турында, аның художник тарафын-нан ничек үзләштерелүеннән, аның карашлары системасыннан һәм кичерешләрөинән чыгып язылган хикәя ул». Очеркта да типик вакыйгалар һәм күренешләр, типик геройлар индивидуаль формаларда чагыла. Үзләренең бөтен конкретлыкларын саклаган хәлдә, тормышның типик сыйфатларын күрсәтерлек, җәмгыятьнең үсеш тенденцияләрен оста һәм художествольп күрсәтүгә хезмәт итәрлек фактлар безнең социалистик чынбарлыкта күп.
Ә безнең очеркларның күбесендә әле, тормышны ныклап өйрәнмәү аркасында, андагы» каршылыкларны һәм аерым кимчелекләрне чын иҗади кыюлык белән күрсәтү җитми. Татар язучыларынын, байтак очеркларында авыл тормышы турындамы, нефтьчеләр турындамы языла икән, тормыштагы каршылыклар һәм ким-челекләр сирәк әйтелә, вакыйгаларның эчке бәйләнеше ачылмый. Тормыштагы каршылыкларның ныклап өйрәнелмәве конфликтның йомшаклыгына китерә.
Безнең тормышта әле хезмәт про-цессында да, аерым кешеләрнен үзара мөнәсәбәтләрендә дә төрле каршылыклар килеп чыга. Очеркларда менә шул хәлләр җитәрлек, күрсәтелми. Тормыштагьи кире типларны, безнең алга баруыбызга ко-мачаулый торган мораль таркалганлык, эчүчелек, хулиганлык кебек күренешләрне очеркларда да сатира уты белән яндырырга кирәк.
«Безнең совет әдәбияты һәм сәнгате тормыш каршылыкларын һәм конфликтларын кыю рәвештә күрсәтергә, куәтле тәрбия чараларыннан берсе булган тәнкыйть коралыннан файдалана белергә тиеш» (Г. М. Маленков). Ә тормыштагы каршылыкларны. күрмичә үтүнең яки шомартуның менә шул таләп белән бернинди дә уртаклыгы юк. Тормыштагы яңа һәм алдынгы көчләрне раслау белән бергә, аерым тискәре күренешләргә каршьп очеркист укучыларда нәфрәт һәм аларны җиңеп чыгу өчен көрәш дәрте уя-тырга тиеш. Очеркистлар да, әдәбиятның башка өлкәләрендә эшләүчеләр кебек, социалистик төзелешнең у ңышл арын п ро п а га и д а л а у, яңага юл ачу белән бергә, иске һәм зарарлы күренешләргә каршы кискен, килешмәүчән көрәш алып барырга тиешләр. Менә шуның өчен «бары тик уңай нәрсә генә типиклаштыру объекты, сурәтләү объекты булырга тиеш, ә безнең тормышыбыздагы тискәре нәрсә, уңай нәрсәгә караганда, аз таралган нәрсә, янәсе, типиклаштырылырга тиеш түгел» дигән ялгыш карашны» алып ташларга кирәк. Ул — берьяклы караш. Ул искелеккә һәм катып кал

10G
ганлыкка каршы, кешеләрнең аңында капитализм калдыкларына каршы көрәшнең дәрәҗәсен төшерә. Искергән, үлеп бара торган, тискәре нәрсәне совет чынбарлыгына ят булган күренеш итеп гомумиләште- релгән образларда күрсәтергә кирәк.
«Киләчәкнең хуҗасы- булган алдынгы, яңа нәрсәне, сурәтләгәндә, совет художнигы аңа каршы тора торган иске нәрсәнең көчен киметеп күрсәтмәскә тиеш. Көрәш никадәр үткенрәк, каршылык никадәр көчлерәк булса, геройның батырлыгы шулкадәр зуррак булыр, ул үзенең ихтыярын, куркусызлыгын, совет патриотизмын шулкадәр куәтлерәк күрсәтер, укучыга ул шулкадәр уңай тәэсир итәр. Социалистик реализм үлеп бара торган тенденциянең дә — тормыш хакыйкатен- дәгечә—үсеш хәлендә, ягъни үлә барган хәлендә сурәтләнүен таләп итә. Бу процессны ачу өчен, художникның тискәре образларны үткенәйтеп һәм тулыландырып күрсәтергә хакы бар»1. Гадәттә безнең очеркистлар әсәрнең нигезендәге үзәк вакыйганы яки гомумән генә сөйлиләр, яки аны вак детальләр белән чуарлыйлар, тормышның төп герое — хезмәт кешесен күрсәтү урынына, машиналар, техника белән мавыгалар. Очеркист үзе яза торган материалны өстән генә өйрәнә, тормыш фактларын ке-шеләрне күрсәтүгә ипләштерә алмый. Күп кенә очеркларны (мәсәлән: С. Сабировның «Зур Идел туганда», Ш. Мөдәрриснең «Волга —Дон», С. Урайскийның «Беренче көннәр», В. Крыловның «Тукучы Наталья Лаврентьева», А. Докукинның -Нефть чыгару мастеры» һ. б.) газеталарда басылган гади коррес- лонденцияләрдән аеру кыен. Кайбер очеркларда машиналар, йөкләр, скважиналар, төзелешләр һәм ахырда гына шуларга «тагылган» кешеләр бирелә. Кешеләрнең урынын машиналар ала, ә кеше шул машиналарга, төзелешләргә фон булып кына кала.
’ «Коммунист* журналы, 1952 ел, № 21, 18—19 битләр.
Вакыйгаларның бик тыныч кына сурәтләнүе, күбесенчә иллюстратив материаллар белән чикләнү, мәсәлән, С. Карагайның «Депутат-мастер», Б. Корбановның «Шофер Харис Галимов» һәм башка очеркларда күренә. Беренче очеркта аяк киемнәре тегү фабрикасындагы бер цехның алдынгылар сафына басуы язылган. С. Карагай иптәш цех мастеры Гөлсем Снтдикованың эшчән- леген шактый җыйнак итеп, төрле фактлар ярдәмендә ачып бирергә теләгән. Ләкин ул фактларның иллюстратив материал хәлендә генә калуы, вакыйгаларның каршылыксыз үсүе әсәрнең көчен нык киметә. Э ш ч ел ә р ар ас ы и д а соци а л и стик
ярышның киң җәелүе, производство алдынгыларының тәҗрибәләрен куллану, уңышка ирешүнең авырлыклары очеркта бик өстән-өстән генә язылганнар. Ул мәсьәләләрнең җанлы чагылышын, уңышка ирешүнең көрәш һәм үсеш процессы* «нәтиҗәсе булуын күрсәтү урынына, автор а ларны үзе сөйләп уза. Менә очерктан бер өзек: «Кич белән про-изводство киңәшмәсе булды. Үзара тәнкыйть киң җәелдерелде. Эшчеләрнең социалистик ярыш йөкләмәләре яңартылды. Күпчелек эшчеләр һәрбер операциядә продукциянең үзкыйммәтен киметү, һәрбер операцияне дә бары- тик бик яхшы билгесенә генә үтәү турында йөкләмәләр алдылар. Шушьи көннән алып һәрбер эшченең көнлек эше күрсәткечләр тактасына языла башлады. Артта калучылар алдынгыларга беркетелделәр һәм, күп тә үтмәде, труппада үз нормасын үтәмәүче бер генә эшче дә калмады». Нәрсә бу: художестволы очеркмы, яки производство планының үтәлүе турында отчетмы? Очеркта төп герой Ситдикованың сөйләмен генә алып! карагыз: «Тынычлык эше өчен көрәш фондына лаеклы вклад кертү буен-! ча безнең цехта бик күп мөмкинлекләр файдаланылмыйлар әле...», «цех коллективьп, быел беренче тапкыр буларак, тулай продукция буенча да, шулай ук товарлыкльн продукция буенча да үзенең программасын үтәүгә иреште». Моны җанлы диалог дип кем атый алыр икән?

107
Б. Корбановның «Шофер Харис Галимов» исемле очеркында да художестволы очерктан таләп ителә торган композиция-сюжет бердәмлеге, с б р а з л а рч [ы I-I. т и п и к л ы г ы, а ч ык һәм җиңел тел юк.
һәр геройның диярлек тормыш юлын сөйләп бирү, күп санлы биографик чигенешләр ясау очеркларда зур урып ала. Бу алымның стандартка әйләнүе үзәк геройның характерын да, әсәрнең темасын да ачуны авырлатнтыра. /Мондый ким-челек әле күп очеркларда бар.
Очеркларның телендә техник тер-миннар артык күп кулланыла. Ш. Маннурның исеме әйтелгән китабында тел эшләнеше ягыннан аерым кимчелекләр бар. Мисал өчен^ бары бер генә җөмлә алыйк: «Ди- зельмоторлар гүли, насослар, үзләренә бертөрле тыныч тавыш чыгарып сыекча куалар, квадрат башындагы вертлюгка ялганган юан резина шланг, венадан кан агымы йөргәнсыман, үзлегеннән тирбәнеп тора, баганалар өстенә утыртыл Га и зур тимер бакта сыекча ясаучы* барабан гөбердәп әйләнә, ә туларның барысының да тавышларын күмеп, колакларньп тондырырлык дәрәҗәдә нык гөрелдәп, ротор эшли». /Монда скважина казу эшендә кулланыла торган күп машина һәм механизмнар бар, тик гадилек дигән нәрсә генә юк. С. Баһаветдиновның «Өлкән оператор Вәли Зөбәеров» исемле очеркында да шундый ук кимчелек күренә. Телгә игътибарсыз карау 3. Нуриның «Тынычлык йөкләре» исемле очерклар җыентыгында да очрый.
Очерклардагы тел мәсьәләсе «уңае белән М. Максудның 1952 елда басылып чыккан «Безнең мехчылар» исемле очеркына тукталып үтү урыйсыз булмас. М. Максуд җөмләләрне матур һәм аңлаешлы төзи, татар әдәби теленең байлыгыннан оста файдалана. Аның да яза торган темасы, һичшиксез, техник тер-миннардан күпләп файдаланырга мөмкинлек бирә иде. Ләкин- ул гади нәрсәләрне гади яза белә. Мәсәлән, Казан мехчыларының Октябрь революциясенә кадәрге тормышларын искә алганда, аларның гаять авыр шартларда яшәгәнлекләрен күз алдына китереп бастыра: «Бай белән ходай дус торганнар, ә үлем мехчылар белән күнчеләр тирәсенә елышкан. Үлемнең илчеләре — чахотка белән түләмә — типсә тимер өзәрлек көчле организмнарны вакытсыз һәлак иткәннәр». Халык әйтемен хәзерге татар әдәби теленең лексик составына кергән яңа сүз белән аралаштыру телнең ачыклыгын көчәйтә. «Тәрәзә кырыйлары белән җиргә иелеп... пычрак чөмергән тә-бәнәк өйләр» һ. б. шуның кебек оста әйтелгән урыннар очеркта күп. Гомумән, бу очерк үзенең төзек композициясе һәм җиңел теле, документаль фактларның яхшьп художестволы калыпка салынып бирелүләре белән укучыда уңай тәэсир к а л д ы р а. Я ңа д а н - я ңа җи ң үл әргә рухландыручы бүгенгебез төрле •мисаллар ярдәмендә иске тормышка контр а ст - ку ел ы п, Ко м м ун и стл а р партиясе җитәкчелегендә яулап алынган уңышлар сурәтләнә. Документаль дөреслек бүгенге көнне сурәтләгәндә дә, тарихи үткәнне чагылдырганда да нигез булып хезмәт итә. һичшиксез, әсәрнең идея-худо- жество бердәмлеген барлыкка -китерүдә авторның тел өстендә дә зур көч куеп эшләве уңай нәтиҗә биргән.
Тел өстендә игътибар белән эшләү Г. Әпсәләмов белән Б. Гыиззә- туллиннарның Казан портын төзүчеләр турында язган кайбер очеркларында, Г. Әпсәләмовның «Тормыш юллары» («Совет әдәбияты», 1954, № 3) исемле очеркында күренә. Бигрәк тә соңгы* очерк бу яктан уңай үрнәкләрнең берсе була ала.
А. М. Горький үзенең утызынчы елларда тел сафлыгы өчен алып барган зур көрәшендә совет әдәбиятының ачык тел белән язылырга тиешлеген күп тапкырлар әйтте. Аның әдәби әсәрдә телнең сафлыгын һәм ачыклыгын таләп итүе бер үк вакытта очеркларга да карый иде. Чөнки халыкның бөеклеген, акыл- лылыгыи һәм туры сүзлелеген барьи тик шуларга тәңгәл килә торган ачык һәм гади тел белән генә бирергә мөмкин. А. М. Горький очерк-
108
ларда ясалма матурлык һәм бөдрә- ләтелгән чагыштыруларның, чит ил сүзләрен белү белән масаю һәм техник терминнар белән мавыгуның зарарын ачып салды. Аның фикеремчә. чын художестволы» очеркта матур сурәтләү белән ачык тел, сүзләрнең гадилеге белән авторның самими тоны аралашып барырга тиеш. Ул һәрвакытта да, ачык телдән башка ачык идеология булырга мөмкин түгел, дип искәртә иде. Чөнки «тел. аралашу коралы булу белән бергә, көрәш коралы һәм жәмгыятьне үстерү коралы» (И. В. Сталин). Безгә менә бу күр-сәтмәләрне ачык истә тотарга һәм очеркларда да телнең чисталыгы һәм сафлыгы, ачыклыгы, киң катлау у ку ч ы л ар массалары на аңла еш л ы»- лыгы өчен кискен көрәш ачарга кирәк.
Яңадан-яңа темаларны югары сыйфатлы художестволы- формаларга салып бирүче кыю фикерле очерклар бездә бик аз. «Совет әдәбияты» журналында басылган очеркларның күбесе әле бу таләпкә җавап бирә алмый. Бу кимчелек, бер яктан, редакциянең үз тирәсенә очеркистларның ны-клы группасын т.уплый алмавы белән, икенче яктан, язучыларның үзләренең иҗади интереслары арасында очерк жанрының нигезле урын алмавыннан килеп чыга. Очерк язу эше үз агымына куелган. Очеркларда кешеләрне логик эзлеклелек белән сурәтләнгән вакыйгаларда, үсеш процессында күрсәтү, тел һәм сурәтләү чараларында әдәби җитлеккәнлекнең әле бик йомшак булуын ачык әйтергә кирәк. Аннан соң, татар совет очеркын тудыруда һәм үстерүдә зур хезмәт күрсәткән Кави Нәҗми, Гомәр Бәширов кебек өлкән язучылар бу жанрдан читләштеләр, М. Әмир, Г. Галиев, С. Баттал, А. Әхмәт, И. Гази һ. б. язучылар очерк өлкәсендә хәзер пассивлык күрсәтәләр. Мәсәлән, моннан берничә еллар гына элек Г. Галиев журналда бик актив рәвештә колхозлар һәм МТСлар турында очерклар бастырып килә иде. Гомумән аның сугыштан сонгы ижатында колхоз авылы тормышы* һәм аның алдынгы вәкилләрен сурәтләү зур урын алды. Татарстан районнарында күп йөрү, колхозларның эше белән яхшы: танышлык аңа сугыштан сонгы өч-дүрт ел эчендә генә «Мичуринчы Сәлимҗанов», «Коммунист Нургалиев бригадасында», «Яңа машина янында», «Югары уңыш осталары», «Элеваторда», «Бөреләр уянганда», «Быелгы җәй» һ. б. очерклар язарга мөмкинлек бирде. Ләкин Г. Галиев соңгы вакытта очерк өлкәсендә иҗади активлыгын нык йомшартты.
Очерклардагы тематик яктан ярлылык, художество эшләнешендәге кимчелекләр яшәп килү бездә әле очерк теориясенең дә эшләнмәгән булуына бәйләнгән. Бездә очеркларның елдан-ел зуррак урын ала баруларына карамастан, алар турында аерым рецензияләр, мәкаләләр бик аз басыла. Моннан берничә ел элек «Совет әдәбияты» журналында Г. Иделленең очерклар турында басышып чыккан обзор мәкаләсе дә, тагын газеталарда күренгән берничә рецензия — менә татар совет очеркының хәзерге торышы турында бөтен тәнкыйть материалы!’ Бу хәлне төзәтү кирәклеге көн кебек ачык.
Коммунистлар партиясе әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләрен совет җәмгыяте тормышын тагын да тирәнрәк өйрәнергә, халык таләпләренә җавап бирә алырлык әсәрләр тудырырга чакыра. Гади кешенең югары рухи сыйфатларын, анын характерының типик уңай билгеләрен таба һәм ачып бирә белү, гади кешенең матур художество образын, кешеләргә үрнәк булырга лаеклы образын тудыру осталыгы безнең очеркистлар алдында әле зур бурыч булып тора. Бу бурычны» совет халкының героик тормышын һәм көрәшен, классик очерклар биргән Горький, Маяковский кебек зур язучыларның әсәрләрен, рус совет очеркының иң яхшы үрнәкләрен, гомумән бездәге очеркларның тарихын ныклап өйрәнгәндә, иҗади осталыкны эзлекле рәвештә үстерә барганда гына тулысымча үтәп чыгарга мөмкин.