НИКОЛАЙ ОСТРОВСКИЙ ҺӘМ АНЫҢ РОМАНЫ
И. АХУНЖАНОВ
(Язучының тууына 50 ел тулу уңае белән)
Николай Островский, зур язучы булу белән беррәттән, олы жанлы, какшамас ихтыярлы кеше иде. Паралич аны урынга егып салса да, ■Островский үзендә бөек көрәш өчен көч таба алды. Үзен язучылык эшенә багышлап, әдәбиятыбызның алтын фондына кергән «Корыч ничек чыныкты», «Давылда туганнар» иссм- ле романнарын тудырды.
Бөтен тормышын кешелекне азат итү көрәшенә багышлаган Николай Островскийның исемен һәрбер совет кешесе ихтирам белән кабатлый. Аның исемен куанычлы минутларда да, кайгы килгәндә дә искә алалар. Аның исеме алга чакырып, дулкынландырып, әйдәп тора. Островский совет яшьләрен үз көченә ышанырга, тормышка актив катнашырга, нык характерлы булырга чакырды, ялкынлы көрәштән һәм хезмәттән качкан елакларга һәм селәгәйләргә ул ачы нәфрәт белдерде.
«Кайчак миңа: хатыным хыянәт итте, хәзер яшәүнең мәгънәсе калмады, тормыштан миңа бернәрсә дә юк..., дип сыкранучы елак кешеләр белән сөйләшергә туры килә, — дип язды ул.—Шул вакыт мин, әгәр аңарда булган нәрсә — исәнлек-саулык, аяклар, куллар, чиксез дөнья буйлап йөрү мөмкинлеге (бу бик куркыныч хыял һәм мин аны үземә рөхсәт итә алмыйм) — миндә булса, нәрсә булыр иде?—дип уйлап куям. Мин — шундый яшь, матур, таза егет — хыялымда киенеп балконга чыгам һәм алдымда бөтен дөньяны күрәм.
Нәрсә булыр 1иде? Мин әкрен генә йөрергә риза булмыйча, ашкынып, тынгысызланып чабып китәр идем. Бәлки поезд белән янәшә, вагонга тотынып, Москвага кадәр чабып барыр идем. Москвада Сталин исемендәге заводка килеп, тизрәк топканы ачып, күмер исен иснәр өчен һәм көрәк тутырып, умырып-умырып күмер ташлар өчен туп-туры кочегаркага керер идем. О, мин эшләп чы-гару нормасын алты мең-жиде мең процентка үтәр идем. Мин кеше ышанмаслык процентлар бирер идем. Мин сусап, шашып, ашкынып яшәр идем. Мин арып хәлдән тайганчы' күпме эшли алган булыр идем, миннән күпме сыгып чыгарырга мөмкин булыр иде!
...Ниндидер бер идиот, яшәүнең мәгънәсен тапмыйча, селәгәен агызып торганда, минем башыма шундый уйлар килә. Әгәр миңа бу селәгәй агызучыда булган бөтен нәрсәне бирсәләр, хатыным миңа илле мәртәбә хыянәт итсә дә, миңа барыбер күңелле булыр иде, мин һәрвакыт тормышның матурлыгын сизеп торыр идем.
Безнең илдә герой булу — изге бурыч».
Островский герой иде. Совет хөкүмәте аны Ленин ордены белән бүләкләде. Бу уңай белән «Комсомольская правда» газетасы Островский- га: «Безнең кадерле һәм сөекле иптәшебез, Ленин комсомолының һәм яшь совет әдәбиятының даны, без сине бөтен комсомол белән бергә котлыйбыз. Дәртле бул һәм ижат ит! Элеккечә үк безнең яшьләребез-
78
нец йөрәген большевиклар сүзенең изге угы белән ялкынландыр»,— дин язды.
11иколай Островскийның биогра-фиясен сөйләп торуның кирәге юк. Островскийның китаплары», Герцен- ның «Былое и думы», Короленконың «Минем замандашымның тарихы», Горькийның автобиографик трилогиясе кебек үк, язучының тормыш юлын бәген тулылыгы һәм гүзәллеге белән ачалар.
1932 елда бөтен дөнья Павел Кор-чагинның тарихын ишетте. Бу — Николай Островскийның биографиясе иде. «Корыч ничек чыныкты» романында сурәтләнгән Павел Корчагинның тормышын — совет кешесенең бөеклеген, аның ихтыяр көчен, батырлыгын, рухи дөньясының бай- лыгын күреп бөтен дөнья хәйран калды. Николай Островскийга төрле яктан меңләгән хатлар агыла башлады, аның китабын гаять зур тираж белән басып чыгара һәм дөньяның күп төрле телләренә тәрҗемә итә башладылар.
Островский романының тәэсир итү көчен түбәндәге факт кына да бик ачык күрсәтә. 1937 елда «Известия» газетасында буржуаз Латвиядәге политик тоткыннарның хаты басылып чыкты. Алар бу хатта үзләренең нинди кыенлыклар белән «Корыч ничек чыныкты» романының бер экземпляры!! табулары һәм төрмәгә алып керүләре турында язалар. Рус телен белүче тоткыннарның берничәсе романны латыш теленә тәржемә итәргә тотына. Алар тәрҗемәне бик вак хәрефләр белән папирос кәгазьләренә язалар һәм яшерен рәвештә кулдан кулга җибәрәләр. Романның һәрбер «бүлеген» тоткыннар түземсезлек белән көтеп алалар. Роман аларны илһам-’ ландыра, көрәш дәрте уята.
Билгеле, бу аерым факт кына түгел: андый вакыйгалар йөзләрчә, меңнәрчә иде.
Николай Островскийның батырлыклар белән тулы тормышы миллионнарга үрнәк булды.
«Сез үзенең бригадасында күпме сугышчы барын белми торган бердәнбер комиссардыр (Островский авырып ятканда, Кызыл Армиянең почетлы комиссары итеп билгеләнгән була — II. А),— дип яза Остров- скийга бер кыз үзенең хатында, — 1' ләкин Сез бу бригаданың зурлыгын йөрәгегез белән тоясыздыр, бу бит барлык комсомолия, безнең чиксез зур илебезнең барлык яшьләрен туплаган гаять зур бригада».
Островскийның романы дөньяга чыгу аңа дошманнар да әзерләде. Чит илләрдәге сатлык буржуаз матбугат битләрендә: 11. Островскийның. батырлыгы ул — большевиклар тараткан пропаганда, әкият кенә дигән у й д ы р м ал а р бас ы л а б а ш л а д ы л ар. Бөтен дөнья җәмәгатьчелеге дөньяда чын Павел Корчагин — Николаи Островскийның яшәвен һәм көрәшүен үз күзләре белән күргәннән I соң да әле, буржуаз матбугат бу эшен туктатмады. Хәзер инде алар Островскийны, очраклы бер кеше, «газаплар һәм ялгызлык кочагында калган мистик» ител күрсәтергә маташтылар. Буржуаз язучыларның мәкерле ниятләре ачык иде. Үзләренең лыгырдавы белән алар Н. Островскийны' совет халкыннан аерып алырга, амьпң батырлыгын очраклы» бер күренеш итеп күрсәтергә тырыштылар.
Ләкин яшь совет иленең дошманнары үзләренең исәпләрендә бик нык ялгыштылар. Со-вет яшьләре Остров-скийның китабын аерым шәхеснең тормыш тарихы итеп түгел, ә үзләренең революцион көрәш тарихы | итеп кабул иттеләр. Яшьләр бу китап буенча комсомолның тарихын өйрән- ! деләр. Комсомолга кергән вакытта китапны мәҗбүри белү традиция булып китте. Островский үзе, романның автобиографик характерда булуын j тану белән бергә, Павел Корчагин 1 образының типиклыгы турында бер- пичә мәртәбә басым ясап әйтте. Павел Корчагин образы, авторның үз | портреты булудан бигрәк, үзенә co- ] вет яшьләренең иң яхшы сыйфатла- 1 ры берләштерелгән, безнең чор ге- | роеның гомумиләштерелгән тибы ул. I
II. Островский чыгышларының берсендә болан дигән иде: — «...Корыч ничек чыныкты» — ВЛКСМ Үзәк Комитетының совет язучыларын безнең чорның яшь революционер образын тудырырга чакыруына, ми- г
79
нем җавабым ул. Әгәр без урта гасырдан хәзерге көнгә, кадәр булган дөнья әдәбиятын алып карасак, күрәбез: аның шедеверлары хаким сыйныфларның яшь кешесе тарихына багышланган. Буржуаз әдәбият даһилары үз сыйныфының яшь кешесен, аның тормышын, формалашуын, омтылышын, дәртле уйларын ничек ачык итен һәм нинди көч белән күрсәттеләр!..
Безнең чорның, пролетариат ре-волюциясе чорының яшь революционеры образын тудыру — совет язучыларының намус эше... Бу китапларның герое кем булырга тиеш? Аталары белән бергә Совет власте өчен көрәшкән, ә хәзер социализм төзи торган яшьләр. Гүзәл, кыю һәм герой кешеләр!»
Остр о вс ки й ш у н ды й гер ой л а р н ы тудыруга иреште. Павел Корчагин, Сергей Брузжак, Рита Устинович һәм романның башка геройлары йөзендә без әнә шул «аталары белән бергә Совет власте 'өчен көрәшкән», аның өчен көчен дә, әгәр кирәк булса, тормышын да кызганмаган, ә соңыннан социализм төзелешендә гаҗәп зур геройлыклар «күрсәткән яшьләрне күрәбез.
Островский үзенең геройларын буржуаз сыйныфның «яшь кешесенә»— комсызлык һәм табыш артыннан куу омтылышы белән яшәгән геройларга аңлы рәвештә каршы куйды. Островскийның геройлары — бөтенләй яңа кешеләр. Аларга индивидуализм хисе ят бер нәрсә; алар туган илне сөю, халыкка бирелгән-лек, аның, язмышы өчен үзеңне җаваплы санау уе белән яшиләр. Алар тормышның мәгънәсен шәхси эшнең иҗтимагый эшкә бер сүзсез буйсынуында күрәләр, шунда үзләренең бәхетләрен табалар.
Ләкин Николай Островский рома-нының элекке әдәбият белән бернинди бәйләнеше юк дип әйтү дөрес булмас иде. Киресенчә, ул алдынгы рус әдәбиятының иң яхшы традицияләренең табигый дәвамы булды. Рус әдәбияты классиклары Пушкин, Лермонтов, Гоголь, A. Н. Островский, Тургенев, Толстой, Короленко, Чехов- халык белән теге яки бу рәвешчә бәйләнгән уңай геройлар га-лереясын тудырдылар. Рус революцион демократлары Чернышевский, Некрасов, Добролюбов уңай герой образын тудыруда алга яңа адым ясадылар. Алар үзенең тормышын халыкны азат итү эшенә багышлаган герой — көрәшчене чагылдырдылар. Менә ни өчен алар уңай герой образын тудыруда Горькийның һәм башка совет язучыларының элгәрләре булып торалар.
«Чын '.мәгънәсендә әхлаклы кеше дип бурычның кушуын богау итеп караучыны түгел, ә бурычны чын хозурлык белән үтәүче кешене генә атарга мөмкин», — дип язды Добролюбов.
Чын бәхетне иҗтимагый бурычны үтәүдә күрергә кирәк. Рус революцион демократларының менә бу әхлак ы«й -эстетик при н ци б ы Гор ьки й, Маяковский, Серафимович, Фурманов, Островский һәм башка совет язучылары тудырган уңай геройларның әхлакый карашлары белән аваздаш. Монда аерма шунда гына, бурыч- төшенчәсе совет язучыларын- да, классикларга караганда, икенче 'эчтәлек алып килә. Совет әдәбиятының уңай герое—ул коммунистик карашлы кеше. Шуңа күрә халык алдьпнда бурычлы булу хисе аның дөньяны бөтенләй яңача сиземләве белән бәйләнгән..
Үткән әдәбият геройлары, хәтта алдынгы революцион-демократик әдәбият геройлары да, әле җитәрлек дәрәҗәдә ачык булмаган максатлар хакына көрәштеләр, ул максатларга таба сукыр килеш бардылар. Совет әдәбияты герое исә үзенең тормыш максатын бик яхшы белә. Бу максат — коммунизм төзү өчен көрәш. Максатның ачыклыгы авыр минут-ларда аңа көч бирә. Искә төшерик: Павел Корчагин яраланганнан соң, үзенең физик яктан зәгыйфьлеген ничек авыр кичерә. Чиктән тыш борчылу минутларында ул хәтта үзен- үзе үтерергә дә уйлый. Ләкин бурыч хисе андый очраклы уйлардан өс-тенлек ала: «Тормыш түзеп булмаслык авыр чакта да яши бел. Аны файдалы ит».
Павел Корчагин кайда гына булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул яңа җәмгыять төзү өчен актив көрәш
80
че булып күтәрелә. Щепетовкада үткәргән балалык һәм үсмер еллары, со пиал иеп i к р евол ю ш i я давылы, комсомол мәктәбендә чыныгу, гражданнар сугышында Буденный армиясендә үткән көрәш көннәре, Киев янында тимер юл төзү, коточкыч газаплы авыру белән көрәшү — Корчагин үткән юл менә шундый. Островский бервакыт үзе турында болай дигән иде: «Миннән еш кына ничек язучы булуым турында сорый-лар. Моны мин әйтә алмыйм. Әмма ничек большевик булуымны әйтә алам». Шушы ук сүзләр тулысы белән Павел Корчагинга да карый. Островский үзенең романында Корчагинның үсүен, большевик булып җитешүен тасвирлый. Романда коммунист Жухрай белән Долинник образлары аеруча җылы сурәтләнгәннәр. Алар — революция мәктәбенең үзәк кешеләре, корыч коючылары. Павел Корчагинның язмышын билгеләүдә большевиклар, бигрәк тә матрос Жухрай, зур роль уйныйлар. Алар яшүсмер егетнең эксплуататорларга карата бунтарь нәфрәтен аңлы көрәш юлына борып җибәрәләр, анархистик уйларыннан ары-нырга ярдәм итәләр һәм аңардан курку белмәс кыю большевик, коммунизм төзү өчен батыр көрәшче тәрбиялиләр.
Павел гадәттән тыш бер язмышка очраса да, аның характерында гадәттән тыш нәрсәләр юк. Совет яшьләре Корчагинда үзләренең уң флангта баручы көрәшчесен күрәләр. Шуңа күрә дә ул укучы өчен кадерле һәм үз кеше.
Шулай итеп, Павел Корчагин образы безнең әдәбиятта законлы бер күренеш иде. Рус әдәбиятының гомуми үсешенә килеп кушылган «Корыч ничек чыныкты» романы, совет әдәбиятының күренекле әсәрләре булган «Чапаев», «Тар-мар» романнары белән бергә, безнең заман героен сурәтләүдә яңа бер адым булды.
Романның нигезенә биографик ма-териал салыну әсәрнең кыйммәтен төшерми, бәлки, киресенчә, аның идея-художество кыйммәтен үстерә генә. Димәк, тормышның үзендә Павел Корчагин кебек кешеләр җитеште; димәк, совет чынбарлыгы шәхеснең үсүе өчен шундый киң мөмкинлек бирде, язучыга бу очракта тормыш күренешләрен күпертеп, арттырып күрсәтүнең кирәге дә юк — алар художество вымыселыи- пан башка да типиклыкны тулы чагылдыралар.
И и кол а й Остр овск и й ром а и ы н ың бу үзенчәлеге безнең социалистик эпоханың үзенчәлекләрен чагылдыра. Безнең илебез совет халкының горурлыгы булган әллә нихәтле батыр улларын, кызларын үстерде. Капитан Гастеллоның, комсомолка Зоя Космодемьянскаяның, Александр /Матросовның, Газинур Гафиятуллин- ның, Краснодон геройларының, татар совет шагыйре, патриот Муса Җәлилнең һәм Бөек Ватан сугышында фидакарьлекнең, илгә бирелгәнлекнең гүзәл үрнәкләрен күрсәткән меңнәрчә башка геройларның батырлыгы — үлемсез. Аларның һәрберсенең тормышы — совет эпохасы тудырган яңа кешенең рухи матурлыгын, бөеклеген һәм сәләтен ачып бирүче якты мисал.
Николай Островскийның романы, новатор әсәр буларак, күп милләтле совет әдәбиятының үсешенә гаять зур йогынты ясады.
А. Фадеевның «Яшь гвардия», Б. Полевойның «Чын кеше», А. Пер- венцевның «Яшьлек нам.усы», Г. Ә ь сәләмовның «Алтын йолдыз» әсәрләренә «Корыч ничек чыныкты!» романыннан туры сукмак сузыла. Бу әсәрләрнең барысында да без Павел Корчагинның дәвамын күрәбез. Аларның һәрберсендә үзенә хас язмыш, үзенә хас сурәтләү чаралары, әмма бер үк характер—тагында чыныга төшкән, яңа социаль-тарихи шартларда үскән, ләкин нигезендә Павел Корчагинда булган характер.
Николай Островскийның уңай гынтысы күп кенә совет язучылары- ның — рус һәм башка милләт язучы- ларының— әсәрләренә тирән урнашты. Мисал өчен Муса Җәлил иҗатын алырга мөмкин. Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язган шигырьләре арасында шагыйрь иҗатын бик нык характерлый торган «Чыныккан яшьлек» исемле шигырь бар. Шигырьдә егерме яшьлек комсомолец
6. ,С. Ә.“ № 9. 81
образы сурәтләнә. Туган иле өчен сугышта аның чәче агара, «порох- лы, канлы, яшьле елның авырлыгы» аягына төшә. Ләкин шагыйрьнең герое үзенең язмышыннан зарланмый, киресенчә, горурлык белән болай ди:
Үкенә дип ләкин уйламагыз, Мин шат күреп җиңгән илемне, Йөз яшьлегем булса, мин барсын да Шушы юлга бирмәс идемме?
0
Яшьлек дисез, өскә үрләр өчен, Бирелгән бит аңа канатлар!
Исе китеп сөйләр аны картлар, Гасырларча тарих кабатлар.
Без шигырьдә сурәтләнгән геройның тормышын тулысы белән авторның автобиографиясе дип әйтә алмыйбыз, ләкин бу сүзләрне Муса Җәлилнең тавышы, лирик призна- ниесе дип кабул итәбез. Бу юлларны шагыйрь, чыннан да, үзе турында, үз буыны турында язган. Бу нәрсә шагыйрьнең соңгы юлларыннан бигрәк тә ачык күренә.
Утны, суны кичеп, кешелеккә Яулап алдык бөек чынлыкны. Безнең яшьлек менә шулай үтте, Корыч менә шулай чыныкты.
«Чыныккан яшьлек» Муса Җәлилнең /Моабит төрмәсендә язган шигырь дәфтәрләренең икесендә дә бар. i Бу факт үзе генә дә Муса Җәлилнең «Чыныккан яшьлек» шигыренә үзе өчен кадерле, иҗаты өчен мөһим бер әйбер итеп караганын әйтеп тора. Бу бик табигый. Чөнки «Чыныккан яшьлек» — туган илгә бирелгәнлек, аның бәйсезлеге өчен җаныңны аямыйча көрәшү турындагы шигырь — Муса Җәлилнең поэтик программасы.
Шигырьгә Николай Островский- ныц девизы килеп керү очраклы хәл түгел. Муса Җәлил поэзиясендә без Николай Островский иҗатына хас булган яшьлек дәртен, сугышчан комсомол темпераментын очратабыз.
Бу ике язучының тормыш юллары да бик охшаш. Муса Җәлил, Николай Островский кебек, яшь чагыннан ук яңа тормыш төзүгә актив катнашкан, «бәхет һәм азатлык өчен» көрәшкә гомерен биргән шагыйрь. Совет яшьләре Муса Җәлилне, Николай Островский кебек үк, «комсомол» язучысы дип таныдылар.
Муса Җәлил белән Николай Островский — бер үк заманның ка-ләмдәшләре. Менә шуңа -күрә дә аларның иҗатында уртаклык бик күп. Бу уртаклыкны тормыш үзе, чынбарлык үзе тудырган.
1927 елда ук инде (димәк, Остров- скийның китабы басылып чыкканчы), Муса Җәлил «Авыру комсомолец» исемле поэмасын яза. Бу поэмада шагыйрь үз буынының авыр сынаулы юлын сурәтли. Поэманың баш герое балачагыннан ук революцион көрәштә үсә. Башта ул царизмга каршы көрәшүче өлкән кешеләргә ярдәм итә, аннары Гражданнар сугышында, ак бандаларны тар-мар итүдә катнаша. Ниһаять, бик нык яраланудан соң төзәлмәслек авыру аны койкага беркетеп куя. Үлем котылгысыз рәвештә якынлаша.
Шулай итеп, шагыйрь тормышны бизәмичә бөтен каршылыклары белән, реаль авырлыклары белән күрсәтә. Революцион көрәш,—ди автор үзенең поэмасында — корбансыз, югалтуларсыз булмый. Ләкин бу югалтулар эзсез калмый. Поэманың герое үлем түшәгендә ятканда үз эшенең җимешләрен, яңалыкның җиңүен күрә һәм шуның белән илһамлана. Поэманың ахыры оптимистик планда чишелә. Комсомолецның трагик язмышын сурәтләгән бу поэма шул ук вакытта тормышны, үлемсезлекме раслый. Тик үлемсез булыр өчен кешеләрнең бәхете хакына фидакарь көрәш кирәк, ди автор.
Безнең заман герое характерының формалашу проблемасы Муса Җәлил иҗатында «Авыру комсомолец» поэмасын язганнан соң да куела. Бу проблеманы үзенең романында бик зур тирәнлек һәм осталык белән чишкән Островский тәҗрибәсенә таянып, Муса Җәлил совет кешесенең эчке дөньясын ачып биргән яңа әсәрләр тудыра.
Махсус тикшерелгән очракта Муса Җәлилнең Островский иҗаты белән кызыксынуының елдан-ел үсә барганын күрсәтергә булыр иде. Ләкин Муса Җәлилнең иҗатына беренче кат күз салганда да аның Островский белән кызыксынуы һәм бу кызыксынуның Моабит шигырьләрендә иң зур ноктасына барып җиткәнен
күрергә мөмкин. Моабит циклының һәр шигыре диярлек үз-үзеңне аямыйча көрәшү пафосы белән сугарылган. Шуңа күрә дә Муса Җәлилнең Моабит шигырьләренә эпиграф итеп Островскийның тормыш турындагы атаклы сүзләрен алырга булыр иде.
«Корыч ничек чыныкты» романы яши белергә, иҗат итәргә, көрәшергә өйрәтә. Бу романның тормышка тәэсир итүе елдан-ел үсә. Моны аеруча Бөек Ватан сугышы елларында күрергә мөмкин иде. Островскийның романын фронтның барлык участокларында укыйлар, аны почетлы грамота формасында батырлык күрсәткән көрәшчеләргә бирәләр. Фронт газеталарында сугышчыларның Островский турында чыгышлары басыла. Сугыш вакытында Николай Островский исемендәге танклар, со- молетлар, орудиеләр дошман өстснә ут яудырдылар. Островскийның романы турыдаи-туры җиңүгә катнашты. Роман геройларны күрсәтеп кенә калмады, бәлки аларны үзе тудырды. һәм бүген дә, дәһшәтле сугыш елларын үтеп киткәч тә, Островскийның китаплары совет яшьләрен тәрбияләүдә актив катнаша.
1954 елның 29 сентябрь көне — совет әдәбияты өчен зур дата. Бу көнне Островскийның тууына 50 ел тулды. Ялкынлы язучының бу юбилеен дөньяның барлык алдынгы кешеләре билгеләп узалар. Бу юбилей — батырлык бәйрәме, совет кешесенең ихтыяр көчен, Ватанга һәм коммунизм төзү эшенә чиксез бирел-гәнлеген күрсәтү бәйрәме.
6*