Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮРГӘЗМӘДӘ


Безне Москвага озатучы иптәшләрнең берсе:
— Әгәр Күргәзмәгә кермичә кайтсагыз, Казанга аяк бастырмабыз!..— диде.
Әйе. Бөтенсоюз Авыл Хуҗалыгы Күргәзмәсенә кермичә һич ярамый, тик әле ул ачылмаган, аны ачуга хәзерлек кенә бара.
Москва кунакларны каршы алырга хәзерләнә: Башкаланың Садовая балдагыннан алып барлык урында йортлар бизәлә, аларның кытыршы урыннары асфальтлана, ышкыла, тузан суыргычларның щеткалары бөтерелеп әйләнә...
Ниһаять, менә 1939 елда ук миллионнарга таныш һәм ничектер якын, үз булып калган киң мәйдан һәм шул еллардагы Күргәзмәнең эмблемасы: кулына урак-чүкеч тоткан мәһабәт сынлы колхоз кызы белән эшче егет сурәте.
Күргәзмәнең биек капкасына кадәр парк җәелеп ята. Аның шакмак- шакмак чирәмлегендә яшел куаклар, бөдрә агачлар үсеп утыра. Барыннан да бигрәк, кеше теләгенә буйсынып, дугадай бөгелеп үсә торган миләш агачлары ямьле. Аларның ябалдашы аска таба салынып төшкән, саргаерга торган тәлгәшләре күзләрне иркәли. Яңгыр явып торуга карамастан, сиптерү машиналары, квадратларны әйләнеп, куак башларыннан ук су бөркиләр. Су көлтәсенең көче астында куаклар сыгыла, яфракларның бер генә сырында да тузан бөртеге калу ихтималы юк.
— Кайда пропуск бирәләр икән?
Әле Күргәзмә ачылырга бер атна вакыт бар, шуңа күрә монда килүче, Күргәзмәне карарга теләүче булмастыр шикелле иде. Булмыймы соң!.. Монда инде хәзердән үк халык агыла һәм кемнәр генә юк, кайлардан гына килмиләр икән! Ленинградлылар да бар, кайдандыр спорт Ярышларыннан кайтып баручылар төркеме дә кызыл билетларын сузалар. Төрле өлкәдән килгән корреспондентлар, гыйльми эшчеләр, җитәкчеләр, студентлар... Ләкин бит әле Күргәзмә ачылмаган, карап йөрү өчен генә кертмиләр, берәр төрле йомышың булмаса, кайсыдыр павильоннан кем дә булса керергә рөхсәт итмәсә, пропуск ала алмыйсың... Димәк, бу халыкларның һәркайсы эш белән килгән. Мин, инде Күргәзмәне алдан күрүгә ышанычны югалткан хәлдә, «Справочное»га башымны тыктым.
— Мин Татарстаннан...
Ул арада бүлмәгә чандыр гына бер кеше атылып керде, «Татарстан» сүзен ишетеп калган булса кирәк:
— Кем ул безне сорый? — диде.
Мин бу иптәшнең Татарстан павильоны директоры икәнен аңладым. Рөхсәт алу авыр булмады, ләкин пропуск бирә торган тәрәзәләргә җиткәнче вакыт шактый узды...
Күргәзмәне бер көндә карап бетерү мөмкин түгел. Безгә анда Күргәзмәнең ачылган көнендә дә булырга туры килде... Кемдер исәпләп чыгарган инде, экспонатларны күрергә тырышып, алар каршында берәр
53
генә минут тукталып торсаң да, күргәзмәне карап чыкканчы туксан көн һәм туксан төн кирәк булачак икән. Ләкин аны карарга гына түгел, өйрәнергә кирәк. Ул бит алдынгы тәҗрибә мәктәбе! Димәк, анда айлар буе йөрергә, китаплар язарга мөмкин. Хәер, хәзер үк инде кайбер нәрсә язылган, күп кенә белешмәләр табарга була, һәрбер павильонның үз брошюрасы бар. Алар, әлбәттә, алдынгылар тәҗрибәсен өйрәнү өчен беренче белешмәне бирә алалар.

❖ #
24 метр биеклеге триумфаль капкадан килеп кергәч, фонтаннар аллея- сеннән туп-туры баш павильонга юнәләсең. Аны читләтеп узу һич мөмкин түгел. Алтынланган озын шпильгә ярым түгәрәк венок аша беркетелгән зур алтын йолдызлы, өч яруслы бу мәһабәт сарай әллә кайдан ук сине үзенә тарта, чакыра, монда синең хезмәттән дә өлеш бар, синең дә теләкләрең чагыла, дигән шикелле һәркемгә балкып, елмаеп карый. Аның юан ак колонналары арасыннан халык агылып эчкә үтә.
Бу павильон Ленинградтагы Адмиралтействога охшый диләр, чыннан да, ул аны бик нык хәтерләтә, рус классик архитектура традициясе ачык чагыла монда. Шуның белән бергә ул яңа, әле ише булмаган гүзәллеге һәм гадилеге белән аерылып тора. Аңа якынайган саен илебезнең куәтен, бөеклеген сизәсең, чөнки ул шуны чагылдыра.
Икенче ярус түбәсендә алтын хәрефләр басып тора: «СССР». Астагы яруста 16 республиканың дәүләт флаглары җилферди, флаглар әйләнәсендә мәһабәт Герб... Сарайны скульптура ансамбле бизи, ике якта Ленин, Сталин һәйкәлләре.
Ниһаять, без иркен, бай җиһазланган якты зал эчендә... Революция тарихын чагылдырган чын сәнгать үрнәкләрен, экспонатларны озаклап карыйсың. Яннарыннан китәсе килми.
Менә бодай көлтәләре, менә җитен, менә җиләк-җимеш, мамык... Монда нинди генә сорт ашлык юк, нинди генә үрнәк куелмаган. Алар жанлы булып күз алдына басалар. Аларны совет кешеләре үстергән, совет кешесенең иҗат көче белән барлыкка килгән байлык бу. Тынгысыз совет кешесенең хезмәте сәнгать әсәре булып күрсәтелгән.
һәм бу кешенең тыныч хезмәт кешесе булуына, аның сугышны җаны- тәие белән кире кагуына кем шикләнер! Әйе, тынычлык һәм хезмәт! Халыкларны бәхетле итүгә багышланган хезмәт, фән нигезендә могҗизалар күрсәтә торган хезмәт!
СССР павильонының бер залы нәкъ шул темага багышланган. Скульптор Вучетич тарафыннан эшләнгән 90 квадрат метрлы бронза горельеф искиткеч тәэсир калдыра. Күрсәтелгән образлар совет халыкларының хезмәт пафосын, коммунизмга омтылуын,’ бердәмлеген, җиңелмәс куәтен чагылдыра.
Стенд янында кеше бик күп, экскурсоводка әледән-әле сораулар явып тора:
— Кем эшләгән?
— Монда кемнәр?..
Чыннан да, горельефтагы образлар барысы да таныш кебек, барысы да якын кебек, һәм алар барыбызның да теләген көчле тавыш белән яңгыратып әйтәләр шикелле...
— Без — иҗади хезмәт- армиясе һәм безнең изге максатыбыз бөтен дөньяда яклаучыларын табар!
Күргәзмәгә әле яңа гына аяк бастык, ләкин беренче мөһим нәтиҗәне ялгышмый әйтергә була:
— Совет кешесенең иҗат мөмкинлеге чиксез! Изге туфрагыбызның уңдырышы әйтеп бетергесез! Безгә бу мөмкинлекләрдән тырышып, күңел куеп файдалана белергә кирәк!
54
Баш павильоннан Колхозлар мәйданына чыгасың. 1939 елда да бу мәйдан бик бай» бик матур иде. Ләкин инде аннан соң унбиш ел вакыт узды, совет халкы бөтен яклап үсте, экономикасы да, культурасы да, вкусы да аның башка хәзер — киң «колачлы, омтылышлы, нәзәкатьле! Барлык павильоннар диярлек яки өр-яңадан эшләнгән, яки нык кына үзгәртелгән. Әнә, баш павильонга каршы—мәйданның икенче ягында, архи-тектура ансамблен төгәлләп торган кебек, Украинаның яңа павильоны күренә. Ерактан караганда биек стенасы нәзек колонналардан гыйбарәт икән дип уйларлык, болай бик гади генә эшләнгән дүрткел сарай түбә почмакларында басып торган веноклы украин кызы скульптуралары белән, пөхтә эшләнгән башнясы һәм аның эченнән үсеп чыккан алтын башак^вазасы белән бик көчле тәэсир ясый. Ишек пыяласына эшләнгән сүрәт бөек тарихи датаны чагылдыра. Анда Украинаның Россиягә яңадан кушылуы күрсәтелә.
Кая таба барырга? Мәйдан зур, павильоннар матур һәм һәркайсында кабатланмый торган үзенчәлекле сәнгать бар, халыкның үзенә хас орнаменты, архитектурасы бар.
Әнә шул алтын йолдызы һәм венок тоткан кыз скульптурасы чакырып торган Украина павильонына барыргамы, әллә менә 1939 елда булмаган яңа павильоннарны — Балтик буе республикалары павильоннарына таба юл тотаргамы?..
Зур пыяла гөмбәзле Казахстан павильонынамы, әллә аның каршындагы ажурный беседкасы калкып торган Үзбәкстан павильонына таба юнәлергәме? һәрбер павильонда совет кешесенең хезмәт җимеше, тәҗрибәсе, уңышы, культура казанышы бар, кайда барып керсәң дә — үкенмисең, кайда да яңаны күрәсең, белем аласың...
Без Колхозлар мәйданыннан киттек. Монда үзеңне бөтен Советлар Союзында сәяхәттә кебек сизәсең, һәрбер павильон республикадагы, өлкәдәге җиләк-җимеш, авыл хуҗалыгы продуктларын гына күрсәтми, ниндидер күләмдә шул республика яки өлкәгә генә хас үзенчәлекле табигатьне дә, пейзажны да, үсемлекләрне дә чагылдыра. Грузия павильоны әйләнәсендә, мәсәлән, хөрмә агачлары аллеясе. Павильон фасады каршында да без киноларда гына күрә торган зур хөрмәләр. Артта — павильонга тоташкан пыяла оранжерея. Анда әфлисуннар, лимоннар, мандариннар пешеп утыра, бананнар, башка җимешләр җитәрлек. Тагын да арырак барсаң, бамбук әрәмәлеге... Без инде павильон эчендәге байлыкны, грузин халкының үзенчәлекле милли архитектурасы, орнаментлары, сәнгать үрнәкләре турында сөйләмибез. Ә бит аның эчтә стенасы агачтан сырлап эшләнгән: пөхтә, нәзек эш. Шул зиннәтле сарайда һәм аның тирәсендә йөргәндә, үзеңне Грузиядә итеп күрәсең.
Яки менә, Белоруссия павильоны. Аның ярым алка кебек тезелгән колоннасы ук инде Белоруссия кырларында үсә торган культура һәм чәчәкләрнең гирляндасы белән бизәлгән. Төсле керамикадан эшләнгән бу тасма белән колонналар уралган. Павильонның түбәсе дә бик шәп. Манара өстендә басып торган белорус кызы үзенең алтын көлтәсе'белән аерым бер матурлык бирә.
Павильоннар янына якынлашкач, я шул республикага хас бер скульптура портреты сине каршылый, я шул халык тәрбияләп үстергән герой, полководец, я булмаса шагыйрь һәйкәле чакырып тора.
Үзбәкстан павильонының фасадыннан ук Урта Азиянең мул уңдырышлы киң үзәнлекләре, атаклы сугару системалары күз алдына баса: сулары, шаулап, плотиналардан агып торалар.
1939 елгы Күргәзмәдә булмаган Латвия, Литва, Эстония павильоннары яңа бер стиль алып килгәннәр. Менә бик пөхтә эшләнгән Латвия павильоны ишеге. Аны агачтан боргалап-сыргалап кискәннәр, зур-зур гәрәбәләр белән бизәгәннәр. Эчтә исә республиканың игеп культуралары, балык
55
промышленносте бик бай сурәтләнгән. Эстония павильонында безне милли киемнәргә киенгән кызлар каршылады.
Ләкин шунда, үз республикаңның павильонын күрергә теләү барыннан да көчлерәк була, һәм бу табигый дә. /Менә шушы — бөтен дөньяны үзенә тарткан легендар Сарайларда безнең республика нинди байлык күрсәтә? Кемнәрнең хезмәте бу бәхетле данга лаеклы булган? Без нәрсәгә өйрәнә алабыз һәм нинди нәтиҗәләр ясап алып кайтырга тиешбез?!
1939 пчы елны ук күргән таныш архитектуралы, таныш орнаментлы павильонга дулкынланып килеп керәсең. Каршыда зур панно. X. Якупов һәм Л. Фәттаховның полотнолары бу, анда бөек тарихи вакыйга чагыл- дырылган: В. И. Ленин, И. В. Сталин һәм М. И. Калинин татар халкының делегациясен кабул итәләр һәм Татарстан республикасын төзү турындагы декретка кул куялар.
Яшь кенә экскурсовод Татарстан турында, Казан турында, Ленин укыган университет турында, үзенең галимнәре белән дан казанган университетның яшәвенә быел 150 ел тулуы турында сөйли. Яшь Ульяновның Казан чоры тормышына туктала. Казанда яшәгән ялкынлы революционерларны искә ала. Башка тарихи фактлар әйтелә, культура төзелеше, промышленность үсеше турында хәбәр бирелә.
Ниһаять, Татарстан республикасының илебездә беренче булып 1934 елда Ленин ордены белән бүләкләнүе турында экскурсовод тавышын күтәрә төшеп сөйли башлый. Әйе, нәкъ менә авыл хуҗалыгы өлкәсендәге искиткеч уңышлары өчен Ленин ордены алган беренче республика! Моны экскурсовод басым ясап, горурланып әйтә. Чыннан да:
Без сугышта юлбарыстан көчлебез, Без тынычта аттан артык эшлибез...
Республикадагы ике меңгә якын эреләндерелгән колхозларда, 40 совхозда, 140 машина-трактор һәм специальләштерелгән станцияләрдә авыл хуҗалыгын текә күтәрү буенча меңнәрчә энтузиастлар эшли. Аларда эшкә яңалык кертүче, иҗади хезмәт белән янучы механизаторлар да, югары уңыш осталары да, терлекчелек, яшелчәчелек, умартачылык буенча югары күрсәткечләргә ирешүче булдыклылар да бар. Бер стенд Тымытык МТСына багышланган. БуМТС хаклы рәвештә Күргәзмәдә күренекле урынга куелган. Ул инде унбер ел буе тоташтан үзенә йөкләнгән барлык эшләрне арттырып үтәп килә. Ул хезмәт күрсәткән колхозларда уңыш үсә бара. Тар рәт белән чәчү нәтиҗәсендә уңыш гектарына ике-өч ярым центнерга югарырак алына икән., 1946 ел белән чагыштырганда, бөртекле культураларның уртача уңышы, акрынлап үсә барып, 213 процентка кадәр җиткән. Ничек соң ул мондый күрсәткечләргә ирешә алган? һәрбер эштәге кебек, уңышның сере — совет кешесендә. Тымытык МТСы эшчеләре дә мактап җырланырга лаеклы кешеләр. Үз эшләренә күңел биреп, үз профессияләренә мәхәббәт тотып эшли торган булдыклылар. Алар үзләренең квалификацияләрен чын тырышлык белән үстерәләр, күбесе инде анда тоташтан егерме елдан артык эшли. Бригадирларның квалификациясе беренче категория дәрәҗәсендә. Тракторчылар бер үк колхозда берничә ел эшлиләр, аларга колхозчылар да таныш, җирне дә яхшы беләләр, машинадан да оста файдаланалар. Бик характерлы, 1930 елда кайтарылган 15 СТЗ тракторы 1951 елга кадәр эшли. 21 ел файдаланылган машинадан бары өчесе эшкә яраксыз дип табыла.
— Җирдән максимум уңыш алу, техникадан тулысымча файдалану!— Менә Тымытык механизаторларының лозунгысы шул. Хәер, бу турыда бернәрсә дә язылмаган, экскурсовод та бу турыда бернәрсә дә әйтми, ләкин нәтиҗә үзеннән-үзе сорала. Кызганыч, ул механизаторларның үзләрен күреп булмады, күреп сөйләшәсе иде бит, һич тә булмаса, читтән генә аларның нәрсәләр белән кызыксынуын күзәтәсе иде. Ни өчендер,
56
миңа алар бүген аеруча бер дәрт белән «Механизация һәм электрификация» павильонындагы машиналарны өйрәнәләрдер кебек тоелды.
Буа МТСы республикабызда алдынгы санала. Андагы Социалистик Хезмәт Геройлары — А. Ефремовны, Г. Сафинны, Г. Сторожевны бездә кем генә белми. Колхозчылар бу исемнәрне хөрмәт белән телгә алалар. Алмаслык та түгел, МТСның авыл хуҗалыгын күтәрүдәге роле никадәр зур булуын Буа МТСы тәҗрибәсеннән күреп була. XIX съездда иптәш I. Маленков: «Колхозларда машина-трактор станцияләренең оештыручылык ролен көчәйтергә, авыл хуҗалыгы культураларыннан уңыш һәм тулай җыем алу планнарын үтәү һәм терлекчелекне үстерү өчен МТС- ларның җаваплылыгын күтәрергә»,— дигән иде. Бу сүзләр стендка язылып куелган. Игътибар белән карап чыкканнан соң МТС эшчеләренең рәсемнәренә яңадан күз төшерәсең. Менә шушы гади кешеләр үзләрендә гаять зур җаваплылык сизәләр һәм авыл хуҗалыгын оештыруга никадәр көч куялар! Шулай булмаса, Буа МТС зонасы колхозларында хайваннар һәм кош-кортлар саны бер ярымнан алып 3,5 тапкыр артыр идемени? Шулай булмаса, орлыклы культураларның уңышы елдан-ел үсәр идемени?
МТС колхозларда дөрес чәчү әйләнеше кертү буенча да эшли, Татарстан өчен яңа булган — шикәр чөгендере, махорка кебек культураларны колхозларга алып килә; бакчачылык һәм яшелчәчелекне җәелдерүгә булыша.
МТСта эшләүчеләр барысы да социалистик ярышта катнашалар, барысы да үзләренең белемнәрен күтәрү юлында эшлиләр. Кышын техник һәм агротехник укулар, курслар һәм семинарлар уздырсалар, җәй көне эшнең нәтиҗәсен тикшерү, алдынгы методларны хезмәт процессында өйрәнү эше туктамый. Иҗади хезмәт — ул өзлексез эзләнү, уку, белемне тирәнәйтүне таләп итә. Ул дисциплиналы булуны сорый, һәм менә мондагы механизаторлар инде, смена бетүгә, машина яныннан китәргә ашыкмыйлар. Машина ул, назлы кыз кебек, иркәләгәнне ярата, никадәр кадерләсәң, шулчаклы озак хезмәт итә. Шуңа күрә Буа механизаторлары машинаны җентекләп карыйлар, һәрбер детален тикшереп чыгалар.
Уңыш телибез без аларга!
МТСның нәтиҗәле хезмәте колхозлар тормышында чагылмый калмый. Бу яктан да Буа МТСы мактаулы урында тора. Ул хезмәт күрсәтә торган өч колхоз Күргәзмәдә катнашу хокукын яулап алган. «Коминтерн» колхозы борчак үстерү буенча катнашса, Сталин исемендәге миллионер колхоз орлык культураларыннан югары уңыш алып килә, Каганович исемендәге колхоз авыл хуҗалыгының төрле тармаклары буенча кат-наша. Анда кырчылык та, бакчачылык та, яшелчә үстерү һәм терлек үрчетү дә бик мактаулы урында тора, һәрбер тармак күңелле нәтиҗәләр бирә. Мәсәлән, биш ел эчендә Каганович исемендәге колхозның эре мөгезле хайваннары бер ярым тапкыр арткан, дуңгызлар саны өч тапкыр үскән. Кош-корт саны ун тапкыр ишәйгән, атлар һәм сарыклар икеләтә үрчегән. Колхозчылар җирне фән кушканча эшкәртәләр; унбер кырлы чәчү әйләнеше, сортлы орлыклар, минераль һәм органик ашламалар, эшне үз вакытында төгәлләү — менә алар югары уңышка ничек баралар!
Халыкның тапкыр сүзе бар: алты атнада алдатма! Урып-җыюның вакыты нәкъ алты атна. Шул вакытны ычкындырмаска кирәк. Алты атнада кыр эшләренең бөтенесен төгәлләргә кирәк. Буа районы колхозлары алты атнада алданып калмаска тырышалар һәм хуҗалыкны алгы сафка бастыралар. Кыр эшләрен бик кыска вакытта башкарып чыгуга Күргәзмәдә басым ясалган.
Билгеле, уңыш Буа колхозларында гына түгел. Менә Чүпрәле районының Чапаев исемендәге колхозы арыш уңышы белән дан алган, Октябрь районының «Игенче» колхозы бодай буенча аерылып тора, Столбите районыннан «Память Лепина» колхозы яшелчәчелектә өлгерлек күрсәт

кән, ә Миизәлә районы «Дружба» колхозы бакчачылык буенча шөһрәт алган.
Шагыйрь Сибгать Хәким үзенең «Бакчачылар» поэмасын язганда, нәкъ шушы колхоздан, аның дәртле иҗатчысы — мичуринчы Костинның хезмәт уңышларыннан илһам алган иде:
Шул бакчаларның бәхетле
Күркәм гомерләрендә;
Кояшка тулы ачылган Яшел бөреләрендә Бер җыр шаулап барыр һаман...
һәм менә шул җыр хәзер бөтен Күргәзмәдә яңгырап ишетелә: бу — тынычлык җыры, хезмәт гимны, совет кешесенең шатлык һәм ашкыну авазы. Зал уртасында вазасыман түгәрәк витринада «Дружба» колхозы үстергән алмаларның төрле сортлары куелган, алар үзләре җанлы букет кебек күзләрне иркәләп торалар. Иң өстә ал төсле, һәрберсе 400 грамм тарта торган, эре-эре бельфлер-китайкалар нур чәчә, алардан аңкыган хуш ис бөтен залга җәелгән.
Яңа Чишмә районы Молотов исемендәге миллионер колхоз көнбагыштан унбишәр центнер уңыш алган. Шөгер районының «Уңыш» колхозы, киндер уңдырып, миллионер булган...
Терлекчелек буенча да алдынгыларны күрергә мөмкин. Төрнәс совхозының сыер савучысы Д. Трофимова узган ел һәр сыердан-5287 килограмм сөт сауган. Алексеевский районының «Память Сталина» колхозы яхшы нәселле атлар үстерә, Столбище районы «Красная Заря» колхозының дуңгыз фермасы бик үрчемле.
Әгәр син көмеш төсле төлкеләр үстерү тәҗрибәсе белән танышасың килсә, Бөреле совхозы стендына килеп озак туктала аласың, кошчылык буенча «Красный ключ» совхозы тәҗрибәсе шәп, йорт куяннары үрчетүдә Чаллы районындагы Чкалов исемендәге колхоз әйбәт, умартачылык Кызыл йолдыз районындагы ДА. Горький исемендәге колхозда яхшы икән. Монда хәтта балык үрчетү буенча да белешмә алып китәргә мөмкин. Чүриле районы Куйбышев исемендәге колхоз нәкъ балык үрчетү буенча яхшы тәҗрибә туплаган.
Казан лесхозының эше бик күңелле тәэсир калдыра. Ул урман үстерү, тирән һәм текә ярлы чокыр-чакырларга, упкынлыкларга агач утырту буенча гаять зур эш алып бара. 1945—52 еллар арасында Казан лесхозы 13632 гектар җиргә агач утырткан. Бу эшнең никадәр файдалы булуын сөйләп бетерерлек түгел. Ул чокыр-чакырларның кар һәм яңгыр сулары белән ишелеп тагын да тирәнәюен туктата, сулыкларны һәм тирә- яктагы дымны саклый.
Казан селекция станциясенең гыйльми эшчесе, Сталин премиясе лауреаты X. Байчурова үстергән орлыклар бик мактаулы. Советлар Союзының төрле почмакларында аны яратып каршы алганнар, ерак Себер- дән алып көнбатышка кадәр Казанская арышы сорты үстерелә һәм мул уңыш алына. Бу орлыкның кайларга кадәр үзләшүен күрсәткән карта игътибарны үзенә тартып тора.
Болар барысы да әйбәт, барысы да яхшы. Ләкин ачык әйтергә кирәк, күңелдә ниндидер бер төер төйнәлә башлый.
Шушылай гынамы? Монда бит әле күп кенә районнардан бер нәрсә дә юк! Экскурсовод, бик мактанып, тавышын тирәннән алып, безнең беренче булып Ленин ордены белән бүләкләнгән булуыбызны сөйләгән иде ич! Әйе, ул дөрес әйтте. 1934 елда ук Татарстан колхозчылары үзләренең никадәр сәләтле булуларын күрсәткәннәр иде. Ул турыда бөтен ил матбугаты шаулады, колхозчыларның данлы хезмәте язучыларны, шагыйрьләрне совет кешесенең яңа образын тудырырга рухландырды.

58 ЧХ 1
Инде ул еллардан соц байтак сулар акты. Илебез бик күп алга китте. МТСлар өр-яңа техника белән коралландылар; меңнәрчә новаторларның тәҗрибәләре колхозчылар каршына өлге булып килеп басты. Шулай булгач, без үзебезнең мөмкинлекләребезнең чиксезлеген хәтергә төшерми китә алмыйбыз.
Күргәзмәдә Республикабызның байлыгы аз күрсәтелгән. Чыннан да. Советлар Союзы халыклары семьясында үзенең бәхетен тапкан, ижат колачын һичбер вакытта булмаганча киң һәм кыю җәеп җибәрә алган, эшчән һәм булдыклы татар халкы Бөтенсоюз Күргәзмәсендә зуррак уңышлар белән дә, баерак истәлекләр белән дә катнаша алган булыр иде. Күргәзмәне оештыручыларның күзе күп нәрсәгә төшмәгән. Шулай ук Татарстан колхозларында Күргәзмәгә катнашу хокукы яулап алу өчен чын-чыннан көрәш җәелдерелмәгән булса кирәк.
Башка республика һәм өлкәләрнең павильоннары белән танышканнан соң, Татарстан павильоны тагын да кечерәеп кала һәм безнең канәгатьсезлек хисебез тирәнәя. Нигә болан бу? Ни өчен, мәсәлән, умартачылык бер генә районда? Мең төрле чәчәккә күмелеп утырган Бөгелмә, Баулы. Ютазы, Азнакай колхозларында нигә кортка игътибарсыз карыйлар икән? Юкә урманнары азмыни ул районнарда? Кая киткән ул 70 төрле дархта ярый торган хуш исле, үткен юкә балы?
Ни өчен ике генә МТС Күргәзмәдә катнаша? Башка МТСларда машиналар юкмыни? Үз эшенә бирелгән кешеләр юкмыни? Югары уңыш өчен көрәшүчеләр күренмимени? Билгеле, бар, тик әле бездә мөмкинлектән файдалана белү җитми, ахры. Ике меңләп колхоздан бары унлап кына колхозның Күргәзмәдә катнашуы (башка өлкәләрдәге колхозлар белән чагыштырганда, аларның уңышлары бик ул чаклы тынычланырлык түгел әле) —бу бик аз түгелме?.. Азрак бит, егетләр!..
Булмаганны күрсәтү турында сүз бармый, Татарстан павильоны булганны да күрсәтә белмәгән. Промышленность продукциясе анда бөтенләй урын тапмаган. Советлар Союзында шаулаган Казан мехлары да бик "фәкыйрь, калдык-постык товарны хәтерләтә. Ике гармонь, чәмчәле читек һәм чиккән кЪләпүш— Татарстанны индустриаль-аграр республикага әверелдергән продукцияләр түгел -ләбаса. Кайда соң ул Татарстанның бөтен йөзен үзгәрткән нефть промышленносте? Хәер, анысы бөтенләй онытылган дип булмый, бер стендта нефть промышленностеның үсүе турында кош теледәй бер рәсем бар.
Культура төзелеше бөтенләй күрсәтелмәгән диярлек. Китап продукциясе дә, әдәбият-сәнгать үсеше дә анда чагылмый. Әйтерсең марксизм классикларының әсәрләре дә бездә басылмыйлар, әйтерсең безнең Тукаебыз да булмаган, III. Камал, Г. Камал, М. Гафури һ. б. ларыбыз да иҗат итмәгән, әйтерсең без рус классикларын да тәрҗемә итмибез. Советлар Союзындагы барлык халыкларның горурлыгын үстергән, батырлыгы белән миллионнарны таң калдырган Муса Җәлил дә һич булмаган шикелле! Бу кадәр «тыйнаклык» һәм үз-үзеңне танырга теләмәү безгә аңлашылмады! Безнең язучылар да ике бөртек кенә түгел ич!
Барны бар итеп күрсәтә белмәгәнгә, павильонның «Юлкүрсәткече> башка павильон брошюраларыннан бермә-бер кечерәк булып басылган. Җитмәсә тагын ул да хатасыз түгел. Революциягә кадәр яшәгән татар театрын искә алганда, «Юлкүрсәткеч»нең авторы, бармагыннан суырып алынган белешмәгә таянып, революциягә кадәр хатын-кыз рольләрен ирләр башкара иде, дип раслый. Юк инде, моның белой килешеп булмый! Тарих безгә моның киресен сөйли. Рус культурасына башка кардәшләреннән элегрәк якынайган татар халкының культура өлкәсендәге кайбер пионерлык ролен нигә юкка чыгарырга? Безнең артисткаларыбыз театр белән җитәкчелек иткәннәр. Татар артисткалары көнчыгыш халыклары хатын-кызларына сәхнәгә юл күрсәткәннәр. Волжская. Болгарская, Богданова, Таҗдарова, Сы.ртланова, Силаева, Ильская һ. б.
59
күренекле энтузиастлар революциягә кадәр үк сәхнәгә аяк бастылар. Болариы оныту һич ярамый. Хатын-кызлариыц демократик хәрәкәткә актив катнашуларын, соңыннан революцион көрәшкә кушылып китүләрен кире кагу дөрес түгел. Язучы Кави Нәҗми, нәкъ менә шундый реаль фактларга нигезләнеп, үзенең Раушана, Нәсимә кебек революциягә актив катнашкан хатын-кыз образларын тудырды.
Билгеле, алдагы елларда павильон бу килеш калмас, ул баер, яхшырыр, җитешсезлекие бетерер, борынгы, чамадан тыш архаикага күмелгән павильонның архитектурасы да бәлки яңабаштан корылыр... Без моңа ышанабыз, чөнки совет халкына, аның көченә, талантына ышанабыз һәм сокланабыз! Чөнки без бөек партиягә ышанабыз!
Бер дә болай тәнкыйть итәргә исәп юк иде дә, нишлисең бит, үз республикасын кем яратмый, яхшы мәгънәдәге көнчелек тә юк түгел, башка республикалар уңышыннан артта каласы килми! Юк, артта калмыйк, күрелмәгән уңышлар яулап алу өчен көрәшик!
Кайларда гына булмадык без. Күргәзмә зур, ул 207 гектар мәйданда урнашкан. Бер башыннан бер башына кадәр барып җиткәнче яки аркылыга йөреп чыкканчы, көн узып китәргә мөмкин. Шуңа күрә троллейбуска утырып бер әйләнеп килмичә булмый.
Күргәзмәдә махсус троллейбус йөри. Ул гади троллейбуслардан бераз кечерәк шикелле. Ләкин тышкы ягыннан ук бик пөхтә, бодай башаклары белән бизәп эшләнгән, һәм ул башаклар, «Рәхим итегез!» дигәндәй, көлеп торалар. Троллейбуска утыргач, чамасыз арыганлык сизелде. Кондуктор остановкаларның исемен кычкыра:
— Южный...
— Административный...
— Зеленый театр...
— Ботанический сад...
— Водная...
Бер дә төшәсе килми, ахырынача утырып барсаң иде... Юк, төшмичә һич ярамый. Арыган булсаң да карарга кирәк.
Ниһаять, без Күргәзмәнең иң арткы планына барып чыктык. Су хуҗалыгы павильонына керәбез. Үзебезнең Иделдә эшләнә торган .су хуҗалыгына сокланып карыйбыз. Кара, никадәр киң мәйдан сугарылачак икән, ә бу бит әле электр энергиясеннән тыш. Бу панорама безгә аеруча якын, чөнки ул диңгезнең дулкыннары Казан ярларына килеп кагыла, Казан Кремленең шәүләсен үзендә чагылдыра. Ул безнең бик күп үзәнлекләребезне су белән баета, хуҗалыгыбызга яңа төс бирә. Туып килә торган бу диңгезнең җанлы күренеше күңелне үзенә чолгый, берничә ел алга таба карыйсың, чиксез мөмкинлекләрне күз алдына китерәсең. Безнең бәхет тагын да байрак булыр! Шул уй тамырларны кытыклап, алга ашкындыра.
Күрше тавыгы кешегә күркә булып күренә, дигән бер мәкаль бар. Аны кайчан, нинди очракта әйтүләрен һәркем белә, тик аңа карап кына күршенең тавыгы үсми, билгеле. Ә менә тавыклар каз чаклы, казлары күркәдән зур, күркәләре бозау кадәр, дип сөйләсәләр — ышаныгыз. Үз күзебез белән күрдек, яннарында бик озак басып тордык. Иптәшемә күркәләрнең голдыр-голдыр итүләре бигрәк ошады, яхшы концертта рәхәтләнеп утырган тыңлаучы кебек, үзен һич алып китеп булмый.
— Безнең Татарстанда күркә асрыйлармы? — дип сорый ул.
— Асрыйлар,—дим мин... Ютазы районында үзем күргәнем бар. Тик болай ук зур түгел...
60
— Әйе, кошчылык асрауның перспективалары чиксез икән әле.
Минем үземә цесаркалар бик ошады. Бу — шул ук тавыклар семьясындагы кеш, ләкин Татарстанда аларны үрчетүче кеше бармы икән? Белмим. Моны иптәшем дә беренче тапкыр күрә.
— Ник безнең республикада юк икән ул?
Безнең яктагы казлар зурлыгында нәни башлы зур гәүдәле бу кошның йөргәндә бәрхетсыман елкылдап торган бөрчек-бөрчек каурыйлары бик матур төсләргә керә. Тукучылар нәкъ шушы кошлардан өлге алып, затлы күлмәклекләр тукыйлар булыр...
— Әнә теге купшы уенчык нәрсә икән?
Артка таба борылып карасак, анда чыннан да уенчык кебек, шундый чәчәкләп-чуклап эшләнгән гөмбәзле бер павильон тора. Ул әкияттәге сарайларга охшый, бай, жыйнак, бизәкле... Бу — тәмәке павильоны, тәмәке сатыла торган жир икән. Тәмәке тартучы кеше булмагач, мин андагы продукцияләр белән кызыксынмадым. Иптәшем генә «Выставочная» папирослары алып килде. Палех осталары ижат көчләрен куеп эшләгән нечкәлек монда, барысы да елкылдап тора, барысы да әйбәт, нинди генә буяулар юк. Бөтенесе бер стильдә эшләнгән. Креслолар да житәрлек, түгәрәк өстәлләр дә бар. Креслога утырып, иптәшем тәмәке тарта башлады һәм, ничектер исенә төшеп:
— Элекке Күргәзмәдә «Свинарка и пастух» очрашканнар иде, хәзер дә очрашырлар микән?—дип куйды.
— Әйе шул, әллә кайнардан килеп, бер-берсе белән танышучылар күп булыр әле.
Сүземне әйтеп бетергәнче, павильонга берәү килеп керде.
— Галим!..
Галим белән без бер түбә астында хезмәт итәбез. Аның үз эше, минем үз эшем. Шуңа күрә ДУатбугат йортында без айлар буе очраша алмыйча, эш чыкканда, күбесенчә, телефон аша гына сөйләшеп йөри идек. Билгеле, Күргәзмәгә килеп күрешү кемнең уенда булсын.
Көтмәгәндә тәмәке павильонында очрашкач, безгә тагын да күнелле булып китте. Ул Татарстан делегациясе белән килгән һәм нәселле атларны карап йөргәндә, бер юртакка сокланып, озаграк торган һәм делегациядән адашып калган икән. Иптәшләрен югалткан, безне тапты... Кызык монда, кемнәр белән генә очрашмаска мөмкин! Теләсәң кемне туктатып танышырга була. Алтын медальле абзыйлар, апалар, кызлар адым саен очрап тора. Аларның биографияләрен белсәң, бик тә кызык булыр иде. Икешәр Йолдыз таккан илебезнең атаклылары да очрады безгә. Алар тирәсендә фотографлар күренә, кемнәрдер, бөтен дөньясын онытып, алар белән гәп сата. Чынлап карасаң, аның берсе — Урта Азиядән, икенчесе — бөтенләй башка өлкәдән...
Главмясо павильонының түбәсендә үгез фигурасы басып тора. Ул койрыгын дулкынлаткан, мөгезе белән чөеп ташларга хәзер, сугышчан* кыяфәт белән алдагы уң аягын күтәргән, арт аякларын бик каты терәп, менә хәзер өстеңә ыргыла кебек күренә. Кара, нинди зур, муены нинди калын!
Бу павильон артында ерак түгел генә нәкъ шундый үгезләрнең тересен күрергә мөмкин. Ай, ай, кайларда гына үсә икән бу мәһабәт хайваннар!
Хәер, аларның исемнәре дә, авырлыклары да, кайсы колхоздан яки кайсы совхоздан килүе дә язылган. Эре мөгезле терлекләр янына агылучылар шулкадәр күп, вакыт-вакыт керү ишеген ябып куялар. Төрле өлкәләрдән жыелган ферма кешеләре һәрбер сыер янында бик озак тукталып калалар. Монда хәрәкәт акрын. Чөнки сыерны карар өчен генә кермиләр, аларны ничек тәрбияләргә өйрәнү өчен
61
керәләр, һәрбер сыерның үз тәрбиячесе шунда басып тора. Алар илнең атаклы кешеләре, сораша башласаң, мөгаен, ак халаты астында Урак- Чүкечле Алтын йолдызы барлыгын ишетерсең. Ак халатлы апаларның, абзыйларның янында кәгазь, блокнот тоткан колхозчылар төркеме...
Л1енә бер колхозчы 1200 килограммлы үгез каршына туктаган. Тәрбияләүче абзый, үгезнең янбашын сыпыргалап, аңа нидер сөйли. Кайбер сыерларның исемен генә укып китәбез, тәрбиячеләре экскурсантлар белән мәшгуль. Арада миңа «Валюта» исемле ала муенлы ак сыер ошады. Свердлов өлкәсе, «Исток» совхозыннан китерелгән бу сыерның сөте көн саен илле баланы коендырырга җитәрлек. Ул 300 көнгә 4843 килограмм сөт биргән. Аерым көннәрдә 54 литр савып алалар икән.
Менә шундый рекорд санлы хайваннар монда. Алар күп һәм бер генә абзарда да түгел. Әле без бөтен дөньяга шаулаган «Караваево» совхозы сыерларын күрмәдек. Ничектер юлыбыз туры килмәде. Ярый инде, аларын икенче килгәндә...
Буфетта ашап чыгу өчен вакыт аз китмәде. Нишлисең бит, ашамыйча да булмый. Үзбәк чәйханәсенә кереп плау ашыйсы иде менә...
/
Авыл хуҗалыгын механикалаштыру һәм электрлаштыр у павильонына кермичә китү һич ярамый. Син кайсы гына өлкәдән килмә, монда үзеңә кирәкле машина табасың, хезмәтеңне җиңеләйтә торган яңа техника күрәсең. Монда фән һәм техниканың соклангыч казанышлары белән танышасың...
Пыяла гөмбәзле озын павильонның 26 залына куелган машиналарның барысын да карап йөргәндә, кеше дүрт килом-етр да ике йөз метр йөри икән. Хәер, павильонның эченә кергәч, бу кадәр үк түгелдер шикелле, чөнки күпме барганыңны сизмисең Ә машиналар монда — хисапсыз. Совет кешесенең һәртөрле хезмәте өчен машина хәзер. Зур кыр корабльләреннән алып, бәрәңге утырта торган, агач төпли торган, бер барганда ун метр киңлектә печән чабып бара торган машиналар, төрле комбайннар, төрле маркадагы тракторлар, сугу машиналары, чөгендер, бәрәңге алгыч- лар, мамык җыйгычлар... Нәрсә генә юк монда. Астагы залда автомашиналар бик күп, аңа кызыгып караучылар да аз түгел...
Бу заллардан йөргәндә, горурлык хисең тагын да арта... Әйе, бу бит безнең Ватаныбызның куәте! Кай илдә мондый бай техника бар? Кайсы илдә кешенең хезмәтен җиңеләйтү беренче планга куелган! Ничек шатланмассың моңа! һәм һәркем бу зур сарайдан тирән канәгатьләнү белән чыга, партиягә, хөкүмәткә чиксез рәхмәт укый!
Әгәр дә сез Күргәзмәгә барсагыз, Юннатлар павильонына кермичә кайтмагыз. Үкенмәссез! Совет кешесе — иҗат көче зур булган, киң колач белән эшләүче, перспективалы кеше! Совет кешесенең балалары да шундый ук. Никадәр кыю, талантлы, үткен акыллы, бай фантазияле, тыйгысыз яшьләр үсә бездә. Юннатлар зурлар эшен кабатлыйлар, алар ясамаган машина моделе юк, күбесе аның хәрәкәт итә, миниатюрада булса да эшли. Юннатлар үстермәгән яшелчә, җимеш юк. Салкын Якутиянең юннатлары, мәсәлән, төньяк поляр сызыгыннан югары турнепслар үстергәннәр. Балалар яңа сорт җимешләр тәрбияләгәннәр, алар терлекләр белән дә бик дус! Сүрелмәс дәрт белән яшәгән совет балалары укытучылар һәм комсомол җитәкчелегендә тормышның һәр почмагына үтеп кергәннәр, һәркайда аларның фантазиясе чәчәк ата. Менә бер стенада бик матур панорама. Кечкенә күләмдә ГЭС күрсәтелгән. Плотинадан су агып тора, пыяла стена аша турбина әйләнүе күренә, станция эшли... Бервакыт акрын гына кич була, караңгылана башлый, су буеиа утырган колхоз өйләрендә утлар кабына, зәңгәр күктә

йолдызлар калка... Төн була. Тагын сызылып таң ата... Яктыра башлый. Бу жанлы картинаны карамаган кеше юк. Шул макет йортларда бәхет тулыдыр шикелле, авылның бай табигатендә, бакчалары, каеннары арасында йөрисең килә башлый. Шагыйрь булмасаң да, шигырь язарсын монда! I
Бераз ял итеп аласы иде. Шактый йөрелде һәм арылды. Ә монда ял итү өчен махсус урыннар билгеләнгән. «Яшел театр» бар. Клумбалар тирәсендә утырып торырга мөмкин, ә ул клумбаларда биш миллион чәчәк хуш исен бөрки. Алмалары пешеп утырган аллеяләрдә йөрергә яки утырып торырга була. Кич жирдән куәтле прожекторлар белән яктыртылып, фантастик төсләргә кергән юкә аллеяләре сине чакырып торалар.
Күлләрне әйтегез сез тагын. Анда балыклар мыжлаган. Күл әйләнәсендә һәвәскәрләр жыелган, ак күмәчне кисәкләп суга ыргыталар, аларга балыклар ташлана, зур-зур карпларның кара сыртлары судан чыга... Өерелеп йөргән балыклар тамашачыларны әйтеп бетергесез рәхәтләндерә, күңелләрен күтәрә. Фонтаннарны да карамыйча мөмкин түгел. Бигрәк тә хәзер, бөтен мәйдан ут белән күмелгәндә, фонтаннар аеруча матур, аеруча соклангыч.
Менә берсе. Милли киемгә киенгән алтын кызлар хороводы. Алар берсе берсеннән уртача ераклыкта басканнар һәм Союздаш республикаларны символлаштыралар. Беренче күрүдә үк, әле исемен беркайчан да укымас борын, ялгышмыйча моны «Халыклар дуслыгы» фонтаны дип әйтәсең һәм ул дөрес була. Соңыннан без бу фонтанның 800 көпшәдән су сиптерүен белдек. Кара, нинди куәтле балкып ургылалар бу су җепләре. Кем белә, бәлки әнә уртадагы көпшә, Петродворецтагы Самсон фонтаны биеклегенә житәдер.
Югары күтәрелгән су — үзе бер симез, туклыклы көлтәсыман. Чынында исә ул алтын бодай көлтәсен коендыра икән, кайнап торган җанлы тамчылар чугы аша без аны чак-чак кына шәйлибез.
Иркен тарелкасында судан чыгып торган алтын балыклар да су бөркиләр. Матур, күңелле. Ләкин күңел икенчегә тарта, башка фонтаннарны да күрәсе килә. Украина павильоны каршында тагын бер букетсыман фонтан күренеп тора. Ничек инде аны күрми китәсең? Әйе, бу тагын да матуррак шикелле. Шуның өстенә ул Күргәзмәдә иң зур фонтан икән. Ул мең көпшәдән су сиптерә һәм секундына ике мең литр су ата. Фонтан матур, ул төсле пыяладан — смальтадан эшләнгән. Аның зур вазалары бик пөхтә, эш бик нечкә башкарылган.
Тагын бер тапкыр бөтен мәйданга карыйсың... Нинди бөеклек, ниндп матурлык. Бөтен мәйдан балкыган. Моннан һич китәсе килми. Шушы якты мәйданда фонтаннардан сибелгән тамчыларда нурлар уйный, алар совет кешеләренең бәхетен чагылдыралар.
Москва.