КОМБАЙНЧЫЛАР
1
Кадыйров, яткан җиреннән үрелеп, тәрәзәне ачты. Әйе, комбайннар кузгалган икән. Аны йокысыннан уяткан ерактагы^ куәтле гөрелте шундый тизлек белән көчәеп килде — гөрелте булып кына калмады ул, тиз арада стеналармы, тәрәзә пыялаларым дер селкетеп күкрәгән бер тавышка әйләнде. Машиналар тәрәзәдән күренми: аларны сарай түбәсе каплап тора иде. Кадыйров торып тиз генә киенде дә «баскычка- чыкты.
Чүмәлә салгычларынын, өскә күтәрелеп торган койрыклары белән ниндидер кызыл кошларны хәтерләткән үзйөрешле комбайннар, җәенке сафка тезелешеп, сарай түбәсе артыннан иркенгә чыгып баралар иде. Аларның дугаланып килгән тезмәсендә, як-якта, тәбәнәк «НАТИ» тракторларына тагылып, төсе уңа башлаган ике кызгылт «Коммунар» бара. Кошлар төркеменә охшаган бу шеренганың артыннан зәңгәрсу төстәге авыр «Сталинец»ны сөйрәп, МТС усадьбасыпнан Чиләбе тракторы кузгалып китте.
Комбайннар күптән түгел генә чабылган яшел болын буйлап, иртәнге чыкка манчылган ян-якларын көзге төсле ялтырата-ялтырата, чыгып килгән кояшка карап баралар. Чиләбе тракторының, шомарган гусеницаларында, очкыннар чәчеп, кояш нурлары, уйный иде.
Үзәндә шул хәтле күз камаштыргыч яктылык, шундый колак тондыргыч тавыш иде, Кадыйров түзмәде, йөзен чытты. Баскыч култыксасына кулларьи белән таянган килеш, ул, күзләре авыртканчы, сафтан үз машинасын эзләде. Ләкин күз авыртырлык бу яктылыкта ике сезон буена утырып йөргән самоходыиың киндер зонтигын таный алмады.
Быел комбайннар кырга Кадыйровтан башка гына чыктылар. Аларның әнә шулай кояшта ялтырап барулары Кадыйровта ямансылау катыш ачу кузгатты. Бәлкем, канаты имгәнгән кош та язын, гәпләшә-гәпләшә, туган якларга китеп барган төркеменнән аерылса, шулай ямансылар иде.
Сарай түбәсе кырыеннан -күренеп торган аргы усадьба капкасыннан директорның җитез машинасы атылып чыкты. «Победа», комбайннарны узып, борылышларда зәңгәр кырыйлары белән ике тапкыр ялтырап алды да юлга чыкты». Бөтерелеп калган тузан, күтәрелә-күтәрелә, кояшка таба сузылды. Кадыйров, шелтәле бер караш белән, машина артыннан озак кына карап калды.
Койрыгын торгызып тар гына арата буйлап тавышсыз-тынсыз килеп баскан йонлач ата мәче яны белән аның җиңенә ышкынгалап тора иде. Кадыйров: «Прес!» дип, мәчене терсәге белән төртеп җибәрде.
з. .с. ә.- № 9.
33
34
й
Мәче Агылып төште һәм, куркынып, хуҗасына карап алды да,— анын хуҗасын мондый ачулы хәлдә беренче тапкыр күрүе иде,—тавыклар кетәгенә шылды.
Үзйөрешле комбайннар, кырны кап-кара тузанга күмеп, бере артыннан бере юлга чыктылар. Самоходларның тузан болыты өстеннән чыгып барган, тузганак чәчәгенә тартым буйлы-буйлы зонтиклары, акрын гына тузанга күмелә барып, тәмам күздән югалдылар.
Кадыйров өйгә керде.
Өйдәгеләр йокыдан торганнар иде инде. Улы, почмактагы мичкә естенә бөкерәеп утырган да, мәшәкатьле төс белән ат кылыннан кармак җебе ишә. Җепнең икенче очын бабасы тоткан. Карт, итекләрен салындырып, мич башына менеп утырган, оныгының җитез бармаклары артыннан игътибар белән күзәтеп тора. Кадыйровның хатыны биленә зәңгәр алъяпкыч бәйләгән, кисәү агачын сөңге шикелле утка таба тотып, мич авызына карангалый иде.
— Юындыңмы әле?—дип сорады ул, Кадыйровка карамыйча гына.
Тегесе аркасы белән торган хатынына ачулы гына карап алды.
— Әйе! Юындым. — Кадыйров аягы белән урындыкны этәреп җибәрде. Тавышка барысы да борылып карадылар.
Малай, авызын ачып, әтисенә карап тора башлаган иде.
— Я, нәрсә?—диде аңа Кадыйров. — Тагын балыккамы?.. Арифметикаңны өйрәнергә уенда да юк. һаман кәрәкә куып йөрисең.
Малай шул ук аптыраган чырае белән әнисенә карады, — янәсе, «арифметиканың биредә ни катнашы бар?» — ләкин әнисе чүмеч белән тәлинкәләргә аш бүлә иде, аны күрмәде.
— Инде бу икенче кышны .мин сине өчле белән йөртмәм, — дип кисәтте аны әтисе.
Карт тирән итеп сулап куйды. Кармак җебен тоткан килеш:
— Арифметика качмас, — диде ул, оныгын яклап.
— Куып җитәм мин,—диде малай.
Кадыйров табын янына килеп утырды, табакка карады да тәлинкәсен читкә этәрде.
— Тагын токмач, — диде ул, хатынына карамыйча гына. —Гел бер аш...
Карт түзмәде:
— Федя, син аны яратасың ич!
Тегесе аптырап:
— Кемне? — диде. — Токмачнымы? Яратам. Яраткач та көн саен ашарга димәгән бит.
— Кичә токмач пешермәдек, — дип әйтеп куйды малай.
Кадыйров аңа таба борылып:
— Ә син дәшми генә утыр,—диде.
Карт малайга баш какты. Янәсе, «күрәмсең? Нигә болай сөмсер- ләре коелган?» Малай «берни аңламыйм» дигән төсле иңнәрен сикертеп куйды.
Өйдә тыныч иде. Малай ишеп бетермәгән кармак җебен тиз-тиз генә чолгый башлады.
Кадыйров кырын күз белән генә хатынына карап алды. Анысы бая- гыча, сүзгә катнашмый гына, һаман мич тирәсендә кайнаша иде. Анын шулай бер сүз эндәшмәве Кадыйровны газаплый башлады. Ул, күз кырые белән генә караса да, хатынының аның хәлен аңлап ямансу гына елмаюын, нигәдер иренең күз карашы белән очрашырга кыймаган, уйчан, кырыс карашын күрде һәм ирексездәи үзен өйдәгеләр каршындз гаепле сизде.
3»
35
Барысы да өстәл тирәсенә утырышып, тәлинкәләрен сүзсез генә үз алларына тарткач, хатыны моңарчы берни булмаган төсле тыныч тавыш белән:
— Федя, ни булды? — дип сорады.
Кадыйров йөткеренеп куйды.
— Комбайннар басуга чыктылар,—диде ул, зарланган шикелле.
2
Былтыр Кадыйров үзйөрешле комбайн белән җиде йөз гектар урдырган иде. Бу — МТСның атаклы комбайнчысы, сезонның ярты- өлешен тагын да куәтлерәк комбайн—«Сталинец-6» комбайнында эшләгән Илья Фатьямовның рекорд эшенә тигезләшә язган иде. Ләкин район газетасы-, коры сан артыннан куып, эшнең асылын күрмәде, беренчелекне Фатьямовка бирде. Комбайнчылар әйтмешли, традициянең көче шундый инде ул. Фатьямовны Ленин ордены белән бүләкләгәннән соң, биш ел инде менә, исеме газета битләреннән төшми.
Былтыр редакциянең ялгышы шул хәтле ачык иде, хәтта Фатьямов үзе дә уңайсыз хәлдә калды. Җыелышта чыгып ул: «Беренчелек миндә түгел, Кадыйровта, ул мине самоход белән ике мәртәбә узып китте. Әгәр дә инде сезон ахырына таба нибарысы бер егерме гектарга артка калган икән, бит «Сталинец»ның куәте дә күбрәк, хедеры да киңрәк...» дип сөйләде. Ләкин Фатьямов, сезонның беренче яртысында, самоходта эшләгәндә, миңа яңгыр комачаулады, ә икенче яртысында, «Сталинец»ка күчкәч, яңа техникага күнегергә вакытым җитмәде дип, үзен шунда ук акларга кереште. Аның каравы, киләсе елга, янәсе, тыныч булыгыз! Фатьямов бирешмәячәк. Аның өчен тик барлык шартлар гына булдырылсын.
Бу сүзләрне ул соңгы- елларда сөйләшергә өйрәнгән бер тон белән әйтте. «Мин обкомда чакта», «министерство миңа күптән киңәш итә»...— ди торган иде Фатьямов. Район җитәкчеләренең фамилияләрен ул: «Райком секретаре миңа әйтте» яки «редактор шалтыратты» дип, ике сүзнең берендә телгә ала, һәм боларны» ниндидер бер кечкенә нәрсә турында сөйләгән шикелле, сүз уңаенда гына әйтеп китә иде.
Матбугат белән район оешмаларының, чамадан тыш артык игътибар биреп, комбайнчыны' бозганлыклары һәркемгә ачык иде.
Җыелышларда чыгыш ясаганда, тантаналы рәвештә «без» дигәннән соң, ул шактый тукталып торса һәм бармак сыртлары белән өстәлгә сукса, монысы инде Фатьямов түгел, бәлки райсовет председателе була иде. Аермаларьп тик шунда гына: райсовет председателе, тукталып торганда, кешеләргә игътибар итә, ягъни, алар аны аңлаганнармы, ә Фатьямов үзенә генә игътибар итә иде. Инде сүзен очлаганда имән бармагын сузып, кулын күтәреп торса һәм, моментын китереп, янаган шикелле залга төртеп күрсәтсә, аның мондый матур жестыннан шул минутта ук район газетасы редакторы икәнен беләләр иде.
Болар Фатьямовка дус-иш булган байтак кешенең кәефенә тисә дә, Кадыйров тыныч кына:
— Җил белән кунган, җил белән очар, — ди торган иде.
Әйе, дан аңа файдага булмады-. «Сүз белән генә эш чыгарып булмас монда», — дип уйлап куя торган иде ул.
Кадыйров, партия җыелышларында чыгып сөйләгәндә, Фатьямовка башкалар шикелле ябырылмады, бәлки ярышка гына чакырдьр. Шул ярышның иң кызган вакытында, МТС комбайнчылары! машиналарын чираттагы сезонга хәзерләгәндә, Кадыйровны көтелмәгәндә генә Ленин исемендәге колхозга механизатор итеп куйдылар.
Район тиз арада электр энергиясе алырга тиеш, шунлыктан тулы- сынча механикалаштыру өчен җирлек хәзерләп куярга кирәк иде.
36
«Синец колхоздан башлыйбыз, колхозыгызны үрнәк хуҗалык итәбез»,— диде МТС директоры Иван Богданович, Кадыйровпы күндерергә тырышып. Кадыйров моны ишеткәч, шүрләп куйдьи. һәрбер үрнәк нәрсәгә шикләнеп карый иде ул. Богданыч никадәр генә тырышып караса да, бу яца эшнең җитди нәрсә икәненә Кадыйровпы* ышандыра алмады. Аны партия җыелышында ышандырырга туры килде. Инде коммунист кешенең бурычы турында сүз кузгатканнар икән, шикләнмәскә дә мөмкин, Кадыйров үтәп чыгачак аны. Шулай да ул директорга үпкә саклап калды.
Ярты елдан соц бу үпкә бетте. Әмма комбайн моторлары гөрли башлагач ук, бу күптәнге үпкә кинәт тагын яца көч белән кузгалып китте.
3
Кичен укытучы Маһинур килде. Кадыйров аны тәрәзәдән күренеп калган зәцгәр кофтасыннан танып:
— Әһә, күрсәтә хәзер арифметикаңны!—диде.
Улы, шүрләп, китап этажеркасына ташланды, ясалып бетмәгән агач хәнҗәрен өстә яткан журналлар астына тыкты да, чүмәшеп, мәшәкатьле төс белән, иң аскы киштәдәге дәреслекләр арасында казына башлады.
— Тизрәк, тизрәк, — диде Кадыйров, ашыктырып.
Хатыны кунак белән-баскыч төбендә сөйләшеп тора иде, — анык ягымлы гына сөйләшүеннән һәм яңгыратып көлүеннән Кадыйров соңгы вакытларда хатынының укытучы белән һәрбер очрашуында була торган яшерен бер борчылуын да, сагаюын да сизде. Хатыны ни сәбәптәндер Маһинурга колхозчылар әйткәнчә, парторг дип түгел, — партия оешмасының секретаре иде ул, — бәлки яшь бер хатын, өстәвенә тол хатын дип карый иде. Ә тегесе соңгы араларда, бигрәк тә Фатьямов белән сүзгә килгәннән соң, аның иренә күбрәк игътибар итә башлады. Кем белә бит, аларның икәүдән-икәү сөйләшүләре партийный эшләр белән генә чикләнеп калса ярый ла.
Карт, күңелсез чырай белән түр өйгә күз салып:
— Укытучы хатын тагы килде,—дип, искәртеп куйды.
Маһинур өйгә керде. Башта Кадыйров белән, аннары карт белән, малай белән исәнләште дә, бераз кояшта янган тулы беләкләрен күкрәк астына кушырып, хуҗа хатын күрсәткән урындыкка барып утырды. Сагышлы гына елмаюы йөзенә борчулы бер төс чыгарды.
— Поручениеме?—дип сорады Кадыйров.
Маһинур, көлемсерәп:
— Түгел, — диде һәм хуҗа хатынга карап куйды. — Болай, поруче- пиесез генә кереп чыгыйм дигән идем.
— Рәхмәт, — диде хуҗа хатын, башын кагып.
Шуннан соң /Маһинур Кадыйровның улына карады*. Малай шул минутта ук күзен таушалып беткән дәреслегенә төбәде. Маһинур бер үк вакытта хуҗага да, малайга да мөрәҗәгать итеп:
— Ничек ял итүегезне белергә килдем,—диде.
— Рәхмәт, — диде Кадыйров.
Маһинур малайдан: «Нәрсә укыйсың?»—дип сорады. Малай әтисенә карады.
Карт, зарланып:
— Арифметикасын укый, — диде.
Маһинур кашларын күтәреп куйды һәм шелтәле бер тавыш беләи хуҗа хатынга:
— Кирәкми, Наташа. Ял итсен,— диде.
37
Карт, Кады’йров'ка таба башы- белән ымлап, көтмәгәндә генә әйтеп салды:
— Сез аны да партийный эш белән күп борчымасагыз иде. Ул да бераз хәл алсын инде.
Наташа бер кунакка, бер иренә карады; башы тартылып куйды, колак алкалары чайкалып китте, ә йөзенә сагаю билгесе ЧЫКТЬР.
— Партийный эштә нинди ял булсын? — диде ул, ничектер кирегә суктырыбрак. Моның кунакка карата әйтелүен барысы да сизделәр.
— Әйе,—диде Кадыйров, хатынына өнәмичәрәк карап алып, — ял булмый...
Хуҗа хатын уңайсызланыбрак китте һәм, мич янында ашыгыч эшләрем бар иде дип, кухняга чыкты.
Маһинур, җиңел сулап:
— Әйе,—диде һәм урындыгын койкада утырган хуҗа янынарак күчерде.— Турысын гына әйткәндә, аңламыйм мин,— диде ул, тавышын акрынайта төшеп. — Нигә ял алдың әле син?
— Эшләрем бар,—диде Кадыйров, сүзне башкага борырга тырышып.— Кайчан да булса өйдә дә тәртип «урнаштырырга кирәк бит.
— Шулай анысы, ләкин вакыты бит... — Маһинур тәрәзәдән карады.
— Вакыты ярый торган,—диде Кадыйров.—Җиһазлар кайтаргач, күзгә ял күренмәс әле...
Аның сүзе дөрес иде. Бер-ике атнадан колхозга ферма өчен кирәкле бар нәрсә дә-кайтачак. Район ышандырып куйган... Әмма шулай да Маһинур иреннәрен кысты, шуңа хәзер иреннәре тагы да кырысрак күренә, ә төпсез, якты күзләре шикләнебрәк карын иде.
— Димәк, хуҗалыгыңны рәтләргә булдың? — диде ул шелтә белән.
Кадыйров, Маһинурның күзләренә карамыйча гына:
— Әйе шул,—диде, — менә кисеп алып яңаны куясы бар,—дип стенага таба борылды- һәм яргаланып беткән, киез кыстырылган бүрәнәләрне -күрсәтте, — менә бу ике бүрәнәне алыштырырга кирәк, бөтенләй бурсып беткәннәр.
— Яхшы, алайса, — диде Маһинур, каршьп килмичә. — Бу эш ике-өч кичлек кенә бит. Аннары?
Кадыйров көлеп:
— Балык тотабыз,—диде һәм улына таба башы белән ымлап куйды.
Тегесе олыларның сөйләшкәнен тыңлап торган икән, ашыга-ашыга, тукталып калган юлын бармагьп белән эзләп, дәреслегенә иелде.
— Ышанмыйм,—диде Маһинур. — Бөтен кеше кырга чыкканда, су буенда утырып кала алырсыңмы икән...
Аның әйткәне хак иде. Шулай да Кадыйров ышанмыйча кашларын җыерды. Аның тыныч кара күзләре укытучыга сорау белән караганнар иде. Ни йомыш белән килгән ул?
Маһинур, текәлеп караган килеш, борчылуын яшерергә тырышып, пышылдап әйтте:
— Федя, безнең колхоздан китәсең киләме синең?
— Юк!—диде ул. Кроватьтан кисәк кенә торып, бүлмә буйлап йөренә башлады. — Башлаган эшемне бетермичә китмим. Шулай!.. Ял вакытында нинди эш белән шөгыльләнәм, анысьп минем үз эшем, — диде ул, атлаган мәлгә кулын изәп. — Ял вакытында мин үзем хуҗа үземә.
Маһинур аның борчыла-борчыла атлап йөрүен тыныч кына карап торды.
Карт, Паташага булышыйм дип, кухняга чыгып киткән иде, яңадан түр өйгә карап алды. Улын коткарышырга ниятләп, күрәсең:
— Өйдә эш муеннан, Федя. Койманы да торгызасы бар әле,—дип сүз кыстырып куйды.
38
Наташа кухнядан аңа кушылып:
— Бик кирәк!—диде. — Тактчалары череп, коелып беткән. Очраган бер дуңгыз ишек алдына керә.
/Маһинур соңгы сүзләрне үзенә карата кабул итте, ахры, кызарып китте. Аның якты күзләре караңгылангансы»ма«н елтырыйлар иде.
Наташа тагын савыт-сабаларын шалтыр-шолтыр китерде.
— Баскыч та кибеп, ярылып беткән. Басмаларын алыштырырга иде, юкса аякларыңны имгәтеп бетерүең бар, — дип өстәп куйды».
Кадыйров кулларын җәеп Яуибәрде.
— Күрәсең бит, эш бик күп. — Ул туктап койканы рәтли башлады. — Ял җитмәс тә дип куркам әле.
Маһинур аңа таба иелеп, юрга»нның теге башта бөкләнеп калган почмагын рәтләште.
— Бүрәнәләр каян аласың соң?—диде »ул, күзе белән тәрәзә астын күрсәтеп.
Кадыйров җавап бирмәде.
— Бу бүрәнәләр урынына нәрсә куясың соң?—дип, кайтарып сорады Маһинур һәм, җавапны көтмичә, киңәш бирде: —Бер-икеимән бүрәнәсен складтан гына да яздырып алырга мөмкин.
Карт, кереп, сандык өстенә утыра-утыра:
— Зинһар өчен, Зариповна! Безгә шуннан юллап бирсәгез лә,— диде.
— Кирәкми! — Кулларын алъяпкычына сөртә-сөртә, Кадыйровныа хатыны килеп керде. — Үзебезнең дә саранда бүрәнә башлары бар. Җитәрлек!
Монысы: «Кадыйровны бүрәнә белән генә алдый алмассың», дигән сүз иде.
— Ә такталар?—дип сорады аңардан Маһинур.
— Такталары» да табылыр! — Наташа башын кагып куйды, колагындагы гәрәбә алкалары чөелеп китте.
Барысы» да ачык иде хәзер. Кунакка, җай барында, торып әдәпле генә саубуллашырга да кайтып кына китәргә кирәк иде. Әмма ул ни өчендер утыра бирә, китәргә уенда да юк, ахры. Маһинур белән Кадыйровның сөйләшеп бетерәсе сүзләре бар, ә Наташа бусагадан сагалап күзәтеп тора иде.
Улы Петя, олыларны» үзенә каратмас өчен, арифметикасыннан башын да калкытмыйча, аңлаешсыз бер мәсьәләне чишәргә азапланып утыра, шул ук вакытта укытучы» апасын да кызгана, — ул аның биредә артык кеше икәнлеген сизә иде.
— Комбайнда эшләргә телисеңме?—дип сорап куйды Маһинур кинәт кенә.
Кадыйров койкага килеп утьррды.
— Ә машинагыз кайда соң?
— Табылыр!
Кадыйров, кунакның тавышыннан сүзнең юкка гына башланмавын сизенеп, нидер көткән шикелле сабырсызланып, күз кырые белән генә Маһинурга карап тора башлады».
— Богданыч үтенә,—диде Маһинур.
Кадыйровның күзләрендә сөенгән дә, ышанмаган да кебек бер елмаю билгесе чагылып китте. Ә директор нигә үзе кермәгән соң, Маһинур аркылы гына үтенгән? Кадыйровның ачуы килер дип уйлыймы икән әллә?..
— Беләсеңме,—диде Маһинур, аңлатырга керешеп, — Богданы»ч үзе керергә уңайсызланды» бераз. Беренчедән, син хәзер эмтеэсныкы саналмыйсың, безнеке, колхозныкы. Икенчедән, ялда...
Кадыйров, шатлыктан:
39
— Нинди ял булсын ул! —дип кулын гына селекте һәм, елмаюын сиздермәскә ты-рышып, шунда ук итекләрен карый-карый аска иелде: бүген ул үзе дә директорга барып, резервтагы «Коммунар» белән булса да, комбайнда эшләргә сорамакчы- булган иде.
Маһинур үзе үтенеп сорагандай:
— Директор бик үтенә, — дип кабатлады.
Наташа, кыстырылган алъяпкычын төшереп, өстәл янына утырды һәм кулларын кушырып, бармагын яңагына куйды. Хәзер ул кунак хатынга аптырап карап тора иде.
Билгеле инде, Богданыч үзе үтенсә, Кадыйровның баш тартмаячагын белә ул, дип, аңлатуында дәвам итте укытучы. Ләкин Богданычка ачык белергә кирәк: Кадыйровның комбайнда эшлисе киләме, юкмы? Аны теләгеннән тыш көчләп кушу булмасмы? Югыйсә, элекке үпкәсе тагын кузгалыр, ә Богданыч, турысын гына әйткәндә, Кадыйровның ачуы чыгуын һич күтәрә алмый.
Наташа елмаеп куйды.
— Ичмасам, ике генә көнгә, — дип ялынды Маһинур. — Карев кайтканчы гына.
— Аңа ни булды тагын? — диде Кадыйров, гаҗәпсенеп.
Карев чүмәлә салгычтан егылып кулын кистергән икән. Контордагы уборщица Сима түти аның ярасына, тизрәк төзәлә ул дип, солидол сөрткән булган. Ләкин Каревныц кулы шешеп чыккан. Шуннан больницага илткәннәр. Инде менә хәзер шешне ярып, ярасын тазартканчы, ике көннән дә ким вакыт узмаячак.
— Атна узар әле!—диде карт. — Күбрәк булмаса.
— Хәзергә, бигрәк, әнә шул ике көнне эшләргә кирәк,—диде Маһинур, картны тынычландырырга тырышып, — аннары кеше табылыр дип уйлыйм.
Петя, әтисенең сүзне нигә болай озакка сузуын аңлый алмыйча, бөтен игътибары белән аны күзәтә иде.
Ниһаять, Кадыйров, көлемсерәп:
Аптыраш бу Карев белән,—диде. Моны ул нигәдер Маһинурга карап түгел, ә картка карап әйтте. Тегесе аның ни «уйлап әйткәнен аңлады булса кирәк, каршы җавап бирде:
— Шулай, Федя, шулай,—диде. — Гел шул Каревка килеп абыналар. Әле канат астына башы килеп керә, әле хедердан егылып төшә, пәриләре төртеп төшерәме икән диярсең...
Барысы да көлеп җибәрделәр.
— Аның әтисе дә, мәрхүмнең урыны җәннәттә булсын, шундый әтә- ләнә торган бернәрсә иде,— дип сүзен дәвам иттерде карт. — Бөтен нәселләре шундый...
— Җитәр, әткәй,— дип үгенде Наташа.
Кадыйров итекләренә карап, көлемсерәп тора иде. Ул Каревның урып-җыю алдыннан җыелышта чыгып сөйләвен хәтерләде: — «Иптәшләр, мин бәрелеп-сугылсам сугылам, ләкин үземнекен үтим», — дигән иде ул. Богданыч: «Бәрелеп-сугылуыңа шикләнмибез»,—дип җавап кайтарган иде. Шулай булып чыкты да...
Ул шуларны исенә төшереп торганда, Маһинур белән Наташа аңардан ниндидер бер җавап көтәләр иде. Ульь да, бер аңлаешсыз юлга бармагын төрткән килеш, зур борчылу белән көтеп, әтисен күзәтеп тора иде.
— Ярый алайса! — Кадыйров башын күтәрде.— Мин әзер. Ләкин ике көн генә түгел, ялым беткәнче,—диде ул, искәртеп.
Малай да дәреслегеннән башын калкытты һәм, түшәмгә карап, дога укыган шикелле пышылдый-пышылдый, мәсьәләнең шартларын әйтә башлады.
40
— Беләм,— диде укытучы, урыныннан торып,— ялны син шуңа дип алгансың да.
Кадыйров, яшермичә:
— Шуңа,—диде. — Комбайннан башка тора алмыйм мин, Маһинур.
Хатыны җанланыбрак китте.
— Әллә нишләгән әле ул бүген, — диде Наташа, тәэсирләнеп. — Шулай булмыйча! Комбайннар басуга чыксын да, комбайнчы өйдә калсын...
Аның сүзенә карт та кушылды»:
— Шулай, билгеле. Ачу килерлек.
— Бераз эшләсен, — днде Наташа һәм бармагын икенче яңагына куйды.
— Ә тәрәзә астын кайчан рәтли?—дип сорады Маһинур.
— Нәрсә син!—диде Наташа, кулын селкеп. — Өебез ишелерлек түгел әле. Кыш чыгарлык.
Карт, аның сүзен хуплап, малайга карый-карый:
— Койманы үзебез дә рәтләп куябыз аны, — диде.
Малай ризалык белдерде.
Маһинур аларга колхоз идарәсенең дә булышачагын әйтте. Бүрәнс дә, такта да китерерләр, ярдәмгә бер-ике балта остасы да бирә алалар, диде.
— Кирәкми!—диде Наташа һәм ашыга-ашыга алъяпкычының җыерылган урыннарын рәтләргә кереште. Маһинур аның бу хәрәкәтен күреп, Наташа минем үзләре өчен чын күңелдән кайгыртуыма ышанмый икән, дип уйлап куйды.
— Турысын әйткәндә, мин комбайнга үз файдам өчен димләргә килгән идем. — дип елмайды ул Кадыйровка. Ләкин елмаюы Кадыйровныи, хатынына төбәлгән иде. — Бер шарт белән: баштагы дүрт көнне үзебезнең колхозда эшлисең. Фәкать шулай гына. Алай булмаганда, эшебез харап. Ашлык шундый күп, үзебез генә җыеп алырлык түгел.
4
Укытучы белән үзе арасында ничектер уңайсызландыра, читенсенде- рә торган мөнәсәбәт урнашуына Кадыйровның күңеле борчыла иде. Эш буенча сөйләшәсе сүзләр беттеме, тынып калалар, икесе дә ни дип сүз башларга белмиләр иде. Маһинур ул башлаганны көтеп, уңайсызланып утыра, ә тегесе, үзен эштән башка нәрсәләр турында да сөйләшергә бурычлы санап, бер сүз дәшми, гаепле кеше шикелле тик елмая. Мондый мөнәсәбәт нидән урнашкандыр—-аңлавьп читен иде, әмма икесе дә вакыт-вакыт шактый балачыл хәлдә калуларын томанлы гына булса да сизенәләр. Ике арада нәрсәдер сөйләшенми калган кебек тоела, ә Кадыйров моның очына чыга алмый иде.
Моннан ун ай элек яңа урын турында беренче тапкыр сүз чыккач, Кадыйров колхозның бәләкәй генә машина хуҗалыгы белән танышты да олы кайгыга төште. Дүрт йөк машинасы төзек хәлдә, бер ватык полуторканың пешкәк алкалары җитешми, янә дә рамасы чатнаган иде. Кадыйров колхоздагьп шушы нибарысы дүрт машинага механик булып ятачагына борчылып: «Ярый, яхшы, пешкәк алкалары таптым, ди, рамасын эретеп ябыштырдым, ди... Аннары нишләрмен?» дип уйга калды. Председатель, озакламый колхоз электр көче аласы, аннары- механикка эш муеннан булачак, дип ышандырып куйды һәм аны «барысы да алда әле» дип юатырга тырышты. Ләкин Маһинур җыелышта чыкты да: «Көтеп тора алмыйбыз», — диде. Колхозньи ип элек терлекчелек фермасыннан механизацияли башларга тәкъдим ясады. Моңарчы фер-
41
мага суньп ерактагы күлдән мичкә 'белән ташыганнар, чөнки, терлек абзарлары тау башына урнашканлыктаи, коелары юк икән.
Сугыш башланырга күп тә калмый, Маһинурның, ире—Кузыма Андреевич— үз көчләре белән кое казьпмакчы булган иде дә, трубалары җитмәде. Председатель труба юнәтергә дип калага китте һәм, ул юнәтеп кайтканчы, сугыш та башланып куйды. Кузьма Андреевич фронтка китте, ә трубалар сарай астында калды. Эшләнеп бетмәгән» кое хуҗасын көтә бирде. Кузьма һәлак булды». Аның эшен башкарып чыгарга дип, каладан бер механик та чакыртканнар иде, ләкин механик бу эшне ба-рып чыга торган түгел дип тапты. Монда җир асты суы якын түгел, калган трубаларны» шундый тирәнлеккә төшерүгә караганда аларны җир өстеннән күлгә чаклы сузуы ансатрак, дип ышандырырга тырышты ул. Председатель: «Алайсам, '.мичкә белән ташырбыз», — дип баш тартты.
Маһинур Кадыйровны иренең ялгышуы» мөмкин түгел 'икәнлегенә ышандырды, һәрхәлдә, су бик аста булса да, аңа төшеп җитәргә мөмкин, дип фикер йөртте ул. «Җитте, колхоз начар су эчмәсен, яхшысын бирегез безгә», — диделәр башкалар, һәм Кадыиров суга төшеп җитте. Дөрес, бу эшне ул, барып чыкмас дип, шикләнебрәк тә башлаган иде. Председатель әйтмешли, тәвәккәлләп тотынды» ул, чөнки тавы чыннан да биек, ә җире каты иде. Инде җир асты суы, ахыр чиктә, өскә- бәреп чыккач, һәм бу көтелмәгән хәл колхозда зур бер вакыйгага әйләнгәч, Кадыйров яңа вазифасына хөрмәт белән карый башлады.
Җир астыннан чыккан сап-салкын, чиста су барлык мичкәләргә тулды. Хәзер инде һәрьяклап су үткәргеч трубалар сузарга да, суны кул белән алмыйча, атлы» чыгыр белән чыгару өчен насос җиһазлап, башня куярга кирәк иде... Кыскасы, Кадыйровка шушы» су белән бергә әллә никадәр »мәшәкать, әллә нихәтле эш чыкты, хәтта вакыты да җитми башлады аның.
Мичкә осталары зур бер чан кыршаулап куйдылар, ә балта осталары бу чанны үзләре ясаган агач вышка өстенә менгерделәр дә, су кугыч башня әзер булды. Колхоз председателе районнан өстәмә рәвештә су үткәргеч трубалар табыштырды», ә шулар белән бергә куш уч зурлыгындагы бәләкәй генә механик поилкалар да алып кайтты. Бер атна үтеп, поилкалар һәр утлыкка беркетелгәч, ә ямь-яшел күгәреп, юеш исе аңкытып торган зур-зур имән улаклар, кирәксезгә чыгып, чокырга илтеп ташлангач, ферманың эче корырак та, иркенрәк тә булып китте. Пычранып, череп беткән, гел су эчендә ятып, күзгә күренмәгән идән сайгаклары» кибеп, черек икәнлекләрен күрсәтә башладылар. Сайгакларның, барысын да куптарып, яңаларны куярга туры килде. Ә инде бер тотынгач, кантарылып-кайтарылып торган түбәне дә яптылар.
5
Беркөнне шулай Маһинур кое янында зәңгәр чиләкләрен тутырып су алды да Кадыйровка карап елмаеп куйды». Ләкин аның елмаюында ниндидер бер кайгы билгесе бар иде. Бәлки, суны кул белән чыгаруы чыннан да авыр булгандыр.
Кадыйров аны* тынычландырырга тырышып:
— Бераз түз инде, Зариповна, — диде. Лапас астына сүтеп куелган иске молотилка әвернәсен күрсәтеп:
— Тиздән атлы чыгыр ясап куябыз,—дип -мактанып та алды.
Маһинур, кирегә ымлап, башын чайкады. Гүя ул Кадыйровны кайгысын белмәгәнгә шелтәли иде. Бу чакны аның уйлары» чыгырдан бик ерак йөри иде шул.
Кузыма бу турыда хыялланмый иде,—диде ул калтыранган тавыш белән.
42
Кадыйров аңа якынрак килде. Шушы су бирә башлаган кое иренед истәлеге булып калдымы икән әллә?
— Кузьма,—дип кабатлап әйтте Маһинур, ныгыган тавыш белән,— турбинаны торгызырга хыяллана иде.
Кадыйров. гаҗәпләнеп:
— Шулаймы? — диде. — Мин дә бит шуны уйлап йөрим... Турбинаны торгызуы- авыр түгел. Ике атнада эше бетә. Ләкин менә суның көче җитәрме икән?
Маһинур, куанып:
— Җитә!—диде һәм Кадыйровны җиңеннән тотып: — Безгә килеп чык. аның расчетларын күрсәтермен, — дип өенә чакырды.
Аның ашыгып әйтүендә, бигрәк тә, Кадыйровның ризалыгын көтмичә, чиләкләрен чайгкалдыра-чайкалдыра китеп баруында ниндидер бер ямансылау да, котырту да бар төсле тоелды Кадыйровка.
Ул, башында кайнаган уйларны аралый алмыйча, Маһинур артыннан озак кына карап калды. Ләкин хатыны бу уйларын бик тиз һәм бик ансат аралап бирде.
— Кая карыйсын?—диде ул һәм, кое янына килеп, чиләкләреа шалтыратып җиргә утыртты.
Кадыйров ачулы чырай белән укытучыга таба баш изәде.
— Нәрсә сөйләштегез?—диде Наташа, янаган тавыш белән пышылдап.
Кадыйров иңнәрен сикертеп куйды.
— Шуны ук, — диде ул. Әлеге сөйләшүне теле белән әйтеп бирә алмасын сизеп һәм хатыны моны үзенчә аңлар дип, Маһинурның башлап әйткән сүзләрен генә исенә төшерде.
— Иртәгә безнең партийный җыелыш була.
— Шулаймыни? — диде Наташа, күзләрен кыса төшеп. — Син әйт- мәсәң, белми идем әле. Рәхмәт... — Аннары нык ышанган тавыш белән өстәп куйды: — Сөйләшүегез беспартийный иде бугай.
Кадыйров арыган кыяфәт белән кулын селекте:
— Ташла әле, зинһар, — диде ул. — Валлаһи, туйдым инде...
Хатыны су алды да сүзсез генә кое яныннан китеп барды-.
— Наташа,—дип эндәште Кадыйров, — ашарга хәзер кайта-м мин.
Тегесе артына борылмыйча, аның шикелле үк тату гына:
— Вакыт. Богданыч сораган иде, — диде.
Кадыйров Наташаны куып җитеп, аның белән бергә китте.
— Нәрсәгә сорады соң?
— Белмим,—диде Наташа. — Болай гына, ахры. Кызыксына торгандыр.
Кадыйров чиләкләрне үзе күтәреп кайтмакчы булган иде, хатыны ярдәмнән баш тартты.
— Үзем алып кайтам.
Шуннан Кадыйровның йөрәге түзмәде, өйгә кайтышлый хатынына турбина турында сөйләде. Турбина әллә кайчаннан бирле тикмәгә тегермән буасы янында ята икән. Аны» көйләп ходка җибәрәсе иде. Кадыйров суның көче җитмәс дип шикләнеп тә йөри иде, ә менә Кузьма әллә кайчан исәпләп чыгарган булган. Күзе үткен иде шул аның, һәрхәлдә, Зариповна бик ышана...
Хатыны бер сүз дәшми иде. Кадыйров аның калын иреннәре тирәсендә йөзенә кайгылы төс биреп, нечкә генә бер җыерчыкның, атлаган саен ачыграк беленә баруын күрде.
Маһинур белән Наташа аерылмас дуслар иде. Бергә мәктәпне тәмамладылар, бер үк вакытта тормышка чыгып, ирләрен дә бергә фронтка озаттылар. Бу сугыш еллары кадәр аларны якынайткан нәрсә булмагандыр. Икесе дә ирләре урынына калып, «Коммунар»да эшләделәр, ә язын-көзен тракторда йөрделәр. Кышкы озын кичләрне, балаларын бер
43
«кроватька яткырып, песи теле хәтле генә ут янында, үткәннәргә һәм киләчәккә күз ташлап, төн уртасы җиткәнче бергә утыралар иде. Алар, алмаш-тилмәш, әле Наташаларда, Кадыйровларның иркен өендә,әле Маһинурлар квартирасында, бергә йоклыйлар иде. Кузьманың үз йорты -юк-—ул курс бетереп, каладан колхозга кайткан, ә өйләнүен күрше татар авылы Дәвештән өйләнгән иде. Ул чакны хәрәкәттәге армиядән .килгән һәрбер хатны», кемнән, кем исеменә җибәрелмәсен, дуслар бердәй ут йотып, бердәй сөенешеп уртаклашалар иде. Сугышка чаклы .аерылмас дуслар булган ирләре алар күңелендә һаман да аерылмас булып калганнар иде.
Сугыш бетте, әмма Маһинурның ире фронттан кайтмады. Бер кешенең ярасын икенче кешегә биреп булмый, шулай да бу яраның газабы Наташага да барып җитә, ул да әрни иде. Дустының керсез күз яше ..Маһинур өчен озак вакытлар юаныч булды, аның басылмаслык кайгысына зур бер җиңеллек иде.
Кадыйров кайтканчы шулай булды.
Наташа бу шатлыгын уртаклаша алмыйча, хәзер инде дустын артык санагангамы, әллә Маһинур, кеше бәхетен күреп, үз кайгысы көчәюен һәм Кадыйровларның шау-шулы- якты өйләреннән тынып калган караңгы квартирасына кайтып керүе читен икәнен сиздеме — хәзер ул Наташаларга торган саен сирәгрәк килә башлады. «Сезгә барып нишләсен ул?» — дигән иде төпченеп, Наташаның фермадагы беренче ярдәмчесе, дуңгыз караучы Шура Зацепина. — Син ветеринар, ул укытучы; сезнең эшләрегез дә башка бит.
Дуңгыз караучы хатын сүз уңаенда гына әйтелгән бу сүзләрнең нәкъ урынына, авырткан җиргә, барып тигәнен сизеп, батыраебрак китте. «Федяң синең — яшь имән кебек, шулай да күзеңнән ычкындырма син аны,—дип өйрәтте ул Наташаны.— Юдса, үзенә каратыр да төбе- тамыры- белән алып та китәр, калырсың...»
Дуңгыз караучы- хатынның бу сүзе бөтен авылга таралды, һәм Наташа ирексездән шуның коткы-сына бирелде. Ул Маһинурны читсенгән, сагаюлы салкын карашы белән өйләренә еш килүдән сакларга тырыша иде.
— Әйе, бер ялгызы» авыр аңа, — дип танырга мәҗбүр булды хәзер Наташа.
Кадыйров, үкенгән кебек:
— Юкка читләштегез, — диде.
Наташа, ян капканы, ачып, чиләкләрен җиргә куйды» да,— ире алып керсен өчен, күрәсең, — аңа шелтәле бер чырай белән карады. «Менә хәзер чиләкләр белән юлыңны бүлеп куйдым, дөресен сөйләп бир,—дип сөйли иде аның күзләре. — Расчетларын нигә үзе монда гына алып .килми?.. «Нигә алып килмәгәнен беләсең ич инде»,—диде Кадыйров, саран гына елмаеп.
Наташа, үзен гаепле сизгәндәй, башын кагып:
— Куркамыни? — дип сорады.
— Икебез бергә барырга кирәк аңар, — диде Кадыйров. Тегесе:
— Үзең генә бар,— дип җавап бирде.
6
Кадыйров, рәхәтләнеп иңнәрен бөтен киңлегенә җәеп җибәргәндәй, күптәнге таиы-ш шатлык хисенә бирелеп, комбайнга менде. Өстә сулавы .иркенрәк иде. Һәм ул рәхәт, җиләс һаваны- күкрәген киереп бер сулап куйды да, комбайнның әйләнә-тирәсендәге иксез-чиксез басуларга күз ташлап, зонтик астына кереп утырды.
44
— Менә бит! — Аның янына директор килде. — Комбайнчыны күз карашыннан ук таныйм.
Богданыч фуражкасын салды һәм юешләнгән чал чәчләрен учы белән сыйпап куйды.
— Эссе.—диде ул. — Иртәгә башларбызмьп дигән идем дә, бүген үк башламагаек.
Кадыйров, борчулы бер төс белән, барлык идарә итү точкаларыи карап чыкты.
— Машинаны- тикшердем IMHH,—диде директор. — Кабызырга мөмкин.
Шулай да Кадыйров педальгә басты, рычагларны тотып карады һәм шуннан соң гына, утырган җиреннән иелеп, аска, директорга күз салды. Директор бик бәләкәй булып күренде.
— Иван Богданыч, — дип эндәште аңар Кадыйров, елмаеп,— сез ике көнгә дип үтенгән идегез. Хәзер м.ин -моннан сезон бетмичә төшмәмдер шикелле.
— Пожалуйста! — диде директор, фуражкасын селкеп. — Мин бик риза... Ә тегендә эшләрең әйбәт барамы соң?—дип сорадьи ул, колхозга таба күрсәтеп.
Кадыйров көрсенеп:
— Юк, бик үк әйбәт түгел, — диде.
Ул директордан, иске тегермән янында яткан турбинаны- беләсеңме, дип сорады. Бу турбина сугышка чаклы- ук берара елга аръягыннан нефть эзләүче геологларга хезмәт күрсәткән икән. Ләкин кырык беренче елны язын, моңарчы күрелмәгән зур ташу вакытында бозларга яньчелеп, ләм астында күмелеп калган. Геологлар Зөядән көньякка таба киткәннәр, ә Кузьма Андреевич белән Кадыйров, турбинаны казып алып, тегермән буасы янына китереп куйганнар. Хәзер1 менә аны- ходка жибәрәсе иде. Әле кәгазьгә генә сы-зылып, ышандырып куйган станциядән энергия килгәнче, бәлкем, турбина ярдәмендә барлык терлек фермаларын электр белән яктыртырга мөмкин булыр.
— Сезнең мастерскойларга да кертербез. Суның көче генә житсен.
— Җитә, — диде директор. — Кузьма дөрес исәпләгән аны-... Турбинаны үзебез төзәтеп бирәбез.
Кадыйров, тиз генә комбайннан төшеп, директорн-ьи төймәсеннән тотты. Аңар ул шаккатып караган иде.
— Алай гына да түгел, — дип сүзен дәвам иттерде директор, —кичә Маһинур белән тегермән янына барып кайтты-м, ә бүген механикка турбинаны мастерскойга илтергә куштым. Хәзер эш синдә генә кала. Сиңа укытучыга барырга да, Кузьманың проекты белән танышы-п, эшкә тотынырга кирәк.
— Кайчан? — диде Кадыйров, аңа таба авыша төшеп.
Тегесе, күзләрен кысып, исәпли-исәпли:
— А\инемчә, безнең ремонтка бер-ике атна китәр,—диде. — Урып- җыю беткәч,—диде аннары, нык тавыш белән ышандырып. — Үзен, генә ерып чыга алмассың. Без сиңа бергәләп булышырбыз...
Кадыйров моторньи кабызды да шунда ук арыш басуына күчте. Әмма беренче урдырып каравында бөртек чиста чыкмады. Чыклы салам, валикка уралып, хедерның тешләре арасына кереп тулды һәм, молотил- кага эләкмичә, тагарак буйлап, өем-өем булып шуа башлады. Комбайн туктады. Чык кипкәнче көтәргә кирәк...
Кадыйров уз участогын карарга китте һәм, озак та үтми, затонның икенче башында Фатьямовньи очратты. Фатья-мов, аның өстенә тузан очыртып, машинасын туктатты да аягүрә юл уртасында басы-п калды.
45
— Сәлам, сыер караучы! II
Кадыйров җавап бирмәде. Ул хәтта бу сүзнең нәрсәгә карата әйтелгәнен дә аңламады: аның фермада механизаторлык эшенәме, әллә үзйөрешле комбайнда эшләвенә каратамы, чөнки Фатьямов, «Сталинец»ка күчеп утыргач, үзйөрешлене «камка» дип кенә атый -иде. Кадыйров аның күрешергә дип сузган кулын сүзсез генә кысты да:
— Урдырасынмы?—дип сорады».
— 1Ок, участоктон участокка чабам әле. Утка баскан кебек!.. Бүлеп бирделәр миңа полосаларны бөтен районга таратып,—дип зарланды Фатьямов, — борылырга да өлгерә алмыйм. Күчеп-нитеп йөрүгә генә дә яртьп вакытыңны әрәм итәсең.
Кадыйров гаҗәпләнеп куйды.
— Соң син үзең сорадың ич иркенрәк басуларны-!
Фатьямов мотоциклына утырды.
— Сорадым,—диде ул.—Ләкин районның төрле ягыннан димәдем. Райком секретаре: зур корабль зур йөзсен, ди. Менә хәзер комбайн белән бер участоктан икенчесенә йөзәм инде. Самоходчылар булып, алар да кичә үк сайлап урдыра башладылар, ә мин һаман каян тотынырга белмим...
— Туктале,—диде аңар Кадыйров. — Син бит үзең, мондый машина белән иркенләп урдырырлык урын юк дип, пошынып йөрн идең. Аңар таульп җир ярамый, иркен басу кирәк дигән идең.
— Шулай анысы. Пошындым... Сорадым... Ләкин сорау бернәрсә, ә урдыру икенче нәрсә бит,—дип танды Фатьямов.
Аның участокларындагы көзге ашлыклар бертигез өлгерми икән. Шуңа хәзер, сайлап урдырыр вакытта, районның бер башыннан икенче башына чабарга туры килмәгәе. Кичә ул «Чапаев»та урдыра башла- макчы булган да, арышы ярап бетмәгән. Ә күршесе «Киров»та«— теләсәң хәзер үк башларлык. Ләкин кировчылар Кадыйровны көтәләр, ди. Планда шулай каралган икән.
— Федя,— диде Фатьямов, үтенеп. — Ул планны бераз бозып булмасмы? Үзең уйлап кара: ун километрдагы икенче участокка күчкәнче, күршеләрнекен бераз бүлеп алсам...
— Бөтенләй урдырып бетер, — диде. Кадыйров.
Фатьямов шүрләп куйды:
— һо,—диде ул. — Акылга сыймаслык нәрсә бит ул. Анда сулъяк тау башы бик әшәке бит, почмагы бик кысынкы. «Сталинец»ка борылырлык та түгел. Ә менә син килсәң, синең «камка» минут эчендә ялап алыр иде, — дип Кадыйровны» тынычландырырга тырышты».
Кадыйров:
— Рәхмәт,—дип, риза булмады.
Юк, «Сталинец»тан калган почмакларны чистартып йөрергә риза түгел ул. Былтыргы хәл кабатланмасын. Фатьямов тагын, рекорд артыннан куып, яхшы урыннарны гына сайлап алыр да, үзеннән калганны җыйдырту өчен, иптәшләрен районның бер башыннан икенче башына чаптырып йөртерме?!
— Фәкать шулай гына,—дип кабатлады Кадыйров. — Башма-баш. Син «Киров»ныкын урдыр, ә мин синең урынга «Чапаев»ныкын. Почмакларны* калдырмыйча.
Фатьямов кызып китте. Муены* кызарып чыкты, кара күзләре йомраеп куйды.
— Карун, — дип буылып әйтте ул.
һәм шул сүздән соң ук, бөке артыннан сыра атылып чыккан шикел- ле, кызу-кызу гына башкаларын тезеп китте, тар карашлылыгын да,
II Оригиналда «коровник» (сыер караучы) «божья коровка» (камка) сүзләренең- тамыр уртаклыгына таянып, сүз уйнату бар. Тәрҗ.
урынчылыгын да, башкасын да әйтеп салды. Шундый вакытта дәүләт интереслары белән исәпләшмәскә ярыймы соң? Нигә алай сукыр рәвештә планга ябышып ятып, урып-җыюны тоткарларга? План — догма түгел ҮЛ...
Кадыйров, аны җиңеннән тотып, шау-шусыз гына аңлашырга киңәш итте. Ләкин Фатьямов басылырлык түгел иде инде. Мотоциклыма атланды да директор белән куркытты:
— Бик тиз аңлаша ул!
Кадыйров тыныч кына тавыш белән кайтарып сорады:
— Богданынмы? Андый эшкә бармаячак.
— Бармаса райкомга шалтыратырмын!
— Шалтырат.
Мотоцикл, зәңгәр төтен боҗралары ата-ата, тырылдый башлады.
— Сезнең нәселне Кадыйровныкылар диләр бит!—дип кычкырды Фатьямов. — Эләккәнне сытарга торалар!
«Барып җитте, — дип уйлады Кадыйров, — кыза торгач, төртелде кысынкы почмакка...»
— Сыерлар абзарында гына утырганы җитмәгән. Ю-ук! Комбайнга килеп тыкшынды. Бел, Федя, берьюлы ике көймә койрыгы тота алмассың...
Мотор сүнде. Фатьямов ачу белән педальгә китереп басты да, Кадыйров өстенә әче төтен беркетеп, чабып китте.
X. Я х и н тәрҗемәсе.
(Дәвамы бар)