Логотип Казан Утлары
Повесть

КҮЛЛӘР


1 )
...Бу аларның күлләре.
Нигамь моннан бер-ике ел элек укыган күңелле китап шулай дип башланып китә иде. Мөнирә дигән бер кыз үзләренең күле янында уйга калып тора иде анда: күлне будык бууын, суы да җыелды, шәүләне дә бик матур чагылдыра; тик менә балыгы гына юк, ничә еллар хыялланып йөргән алтынсыман карпны җибәреп булмады.
Ә менә бусы — Нигамьнәрнең күлләре. Берәү генә дә түгел, мөлдерәмә тулып торган өч күл. Балыгы да бар: ялтыравыклы карп белән суыкка чыдам сазан үсә. Колхозга инде берничә дистә мең табыш та китерде. Көзен балык тоту вакытында болын буйлары, Фазылҗан чишмәсе тирәләре бәйрәмеңнән бер дә ким булмый: бала-чага йөгерешә, гармонь күтәреп яшьләр чыга; ак алъяпкычлы кызлар килә; көмеш тәнкәле карпларны ялтыратып яр башына атканда, карт-коры ихтыярсыз әйтеп куя:
— Фазылҗан чишмәсе балык үстерә башлады бит, җәмәгать!
— Ике авылны сугыштырып яткан чишмә!
Колхоз балык үстерүчесе Нигамь — озынча чандыр гәүдәле, утызның теге ягына чыкса да, әле һаман яшь чырайлы һәм сабыр холыклы кеше — балык күлләре буена чыкканда, еш кына шундый уйларга бирелә. Эшләгән эшең матур булгач, уйлавы да күңелле, авырлыклар да куркытмый. Аннары бит әле син үзең генә дә түгел, сиңа дәүләт булыша: балык азыгын бирә, атаклы белгечләрен, балык галимнәрен җибәрә. Үз алдына күңелең үсеп, канатланып йөрисең: әледән-әле киңәшмәсенә чакыралар, башкасына чакыралар. Балык үстерү тәҗрибәңне сөйләргә кушалар.
Хәер, киңәшмәдә чыгып, балыкның нинди төрен үстерү, күпме табыш алу, күлләрнең зурмы-кечкенәме булулары турында ун-унбиш минутлык речь тотып төшү әллә ни авыр эш түгел, тик менә үзеңнең колхозыңның, балык үстерү буенча, Бөтенсоюз a-выл хуҗалыгы күргәзмәсенә катнаша алу хокукын яулап алуы турында ничек сөйләп бирергә? Аны күңелдәгечә матур итеп сөйләп булса иде!
Менә бу Фазылҗан чишмәсен генә алыгыз! Унбиш-егерме метр тирәнлегендәге ташлы чокыр төбеннән кайнап чыккан чишмә ул; суы салкын, боз кебек. Эссе көнне кушучлап алып эчеп җибәрсәң, тешләрне камаштырып, тәнгә әллә нинди бер рәхәтлек йөгерә. Ми кайнарлык кызу урак өстендә, басудан кайтышлый, «Казаклар» авылының күпме кешесе аның чылтырап аккан чиста суы буена утырып ял иткәндер, салкын суы белән эһелди-эһелди битен югандыр, тик су буена, үзәнлеккә килеп нигезен корган Фазылҗан карт кына яратмаган ул чишмәне. Чөнки ул чишмә, дөбердәп яшенле яңгыр килгәндә, гөрләвек суы белән кушылып, Фазылҗан картның бәрәңге бакчасына таш ташыган, юшкын утыртып киткән,
64
маңгай тирен сыпырып эшләгән ике-өч айлык эшне бер селтәүдә юкка чыгарып ташлаган.
Чишмәгә бик хәтәр ачуы килгән картның. Бер еЛны шундый яшеннән соң, йөрәгенә җыелган ачуын кая куярга белмичә, кулына көрәк алган ул, лом алган; хәлдән тайганчы җир казып, мәрхәмәтсез чишмәне читкә борып җибәргән дә иске юлын күмеп куйган: җитәр сиңа!
Ләкин шатланырга иртәрәк булган шул әле. Күрше Сикертән авылы кешеләре Фазылҗан картның «бозык» эшенә түзеп тора алмаганнар. Кинәт үзләренең ике карыш җире Фазылҗан карт ягына кереп калганга ярсып, йодрыкларын төйнәп, карт өстенә килгәннәр. Фазылҗан шунда күпме каргыш ишеткән, күпме тукмак алган! Шуннан бирле бу чишмәне Фазылҗан чишмәсе дип атап йөри башлаганнар. Чишмә, бу дауларның берсен дә ишетергә теләмәгәндәй, аккан да аккан; көннәр буе, айлар, еллар буе аккан, суларын Кесмәс елгасына илтеп кушкан, әмма чишмә Фазылҗан картның кайгы-сагышын алып китә алмаган. Әгәр Октябрь килеп. Фазылҗанга җир бирмәсә, колхозлар чыгып, Казаклар белән Сикертән авылы кешеләре дус яшәүче колхозларга берләшмәсәләр, кайгы болыты Фазылҗанның баш өстендә үлгәнче асылынып торыр иде әле.
Узар күп еллар, балык күле буенда штан балакларын сызганып уйнап йөрүче балалар Фазылҗан чишмәсенең тарихын онытырлар, кайчандыр ызгыш урыны булган бу чишмәне балык күленә су бирергә мәҗбүр иткән Зиннәт картны да белмәсләр. Ә менә Нигамьгә ул вакыйгаларны үз күзе белән күрергә туры килде.
Моннан унбиш еллар элек, сугышка кадәр булды ул. Бер елны авылда өндән-өйгә хәбәр таралды:
— Фазылҗан чишмәсендә балык үрчетмәкче булалар, имеш.
Бала-чага су буена йөгерде. Нигамьнең яшүсмер егет булып җиткән чагы, ул да тамаша карарга төште. Төшсә, биш-алты карт чишмә тирәсендә әйләнәләр. Башлап Зиннәт абзый йөри. Төрле мәзәк нәрсәләр уйлап чыгарырга бик һәвәс карт иде ул. Чишмә юлы буйлап килде-килде дә тау буенда, кулларын каш өстенә куеп, нәрсәдер карый, бармак белән чутлый; чутлый-чутлый да, ак киез эшләпәсен салып, такыр башын кашып тора, бирчәйгән бармаклары белән сакалны сыпыргалый:
— Җәмәгать, моның тау буе биегрәк булыр, ул төшенә балчыкны әзрәк салырбыз. Әнә кечкенә күл тирәсен чамалагыз әле, күрдегезме? Ул тирәләре тәбәнәгрәк моның: балчыкны бәк ныгытып өяргә кирәк.
Ул көнне авылда сүз Зиннәт картлар турында гына барды.
— Картлар күл казый. Балык җибәрәләр бугай...
— Мәзәк Зиннәт үзе тотынган.
— Суык суда балык үсмәгәе тагын!
Берәүләр «үсәр!» дип җиңешәләр, икенчеләре «балалар уеныннан> бернәрсә дә барып чыкмас дип, мыек астыннан елмаеп йөри. Ул арада һәвәскәрләр күлне ясап та бетерделәр. Бик зур дигәндә бер ярты гектар чамасы иде бугай ул. Бер заман чишмәдән су җибәрделәр. Өч көн эчендә күл су белән тулды. Тулып кына калса, бер хәер иде, дамба өстеннән шыбырдап ага да башлады. Картларның гомергә алдатмый торган «күз чамасы», бармак чутлары хур итте бу юлы. Биегрәк дигән тау буе бар төштән дә түбәнрәк булып чыкты. Көч-хәл белән суны туктаттылар да председательдән балык дәгъвәли башладылар. Зиннәт абзый Питрәчтә балык питомнигы бар икән дип кемнәндер ишеткән булган. Дуылдатып алып та кайттылар. 500 маймыч! Су белән тутырган әллә ничә кисмәк. Җибәрделәр. Ул мәшәкатьләр белән йөргән арада яз кояшы суны җылытып та өлгертте. Кулны тыгып карыйсың: май кебек. Картларга эш табылды, үзләре башлаган эшкә куанып, кул буенда йөриләр, урлап кына балык каптырырга төшкән малайларны каеш түбәтәй белән сыптырып җибәрәләр. Яр буена чүмәшәләр дә балыкларның ялтырашып өскә чык

каннарын карап утыралар. Күл матур: кояш нурында көзге кебек ялтырап ята. Су коенырга да әйбәт. Күрше колхоз кешеләре сорашканда, имән бармакны мыек өстеннән шудыртып, мактанып та җибәрәсең. Китте эшләр худка: балыкларга үсәргә дә үсәргә! Башланган эш беткән эш диләр. Матур башланды картларның эше. Өстәвенә районнан да килеп карап йөрделәр. Картларның түбәсе күккә тиде.
Алар тик бер нәрсәне онытканнар иде: Фазылҗан чишмәсен! Хәзерге кебек күлнең дамбасын кәс белән ныгытып, «зыр круглый» канау казып куйган булсалар кана, бик шәп булыр иде дә, күрмәгән эш булгач, аны каян беләсең. Уттай кызу көндә яңгыр шулкадәр котырыр дип кем уйлаган. Бер көнне кояш баешыннан гөлдерәп кара болыт килде. Халык эштә. Картлар, тилгәнгә юлыккан чебеш кебек, күл буенда чатыр чабып йөриләр. Каһәр төшкән Фазылҗан чишмәсен читкә борып җибәрмәкче булалар. Кая ул! Яңгыр чиләкләп орырга тотынды да, ташлы чокыр төбеннән Фазылҗан чишмәсе, ишәеп, күбекләрен чәчеп, болганчык суны елгасы белән алып та төште. Картларның бөтен өметләрен челпәрәмә китереп, ныгып та җитмәгән балчык дамбаларны ашап, балыгы-ние белән Кесмәс- кә агызып алып китте: тот балыкны койрыгыннан!
Ике көй дулады да, яңгыр тынды. Рәхимсез кояш астында күл төбе яргаланып, егылраң башыңны ярырлык булып, кара көеп калды.
Әле һаман балык үстерүдән өметен өзмәгән Зиннәт абзый колхоз идарәсенә килгән, диделәр.
— Атлаган саен суга агызырга колхозның җүләр акчасы юк! —дигән председатель.
Нигамьнең хәтерендә әле, карт шуннан соң берәр атна сөмсерләре коелып йөрде, яңаклары суырылып килде. Бераздан түшәк өстенә үк ятты. «Балык кайгысыннан үлә бит карт», — диделәр кешеләр; Зиннәт абзыйны кызганып, председательне үгетләргә керештеләр.
Җыелышып сорагач, председатель тагын юл куймый булдыра алмады. Тагын буа будылар, мөлдерәмә тулган күлгә Питрәчтән балык алып кайтып җибәрделәр. Зиннәт карт та торып чыкты. Күзләре нурланды. Фазылҗан чишмәсе янында туктап, «һаман узына алмассың!» дигән төсле, бармак янап торды. Аннары көнен-төнен белми күл тирәсен ныгытты, ялынып-ялварып, урактан бушаган арада председательдән кешеләр сорап алды.
Ул арада, бәхеткә каршы, көннәр дә утырып китте, ара-тирә генә күл өстендә тамчыларын биетеп, җылы яңгырлар явып узды, ялтырап кояш чыкты. Болыннар яшәрде, тургайлар сайрый, ә иң күңеллесе — балык кояшта шаяра башлады: у.к кебек өскә атыла да, көмеш янтавы белән күзне камаштырып, әллә ни арада су эчендә юк була.
Картлач бөтенләй яшәреп китте. Каты-каты басып йөри, җиңнәре сызганулы. Көне буе балта тотып юныша, улаклар ясый, кордашлары белән бергә җыелышып тәмәке көйрәткәндә, көзгә күпме табыш киләсен чутлый, «киләсе язга күлне зурайтып булмасмы икән?» — дип тә куя иде.
Агач яфракларын саргайтып, көз килде. Сугышка тикле колхозлар тәмам ныгып җиткән иде: икмәк әйбәт уңды. Кызыл флаглар тагып, гар- моньнар белән өләшеп йөрделәр. Шундый көннәрнең берендә авыл халкы балык тотарга төште. Арыкка тимер иләк куеп, күлнең суын агыза башладылар. Су кимегән саен, балыклар өокә чыга бара. Җибәргәндә су эчендә югалып беткән күк иде, җыя башлагач, дөнья тамаша балык: яшькелт сыртларын күрсәтеп, көтүләре белән йөриләр. Күл төбе җылык- җылык итеп китә: көмеш тәнкә сипкәнмени! Үз гомерендә балык күрмәгән авылга килеште бу. Кешеләр сөенечтән шаулап сөйләшәләр, сокланып кычкырган тавышлардан, балалар чыр-чуыннан Фазылҗан чишмәсе буе шау-гөр килеп тора. Ә Зиннәт абзыйны күрсәң иде, — ул бит шушы тамашаның сәбәпчесе,—каушады, тегендә чаба, монда чаба, арыкны ныгытып томаларга куша. «Менә бит ул! /Менә бит ул, байыйм дисәң, баер-
5. .C. ә.- № 9.
65

66
га була икән!» — дип сөйләнә. Үзенең кулы-аягы, бптс-башы ләмгә буялып беткән, кожан итәгенә ышкый да аларны, тагын томанда бирергә керешә.
Бер-ике дистә таза-таза ирләр, чалбар балакларын тезгә тикле сызганып, күл төбенә кереп киттеләр, яр башына ялт та йолт балык оча башлады. Җибәргәндә бармак буе 'маймычлар иде, бәләк-бәләк булган, бер кул белән генә тотып та булмый: койрыкны селти дә ычкынып төшеп тә китә. Колхоз келәтенә кәрзин тутырып балык ташыйлар. Лепердәшеп яткан свежий балык. Шулай итеп, Мәзәк Зиннәт балыкчы Зиннәт булып китте. Порт саен ким дигәндә унар кило балык ашатты үлем түшәгенә менгән Зиннәт абзац.
Менә хәзер ул күлләр берәү генә түгел, өчәү: ярты гектар гына түгел, җиде гектар. Фазылҗан чишмәсе аларга суны бетон трубалар аркылы китерә. Күлләр өстендә күз явыңны алырлык ак чәчәк атып су гөлләре — яшел төнбоеклар үсә. Ике-өч килолы сазан, яртышар потлы карп нәсел балыклары гайрәтле койрыгы белән суга сугып киткәндә, түгәрәкләр ясап, дулкыннар тарала. Зур-зур күлләр янында запас күлләр бар: кышлау күлләре, уылдык чәчү, нәсел балыкларын саклау, бала үстерү күлләре. Ләкин болар үзләреннән-үзләре генә тумады: олы җанлы Зиннәт картның күпме йокысыз борчылып уздырган төннәре, ничәмә-ничә еллык тыйгысыз хезмәте, колхозчыларның .маңгай тире, зәңгәр күзле украин кызы Аня Шмелеваның, чуаш кызы гидротехник Валя Раковаиың, профессор Александр Владимирович Лукинның тәҗрибәләре, хөкүмәтнең көндәлек кайгыртуы һәм ярдәме кирәк булды аны бу хәлгә китерү өчен. Бу күлдә Нигамь үзе дүртенче елын эшли инде. Әйе, аларның бу күлләре бер-ике километрга сузылганчы, бик күп, бик күп көч куелды. Аларны иркенләп, җәелеп сөйләмәсәң, аңлатып биреп булмас.
2
Төн.
Солдат туган авылына кайтып килә. Аньп Курса стаисасьша алып килгән поездның, көпчәкләре белән рельсларга бәреп, ритмльи тыкылдавы ишетелмәс булды инде. Ул авылларына якынлаша. Менә бусы Сикертән як тау, менә ферма каралтылары. Менә болын башланды. Печәцен чабып өйгәннәр булса кирәк: аяк астында чалгыдан соң үскән йомшак курпы үләне шыштырдап кала. Бу болыннарда, тау буйларында күпме йөрелгән! Шунда чаңгы шуды Нигамь, шушы тау аркылы күз ачкысыз бураннарда, муенына шәл урап, Сикертән авылына мәктәпкә йөрде. Шушы болыннан, иптәшләре белән гармоньга җырлап, сугышка китте. Кешенең тормышына күпме кайгы-хәсрәт өстәде бу сугыш. Нигамьнең ике абыйсы сугыш җирендә һәлак булды. Бу турыда аңа әти-әнисе елый-елый хат яздылар. Алар багып үстергән балаларының исән-аман йөреп кайтуларын өзелеп көткәннәрдер. Олы абыйсы өйләнгән иде, сабый баласы бар иде. Ятим бала булып йөри микән инде? Исән булгач, Нигамь кайта. Иртән аның янына, кайту хәбәрен ишетеп, күршеләр җыелырлар:
— Исән кеше җир читендә булса да бер әйләнеп кайта шул, диярләр.
Әнисе белән әтисе олыгайганнардыр инде. Ул киткәндә үк инде әтисенең күзләре дә начарланып тора иде. Хәзер картлар җитмештән узды бит. Ничек каршы алырлар икән? Әкрен генә, куркытмыйча гына кайтып керергә иде. Болын буйлап кайтырга да, су буе чаттан менәргә. Тукта, бу нинди тау булды монда? Ул киткәндә болын уртасында тау юк иде бит. Су юшкыны өйгән дисәң, аяк таймый, чирәмле.
Нигамь, егылып китмим дигән төсле, каты-каты басып, үргә күтәрелә башлады. Тагын бераз күтәрелсә, менеп җитә. Әнә тигез җир дә күренә. Нигә ялтырый соң ул?
5* 67
Нәрсә булды бу? Аягы бер чокырга төшен китте. Анысын алуы булды, шинельләре-ниләре белән шопырдап су эченә килеп керде. Борылып тиз генә кире чыкты. Кесә фонаре барлыгы исенә төште. Кабызды, фонарь уты яктырта алган 1кадәр җирдә тип-тигез булып су җәелеп ята иде. Фазылҗан чишмәсе, балык күле. Зурайтканнар икән бу күлне. Бетермәгәннәр икән!
Бу вакыйга Нигамьнең күңеленә бик нык сеңеп калды. Ике-өч ел колхозда эшләп, соңыннан балык күленә бригадир булып сайлангач, ул елмаеп:
— Бу күл «мине солдаттан кайтышлый юып чыгарган иде, үземә эшләргә язган икән, — дип көлдерде.
Нига-мь авылга кайтып бер ел торгач, Казакларның балык күле буена, тугыз-уи кеше төяп, келәт чаклы зәңгәр машина — автобус килеп туктады. Машинадан шома итеп чәчен алдырган такыр башлы, күзлекле, дәү генә юантык гәүдәле бер кеше төште. Ул әллә ни арада машинаны сырыш алган күлмәксез малайларга карап:
— Я, кайсыгыз герой, кем председательне табып китерә? — диде.
Малайлар, шыбырдашып, колхоз идарәсенә таба чаптылар. Алар дуы.тдатып председательне алып килгәнче, күзлекле әрле-бирле машина У янында әйләнде, әле һаман машинадан төшми утырган иптәшләренә карап, шаяртып, нәрсәдер кычкырды да, якаларын чишеп җибәреп, күл суы белән битен юарга тотынды. Аннары малайлар белән тиз-тиз атлап килүче колхоз председателе Габдрахмаи Әхәтовны күреп, яктырып исәнләште, киң чабулы көрән пиджагыннан күн тышлы кенәгә чыгарып, балык күлен карарга рөхсәт сорады. Ул арада кулны артка куеп, балыкчы Зиннәт абзый килеп җитте. Машина насосы белән өреп кабарткан резина капчыкка шаккатып карап торды. Зиннәт карт капчык дип уйлаган нәрсә резина көймә икән, аңа иң элек күзлекле утырды, аннары иптәшләре — балык күленә кереп киттеләр. Су төбеннән ниндидер чүмечләр белән ләмх алдылар, аны савытларга салып, өстен капладылар. Башына тимер таккан агач рамлы градусник төшереп, суның җылылыгын үлчәделәр, күлгә су бирүче Фазылҗан чишмәсен карап чыктылар.
Авып кешеләре арасында: «Балык үстерергә галимнәр килгән икән», — дигән хәбәр таралды.
Әйе, бу фәнни экспедиция иде. Күзлекле кеше экспедициянең җитәкчесе профессор Александр Владимирович Лукин иде.
Зәңгәр машина авылда атна буе торды. Профессор белән иптәшләре, чишенеп кереп, күлгә җылым салдылар. Балыкның авырлыгын, көрлеген тикшерделәр, үсү шартларын өйрәнделәр. Профессор, иптәшләрен ияртеп, тагын бер тапкыр Фазылҗан чишмәсен карады, конюшня яны чишмәсен әйләнеп чыкты: аякларын җиргә беркетеп, күзне кысып карый торган теодолит дигән бер корал белән, тау буйларының, иңкүлекләрнең тигезлеген үлчәп йөрде.
— Тау буегыз түбәнрәк икән сезнең, картлач,—диде профессор үзеннән калмый кызыксынып карап йөргән Зиннәт абзыйга, — менә, иелеп карагыз әле.
Зиннәт абзый, эшләпәсен салып, бер күзен кысып карады да шаккатып сөйләнде:
— Их, теге елны булган булса бу корал! Без, товарищ профессор, беренче тапкыр күлне буганда, тау буен биек дип унлап тәки хур булдык! Татар акылы тау төшкәч, ди. Буа өстеннән шыбырдап ага башлагач кына, эшнең кая таба барганын аңлап алдык. Ул арада соң иде инде. Корал эшләр, егет мактаныр, дип юкка гына әйтмәгәннәр аны!
— Корал булыр, картлач,— диде профессор, көлеп,—күз белән үлчәп йөрмәссез. Грубалар алып кайтырбыз, бу күлне зүрайтыр-
68
быз, янәшәсенә тагып бер-икене төзербез. Сездә табигый шартлар җитәрлек!
Шулай итеп, авылның балык (Күле белән галимнәр кызыксына башлады. Балык үстерү хәзер колхозның шәхси эше генә түгел, дәүләт эше, халык эше булып әверелде. Дөрес, авылда балык галимнәренә карата борын җыерыбрак караучылар да табылды. Ник дисәң, авыл кешеләрендә борын-борыннан галимнәргә карата «аксөяк» дигән бер уй калган. Ләкин Александр Владимирович, бөтен нәрсәнең астыи-өскә китереп йөрүе һәм балчыктан, судан, кара эштән курыкмавы белән, атпа-ун көн эчендә авыл кешеләре каршында ихтирам казанып, галимнәр турындагы күңелсез уйны җимереп ташлады.
Икенче елны яз көне министрлыктан өлкән зоотехник килде, ул үзе белән зәңгәр күзле яшь кенә бер кыз алып килде. Бу — балыкчылык техникумын бетереп чыккан егерме-егерме бер яшьләрендәге украин кызы Аня Шмелева иде. Зәңгәр машинасы, сотрудниклары һәм тау кадәр планнары белән профессор Лукин кайтып төште.
Казаклар авылында рыбпункт төзү кирәклеге көн тәртибенә килеп басты, һәм аны тиз арада Нигамьнәрнең кара-каршы салынган икенче өйләрендә ачтылар. Стеналарны тутырып плакатлар элделәр, төрле савытлар, приборлар кую өчен, киштәләр ясадылар. Бармак юанлыгы пыяла савыт-пробиркаларга салып, уч төбе хәтле генә үлчәүләр белән балык уылдыклары үлчи, әллә нинди сыекчалар белән куша башладылар.
Нигамь бу вакытта колхозда төрле эштә эшләп йөри иде әле. Иртән китә ул, кич кайта: басуга ашлык ташый, балта эше тота.
Ләкин үзләренең өендә урнашкан балык кабинеты, галимнәрнең эше аны ничектер чакырып тора, кичләрен, эштән кайткач, профессор янына кереп чыкмый булдыра алмый иде ул.
Әле һаман үлчәүләре, пробиркалары белән мәш килеп йөргән профессор аны якты чырай белән каршы ала:
— Нихәл, туган, чәчүне бетерәсезме? Колхоз берләшкәч, эшләр тизрәк бара торгандыр. Бүген ниндидер кыз сорап чыгып китте әле сине...
— Шаяртасыз, Александр Владимирович,—дип көлеп җавап кайтара Нигамь. Ул профессорның күрше кызы Мәсрурәгә ымлавын белә иде.
Тик бу сөйләшүләргә яулыгын өчкелләп бәйләгән Аня Шмелева гына катнашмый, килгәннән бирле күңелсез йөри иде ул: туган якларын сагына, ахры.
— Эше бик көйле түгел аның,—дип аңлатты бер тапкыр профессор, Аня чыгып киткәч, — лейтенантын ялга кайтармаганнар. Аннары ияләнеп тә җитмидер әле. Өстәвенә тагын, үзең беләсең, балыкчы карт авырый башлады, Анечкага ярдәм итә алмый. Башкалар бу эшне белмиләр...
Чыннан да, байтак еллар балык күлендә эшләп, тәҗрибә туплаган, иң авыр чакларда да балык күлен саклап килгән Зиннәт абзыйның хәле шәптән түгел иде, ул торган саен аяк-буыннарының хәлсезләнүенә зарлана башлады. Көзгә таба явым-чәчемле көннәрдә бөтенләй өйдән чыкмый утыра торган булды.
Нигамь сизеп йөри, профессор белән Аня авылдан балык эшенә өйрәтерлек кулай кеше эзлиләр. Нигамьнең үзенең эшләп карарга теләге бар, ләкин’булдыра алмам, хур булырмын дип курка.
Профессор, аның бу теләген сизгән кебек, беркөнне хәл белешергә кергәндә шул турыда сүз кузгатты:
— Туганкай, кил әле, — диде ул,—синең Зиннәт карт урынында эшләргә теләгең юкмы?
Нигамь ни дип җавап бирергә белми аптырап калды. Әнә бит күпме прибор, аларны каян белеп бетерәсең? Өстәвенә балык күлен бермә-бер зурайтырга, карп янына Камадан сазан алып кайтырга йөриләр. Бу якларда сазанның гомердә булганы юк бит аның.
69
Ул арада сүзгә Аия килеп кушылды:
— Уйга калдыңмы!, егет? Шундый япь-яшь кеше. Ай-яй!
Бусы Нигамьгә җитә калды. Кемнән ким соң ул? Зиннәт абзый эшләде бит әле. Ул чакта галимнәр дә юк иде.
Шулай да ул кисәк кенә ризалык бирмәде. Байтак вакыт уйларына бирелеп йөрде, тик Зиннәт абзый, балык эшеннән азат итүләрен сорап, правлеииегә гариза биргәч кенә, килешми булдыра алмады. Бу инде 1951 елның кышы иде.
3
Январь салкыннары җитте. Урамга чыксаң, битләрне өтеп ала, сулыш алыр хәл юк, тыннарны куырып китерә, бүрек колакчыннарына, иякләргә, каш-керфекләргә әллә ни арада, сыпырып ташларлык булып, сыкы утыра. «Төкерсәң, төкерек җиргә төшмәслек салкыннар була», — дип сөйли торганнар иде картлар, шушыдыр инде ул. Нигамьнең кыш көннәрендә атлы эшкә йөргәне, яланкул балта эше тотканы да күп булды, ул чакта да суыклар аз булмагандыр, ләкин быелгы төсле аяусыз кышны күргәне юк иде, картларның әлеге хикмәтле сүзләре турында да уйлаганы юк иде. •
Быел уйларга туры килде! Суык битеңне өшетеп, тыныңны куырып кына калса, бәлки, уйламас та идең, быелгы кыш аның өчен үзгәрәк шул, тынны гына куырмый, җанны куыра; рәхимсез суыклар буласын исәпкә алмый эшләгән көпшәк дамбаларны ястык калынлыгы бозы белән күтәреп, яргалап, җанны ашый, бәгырьне телгәли иде.
Кышлау буасының ашалган, яргаланган урыннарын, колхозчылар белән төшеп, бер-ике тапкыр төзәтеп менделәр инде. Суык һаман үз киресен эшли: бөтенләй көтелмәгән җирдән бозны күтәреп, суны агыза башлый. Чишмә суы йокыга талып утырган инеш кенә түгел ул. Аз гына бер көпшәк урынны таптымы — ашый да килеп чыга. Ничәмә-ничә еллар Фазыл- җаи картны мыскыл итеп яшәгән, каһәр төшкән бу чишмәне бер авызлыклар көн булыр микән? Вак-төяк төзәтүләрен кешегә дә әйтеп торган юк инде. Нигамь күл буена төшкән саен, көрәксез, ломсыз төшми. Менә зурракларьп җанга тия. Ичмасам, тизрәк көннәрне сындырып җибәрсен иде.
Профессор быел күтәрә алмаслык эш йөкләде аңа. Көзен, кышлау күленә балык салганда:
— Безнең беренче зур эш, Нигамь туган, — балыкларның яхшы кышлап чыгуын булдыру, — диде. — Күршеңнән алып, әзер балык үстерү әллә ни авыр эш түгел. Аны Зиннәт карт, заманында, берүзе дә башкарып чыккан. Үзең уылдык чәчтереп, бармак буе маймычларны кыш буе саклап, шуннан үстереп кара син. Үзең генә дә үстермә, күршеңә бир. Ким дигәндә ун районны яшь балык белән тәэмин ит. Менә анысы — эш. Гади эш кенә дә түгел. Фәнни эш. Балыкны яратырга кирәк, туганкай, яратырга кирәк балыкны!
Әйтергә генә ансат! Ун районны тәэмин ит, имеш. Кырык бнш-илле . мең маймычны шушы тамаша суыкларда саклап чыгып кара әле. Моңарчы күрелгән эшме ул. Кышлатып карадылар бит инде. Ни мәгънә: язын берәмтекләп чүпләп алгач, өч-дүрт йөз балык исән чыккан була. Я боз калын булып, һава җитми тынчып үлә, я башка берәр сәбәбе табыла. Колхозга мәшәкатеннән башка бернәрсәсе юк. Ел саен балык кышлаталар да, аннары тирескә аударып, «Үшнә» питомнигына Питрәчкә барып маймыч сорап йөриләр.
Нигамь түземсезлек белән язны көтте һәм, март бураннары уйный башлагач, сукрана-сукрана капка төпләре, ишек аллары көрәүче күршеләренә карап, көләч йөз беләнрәк йөри башлады. Шәт хәзер суыкларның узуыдыр инде.
70
Боз өстснә түшәк-түшәк кар яуды, дамба ярылмый, балыкларга хәзер җылыдыр, кешеләр өй тирәләренә суык үтмәсен дин, юрамалый кар өеп куялар бит. 1\иск җәнлекләр дә кар көртләре эченә күмелеп йоклый. Шулай булгач...
— Шулай булгач, бернәрсә дә булмас, дип уйлыйсызмы? —диде Лия, бер көн бата-чума зур кышлау күле буеннан кайтышлый. — Шатланырга иртәрәк. Балыкларны язын санарбыз. Көн җылынгач.
\ня хаклы иде. Көннәр җылынып, өй кыекларына пртә-кичеп сөңге- сөнге бозлар эленгәндә, бозны тишеп ясаган бәке авызына үлгән балыклар чыккалый башлады. Башта алар бпш-алты гына булалар иде. Тора- бара ун-унбишкә җитте, аннары дистәдән йөзгә сикерде: алар су йөрешен тигезләү өчен куелган сеткага килеп ябышалар, бәке авызына җыелалар. күл читенә, бозы эреп, өскә чыккан ачык су өстенә күтәреләләр иде.
Нигамь өчен январь суыкларыннан да күңелсез көннәр башланды. Ләкин башны түбән иеп йөрү белән генә эш чыкмый, балыкларның үлү сәбәпләрен белергә кирәк. Тынчып үлгән дип әйтергә быел’нигез юк, көздән өч-дүрт сутыйлы күл урынына утыз сутыйлы зур кышлау күле ясадылар. Тик җибәргәнче төбен киптерергә кояшлы көннәр генә булмады. Кышлау күлен алданрак эшләргә тәки кул җитмәде. Шуның аркасында үлгән булмасалар инде... Аня укып йөри торган китапта күлнең төбе су җибәргәнче киптерелгән булырга тиеш диелгән.
Үлгән балыклар боз эрегән саен күтәрелә торалар. Нигамь белән Аня икәүләп, тавыш-тынсыз гына, көн саен йөзәрләгән үле балык чүплиләр, Аня китапларын укый, балыкларны ярып карый, ләкин күпләп үлүнең сәбәбен таба алмый иде.
Ә профессор Лукин бу вакытта Татарстанның башка районнарында йөри иде. Ул Казаклар авылына Кесмәс елгасында ташу сулары» котырынып узгач кына кайта алды».
Кайтты. Кайту белән күңелне күтәреп җибәрде. Җиң сызганып чарасына кереште. Бергәләп күлне карадылар, исән калган маймычларны барлап чыктылар: тугыз мең!
— Бер дә начар түгел! Бер дә начар түгел!—дип сөйләнде профессор, күзлек пыяласы аша якты, күзләрен Аня белән Ни гамьгә төбәп. — Бу инде, дусларым, начар түгел. Күлне һәлакәттән саклап калуыгыз әйбәт булган. Дамба тирәсенә тирес салып, кар өеп, яхшы эшләгәнсез. Тугыз мең маймыч исән! Бу -безгә питомник турында уйларга мөмкинлек бирә. Хәзер бер минут кичекмичә .уылдык чәчү күле әзерләргә кирәк. Мин Кама управлениесе белән сөйләштем. Сазан кайтарту хәстәренә керешик, дусларым!
Тәҗрибәсез балыкчыга рәхимсез салкыннар бер-бер артлы борчу китереп, күңелне сүреп торса да, яз куаныч алып килде. Лукин мавыктыргыч эше белән күңелне бик күтәреп җибәрде. Алар, Нигамь белән бергәләп, карп балыкларына уылдык чәчтерделәр.
Май башларында булды бу. Нигамь бер көнне иртән, кояш чыкканчы ук, профессорның күл "буенда утыруын күрде. Профессор авыл кешелә- • реннән һәм метереология станциясеннән һава торышын сорашып, кояшлы җылы көннәр башлануын күптән көтә иде инде.
Менә ул көн җитте. Таңнан торып эшкә йөрүчеләр, таптана белән кояш күтәрелгәндә, җәйге авыл иртәсенең гүзәллеген бик яхшы күз алдына китерә торганнардыр. Тирә-юнең хәзергә тын тора әле. Ләкин Си- кертән як басудан ишетелгән трактор гөрелтесе һәм ара-тирә авыл ягыннан ишетелгән кеше авазлары тиздән ярсу һәм дәртле хезмәт иртәсе башланачагын хәбәр итәләр.
Шушы таңда, кеше ихтыярына буйсынып, балыклар уылдык чәчәргә һәм дөньяга меңнәрчә маймычлар туарга тиеш. Уылдык чәчтерү күле
71
унҗиде градуска тикле җылынган. Моңарчы салкын чишмә суында яткан нәсел балыклары, җылы күлгә килеп эләккәч, кинәт кенә туган үзгәрешне сизеп, язның үзе кебек шашкын һәм ярсу тормыш белән яши башлаячаклар...
Профессор моның шулай булачагына бик ышаньпп сөйли; ахыры тагын нәрсә белән бетәр...
Менә кояш күтәрелде. Көн сизелерлек җылынды, хәтта бөркү була башлады. Алдан хәбәр итеп куйган кызлар берәм-берәм күл буена җыелдылар.
— Башлыйк, дусларым,—диде профессор.
Нәсел балыклары саклана торган күлгә җылым салдылар. Кызлар, берничәсе берьюлы, шапырдашып килеп чыккан балыклар өстенә ташландылар.
— Әкренрәк, әкренрәк! Утын агачы түгел бит ул, — диде профессор, ачуланып. Аннары кинәт ярсып китүенә уңайсызлангаисыман, өстәп -куйды: — Ипләп кенә кыланыгыз. Башта носилкага су салыгыз. Брезенты су тота аның. Носилка саен бер генә балык салып йөрсәгез дә, ташып бетерерсез...
Профессор, биредәге эшне Нигамьгә тапшырып, үзе җылы күл янына китте. Бер-ике сәгатьтә балыкны күчереп бетерделәр. Балыклар, койрыкны селтәп, җылы күлгә чумдылар. Хәзер түземлек белән нәтиҗәсен көтәргә кирәк.
Менә беренче балык ялтырап су өстенә күтәрелде. Менә ' икенчесе, өченчесе... Уу! Җыйнаулашып йөри башладылар.
Моңарчы Нигамьнең сабырсызлануына исе китмәгәндәй, тавышсыз гына утырган профессор, кулларын уып, урыныннан күтәрелде:
— Башланды!
Кичкә таба махсус чүмечләр белән күлдән уылдык алдылар. Нәтиҗәсе шәп иде, ахрысы, профессорның йөзеннән кояш нуры китмәде. Ярма бөртегесыман вак кына уылдыкларны Лукин лупа белән тикшерде, химик сыекчалар белән кушып карады:
— Шәп. Чәрдәкләнмәгән! Бәйрәм итеп, хозяйкага бәрәңге пәрәмәче заказать итәргә кирәк, — диде ул, арыган кыяфәт белән елмаеп.
Профессорның тәҗрибәләре алдатмады. Берничә көннән уылдык чәчтерү күлендә үтә күренмәле, меңнәрчә вак маймычлар мыж килеп йөри башлады. Хәзер аларны маймыч үстерү күленә — питомникка күчерергә, кышлап чыккан бер яшьлек балыкларны Олы күлгә салу эшенә керешергә кирәк иде.
Профессор, бер көнне кичектерергә ярамавын аңлатып, иң элек үзе җиң сызганып эшкә кереште. Ул елны балык күлендә эш бер көн дә өзелеп тормады. Казаннан кайтарткан трубаларны куярга, арыклар өчен субай сугарга, яңа күлләр казырга, дамбаларны ныгытырга керештеләр.
Шәмәрдәннән тоннасы-тоннасы белән җитен түбе алып кайттылар. Аны ваклау өчен машина китерделәр. Күл буена кормушкалар ясадылар.
Балык кеше кулының хәстәрен бик тиз сизеп алды. Контроль үлчәү-' ләр моңарчы күрелмәгән нәтиҗәләрне бирде.
Товарлыклы балык көз көне колхозга унөч мең табыш китерде һәм колхоз аңа өр-яңа йөк машинасы сатып алды. Колхоз кешеләре, шатлыкларын уртаклашып, Зиннәт картның сүзләрен искә төшерделәр:
— Байыйм дисәң, баерга була икән!
Генерал булырга омтылмаган солдатны начар солдат диләр. Колхоз балыкчыларын үзләре ирешкән уңышлар гына канәгатьләндерми башлады: унөч мең доход соңгы чикме? Тагын да яхшырак эшләп булмыймы?
72
1952 елда алар, беренче зур эш итеп, ике гектар чамасы җирдә яна күл — товарлыклы балык үстерү күле төзеделәр. Аннары, профессор күрсәтмәләрен үтәп, әйләнә-тирәдәге сазлыкларны киптерделәр. Яна күлдә сазан маймычлары үстереп, көзен Куйбышев водохранилищесына саттылар. Бу инде питомникның күңелле нәтиҗәләре иде. Сазан маймычлары үзләре генә дә колхозга сигез мен табыш китерде. Мәсьәлә табышта гына да түгел. Куйбышев диңгезендә ул маймычлардан күпме товарлыклы балык үсәчәк. Ташлы таулар, болыннар арасына посып утырган Казаклар авылы балыкчыларының эше бөтен Союзга чыгып китте!
Ул елны, яшь балыкчыларның күңелен тагын да күтәреп җибәрергә теләгән төсле, җәй матур килде. Кояш көне буе күк йөзеннән китми, кирәк чакта яңгыры явып тора. Игеннәр куе кучкылланып үсеп кило. Балык тәмен татыгач, колхоз идарәсе дә теләп булыша: күл тирәсендә язын егерме-утыз кеше эшләде. Кышлау күлен, профессор күрсәткәнчә, бөтен шартын китереп ремонтладылар. Аня, ярдәмгә Сикертән мед-пунктыннан фельдшер кызларны чакырып, запаста торган вак күлләрнең төбен известьләде.
Хөкүмәт, чишмәдән су китерү өчен, трубалар бирде, җәтмәләр һәм балык азыгы белән ярдәм итте.
Өстәвенә профессор, җәйнең җәй буе Казакларда ятып, искиткеч тәҗрибәләр ясады, сазан белән карп гибридын эшләде. Карп тиз үсә икән, сазан суыкка чыдам. Гибрид хәзер тиз дә үсәчәк, кышкы суыкларга да бирешмәячәк. Шулай да Лукинның бер тәҗрибәсе уңышсыз чыкты: яз көне алар Камадан унҗиде данә стерлядь алып кайтканнар иде. Укол кадап, -күлгә җибәрделәр, уылдыкны да бик әйбәт чәчте, ләкин маймычлар чыкмады.
Очлаеп килгән сөңге борынлы, гаҗәеп елгыр бу балык агым суларда, тирән һәм ташлы урында гына үсә икән. Нигамьнәрнең тынып, йокыга талып утырган күлендә ул маймычлар үстерергә теләмәде. Нихәл итәсең, капкан саен калҗа керми шул! Тагын берәр җае табылыр әле, профессор исән булсын.
Аның каравы сазан белән карп әйбәт үсте. Иң зур. тәҗрибәләр ясаган елда да колхоз балыктан уналты мең табыш алды. Шулай итеп, питомник өчен нигез салынды.
Профессор Нигамьне дә үзенең фәнни эшенә тарта башлады. Башта ул аңа балыклар тормышы турында кызыклы вакыйгалар сөйләде. Көз көне Татгосиздат бастырып чыгарган үзенең бер китабын бүләк итте. «Татарстан суларында карп балыклары үстерү» дип атала иде бу китап. Шул чакта ихлас күңелдән шатланып, ни дип җавап кайтарырга белми торган яшь балыкчыга карап, профессор әйтте:
— Бу минем еллар буе балыклар тормышын өйрәнүдән туган тәҗрибәләр. Колхоз балыкчылары ярдәм итмәсә, мин бу китапны яза алмаган булыр идем, туганкай,—диде. — Сиңа бер үтенечем бар. Ике ел эчендә инде син байтак нәрсәгә өйрәндең, күргәннәреңне язып бар. Көндәлек алып бар. Ул безгә күп нәрсәне ачыкларга ярдәм итәр.
Нигамьнең үзендә дә шундыйрак бер теләк туган иде. Балыклар турында кайбер кызыклы нәрсәләрне язгалап та бара иде ул, профессор әйткәч, бу эшнең кирәкле булуына ул тирәнтен төшенде. 1953 елда аның көндәлек дәфтәре барлыкка килде. Анда шундый юлларны укырга мөмкин: '
«15 январьдан башлап Зур кышлау күлендә үле балыклар күренде, 15 ендә зур" бер ана балык чишмәнең урта бер җирендә үлеп ята иде. Аня аны рыбпунктка алып йенеп китте. Бәке ачкан җирдә пока тере балык күче йөргәне күренми әле. Декабрь ахырларында су йөри торган трубадан тере балыклар чьиккалаган иде. Бу арада ул хәлнең булга НЫ1 юк.
73
Февральнең 4 еидә чишмәнең такта кырыеннан ике <мәртәбә ау китә башлаган иде, күреп туктаттык. Чишмә кырыендагы сеткага дүрт-биш данә маймыч ябышты, башка ул-бу юк. Балыклар эчтә йөри.
Март башында дүрт еллык ана балыкның хәлсезләнеп су төбендә ятканы беленде. 2—3 ләрендә Зур кышлау күлендә хәлсез балыклар шактый артты. Аня бик борчыла. Профессорга хәбәр иттек.
9. III. Профессор, сотруднигы Константин белән -кайтып, күлдә тикшерү үткәрде. Күлдә йөргән берәр яшьлек тугыз-ун балыкны ярып карагач, берничәсенең саңагында кызыл төерләр барлыкка килгәне беленде. Нәрсәдән икәнен хәзергә белер хәл юк.
10—II март. Хәлсез һәм үлеп яткан 6—7 балык таптык. Төптә дә кузгала башладылар.
18—24. III. Урта бәкедә балыкларның күч-күч булып йөрүе күренде, 25 ндә күч зурайды (300—500 балык булыр!). Шулай ук хәлсезләнеп өскә чыга башладылар.
Труба беткән җирдә төптә акрын гына йөргән балыклар күренә. Профессор балыкларның авыруын таба алмый борчылып йөри. Безнең якларның табигате турында кешеләр белән сөйләшә.
24. III. Бер авыру ана балыкны 5% лы тозлы суга салып, тагын җибәрдек. Әлегә китте. Хәле тугыз-ун көннән бирле начар иде. Зур кышлау күленнән өстә йөргән ун данә хәлсез балыкларны шулай ук тозлы- суга салып кире җибәрдек. Нәтиҗәсе ярыйсьн.
25—28. III. Көннәр җылыга таба китте. Плюс ике-өч градус. Күлдә уртадан бер җирдә боз тишелгән. Ике боз арасына 10—15 балык чыкты. Эш начар: үлгән балыклар саны күбәя.
30. III — 6. IV. Зур кышлау күлендә үлеп өскә күтәрелгән балык 16— 17 данә. Астагылары, су болганчык булгач, күренми. 2 апрельдән башлап су болганчык. Көндезләрен чишмәдән су бирүне туктатып торабыз.
8. IV. Чишмәгә жмых салдык. Әле балыкларның ашаганы-н белеп булмый.
12. IV. Чишмәдә жмых ашаганнары беленде — кимегән. Икенче тапкыр салдык. Зур күлдә боз начарланган, урыны-урыны белән тишкәләнгән. Су болганчык, балыклар күренми.
14. IV. Ташу башланды. Кесмәстә су котырына. Юллар өзелде.
15. IV. Зур кышлау күлендә, боздан арчылган җылуда үлгән балыклар өскә күтәрелеп чыкты. 227 данә балыкны алып ташладык. Безобразие: бу үлү кайчан бетәр инде, йөрәкне ашый, тизрәк чарасын табасы иде.
16—17. IV. Зур күлдән тагын үлгән балыклар алып ташладык: 420 данә. 370 е — иске үлгән. Яңа үлгәне 50 данә.
18. IV. Үлгән балыклар 480 данә. Яңа үлгәннәре 72 данә. Чишмәдә 6 данә гөмбәле балык эләкте.
19. IV. Зур күлнең бозы эреп бетте. Иске үлгән балыклар күп булды. 2000—3000 данә, яңалары 150 ләп бар.
20. IV. Төптәй үлгән балыклар күтәрелә. Иске үлгәннәре 2000—2500 булыр. Яңалары 200—230. Чишмәдән көн саен 5—6 гөмбәле балык сеткага ябыша.
23. IV. Зур кышлау күлендә үлгән һәм зәгыйфь балыкларның барысын да җыеп бетердек. Шушы көнгә тикле барлык үлгән балык 18 чиләк, 7740 данә, карга һәм кеше алганьи 3000. Барльигы 10 740 данә. Исән калганнары 22 мең. Урра! Узган елдан бермә-бер артык...»
Көндәлек озын: өндәүләр, офтанулар, кайгы-шатлыклар белән аралашып бара. Җанны борчый торган берәр нәрсә уңай якка таба хәл ителгәндә ничек шатланмыйсың. Менә, мәсәлән, профессор гөмбәле балыкларны-, балык саңагы-нда барлыкка килгән кызыл төерләрне тикшереп, бер көнне -моның нәрсәдән булуын хәбәр итә. Күзлек пыяласы
74
аркылы картның якты күзләре очкынлана, Нигамьгә ул, иң якььн ярдәмчесе игеп, ышаныч белән сөйли:
— Тнмер ачылыгы бу, туганкай. Күл төбен карарга кирәк. Күл төбе тимер ачылыгы бүлеп чыгара.
Профессорның, үзе әйтмешли, «бу инде начар түгел!» Сәбәбен тапкач. чарасын табарга булыр.
Көндәлектә тагын башка күп кенә нәрсәләр бар. Күлләргә су җибәрә башлау, суның, җылынуы, балыкларның уылдык чәчүе, кыска-кыска җөмләләрдә эчке бер куаныч белән теркәп куелган. Ә иң күңеллесе — быел язын Казаклар питомнигына 'маймыч! алырга олаулар агыла башлады: Кукмарадан. Арчадан, Сабадан, Дөбъяз, Әтнә, Чепья якларыннан...
Аларны ничек теркәп куймыйсың. Профессорга куаныч түгелмени алар? ПИГОМШРК турында күпме кайгырдьп ул, уңай кышлату шартлары тудыру өчен азмы борчылды. Хәзер м.ичкәләр төяп, район олаулары килә. Аларда колхоз буаларына меңләгән яшь балык кайта. Төяп җибәрү белән генә эш бетми әле, маймычлар күлләргә тикле исән-сау кайтып җитсен өчен, колхоз балыкчыларына киңәшләр биреп җибәрергә кирәк. Машинада кайткан сурәттә дә кырык-илле чакрым араны узганчы, су җылынып, маймычларның һәлак булуы бар. Һәлак булмасын өчен мичкә өстенә тимер иләк куеп, өстенә боз саласың, боз әкрен генә эри, салкын тамчы суны җылынудан саклап бара. Юлда озак туктап торырга да ярамый, берәр авария-мазар булып бәхетсезлеккә очраганда, берничә кеше мичкәне селкетеп торырга тиеш: су чайкалудан кислород күбәя.
Профессор, өстенә юл кожаны бөркәнеп, берничә районга маймычларны үзе озата барды, үзе барган җирдә күлгә балык җибәрүне оештырды. Билгеле, колхозларга яшь балык җибәрү эше дә җай гына узмады. Кукмара районының Ленин исемендәге колхозы өр-яңа мичкәләр төяп килгән иде. Профессор өйдә юк, Нигамьне ашыгыч кына колхоз эшенә чакырып алганнар иде, аны-моны карамыйча, Кукмара балыкчы-лары меңнән артык маймычны яңа мичкәгә тутырып, нарат-сагызы исенә исертеп үтергәннәр. Менә бит ул! Кабат бирергә туры килде.
Бер мәртәбә балык үстерү шатлыгын кичергән балыкчыларга мондый күнелсезлекләр киртә була алмый иде инде.
.. Илле өченче елның җәй килеше башка елларга караганда да матуррак иде. Көннәр кояшлы, иртән офык читендә алтынсу ялкын телләрен сузып, кояш күтәрелгәндә, күл өсте тулы каз була, карасаң күзләр камаша: ап-ак*. Балыкларга азык күп, колхоз келәте тирәсеннән җыйган чүп-чар белән маташкан заманнар узды. Хөкүмәт җитен һәм борчак түбен ун тоннага якын бирде. Нигамь табигать сөюче яшь натуралистларны җыя да ике тоткалы чуен «дробилка»да җитен түбен дөбердәтеп ваклап кына тора: көнгә ике центнер да өч центнер. Су астына урнаштырган агач ящик — кормушкаларга азыкны иртүк салалар, көндезгә кормушкалар бушап кала: су эченә төшергән колашасыман тнмер чүмеч шак итеп яшик төбенә бәрелә.
Бер-ике тапкыр контроль үлчәү үткәрделәр, балыклар моңарчы булмаганча тиз үсә. Профессор — яланбаш, кыска җиңле теннискадан — көннәр буе күл буенда йөри. Арыкларны тикшерә, хәзергә ял итеп яткан кышлау күлләренең төбеннән чирәмне йолкыта, известьләтә. Балык дошманнары, хәшәрәт бөҗәкләр калмасын дип тырыша.
Август керде. Көннәр һаман матур. «Көзгә тикле яңгыр булмасын иде инде, — дип уйлый Нигамь,— хәзер аның бер тиенгә дә кирәге юк. Кырда җыелып бетәсе ашлык та байтак әле».
Ләкин табигатьнең кеше ихтыярына буйсынырга теләмәү кебек бик явыз, бик кире яклары бар аның. Августның тугызынчы числосында иртән күл өстенә тамчылар чиертә башлады. Кояшлы җылы яңгыр булгач, узар дип өметләнделәр. Узмады. Су өстендә вак-вак күбекләр калдырып
75
черки аулаучы вак маймычлар аска чумды. Кайдадыр йоклап яткан җил уяидьи, әллә ни арада көн караңгыланып китте. Бер сәгать яуды, ике сәгать яуды, с.у күзгә күренеп ишәйде. Аннары тынгандай булды. Кичкә таба ертык болытлар арасыннан күкнең зәңгәр ашъяулыклары күренгәләп калды, бик түбәндә йөргән каракучкыл болытларга ялкын шәүләсе сузып, табак чаклы кызыл кояш офык артына инде. Шәт аязуыдыр.
Ләкин Нигамь төнлә, мунча сыерчыгының өзлексез чырылдавына кәефе китеп уянган җиреннән, яңгыр шыбырдавын ишетте. Ул көнне, күңелгә шом салып, иртәнге якта гел төтәп торды. Ичмасам, профессор да өйдә юк, балыклар әйбәт үсә дип, үз эшләре белән Казанга кайтып киткән иде.
Яңгыр астында манма су булып, Олы күл буена бер-ике йөк салам китереп ташладылар. Ул-бу була калса, кешеләр җибәрүне кайгыртып, Нигамь правлениегә барып кайтты.
Су б.үгеи бик артык ишәйми, дамбалар да нык тора. Олы күлнең арыгы гына бирешмәсә. Искерә төшкән. Тагын берәр көн яуса, аның исән калуы бик чамалы, чөнки яңгыр сулары ике көн эчендә җирне дым белән туендырды. Тигез генә явып торса да бер хәл иде, омсындырып бер аязгандай итә, уза дип өметләнгәндә, тагын килеп коярга тотына.
Бәхетсезлеккә каршы, өченче көнне төшкә таба болытлар куера төште, тимгел-тимгел булып калган күк гөмбәзе бик түбәнәйде, тоташ соры массага әйләнде, әйләнә-тирәне юеш пәрдә белән томалап, яңгыр көчәя башлады.
Нигамь, дөньясын каргап, күлләр буена йөгерде. Казаклар тирәсе дөнья тау, дөнья чокыр; ташлы елгалардан котырынып урман гөрләвекләре төшә. Алармы хәзер күл тирәсе канаулар гына тотып калырлык түгел. Нигамь сугу ындырына су бирүче күлнең арыгыннан көч-хәл белән бер бүлемне ачты, ләкин су аңа гына сыймый, дамба өстеннән агып, маточныйга тула. Ничә ел күз карасы кебек саклап йөрткән ана балык-лар ычкына. Нигә халык төшми инде, әйтеп куелмаса, бер хәл иде...
Булмады бу, хәрап була күлләр! Запаста тоткан җылым белән ма- точныйны әйләндереп алырга кирәк. Тизрәк. Нигамь, су ерып, җылымның бер башын ындыр баганасына бәйләде, икенчесен күл аръягына алып чыгып китте.
Киемнәре лычма су булып тәненә ябышкан, йөгереп тыны кысылган гидротехник Валя Ракова килеп җитте:
— Эш хәрап, йөгерик, Олы күлнең арыгы тота алмый!
— Хәзер барам. Син халыкны чакыр, председательне тап!
— Булмый, халык фермага чаба, әнә кара, дуңгыз балалары ага...
Булмады бу! Икәүләшеп Олы күл арыгына таба чаптылар. Арык турысына китереп өйгән саламны тутыра башладылар. Юк, файдасы тими, су көчле, арык су басымына түзә алмый. Такта кырыенда әллә ни арада куыш барлыкка килде, ул да түгел, дөбердәп яр ишелеп төште, юл тапканга куанып шашынган төсле, шаулап су китә башлады.
Булмады, булмады. Көймә белән җылым салырга кирәк. Кемнәр бу йөгерә? Яшелчә бригадиры, тракторчы. Таза егетләр. Җылымны салырга. Арык турысын эчке яктан җылым белән уратып алырга...
Валя белән берничә егет, көймәгә утырып, күл эченә кереп киттеләр. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, күлнең урта бер җирендә көймә чайкала башлады, су тулды: ящикләрдән генә кормаштырып куйган көймәнең ни рәте булсын. Капланып килеп тә төште. Егетләр шопырдашып киемнәре белән суга сикерделәр. Валя йөзә алмый, кисме баса бугай. Нигамь җәтмәсен онытып кызыйга ташланды: бата хәзер, бата. Су суык, агым көчле, тәнне куырып түбән таба агыза. Шәһәрдән кунакка кайткан грузчик егет Ахияр килеп җитте, чишенеп сута сикерде. Валяны күтәреп алып чыктылар. Кожанга салып чайкарга тотындылар.

Халык җыелды, су эченә кереп җылымны тарттылар. Шашынган суның юлын бүлеп, салам белән балчык ыргыта башладылар.
Янгыр тынган иде инде. Кичке эңгер төште. Аңына килгән Валяны авылга алып менеп киттеләр. Сугу күлендә агымга каршы йөзеп исән калган балыкларны җыеп алдылар. Питомник өчен үстергән яшь балых өченче күлдә иде, аңа зыян тимәде, тик елгыр стерлядьлар гына, яңгыр дулавыннан файдаланып калырга теләгәндәй, маточный күлдән чыгыл сызганнар иде. Тәки Казаклар күлен ятсынды ул балык!
Олы күлнең балыгы, суьп китсә дә, күмәк тырышлык белән саклап калынды. Ләкин хәзер яңадан су җыю авыр мәшәкать иде. Аннары ашыгыч телеграмма алып, икенче көнне тиз генә кайтып төшкән профессор да су җыярга киңәш бирмәде, бу күл быелга ял итсен, диде. Вакытыннан алда тотылган товарлыклы балыкны базарга илтеп сатарга туры килде. Күп кенә зыян күрүенә карамастан, колхоз «илле өченче елда балыктан егерме ике мең табыш алды. Ләкин правлениедә председатель адресына каты-каты сүзләр әйтте профессор, чөнки ул вакытында тиешле кешеләрне бүлеп куйган булса, күлне җибәрми саклап калырга бик мөмкин иде.
Шулай шул, ансат кына үсми балык!
Күпме мәшәкать, күпме борчу тудырган күлләр бу. Шулай да балык үстерүдән балыкчы Нигамь дә, профессор Лукин да, башкалар да баш тартырга исәпләмиләр. Авырлыклар белән көрәшеп яшәү үзе бер тормыш мәктәбе: үстерә ул сине, чыныктыра, алга ышаныч белән карарга өйрәтә. Табигать «шаярулары» да, кайбер скептикларның шыңшып маташулары да күңелне сүрелдерә алмый. Уңышсызлыкларга караганда уңышлар торган саен күбрәк була бара. Соңгы өч-дүрт ел эчендә балык үстерү әнә кая сикерде: кайчандыр ярты гектарлы күл җиде гектарга тикле үсте. Гектарыннан илле пот товарлыклы балык һәм кышлаган- маймыч үстерүгә иреште. Ун районны балык белән тәэмин итәрлек питомник булдырды һәм шулар белән Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә катнашу хокукын яулап алды.
Москвада меннәрчә-меңнәрчә кешеләр, эчке бер куаныч белән, авыл кешеләренең хезмәт җимешләрен карап, аллы-гөлле утлар, көмеш сулы фонтаннар һәм гүзәл павильоннар белән бизәлгән күргәзмә шәһәрен әйләнгәндә, бәлкем аларның да бәләкәй генә эшләрен карап үтәләрдер.
Авыл өстенә кичке эңгер кунып, иген басуларыннан кайткан яшь- жилбәзәк күлләр буена әйлән-бәйлән уенына чыкканда, бу турыда уйлау аеруча күңелле. Салкынча чык кунган болыннар, ялтырап яткан балык күлләре һәм кичке эңгердә зәңгәрләнеп күренгән урманнар өстеннән тибрәнеп агылган гармонь моңнары» һәм яшьләр җыры күңелне әллә найларга, әллә кайларга алып китә, эшләгән эшеңнең, җирдә хезмәт белән яшәү яменең кадерен белергә чакыра төсле.
Чүриле районы, «Кунбышев» колхозым