Логотип Казан Утлары
Пьеса

КАДЕРЛЕ МИНУТЛАР


ӨЧЕНЧЕ ПӘРДӘ
5 НЧЕ КАРТИНА
Ун көн вакыт үткән. Вакыйга көндез, фабриканың гомуми торак ишек алдында бара. Уң якта егетләр, сулда кызлар гомуми торагына керә торган парадныйлар. Арткы планда — рәшәткәле бакча. Айсылу, Валя һәм Рәшидә парадный янындагы озын скамьяга тезелешеп утырганнар. Валя мандолинада «Син минем мәхәббәтем» дигән көйне уйный. Кызлар, тигез бер ритм белән башларын чайкап, җырны сүзсез генә көйлиләр.
Рәшидә. Кызлар, бодай утыру мине туйдырды!.. Әйтерсең лә, башыбызга кайгы төшкән. Җырларга икән, рәхәтләнеп җырларга кирәк!. (Рәшидә җырлый. Айсылу белән Валя аңа кушылалар.)
Сине күргәч, йөрәгемдә
Кабынды ялкын;
Нигәдер син миңа хәзер
Бик якын, якын.
Тизрәк кил, иркәм, Мин сине көтәм. Син бәхетем, Син рәхәтем, Син минем мәхәббәтем.
А й сылу. Кызлар, кайчакта мин күзләремне йомам да матур хыял дөньясына батам...
Рәшидә. Син башта брезент тукырга өйрән. Шуннан соң хыял дөньясына батарсың.
Айсылу. Сменага өчәр йөз метр брезент туку турында да хыялланам мин.
Рәшидә. Хыялый булырга зур эш кирәкми. Суфия апа үзебезне ун көн өйрәтеп карады бит инде...
А й сылу. Өйрәтү белән өйрәтүнең аермасы бар.
Рәшидә. Ни генә әйтсәң дә, адәм көлкесенә калдык. Валечка, уйна, әле, булмаса. (Валя уйный. Җырлыйлар.)
Йөрәктә кабынган ялкын
Ныграк дөрләсен;
Ул бит мәхәббәт ялкыны,
Сүнә күрмәсен.
Тизрәк кил, иркәм, Мин сине көтәм. Син бәхетем, Син рәхәтем, Син минем мәхәббәтем.
I Ахыры. Башы 8 нче санда.
10
Рәшидә. Кызлар, үзегезгә бер яңа табышмак әйтәм: «Суы юк — хыялга чумдыра, уты юк — йөрәкне яндыра, картларга тими, яшьләргә тынгылык бирми». Я, әйтегез, нәрсә ул?
А й с ы л у. Мәхәббәт!
В а л я. Мин дә шулай уйладым.
Рәшидә. Мәхәббәт кенә түгел шул. Гашыйк булган кешегә мәхәббәтнең «җене» дә кагыла, ди.
В ал я. Кем әйтте аны сиңа?
Р ә ш и д ә. Тәҗрибәле кешеләрдән ишеттем.
Айсылу. Кызлар, минемчә, беләсезме, нәрсә ул мәхәббәт?.. Бөреләнеп тә әле чәчәк атарга өлгермәгән гөл, я булмаса, бер өрүдән үк...
Рәшидә. Очып китәргә торган көл.
А й с ы л у. Бер өрүдән үк кабынып китәргә торган ялкын, диген син!
Рәшидә (Валяга). Менә, әйттем бит мин сиңа!..
Валя. Нәрсә әйттең?
Р ә ш и дә. Күрмисеңмени, безнең Айсылуга да мәхәббәт «җене» кагылган ич. Югыйсә, шундый хыялый сүзләр сөйләп утырмас иде.
А й с ы л у. Рәшидә, син һәрнәрсәне гадиләштерергә яратасың. Романтика юк синдә.
Рәшидә. Аның каравы синдә бик күп инде. Орчык, шүре, брезент романтикасы.
Айсылу. Синеңчә, аларда романтика юкмыни?.. Безнең илдә теләсә нинди хезмәт көрәш романтикасы белән сугарылган.
Рәшидә. Абау, җаныем, агитатор итеп кенә куяр идем үзеңне... Тик менә планыңны үти. алмыйсың шул.
А й с ы л у. Рәшидә, гел шуны искә төшереп, җәрәхәткә тоз салма әле.
Рәшидә. Я, бетте, бетте. (Җырлый башлый. Айсылу белән Валя аңа кушылалар.)
Сине күргәч, йөрәгемдә Кабынды ялкын;
Нигәдер син миңа хәзер
Бик якын, якын...
Айсылу. Валечка! Син бит'барыбыздан да бәхетлерәк.
Валя. Ни өчен?
А й с ы л у. Сине бит бер егет ярата. Беләсеңме, кем?.. Николай Смирнов.
Валя. Коля?! Белмим шул. Аның миңа бер сүз дә әйткәне юк ич.
Рәшидә. Әйтмәсә дә, сизелә инде. Беркөн киңәшмәдә «ялт-йолт> гел сиңа гына карап утырды. Кызлар, дим, ни өчен миңа берәү дә гашыйк булмый икән?
Валя. Син бик усал бит, Рәшидә. Егетләр сүз кушарга курка торганнардыр.
Рәшидә. Абау, җаныем, ник алай дисең?.. Берәрсе яратса, кем белә, бәлки, юашланып та китәрмен.
А й с ы л у. Ә нигә син кеше яратканны көтәсең?.. Үзең ярат.
Рәшидә. Алайса, нигә син үзең яратмыйсың?
Айсылу. Минме?.. Кызлар, үзегезгә бер сер әйтимме?.. Мин бер кешене ярата башладым шикелле. Ләкин мин аңа тиң түгел. Аңлыйсызмы, «яратам» дип әйтүе дә оят миңа!..
Рәшидә. Кем соң ул?
Айсылу. Юк, исемен әйтмим.
Рәшидә. Исемен дә әйтмәгәч, аны «сер» дип сөйләп тә торасы юк. Давай, давай, әйт, исеме ничек?
Айсылу. Валяга әйтсәм дә, сиңа әйтергә ярамый.
11
Рәшидә. Энекәем!.. Валяга ярый, миңа ярамый... Уф, йөрәгем яна, кайнар су бирегез!.. Киттем мин, киттем! (Сикереп тора.) Моннан соң гомуми торакка аяк та басасым юк!
Айсылу. Рәшидә!.. Китмә, әйтәм. Ни булса да булыр, әйтәм.
Рәшидә. Я, әйт соң, әйт!
Айсылу. Рәшидә, мин синең абыеңны яратам... Ильяс абыйны!
Рәшидә (кинәт). Ә?! (Үзе дә сизмәстән кире урынына утыра.)
А й с ы л у. Ай, берәүгә дә әйтмәхм дигән идем бит... Рәшидә, син моны Ильяс абыйга сиздерәсе булма! Ишетәсеңме?..
Р.әшндә, Тукта әле, тукта, аңыма килергә ирек бир.
А й с ы д у. Кызлар, мин хәзер әллә нишләдем... Үзем дә аңламыйм. Ильяс абыйны искә төшердемме, хыяллана башлыйм. Ләкин шунысы гаҗәп: мин һәрвакыт эш турында хыялланам. Янәсе, берьюлы дүрт станокта эшлим икән. Ә Ильяс абый, станоклар янына килеп баскан да туп-туры минем күзләремә карап тора. Күзләремә карап, күңелемдәге уйларымны укый, имеш. Мии оялам. Миңа уңайсыз. Мин күзләремне йомам...
Рәшидә. Ә күзләреңне ачып җибәрсәң, җаныем, искеткеч тамаша: каршыңда Кәлимуллин басып тора. Басып торуы әле бер хәл. «Әй, сез, фзушниклар, бүген дә нормагызны үти алмадыгыз!» дип, бармак яный.
А й сылу. Рәшидә, син миннән көләсең. /Монысы инде дусларча түгел. Мин бит Ильяс абыйның яратуын теләмим, һәм аның буласы да юк.
Валя. Гомерең буе шулай хыялланып кына йөрерсеңмени? Чынга ашмаган хыялның нигә кирәге бар?
Рәшидә. ДАин аны үзем чынга ашырам. Кайтам да абыйга әйтәм: Айсылуның сиңа мәхәббәте төшкән, дим. (Юри китә башлый.)
Айсылу. Рәшидә! Әгәр шулай эшләсең, мин сиңа гомер дә дус түгел!
Рәшидә. Абау, җаныем, дус булмасаң, җиңги булырсың.
Айсылу. Рәшидә!
Рәшидә. Я, я, бетте, болай гына әйтәм ич. (Килеп утыра.)
Валя. Кызлар, әллә мии дә Коляны яратам микән?.. Яратаммы, юкмы, анысын аерып әйтә дә алмыйм. Тик шунысы бар: үзен бер генә көн күрми торсам да, нигәдер сагына башлыйм.
Рәшидә. Болай булгач, икегезгә дә мәхәббәт «җене» кагылган. Кызлар, әйдәгез, җырлыйк әле. Миңа да берәр «җен» килеп кагылмасмы?.. (Валя уйный, җырлыйлар.)
Ян син, йөрәк, ян син, йөрәк,
• Ялкынланып ян...
Николай Смирнов керә. Кызлар аны күрмиләр. Җыр дәвам итә.
Мәхәббәт көче белән син
Тудың яңадан.
Тизрәк кил, иркәм, Мин сине көтәм...
Никола й кызлар янына килеп баса. Җыр кинәт өзелә.
Н и ко л а й. Я, кайсыгыз чакырды мине?
Валя. Ай! (йөзен каплый.)
Рәшидә. Күзеңне ач. Ай түгел бу, Николай! (Айсылуга.) Бәхетле кешеләрнеке килеп тә җитте, әйеме?
Н и к о л а й. Бәйрәм итәбезме, кызлар?
t Р ә ш и д ә. Ә ник итмәскә?.. Бүген бит ял көне.
II и к о л а й. Сезнең шатлык бик зур инде?..
р ә Ш и д ә. ә нигә кайгырырга?..
12
Н и кол ай. Хәер, кайгырып торырлык урын да юк шул. Кичә директор кабинетында Кәлимуллнн бик интересный бер тәкъдим ясады.
А й с ы л у. Нинди тәкъдим?
Р ә ш и д ә. Бер дә юньле сүз әйтмәгәндер әле.
Николай. «Өченче цехны брезенттан алып, капчыкка күчерергә кирәк», диде.
Валя. Ничек инде капчыкка?..
Николай. Значит, брезент белән план тутырып булмый. Ә капчык киндере туку — җиңел эш, янәсе.
А й с ы л у. Капчык киндере?!.
Рәшидә. Нигә аңа исең китте?.. Хыялларың бик күбәеп киткән иде бит. Хәзер инде шуларны капчыкка тутырырсың.
х Валя. Юк, уен эш түгел бу, Рәшидә! (Николайга.) Борис Петрович нәрсә ди соң?
Н и к о л а й. Борис Петровичмы'?.. Кәлимуллинның фикерен категорически кире какты. Ә Кәлимуллнн һаман шул үзенең капчыгын сөйли...
Рәшидә. Башы белән капчыкка тыгып, «шул сүзеңне әйтмә, әйтмә!» дип, дөмбәсләргә кирәк аны.
Валя. Рәшидә! Кызларга шулай сөйләшү килешәмени?..
Рәшидә. Ә нигә ул һаман безне генә гаепли?!
Никола и. Хәзер аның кулында козырь. Суфия апа бит сезне ун көн өйрәтеп карады. Ләкин, кызганычка каршы, бернәрсә дә барып чыкмады.
А й с ы л у. Николай, парторг Ильяс абый нәрсә сөйләде? Син безгә менә шуны әйт.
Никола й. Ул сезне яклап чыкты: «Яшьләрне өйрәтә белеп өйрәтергә кирәк», ди... (Исенә төшеп.) Кызлар, бүген сәгать икедә атаклы тукучы Зәйтүнә Зарипованың радио аша чыгышы булачак. Ул үзенең эш тәҗрибәсе турында сөйләргә тиеш. Мин сезгә шуны әйтим дип кергән идем.
Валя (кулындагы сәгатенә карап). Кызлар, ике туларга өч минут вакыт калган. Кузгалдыкмы?
Рәшидә. Конечно, кузгалдык.
А й с ы л у. Әйдәгез, безнең бүлмәгә кереп тыңлыйбыз.
Валя. Коля, син керәсеңме?
Рәшидә. Нишләп кермәсен, ди, конечно, керә. (Барысы да- кызлар гомуми торагына керә башлыйлар. Аларның каршысына Салихҗан килеп чыга. Аның кулында ике кечкенә такта.)
Салихҗан (Николайга). Сабыр ит, улым, кабаланма. Керүеңнән элек чыгасыңны уйла, дип әйтеп әйткәндәй... (Ишеккә такта элә.) Яле, я, укып җибәр әле. Нәрсә дип язылган?..
Николай (укый). «Кызлар гомуми торагына егетләргә керү категорически тыела».
Салихҗан. Я, аңлашылдымы?..
Г ы й л ь м еҗ и һ а н керә.
Николай. Юк, аңлашылмады, Салихҗан бабай. Кызлар, әйдәгез,, безнең бүлмәгә керәбез.
Салихҗан. Сабыр итегез. Таякның ике башы була, дип әйтеп әйткәндәй... (Икенче ишеккә дә такта элеп куя.)
Рәшидә (укый). «Егетләр гомуми торагына кызларга керү категорически...» (Кычкырып.) Энекәем! Монысы ни тагын?!
Салихҗан. Монысы да, тегесе дә — «эчке кагыйдә» дигән закон.
Рәшидә. Закон?! Бабай кеше булмасаң, әйтер идем инде мин сиңа!..
Валя (кисәтеп). Рәшидә!
Рәшидә. Нигә, әйтмәдем ич.
ч 13
Николай. Язылып бетмәгән закон бу, Салихҗан бабай. «Төнге уникедән сон» дип өстәп куярга кирәк. Киттек, кызлар!
Рәшидә. Бигайбә, Салихҗан бабай, законың койрыксызрак булып чыккан. (Яшьләр гомуми торакка кереп китәләр.)
Салихҗан. Ярар, алайса, койрыклабрак эшләрбез аны. (Ишектәге такталарны кубарып ала. Гыйльмеҗиһанны күрә.) Исәнлек-саулыкмы, Гыйльмеҗиһан?
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Бик шөкер. Кара әле, Салихҗан, яшьләргә болан бәйләнеп йөрүеңне бер дә килештермим. Үзеңнең дә яшь чакларың булгандыр дигәндәй...
С а л и хҗ а н. һәй, булмаган кая ди ул!.. Мин үзем мәгәр яшь чакта бик мут егет идем!
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Белмим, белмим, булды микән?..
Салихҗан. Булды, булды, Гыйльмеҗиһан. Кыз дигәннәрең бүләк артыннан бүләкне яудыра гына торганнар иде. Хушбуй сипкән кулъяулык дисеңме, чигүле янчык дисеңме, кәҗә мамыгыннан бәйләнгән пир- чәткә дисеңме...
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Чү, чү, Салихҗан, бүләкләрең бик күпкә китте лабаса.
Салихҗан, һәй, Гыйльмеҗиһан, монысына әле исең китмәсен... Яшь чакта мин бик тәвәккәл егет идем. Яраткан кызым янына мәгәр җиде кат җир астыннан үтеп керә торган идем. Вәт, нинди егет идем мин!
Гыйльмеҗиһан. Булмас, булмас, ышанмыйм. Юкка гына әтәчләнәсең, Салихҗан. (Гомуми торак тәрәзәсе аша Рәшидә күренә, ул тыңлап тора.)
Салихҗан. Кем әтәчләнә, кем, минме?! һәй, Гыйльмеҗиһан, син әле минем егет чакларымны белмисең. Яшь чакта минем күз тотып йөргән бер кызым бар иде. Хөппелмаһинур исемле. Бер заман кызның әти- әниләре күрше авылга кунакка киттеләр. Караңгы төшкәч, әкрен генә тегеләрнең капка төбенә барам. Капка эчтән бикле. Шуннан соң мин нишлим?.. Тотам да койма аркылы ишек алдына сикерәм. Сикереп төшүем була — «һап!..» Кемдер минем аяктан каптырып ала. Хөппелмаһинур- ларның Сарбай исемле бик явыз этләре бар иде. Шул разбойник мине сагалап торган икән... (Гыйльмеҗиһан көлә. Рәшидә, көлмәскә тырышып, авызын тота.)
Гыйльмеҗиһан. Әй, Салихҗан, Салихҗан!.. Яшь чакта үзең койма аркылы сикереп йөргәнсең, ә хәзер?..
С а л и х җ а н. Хәзер инде картайдык шул, Гыйльмеҗиһан, картайдык.
Г ы й л ь -м е җ и һ а н. Сине әйтмим лә мин, Салихҗан. Яшьләргә көпә- көндез ачык ишектән йөрүне дә тыясың лабаса.
Салихҗан (аптырашта калып). Ә, әйе, син аны әйтәсең икән... Ә, алай икән...
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Менә шулай шул, Салихҗан. Сезнең тирәдә Әлфия күренмәдеме?
Салихҗан. Юк, юк, күренмәде.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Әлфияне эзләп килүем иде. Иртәдән бирле өйгә кайтканы юк. Кая барасын да әйтмәде бит, ичмасам. (Китә.)
Рәшидә. Салихҗан бабай! Гыйльмеҗиһан әби үзеңне Сарбайдан да катырак итеп тешләде, әйеме?
С а л и х җ а и. Тукта әле, тукта, син күптәнме тәрәзәдән карап торасың?
Рәшидә. Хөппелмаһинур апаның ата-аналары кунакка киткәннән бирле. (Көлә.)
Салихҗан. Картлар сүзен тыңлап йөрмә син, кызым! Колагыңны борырмын!
Рәшидә. Картлар, имеш. Ә үзләре, дөньяларын онытып, мәхәббәт турында сөйләшәләр.
14
Салихҗан. Я, я, җитте, шаулама. Кара аны, юк-барны кешегә сөйләп йөрисе булма тагын.
Рәшидә. Әнә шул такталарыңны яңадан ишеккә кадакламассыңмы соң?
Салихҗан. Такта турында сүз бармый лабаса!
Рәшидә. Юк, син әйт, кадакламассыңмы?
Салихҗан. Ах, хәерсез генә кыз икәнсең!.. «Төнге уникедән соң» дигән сүзләрне генә өстисе калды бит. Шуның белән эше бетте.
Рәшидә. Алайса, нигә хәзер үк өстәмисең?
Салихҗан. Янымда карандашым юк. Бармак белән язып булмый лабаса. (Үз-үзенә.) «Кичке тугыздан соң» дип язып куям. Алай иткәндә дә әле таманга туры килер. (Чыгып китә. Рәшидә тәрәзәдән башын ала.) Огнева керә. Кулында газеталар. Гомуми торактан Айсылу, Валя, Николай һәм Рәшидә чыгалар.
Огнева. Кызлар, хәтерегездәме, үткәй атнада безнең фабрикага журналист Мансуров килгән иде?.. Бүгенге газетада аның «Моңа кем гаепле?» дигән мәкаләсе басылган.
Валя. «Моңа кем гаепле?..» Әллә безнең цех турындамы?
Огнева. Әйе, өченче цех турында. Тәнкыйть мәкаләсе.
Никола й. Эх, кызлар, кызлар!.. Хур булганбыз икән!
Айсылу. Нишләп хурлык булсын ул?.. Вера, кемне гаепле дип саныйлар?
•Огнева. Менә, мә, укыгыз. (Газеталарны бирә. Барысы да кызыксынып укыйлар.)
Рәшидә. Тукта әле, тукта, монда Кәлимуллинга өлеш чыкканмы, юкмы?.. (Табып укый.) «Иптәш Кәлимуллин— инициативасыз кеше. Аның бар белгәне — яшьләрдән зарлану...» Менә монысы яраган!
Валя. Айсылуның җәрәхәтләнүе өчен ул Суфия апаны да гаепли ич... (Укый.) «Иптәш Исмәгыйлова коллективтан аерылган. Ярдәм сорап килгән яшьләрне ул читкә кага. Шуның аркасында яшь тукучы Айсылу Сафина...»
А й с ы л у. Биредә Суфия апаның ни катнашы бар?.. Мин үзем гаепле!
Рәшидә. Минемчә, бөтен гаепне Кәлимуллин өстенә аударырга да куярга!
Огнева. Юк, алай ярамый, Рәшидә.
Рәшидә. Ярамаганын беләм мин. Болай гына әйтәм ич.
Огнева. Бу мәкалә махсус производство киңәшмәсендә тикшереләчәк. Менә шунда безгә барысын да ачыктан-ачык сөйләргә кирәк.
Рәшидә. Ә нигә сөйләмәскә. Конечно, сөйлибез!
Огнева. Алайса килештек. Хәзер икенче мәсьәләгә күчәбез. Күн заводы яшьләре безне волейбол ярышына чакыралар. Безгә бүген үк команда оештырырга кирәк. Оештыру эшен кемнәргә тапшырырбыз?
А й с ы л у. Минемчә, иң яхшы кандидатура — Николай Смирнов.
Рәшидә. Икенче кандидатура — Валя Королькова!
Огнева. Мин дә нәкъ шулай дип уйлаган идем. Николай, синеңчә ничек?
Никола й. Мин риза.
Валя. Алайса, мин дә каршы түгел.
Огнева. Әйдәгез, бакчага керәбез. Ко-мандада уйнарлык яшьләрнең исемлеген төзергә кирәк.
Рәшидә. Николай, Айсылу белән безне дә исемлеккә теркәргә онытмагыз.
Николай. Есть! (Огнева, Валя һәм Николай бакчага кереп китәләр.)
Рәшидә. Ярар, булды, Николай белән Валяны кавыштырдык.
15
Банат керә.
Бан а т. Кызлар, ишеттегезме, коточкыч хәл!..
Айсылу. Ни булды, Баиат?
Б а п а т. Безнең цех турында тәнкыйть мәкаләсе чыккан.
Рәшидә (гаҗәпләнгән булып). Кит аннан?!.
Банат. Честное слово! Безнең Бари аганы бөтенләй ниткәннәр...
Рәшидә. Нишләткәннәр?
Банат. Адәм хуры иткәннәр. Минемчә, яшьләр исеменнән редакциягә протест язарга кирәк.
Рәшидә. Бари агаң шулай дип әйттемени, җаныем?.. Алайса, мин иртәгә үк язып бирермен. .
Б а н а т. Редакциягә, дисеңме?
Рәшидә. Юк, үзебезнең стена газетасына. Синең хакта язам.
Б а н а т. Ничек минем хакта?
Рәшидә. Бари агаң — аумакай, ә син — ялагай. Иш янына куш булсын, дим.
Банат. Телеңне бик озайтма син, ярыймы? Абыем парторг булды дигәч тә...
Айсылу. Нигә, синең дә җизнәң цех начальнигы бит. «Бари ага» дип йөргәч тә, әллә белмиләр дип уйлыйсыңмы?
Банат. Син үзеңне генә бел. Иртәгә Суфия апага нәрсә дип җавап бирерсең икән?.. (Бакчага кереп китә.)
Айсылу (газетаны күрсәтеп). Беләсеңме, Рәшидә, моның өчен мине Суфия апа, чынлап та, бик каты орышачак бит.
Рәшидә. Син аңа үзеннән дә катырак итеп әйт тә шуның белән эше бетәр.
Әлфия керә.
Әлфия. Исәнмесез, -кызлар!
Айсылу. Исәнмесез, Әлфия апа! Безгә кунак булып килдегезме?
Ә л ф и я. Юк, акыллым, кунак булып түгел. Мин сезнең янга торырга килмәкче булам. Вакытлыча, квартира тапканчы.
А й с ы л у. Сез ни сөйлисез, Әлфия апа?!.
Ә л ф и я. Сез бүгенге газетаны укыдыгызмы соң?
Айсылу. Әллә шуның өчен Суфия апа белән ачуланыштыгызмы?!.
Әлфия. Әйе, бик нык сүзгә килдек. Мин мәкаләне яклап чыктым.
Кыю һәм дөрес тәнкыйть, дидем. Шушы сүзләрдән соң әни...
Айсылу. Юк, мин артык тыңлый алмыйм!.. Барысы өчен дә мин гаепле бит, мин!
Әлфия. Борчылма, акыллым, бу эштә синең бер гаебең дә юк.
Рәшидә' Конечно, юк.
Г ы й л ь м еҗиһ а н керә.
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Әлфия! Кызым! Ни гомер эзләп йөрдем бит үзеңне.
Ә л ф и я. Нәрсә бар, дәү әни?
Гыйльмеҗиһан. Нәрсә бар дип сорап торасың тагын!.. Әйдә, хәзер үк өйгә кайт, кызым.
А й сылу белән Рәшидә бакчага кереп китәләр.
Әлфия. Дәү әни, мин бирегә, гомуми торакка күченеп килергә уйлыйм.
Г ы й л ь м еҗ и һ а н. Ялгышмыйсың микән, балам?.. Ике бармак арасына ит үсмәс, дигән борынгылар. Ана белән бала ничек тә килешкән булыр идегез.
Ә л ф и я. Ун көн торып карадым бит инде. Үзең дә күреп тордың, килешә алмадык.
16
Г ы й л ь м е ж и Һ а н. Килен сине тыңламый, син аңа буйсынырга теләмисең, дигәндәй...
Ә л ф и я. Мин дөреслеккә буйсынам.
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Син алай дисең дә, кызым... Дөньяда әле ана хакы да бар бит.
Ә л ф и я. Ананың үз баласына «дүрт ягың кыйбла!» дип кычкырырга да хакы бармы?
Г ы й л ь м е Ж и һ а н. Кызулыгы белән генә әйткәндер. Юкса, үзеңне бик ярата бит ул. Син кайту сөенеченнән дәү әниеңә, менәтерәк, нинди шәл алып бирде бит! Әйдә, кайтыйк, кызым, кайтыйк!
Әлфия. Дәү әни, син мине үгетләмә. Мин бит бала түгел.
I ы й л ь м е ж и һ а н. Ай аллам, мин сине нишләп үгетлим ди?.. Синең үз акылың үзеңә җиткән лабаса. Күршеләрдән әйбәт түгел. Шуңа күрә аптырап кына әйтүем. (Яшьләнгән күзләрен сөртә. Кесәсеннән конверт чыгара.) Менә, Ленинградтан үзеңә хат бар. (Хатны бирә.)
Әлфия (конвертка карап). Наташадан... Институтта бергә укыган дус кызымнан... (Конвертны ача, хатны укый. Укыган саен аның дулкынлануы арта бара.) Дәү әни! Җаным! Бәгырем! Син дөрес әйткәнсең бит, бик дөрес әйткәнсең! Чыннан да, ул ихлас күңелле, ягымлы, акыллы һәм тотнаклы егет!
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Кем ул, кем, нинди егетне әйтәсең?
Әлфия. Менә, тыңла, дәү әни, тыңла! (Укый.) «...Әлфия, мин үзем хәзер Ленинградта эшлим. Мин сиңа Тәнзилә турында берничә сүз яз- макчы булам. Кичә генә әле аны комсомол җыелышында тикшергәннәр. Үз-үзен начар тотуы өчен аңа соңгы тапкыр каты шелтә бирелгән... Синең алдында да аның гаебе зур икән, Әлфия! Бу турыда жыелышта ул үзе сөйләгән. Дөресрәге, аны сөйләргә мәжбүр иткәннәр... Теге вакытта Кронштадт матросы Ильяс Замановның мәхәббәт хаты аңа түгел, сиңа атап язылган булган. Син өйдә юк чакта Тәнзилә ул хатны, иясенә тапшырырмын дип, почтальоннан алып калган. Хаттагы «Әлфия»не «Тәнзилә» итеп төзәтеп, сиңа укып чыккан! Янәсе, көнчелегеннән ул шундый явызлык эшләргә мәҗбүр булган... Замановның аны Кронштадтка чакыруы да дөрес түгел. Ул, әрсезләнеп, үзе барган...» (Укуыннан туктап.) Ишетәсеңме, дәү әни, Ильяс турында мин бөтенләй ялгыш фикердә булганмын.
Гыйльмеҗиһан. Әйттем бит мин сиңа, юньсез, әйттем, тотнаксыз кешене парторг итеп куймыйлар, дидем.
Ә л ф и я. Ах син, алдакчы Тәнзилә!
Г ы й л ь м е ж и һ а н. Яхшы дус — җан азыгы, яман дус — баш казыгы, дигәннәр шул борынгылар.
Ә л ф и я. Дәү әни! Җаныем! Мин бит уз бәхетемә үзем киртә салдым...
Г ы й л ь м е җ и һ а н. Тәүбә, диген! Ниткән киртә салу ди ул... Бик әйбәтләп сөйләшерсез, аңлашырсыз да татулашырсыз.
Әлфия. Киселгән икмәк яңадан ябышмас диләр бит, дәү әни.
Гыйльмеҗиһан. Үзле икмәкнең киселгәне дә ябыша. Ябышыр, боерган булса!
Әлфия. Түбән җанлы Тәнзиләнең ялганына ышанып, мин бит аңардан һаман көнләштем, аның керсез намусына тап төшердем. Беләсеңме, дәү әни, мин бит аңа, барысын да онытыйк, дидем. Ә ул риза булды. (Пауза.) Ярый, мин аңа Тәнзиләнең хаты турында сөйләдем, ди. Гафу үтендем, ди. Әгәр ул мине гафу итмәсә?!. Монысы минем өчен барысыннан да куркынычрак!
Гыйльмеҗиһан. Булмаган эшне сөйләмә, юньсез! Без инде Мәрфуга күрше белән күптән фатихабызны* биреп куйдык. Җимерттереп туй ясарбыз, боерган булса. Тукта инде, Мәрфуга күршене дә сөендереп чыгыйм әле. (Китә башлый.)
Әлфия. Дәү әни!
Гыйльмеҗиһан (кулын селтәп). Дәшмә!
2. .с. ә.- № 9. 17
Әлфия (кычкырып). Дәү әни, дим!
Г ы и л ь м е ж и һ а н. Мин сине үгетләмәдем, син дә мине үгетләмә!
Китә. Әлфия аныц артыннан йөгереп чыга башлый. Аныц каршысына Ильяс килеп керә.
Әлфия (кинәт). Ильяс!..
Ильяс. Әлфия, сезгә ни булды?
Әлфия. Миңа?.. Юк, юк, миңа берни дә булмады, иптәш Заманов...
Ильяс. Әлфия! Өченче цехта эшләр шәптән .түгел бит. Ун көн вакыт узды, ә үзгәреш күренми. Минемчә, сезгә башта ук һәрбер яшь тукучының эшенә анализ ясарга кирәк иде. Без моның белән кемгә нинди ярдәм кирәклеген ачыклаган булыр идек...
Әлфия. Бу турыда мин үзем дә уйлаган идем...
Ильяс. Аннан соң, яшьләрне индивидуаль тәртиптә өйрәтү турында да уйларга кирәк. Шунсыз эш барып чыкмый, Әлфия.
Әлфия. Яхшы, иртәгә мин үз фикеремне әйтермен.
Ильяс. Сез гомуми торакка күчмәкче буласыз икән. Мин сезгә киңәш бирмәс идем. Сез ана кешегә карата ул кадәр каты бәгырьле булмагыз инде. Ярый, сез йорттан чыгып гкиттегез, ди. Ә без производствода аңардан йөз чөердек, ди. Болай булмый бит, Әлфия... Суфия апаны таза һәм нык җирлеккә бастырырга кирәк.
Әлфия. А^ин тырышып карадым инде. Булдыра алмадым, иптәш Заманов.
Ильяс. Ләкин сез моны булдырырга тиеш. Шулай булгач, Суфия апаны ялгызын калдырырга ярамый. Аннан соң, Рөстәмне дә исегездән чыгармагыз.
Әлфия. Соңгы көннәрдә Рөстәм бераз тыйнаклана башлады. Анысына үзем дә сөенәм.
Ильяс. Шулай булгач?.. Димәк, сез булдыра аласыз.
Бакчадан Айсылу чыга.
Айсылу. Исәнмесез, Ильяс абый!
Ильяс. Исәнме, Айсылу! Я, кул нишли?
А й с ы л у. Кул төзәлеп бетте инде.
Ильяс. Әйбәт булган. Ә кәефләр ничек?
Әлфия. Иптәшләр, сез мине гафу-итегез, минем дәү әнине күрәсем бар. (Китә.)
Айсылу. Кәефләр бик шәптән түгел шул, Ильяс абый. Менә, газетада мәкалә чыккан. Шуның аркасында Әлфия апа әнисе белән ачуланышкан. Алдан ук сизеп торам: Суфия апа миңа да көн күрсәтмәячәк.
Ильяс. Ә син курыкма. Кыюрак бул, Айсылу.
Айсылу. Куркудан әйтүем түгел, Ильяс абый. Суфия апа бит безнең өйрәтүчебез. Менә шуңа күрә гөнә уңайсызланам.
Ильяс. Әйе, сезнең өйрәтүчегез бар. Тик менә өйрәнә генә алмыйсыз. Шулаймы?
Айсылу. Шулайрак шул, Ильяс абый. Сезнең ышанычны аклый алмадык.
Ильяс. Булдыксыз кызлар булып чыктыгыз сез, ә?.. Әллә өйрәнергә теләмисезме?.. Суфия апагыз кичә директор кабинетында шундыйрак фикер әйтте бит.
Айсылу (кинәт). Ялган фикер әйткән ул!.. Ай, гафу итегез мине, Ильяс абый, йөрәгем әллә мишләп китте.
Ильяс. Зыян юк. Мин бит синең йөрәгеңне аңлыйм. Утыр әле, утыр, иркенләп бер сөйләшик. (Утыралар.) Дөресен әйткәндә, мин бүген махсус синең янга килдем бит.
Айсылу (каушап). Махсус минем янга?!
18
Ильяс. Әйе, синец белән сөйләшәсе сүзләрем бар.
Айсылу. Белмим шул, Ильяс абын, минем белән нәрсә турында гына сөйләшә алырсыз икән?
Ильяс. Синец белән бик күп нәрсә турында сөйләшергә мөмкин. Ләкин минем бер шартым бар: күңелендә ни булса, шуны ачыктан-ачык әйтергә. Бернәрсәне дә яшермәскә! Килештекме?
А й с ы л у. Сез мине бик уңайсыз хәлгә куясыз... Кыз кешенең күңелендә... Ай, мин нәрсә сөйлим соң?!. Ярый, Ильяс абый, мин риза, килештек.
Ильяс. Я. дөресен генә әйт әле, Суфия апагыз сезне ничегрәк өйрәтә?.. Болар эшкә өйрәнсеннәр дип, чын күңелдән өйрәтәме?
А й с ы л у. Кешенең, күңелен каян белеп җиткерәсең. Сез миңа башта ук бик авыр сорау бирдегез.
Ильяс. Без бит инде килештек: бернәрсәне дә яшермәскә!
Айсылу. Ярый, алайса, мин сезгә күңелемдәгеме әйтәм. Минемчә, ул безне өйрәнсеннәр дип өйрәтми. Белмим тагын. Бәлки, мин ялгыш уйлый торганмындыр?..
Ильяс. Үз уеңнан шикләнәсең икән, аның дөреслеген тикшереп карарга кирәк.
А й с ы л у. Юк, мин үзем шикләнмим, Ильяс абый. Бу турыда мин бер атнадан бирле уйланып йөрим. Ә менә кычкырып әйтергә батырчылыгым җитми иде. Ышаныгыз, Ильяс абый, ул безне чын күңеленнән өйрәтми! Мәсәлән, өченче көн шундый хәл булды... (Күреп.) Ай, Әлфия апа килә!
Ильяс. Әйдә алайса, бакчага керик. Калганын шунда сөйләшеп бетерербез. (Бакчага кереп китәләр. Шул чак бакча рәшәткәсе янында Рәшидә күренә. Ул алар артыннан карап кала.)
Ә л ф н я керә.
Рәшидә. Уф, йөрәгем яна, кайнар су бирегез!
Әлфия. Нәрсә булды, акыллым?
Рәшидә. Юк, болан гына...
Ә л ф и я. Миңа Айсылу кирәк иде. Мин аңа әйтмәкче идем... Минем өчен борчылып йөрмәсен ул. А1ин хәзер әни яныннан китмәскә булдым.
Рәшидә. Сез аны шуның өчен генә борчыла дип беләсезмени?
Әлфия. Чынлап та, ул бүген бик күңелсез күренә шул. Әллә берәр хәсрәте бармы?
Рәшидә. Хәсрәт?.. Каян килсен ди аңа хәсрәт? Абыйга мәхәббәте төшкән. Шуның өчен ут йотып йөри.
Ә л ф и я. Ильяс абыеңамы?!.
Рәшидә. Конечно, шуңа. Әнә бит, бакчага да бергә кереп киттеләр.
Әлфия. Бәлки, аны абыең яратмыйдыр?.. Шуңа күрә Айсылу борчыла торгандыр.
Рәшидә. Нишләп яратмасын, ди?.. Яратмаслык кыз түгел лә ул. Тик менә бераз юашлыгы бар инде. Хәер, кияүгә чыккач усалланыр әле. Белмим тагын, усалланыр микән?.. Хатыннарның нервысын ирләр боза, дип сөйлиләр ич. Ә Ильяс абыйның нервыга тия торган гадәте юк.
Әлфия. Ә менә синең андый гадәтең бар шикелле. (Чыгып китә.)
Рәшидә. Мин синең нервыңа тияр өчен сөйләдем дә инде. Дөньяда мин генә дип уйламасын әле. Безнең абый да кыз тапмаслык егет түгел. (Җырлый.)
- Йөрәктә кабынган ялкын
Ныграк дөрләсен,
Ул бит мәхәббәт ялкыны,
Сүнә күрмәсен...
(Җырлый-жырлый бакчага кереп китә.)
П ә р д ә.
24 19
ДҮРТЕНЧЕ ПӘРДӘ
6 нчы КАРТИНА
Вакыйга икенче көнне кич, смена беткәннән соң, туку фабрикасы корпусында бара. Каршыда — зур тәрәзәләр. Ун, якта — корпуска керә торган ишек. Югары катка менә торган баскыч күренә. Сулда — ике ишек: берсенә — «Цех начальнигы», икенчесенә — «Өченче туку цехы» дигән вывескалар эленгән. Стенада «Почет тактасы», «Производство күрсәткечләре» һәм «Приказлар» тактасы. Әлфия белән Калимуллин керәләр.
Кәлимуллин. Сез миңа акыл сатмагыз, иптәш мастер!.. Мин үз фикеремме, әйтергә кирәк, тегендә дә әйттем һәм монда да әйтәчәкмен? Безнең парторг абсолютно зур хата эшләде!
Ә л ф и я. Нәтиҗә ясарга иртәрәк түгелме?
Кәлимуллин. Ялгышмасам, бүген дә смена бетте шикелле. Нәтиҗәсен дә күрдек. Ун көн буена шулай азапланабыз бит. Я, берәр файдасы бармы соң?.. Абсолютно юк!
Ә л ф и я. Ләкин безнең карамакта әле тагын егерме көн вакыт бар.
Кәлимуллин. Егерме көн!.. Әйтерсең лә, егерме ел турында сүз бара...
Әлфия. Сез нәрсә?.. «Яшьләрне өйрәтү өчен егерме ел вакыт кирәк» дигән фикерегезне әле һаман яклыйсызмыни?
Кәлимуллин. Юк инде, гафу итегез, мин андый ялгыш карашлардан күптән ваз кичтем. Бер ай эчендә дә, әйтергә кирәк, өйрәтеп була. Ләкин, парторг уйлаганча, илаһи-уптым, массовый төстә түгел. Кулыннан эш килерлек берничә кызны сайлап алырга да...
Әлфия. Шул кызларга аерым эш шартлары тудырырга. Шулаймы?
К ә л и м у л л и н. Абсолютно дөрес!
Әлфия. Ә, минемчә, бу абсолютно ялгыш фикер! Без бит теләсә нинди шартларда эшли алырлык тәҗрибәле тукучылар армиясен тудыруны бурыч итеп куябыз!
Великанов керә.
Кәлимуллин. Ничек инде ул теләсә нинди шартларда?.. Производствода чисталык өчен һәм, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта югары культура өчен кискен көрәш барган бер чорда сез, иптәш мастер...
Великанов (аның сүзен бүлдереп). Сез, иптәш цех начальнигы, бернинди дә көрәш алып бармыйсыз!
Кәлимуллин (механик рәвештә). Абсолютно дөрес!.. (Абайлап алып.) Ә?! Нәрсә дидегез, Борис Петрович?
Великанов. Кичәге газетаны укыгыз, дим. Анда сезнең «көрәшегез» турында бик шәп итеп язылган.
Кәлимуллин. Борис Петрович, мин үзем тәнкыйтькә каршы түгел. Ләкин «Моңа кем гаепле?» дигән мәкалә белән абсолютно килешмим. Янәсе, мин — инициативасыз кеше. Янәсе,’ мин яшьләрдән зарланам. Болары бит инде, әйтергә кирәк, искергән фактлар.
Великанов. Ничек инде искергәннәр?.. Цехның эшендә әле һаман үзгәреш юк бит.
Кәлимуллин. Яшьләрнең эшли белмәвенә мин гаепле түгел, Борис Петрович. Кулдан килгәннең барысын да эшләп карадык бит инде. Инструктор Суфия Исмәгыйлова да, әйтергә кирәк, аз көч куймады. (Әлфияне күрсәтеп.) Әнә, смена мастеры да бик тырышып караган иде каравын...
Ә л ф и я. Борис Петрович, без партбюроның да һәм дирекциянең дә ышанычын аклый алмадык. Менә шуны ачыктан-ачык әйтергә иптәш Кәлимуллинның батырчылыгы җитми. Үз шәүләсеннән үзе курка.
20
К ә л и м ул л и н. Кем курка, кем?.. Минме?!.
И л ь я с керә.
Ильяс. Исәнмесез, иптәшләр!
Әлфия (Ильяска кәгазь биреп). Менә бүгенге эшнең нәтиҗәсе. (Ильяс укый.)
Ильяс. Иптәшләр, калган егерме көн эчендә цехны прорывтан чыгара алмасак, безгә райком бюросы утырышында җавап бирергә туры киләчәк. Бу бит партиянең таләбем үтәмәү дигән сүз! Борис Петрович, мәсьәләнең никадәр җитди икәнлеген аңлыйсызмы?
Великанов. Аңлыйм, Ильяс Закирович, бик яхшы аңлыйм.
Ильяс. Ә сез, иптәш Кәлимуллин?..
К ә л и м ул л и н. Мин нәрсә... Мин беспартийный кеше.
Ильяс. Ләкин сез бит цех начальнигы. Сезне бит җаваплы постка партия куйган. Аңлыйсызмы, партия! Дәүләт эшенә болай гамьсез карарга. инициативасыз бер чиновник булырга сезнең ни хакыгыз бар?!.
Кәлимуллин. Гафу итегез, иптәш парторг, гафу итегез!.. Цехны прорывтан чыгару өчен мин һәртөрле чаралар тәкъдим итеп карадым. Ләкин сез миңа эшләргә һәм, әйтергә кирәк, инициатива күрсәтергә ирек куймадыгыз.
Ильяс. Мин бит сезнең тәкъдимнәрегезне бик яхшы хәтерлим. Иң әүвәл сез яшь тукучыларны өченче цехтан куарга тәкъдим иттегез.
К ә л и м у л л и н. Куарга түгел, күчерергә. Фактларны бозып сөйләмәгез, иптәш парторг.
Ильяс. Алайса, әйтегез, яшьләр өченче цехтан китәргә теләделәрме?
К ә л и м у л л и п. Абсолютно теләмәделәр.
Ильяс. Соң шулай булгач?.. Китәргә теләмәгән кешене чыгарып җибәрү — куу түгелмени? (Кәлимуллин дәшми.) Мин сезнең икенче тәкъдимегезне дә онытмадым, иптәш Кәлимуллин. Цехның заданиесен киметеп, ялган юл белән план үтәмәкче булдыгыз.
К ә л и м у л л и н. Ай-Һай, сүзне бик зурга җибәрәсез, иптәш парторг... «Башыңа төшсә, башмакчы булырсың», дигән мәкальне бер дә ишеткәнегез юкмыни?
Илья с. Ишеткәнем бар. Үткән киңәшмәдә сез брезент урынына капчык киндере туку мәсьәләсен кузгаткан идегез. Монысы да шул башмакчылар сүзе генә бит.
Кәлим у л л и н. Әһә, алаймы?! Капчык киндере тукуны сез бөтенләй кирәксез эш, дип саныйсызмы?
Великанов. Кирәкле эш. Ләкин сезнең цех эше түгел. Дәүләт планы номенклатура һәм ассортимент буенча үтәлергә тиеш. Әгәр бик теләсәгез, мин сезне капчык цехына күчерермен, иптәш Кәлимуллин. Әйе, әйе! Ләкин начальник итеп түгел, мастер итеп тә түгел. Капчыклар складында упаковщик булып эшләрсез!
К ә л и м у л л и н. Бәлки, сез мине «таш капчыкжа да утыртырга телисездер?!. Юк, барып чыкмас, Борис Петрович! Бөтен гаепне минем өскә генә аударып калдыра алмассыз! Икенче цехта минем ничек эшләгәнемне бөтен фабрика белә. Эшләмәгән кешегә «Почет грамотасы» бирмиләр!
Великанов. Әйе, икенче цехта эшләгәндә сез почет грамотасы алдыгыз. Шуңа күрә дә мин сезгә ышанган идем.
К ә л и м у л л и н. Ишетәсезме, иптәш парторг?!
Ильяс. Бу турыда мин күптән ишеттем инде. Ләкин сезгә «Почет грамотасы»н юкка гына биргәннәр, иптәш Кәлимуллин! Икенче цехта эшләр элек тә яхшы барган, хәзер дә начар түгел. Сменагызда тәҗрибәле тукучыларның күп булуы аркасында гына сез яхшы мастер булып
21
күренгәнсез. Ә менә авырлыклар алдына килеп баскач, көчсез, сәләтсез: һәм инициативасыз кеше булып калдыгыз!
Калимуллин. Сез башта үзегезне белегез, иптәш парторг! Ун көн эчендә нәрсә эшләдегез?.. Эшкә ашмаган тәкъдимегез белән Борис Петровичның. башын әйләндердегез. Мөнә шул! (Чыгып китә.)
Великанов. Безгә хәзер обстановканы ачыкларга кирәк, Ильяс Закирович. Кәлимуллинны эшендә калдырырга ярамый. Монысы бер. Яшь тукучыларны тизләтелгән эш методларына өйрәтү хәзергә көткән нәтиҗәне бирмәде. Монысы ике.
Ильяс. Борис Петрович, без бит әле яшьләрне асылда бернәрсәгә дә өйрәтмәдек.
Великане в. Пичек инде өйрәтмәдек?.. Суфия Исмәгыйлова кебек, тәҗрибәле тукучы өйрәтеп карады бит үзләрен.
Әлфия. Өйрәтү эшен без дөрес итеп оештыра белмәдек, Борис Петрович. Кичә мин иптәш Заманов белән сөйләшкәннән соң, ныклы бер карарга килдем: иртәдән башлап яшь тукучыларны индивидуаль тәртиптә өйрәтә башлыйбыз.
Ильяс. Биредә тагын бер мәсьәләме ачыкларга кирәк, Борис Петрович. Менә сез Суфия Исмәгыйлова турында әйттегез. Ләкин аның эше белән кызыксынганыгыз булдымы?
Великанов. Исмәгыйлованың эше нәтиҗәсез булды. Мин хәзергә шуны гына беләм.
Ильяс. Алайса, сез әле бик зур бер мәсьәләгә игътибар итмәгәнсез*. Борис Петрович. (Әлфиягә.) Индивидуаль тәртиптә өйрәтү өчен, минемчә, бер генә инструктор җитми. Тагын берничә кеше кирәк булачак. Ә безнең фабрикада тәҗрибәле тукучылар аз түгел. Мәсәлән, Зарипова* Герасимова, Гайнетдинова, Захарова...
Әлфия. Сез әни турында нәрсәдер әйтмәкче булган идегез.
Ильяс. Ул турыда мин башта Суфия апаның үзе белән сөйләшергә телим.
Әлфия. Ихтыярыгыз... (Пауза.) Борис Петрович, яшьләрне индивидуаль тәртиптә өйрәтү эшен мин менә шушылай оештырырга уйладым. (Великановка кәгазь бирә.)
Велика шов (кәгазьне укып). Начар уйланмаган кебек. Ләкин миңа бу тәкъдим белән җентекләбрәк танышырга кирәк. Бер ярты сәгатьтән минем янга керерсез. Сөйләшербез. (Китә.)
Ильяс. Өченче цех мәсьәләсе бик кискен төс алды бит, Әлфия.
Әлфия. Шуңа карамастан, сез үз фикерегездә нык торасыз.
Ильяс. Сез мине бөтенләй белмәгән кеше төсле сөйлисез.
Әлфия. Диңгез романтикасы белән яшәгән Кронштадт матросын бик яхшы хәтерлим.
Ильяс. Ә мөнә хәзер хезмәт романтикасы белән яшибез.
Әлфия. Минемчә, сез кайда да матур итеп яши беләсез. Шуңа күрә» дә сез бәхетле!
Ильяс. Ә сез бәхетсезмени?..
Әлфия. Мин үземне дә бәхетсез димим. Ләкин шулай да сез миннән бәхетлерәк. Чөнки сезне вөҗданыгыз газапламый. Шәхси тормышыгызга кагылган мәсьәләләрне дә сез аек акыл белән һәм дөрес итеп хәл итә беләсез. Сез беркем алдында да гаепле түгел.
И л ь я с. Мин сезнең нәрсә әйтергә теләгәнегезне аңлап җиткермәдем.
Әлфия. Мии үз фикеремне ачык итеп әйтергә тырыштым.
Ильяс. Ә, минемчә, әйтеп бетермәдегез.
Мәрфуга керә. Ул бик ачулы.
М ә р ф у г а. Керергә ярыйдыр бит?
Ильяс. Әйдә, әни, әйдә, рәхим ит!
22
Әлфи#. Исәнмесез, Мәрфуга апа!
М ә р ф у г а. Исәнме, кызым!
Ильяс. Әлфия, сез бераздан, бәлки, әйләнеп керерсез?
Әлфия. Ярый, керермен. (Китә.)
Ильяс. Болай вакытсыз нишләп йөрисен, әни?
Мәрфуга (ачу белән), йөрсә соң! Минем килүемне әллә гаепкә санар идеңме?.. Егерме җиде ел эшләдем мин бу фабрикада!
Ильяс. Әни, сиңа ни булды? 1\1ин синең -мондый усаллыгыңны беренче тапкыр күрәм.
М ә р ф у г а. Мин дә бүген синең хакта беренче тапкыр авыр сүз ишеттем. Әй, улым, улым!.. (Елый башлый.)
Ильяс. Кирәкмәс, әни, елама. Я, минем турыда нәрсә ишеттең?
Мәрфуга. Газетага басканнар бит, газетага!.. Син юньле итеп эшли белсәң, шул хәл булыр идеме?!. «Яна парторг килгәч, өченче цехның рәте китте», дип сөйлиләр. Барысына да син гаепле, диләр. Хурлык*. (Елый.)
Ильяс. Әни, дим, тынычлан әле, тынычлан!
М ә р ф у г а. Тынычландырма мине!.. (Пауза.) Үзеңне дәрәҗәле эшкә куйдылар лабаса. Сине эзләп әле кабинетыңа кереп чыктым... Күрче, кабинетың нинди икән!.. Өстәлеңдә ике телефон бар... Нинди өстәл янында утырасың бит!.. Элекке заманнар булса, күрер идең бу кадер- хөрмәтне... Күргән ди! Синең кебек эшче малайларына сан булган ди ул чакта!.. (Юлбашчыларның стенага эленгән портретларын күрсәтеп.) Ленинга, Сталинга рәхмәт яусын, диген син!.. Көн эшлә, төн эшлә. Синең эшеңнән бөтен халык канәгать булсын. Менә шул чакта гына карт анаңның күңеле тынычланыр. (Чыгып китә.)
И л ь я с (тирән дулкынлану белән). «Синең эшеңнән бөтен халык канәгать булсын...» Никадәр сафлык, никадәр тирән мәгънә бар бу сүзләрдә!..
Суфия керә.

Суфи я. Рөхсәтме?
Ильяс. Рәхим итегез, Суфия апа, әйдәгез, утырыгыз.
Суфия (утырып). Иптәш Заманов, минем турыда язылган тәнкыйтьне укыдыгызмы?
Ильяс. Мәкалә бит өченче цех турында язылган. Әйе, сезне дә телгә алганнар.
Суфи я. Ярыйсы гына телгә алганнар!.. Ай-яй, бик йомшак итеп кенә әйтәсез, иптәш Заманов. Күрәм, бу мәкалә сезнең кәефегезгә бик ошаган булса кирәк.
Ильяс. Ә сезнең кәефегезне җибәрдеме?
Суфия. Әллә миңа шатланып йөрергә кушар идегезме?.. Шундый хурлыктан соң!
Ильяс. Ярый, без тәнкыйтьтән йөз чөердек, ди. Эштәге кимчелекләрне йомып калдырдык, ди. Шуннан соң ни булыр иде?.. Партияне дә һәм үзебезне дә алдаган булыр идек. Ялгышларыбызны тагын да тирәнәйтү юлына баскан булыр идек.
Суфия. Мин бит ул турыда әйтмим, иптәш Заманов. Мин үз хакым- да сөйлим. Ни өчен соң мине тәнкыйть итәләр?.. Айсылуның кулын мин имгәткәнмени?.. Биредә минем ни гаебем бар?!
Ильяс. Минемчә, мәкаләдә бик ачык әйтелгән: яшьләргә ярдәм итмисез, эш тәҗрибәгезне уртаклашмыйсыз...
Айсылу керә.
Суфия. Уртаклашып карадым бит инде. Кешегә үз акылыңны биреп булмый, иптәш Заманов. Ана сөте белән кермәгәнне тана сөте белән генә керми ул.
23
Л йсы л у. Ә сез аналарча өйрәтегез!
Суфия. Эле син тыңлап торасыңмыни, әләкче кыз! Кем өстеннән жалоба биргәнеңне аңлыйсыңмы син?.. Эх син, оятсыз?
Айсылу. Оялтмагыз да мине, куркытмагыз да. Даныгыз белән дә һаваланмагыз, Суфия апа.
Суфия. Тукта әле, тукта, син нәрсә дидең?
Л й с ы л у. Нәрсә уйласам, шуны әйттем.
Суфия. Яле, я, кабатлап әйт әле!
Айсылу. Ә нигә аны кабатлап торырга?.. Минем әле тагын әйтәсе сүзләрем бар. Сез бит хезмәткә, фәкать, шәхси дан эше итеп кенә карыйсыз. Сезнең турыда сөйләсеннәр, сезне мактасыннар, сезнең исемегез алдында баш исеннәр... Менә сез шуны гына телисез. Ә хезмәт, барыннан да элек, намус эше!
Суфия. Брезент тукырга өйрән син, акыллым. Планыңны үтә. Шуннан соң намус турында сөйләшербез.
Айсылу. Намус турында мин хәзер дә сөйләшә алам. Я, алайса, әйтегез, ни өчен сез башкаларның да алдынгы булуын теләмисез?
Суфи я. Теләмәгәнгә күрә мин сезне өйрәтәммени?..
А й сылу. Үткән сменада мин сездән киңәш сорагач, нәрсә дидегез?.. Хәтерлисезме?.. «Барыбер миннән уздыра алмассыз», дип әйттегезме?.. Хезмәткә намус белән караумыни бу?!
С у ф и я. Алай бик күпне белгәч, кешедән киңәш сорап йөрмә, яме! Үзең эшлә, үзең өйрән. Белеп тор: мин сине өйрәтәчәк түгел!
Ильяс. Минемчә, сезнең әле берәүне дә өйрәткәнегез юк. Инструктор булырга сез телдән генә ризалык бирдегез, ә күңелегездә бөтенләй башка уй булган. Шәхси даныгызны бөтен нәрсәдән өстен куеп, сез зур хата эшләдегез, Суфия апа! Дирекцияне дә, партбюроны да, яшьләрне дә һәм үзегезне дә алдадыгыз!
Суфия. Әгәр сез шулай уйлыйсыз икән, әнә, цехка керегез дә яшьләрне үзегез өйрәтеп карагыз.
Ильяс. Инструктор табарбыз, Суфия апа. Мәсьәлә анда түгел. Менә сез хатагызны аңларга тырышыгыз. Бик тайгак җирдә басып торасыз бит.
Суфия. Борчылмагыз, иптәш Заманов. Суфия Исмәгыйловаиың таеп егыла торган гадәте юк.
Айсылу. Ильяс абый, мин бер тәкъдим белән кердем. Икенче цехта тәҗрибәле бер карт тукучы бар. Фабрикада бик күптәннән1 эшли инде. Әгәр шул апаны инструктор итеп куйсагыз?..
Ильяс. Фамилиясе ничек аның?
А й с ы л у. Зәйтүнә Зарипова.
Ильяс. Зәйтүнә Зарипова?.. Беләм, беләм. Кичә бит ул радио аша чыгыш ясадьн. Үзенең тәҗрибәсе турында бик матур итеп сөйләде. Ярый, Айсылу, мин аңың белән сөйләшеп карармын.
Айсылу. Мин аның белән сөйләштем инде, Ильяс абый.
Илья с. Я, нәрсә ди соң?
Айсылу. Ул үзе болай каршы түгел. Азрак шикләнә генә. «Булдыра алырмын микән?» ди. Ә, минемчә, ул булдырырга тиеш. Чөнки аның теләге бар. Безнең цехка ярдәм итәргә тели ул.
Ильяс. Ярый, акыллым, уйлашырбыз. Башта мин Борис Петрович белән сөйләшермен.
Суфия. Зарипова ничек өйрәтер икән?.. Күрербез! Ә мин үзем иртәгә биш станокка күчәм! Норманы өч йөз процентка үтәмәсәм, дөньяда Суфия булып йөрмим дә! (Чыгып китә.)
Ильяс. Менә бүгенге кыюлыгың миңа ошады, Айсылу, һәрвакыт шулай булырга кирәк. Дөреслекне әйтүдән куркырга ярамый.
Айсьнлу. Ильяс абый, кичә сез миңа: «Бернәрсәне дә яшермәскә», . дигән идегез. Ә мин сездән бик зур сер яшердем бит.
24
И л ь я с. Зур сер?.. Нәрсә ул?
А й с ы л у. Зур сер дни... Минем өчен генә зур инде ул... Сезнең өчен бөтенләй юк нәрсә.
Ильяс. Ник алай дисең?.. Бәлки минем өчен дә бик әһәмиятле мәсьәләдер. Я, әйт әле, Айсылу, әйт.
Айсылу. Юк, әйтмим, Ильяс абый. Я кычкырып көләрсез.
Ильяс. Без кичә килештек бит инде. Вәгъдәне бозарга ярамый, Айсылу.
Айсылу. Әйтәм. алайса... (Әлфия керә. Айсылу аны күрми.) Беләсезме нәрсә, Ильяс абый?.. Мин бит сезне... Мин сезне чын күңелемнән... Ай, мин нәрсә сөйлим?’.. Юк, юк, ышана күрмәгез!.. Мин сезне яратмыйм, Ильяс абый, яратмыйм! (Кинәт борылып, ишеккә таба йөгерә. Әлфияне күреп, кычкырып җибәрә.) Ай!
Ут сүнә.
7 нче КАРТИНА
Шул ук декорация. Вакыйга өч-дүрт көн үткәннән сон., смена башланыр алдыннан бара. Николай көнлек нормаларның үтәлешен акбур белән «Производство күрсәткечләре» тактасына яза.
Николай. Валя Королькова... (Яза, укый.) Туксан/ бер бөтен уннан җиде процент... Тфү, һаман шул бер бетмәгән туксан!.. (Огнева керә. Николай аны күрми.) Эх, Валечка, белмисең хәлемне!.. Синең бу туксаннарың тактага түгел, йөрәгемә языла бит, йөрәгемә! Акбур белән дә түгел, утлы кисәү белән!..
Огнева (көлеп). Борчылма, Николай. Сиңа ялгыш сводка биргәннәр. Валя Королькова кичә смена заданиесөн туксан тугыз процентка үтәгән.
Николай. Туксан тугыз?.. Ә ни өчен йөз түгел? Бер генә процент өстисе калган бит, бер генә процент!
Огнева. Кем белә, бәлки, ул бүген йөздән дә арттырып җибәрер. Зәйтүнә Зарипованың инструктор булуына әле дүрт кенә көн бит. Дүрт көндә ул тау кадәр эш кузгатып җибәрде. Ә Суфия апа яшьләрнең настроениесен гына бозган иде. (Китә башлый.)
Николай. Вера, тукта әле, тукта. (Почет тактасын күрсәтеп.) Суфия апаның рәсемен почет тактасыннан алганнар бит. Әнә, кара, эзе да калмаган.
Огнева. Фабком председателе алган бугай аны. Суфия апа кичәгенәк брак ясады ич. Планны да үти алмады. Нигә, ишетмәдеңмени?
Николай. Анысын ишеттем. Болай булгач, аңа хәзер үк биш ста- ?нокка күчмәскә кирәк иде.
Огнева. Минемчә, эш анда түгел. Сез бит аңа яңа станоклар бирдегез. Ә ул яңа станокларның үзенчәлеген өйрәнергә теләдеме соң?
Николай. Анысы бар инде. «Моңарчы әле сездән өйрәнмәдем», дип кулын гына селекте. Минемчә, шуның аркасыада ул брак ясады. Ләкин шулай да ул бит атаклы тукучы!
Огнева. Әйе, кайчандыр шулай иде. Ә хәзер брак ясаучы. Яшьләрне өйрәтүдән баш тартучы. (Өске катка менеп китә.)
Николай. Суфия апа үзе ишетсә, нишләр икән?.. Ай-Һай, бик кү- нелсез хәл бит! (Тактага төзәтеп яза.) Валя Королькова — туксан тугыз процент... Бүген йөздән арттырып җибәрсәң, шәп булыр иде мәгәр! (Валя кереп тыңлап тора.) Кыюрак бул, Валя! Җитезрәк эшлә, Валечка, Валюша!.. (Валяны күреп.) Валентина!..
Валя. Әллә мина яңа исем кушарга җыенасың инде?
Николай. «Алдынгы тукучы.» дигән исем кушсалар, начар булмас иде бит, Валечка.
25
Валя. Я, куштылар, ди, шуннан соң нишләрсең?
Николай. Үзеңне тагын да ныграк яратыр идем!
Валя. Кит, кит, кит! Яратуың шуның өчен генә булса...
Николай. Валечка! Нишләп инде ашың өчен генә булсын? Мин сине ярата башлаганда, синең норма үтәлешең әле җитмешкә дә җитми иде. Мин бит синең үтәлгән нормаңны түгел, үзеңне яратам, үзеңне!.. (Артта кызларның күмәк җыры ишетелә.)
Бар Казанда зур комбинат, Ягодный бистәсендә;
Шаулап тора машиналар Шат хезмәт иртәсендә. Эх!
Ягодный бистәсендә, Шат хезмәт иртәсендә...
Айсылу, Рәшидә һәм бер төркем тукучы кызлар җырлап керәләр.
Валя. Рәшидә, бу нинди яңа җыр?
Рәшидә. Эх, син, шуны да ишетмәгәнсең. Безнең комбинат кызлары турында җыр чыгарганнар бит.
Валя. Уф, тагын көлкегә калганбыз икән!
Рәшидә. Бу юлы хурламаганнар шул, җаныем, зурлаганнар! (Җырлый. Барысы да аңа кушылалар.)
Уңган кызлар бик күп анда Бар да хезмәт кешесе, — Берсе тарый, берсе эрли, Тукучы өченчесе.
Эх!..
Бар да хезмәт кешесе, Тукучы өченчесе.
Тараучы кыз иң беренче Башлап җибәрә эшне, — Ефәктән дә йомшак итеп Тарап бирә ул сүсне. Эх!
Башлап җибәрә эшне, Тарап бирә ул сүсне.
Эрләүче кыз шул сүсләрдән Машинада җеп эрли;
Куллары алтын яшь кызның, — Арып-талуны белми.
Эх!..
Машинада җеп эрли, Арып-талуны белми.
Рәшидә. Иптәшләр! Хәзер тукучы кы-злар турында җырлыйбыз. Ягез әле, я, дәртлерәк яңгырасын! ^Җырлыйлар.)
Тукучы кыз шул җепләрдән Матур тканьнар тукый;
Тараучыга, эрләүчегә Күңеленнән рәхмәт укын. Эх!..
Матур тканьнар тукый, Күңеленнән рәхмәт укый.
Бар Казанда зур комбинат — Җитен комбинаты ул.
Яхшы сыйфатлы тканьнар — Яшь кызлар иҗаты ул.
Эх!..
Җитен комбинаты ул, Яшь кызлар иҗаты ул.
Никола й. Кызлар, смена башланыр вакыт җитә. Әйдәгез, станокларыгызны кабул итеп алыгыз. Барысы да абсолютно төзек!
26
Рәшидә. Әйтмә әле шул «абсолютно» дигән сүзеңне. Кәлимул- линны искә төшерәсең.
Яшьләр шау-гөр килеп цехка керә башлыйлар. Өске каттай Ильяс төшә.
Ильяс. Айсылу!
Айсылу (Рәшидәнең җиңеннән тартып). Китмә! Бергә керербез. (Айсылу белән Рәшидәдән башкалары китәләр. Айсылу, Ильясның күзенә күренмәскә тырышып, башын түбән ия.)
Ильяс. Айсылу, Борис Петрович синең белән сөйләшмәдеме?
Айсылу. Нәрсә турында, Ильяс абый?
Ильяс. Без сине бригадир итеп куярга уйлыйбыз.
А й с ы л у. Ай, белмим шул...
Рәшидә. Нәрсә инде назландырып торган буласың?..
А й с ы л у. Әгәр булдыра алмасам?..
Ильяс. Ә, минемчә, булдырырсың. Сез бит сьината торган кызлар түгел. Сезнең кебек кызлар белән тау-таш җимереп була. Нык тор, Айсылу, нык тор! Мин сиңа ышанам. (Цехка кереп китә.)
Рәшидә. Я, нәрсә уйга калдың?.. Начальник буласың килмимени?
А й с ы л у. Миңа хәзер шулкадәр уңайсыз... Беләсеңме, мин бит Ильяс абыйга әйттем, х
Рәшидә. Яратуыңнымы?
А й с ы л у. Әйе.
Рәшидә. Яле, я, ничек дип әйттең?
Айсылу. Ничек дип әйткәнемне хәзер үзем дә хәтерләмим.
Рәшидә. Яратам, дидеңме?
А й с ы л у. Юк шул, яратмыйм, дидем.
Рәшидә. Абау, җаныем, хур булгансың икән!
А й с ы л у. Җитмәсә, Әлфия апа да тыңлап торган.
Рәшидә. Алайса, эшләрең тагын да яманрак икән.
А й с ы л у. Я, миңа хәзер нишләргә инде?
Рәшидә. Сиңамы?.. Болай булгач, сиңа асылынып үләргә генә кала. Юк, юк, син асылынып үлмә. Таракан даруы гына эч.
А й с ы л у. Рәшидә, шаярмый гына сөйләш әле. Минемчә, Ильяс абый безнең Әлфия апаны ярата. Шулаймы?
Рәшидә. Белмим шул.
Айсылу. Юк, юк, беләсең. Я, әйт инде, ярата бит?
Әлфия керә.
Әлфия. Исәнмесез, кызлар! (Икесе белән дә күрешә.) Кайчан гына карама, сез һаман бергә. Бик сердәшләр, ахры, үзегез?..
Рәшидә («Производство күрсәткечләре» тактасына карап). Әлфия апа, ни өчен безнең норма үтәлеше һаман сиксән—туксан тирәсендә?.. Менә без шуның серенә төшенеп җитә алмыйбыз.
Әлфия. Моның бернинди дә сере юк, акыллым. Сездә әле җитезлек һәм төгәллек җитеп бетми. Вакыт белән исәпләшмисез. Мәсәлән, шүрене ничә секундта алыштырырга кирәк?
Рәшидә: Сигез секундта.
Әлфия. Ә менә син кичә операция саен уртача унөч секунд вакытны әрәм иттең. Сменага пичәмә тапкыр унөч секунд бит ул! Ә, беләсезме, тәҗрибәле тукучылар шүрене өч секундта алыштырып өлгерәләр. Шуның нәтиҗәсендә норманьи арттырып үтиләр. Димәк, сезгә дә секундларның һәм минутларның кадерен белергә кирәк. (Сәгатенә карап.) Смена башланыр вакыт җитә, кызлар. (Цехка кереп китә.)
Рәшидә. Айсылу, син Әлфия апаны яратасыңмы?
Айсылу. Минемчә, аны яратмаган кеше юк. Аны бит бөтен коллектив ярата.
27
Рәшидә. Алайса, абый да шуның өчен ярата торгандыр.
Айсылу. Кемне, Әлфия апанымы?!
Рәшидә. Конечно, сине түгел.
Айсылу. Шулайдыр дип уйлаган идем шул. Эх, Рәшидә, йөрәкнең ничек янганын белсәң иде!..
Рәшидә. Бер дә яндырып торасың юк... Синең бит әле беренче гөнә мәхәббәтең. Беренче мәхәббәт гел шулай уңышсызлыкка очрый ди ул.
А й сылу. Ни өчен? '
Рәшидә. Күрәсең, йөрәкнең тәҗрибәсе булмый. Кемне яратырга кирәклеген белеп җиткерми, һәр эштә дә тәҗрибә кирәк бит, җаныем.
Өске каттан Огнева төшә.
О г н с в а. Кызлар, беләсезме, бүген индивидуаль тәртиптә өйрәтү башланачак. Карагыз аны, сынатмагыз! Тукыган тканьнарыгыз, нәкъ җырдагы шикелле, яхшы сыйфатлы булсын!
Рәшидә (җырлый).
Бар Казанда зур комбинат —
Җитен комбинаты ул.
Яхшы сыйфатлы тканьнар — Яшь кызлар иҗаты ул...
Огнева, Рәшидә белән Айсылуны кочаклап, аларны цехка алып кереп китә. Алардан соц, тагын берничә төркем тукучылар өченче цехка узалар. Цехтан Ильяс чыга. Ул «Производство күрсәткечләре» тактасы янына килә. Суфия керә.
И л ь я с. Исәнмесез,. Суфия апа!
Суфия. Исәнмесез! (Цехка уза башлый. Ләкин «Почет тактасы»н- да үзенең рәсеме юклыгын күреп, кинәт тукталып кала.) Сез инде минем рәсемемне дә алып ташлагансыз икән. Рәхмәт сезгә, иптәш Заманов!.. Минем егерме еллык хезмәтемне егерме көн эчендә бөтенләй юкка чыгардыгыз!
Ильяс. Үпкәгез бик урынсыз, Суфия апа. Сезнең хезмәтегезне бөтенләй юкка чыгарырга, минемчә, берәүнең дә хакы юк.
Суфия («Почет тактасы»н күрсәтеп). Ә бу нәрсә?.. Хезмәтемне түгел, үземне дә юкка чыгару бит бу! Минем өчен моннан да зур хурлыкның булуы мөмкинме?!.
Ильяс. Сезнең рәсемегезне алып ташларга хәзергә берәүнең дә хакы юк. Кем дә булса үз белдеге белән эшләгән бу эшне. Без моны хәл итәрбез. Ләкин бик күңелсез, бик аяныч хәл килеп чыкты бит, Суфия апа! Моның өчен белмим кем генә шатланыр икән?..
Суфия. Шатланучылар табылыр... Әйтик, Айсылу нигә шатланмасын?.. Яңа инструктор Зарипова өчен әллә бик зур кайгымы бу?
Ильяс. Суфия апа, орден алган көнегезне хәтерлисезме? Ә менә миңа сөйләделәр. Фабрикада митинг уздырганнар. Шул ук Айсылулар, шул ук Зариповалар сезне күккә чөйгәннәр. Сезне зурлаганнар. Сезнең өчен чын күңелдән шатланганнар. Сезнең бу хәлгә төшүегезгә алар гаепле түгел бит. Сез бит барысын да үз кулларыгыз белән эшләдегез.
Суфия. Ярый, мин берничә көн нормамны үти алмадым, брак ясадым. Ләкин моның сәбәбе бар: миңа яңа станоклар бирделәр. Ә мин аларның әле серенә төшенеп җитә алмыйм.
Ильяс. Мастер ярдәмчесе төшендерергә теләгәч, үзегез баш тарткансыз ич.
Суфия. Мин моңарчы кешедән өйрәнмәдем һәм өйрәнергә дә теләмим!
Ильяс. Димәк, үзегез дә өйрәтмисез, кешедән дә өйрәнмисез?.. Бу бик зур эгоистлык түгелме, Суфия апа?!
Суфия. Сез теләсә ничек дип атагыз, ә мин бүген барыбер үземнекен эшлим. Бөтен республиканы шаулатырлык рекорд куячакмын! Я, шуннан соң сез ни әйтерсез?..
28
Ильяс. Сез әле һаман үз хатагызны аңларга теләмисез... Кичәге җыелышта булдыгыз бит. Инструктор Зарипованың инициативасына бөтен коллектив кушылды. Тәҗрибәле тукучылар яшьләрне өйрәтергә сүз бирделәр. Өченче цехны нрорывтан чыгару өчен, без бүген чын- чынлап зур эш башлап җибәрдек. Ә сез, оясыннан аерылган кош шикелле, ялгызыгыз гына каядыр очмакчы буласыз, кемнедер шаккатырырга уйлыйсыз. Ләкин ялгы-шасыз, Суфия апа, ялгышасыз!
Суфия (тирән кичереш белән). Беләм, сез акылсыз кеше түгел... Бәлки, сез миңа яхшылык телисездер?..
Ильяс. Суфия апа!..
Суфи я. Җитте, җитте, башка бер сүз дә дәшмәгез! Мин артык тыңлый алмыйм... Сез минем йөрәгемне телгәлисез!
Ильяс (бераз паузадан соң). Тагын бер тапкыр уйлап карагыз. Суфия апа. Минемчә, әле соң түгел.
Ут сүнә.
8 нче КАРТИНА
Шул ук декорация. Бакыйга шул көнне кич, көндезге смена бетәр алдыннан башланып китә.
Цех начальнигы кабинетыннан Великанов белән К ә л и м у л л и н чыгалар.
К ә л и м ул л н н (кулындагы приказны җилфердәтеп). Мин сезнең бу приказыгыз белән абсолютно килешмим!
Великанов. Ихтыярыгыз.
1\ ә л и м у л л и н. Карагыз инде, беренче параграфта коточкыч сүзләр язылган бит!.. (Укый.) «Үзенең хезмәт вазифасына җавапсыз караганы өчен, производство заданиесен үтәүне тәэмин итмәгәне өчен, яшьләрне тизләтелгән методларга өйрәтүне өзгәне өчен...» (Укуыннан туктап.) Борис Петрович, күңел өчен генә булса да, берничә өметле сүз әйтергә ярамыймыни соң?
Великанов. Ә икенче параграф?.. Минемчә, анда шактый өметле сүзләр әйтелгән.
К ә л и м у л л и н (укый). «Цех начальнигы итеп инженер Әлфия Исмәгыйлованы билгеләргә. Кәлимуллинны, бер ай сынау шарты белән, цехта смена мастерьь итеп калдырырга...» (Приказны әйләндергәләп.) Биредә өметле сүзләр абсолютно күренми. Кичә — начальник, бүген — мастер... Җитмәсә, бер ай сынау шарты белән!.. Юк, Борис Петрович, приказны үзгәртмәсәгез, мин бу фабрикадан бөтенләй китәм!
Великанов (приказны күрсәтеп). Ләкин мондый приказдан сон, сезне җаваплы эшкә алмаячаклар.
К ә л и м у л л и н. Борис Петрович, алайса, сез мине кая булса да укырга җибәрегез.
Великанов. Нәрсә, укыйсыгыз киләме?
К ә л и м у л л и н. Укыйсым бик килә, Борис Петрович!.. «Укырга җибәрәбез» дигән сылтау белән кешене эштән азат итү — була торган хәл.
Великанов. Сез бер ай мастер булып эшләп карагыз әле. Сынау шартын үтәгез. Аннан соң күз күрер.
К ә л и м у л л и н. Алайса, компромисс ясыйк, Борис Петрович. Беренче һәм икенче параграфларны шул килеш калдырыгыз да өченче параграфны бөтенләй алып ташлагыз.
Великанов. Өченче параграфта бит бригадир Банат Сафиуллина турында сүз бара. Аның сезгә ии катнашы бар?
К ә л и м у л л и н. Бригадир Банат, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта минем балдызым бит, Борис Петрович. Бер үк көнне, бер үк приказда икебезне дә бер үк хәлгә куймагыз инде.
29
Великанов. Димәк, балдызыгыз булган өчен, сез аны бригадир иткәнсез. Ә менә начар эшләгәне өчен, без аны гади тукучы итеп күчерәбез. Биредә нинди компромисс булуы мөмкин?
Кәлимуллин. Соңгы өметемне дә кистегез, Борис Петрович. Парторг сүзен сүз итәм дип, бу кадәр мәрхәмәтсез булырга ярамый бит инде.
Великанов (сәгатенә карап). Әһә, өченче цехта смена бетте. Яшьләрнең эшенә хәзер йомгак ясалырга тиеш. (Кәлимуллинга.) Беләсегез килсә, парторг барыбыздан да хаклырак булып чыкты. («Производство күрсәткечләре» тактасын күрсәтеп.) Әнә, карагыз... күрәсезме?.. Ә бүген тагын да зуррак күрсәткечләр булачак. Бер атнадан өченче цехны лрорывтан чыгарабыз! Ә ай ахырына...
Кәлимуллин. Ай ахырына кадәр сезнең директор булып калуыгыз бик чамалы* бит, Борис Петрович. Ул хәзер сезнең өстән дә, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта материал жыеп йөри булса кирәк...
Великанов. Кем?
Кэлимулли н. Кем булсын, парторг. (Китә башлый.)
Великанов (кискен). ТуктагызР (Кәлимуллин туктый.) Моны сезгә кем әйтте?! (Кәлимуллин аптырап кала.) Я, җавап бирегез?
Кәлимуллин. Дөресен әйткәндә, Борис Петрович, берәү дә әйтмәде. Үзем генә уйламыйчарак әйтеп ташладым бугай. Дөресен әйткәндә, сездә дә гаеп юк түгел бит, Борис Петрович?
Великанов. Мин үз гаебемне танудан курыкмыйм. Яшьләр язмышын сезнең кулга тапшырып, әйе, мин бик зур хата эшләдем. Шуңа күрә дә әйтәм: парторг хаклы, дим.
Кәлимуллин. Ни генә әйтсәгез дә, парторг безнең цех белән артыграк мавыгып китте. Әйтергә кирәк, моның хикмәте бар, Борис Петрович. Үзенең дәрәҗәсен күтәрмәкче була ул. «Өченче цехны прорывтан менә мин чыгардым!» димәкче була.
Вел/иканов. Нигә, шулай дип әйтсә дә, хакы бар. Ләкин Ильяс Закирович андый егетләрдән түгел.
Кәлимуллин. Алайса, ни өчен ул, әйтергә кирәк, хәзергесе моментта гел өченче цех турында гына кайгырта?
Великанов. Чөнки шулай кирәк иде. Югыйсә, без өченче цехны прорывтан чыгара алмаган булыр идек. Аннан соң безнең парторг өченче цех белән генә чикләнеп калмады. Аз гына вакыт эчендә ул фабрикада күп нәрсә эшләргә өлгерде. Я, ярый, бәхәсне туктатыйк. Өченче цехның эшен бүген үк Әлфия Исмәгыйловага тапшыра башлагыз. Ә приказын хәзер үк тактага элеп куегыз! (Цехка кереп китә.)
К ә л и м у л л и н. Боермак сездән, йөгермәк бездән... (Приказны элә. Цехтан Банат чыга.) Я, бүгенге эшегезгә йомгак ясалдымы?
Банат. Озакламый хәбәр итәчәкләр. Җизни, мин сине эзләп чыктым. Беләсеңме, коточкыч хәл!.. Мине стена газетасына язганнар.
Кэлимулли н. Бик әйбәт иткәннәр.
Банат. Бу ни дигән сүз, җизни?
Кэлимулли и. Производствода мин сиңа җизни түгел!
Банат. Алайса, «Бари ага».
К ә л и м у л л и н. Хәзер инде Бари ага да түгел.
Банат. «Иптәш начальник»... Шулаймы, җизни?
Кәлимуллин. Дәшмә миңа җизни дип!
Банат. Биредә кешеләр юк ич.
Кәлимуллин. Кешеләр булмаса, әнә, приказ бар! Моннан соң миңа аркаланып йөрисе булма! Минем үз хәлем үземә җиткән. Бер ай сынау шарты үтәсем бар! (Цехка кереп китә.)
Банат (приказны укый). Әтекәем! Энекәем! Икебезне берьюлы хур иткәннәр! (Цехтан Әлфия белән Ильяс чы-галар. Банат тиз генә цехка кереп китә.)
30
Ә л ф и я. Белмим, бүген эшнең нәтиҗәсе нәрсә белән бетәр?.. Бу сорау мине бик нык борчый, иптәш Заманов!
Ильяс. Борчылмагыз, Әлфия. Яшьләрне өйрәтү эшенә сез аз көч куймадыгыз. Эшегезнең нәтиҗәсе дә начар булмас дип уйлыйм. Ләкин соңгы көннәрдә сез бик нык үзгәрдегез. Авыр кичерешләр белән яшисез... Мин бит сизеп торам. Бәлки, берәр хәсрәтегез бардыр?..
Әлфия. Иптәш Заманов, бу турыда мин сезнең белән күптән сөй- ләшмәкче идем. Ләкин мин... Ничек дип аңлатыйм соң?.. Кыюлыгым җитмәде дип әйтимме... Минем өчен бик авыр мәсьәлә бу!
Ильяс. Нәрсә? Эшкә бәйләнгән -мәсьәләме?..
Ә л ф и я. Ни өчен алай дисез?.. Әгәр мин йөрәк турында сөйләргә теләсәм?.. Сез моңа каршы килерсезмени?..
Ильяс. Әлфия, сез мине бөтенләй йөрәксез кеше дип уйламыйсыздыр бит?
Ә л ф п я. Киресенчә, мин сезнең олы җанлы кеше булуыгызга бик нык ышандым инде. Мин сезне хәзер үтәдән-үтә күрәм шикелле. Ә менә сез мине күреп җиткермисез... Соңгы дүрт-биш көн эчендә мин никадәр авыр минутлар кичердем!.. Ләкин берәүгә дә үпкәләмим. Барысына да мин үзем гаепле!
Ильяс. Әлфия, үзегезне газапламыйча гына сөйләгез әле. Нәрсә булды?
Рәшит Мансуров керә.
Рәшит. Исәнмесез, иптәш Заманов! Исәнмесез, иптәш...
Ә л ф и я. Әлфия Исмәгыйлова.
Рәшит. Исәнмесез, иптәш Исмәгыйлова. Таныш булыйк, газета хәбәрчесе Рәшит Мансуров.
Әлфия. Рәшит Мансуров?.. Беләм, укыганым бар. «Моңа кем гаепле?» дигән мәкаләне бик үткен итеп язган идегез.
Рәшит. Ул чакта мине яшьләрнең язмышы бик нык борчыды.
Илья с. Без аларның язмышын хәл иттек инде, иптәш Мансуров. («Производство күрсәткечләре» тактасын күрсәтеп.) Әнә, күрәсезме, хәзер алар нишлиләр?.. Дөрес, бу исемлектә әле шаккатыргыч зур процентлар юк. Ләкин шушы кечкенә процентларда без яңа туып килә торган алдынгы тукучылар армиясен күрәбез. Менә шул турыда языгыз, иптәш Мансуров. Яңалыкның ничек тууын күрсәтегез.
Рәшит. Чынлап та, бу турыда бик матур итеп очерк язарга мөмкин!
Ильяс. Очеркның героинясы итеп Айсылуны алыгыз. Хәзер ул бригадир булып эшли. Гаҗәп кыз! Нәрсә ди әле Такташ?..
Мин анарда күрдем бүгенгенең
Туып килгән яңа кешесен...
Рәшит. Мин хәзер Айсылуны күрә аламмы?
Ильяс. Өченче цехка керегез. Бүген без анда бик зур эшләр кузгатып җибәрдек. Менә озакламый зур эшнең беренче нәтиҗәләрен ишетербез.
Рәшит. Бигрәк тә яхшы! (Цехка кереп китә.)
Ә л ф и я. Айсылу турында сез шулкадәр ялкынланып сөйлисез...
Ильяс. «Парторгның аңа мәхәббәте төшмәде микән?» дип, шикләнергә мөмкин. Шулаймы?
Әлфия. Шулай булса да, гаҗәбе юк. Ул бит сезне ярата.
Ильяс. Әлфия, сез миңа җитдирәк нәрсә турында сөйләргә җыенган идегез бугай?
Әлфия. Әйе, бик җитди мәсьәлә!.. (Кесәсеннән хат алып.) Менә бу хатны миңа дус кызым Наташа язган... (Хатны бирә.) Укып чыгыгыз. Сезгә барысы да аңлашылыр. (Ильяс хатиы укый.)
31
Ильяс. Әйе, мица хәзер бик күп нәрсә аңлашылды. Хәер, Тәнзиләнең нинди дә булса бер явызлык эшләгәнлеген мин башта ук сизенгән идем. Ә сез шул җилбәзәк кызның ялганына ничек ы.шандыгыз?!
Әлфия. Барысы да көйләшү аркасында булды. Моның өчен мин үзем не-үзем хөкем иттем инде.
Ильяс. Казанга кайткан көнегезне хәтерлисезме?.. Мин бит сезнең белән аңлашырга теләдем. Ә сез нәрсә дидегез?..
Әлфия. Хәтерлим... Бу турыда беркайчан да сүз кузгатмагыз дип, үтенеп сорадым.
Ильяс. Ә мин сезнең үтенечегезне кире какмадым. Бәлки, икенче бер якын кешесе бардыр дип тә уйладым.
Әлфия. Ильяс!..
Ильяс. Ул чакта минем өчен йөрәкне акылга буйсындырудан башка юл калмады.
Әлфия. Ә хәзер?.. Ильяс!.. Син бит мине хәзер дә яратасың?.. Шулаймы?
Ильяс. Ләкин яраткан кешене дә гафу итмәскә мөмкин бит...
Цехтан Айсылу, аныц артыннан Рәшидә, Валя һәм бер төркем кызлар йөгереп чыгалар.
Айсылу. Ильяс абый! Әлфия апа! Ай, сез мине гафу итегез... Сүзегезне бүлдердем бугай?
Рәшидә. Айсылу, син тизрәк үз сүзеңне сөйлә!
Ильяс. Я, сөйлә, Айсылу, сөйлә, ни булды?
Айсылу. Яшьләрнең бүгенге эшенә йомгак ясалды, Ильяс абый!
Әлфия. Я, я, тизрәк нәтиҗәсен әйт, акыллым!
Айсылу (блокнотына карап). Унҗиде кыз смена заданиесен уртача йөз дә бишәр процентка үтәде. Тугыз кыз — йөз дә җидегә... Валя Королькова — йөз дә унөч... Рәшидәнеке йөз дә тугыз...
Рәшидә. Нигә үзеңнекен әйтмисең?
Валя. Айсылу барыбыздан да уздырып җибәрде. йөз дә егерме сигез процент!
Ильяс. Тәбрик итәм, кызлар, барыгызны да тәбрик итәм! (Кызларның кулларын кыса.)
Әлфия. Үзегез дә сынатмадыгыз, минем дә йөземә кызыллык китермәдегез. Рәхмәт, кызлар! (Кызларның кулларым кыса.)
Валя. Үзегезгә рәхмәт, Әлфия апа!
Айсылу. Минутларның кадерен белергә сез өйрәттегез бит, Әлфия апа!
Рәшидә. Кәлимуллин хәзер безгә «фзушниклар» дип кычкырып кына карасын!..
Ильяс. Кара аны, Рәшидә, сак бул... йөз дә тугыз процентың белән масаеп китә күрмә.
Рәшидә. А4асайган ди. Болай гына әйтәм ич.
Айсылу. Ильяс абый, мин хәзер генә Суфия апа белән сөйләштем. Яныма үзе килде. Беләсезме, ул миңа нәрсә әйтте?..
Цехтан С у ф и я чыга.
Суфия. Кирәкмәс, Айсылу, мин хәзер барысын да үзем сөйлим.
Айсылу. Әйдәгез, кызлар, киттек. (Кызлар җырлый-җырлый чыгып китәләр.)
Бар Казанда зур комбинат, —
Җитен комбинаты ул;
Яхшы сыйфатлы тканьнар — Яшь кызлар иҗаты ул.
Эх!..
Җитен комбинаты ул. Яшь кызлар иҗаты ул...

Суфия (Ильяс белән Әлфия янына килеп). Мии бүген шулкадәр күп уйладым... Башымнан шулкадәр авыр уйлар кичердем... Смена беткәч, чәчләремә ак төшмәде микән дип, көзгедән барып карадым. Барысын да уйладым мин, иптәш Заманов. Бүген иртән сез миңа бик авыр сүзләр әйттегез. Ләкин, сезнең белән сөйләшкәннән соң, мин сезне түгел, үземне үзем дошман күрә башладым!.. Гади бер авыл кызын кем соң атаклы тукучы итте?.. Нәрсә өчен генә соң мин үземне коллективтан өстен куярга теләдем?.. Станок янына басып, менә шул сорауларга җавап эзли башлагач, миңа кинәт бик куркынып булып китте!.. Бүген цех буенча яшьләрне өйрәтү башлангач, ялгызлыкның никадәр авыр һәм никадәр күңелсез икәнлеген аңладым мин. Үземне ниндидер бер бушлык эчендә калган һәм кая басарга урын тапмаган кеше кебек хис иттем...
Ә л ф и я. Аның каравы, әни, син хәзер таза һәм нык җирлеккә баскаксың’.
Ильяс. Ләкин баскан җирегездә нык торыгыз, Суфия апа!
Суфия. Барысы өчен дә мин сезгә бурычлы, иптәш Заманов. Минем сезгә бер генә үтенечем бар: мине Айсылу бригадасына инструктор итеп куегыз. Үзем дә өйрәнермен, башкаларны да өйрәтермен.
Ильяс. Ярый, мин бу турыда Борис Петрович белән сөйләшермен. (Суфия китә.) Әгәр ул яңадан инструктор булса, андый көчле натура могҗизалар тудырачак!
Ә л ф и я. Ильяс, син мине беркайчан да гафу итмәячәксең?.. Шулаймы?.. Я, турысын әйт! Бәлки, >миңа җиңелрәк булыр.
Ильяс. Дөрес, мин сине онытырга тырышып карадым. Ләкин булдыра алмадым... Күрәсең, исемең йөрәккә бик тирән кереп урнашкан. Эх, Әлфия, син бит мине дә, үзеңне дә никадәр газапладың!.. Хәер, бу турыда сөйләп торуның хәзер кирәге юк. Син бит инде үзеңне үзең хөкем иткәнсең. Ә вөҗдан хөкеме — иң гадел һәм шәфкатьсез хөкем ул. Минем тик шуны гына әйтәсем килә: син бит яшьләрне производствода минутларның кадерен белергә өйрәттең. Тормышта да минутларның кадерен белеп, матур итеп яшик, Әлфия!
Пәрдә.