ДИНИ ЙОЛАЛАРДАН АРЫНУ ӨЧЕН
Безнең беек максатыбыз—коммунизм. Совет кешеләре, барысы бердәй, коммунизмны якынайту теләге белән' яналар, эзлекле рәвештә социализмнан коммунизмга күчү өчен кирәкле экономик шартларны булдыруга көчләрен кызганмыйлар.
Шушы җанлы практик эштә — социалистик промышленностьны үстерү, авыл хуҗалыгының барлык тармакларын текә күтәрү, культура байлыгыбызны арттыру, фәнне, техниканы, әдәбият һәм сәнгатьне өзлексез үстерү эшендә — Коммунистлар партиясе тәрбияләгән һәм җитәкләп алып бара торган совет кешеләренең югары мораль сыйфатлары көннән-көн үсә һәм ныгый. Совет кешесе, тарихта беренче булып, җәмгыятьнең халыкка каршы булган әшәке, явыз көчләрен җиңеп чыкты, тормыш караңгылыгыннан, наданлыктан, эксплуатациядән азат булган, ирекле яңа җәмгыять төзеде. Югары культуралы, үзендә иң матур кешелек сыйфатларын туплаган совет кешесе данлыклы Комму-нистлар партиясе илһамландырган бөек эшне — коммунизм төзү эшен, бөтен күңелен куеп, горурлык белән башкара, бу эшне ул үзенең мактаулы бурычы дип саный.
Илебездә социализхМ төзү процессында һәртөрле гореф-гадәтләрдән арыштай, югары культуральг, югары моральле һәм тормышка иң аек карашлы яңа кешеләр тәрбияләнде. Совет власте шартларында олы> буын кешеләр дә үзгәрде. Алар ал-дынгы культурага һәм алдььнгы фәнгә иярделәр, аның белән беректеләр, иске дөньяның бик күп вәхши гадәтләреннән һәм йолаларыннан ваз кичтеләр. Безнең илебездә социалистик идеология — нигезендә бердәнбер фәнни, диалектик-мате- риалистик караш яткаи марксизм- ленинизм идеологиясе җиңеп чыкты.
Ләкин без моңа карап үзебезнең совет җәмгыятендә искелек калдыклары, буржуаз мораль бөтенләй бетерелгән дип әйтә алабызмы соң? Юк, әйтә алмыйбыз. Ул калдыклар әле саклана; саклана гына түгел, алар кайбер совет кешеләренең аңын агулауларында һаман да дәвам итәләр. Ул калдыкларга каршы көрәш ҺӘХМ аларны тамырыннан юк итү — барлык партия оешмаларының, совет, комсомол, профсоюз оешмаларының, алдынгы совет интеллигенциясенең һәм бөтен җәмәгатьчелекнең иң мөһим бурычларыннан берсе.
Капитализм калдыкларының иң әшәкесе һәм иң озак саклана торганы — дини гореф-гадәтләр. Кызганычка каршы, алар әле бөтенләйгә юк ителмәгән, кайбер кешеләр дини йолаларга ышануларында, дини гореф-гадәтләрне саклауларында дә-вам итәләр.
Безнең илебезнең Конституциясе •гражданнарга берни белән дә чикләнмәгән намус иреге һәм дин тоту иреге куйган. Аңлашыла ки, бездә беркемне дә дин тотудан тыймыйлар. Динчеләрнең эшләре безнең идеологиябезгә тамырыннан каршы килүгә, безнең эшебезгә зыян китерүгә карамастан, Совет хөкүмәте аларга ирек куя. Ләкин шуның белән бергә, Совет Конституциясе безнең кешеләребезгә дингә каршы
92
пропаганда иреген дә, дини идеологиягә каршы көрәш иреген дә бирә, һәм бу — күпчелек совет кешеләренең, аңлы рәвештә коммунизм төзүче, безнең тормышта бүгенгә кадәр яшәп килгән капиталистик калдыкларны ахырынача бетерү белән кызыксынучы кешеләрнең теләкләренә тулысыича җавап бирә.
Конституциябезнең шушы мөһим положениесен тормышка ашыру юлында без ничек көрәшәбез? Дини йолаларга каршы актив көрәш алып барабызмы? Яшермичә әйтергә кирәк, без соңгы елларда массага диннең зарарын аңлатуны шактый йомшарттык. Кайбер работникларыбыз арасында СССР Конституциясе положениесенә берьяклы ялгыш караш яшәп килә. Алар намус иреген еш кына дини карашларны тарату иреге дип аңлыйлар, ә Конституциянең дингә каршы пропаганда иреге турындагы төп таләбен оныталар. Нәтиҗәдә, идеологии фронтның иң яхшы работниклары дини йолаларга каршы көрәштән читләштеләр, масса арасында гыйльми-атеистик пропаганда алып барудан туктадылар. Идеологии эшнең бу мөһим тармагы артта налган булып чынты.
Ә чиркәүләр, мәчетләр һәм башка дини секталар йоклап ятмыйлар. -Алар үзләренең зарарлы эшләрен көчәйтәләр, кадрларын ныгыталар һәм, хәзерге шартларга ярашып, дини идеологияне артта калган кешеләр арасында бик тырышып таратып киләләр. Бу эштә алар, билгеле, партия совет, комсомол һәм проф-союз оешмаларының фән, культура, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләренең дингә каршы көрәшне йомшартуларыннан файдаланалар.
Динчеләр, чиркәүчеләр һәм секта членнары кешеләрнең аңын дин белән агулауның төрле-төрле алымнарын эзләп табалар, чиркәүгә һәм мәчет тирәсенә яшьләрне һәм хатын-кызларны күбрәк җыюга алар бигрәк тә нык әһәмият бирәләр. Аларның үз матбугаты бар, алар вәгазь сөйләү эшен көчәйтәләр. Чиркәүгә һәм мәчеткә йөрүчеләрнең санын арттыру өчен гыйбадәт кылуны зур тантана белән үткәрәләр, оркестрлардан һәм җырчылардан фай- далапалар, никах уку, гошер-фыгыр кебек нәрсәләрнең бәяләрен төшерәләр. Шушыпарның барысы белән динчеләр үзләренең йогынтысын халык арасында көчәйтергә тырышалар.
Дин тотучыларны күбәйтү өчен мөселман динчеләре хәзерге шартларга шундый оета яраклаштылар ки, ислам дине буенча хатын-кызларга мәчет бусагасын атлап керү тыелса да, алар хатын-кызларга да мәчеткә керергә рөхсәт итә башладылар.
Аңлашыла ки, чиркәүчеләрнең эше көчәю һәм атеистик пропаганданың йомшаруы эзсез калмады. Бу факт дини бәйрәмнәрне үткәрүче гражданнар һәм дини йолаларны башкаручылар саны артуга алып килде. «Изге урын»нарга йөрү күбәеп китте. Дин тотучылар Киев-Пе- чера лаврасына йөриләр. Курск өл-кәсендәге «Төп чүл», Ульяновск өлкәсе Сурский районындагы «Никольский тавыона, Юдино районындагы «Семиозёрка» тирәсендәге «изге урыннарга» җыелалар.
һәрбер грамоталы кеше бу «изге урыннарның» бары тик дин баш- лыкларының уйдырмасы икәнен, аерым кешеләрнең наданлыгыннан, сукырлыгыннан файдаланып, байлык җыярга омтылуы икәнен ацлый алыр. Ләкин бу надан кешеләр, диннең ялганы, зарары турында безнең фәнни сүзебезне ишетмәү сәбәпле, юк-барга ышаналар, «изге урын- нар»га йөриләр. Биләр чишмәсенең, гади су икәне аермачык күренеп тора, шулай да әле аның янына бү-генгә хәтле артта калган, надан кешеләр йөри, аны авырулардан тазарта торган «изге» су дип белә. Чиркәүчеләр, моннан файдаланып, байлык җыялар, дошманнар безнең кешеләрне актив аңлы хезмәттән читкә сөйриләр.
Татарлар һәм башка көнчыгыш халыклары арасында «ураза» дип йөртелгән, сәламәтлек өчен гаять зарарлы булган файдасызга ачыгу йоласы әле дә яшәп килә. Кемгә файдасы бар бу йоланың? Билгеле,, безгә түгел, чөнки без үз граждапна- рыбы-зның сәламәт булуын телибез, һәм шуңа бөтен шартларны тудыра
93
быз. Ураза безнең дошманнарыбызга гына файдалы, чөнки алар совет кешеләренең, чирләшкә, зәгыйфь булуларын телиләр, илебездә коммунизм төзү эшен туктатырга азапланалар.
Пасха, корбан бәйрәме, ураза бәйрәме кебек дини бәйрәмнәр вакытында динчеләр йогынтысы тагын да көчәя, алар халыкның артта калган өлешен чиркәүләргә, мәчетләргә, каберлекләргә җыялар, һәм бу безнең эшебезгә бик зур зыян китерә. Бу «бәйрәмнәр»дә «кагыйдә» буларак, әллә ничәшәр көн эчеп-исере- шеп йөриләр. Быел чәчү өстендә күп кенә колхозларда престол бәйрәмнәре хөрмәтенә эчеп-исерүләр оештырылган. Шундый ук эчеп-исереп йөрүләр кайбер районнарда уттай кызу урак өстендә, дәүләткә ашлык тапшыру көннәрендә дә күренгәләде.
Кайбер татар авылларында, Казанның үзендә һәм Чистайда корбан бәйрәме мәчетләргә җыелу, мал чалу, эчеп-исереп йөрү белән үткәрелгән. Бәйрәмне оештыручылар исә җыелган «сәдака»га, сарык һәм кәҗә тиреләренә баеп калганнар.
Дини бәйрәмнәр һәм дини йолалар халык хуҗалыгына бик зур зарар китерәләр, кайбер совет кешеләренең аңын томалыйлар, аларны файдалы эшләреннән читкә этәрәләр, хезмәт дисциплинасын какшатып, коммунизм төзү эшенә комачаулыйлар.
Чиркәүчеләр менә шул рәвештә үзләренең зарарлы эшләрен җанландырып җибәргән чакта, халык арасында фәнни-атеистик пропаганда алып барырга тиешле партия- профсоюз һәм комсомол оешмалары һәм башка учреждениеләр бөтенләй тиеш булмаган позициягә басты-лар. Хезмәт ияләрен коммунистик рухта тәрбияләүнең мөһим чарасы булган атеистик пропагандага бәя биреп җиткермәү сизелә башлады.
Безнең кайбер работникларыбыз арасында, илебездә чиркәүләрнең сыйнфый базасы бетерелгәч һәм чиркәүләрнең контрреволюцион эшләренә чик куелгач, актив- атеистик пропаганданың кирәге бетте, коммунистик төзелеш барышында дини идеология үзеннән-узе бетәр дип уйлаучылар да бар.
Күрәсең, безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез һәм драматургларыбыз да шулай уйлыйлар: алар атеистик пропагандадан бөтенләй читләштеләр. «Кеше рухы инженерлары» кешеләрнең аңын дини калдыклардан арындыру эшендә бигрәк тә актив булырга, дини агудан азат булган кешеләр рухы өчен көрәшергә тиешләр иде бит.
Ләкин ничек кенә сәер тоелмасын, дини йолаларның һәм гореф-гадәтләрнең, дини бәйрәмнәрнең зарары, дини идеологиянең реакцион, халыкка каршы, фәнгә каршы булуы турында соңгы елларда татар совет әдәбиятында бер генә әсәр дә дөньяга чыкмады! Безнең язучылар дингә каршы көрәш безгә кагылмый дип уйламыйлардыр ич!
Совет кешеләренең рухи тормышына катнашмау позициясенә чик куярга вакыт. Дини йолалар яшәү- чән. Ул йолалар безгә дошман элементлар тарафыннан яңартыл ып торалар. Дингә каршы пропаганданы җанландыру өчен, дини ышанулар һәм йолалар тоткынлыгында булган кешеләр арасында фәнни- атеистик пропаганданы киң масштабта җәелдерү өчен бөтен көчне, бөтен чараларны кулланырга кирәк.
Ленин безне, партия дини ышану кебек аңсызлыкка, караңгылыкка һәм вәхшилеккә битараф карый алмый, дип өйрәтте. Даһи юлбашчыбызның бу күрсәтмәсен без һәрвакыт истә тотарга һәм эзлекле рәвештә тормышка ашырырга тиешбез. Алласызлыкны пропагандалау — масса арасында алып барыла торган идеологии тәрбия эшенең аерылмас бер кисәге.
Дингә карата битараф позиция, динчеләрнең зарарлы эшенә гамьсез карау позициясе бетерелергә тиеш.
Без совет гражданы исеме йөрткән кайбер кешеләрнең теләсә нинди юк-барга ышануларын, ялгыш карашта торуларын, сихерчеләрнең сүзен тыңлауларын, аңнарын дини агу белән томалауларын һәм шуның аркасында безнең совет мораленә, коммунистик моральгә хас булмаган нәрсәләр эшләүләрен сабыр гына
94
карап тора алмыйбыз. Без реакцион идеологиянең, фәнгә каршы килеп, кайбер кешеләрнең аңын томалавына, чын фәнни, марксистик-ленинчыл караш белән коралланырга комачау итүенә түзеп тора алмыйбыз. Безнең бурыч, барлык партия, профсоюз, комсомол һәм башка җәмәгать оешмаларының, барлык совет интелли-генциясенең мактаулы бурычы — диннең реакцион асылын ачып бирү, безнең кешеләребезнсң кайберләреңә коммунистик төзелештә актив катнашырга комачаулавын аңлату. Диннең халык интересларыннан ерак булуын, аның дошман идеология икәнен һәрбер совет гражданы аңына җиткерергә бик вакыт инде. Дин—объектив, чынбарлыкның ке-шеләр аңында ялгыш, иллюзор, бозык чагылышы. Андый чагылыш кешеләрнең материаль-җитештерү эш- чәнлеге чикләнгән булуыннан килеп чыккан. Теләсә нинди дин — кешеләр өстеннән хакимлек иткән тышкы көчләрнең кешеләр башындагы фантастик чагылышы. Мондый чагылышта җир өсте көчләре үзләренең реальлеген югалтып, ялган, хыялый форма алалар, «көч җитмәслек» «илаһи» бер әйбер булып калалар.
Үз вакытында кешеләрнең дөньяны шулай хыялый кабул итүләре һәм диннең килеп чыгуы гаҗәп түгел. Бу нәрсә бик аңлашыла һәм бик табигый. Чөнки беренчел кеше- ләр-вәхшиләр табигать көчләре белән көрәштә көчсез булганнар. Аларның көчсезлеге табигать көчләрен илаһи бер көчкә— аллага әйләндерүгә китерә, чөнки алар, әле ул вакытта коралсызлыклары, җитештерү көчләренең чиктән тыш түбән булуы аркасында, табигать көчләренә каршы җитди көрәш алып бара алмыйлар.
Беренчел кеше күз алдында барган күренешләрнең күбесе аның өчен серле булган. Адым саен ул, коточкыч нәрсәләр күреп, тетрәп калган, хәтта хәзерге көндә теләсә кемгә аңлаешлы һәм гади күренеш — яңгыр да аның өчен аңлаешсыз булган һәм ул яңгырны табигатьтән тыш көчләрнең эше дип карарга мәҗбүр булган. Җир тетрәү, кук күкрәү һәм яшен кебек күренешләр турында сөйләп торасы да юк! Кыргый кешеләрнең аларпы күреп котлары очкан.
Ләкин боларның барысы да бик ерак заманнарда булган. Ул вакытлардан бирле имде бик күп сулар акты. Җитештерү көчләре үсте, кешеләр үзләре дә үзгәрделәр. Тора- бара табигать көчләрен җиңәргә, үзләренә хезмәт иттерергә өйрәнделәр. Табигать «серләре» кеше алдында бер-бер артлы ачыла барды.
Хәзерге вакытта безнең илебездә җитештерү көчләренең үсеше шундый дәрәҗәгә җитте, алдынгы фән һәм техника белән коралланган совет кешесе табигатьне бик уңышлы рәвештә үзенә буйсындыра, гаять зур иҗат эше алып бара, үз-үзенә ышанып һәм белеп, яңа тормыш төзи, үз кулы белән коммунизмны якынайта. Шундый шартларда дини ышануларга уңай җирлек каламы соң? һич юк. Табигатьнең дәһшәтле көчләрен генә түгел, капитализмның да явыз һәм мәкерле көчләрен җиңеп чыккан совет кешесенең фидакарь хезмәте белән бездә искиткеч зур эшләр эшләнә, гигант төзелешләр бара. Мондый хәлдә, билгеле, диннең һичбер кирәге калмый.
Үзенең язмышын үз кулына алган, үз эшенең хуҗасы булган совет кешесенә, яңа, коммунистик җәмгыять төзүче кешегә, төрле дини йолаларга, хыялый юк-барларга ышануның һичбер кирәге юк.
Ләкин ни өчен соң дини калдыклар аерым кешеләрнең аңында хәзергә кадәр яшәп килә? Ялган һәм уйдырма бер әйбер икәне көн кебек ачык булса да, ни өчен дин хәзергә тикле безнең җәмгыятьнең кайбер кешеләренә йогынты ясавында дәвам итә?
Моның, әлбәттә, сәбәпләре бар.
Дин кешеләрнең аң дәрәҗәләре түбән, дөньяны танып-белүләре примитив булган чорда килеп чыккан, дидек. Кешеләр көндәлек практикада, хезмәт эшчәнлегендә үзләренең дөньяга хыялый карашлары дөрес түгел икәненә ышана барганнар. Җитештерү көчләре үскән саен, табигатьне буйсындыру көчәйгән саен, кешеләр дини карашларның ялган икәненә ахы-рынача ышанырга тиешләр иде. Ләкин шулай килеп
95
чыга ки, җитештерү көчләренең үсүе яңа төр производство мөнәсәбәтләре тудыра, шуның нәтиҗәсе буларак, җәмгыять бер-берсенә дошман булган ике сыйныфка бүленә. Гади хезмәт кешеләре икенче бер явыз көчләргә— бу юлы үзләре кебек үк кешеләргә, ләкин җәмгыятьтә хакимлек итүче эксплуататор сыйныфларга — буйсынырга мәҗбүр булалар. Бу күренеш — берәүләрнең хакимлек итүе, икенчеләрнең аңа бил бөгүе — хезмәт массаларына шулай ук аңлашылмый. Хаким сыйныфларга килгәндә, алар динне хезмәт кешесен буйсындыру, изү коралына әйләндерәләр. Эксплуататорлар, үзләренең сыйнфый максатларыннан чыгып, гади халык массаларының аңын томалауда диннең көчле корал икәнен бик тиз аңлап алалар. Алар алланы! табигать көчләре белән генә түгел, җәмгыять белән дә идарә итәргә чакыралар һәм, үзләрен алла вәкилләре дип тәкъдим итеп, кешеләрне алла исеме белән куркыта башлыйлар.
Диннең реакцион асылын фаш итәргә, кешеләрдә аек материалистик караш тәрбияләргә ярдәм итүче әдәби әсәрләрнең соклангыч үрнәкләрен тудырган А. М. Горький:
— Кол биләүче никадәр куәтле һәм хаким булса, аллалар шулкадәр югарырак күтәрелделәр,—дип язды.
Мәгълүм ки, хезмәт ияләре ничәмә-ничә тапкыр җилкәләреннән комсыз эксплуататорларны алып ташларга талпынып карыйлар. Ләкин алар һәрвакыт, эксплуататорларның кораллы көчләре алдында җиңелеп, йөрәкләрендә ачу һәм үпкә саклап, чигенергә мәҗбүр булалар.
Шулай җиңелүгә дучар булу ва- кыт-вакыт хезмәт ияләрен өметсез- леккә дә китерә, юк-барга ышануны көчәйтә.
Үзләрен азат итүнең чын юлын белмәгәнгә, җирдә бәхет тапмаганга күрә, хезмәт ияләре, ялварулы күз карашларын күккә текәп, илаһи көчтән бәхет көтәләр. Шулай итеп, халык массалары феодализм һәм капитализм изүе астында яшәгән бер чорда, дин рухи көчсезлекме алга сөрә.
Дин һәм чиркәү гасырлар буена реакциянең таянычы булып килде, көчсезлекне, явызлыкка каршы тормау идеологиясен алга сөрде. Дин халыкның аңын томалады. Кешеләрне үзләренең бәхетсезлеге, кызганыч хәле белән килешеп яшәргә, буйсы- нучанлыкка әйдәде.
«Дин — халык өчен әфиун ул, — дип язды В. И. Ленин. — Дин — бер төрле рухани исерткеч ул, бу исерткечкә капитал коллары үзләренең кешелек рәвешен, үзләренең күпме дә булса кешеләрчә яшәүгә ирешү өчен булган таләпләрен батыралар».
Без, совет кешеләре, һәртөрле эксплуатациядән, изелүдән азат кешеләр. Безгә, җир өстендә бәхетле яңа тормыш төзүчеләргә, «теге дөнья»дан бәхет көтеп ятуның һич кирәге юк. Без үзебезгә кирәкле бәхетне таләп итеп кенә калмадык, көрәшеп алдык. Шулай булгач, безнең җәмгыятьтә диннең яшәве өчен бернинди база да юк. Диннең табигый базасы, ягъни табигать көчләре алдында куркып яшәүдән килеп туган базасы, җитештерү көчләренең куәтле үсеше белән алып ташланган булса, аның сыйнфый тамырлары эксплуататор сыйныфларны бетерү һәм социалистик производство мөнәсәбәтләренең җиңүе белән йолкып ташланды.
Ләкин, билгеле булганча, кешеләрнең аң үсеше аларның экономик, материаль хәленнән һәрвакыт артка кала. Бездә әле коммунистик мораль принципларын үзләштереп җиткермәгән, дөньяга марксистик-ленинчыл караш белән коралланып өлгермәгән, яки алардаи артка калган кешеләр дә бар. Аларның аңы капи-тализм калдыкларыннан, шул җөмләдән дин сөременнән, ахырынача арынмаган. Шуның өстәвенә безгә дошман булган империализм көчләре дини йолаларны барлык юллар белән таратырга, дини йогынтыны көчәйтергә азапланалар. Алар моны совет кешеләренең ашкынып комму-низм төзүгә булган ихтыярларын сүндерү, безнең җәмгыятьнең артка калган өлешен коммунистик төзелешнең җанлы практик эшеннән аеру максаты белән, пассивлыкны, гамьсезлекне, тормыш күренешләрс-
96
лә битараф карауны, томаналыкны, әшәке гадәтләрне алга сөрү максаты белән эшлиләр.
Безнең бурыч —дошманнарны аларның күгәреп, тутыгып беткән, ләкин, кызганычка каршы, әле һаман яшәүчән, әнә шул рухани коралыннан мәхрүм итү.
Безнең кешеләр көчсез түгел, алар авырлыклар алдында югалып калмыйлар, яңадан-яңа иҗади эшләр белән илһамланып, табигатьнең һәм җәмгыятьнең мәкерле, явыз көчләре белән өзлексез көрәшеп яшиләр. Совет кешеләре «рухани сөремгә» мохтаҗ түгелләр. Безнең кешеләрнең аңын томалау өчен чиркәүләр укмаштырган төрле ырымнарга, җыен юк-барга ышану совет-кешесе өчен оят һәм хурлыклы бер нәрсә.
Безнең бурыч — диннең яңалык дошманы икәнен, прогресска каршы килүен халыкка аңлатып тору. Без прогрессны яклыйбыз, җәмгыятьне туктаусыз алга илтү өчен көрәшәбез. Шуңа күрә без кешеләрне пассивлыкка, тамьсезлеккә буйсынып яшәргә өндәүче идеология белән килешеп яши алмыйбыз.
Барлык диннәрнең поплары, дин мәңгелек ул, дин меңнәрчә ел яши инде, шулай булгач, ул — хакыйкать, дип ышандырмакчы булалар.
Марксизм-ленинизм тәгълиматы бу ялганны бөтенләе белән кире кага. Дин мәңгелек түгел, хакыйкать тә түгел, бәлки хакыйкатькә капма- каршы булган, бетә торган, вакытлы бер күренеш; әгәр ул мең еллар буе яши алган икән, шушы мең еллар буена кешеләрне кыргый эксплуатация басып, динчеләр агулап торганга гына яши алган. Социаль тигезсезлек йолкынып ташлану белән диннең дә базасы җимерелә һәм диннән тәмам арыну өчен уңай шартлар килеп туа.
Капитализм илләрендә хәзерге көндә дә дин идеологии өскорманың аерылгысыз бер өлеше, иҗтимагый аңның бер формасы булып санала. Ни өчен шулай соң? Капитализм илләрендә җитештерү көчләренең үсеше шактый югары дәрәҗәгә ирешкән, уйлап карасаң, бу хәл үзе генә дә дини карашларга юл калдырмый бит. Әмма дин капиталистик илләрдә сакланып кына калмаган, бәлки тагын да реакционрак формаларга кергән. Бу бик табигый, чөнки анда империализмның агрессив көчләре дингә теше-тырнагы белән ябыша, динне үз максатына файдалана.
А. М. Горький Америка турындагы памфлетларының берсендә Америка хаким сыйныфларының, дингә таянып, позицияләрен ныгытуларын бик яхшы күрсәткән иде. Ул памфлетта «республика корольләре»нең берсе «христиан туганнарына» мөрәҗәгать итеп болай ди:
— «Җир өстендәге рәхәтләрне читкә кагыгыз. Бу дөньяга без мәңгегә килмәгән... Туганнар! Сез җир өстендәге тормышны хөрмәтләп карарга тиеш түгелсез, ул тормыш — җан урлаучы шайтан иҗаты... Әгәр сез җир өстендәге тормышыгызны сабырлык белән, зарланмыйча, уңайсызланмыйча, тын гына тәмамлыйсыз икән, сезне ул (алла) үзенең оҗмахына кабул итәр һәм җир өстендәге хезмәтегез өчен гомерлек рәхәт белән бүләкләр. Фани дөнья — сезнең җа-ныгызны чистарту гына, сез биредә никадәр җәфа чиксәгез, теге дөньяда сезне шулкадәр күп рәхәтлекләр’ көтә... Җир өстендәге муллык ул шәүлә генә, шайтанның шаяруы гына. Без барыбыз да үләчәкбез — байлар белән ярлылар да, патшалар белән күмер казучылар да, банкирлар белән урам себерүчеләр дә. Оҗмахның салкынча күләгәле бак-чаларында, бәлкем, күмер казучылар патша булырлар, ә патшалар, кулларына себерке тотып, бакча юлларыннан коелган яфракларны һәм һәркөн сез ашаган конфетларның кәгазьләрен себереп " йөрерләр... Мәхәббәт һәм сабырлык аркылы ож- махка керегез, үзегезнең өлешкә тигән бар нәрсәгә түзеп, сабыр итеп яшәгез. Бар кешене, хәтта сезне җә-берләүчеләрне дә, яратыгыз... Байларны ихтирам итегез, чөнки алар — алла вәкиле!.. Шайтанның тигезлек турындагы һәм башкалар турындагы вәгазьләренә колак салмагыз. Җир өстендә тигезлек нәрсә ул? Аллаһе тәгалә каршында җан чисталыгы белән бер-берегезгә тигезләшергә тырышыгыз. Сабырлык белән тәре
7. .С. № 9. 97
гезне йөртегез, буйсынып яшәү сезнең ул йөгегезне җиңеләйтер. Алла сезнең белән, балакайларым, шуннан бүтән сезгә берни кирәкми!»
Горький Сары Шайтан короленә аның динне оста файдалануын әйткәч, король болай ди: «О, да! Мин аның кадерен беләм. Кабат әйтәм — ярлылар өчен дин зарур бер нәрсә. Дин ошый миңа. Җир өстендәге бө-тен нәрсә шайтанныкы,—дип әйтә дин. И адәм, җаныңны коткарырга теләсәң, җирдәге бер нәрсәгә дә кагылма, кагылырга да теләмә. Аның өчен үлгәч рәхәт чигәрсең — күктәге бөтен нәрсә синеке булыр! Кешеләр менә шуңа ышанган чакта, алар белән эш итү җиңел. Әйе. Дин май ул. Тормыш машинасын без ул май белән никадәр мулрак майласак, частьларның бер-беренә ышкылуы шулкадәр кими төшә, машинистның да эше шулкадәр җиңеләя» (М. Горький. Мәкаләләр һәм памфлетлар, 101 —103 бит, Молодая Гвардия, 1948).
Шулай итеп, хәзерге заман импе-риалистлары халыкның аңын томалау өчен динне бөтен эшкә җигәләр. Капиталистик илләрдә матбугат, әдәбият, кино, театр, философия — барысы да череп беткән дини идеология белән сугарылган.
АКШ та 6 меңнән артык иезуит асрыйлар, Англиядә «Спнритларның милли союзы» дигән нәрсә яшәп килә. АКШта 10 мең чамасы йолдызлар буенча күрәзәлек итүче, 100 мең чамасы багучы исәпләнә. Силтедә (АКШ) Эс-персон дигән бер профессор «Күкнең төгәл чиге», «Күктә яшәүчеләрне тасвирлау», «Күктә балаларны тәрбиялиләрме?» һ. б. ш. уйдырма темаларга лекцияләр укый. Төньяк Каролииада ике пастор «Теге дөньяга кергәч негрлар төсләрен ал ышты р ал армы?» ди гә н те м а га публичный диспут оештыра.
Болар барысы да бер максатка — кешеләр иең игътиб ары н соци ал ь пробл ем ал арда н, ты нычл ык өчен, демократик азатлык өчен көрәштән читләштерүгә, аларныц аңнарын томалауга, шуның белән аларны эксплуатацияләүне җиңелләштерүгә юнәлдерелгән.
Империализмның реакцион таләп-ләренә тугры хезмәт «итүче Ватикан үзенең кармавычларын дөньяның бөтен кисәкләренә таба суза. Ватикан попларының дини вәгазьләре СССР- га, халык демократиясе илләренә каршы агрессияне һәм шпионлык эшләрен пропагандалау белән сугарылган. Дин агресоияне, талау сугышларын, империалистларның халыкка каршы булган мәкерле эшләрен аклап килә.
Үзеннән-үзе аңлашыла, империалистик реакцион көчләрнең максаты — безгә каршы идеологии агрессия оештыру.
Алар шушы агрессия өчен христиан һәм ислам динен киң файдаланырга тырышалар. Менә шуңа күрә хәзерге вакытта дингә каршы көрәшне бөтен яклап үстерү, халык массалары арасында дини-атеистик пропаганданы киң җәелдерү — безнең сугышчан бурычыбыз.
Безгә һәртөрле диннең — христи-анлыкның да, православиянең дә, католицизмның да, протестантлыкның да, исламның да, сектантлыкның да чын йөзен рәхимсез рәвештә ачып салырга, диннең кем өчен хезмәт иткәнен, дини бәйрәмнәрнең кем өчен кирәк икәнлеген массаларга аңлатырга кирәк.
Безнең чын-чынлап фәнни диалек- тик-материалистик дөньяга карашыбыз дини хорафатларга һич тә урын бирә алмый. Марксизм-ленинизм классиклары, дингә бердәнбер фәнни аңлатма биреп, аның тарихи һәм сыйнфый тамырларын, диннән арыну юлларын күрсәттеләр, эшчеләр сыйныфын дин белән килешмәүчән- лек рухында тәрбияләделәр. Алар дини хорафатлардан кешеләрне азат итүне Коммунистлар партиясенең бурычы дип санадылар.
Коммунистлар партиясе һәм аның юлбашчылары Ленин белән Сталин, партия дин сөреме белән килешеп яши алмый, дип өйрәттеләр. В. И., Ленин үзенең 1913 елда Горькийга язган бер хатында дин турындагы барлык идеяләрнең, алла турындагы барлык уйдырмаларның * чамадан тыш куркыныч кабахәтлек, иң әшәке чир икәнлеген билгеләде-
98
Безнең совет кешеләрен коммунизм рухында тәрбияләү эшенә чакырылган работникларыбыз, кызганычка каршы, юлбашчыбызның бу мөһим күрсәтмәсен оныттылар. Дини идеологиянең төрле юллар белән безнең средага килеп керүенә алар- ның ваемсыз каравын бары шуның белән генә аңлатып була.
Дингә каршы пропаганданың йом-шаруы шул дәрәҗәгә җитте, хәтта кайбер югары белемле кешеләр дә, диннең зарарын, уйдырма әйбер икәнен яхшы белгән хәлдә, динчеләргә юл куялар һәм иске йолаларны саклыйлар. Кайбер татарлар балаларын сөннәткә утырту кебек зарарлы һәм оят йоланы үтиләр. Әгәр алар- ның бу эшләре җәмәгатьчелеккә билгеле булса, алар төрле хәйләләр белән акланырга тырышалар: имеш, аның катнашыннан башка, ул югында эшләгәннәр. Бер сүз белән әйткәндә, бу кабахәт операциянең гаебе каенанага, карчыкларга, картларга яки хатыны өстенә ташлана, әти кеше үзе чиста булып кала. Кайбер тотнаксыз кешеләр тарафыннан эшләнгән чукындыру, никах укыту кебек нәрсәләр дә очрый. Кайбер колхозларның. совхозларның, МТС һәм районнарның җитәкче работниклары пасха көннәрендә, престол бәйрәмнәрендә үткәрелә торган эчемлек мәҗлесләренә катнашалар, ураза һәм корбан сыйларына баралар һәм шуның белән хезмәт дисциплинасын бозучыларга булышлык итәләр.
А1ондый гарип күренешләргә һич-шиксез чик куелырга тиеш. Дини йолаларны үтәү коммунист өчен генә түгел, коммунизм төзүче һәрбер совет кешесе өчен хурлыклы бер нәрсә.
Коммунизм массаларның аңлы, иҗади эшчәнлекләренә нигезләнә, фәннең һәм техниканың иң югары казанышларына таяна. Дин — коммунизм төзүчеләрнең дошманы. Дин безнец алга баруыбызга комачаулый, хезмәткә, милеккә, семьяга һәм милләтләрнең туганнарча ярдәмлә-шүенә карата буржуаз караш кал-дыкларының яшәвенә булышлык итә.
Ислам динен генә алып карыйк. Ул көнчыгыштагы мөселманнарны, шул исәптән татар халкын, рухи коллыкка төшерүдә көчле корал булды. Ислам гасырлар буена халыкның аңын шулкадәр агулады, мөселманнарга галәм турында, табигать һәм иҗтимагый тормыш турында аз гына да фикер йөртергә мөмкинлек бирмәде. Ислам шәригате һәрбер фәнни һәм иҗтимагый фикерне эзәрлекләде, дөньяви китаплар укуны, җыр җырлауны, биюне, музыканы, театр уйнауны, шигырь язуны, рәсем ясауны катгый рәвештә тыйды. Ислам шәригате хатын-кызларны коллар хәленә төшерде. Ниһаять, ислам шәригате мөселманнарга башка диндәге халыклар белән аралашырга кушмады, руслар һәм башка халыклар белән аралашуны коточкыч гөнаһ дип санады.
Ислам дине татарларда рус һәм башка халыкларга карата ясалма рәвештә дошманлык уты кабызырга тырышты, шуның белән татар һәм рус халкы арасындагы дуслыкны какшатырга, җимерергә маташкан татар буржуаз милләтчеләренә ярдәм итте. Менә шуның өчен дә татар халкының иң яхшы уллары, револю- циои-демократ язучылар һәм акыл ияләре: Г. Тукай, Г. Коләхметов, Г. Камал, М. Гафури, буржуаз милләтчеләргә каршы рәхимсез көрәш алып барып, бер үк вакытта аларның черек идеологиясен — исламны да фаш иттеләр, караңгылыкка, дини сөремгә карата килешмәүчәнлекнең, принципиальлекнең гүзәл үрнәкләрен күрсәттеләр. Безнең совет язучыларына үзләренең элгәрләреннән күп нәрсәгә өйрәнергә була. Хәзер аларга динне һәм аны таратучыларны тагын да активрак, кыюрак һәм кискенрәк камчыларга, диннең халыкка каршы булган черек асылын массаларга күрсәтергә, халыклар дусчыгын җимерүне максат итеп куйган исламның реакцион ролен фаш итәргә кирәк. Хәзерге шартларда ислам динен яклауны халыкларның ленин- чыл-сталинчыл дуслыгын какшатуга юнәлдерелгән эшчәнлек дип, дошман тегермәненә су кою дип бәяләмичә •мөмкин түгел.
Дин — фәннең дошманы. Фән табигать һәм җәмгыятьнең үсеш законнарын дөрес итеп ача һәм исбат •итә. Дин исбатламый, үзенең уйдыр-
масьша берсүзсез ышанырга куша. Ул дин тотучылардан фикер йөртүне түгел, объектив чынлык эзләүне түгел, ә рухи аталарның, һәрбер әйткәненә сукырларча ышануны таләп итә. Дин кешеләргә дөньяны дөрес танып-белергә, аңа йогынты ясарга һәм җирнең хуҗалары булырга комачаулык итә, кешеләрнең тырышлыгын, теге дөньяда хыялый бәхет-ләр вәгъдә итеп, ялган юлга юнәлдерә.
Фәнни-атеистик пропаганданың бурычы — диннең мондый зарарын массаларга аңлату, аның гасырлар буена фән үсешен тоткарлап килүен һәм хәзер дә тоткарларга азаплануын күрсәтү. Динчеләр әле IV гасыр азагында ук Александриядәге гүзәл фәнни академияне, обсерваторияне һәм гаять бай китапханәне туздырып ташладылар; урта гасырларда алар фәнмен,. иң яхшы вәкилләрен коточкыч рәвештә җәзаладылар, утка салып яндырдылар. Бэкон, Коперник, Бруно, Галилей, Кампа- нелло һәм башка бик күп фән эшлек- леләре дин кабахәтлегенең корбаннары булдылар. Безнең көннәрдә дә капиталистик илләрдәге фән эшлек- леләре динчеләр тарафыннан, динне күккә күтәргән буржуаз дәүләтләр )тарафыннан каты эзәрлекләүләргә дучар ител әп әр.
Безнең илдә фән чын-чынлап чәчәк атты һәм ихтирам казанды. Ул массаларның үз байлыгына әверелде, алариы табигать һәм җәмгыятьнең үсеш законнары турындагы белем белән коралландырды, дини кал-дыклар белән көрәшүдә искиткеч зур уңай роль уйнады. Ләкин әле фән алдында дини калдыклар белән көрәштә гаять зур бурычлар тора. Фән үсү белән .дингә каршы көрәш үзен- нәп-үзе юкка чыга дигән караш дө-' рес караш түгел. Фәнни белемнәр тарату, фәнни-атеистик пропаганданы киң җәелдерү — безнең бүгенге көндәге иң «мөһим бурычлары-бызның берсе. Ул принципиаль фәнни позициядән, партия позициясеннән торьнп эшләнергә тиеш, халыкка аңлаешлы, гади һәм шул ук вакытта коммунистик җәмгыять төзү бурычлары белән тыгыз үрелгән булырга тиеш.
Хәзер барлык совет интеллиген-циясенең, шул исәптән язучыларның, бурычы — дини йолаларга, хорафатларга каршы көрәшеп, масса-политик эшне, коммунистик тәрбия эшен җәелдереп җибәрү.
Массага идеологии йогынты ясауның барлык чаралары безнең кешеләрдә фәнни-материалистик дөньяга караш тәрбияләүгә юнәлдерергә тиеш.
Укучылар һәм студентлар арасында тәрбия эшләре алып баруны аерым игътибар үзәгенә куярга, мәктәпләрдә, махсус уку йортларында һәм вузларда сугышчан материализмны пропагандаларга, тарих, әдәбият, табигать, физика, химия һәм башка фәннәр укытуны атеистик эчтәлектә алып барырга кирәк.
Яшьләр һәм балалар грамоталы, аек акыллы, белемле төзүчеләр булып үссен, материалистик дөньяга караш нигезендә тәрбияләнсен өчен, аларны чиркәү йогынтысыннан, динчеләр йогынтысыннан сакларга кирәк.
Безнең совет җәмгыятендә дини йолалардан арыну өчен бөтен мөм-кинлекләр тудырылган. Безнең бурыч — бу мөмкинлекләрдән тулысымча файдалана белүдән, чын мәгънәсендә массага аңлаешлы, фәнни- атеистик пропаганда алып барудан, барлык хезмәт ияләрен безнең Коммунистлар партиясенең марксистик- ленинчыл идеологиясе рухында тәрбияләүдән гыйбарәт.
100