Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАЛАЛАР ПЬЕСАСЫ ӨЧЕН!


Бүгенге яшь буынны тәрбияләү бурычы — гаять җаваплы бурыч, һәр язучының намус эше булып торган бу бурыч, мәктәп һәхМ семья белән беррәттәи, балалар әдәбиятына да, шул исәптән аның драматургиясенә дә төшә. Пьеса фантазиягә азык, хисләргә канат бирә, - кыюлык, намуслылык, ихтыяр көче, хезмәт сөю, коллективлык, патриотлык кебек изге тойгылар тәрбияли, тормышка әле яңа гына аяк баскан нәни кешеләргә яшәүнең катлаулы якларын аңлый белергә, теге яки бу сәбәпләр аркасында буталчык я яраксыз юлга кергән балаларга ялгышлыкла- рыинан арына белергә өйрәтә. Яхшы пьеса мәктәп тормышында үзенең эзен калдырмыйча үтми.
Л^енә шуңа күрә дә безнең һәрнәрсәне белергә, һәр яңалыкны аңларга омтылучы балаларыбыз язу- чыларыбыздан хаклы рәвештә яңа драма әсәрләре көтәләр. Татар совет язучылары үз өсләренә төшкән шу-шы мактаулы бурычны аклап киләләрме соң? Татар совет балалар драматургиясенең б-үгенге хәле тормыш соравына җавап бирерлекме?
Безнең әдәбиятыбызда Д. Аппако- ваиың «Тапкыр егет», «Илдус» пьесалары, Абдулла Әхмәтнең татар халык әкиятенә нигезләнеп язылган «Үги кыз», испан хикәясенә нигезләнеп язылган «Өмет йолдызы» пьесалары, Риза Ишморатның «Югалган вакыт» пьеса-әкияте кебек укучылар һәм тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынган, барлык мәктәп сәхнәләрен дә диярлек әйләнеп чыккан, вакытында Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә дә бара алган пьесаларыбыз бар. Бу әсәрләр, һичшиксез, балалар сәхнә-сенең үзенчәлеген белеп язылган әсәрләр. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә бу әсәрләрнең өлеше, әлбәттә, зур булды.
Шуның өстенә безнең язучылары- быз рус совет әдәбиятының балалар өчен язылган иң яхшы пьесаларыннан Михалковның «Кызыл галстук», Любимованың «Аппагым» һ. б. әсәрләрне татарчага тәрҗемә итеп, файдалы эш башкардылар.
Шулай булуга карамастан, без бу ирешелгән уңышлар белән генә ты-нычлана алмыйбыз.
Соңгы 10—15 ел эчендә бездә балалар өчен нибары бер дистәдән аз гына артык пьеса язылган. Елына уртача бер пьеса туры килә. Алар- ның да яртысыннан күбрәге балаларга күптәннән бирле инде таныш булган халык әкиятләренә һәм хи-кәяләргә нигезләнеп эшләнгән инс-ценировкалар булып, алтысы гына оригиналь сюжетта язылганнар. Унбиш елга алты оригиналь әсәр дигән сүз!
Мәсьәләгә сан ягыннан гына килгәндә дә балалар драматургиясенең бүгенге торышы, әлбәттә, безне канәгатьләндерә алмый. Ә инде язылган әсәрләрнең идея-художество ягыннан эшләнешләренә күз салсак, балалар драматургиясенең бүгенге хәле өчен без тагын, да ныграк бор-чылырга тиеш булабыз.
Балалар өчен язылган пьесалар белән танышып чыкканда, аларның күпчелегендә ике төп кимчелек үз

1J0
ләре турында әледән-әле ослгертеп торалар. Аның берсе — тема тарлыгы булса, икенчесе —мастерлыкның. сизелерлек дәрәҗәдә түбән торуы.
Балалар әдәбиятының, темасын аерым тармаклар белән генә чикләү. әлбәттә, дөрес булмас иде. һәр тема да: әйтик, ул чик буенда шикле кеше аулау турында булса да, югалган вакытны эзләү турында барса да, балалар әдәбиятында урын алырга хаклы тема. Ләкин балалар драматургиясенең, үзенең иң әһәмиятле, иң кирәкле, иң беренче булып, күтәрелергә тиешле темалары бар. Беренче чиратта, бу — мәктәптә коллективлык хисе тәрбияләү темасы!
Нәкъ менә шушы теманың, да инде тулы чагылышын без үзебезнең пьесаларыбызда очрата алмыйбыз. Гомумән без ни өчендер мәктәп ишеген ачып керергә кыймыйбыз, укытучылар. укучылар һәм пионерлар белән якыннан аралашырга, алар арасыннан үткен характерларны, типик образларны сайлап алырга һәм балалар сәхнәсенә күтәрергә теләмибез. Уйлап карасаң, мәктәп эчендә никадәр драматик ситуацияләр, никадәр кызыклы ракыйгалар очрый. Бер яктан, мәктәпнең җанлы тормышы драматургның фантазиясенә азык була алса, икенче яктан, үзләре белән бергә укучы, бер юга-рылыкка омтылучы, бергә бәхәсләшүче. бер партада утыручы пионерларны — үз иптәшләрен сәхнәдә күрү, аларның уңышлары белән шатлану, ялгышлары белән көенү балаларның үзләре өчен дә никадәр әһәмиятле икәнлеген онытмаска кирәк. Драматик әсәр драматургиянең барлык таләпләренә дә җавап бирергә тиеш. Ә безнең инсценировкалар, хәтта оригиналь сюжетка язылган әсәрләребез дә, нәкъ менә шушы чир белән—драматургиянең элементар кануннарын сакламау чире белән авырыйлар. Безнең пьесаларда сөйләү күп, хәрәкәт аз. Шуңа күрә әсәрнең композициясен конфликт түгел, ә очраклы вакыйгалар билгелиләр.
Соңгы ике-өч ел эчендә генә дә Таткнигоиздат тарафыннан икс мәртәбә б а ст ы р ы л ы и ч ы>га р ы.а га 11 Аб- дулла Әхмәтнең «Шикле кеше* пьесасы Алмас исемле пионермын чик буенда шпион тотуы турында язылган. Пьесаның конфликтын пионер Алмас белән шпион арасындагы көрәш тәшкил итә.
Әсәрнең эчтәлеге түбәндәгечә: Алмасның туган көнен үткәрергә әзерләнәләр. Алмас үзе, Дәүли исемле колхозчы картны каршына утыртып, рәсемен ясый да, чәчәк җыярга дип, урманга чыгып китә. Бераздан Алмасның иптәшләре — кичәгә чакырылган кунаклар—җыйнала башлыйлар. Алар төрле темага: Алмас ясаган рәсем турында да, төбе көйгән бәлеш турында да әңгәмә алып баралар. Табын әзерләү эпизоды газета уку эпизоды белән, ясалма сулыш алдыру эпизоды концерт бирү эпизоды белән алышына. Бераздан Алмасны эзләргә киткән пионер кайтып керә дә Алмасны тапмаган- лыгып хәбәр итә. Барысы да борчылалар,. барысы да Алмасны эзләргә чыгып китәләр.
Шуның белән өч пәрдәлек пьесаның беренче пәрдәсе тәмам. Беренче пәрдә бетте, ә вакыйганың төенләнүен һәм үсә башлавын без әле күрмәдек. Чөнки драма әсәрендә сюжет линиясенең төенләнүе ул — конфликт линиясенең төенләнүе, ягъни көрәш линиясенең башлануы белән билгеләнә. Ә «Шикле кеше» пьесасының беренче пәрдәсендә без конфликт чаткысын күрмәдек.
Димәк, беренче пәрдәне бөтенләй алып ташлап, «Шикле кеше» пьесасын икенче пәрдәсеннән башлап җибәрсәң дә мөмкин булыр иде.
Икенче пәрдәдә пионер Алмасның чик бозучы шикле кеше белән көрәше бирелә. Алмас чәчәк җыярга килгән җирендә шикле кешене кү рә дә аны тоту өчен тиз генә колхозчыларны чакырып килә. Совет кеше
Үз нәүбәтендә, чик бозучы шпион да йоклап кына ятмый, мәкерле адымнар ясый. Алмас белән аның арасында бәрелеш килен чыга. Ни булса да була, озак та үтми, пионер
ләре чик бозучыны аулый башлый
лар, төркем-төркем булып таралалар, заставага хәбәр
урманга
итәләр.

111
лар белән колхозчылар чик бозучыны кулга алалар.
Шунын, белән «Шикле кеше» пьесасының, икенче пәрдәсе бетте. Икенче пәрдә дә бетте, төп вакыйга да чишелде. Өченче пәрдәнең, кирәге дә калмады. Ләкин автор ни өчендер моның, белән килешми, сөйләргә теләгән фикерен инде сөйләп бетерсә дә, нокта куярга теләми, тагын бер пәрдә яза.
Менә ул пәрдә: Алмасларның өе. Сәхипҗамал әби белән пионерлар, борчылып, Алмасның кайтуын көтәләр. Күп көттерә торгач, Алмас та кайтып керә. Өй эчендә гармонь тартыла, җыр башлана,— концерт бирелә. Шулардай соң инде озын итеп, ялыктыргыч итеп Сәхипҗамал әби үзенең биографиясен сөйли башлый. Аны күз яшьләрен сөртә- сөртә тыңлыйлар. Ул гына да булмый, Сәхипҗамал әби сөйләп бетерүгә, чират Дәүли бабайга җитә. Стенага эленгән скрипкасын алып, ул да үткән тормышының зарын көйли башлый. Тагын концерт башлана: пионерлар күмәк җыр башлыйлар. Бераздан өй эченә яңа кеше, беренче пәрдәдә дә, икенче пәрдәдә дә кү-ренмәгән образ — застава командиры килеп керә. Тагын сөйләшүләр китә. Икенче пәрдәдә күз алдыннан үткән хәлләрне Алмас тагын бер мәртәбә сөйләп бнрә. Моннан соң инде Алмасны бүләкләү, яңа киемнәргә киендерү эпизодлары чиратлаша. Ул да булмый, Алмас кулына кәгазь һәм карандаш ала да командирның рәсемен ясарга утыра. Табын әзерлиләр, өйдәгеләр барысы да өстәл артына утыралар, бәлеш ашарга тотыналар. Дәүли карт, ашап туеп, «дәлыпе чыдайт ннлҗә» дигәч кенә, автор пәрдә төшерергә карар бирә.
Шулай итеп, «Шикле кеше» пьесасының беренче һәм өченче пәр-дәләре, ягъни әсәрнең өчтән ике өлеше конфликт йөген күтәрмәделәр, әсәрнең идеясен тулырак ачуга берничек тә хезмәт итмәделәр.
«Шикле кеше» пьесасындагы мондый җитешсезлекләр безнең башка пьесаларыбызда да еш очрыйлар. Минем үземнең дә «Ышаныч» исемле пьесамның беренче вариантында төп конфликт линиясенең бирелеше җитәрлек дәрәҗәдә рельефлы түгел, иде.
Әсәрнең композициясен корганда бердәнбер этәргеч көч итеп конфликт үсешен алмау, пьесаның конфликтына бәйле булмаган, очраклы вакыйгалар артыннан куу, таркау сюжет төзү—болар барысы да нигездә конфликтсызлык «теориясе»- нең тегермәненә су коеп килделәр.
Мастерлык турында сүз алып барганда, конфликт белән беррәттән. индивидуаль характер тудыру проблемасына да тукталырга кирәк. Конфликт — характерларның бәрелешендә туа икән, димәк, образларның характерларын эшләп җиткерми торып, әсәрнең конфликтын тиешле югарылыкта чишәргә мөмкин түгел.
Кешеләрдә була торган бер үзенчәлек белән генә индивидуаль характер тудырып булмый. Индивидуаль характерның яшәве өчен кешенең уйлау-хис итүендә, дөньяга карашында, үзен әйләндереп алган кеше-ләр белән мөгамәләсендә, һәр ситуациягә булган мөнәсәбәтендә, сөйләү манерасында — телендә һ. б. хәрә-кәтләрендә була торган үзенә хас сыйфатларның бергә кушылып яшәве шарт.
Бу шулай, безнең барыбыз да моны белә. Ә менә иҗат итәргә тотынсак, без, ни өчендер, белгәнебезне дә эшкә ашырмыйбыз. Язган пьесаларыбызда әледән-әле җитди кимчелекләр җибәрәбез.
Безнең балалар өчен язылган әсәрләребездә хәрәкәткә катнашучы-ларның күбесе характер булып җит-лекмиләр. Алар пьесаның буеннан- буена җансыз схема булып, «катнашучы» булып кына калалар. Бу хәл аерата бүгенге көн темасына язылган әсәрләрдә күренә. Без җанлы балаларны цифрлар белән ал-маштырдык, образларның берәүлә- рен «бу бишкә укучы», икенчеләрен «бу икегә укучы» дип алабыз да, шуның белән характерларны таптык дип уйлыйбыз. Нәтиҗәдә сәхнәгә индивидуаль характерлар түгел, «бишле» һәм «икеле» цифрларын менгезәбез.

I 12
Монысы бер. Икенчедән, уцай образлар өстендә эшләгәндә, без алар- ныц характерларын тудыру турында кайгыртмыйбыз, ә кем булып эшләүләрен әйтү белән генә канәгатьләнәбез. Шуның аркасында, безнең пьесаларга характер булудан ерак торган, бертөсле, бер үк типтагы пионер вожатыйлары кереп тула-лар. Менә «Семья киңәшмәсе» пьеса-сыннан Рифгатьне, «Ышаныч» (X. Вахит) пьесасыннан Тәскирәне, «Сәлим» (һ. Абдулов) пьесасыннан Риманы алып, алармы бер-бер- се белән чагыштырып карагыз. Сез аларда һәркайсын күз алдына китереп бастыра торган характер үзен-чәлеген дә, кешеләргә, шул исәптән балаларга да хас булган җанлылыкмы да күрмәссез. Алар барысы да бертөслеләр, барысы да туры килгән бер җирдә, кирәккә дә, кирәкмәгәнгә дә нотык сөйләп йөрү өчен генә кертелгәннәр. Аерма шунда гына: берсе аларның пионер вожатые, икенчесе отряд советы члены, өченчесе дружина советы председателе дип кенә аталганнар. «Шикле кеше» пьесасының авторы хәтта андый образга исем дә биреп тормаган, отряд вожатые дип кую белән генә чикләнгән.
Яхшымы-начармы характер тудырган очракта да, безнең уңай образларыбыз бертөрлелектән ерак китә алмыйлар. Ә бертөрлелек — ул штамп нәтиҗәсе. Пьесаларыбызда шагыйрьләребезнең күбәеп китүен шуның белән генә аңлатырга мөмкин. Әгәр безнең баш героебыз, уңай образ булып та, пионер вожатые, ягъни официаль вәкил булмаса, аннан шигырь яздыру кагыйдәгә әйләнеп киткән инде. «Ышаныч» пьесасыннан Илгиз — шагыйрь, шигырь яза, «Семья киңәшмәсе» пьесасыннан Рафаэль—шагыйрь, шигырь яза, «Сәлим» пьесасыннан Сәлим — шагыйрь, шигырь яза. «Шикле кеше» пьесасыннан Алмас та иҗат кешесе. Ул — художник. Ул ясаган рәсемнәр өлкә газеталарында басылып чы-галар.
Характерлар тудыру шикелле — реалистик әдәбиятта беренче чираттагы әһәмияткә ия булган проблемаларның берсенә шушындый җиңел караш безнең бай эчтәлекле чынбарлыгыбызны бозып күрсәтүгә алып килә, һәрберсендә яшәү көче балкып торган балалар урынына, без җиңел кулдан гына схемалар, бер калыптан сугылган образлар ясап чыгарабыз. Әлбәттә, мондый образларның хәрәкәтләре дә, язмышлары да таләпчән яшь тамашачыларның күңелләрен җәлеп итә ал м ы йл ар. Ш ун ы ң нәтиҗәсендә авторның әйтергә ’ теләгән фикере тыңлаучыга барып җитмичә кала.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәргә кирәк: татар совет балалар драма-тургиясендә яшь буынны олы буыннан өстен кую шикелле яраксыз бер тенденция яшәп килә. Кайбер язучылар балалар өчен язылган әсәрләр балалар турында гына язылырга тиеш дип уйлыйлар, ахры. Алар үз пьесаларында бер баланы алалар да, мөмкин кадәр аны талантлы, иҗади кеше итеп, акыллы организатор итеп сурәтләргә тырышалар. Ә шушы «чудо-ребенок» белән янәшә яшәүче олы яшьтәге кешеләр бу язучыларның игътибарыннан бөтенләй төшеп калалар. Шуңа күрә дә безнең пье-саларда олы яшьтәге кеше образлары бик тонык, төссез, йомшак булып чыгалар. Бу олы кешеләрнең эшләгән эшләре дә үткән биографияләрен сөйләүдән яисә бәлеш пешерүдән, табын хәзерләүдән узмый.
Без пьесаларыбызда олы буын вәкиле итеп һәрвакытта да диярлек әби белән бабайны алу белән чикләнәбез. «Шикле кеше» пьесасында әби белән бабай. «Чик буенда» пьесасында бабай, «Бердәнбер бала» пьесасында әниләр белән бабай, «Ышаныч» пьесасында әби белән бабай һ. б. Олы буын вәкилләрен сурәтләүдә мондый берьяклылык үзе генә дә инде хезмәт белән турыдан- туры бәйләнештә булган кешеләрне күрсәтүдән читләшүебез турында сөйли. Чыннан да, кайда соң безнең әсәрләребездә тормышның тоткасы булган хезмәт батырлары: балаларны утыртып йөри торган машиналарның үзләрен төзегән эшчеләребез, мул иген үстергән колхозчыла- быз, балаларга җылы һәм нәфис киемнәр тегүче кул осталарыбыз, укытучыларыбыз, комсомолларыбыз
һ. б. балаларга үрнәк булырлык, «эх, менә шулар шикелле булып үссәң иде» дип әйттерерлек хезмәт ияләребез кайда? Алариың берсе дә безнең пьесаларыбызда юк.
«Шикле кеше» пьесасында балалар бар да акыллы, ә менә Сәхипҗамал әби елап утырудан, һуштан китүдән һәм төбе көйгән бәлеш пешерүдән башканы белми дә. Балалар алдында олы кеше булып күренү түгел, ул үзе балаларның юатуына мохтаҗ, ә Дәүли карт исә әсәргә мәзәк өчен генә кертелгән. Ул иң җитди моментларда да, мәсәлән, Алмас югалды дигән хәбәрне ишеткәч тә, урманда чик бозучыны аулаганда да, җитәкчелекне үз кулына алмый, хәтта, киңәше белән дә кат-нашмый, ә унөч яшьлек баланың сүзләренә буйсынып эш итә.
Гариф Гобәй иптәшнең «Чик буенда» пьесасында да шундый ук хәлне күрәбез. Балалар чик бозучы диверсантларны тоталар, ә Габделмән бабай әсәргә кунакларны сыйлау өчен генә, чик сакчылары — командирлар исә, балаларга бүләк бирү өчен яисә мактау өчен генә кертелгәннәр.
Таҗи Гыйззәтнең «Бердәнбер бала» исемле, асылда җитди проблеманы күтәргән һәм аны уңышлы гына хәл иткән пьесасында, мәктәпне ташлаган, караклык, хулиганлыкка бирелгән Мамай һәм икелеләр алучы Илгиз образлары бар. Әсәр ахырында без алариы тырышып укучы, тәртипле, төзәлгән балалар итеп кү-рәбез. Кем төзәтә соң аларны»? Укы-тучыларның, мәктәп коллективының кулыннан килмәгән эшләрне 11 —12 яшьлек Равил башкара. Менә моңа инде ышанасы килми.
Балаларның уңай образын бирү олы кеше образларын арткы планга этәрү хисабына эшләнергә тиеш түгел. Гомумән, балаларны олы буыннан өстен кую тенденциясе белән һич тә килешеп булмый. А1оны тормыш дөреслеген бозу дип санарга кирәк.
Балалар әдәбиятының спецификасы художество таләпләре өстенә педагогика таләпләренең дә өстәлүе белән билгеләнә. Димәк, бу специфика язучылардан балалар өчен балалар турында гына язуны сорамый, ә олыларның да онытылмаслык образларын тудыруны таләп итә.
Шушы уңай белән «Гөлчәчәк» пьесасына аерым тукталмыйча үтеп булмый. Мәгълүм ки, Абдулла Әхмәтнең «Үги кыз» пьесасы халык әкиятенә нигезләнеп язылган әсәр, һәм ул үзенең әкият стилендә эшләнүе, образларының халыкчан төгәл һәм тулы бирелеше белән укучыларның игътибарын җәлеп иткән әсәр иде. Соңгы вакытта ни өчендер автор ул әсәрен үзгәртергә кирәк тапкан. «Үги кыз»га ул пролог һәм эпилог өстәгән, әсәрдәге вакыйганы тормышта булган вакыйга итеп алып, образларның кайберләрен хәзерге көндә дә яшиләр дип күрсәтеп, әсәрнең эчтәлеген әкияттән чынбарлыкка әйләндергәң. Шулай итеп «Гөлчәчәк» пьесасы килеп чыккан.
Әсәр өстендә кайта-кайта эшләү, бигрәк тә яңа басмасын әзерләгәндә, аны яңадан карап чыгу яхшы эш, әлбәттә. Ләкин ул әсәрнең идея- художество сыйфатын тирәнәйтүгә хезмәт итсә генә авторга уңыш китерә. «Гөлчәчәк» пьесасы белән киресе килеп чыккан.
Прологта автор пионер лагереннан бер күренешне сурәтли. Костер тирәсендә утырган пионерлар ап- ак сакаллы мөлаем бабайның әкият сөйләвен үтенәләр. Беренче, икенче, өченче пәрдәләр дәвамында бабай сөйләгән әкият драматик чаралар белән сәхнәдә тулысынча башкарыла. Эпилогта исә яңадан прологта булган күренеш бирелә. Шул ук пио-нерлар, шул ук бабай, шул ук сөйләүләр. Биредә без пьесадагы вакыйгаларның әкият булмыйча, чынбарлык икәнлеген, хәтта бабайның үз башыннан үткән хәл икәнлеген аңлыйбыз.
Шулай булуга карамастан, пролог белән эпилог — икесе дә әсәрнең идеясенә бернәрсә дә өстәмиләр. Киресенчә, сюжетка бәйләнмәгәнлек- тәи, алар әсәргә ябыштырып куелган кисәкләр булып кына чыкканнар. Композициягә таркаулык китерә торган, драматик хәрәкәтне ялык-тыргыч сөйләүләр белән алмаштырган мондый кисәкләрне пьесага яңа
s. .с. ә.* 9.
113

114
дан өстәү түгел, булганнарын да сызып ташлау урынлырак булыр иде/
Бу кимчелекләр пьесаның әле техник яктан җитлегеп җитмәгәнлс- ген күрсәтәләр, «Гөлчәчәк»тә әсәрнең идеясенә кагылышлы булган тупас ялгышлыклар да урын алган. Бу ялгышлыклар асылда авторның олы буын вәкилләрен дөрес сурәтләмәвенә кайтып кала.
Менә вакыйгалар барышында зур урын тоткан карчык образын алып карагыз. Автор аңа — урман каравылчысының хатынына күбәләкләр авызыннан мондый характеристика бирдерә:
Кара урманда Ялгыз торган. Ялгыз калган Бу карчык. Хезмәт белән, Намус белән Гомер иткән Бу карчык.
Әйе, ул хезмәт белән гомер иткән кеше. Үзе дә ул шуны ук раслый. «Без, кызым,— ди ул,— бабаң белән бик тырышып эшләдек. Безнең урын-җир өстендә ятканны кояш һичбер вакыт күрмәде».
Менә шушы хезмәт ияләренең вәкиле булган әби әсәрдә ничек сурәтләнә соң? Кара урман уртасындагы өенә барып керсәң, син бу карчыкны кулына алтын орчык тоткан хәлдә очратасың. Ул гына да булмый, кайдан килгән соң бу алтын орчык, дип гаҗәпләнергә дә өлгермисең, әбинең чормасында өем-өем алтын- көмеш барлыгын белеп, аптырап каласың. Хәтта аның мич башында да төрле-төрле сандыклар. Аларның берсенә сызгырып тора торган еланнар ябылган булса, икенчесенә кыйммәтле маллар, алтыннар тутырылган икән.
Хезмәт ияләренең вәкиле белән ал- тын-көмешкә баткан бу карчык арасында нинди уртаклык булырга мөмкин?! Бу яктан аның үги кыз Гөлчәчәккә карата булган мөгамәләсе дә бик характерлы. Кара урман арасында адашып йөргән кыз бала өенә килеп кергәч үк, ул ана ял бирү, я аның тамагын туйдыру турында кай-гыртмый, ә тизрәк эш эшләтеп калырга ашыга: мунча яктыра, үзен юындырта, башын тараттыра һ. б.
Кыскасы халык әкиятләрендә убырлы карчык образы ничек бирелсә, «Гөлчәчәк» пьесасындагы хезмәт ияләренең вәкиле булган әби образы да нәкъ шулай бирелгән.
Моны, әлбәттә,‘зур ялгышлык дип карамыйча булмый.
Безнең уебызча, «Үги кызаны «Гөлчәчәк»кә әйләндереп автор каш ясыйм дип күз чыгарган.
Сөйләгәннәргә йомгак ясап, шуны әйтергә кирәк: балалар драматургиясе безнең татар совет әдәбиятында иң артта калган өлкә булып килүендә дәвам итә. Балалар өчен пьесаларны без бик аз язабыз, язганда да хезмәтебезгә барлык көчебезне салмыйбыз, эшебезне җиренә җиткергәнче эшләп бетермибез.
Олы язучыларыбыз балаларга сәхнә әсәрләре язу белән ни өчендер бөтенләй диярлек кызыксынмыйлар. Мирсәй Әмир, Әхмәт Фәйзи, Риза Ишморат, Нәкый Исәнбәт, Әнәс Камал, Гамир Насрый кебек драматурглардан да яшь тамашачыла-рыбыз хаклы рәвештә балалар пьесасы өмет итәләр.
Безнең балалар өчен язылган сәхнә әсәрләребез барысы да диярлек пьеса булып чыгалар. «Чик буендаэ шикелле комедия жанрында башланган әсәрләребезне дә без пьеса итеп тәмамлыйбыз. Мондый жанр фәкыйрьлегеннән котылырга бик вакыт инде. Юмор белән тулы, үткен комедияләр, маҗаралы әсәрләр, хал-кыбызның батыр улларына багышлап язылган биографик драмалар, фантазиягә бай әкият-пьесалар — барысы да балалар драматургиясендә үз уры>ннары»н алырга тиешләр.
Алда зур бурыч тора. Бу бурыч, беренче чиратта, язучылар союзы өстенә һәм аның балалар әдәбияты секциясенә йөкләнә. Шулай да, бу эшне язучылар союзына гына тапшыру дөрес үк булып бетмәс иде. Республикабызда «Пионер» журналы чыга. Укучылар бу журналның һәр яңа номерын кулга алган саен түземсезлек белән аның битләреннән яңа пьеса эзли башлыйлар, һәм менә өченче ел инде бу эзләү нәтиҗәсез кала килә. Шулай да, «Пионер*

битләрендә театр әсәрләре күрергә без өметебезне өзмибез. Журнал редакциясе моны онытырга тиеш түгел, дип уйлыйбыз.
Радио тапшыруларында да балалар өчен язылган пьесалар бик сирәк ишетеләләр. Ә инде театрларга килсәк, аларпың эш практикасында балалар өчен спектакльләр кую бөтенләй юк диярлек. Татар Дәүләт Академия театры сәхнәсендә моннан 15 ел элек куелган «Үги кыз», 7—8 ел элек куелган «Кызыл галстук» спектакльләре истәлек булып кына, сагынып сөйләргә генә калдылар. Хәер, Академия театры ел саен балаларга берәр спектакль бүләк итеп килсә дә, әле ул гына безнең балаларыбызның таләпләрен канә-гатьләндерә алмас иде. Казанда балалар өчен аерым театр — махсус балалар театры ачарга күптән вакыт инде. Балалар драматургиясенең үсешенә дә бу театр уңай йогынты ясар иде.
Тәнкыйтьчеләребез дә татар совет балалар драматургиясе белән якыннан кызыксынмыйлар. Балалар дра-матургиясенең үзенчәлеге, аерым тармаклары, аерым проблемалары буенча сөйләшергә бик вакыт.

116