Логотип Казан Утлары
Публицистика

АГЫЙДЕЛ БУЕНДА


Патша Россиясе шартларында гасырлар буе рәхимсез изелгән, бөлгенлектән башы чыкмаган башкорт халкы Бөек Октябрь революциясеннән соң гына якты, шатлыклы тормышка иреште, хуҗалык һәм культура өлкәсендә үсү юлына басты. Элек кайгы-хәсрәт моңнарын тыңлаган Агыйдел буенда хәзер шатлык җырлары ишетелә, «рус, украин, латыш, үзбәк, грузин, татар, поляк сәнгать осталарының музыкасы, Пушкин, Байрон,... башкорт язучы- ларының хикәя, шигырь һәм поэма-лары яңгырый, ерак-ерак тауларга барып бәрелә, кылган чәчле далаларга җәелә».
Башкорт язучысы Гариф Гумәр үзенең «Дулкы«н өстендәге кала» III исемле повестенда Агыйдел буендагы бүгенге бәхетле тормыш турында әиә шундый күтәренке пафос белән яза. Моның коры декларация генә түгел, ә совет чоры шартларында гына мөмкин булган бүгенге чынбарлык икәнен әсәрдә сурәтләнгән җанлы образларның тормышыннан, конкрет эшләреннән, кичерешләреннән, үзара мөнәсәбәтләреннән, хезмәткә, Ватанга булган яңача карашларыннан ачык күрергә мөмкин.
Менә әсәрнең төп геройларыннан берсе Хәлимә Сырлыбаева район үзәгеннән партия билетын алып кайтып килә. Ул үзенең бөек Коммунистлар партиясе сафына керүе белән шат, һәм ^гирә-яктагы бар нәрсә аның белән бергә шатлана кебек тоела аңа. Юлда аны өч кыз куып җитә. Алар да Хәлимә эшләгән җиргә, Агыйделдә агач агызырга баручылар. Тиздән алар яр буена килеп җитәләр һәм көмештәй ялтырап аккан су өстендә кечкенә-кечкенә салларда үзе бер шәһәр кебек булып урнашкан йортлар күрәләр. Ул йөзмә шәһәрдә Агыйдел буйлап агач материаллары озатучылар яши. Елга буйлап акканда бүрәнәләр байтакларда утырып, борылышларда терәлеп, тугайларга таралып кала, йөзмә шәһәр
III Гариф Гумәр. «Дулкын өстендәге кала»,
кешеләре әнә шул таралган бүрәнәләрне суга төшерә барып, түбәнгә, Башкортстанның совет чорында күтәрелгән нефть промышленность үзәге Ишембайга һәм башка төзелешләргә озаталар.
Агач агызучыларның күбесе хатын-кызлар. Аларның ирләре, сөйгән ярлары кулларына корал тотып, илебезнең барлык халыклары белән бер сафта фашистларга каршы сугышалар. Болар, юлда очраган күп төрле кыенлыкның алдында тукталып калмыйча, агач материалларын югалтусыз һәм срогыннан элек илтеп тапшыру, үзләренең тырыш хезмәтләре белән шатлыклы җиңү көнен якынайту өчен көрәшәләр.
Агач агызу нибары берничә атна дәвам итә. Шул вакыт эчендә әсәрнең геройлары үзара катлаулы мөнәсәбәтләргә керәләр. Төрле районнардан килгән кешеләр эш процессында җитди сынау үтәләр, чыныгалар һәм тагын да җаваплырак эшләргә сәләтле бердәм коллектив булып оешалар. Коллективның тууын, күмәк хезмәтнең көчен һәм матурлыгын күрсәтү өчен автор тормыштагыча реаль вакыйгалар таба алган һәм алариы ышандырырлык итеп сурәтләп бирә алган.
«Кызлар карагачны кузгаттылар, ләкин ул бер-ике тапкыр тәгәрәде дә, бер баткак җиргә туры килеп, лып ятты. Кызлар җы-рлап җибәрделәр:
повесть, Уфа, 1954. Башкорт телендә.
124
Карагач — каты агач, Авыр бердәм тартмагач!
Кряжева:
Еще раз, еще раз?
II оно подало-о-ось!
дип кычкырып җибәрде, һәм егермеләп кызның көче карагачны җиңде. Ул, үз астында калган ак ташлы комны чыжылдатып, җирдә, авыр каток үткәндәй, эз калдырып барды да, гөрселдәп суга төште... Агыйдел өсте тегеннән дә, моннан да яңгыраган җыр, команда тавышлары бе-лән күмелде».
Коллектив белән бергә әсәрнең аерым геройлары да үсәләр, үзләренә хас булган үзенчәлекләре, характерлары белән укучы каршында җанлы образ булып килеп басалар.
Уңай образлар турында сүз барганда, барыннан да элек, аларның патриот икәнен әйтеп үтәргә кирәк. Нинди генә авырлыкларга, сугыш алып килгән зур югалтуларга тап булганда да, алар бирешмиләр, шәхси тормышларын, теләкләрен Туган ил куйган таләпләргә буйсындыра беләләр.
Кәрван начальнигы Бари Нуркин — совет чорында үскән, үз хуҗалыгын яхшы белеп эшли торган яна тип җитәкче. Моннан бер ел элек кенә аның яратып торган хатыны үлгән, өч яшьлек кызы Әминә авылда авыру әбисе янында торып калган. Әбисе дә үлеп киткәч, Әминә әтисе янына килә һәм аның белән бергә йөзмә калада яши башлый. Нуркинның шәхси кайгысы зур, әмма коммунист Нуркин югалып калмый, үзенә хас булган инициатива һәм энергия белән коллективның хезмәтен оештыра.
Моңарчы терәлеп калган бүрәнәләрне суга гадәттә багорлар белән этеп төшерә торган булалар. Нуркин, бер урында артык күп утырып калган агачны агызу өчен, суны күтәртергә кирәк дип саный һәм, трест управляющие консерватор Галиевиең каршы килүенә карамастан, бөтен коллектив белән бергә бу фикерен тормышка ашыра. Аның өчен алар елганы яртылаш буалар. Күтәрелгән су корыда калган унбиш мең кубометр агачны үзе агызып алып китә, күп кенә хезмәт көче сакланып ка- лына, эш тә кыска срокта башкарыла.
Әсәрдә сурәтләнгән геройлар арасында Бикә һәм Хәлимә образлары динамик үсештә бирелгәннәр, үзләренең тышкы портретлары белән дә, эчке кичерешләре һәм омтылышлары белән дә аеруча җанлы образ булып күз алдына килеп басалар.
Чәч толым нары тубыкларынача салынып төшкән чибәр кыз Бикә агач агызырга килгәндә әле үзенен тормыш юлын тапмаган, тормышка җнңелчә генә караучан гамьсез бер кыз була. Беренче көннәрдә ул кемнең кемне сөюен күзәтүдән, башкалардан көнләшүдән һәм төрле сафсата сатудан бушамый. Шул ук вакытта Бикәдә укучының күңелен җәлеп итә торган сыйфатлар да бар. Ул балаларча самими һәм саф күңелле, ялгыш ясаган хатасын танырга сәләтле. Бердәм коллектив ярдәмендә Бикә хезмәтнең намус эше икәнен аңларлык булып үсә, аның тормышка карашы, әйләнә-тирәдәге кешеләргә мөнәсәбәте үзгәрә, җитдиләнә. Ул Нуркинның өч яшьлек кызын чын күңелдән якын итә, аның турында аналарча кайгыртучанлык күрсәтә. Ятим кыз Әминә дә Бикәгә ияләшә, аны туган анасы кебек, якын күрә, аның кулында үзенен ятимлеген сизмичә, назланып, иркәләнеп үсә. Шул нигездә Нуркин белән Бикә арасында да мәхәббәт тойгысы уяна. Аларның бер-берсен табышуын укучы тирән канәгатьләнү белән каршы ала. Чөнки бу проблема принципта тормыштагыча дөрес хәл ителгән. Тик шунысы аянычлы, Нуркин белән Бикәнең аңлашуы артык коры.; укучының күңелен дулкынландырырлык итеп бирелмәгән. Тирән мәхәббәт турында сөйләгәндә Нуркин ятышлы сүзләр таба алмый, сөйгәненә рәсми тон белән «Бикә иптәш!» дип эндәшә.
Элек авыр, караңгы тормышта яшәгән һәм кеше итеп тә исәпләнмәгән башкорт хатын-кызына совет власте яңа тормышка, аң-белемгә юл ачты, җәмәгать һәм дәүләт эшләрендә актив катнашырга реаль мөмкинлек тудырды. «Дулкын өстендәге кала» повестенда Хәлимә Сыр-
125
лыбаева образы совет чоры тудырган, Коммунистлар партиясе тәрбияләп үстергән һәм коммунизм өчен бөек көрәшнең алгы сафында баручыны гәүдәләндерә.
Хәлимә кыска вакыт эчендә моңарчы таныш булмаган яңа эшне яхшы үзләштереп, тырышлыгы аркасында башта бригадир, аннары лоцман булып күтәрелә, үзенең тырыш хезмәте белән бик хаклы рәвештә бөтен коллективның хөрмәтен казана.
Тормышта зур җиңү һәм зур бәхет җиңел генә бирелми. Кыска гына тормыш юлында Хәлимәгә авыр югалту һәм кыенлыклар кичерергә туры килә. Ул яшьләй ятим кала. Үсеп җиткәч, Ватан сугышы фронтында аның сөйгән егете Иргали-һәлак була, һәм ул — ярәшелгән кыз килеш кала. Инде агач агызганда Хәлимә үзенә туган тиешле кеше десятник Юлбарисовның дәүләт милкен урлап сатуын фаш итә. Юл- барисов башта алдап-йомалап, соцынтын куркытып, аның авызын япмакчы була. Ахыр чиктә, берни-чек тә булдыра алмагач, Хәлимәне дә үзе белән бергә урлашучы итеп күрсәтә, бергә батырмакчы була.
Әмма хезмәт сөючән, Ватанга, халыкка турылыклы Хәлимәне бу яладан бергә эшләүче иптәшләре, башта аңа ялгыш гаеп ташлаган Бикә үзе яклыйлар. Хәлимә иҗади хезмәттә чын бәхет таба.
Аның күңелендә парторг Акчулпа- новка карата туган мәхәббәтнең башланганын Гариф Гумәр укучыны дулкынландырырлык матур итеп сурәтли алган:
«Акчулпаиов Хәлимәнең янына килде дә аның иңбашына кулын куеп:
— Сеңелем, — диде, — бу сезгә миннән иптәшләрчә киңәш булсын, сез бервакытта да үзегезгә иптәш яки бик якын булмаган кешегә «син» дип эндәшмәгез.
— Аны мин беләм. Тик мин сезне бик якын күргәнгә, бик яратканга күрә генә шулай эндәштем, — дип куйды Хәлимә.
— Яратканга күрә?—дип кабатлады Акчулпаиов.
— Әйе, мин сезне бик яратам! — диде тагын да Хәлимә һәм яратуның ике мәгънәсе барлыгын капыл аңлап, битенә куе кызыллык йөгс*рде. Ул битен куллары белән каплады да, тагын мыгырдады:— әтием кебек, абыем кебек...»
Моның «Әтием кебек, абыем кебек» кенә түгел икәнен алар үзләре дә, укучы да яхшы аңлыйлар. Тик шунысы күңелсез, әнә шулай матур башланып киткән багланышның дәвамлы үсүе әсәрдә җитәрлек дәрәҗәдә ачык күрсәтелми. Хәлимә дә, Акчулпаиов та, автор үзе дә бу мөһим мөнәсәбәтне алга сөрергә батыр-чылык итмәгәндәй, әсәрнең азагына кадәр чңтләп үтәләр, шул якка ишарә ясаудан ары китмиләр.
«Дулкын өстендәге кала» повестенда халыклар дуслыгы идеясе үзенең гүзәл чагылышын тапкан. Әсәрдә башкортлар белән бергә рус кызы Варя Кряжева да, чуваш Феодоров та, белорус Семанюк та кулга-кул тотышып эшлиләр, көрәш авырлыкларын һәм җиңү шатлыкларын бергә уртаклашып яшиләр.
Сугышта каты яраланган һәм туган-үскән җире вакытлыча дошман кулында калган, сөйгәне һәм туганнарыннан аерылган белорус Семанюк Агыйдел буенда чын дуслар белән очраша, савыга, башына төшкән кайгы-хәсрәтләрне алар ярдәмендә җиңел кичерә. Шуңа күрә дә, туган- үскән җире дошманнан азат ителгәч һәм зәңгәр таҗлы сөеклесе Мариан- насы табылгач, Семанюкка яңа дусларыннан аерылу җиңел булмый. Аерылышу алдыннан ул чын күңеленнән дулкынлана:
«— Мине, үз баласы, итеп, кочагына алган һәм көч биргән, зәңгәр чәчәкләр үскән Башкортстанга һәм сезгә зур рәхмәт!—дип озатучыларга эндәшә ул. — Нуркин иптәш, Ак- чулпанов, бергә эшләгән бөтен иптәшләр, сугыш беткәч, безгә, миңа кунакка бары-гыз!»
Биредә барлык образларга да ха-рактеристика бирү бурыч итеп куелмый.-Шулай да әсәрнең башыннан азагына кадәр авторларның игътибар үзәгендә торган тагын бер образга — парторг Акчулпановка тукталмыйча мөмкин түгел. Турысын әйтергә кирәк, Гариф Гумәр партия җитәкчесенең тормыштагыча

тулы канлы образын тудыра алмаган. Кайбер үзенә хас булган индивидуаль сызыкларьп, аерым геройларның тормышына азмы-күпме ясаган йогынтысы сизелсә дә, парторг буларак, Акчулпановның эшчән- леге җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтелми. Нигездә аның бар эшчәнлеге акыллы сүзләр сөйләнү, башкаларга киңәшләр бирү белән чикләнеп кала.
Югарыда күрсәтелгән кайбер ким-челекләргә карамастан, «Дулкын өстендәге кала» повесте — Совет халыкларының намуслы хезмәтен җанлы образлар аша тулы чагылдырган һәм гомумән башкорт совет прозасының үсешен, бөтен совет әдәбияты белән бергә дөрес юлда алга баруын, җитлегүен күрсәтә торган әсәр. Аны татар телендә басып чыгару татар укучысына зур бүләк булыр иде.
Эчтәлеге белән социалистик, формасы белән милли булган бөек совет әдәбиятын үстерү юлында илебездә яшәүче барлык халыкларның язучылары эшлиләр, һәр милли әдәбият бөтен совет әдәбиятының үсешенә үзеннән өлеш кертә һәм бер үк ва-кытта башка милли әдәбиятлар ирешкән уңышлар үрнәгендә үзе дә үсә, алга бара. Шуңа күрә, бөек рус әдәбиятын өйрәнү белән бергә башка милли әдәбиятларның да үзара аралашуы бик кирәк эш. Хәзер, СССР совет язучыларыпың II съездына хәзерлек барган көннәрдә, моның зур актуаль проблема икәне бигрәк тә ачык күренә. Татар совет әдәбиятында да бу мөһим эш үз агымына куелган. Татарстан совет язучыларының күптән түгел булып үткән III съездына тугандаш рес-публикалардан килгән делегатлар моңа бик хаклы рәвештә күрсәттеләр.
Тугандаш республика язучылары арасында бәйләнешне ныгыту теләге белән Казанда бер төркем башкорт язучылары булдылар, үзләренең әсәрләре белән Татарстан хезмәт ияләре алдында, мәктәпләрдә чыгышлар ясадылар. Киләчәктә бу бәйләнеш аерым язучыларның ба- рып-килеп йөрүләре белән генә чикләнмичә, ә тугандаш әдәбиятларның яхшы әсәрләрен киң катлау хезмәт ияләренә җиткерү чарасы күрелсен, ул тагын да киң колач алсын иде.