ШИГЫРЬЛӘР
АНРИ МАРТЭНГА ХАТ
Син яңадан азат, Анри Мартэн, Мин ерактан кысам кулыңны; Франциянең лаек улы итеп Уйлаганда гомер юлыңны, Хәтерлим мин Тулон докерларын, Дулкын җырын шаулы диңгездә. Син әйтәсең:
— «Тынычлык — ул тормыш, Кояш кебек кирәк ул безгә». Шулай дисең, Күңелләргә безнең Онытылмас дус булып керәсең, һәр халыкның таңда туар көнен Якты итеп килә күрәсең. Үлемсезлек.
Әгәр уйлыйм икән Батырлыкта аның яшәвен, Хәтерлим мин зур дус елмаюын, Кулындагы хәнәфер чәчәген !. Хәтерлшм мин, аның үзе кебек, Зур һәм кара күзле кызчыгын; Ул төрмәдә үсә;
Ана сөртеп
Күзләреннән кайнар яшь чыгын:
— «Күргәнең юк синең көн яктысын, Тик борчылма, газиз бәбкәм, ди.
Горурлан син,
Якты тормыш өчен
Көрәшеп үлде синең әткәң, ди. Ставраэтос — кыю тау бөркете,— Ил шулай ди әткәң турында;
Үсәр безнең ирек, өмет гөле Аның каны тамган урында. Туар ул көн, Якын аның таңы, Бирелмик без, бәбкәм, күз яшькә; Туар ул көн,
1 Никос Бслояннис турында сүз бара.
3. .C. Ә.“ № 8.
33
34
Мартэн абыйларың
Сез елмайсын өчен көрәшә». Ана йәрәгенең тавышы бу, Диңгез-таулар аша ишетәм; Еракларда янган таң балкышын Елмаюы кебек хис итәм.
Күзләренә карыйм чал анамның, Ул да әйтә: сезне уйлыйм,— ди; «Кызым»,—ди ул сөеп гречанканы, Якын күреп оиие «улым»,— ди. Хатым шушы. Дуслык сәламемне Алып барып җитсен ул сезгә;
Мин намусын күрәм Франциянең «Коммунистлар» дигән бер сүздә.
ДУСЛЫК ХИСЕ
Без якташлар булып туып үстек, Өстебездә бер үк таң атты;
Җырың таныштырды дустым итеп, йөрәгеңне җырың аңлатты.
Син беләсең безнең халкыбызга Җыр мәйданы иркен кирәген; Киңәйтик без аны, иртә язда Күтәргәндәй дала чирәмен. Очрасаң син әгәр авырлыкка, Куярмын мин ике иңемне; һәм сыгылмам Тоеп торган чакта Үз артымда бөтен илемне.
Күзгә карап әйт син туры сүзне, Рәхимсез бул кирәк урында, Чәчләремнән тартып торгыз мине, Мин абынсам гомер юлымда. Тик абынмам, Моны һичберәү дә Китермәсен хәтта уена.
Янып яшик.
Китап шүрлегендә
Тузан каплап, еллар буена Укылмыйча яткан китап кебек, Тормышыбыз эзсез калмасын; һәм чал ана әрнеп офтанмасын Тудырганга газиз баласын. Шулай булса, Мине тормышымның Эзләр булсаң әгәр төбеннән, Тынсын йөрәк, Сулар сулышымны Суламаска риза бүгеннән.
Юк,
Аз эшләдек әле — яхшы беләм һәм теләмим пыскып сүнүне; Кирәк булса, Үлемебез белән Аңлатырбыз илне сөюне.
СИРЕНЬ ЧӘЧӘК АТА
Бакчабызда сирень чәчәк ата, Кайт син, иркәм, кайт син күрергә;. Сиңа минем тәүге мәхәббәтем, Сүрелмәслек булып гомергә, Уянгандай, Сирень бөреләре Ачылалар һәрбер куакта. Елмаюың күз алдымда йөри, Булсаң да син үзең еракта.
Сине көтә күңелем, Сине эзли, Аңлар идең, белеп торсаң син; Кешелегең булса гүзәллегең, Хакыйкатьтәй ачык булсаң син, Бары сине, иркәм, Бары сине Чиксез якын итәр йөрәгем; Турылыгың синең. Саф сөюең Булыр миңа иң зур бүләгең. Бергә бәйлик инде күңелләрне, Теләгемә каршы килмәсәң, Башкаларга әгәр йөрәгеңдә һичвакытта урын бирмәсәң. Бакчабызда сирень чәчәк ата, Кайт син, иркәм, кайт син күрергә; Бер-береңне өзелеп сөйгән чакта Оныта алмаслык итеп гомергә; Матур була бергә тормыш итү; Бергә булсын юлыбыз моннан соң; һәм, яктырып дуслык хисе белән, Миңа синең күңелең елмайсын.
36