ПАРТИЯ ҺӘМ ХАЛЫК БЕЛӘН БЕРГӘ
ЮРИИ ЛИБЕДИНСКИЙ
СССР совет язучылары союзы Президиумы миңа Татарстан язучы- ларының Ш нче съездын котларга һәм сезгә, кадерле иптәшләр, иҗади уңышлар теләргә кушты.
Беренче съезддан соң үткән 20 ел вакыт безнең әдәбиятыбыз ирешкән төп уңышларны һәм кимчелекләрне күрергә киң мөмкинлек бирә.
Совет әдәбиятында бердәнбер дөрес художество методы буларак, СССР язучыларының Беренче съезды күрсәткән социалистик реализм методы совет әдәбиятьи үсешенең, безнең алга баруыбызның бай чыганагы булды.
Беренче һәм Икенче съезд арасында язылган уннарча әсәрләрдә бу художество методының иҗади көче бик ачык күренә: проза өлкәсендә Николай Островскийиың «Корыч ничек чыныкты», Александр Фадеевның «Яшь гвардия» романнары, ә поэзия өлкәсендә Твардовскийның киң танылган поэмалары һәм Исаковскийиың халык мәхәббәтен казанган җырлары шундыйлардан.
5. ,с. Ә.“ № 8. 65
Өстәп шуны әйтергә кирәк, социа-листик реализм методы аның төрле художество юнәлешендә эшләүче һәм күп төрле индивидуаль сыйфат
66
лары булган язучыларга үсәргә тулы мөмкинлек бирде.
Константин Федин, Федор Гладков, Вениамин Каверин кебек өлкән буын язучыларының әсәрләре, яшь язучылардан! Борис Полевой- ныц «Чын кеше турында хикәя», Казакевичның «Звезда» повесте һәм Сергей Антонов хикәяләре кебек әсәрләр социалистик реализм методы белән язылганнар.
Социалистик реализм методына нигезләнеп, безнең күп милләтле совет әдәбияты чәчәк атты. Тугандаш әдәбиятларның күбесе, рус әдәбияты белән беррәттән, язучыларның Беренче съездына ук инде формалашкан хәлдә килделәр. Мондыйлар исәбенә Бөек Октябрь революциясенә кадәр үк классик әдәбият булган татар әдәбияты да керә.
Ә Беренче съездга үзләренең бар икәнлекләрен генә белдергән кайбер әдәбиятлар бу егерме ел эчендә куәтле тавышларын булдырдылар, яңалык һәм сафлык белән сугарылган әсәрләр тудыручы күп кенә талантлар үстерделәр. Бу егерме ел эчендә4 совет әдәбияты тарихи тәҗрибәсен өйрәнерлек һәм киләчәктә үсү, алга китү өчен бай һәм конкрет программа төзергә җитәрлек материал бирде.
Әйе, Икенче съездда сөйләшәсе, йомгак ясыйсы, бәхәсләшәсе нәрсә күп.
Съезд алдыннан бара торган дис-куссиянең бурьТчы шушы җитди сөй-ләшүне хәзерләүдән гыйбарәт.
Съезд. алды дискуссиясе безнең алга баруыбызны! һәм әдәбиятыбыз алдында торган дөнья-күләм тарихи бур ыч л а р н ы то рм ы ш ка аш ыр ун ы тәэмин итә торган кыйммәтле нәрсәләрме аерып алырга, аларны калку итеп күрсәтергә тиеш. Ә безнең әдәбиятыбызның бурычы» партиягә коммунистик җәмгыять төзүдә ярдәм итү. Чөнки совет язучылары өчен генә түгел, бәлки эпохабыз язучылары өчен дә шуннан да рухландыргычрак һәм бөегрәк «максат юк.
Без шушы уңай тәҗрибәдән безгә дөнья-күләм тарихи бурычларны үтәүгә комачаулый торган кире якларны да аерып алырга тиешбез.
Безнең сәнгатебезнең дөнья-күләм тарихи бурычлары кечерәк нәрсәләр турында сөйли торган, ләкин шул «кечкенә» әйберләрме зур бурычлар яктылыгында чишә торган әсәрләрдә дә хәл ителә. Безгә менә шуны онытмаска кирәк. Андый әсәрләр «Татар хикәяләре» җыентыгында да бар. Бөек Ватан сугышында катнашып, туган колхозына кайткан солдат, андагы торгынлыкка һәм караңгылыкка карамастан, колхоз масштабыннан караганда, искиткеч зур җиләк-җимеш бакчасьи үстереп, дөнья-күләм тарихи бурычларны хәл итмимени?
Шундый тематикалы, шундый юнәлештәге әсәрләр Бөек Ватан су-гышыннан соңгьр чорда барлык әдә-биятларда да басылды. Безнең әдәбият заманыбызның төп геройларын көрәштә һәм хезмәттә, коммунизм төзү эшендә чагылдырырга, төсмерләргә тели.
Без, совет язучылары, шушы яңа искиткеч гүзәл буын кешеләренең типик сыйфатларын, безнең күз алдыбызда туа торган яңа кешеләргә хас сыйфатларны табарга һәАм чагылдырырга омтылабыз.
Бу бурыч кыен һәм мактаулы. Ләкин кайчакта безнең иң танылган әсәрләребездә дә зур гына кимчелекләр — схематизм һәм натурализм күренә, сурәтләнгән геройларның мораль һәм психология сферасы тирән- тен бирелми.
Бу кимчелекләрне бетерми торып, безнең әдәбиятыбыз алга таба үсә алмый. Ә сугыштан соң чыккан уңышлы әсәрләрнең күбесе яшь язучылар тарафыннан язылган.
Әгәр дә тәнкыйть бу әсәрләрдәге уңай якларны кире сыйфатлардан аерырга ярдәм итмәсә, әгәр дә язучылар үзләре тудырган әсәрләргә тәнкыйть күзлегеннән карамасалар, бернинди дә алга бару мөмкин түгел.
Ләкин Померанцев һәм Абрамовның «Новый мир» журналында басылган мәкаләләрендә чагылган эстетларча һәм декадентларча критиканлык рецидивлары белән большевистик тәнкыйть һәм үзара тәнкыйть арасында бернинди уртаклык юк.
Бу мәкаләләрнең авторлары сугыштан соңгы чорда басылган әсәрләрнең җитешсезлекләрен тәнкыйть!
5. ,с. Ә.“ № 8. 67
либез дигән булып, бу әсәрләргә былчырак атарга һәм аларны безнең әдәбиятыбыздан бөтенләй сызып ташларга телиләр. Бу омтылыш Померанцев һәм Абрамов кебек хәсрәт тәнкыйтьчеләрнең үз вакытында тар-мар ителгән һәм безгә дошман булган «Перевал» группасы позициясенә теләктәшлек белдерүем күрсәтә.
Мондый «тәнкыйть» совет әдәбия-тының үсешенә ярдәм итми. Ул безгә дошманлык тенденцияләренең чагы-лышы. һәм андый тәнкыйть мәкаләләрен безнең чит илләрдәге дошманнарыбыз хуплап каршы алырлар, дип уйларга бөтен шанслар бар.
11птәш Маленковның партиянең XIX съездында сөйләгән докладында совет язучыларының ижади үсеше өчен киң программа бирелде, тормышыбыздагы типик күренешләрне сурәтләү бурычы безнең алда торган политик бурыч итеп куелды. Тормышыбыздагы искелек калдыкларын, җәмгыятебездә яшәп калырга маташкан капитализм калдыкларыннан арынмаган конкрет шәхесләрне кискен рәвештә фаш итүче сатирик әсәрләр тудыру кирәклеге турында бу докладта аеруча басым ясап әйтелде.
Бу — катлаулы, ләкин мактаулы бурыч. Әгәр дә безнең жәмгыятьтә ачык күренеп торган капиталистик юлбасар килеп чыкса, ул чагыштырмача жиңел фаш ителер иде. Менә шуңа күрә дә искелек калдыклары бездә яңа киемгә төренеп яшиләр, алар социаль хамелеонлыкның шактый оста алымнарын уйлап табалар.
Ә мондый дошманны бары тик тормышыбыздагы уңай күренешләрне аерып ала белгән язучы гына фаш итә ала. «Яктылыкның нәрсә икәнен белсәң, караңгыны аера алырсың»,—диде рус язучысы- Александр Блок.
Якты, уңай күренешләрне таный белгәндә генә караңгы, әшәке якларны тиешле көч белән яктыртырга мөмкин.
Соңгы вакытларда күренгәләп киткән һәм матбугатыбызда хаклы рәвештә тәнкыйтьләнгән псевдосатирик әсәрләрнең авторлары нәкъ менә шуңа, совет яктылыгын, коммунистик яктылыкны күрсәтмәгәнгә уңышсыз- лыкка очрадылар. Шуңа күрә алар капиталистик караңгылык тудырган нәрсәләрнең безнең тормышыбызда караңгы почмакларга посып яшәүләрен күрмиләр. Ә бу калдыклар, маскага яшеренеп, мәкерле рәвештә тормышыбызга үтеп керәләр һәм кайчакта шактый сизелерлек удар да ясыйлар.
Совет укучысы язучыларның бо-зыклыкларны киметеп күрсәтүләрен теләми. Киресенчә, без барыбыз да аларны тулысынча күрәсебез килә. Ләкин совет кешеләре, безнең жәмгыятебездә посып калган искелек вәкилләренең үзләрен фаш иттермәс өчен нинди алымнар куллануларын бөтен кеше күрсен, диләр. Шушы бозыклыкларны сурәтләгәндә без, совет язучылары, җәмгыятебезнең искиткеч көчле икәнен, иске дөнья ялчыларын һәм вәкилләрен юк итү өчен безнең барлык мөмкинлекләребез бар икәнен күрсәтергә тиешбез.
Ә моның өчен укучыга совет дөнья-сының уңай көчләрен тулы ачып бирергә кирәк.
Менә шушы очракта гына совет сатиригы фаш ителергә һәм бетерелергә тиешле житешсезлекләрне һәм бозыклыкларны дөрес күрсәтә ала.
Совет язучылары союзы Президиу-мының тапшыруы буенча миңа Су- ровның пычрак, хәйләкәр махинацияләрен фаш итүдә катнашырга туры килде. Суров, кайбер билгесез журналистларны үзе кебек «танылган» язучы белән соавторлык итүдә кызыктырып, үзенә эшләргә мәҗбүр итү алымнарының бөтен бер системасын эшләгән. Ә инде чираттагы «соавтор» үз бурычын үтәгәч, Суров аны куркыту һәм шантаж кулланып куып чыгара торган булган.
Суровның пычрак махинацияләре турында сүзләр һәм имеш-мимешләр язучылар арасыда күптәй йөри иде инде. Аның әдәбиятта паразит булып шулкадәр озак яши алуына аның кайбер ярдәмчеләре һәм яклаучылары сәбәп булды. Партия байрагының чисталыгы өчен көрәшүче сыйфатына кереп, үзен космополитизмга һәм антипатриотизмга каршы көрәшче итеп күрсәтергә маташкан бу кв-
5’ 68
шегә карата ачык авыз-либераллар да табылган.
Безнең әдәбиятыбыз — көчле һәм нык. Әмма бу нәрсәдәй тиешле нәтиҗә ясарга кирәк. Суровщинаның нигезендә әдәбиятны иҗади өйрәнүнең авыр, ләкин мактаулы юлын намус белән үтәүдән аңлы рәвештә баш тарту ята.
Әдәбиятка килгән яшьләр әдәбиятта җитди рәвештә бирелеп эшләргә кирәк икәнлеген беркайчан да онытмаска тиешләр. Җиңел юл белән акча табарга омтылудан, халтурадан, әшәке махинацияләрдән, изге әдәби эшкә предпринимательләрчә караудан суровщинага бер генә адым. Суровның нәкъ менә шундый бозыклыклары, эзлекле рәвештә үсеп, аны политик хулиганлыкка китерделәр.
Менә шуңа күрә язучылар союзы үзенең Икенче съездына килгәндә мораль таркаулыкның, эчүчелекнең, хулиганлыкның һәртөрле чагылышларына килешмәүчән һәм таләпчән килә, кемнең кем булуына карамастан, хәтта Федор Панферов һәм Николай Вирта кебек танылган язучыларга да каты җәза бирергә кирәк дип саный. Безнең арабызда совет язучысы дигән данлы һәм мактаулы исемне пычратучылар булмаска тиеш.
Совет язучылары үзләренең. Икенче съездларына илебездә коммунизм төзүнең мөһим бурычлары белән рухланган хәлдә җыелалар. Без — коммунизм төзүчеләр — халкыбызның хезмәттәге җиңүләре һәм батырлыклары белән рухланып иҗат итә-без. Күп кенә алдынгы язучыларның чирәм җирләрне үзләштерү кебек изге эштә катнашып, үзләренең язучылык хезмәтләрен халык хезмәте белән бергә кушулары очраклы күренеш түгел.
Озакламыйча халкыбызның шундый искиткеч эшләрен, тормышыбызның һәрбер өлкәсейдә коммунизмны тормышка ашыру юнәлешендә ирешкән гаять зур уңышларын чагылдырган художество әсәрләре чыгар дип ышанырга хакыбыз бар.
Совет әдәбиятының идея хәзинәсендә бер изге традиция яши. Аннан башка совет җәмгыятен һәм совет әдәбиятын күз алдына китерү мөмкин түгел. Бу традиция — интернационализм традициясе, совет халыкларының туганлык һәм дуслык традициясе. Ул Икенче съездның нигез ташларыннан берсе булыр. Бу нәрсә безнең делегациябезнең составында да ачык чагыла. Бүген, Татарстан язучыларының Өченче съездына, Москва язучылары белән беррәттән, Казахстаннан Л1өсрепов, Кыргызстаннан Баялинов, Украинадан Нехода, Ленинградтан Дудин килде.
Совет Татарстаны язучыларының иң яхшы әсәрләре дуслык традициясе белән сугарылганнар. Шул традиция аркасында сез үзегезнең халкыгыз, аның үткән һәм хәзерге данлы эшләре турында нәрсә язса-гыз, барысы да бөтен совет халкына барып җитә, алай гына да түгел, илебездән читкә чыгып, кешелек бәхете өчен, тынычлык өчен көрәшнең куәтле коралына әверелә.
Татар халкының батыр улы, патриот һәм революцион көрәшче Муса Җәлилнең данлы исеме төрле милләттәге совет кешеләренең барысына да бертигез кадерле.
Сез бирегә, Татарстан язучыларының Өченче съездына җыелган иптәшләр, алда торган бурычларны җиңел һәм тиз хәл итәргә мөмкин дигән фикердән ерак торасыз, дип ышанам. Без 'коммунистик җәмгыятьнең бөек сәнгатен төзибез һәм бу бурычның никадәр җитди булуын аңлыйбыз.
Безне Бөек Коммунистлар партиясе җитәкли, безнең юлыбызны аның мәңгелек тәгълиматы яктырта, партиябез җитәкчелегендә без һәртөрле кыенлыкларны да җиңәрбез!