КҮПМИЛЛӘТЛЕ, БЕРДӘМ ПОЭЗИЯ
Кайвакыт тулай авылларда йөргәндә, эш беткәч, кпчкырын, капка төбенә чыгып утырасың. Яныңа, читтән килгән кеше белән кызыксынып булса кирәк, күршеләрең җыела. Кемдер арадан берсе синең шигырь язуың - турында ишеткән дә була. 11шеткән булса да ул барыбер сорый:
Тзегез каян соң? Ни белән шө-гыльләнәсез?
Шулай кысрыклый торгач, башыңны иеп кенә:
— Әйе. мин дә шигырь язгалыйм шул. дисең.
Арадан иң олысы, бик озак бер дә дәшмичә, сабыр итеп тыңлап кына утырганы, бөтен сөйләгәннәргә йомгак ясап:
— Алайса син, энем, Габдулла Тукай урынына калган кеше икән,— дип куя.
Икенче бервакыт яшьрәк буын ке-шеләре арасында:
— Бу инде Һади Такташ урынына калган кеше, — дип тә ишеткәләргә туры килгәләде.
Билгеле, халык моның белән һич кенә дә мине күтәрергә җыенмады. Ул, үзенә армый-талмый турылыклы хезмәт иткән, үзенең күңел түреннән китми торган шагыйрьләрен зурлады һәм әдәбият эшенең никадәр бөек эш икәнлеген:
— Кара, энем, менә бит син нинди кешеләрнең эшен дәвам иттерергә тиеш бит, — дип, читләтеп кенә әйтүе иде бу аның. Халык алай ашыгып бәя бирми, ул әле сине үзенеке итеп кабул иткәнче, синең язганпарыңпы үзенең сыналган җиз иләге аша үткәрә. Икенче төрле әйткәндә, халык үз бәхете өчен көрәшүчеләрне бик яхшы таный. Ул Некрасов, Шевченко, Тукай, Абай, Иванов кебек ша- гыйрьләрнең шигырь җыентыкларын юкка гына үзенең китап шүрлегендә яки сандыгында сакламый.
Бу шагыйрьләр халык тормышының нигезендә яткан идеалларны күреп алып, әсәрләрендә яңадан тудырганнар, халыкның үзенә оста итеп җиткерә белгәннәр. Аларның язганы халыкның иң кадерле энҗеләренә әйләнә. 1880 елда Москвада А. С. Пушкинга памятник куелу уңае белән сөйләнгән речендә Тургенев болай ди: «Искусство народа — его живая, личная душа, его мысль, его язык в высшем значении слова, достигнув своего полного вы-ражения, оно становится достоянием всего человечества, даже больше, чем наука, именно потому, что оно — звучащая, человеческая, мыслящая душа, и душа не умирающая, ибо может пережить физическое существование своего тела, своего народа. Что нам осталось от Греңии? Ее душа осталась нам!»
Мин моның белән шуны әйтергә телим. Тукай, Шевченко, Ивановларның иҗатлары үз милләтләре рамкасында гына бикләнеп калмый, бәлки бөтен халыкның уртак байлыгына әйләнәләр. Бу шагыйрьләр үз халыкларының азатлыгы өчен көрәшкәннәр, шуны җырлаганнар, лә-кин аларның иҗат итү формалары өчесенеке өч төрле. Бер генә укучы да Тукай шигырьләрен Шевченко шигырьләре белән яки Иванов* ши-гырьләрен Кольцов шигырьләре белән бутый алмый. Аларның һәр- кайсының язганында үз халкының табигате, характеры, тел үзенчәлекләре ярылып ята. Аларны, бер үк и деа лл ар н ы җыр л аул арына карамастан, рәхәтләнеп укыйсың, аларның һәркайсы үзенчә яңгырын, үз эзләре, үз сукмаклары бар. Без хә- • зерге поэзияне тудырганда демократик идеяләр белән сугарылган бай мирастан, әйбәт традицияләрдән файдалана белергә тиеш.
Самобытность ул әле үз республикаң тормышыннан язу гына түгел. Алексей Максимович Горький үзенең Беренче съездда ясаган докладында язучыларны халык иҗатын, фольклорны бик нык өйрәнергә чакырды. Ә бит фольклор язучыга, беренчедән, халык тормышын ныграк белергә ярдәм итсә, икенчедән, аның әсәренең художество үзенчә-
70
лекләреп дә билгели. Халык иҗаты белән сугарылган әсәрләр әллә каян мин халыкныкы дип кычкырып торалар.
Муса Җәлилнең татар халык җырлары белән бизәлгән «Хат ташучы» поэмасы һәм Моабит төрмәсендә язылгач! шигырьләрен үрнәккә китерергә мөмкин. Бу яктан кара-ганда, чуваш халык шагыйре Яков Ухсай, белорус шагыйре Аркадий Кулешов та бик характерлы. Ухсай поэмаларының уңышы, минемчә, халык иҗатына тоташуында. «Дед Кельбук» Некрасовның «Кому на руси жить хорошо?» исемле поэмасындагы Савелийны бераз хәтерләтә. Ләкин Ухсай әсәрендә чуваш халкының үз тормышы, үз гореф-гадәте, йолалары, фольклоры, шул халыкка гына характерлы башка бүтән яклар ярылып ята. Шунысы белән яңа да, кызык та. Үткәйдәге мирасны белү белән бергә’, хәзер һәртөрле республикаларда үсеп килгән яңаны да күрә белергә, совет шагыйрьләренең иң яхшы иҗат үр-нәкләрен үзенә алып, берәү дә әле кабатламаган үзеңнекен тудырырга кирәк. Хәзерге съездның иң әһәмиятле үзенчәлеге шунда, ул шагыйрьләрдән поэзиянең язмышы, перспективасы турында Бөтенсоюз югарылыгыннан торып фикер йөртүне таләп итә.
Без бүгенге поэзиянең торышы турында сөйләгәндә юкка гына үзебезнең традицияләр турында сүз кузгатмыйбыз. Безнең чыннан да горурланып сөйләрлек шагыйрьләребез бар. Тукай, Һади Такташ, Муса Җәлил, Фатих Кәримнәрнең халык-чан иҗатлары безнең әдәбиятны бик нык баетты. Дүртесе бер кеше гомерен генә яшәгән бу дүрт шагыйрьнең язганнарының озак гомерле булуына шик юк.
А. II. Островский үзенең «Застольное слово о Пушкине» дигән речендә мондый сүзләр әйтә: «Отчего с таким нетерпением ждется каждое новое произведение от великого поэта? Оттого, что всякому хочется возвышенно мыслить и чувствовать вместе с ним. Всякий ждет, что вот он скажет мне что-то прекрасное, новое, чего нет у меня, чего недостает мне, но он скажет, это сейчас же сделается моим. Вот отчего — и любовь, поклонение великим поэтам, вот отчего и великая скорбь при их утрате».
Бу турыдан-туры Пушкинга карата әйтелгән, ләкин шушы ук сүзләрне без Тукай, А1аяковкий, Такташка карата да куллана алабыз, чөнки аларның да һәр әсәрен халык көтеп алган, үзенеке иткән, халык үзе алар белән бергә яшәгән.
Без хәзерге поэзиянең сайлыгы хакында күп сөйлибез. Минемчә, аның артталыгының төп сәбәбе шунда: без һаман да әле үзебезнең әйбәт традицияләрне ныклап белмибез, аңа җиңелчә, өстән генә карыйбыз. Ә бит кайсы гына алдынгы шагыйрьне алма, ул икенче бер шагыйрьнең уңай традицияләренә таянып күтәрелгән. Мәсәлән, Лерхмонтовны алыйк, ул Пушкин эзеннән, аның үкчәсенә басып барган, аны дәвам иттергән. Ләкин бу әле Лермонтовның зур фигура булуын һич тә киметми. Яшьрәк шагыйрьләр бигрәк тә начар өйрәнәләр. Без күбрәк шул ук Так-таш, Муса Җәлил, Фатих Кәримнәр лирикасы тирәсендә җылынып яшәргә яратабыз. Такташның «Киләчәккә хатлар»ы, «Мәхәббәт тәүбәсе», Муса Җәлилнең «Хат ташучы»сы, Фатих Кәримнең «Идел егете» кебек поэмалары, шигырь һәм җырлары күптән халыклашып китте. Хәзерге шагыйрьләрнең дә без уңышларына күз йомарга уйламыйбыз. Шәйхи Маннурның «Гайҗаи бабай», Гали Хуҗиның «Солдат, гражданин, шагыйрь», Салих Батталның «Олы юл буйлап», Нури Арслановның «Рус кызы», Мөхәммәт Садриның «Бәхет турында җыр», Әнвәр Давыдовның «Ферма кызы», «Алгы сафтагы- лар» исемле поэмалары безнең чынбарлыкның аерым кисәкләрен уңышлы чагылдырган әсәрләр. Ләкин шушы уңышлы дигәннәрендә дә «Хат ташучы»дагы, «Идел егете» яки «Мәхәббәт тәүбәсе»ндәге җылылык, пафос җитми. Социаль тирән эчтәлекле мәсьәләләрне гади формада халыкка җиткерүдә Такташ, Мусалардан күп нәрсәгә өйрәнәсе бар.
Лирика өлкәсендә дә безнең алар югарылыгына күтәрелә алганыбыз
71
юк. Лларның шигырьләренә һәркай- сының җан җылысы, кайнарлыгы кергән. Мәсәлән, «Мокамай»да Такташның бөтен биографиясе чагыла, аның әрнүләренең, бар көчен сизәсең. шул ук вакытта ул иҗтимагый әһәмияткә ия булган шигырь. «Үтеп барышлый», «Сыркыды» яки Муса Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә», «Кичер, илем», «Тик булса иде ирек», «Юллар», «Соңгы үпкә» кебек шигырьләренең һәр юлында шагыйрьнең үз мөнәсәбәте ярылып ята, андагы һәр юл шагыйрь үткән юлның бер кисәге кебек тоела, анда тор-мыш бар. Әдәбиятка көрәш коралы итеп караган кешенең урыны белән газапланып та, урыны белән шатланып та әйткән, ләкин һәр очракта йөрәге белән кичереп әйткән сүзе бар.
Безнең күп шагыйрьләргә менә шул сыйфатлар җитми. Ә мондый җанын кушып язмаган шагыйрьләрнең халык яратырлык әсәр тудыруларына ышануы кыен. Минем бу чыгышымны Муса Җәлилнең түбәндәге юллары белән бетерәсем килә:
Җырларым, сез шытып йөрәгемдә Ил кырында чәчәк атыгыз!
Күпме булса сездә көч һәм ялкын, Шулкадәрле җирдә хаккыгыз!