ӘДӘБИЯТТА ПАРТИЯЛЕЛЕК ӨЧЕН
Совет әдәбиятьи совет кешеләрен тәрбияләү эшендә Коммунистлар партиясенең һәм Совет дәүләтенең куәтле коралы. Совет әдәбиятының халык интересларыннан башка, партия һәм дәүләт интересларыннан башка интереслары юк һәм булырга мөмкин түгел.
Совет әдәбиятының бурычы яшьләрне дөрес тәрбияләүдә партиягә, дәүләткә ярдәм итү, яшьләрнең сорауларына җавап бирү, яшь буынны кыенлыклардан курыкмый торган, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә хәзер торучы, үз эшенә ышанган, күтәренке күңелле итеп тәрбияләү. Шунлыктан, язучылар үзләренең иҗат эшләрендә партиянең, совет строеның яшәү нигезе булган поли-тикасын кулланып эш итәргә тиешләр. Партия Үзәк Комитетының ««Звезда» һәм «Ленинград» журналлары турында»гы 1946 ел 14 август карарында бирелгән бу күрсәтмәсе күп милләтле совет әдәбиятының үсеш юлын билгеләде.
Безнең әдәбиятыбызны халык тирәнтен ярата һәм ихтирам итә, чөнки ул аның белән якыннан бәйләнгән, аның өметләрен һәм интересларын чагылдыра. Совет язучыларының беренче Бөтенсоюз съез-дыннан соң үткән вакыт эчендә илебезнең язучылары берләшкән зур көч булып әверелделәр. Бу берләшүнең иҗади нигезе социалистик реализм методы булды.
Совет әдәбияты, халык белән берлектә, Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә, . конкрет чынбарлыкны һәрьяклап чагылдырып, бөтен илдә җәелеп киткән һәм илебезнең экономикасын гына түгел, бәлки кешеләрнең үзләрен дә, аларның психикасын һәм культура йөзен дә үзгәрткән социалистик төзелешне күрсәтеп, яңа тормыш өчен актив көрәш алып бара.,
Илне индустрияләштерү, авыл хуҗалыгын коллективлаштыру елларында әдәбият художество образла-» рында халыкның партия тарафыннан ил алдына куелган бурычларны үтәү өчен тарихи көрәшен чагылдырды. Немец-фашист илбасарларга каршы Бөек Ватан сугышының авыр елларында безнең әдәбиятыбыз нәфис сүз коралы, белән дошманны тар-мар итәргә ярдәм итте. Йөзләрчә совет язучылары сугышчылар, командирлар, политработпик- лар, фронт газеталары хәбәрчеләре сыйфатында хәрәкәттәге армиягә киттеләр. Алар үзләренең иҗатлары белән дошманга карата нәфрәт уяттылар, Совет Армиясе сугышчыларында патриотизм тәрбияләделәр.
Сугыштан соңгы елларда совет язучыларының иң яхшы әсәрләрендә коммунизмның җиңүе хакына совет халкының героик хезмәте мактала. Социалистик реализм нигезендә безнең социалистик җәмгыятебезнең туктаусыз алга, коммунизмга баруы күрсәтелә. Халык, партия, Ватан төшенчәләре, безнең тормышыбызның үзендә аерылгысыз бул-ган кебек, совет әдәбиятында да аерылгысыз бердәмнәр.
СССР язучыларының Беренче Бө-тенсоюз съездыннан соң татар язучылары оешу ягыннан элек яшәп килгән ТАПП һәм төрле әдәбият оешмалары урынына совет язучыларының бердәм союзы булып берләштеләр. Бу берләшү Татарстан язучылары союзын оешу ягыннан ныгытты, татар әдәбиятын бөек рус әдәбиятына органик якынайтты, язу- чыларыбызның идея дәрәҗәсен һәм художество мастерлыгын күтәрү өчен уңайлы шартлар тудырды һәм татар әдәбиятын Советлар Союзының күп милләтле әдәбияты семьясына кушты.
Коммунистлар партиясе тарафыннан үткәрелгән бу оештыру чарасы Со ветл ар Союзы язу ч ы л а р ы н ың бердәм семьясында татар әдәбиятының үсүе өчен бик әһәмиятле шарт булды. Безнең татар әдәбияты, Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның бөек тәгълиматы белән рухланып, үсте һәм алга китте, бөек
100
рус халкы әдәбиятының гаять көчле эчкерсез ярдәме белән үз иҗатының идея һәм художество дәрәҗәсен өзлексез яхшырта килде. Безгә бу дуслыкны татар әдәбиятының тагын да үсүе өчен бик әһәмиятле көч чыганагы итеп сакларга һәм ныгытырга кирәк.
Бу елларда татар әдәбияты бар- лык жанрларда мәгълүм уңышларга иреште. Бездә татар һәм рус телләрендә зур тиражлар белән басылып чыккан унлап роман, 20 чәл повесть, берничә поэма барлыкны гына әйтү дә җитә. Соңгы елларда 1\. Нәҗминең «Язгы җилләр»е, Г. Бәшировның «Намус»ы, Г. Әпсә- ләмовның «Алтын йолдыз»ы, «Газинурлы, Ибрай Газиның «Онытылмас еллар»ы, Т. Журавлевның «Комбайнчылары, И. Заботинның «Ло- бачевский»ы, Әхмәт Фәйзинең «Тукай» романы, С. Баттал, С. Хәким поэмалары, Г. Гобәй повестьлары һәм башкалар басылып чыкты. Бездә проза өлкәсендә уңышлар аеруча сизелә, бу уңышларны беркетергә һәм үстерергә кирәк.
Ләкин әдәбиятыбызның үсешендә әле зур гына кимчелекләр, ялгышлар бар һәм боларга игътибар бирергә кирәк.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды коммунизмга күчә бару чорына кергән совет халкының героик эшләре әле матур әдәбиятта йомшак һәм сүрән яктыртылуны күрсәтеп үтте. Соңгы еллардагы әсәрләрдә әле заманыбызның төп һәм җитәкче образлары, коммунизм төзүче гади совет кешеләре образлары ачык һәм дөрес гәүдә-ләнмәгәннәр, ә бу миллионнарча укучыларны тәрбияләүче совет әдә-биятының төп бурычы иде һәм шу- тай булып кала да. Партиянең XIX съезды күрсәткән бу кимчелек тулы- сынча татар совет әдәбиятына да хас.
Истә кала торган Хәсән Айвазов, Нәсимә, Мостафа, Нәфисә, Хәйдәр, Тимри, Мөнирә, Галим, Газинур, Биктимер, Илсөяр, Хәлим, Таҗи һәм башка кайбер образлардан кала, соңгы вакытта заманыбызның зур һәм әйдәүче образлары тудырылмады.
Рус язучыларының иң яхшы әсәр-ләрендә партия кешесенең ачык һәм дөрес образлары бирелде, киң массаны аңлы тарихи эшкә күтәргән, аны оештырган һәм бер җиңүдән икенчесенә алып барган көч күрсәтелде. Бөек пролетар язучы Горький, «Ана» романында революцион көрәшкә күтәрелгән эшчеләр массасын сурәтләгәндә, аларның рухи үсешләрен органик төстә большевистик идеяләрнең җәелүенә һәм көчле тәэсиренә бәйләде. Бу әсәр әдәбиятка профессиональ революционер, партия пропагандисты һәм оештыручысы Павел Власовньи алып килде.
Клычков образында Фурманов Чапаевның дусын һәм киңәш бирүче комиссарын күрсәтте. «Тар-мар» романында кешеләргә карата мәхәббәт белән тулган Левинсон бик ы ш а н д ы р ы р л ык образ. « Күтәр ел- гән чирәм»дә Давыдов образы колхоз строен оста һәм энергияле оештыручы образы. Мондый кешеләрнең һәркайсы большевистик идеялелек, халыкка чын күңелдән хезмәт итү, үзләренең тормышларын Павел Корчагин тормышы кебек ачык һәм эчтәлекле итә торган хезмәт үрнәге буларак хәтердә кала.
Сугыштан соңгы әдәбиятта рус язучылары Воропаев, Алексей Ме- ресьев кебек яңа социалистик җәмгыять кешеләре образларын тудырдылар.
Кызганычка каршы, без татар совет әдәбиятында мондый «партия кешесе» образларын аз күрәбез. Еш кына безнең иҗтимагый тормышыбызның теге яки бу тармагында партия теләген үтәүче образлар сүрән биреләләр. Парторглар, райком секретарьлары, предприятие директорлары, колхоз председательләре бик еш кына коллективтан аерылган, ышанмаслык һәм күңелсез итеп күр-сәтеләләр. Алар бары тик өйрәтәләр, тәнкыйть итәләр. Күбесенчә безнең язучыл арыбыз мондый геройларның образларын үзләренең әсәрләренә партиянең ролен җитәрлек күрсәтмәүдә гаепләмәсеннәр өчен генә кертәләр.
Бу фикерне раслау өчен шушындый мисал китерергә мөмкин: «Совет
101
әдәбияты» журналының 3 һәм 4 нче саннарында Шәйхетдииовиың «Ямьле Ык буйлары» дигән повесте басылды. Гомумән алганда повесть начар түгел. Автор аеруча Гомәр образын тудыруда уңышка ирешкән. Повесть 'колхоз тормышына багышланган. Ул безгә кирәкле һәм файдалы. Ләкин язучы партия оешмасы секретаре Җәләев образын бирә алмаган. Ул төссез чыккан, хәтердә калмый, аның колхоз коллективының чын җитәкчесе, юлбашчысы, җаны икәне күренми. Ул тик бер кешегә генә, Гомәргә генә игътибар белән карый, аның турында гына кайгырта. Ул—күбрәк ялгыз на-чальник. Халык тормышының гомуми агышында ул йомшак күрсәтелгән.
Массага якын тору, аны өйрәтергә генә түгел, бәлки аңардан өйрәнергә дә хәзер тору — коммунистның мәҗбүри сыйфаты. Безнең тормышыбызда коммунистның роле халыкның бердәм югары максатка омтылуын беркетү. Иптәш Шәйхет- динов моны аңлый, моны үзенең повестенда күрсәтергә тырыша. Менә ул колхоз оешмасында партия җыелышы турында яза. Ләкин бу җыелышка багышланган битләрне укыганда, бу оешманың кайнап торган тормышы һәм көче турында тәэсир калмый. Язучы ни өчендер җыелышның тышкы күренешен сурәтләү белән мавыга. Күп кенә башка хикәяләрдә һәм повестьларда да партия җыелышы, партия һәм совет работникларының аерым об-разлары әнә шулайрак бирелә.
Халыкның үз азатлыгы өчен, ал-павытларны һәм буржуазияне бәреп төшерү өчен көрәше, Октябрь социа-листик революциясенең җиңүе, ты: ныч төзелештәге уңышлар, Ватан сугышы фронтларындагы җиңү, коммунистик җәмгыять төзүдә халыкның барлык җиңүләре һәм казанышлары Коммунистлар 'партиясенең батыр көрәшенә бәйләнгәннәр. Масса бу партияне чорыбызның акылы, намусы һәм вөҗданы дип карый. Шуңа күрә дә Коммунистлар партиясенең җитәкләү һәм юнәлеш бирү ролен чагылдырмаганда матур әдәбият әсәрләрендә безнең чын-барлыгыбыз картинасы тулы һәхМ дөрес булмас иде.
Матур әдәбиятның бурычы совет кешеләрендә Коммунистлар партиясенә мәхәббәт, аның идеяләренә чын күңелдән бирелгәнлек, ул куйган бурычларны үтәүгә хәзер торуны тәрбияләү.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды, язучыларның игътибарын үрнәк булырлык совет кешесенең уңай образын тудыруга юнәлдерде. Авторның фикереңчә дә, сюжетның барышы буенча да кирәк булмаса да әсәргә партия вәкиле, парторг яки райком секретаре фигурасын механик төстә кертү белән партия йогынтысын чагылдыру шикелле катлаулы һәм күп кырлы бурычны хәл итеп булмый. Партия работнигы образы һәрбер әсәрдә, әлбәттә, булырга тиеш дигән бәхәсләр схоластик характерда барды. Әгәр язучы совет кешеләренең тормышын, коммунизм өчен, бөтен искелеккә, реакцион күренешләргә каршы партияле һәм партиясез пат-риотларның көрәшен дөрес позиция-ләрдән торып чынлыкны художестволы итеп чагылдырса, әсәрдә нинди персонаж үзәк персонаж булуга карамастан, аның әсәре партия юнәлеше алачак.
Минскийның «Беренче шатлык» хикәясендә партия вәкиле юк. Аның, геройлары — партиянең чакыруы буенча зур мәсьәләләрне хәл итү өчен авылга баручы гади кешеләр, врач һәм авыл хуҗалыгы белгечләре. Аларның эшләгән эшләренә, рухлануларына, үзләре бара торган тармакка яратып карауларына, үз араларындагы мөнәсәбәтләргә карап бу кечкенә генә коллективның авыл хуҗалыгын күтәрү эшендә партия бурычларын хәл итәргә омтылуда бердәм икәнлеген хис итәсең.
Шаблонга һәм схемага күнеккән, конъюнктура карашларыннан чыгып эшләргә гадәтләнгән формалист тәнкыйтьче бу язучыны аның әсәрендә теге яки бу вәкил булмауда гаепләр иде. Эш вәкилләр санында түгел, язучының партия вәкилен сурәтләүгә ничә бит багышлавында түгел. Эш бу герой образының ни дәрәҗәдә художестволы чыгуында,
102
аның әсәрдә, башка персонажларның тормышында нинди роль уйнавында. Горькийның «Клим Самгин- ның тормышы» романы битләрендә большевик Степан Кутузов эпизодик образ гына, ләкин ул һәм аның, көрәштәш иптәшләре Самгиннарны I себереп ташлаган вакыйгаларның . барышын билгелиләр һәм әсәрдә вакыйганың төп үзәге булып тора-лар.
Безнең татар әдәбиятында күре-нешләрнең мәгънәсен ачу урынына, тормышка кыю үтеп керү һәм анда актив катнашу урынына тормышны иллюстратив сурәтләү бик күп. Язучыларның хәзерге вакытта совет кешеләре хәл итә торган бурычлардан аерылганлыклары сизелә.
Хәзер бөтен совет халкы, КПСС Үзәк Комитетының сентябрь һәм февраль — март Пленумнары карарларын кулланып, ике-өч ел эчендә, промышленностьның куәтле үсешенә таянып, авыл хуҗалыгының барлык тармакларын текә күтәрүгә ирешү, халыкның продуктларга һәм киң куллану товарларына булган, үсеп киткән таләпләрен җитәрлек канә-гатьләндерү, җиңел һәм азык про-мышленностен чимал белән тәэмин итү өстендә эшли.
Язучыларның бурычы колхоз тө-зелешенең уңай тәҗрибәсен нәфис сүз белән пропагандалау, авыл хуҗалыгын гомумән күтәрүгә ирешүдә партиягә, совет халкына ярдәм итү. Ләкин бу, язучы колхоз эшендәге кимчелекләр турында язмаска тиеш, дигән сүз түгел. Әмма алар турында язганда да алдынгы идеянең тантанасын һәм җиңүен истән чыгармаска, резервларны һәм перспективаларны ачарга һәм күрсәтергә кирәк.
z\Bbin хуҗалыгы мәсьәләләре буенча партиянең һәм хөкүмәтнең соңгы карарларында зур принципиаль мәсьәләләр куела. Длар язучыларга үзләренең 1953 елның көзенә кадәр дә, шулай ук аннан соң да язган әсәрләрен тирәнтенрәк һәм ныграк карап чыгарга мөмкинлек бирәләр. КПСС Үзәк Комитетының сентябрь Пленумыннан соң чыккан әсәрләр турында берничә суз әйтергә кирәк. Мин /Иинскийныц «Беренче шатлык» хикәясе һәм Шәйхетди-
I новның «Ямьле Ык буйлары> повесте турында әйтеп үттем инде. Соңгысында авыл избачы коммунист Гомәр Садыков образы ышандырырлык итеп яхшы* күрсәтелгән. Ул, фронттан кайтып, колхозчылар белән бергәләшеп колхоз производствосын күтәрүгә керешә. Бу повестьта югарыда әйтелгән кимче-лекләр бар. Ләкин беренче адым дөрес атланган һәм киләчәктә иптәш Шәйхетдинов колхоз авылын шактый яхшырак һәм тулырак яктырта торган яңа әсәрләр бирер дип уйларга кирәк.
Авыл механизаторларына багыш-ланган шактый әһәмиятле һәм кы- зыкльн әсәр Фатих Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повесте булды. Бу әсәр язучының иҗади уңышы, аның иҗатында алга атланган адым. Повесть җиңел укыла һәм кызыклы. Төп геройлар итеп трактор отряды бригадиры Айдар, колхозның кырчылык бригадасы бригадиры Тәзкирә, Айдарның атасы Гафиятулла һәм МТС работнигы Александров китерелә. Автор үз геройларының, бигрәк тә Айдарның һәм Тәзкирәнең тормышын һәм хисләрен яхшы- ачып бирә. Карт һәм яшь Зөбәеровлар- ның төрле омтылышлары һәм интереслары уңышлы күрсәтелгән. Айдарның атасы Гафиятулла үз тормышы турында гына кайгырта, улының өйгә якынрак булуын һәм тимер түбәле алты почмаклы йорт-ны тизрәк салуын тели. Айдарның омтылышлары йорт эченә генә сыймый, аның иҗтимагый һәм шәхси интереслары зуррак һәм яктырак. Ләкин автор, кешеләрнең хисләрен яхшы ачып бирсә дә, хезмәтне повесть геройларының мәхәббәт хисләрен һәм кичерешләрен ачу өчен фон итеп кенә файдалана.
Язучыларның Беренче бөтенсоюз съездында яса га н докл ады нда A. М. Горький болай дигән иде: «Без үз китапларыбызда төп герой итен хезмәтне, ягъни хезмәт процесслары белән оештырыла торган кешене, бездә хәзерге заман техникасының бөтен куәте белән коралланган кешене, үз чиратында хезмәтне җиңелрәк, нәтиҗәлерәк итеп оештырып, аны сәнгать дәрәҗәсенә
103
кадәр күтәрүче кешене сайлап алырга тиешбез. Без хезмәтне иҗат дип аңларга өйрәнергә тиешбез»
Фатих Хөсни повестеның темасы буенча тормыш үзе үк анда МТСның эшен күрсәтүне сорый. Повестьта МТС, Айдар һәм Александров җитәкчелегендәге бер бригада аша гына күрсәтелгән. Ләкин бөтен трактор бригадасының тормышы һәм эше ачылмаган, алар Айдарның үзенең кичерешләре һәм трактор- (чы Хәйдәрнең артта калган карашулары белән алыштырылганнар. Отрядның калган механизаторлары . нәрсә турында уйлыйлар, ничек эш- ■ лиләр — бу турыда повестьта бернәрсә дә әйтелми. Колхоз бригадиры Тәзкирә образы берьяклы гына, Айдар белән булган мәхәббәт мөнәсә-бәтләрендә генә ачыла. Автор /Тәзкирәнең намус белән эшләүче, | алдынгы, үсеп килүче эшче икәнен, /аның гади колхозчыдан колхоз пред- z седатсленә кадәр күтәрелүен һәм югары уңыш алган өчен Социалистик Хезмәт Герое исеме алганлыгын әйтә. Ләкин, кызганычка каршы, Тәзкирә хезмәт процессында, кол-лективта күрсәтелмәгән. Партия вәкиле сыйфатында Александров образы да ачылып бетмәгән. Ул халык белән аз элемтә тота. Гомумән аның нәрсә эшләвен күз алдына китерү кыен. Айдар тормышта күп ялгышлар эшли, аңарда ялгыш фикерләр туа, ләкин Александровның боларның берсенә дә исе китми. Ул Айдар белән тик өйләнешү турында гына сөйләшә.
Айдар һәм Тәзкирә образлары бөтен матурлыклары белән ачылмаганнар. Алар шәхси кичерешләр белән артык мавыгалар. Билгеле, тормышта кешеләрнең үзләренең шәхси максатларын беренче планга куюлары була, ләкин язучы үзенең геройларына объективист күзлегеннән карарга тиеш түгел. Ул үзенең бөтен көче белән өндәргә, расларга һәм нәрсәне булса да читкә кагарга тиеш.
Бүгенге авыл темасына прозаиклар берничә очерк һәм зарисовка бирделәр. Күптән түгел «Совет Татарстаны» газетасында Кави Нәҗминең юл язмалары басылып чыкты («Ләйсән яңгыры узгач»). «Совет әдәбияты» журналында Г. Ахунов һәм М. Хәмитовның «Гөбнә буендагы бер колхозда», М. Хәсәновның «Миллионер колхозда» һәм С. Шакирның «Күтәрелештә» исемле очерклары басылды.
Очерк — иң сугышчан һәм оператив жанр. Бу жанрда язучы үзенең тормышка актив үтеп керүен тизрәк күрсәтә ала. Фактларны күңел биреп өйрәнүгә һәм оста гомумиләштерүгә нигезләнгән, алдынгы тәҗрибәне пропагандалый торган һәм кимчелекләрне ача торган очерк аеруча зур әһәмият ала. Ләкин күп татар язучылары' бу жанрга игътибар бирмиләр, классик һәм совет әдәбияты традицияләрен оныталар. Бездә очерклар бик аз чыга. Күп очеркларның идея-художество дәрәҗәсе бик түбән. Очерк язучылар тормыштагы әһәмиятле һәм төп мәсьәләләрне я читләтеп үтәләр, яки берьяклы гына яктырталар. Ни өчендер күп очеркчылар фактларны җентекләп сайлап мәшәкатьләнеп тормыйлар. Блокнотка нәрсә эләксә, шул очерк битләренә күчә.
«Миллионер колхозда» очеркында Хәсәнов Вахитов исемендәге колхозның председателе Таҗиев турында яза. Ул үз эшен яхшы белүче, колхоз авылының тәҗрибәле һәм булдыклы җитәкчесе. Аның турында колхозчылар мәхәббәт һәм ихтирам белән телгә алалар. Ләкин очерк-ның авторы бу якларны күрсәтмәгән. Укучыга бу зур кешенең тормышы һәм эше турында тәэсирле хикәя уку күп кызыклырак булыр иде, ә очеркта ул юк. Очеркта бу колхозның хезмәт сөюче зур коллективы күрсәтелмәгән.
Шуның өстенә әле әйтеп үтелгән повестьларда һәм очеркларда авторның темага ни дәрәҗәдә саксыз һәм игътибарсыз каравын күрсәтә торган күңелсез вак-төякләр дә очрый. М. Хәсәнов җир мәйданын кубометрлар белән үлчи, Фатих Хөсни «Родина» маркалы рация турында сөйли. Чынлыкта исә рация «Урожай» маркалы була, ә «Родина»— ул радиоалгыч. Шәйхетдинов пар җирен кышка кадәр сөрдерә. Автор туңга сөрү дип әйтергә телә
104
гән булса кирәк, ләкин анда да дөрес булмас иде. Кыш башланганчыга кадәр тунга сөрелгән җир ул инде начар сөрелгән җир була.
Колхоз авылын сурәтләүдә ниндидер шаблон урын алган. Берәү артта калган колхоз председателен күрсәтә, ә икенчесендә, колхоз председателе колхоз производствосын берүзе күтәрә, колхозчылар аңа ярдәм генә итәләр. Гадәттә, вакыйгалар бакчачылык, яшелчәчелек, электр станцияләре төзү мәсьәләләре тирәсендә бара, ә төп мәсьәләләр — бөртекле ашлык һәм җәмәгать терлекчелегенең продукт бирүен арттыру мәсьәләләре — язучыларыбыз- ның әсәрләрендә тиешенчә гәүдәләнми. Конфликтлар җиңел генә, көрәшсез генә, нинди булса да икенче дәрәҗәдәге тышкы көчләр катнашы белән генә хәл ителәләр.
Шагыйрьләр хәзерге авыл турында күп кенә яхшы шигырьләр бирделәр. С. Батталның «Олы юл буйлап» поэмасын күрсәтү дә җитә. Ләкин алар әле совет укучысының үсеп киткән таләпләрен канәгатьләндерү өчен җитәрлек түгелләр. Безнең колхозларыбыз үз хезмәтләре турында чын шигъри әсәрләр укырга телиләр, безнең шагыйрьлә- ребезнең дә чирәм күтәрүләрен, тирәнрәк хисләр белән язуларын телиләр. Ләкин хәзергә әле безнең поэзиябездә бу тирәнлек җитеп бетми, зур гомумиләштерүләр җитми. Күбесенчә шагыйрьләрнең игътибары вак фактларга юнәлә. Шагыйрь Г. Латыйп басуда мунча күргән һәм менә кыр мунчасы турында шигырь әзер. Шагыйрь Гыйлемханов юлда элеваторга бара торган машинаны күрә һәм шофер турында шигырь яза. Шагыйрь Мәхмүт Хөсәен колхозчы өенә кереп баручы» монтер белән очраша һәм электрик турында шигырь яза. Болар яңа белгечлек кешеләре, индустриаль промышленность вәкилләре, алар турында тирәнтенрәк, рухланыбрак, мәхәббәт белән, эшне белеп язарга кирәк.
Безнең язучыларыбыз, шагыйрьләребез, драматургларыбыз әле КПСС Үзәк Комитетының сентябрь һәм февраль — март Пленумнарының тарихи карарлары белән үз өсләренә нинди зур һәм җаваплы бурычлар йөкләнгәнлекне тулысынча аңламаганнар. Халык алардан бу бөтен халык бурычын хәл итү өчен нәфис сүз коралы белән актив көрәш алып баруны таләп итә. Партия хәзерге вакытта авыл хуҗалыгын тагын да күтәрү авыр хезмәттән башка, шома гына, үзагымы белән барыр дип уйлау гафу ителмәслек ялгышлык икәнлеге турында кисәтү ясый.
Язучылар тормыш белән ныграк бәйләнергә, югары художестволы, идеяле әсәрләр язарга тиешләр, бу идеялелек гомуми декларация булмаска, бәлки җанлы характерларны гәүдәләндерү булырга тиеш. Партияле юнәлеш китапның бөтен төзе-лешеннән органик төстә килеп чыгарга, тулы итеп бирелгән художество образларында гәүдәләнергә тиеш. Язучы совет кешеләренең югары мораль һәм рухи сыйфатларын, җиңүләр тантанасын, кешеләрнең үзләрендә иске дөнья традицияләрен саклаучы» һәртөрле элементларга каршы көрәшкә омтылышын ачарга тиеш.
Партия язучыларны тормыштагы кимчелекләрне кыюлык белән тәнкыйть итәргә чакырды һәм чакыра. Партия конфликтсызлык теориясе дигән нәрсәне бик нык гаепләде. Бу теория яңа җәмгыять төзү өчен көрәштә туа торган кыенлыкларны яшереп калдырырга омтылуда күренде. Тормышта әле ялкаулар, әрәмтамаклар, бюрократлар, казна талаучылар һәм безгә тизрәк алга барырга комачаулаучы башка мораль гарипләр барлыкны онытырга ярамый. Аларны» фаш итәргә һәм бөтен яраксыз һәм черек күренешләрне, гомерен кичергән иске тор-мыш калдыклары» дип карап, сатира уты белән көйдерергә һәм шул ук вакытта бу искелек күренешләрен җиңүче көчләрне күрсәтергә кирәк.
Безнең кимчелекләребезне партияле тәнкыйть итүнең көче — бу тәнкыйтьнең кимчелекләрнең җиңеләчәгенә ышануга нигезләнүендә. Тәнкыйть ирешелгәи уңышлар нигезендә кимчелекләрне төзәтү юлларын күрсәтә. Бу—тирәитен оптимистик тәнкыйть. Без хуҗалыгыбызныц һәм
105
культурабызның теге яки бу өлкә сендәге кимчелекләр турында сөйләгәндә бу өлкәләрдә ирешелгән уңышлар турында да онытмыйбыз.
Тәнкыйтьнең максаты булган нәрсәләрне инкарь итү түгел, бәлки яца уңышларга ирешү. Моны политик сукыр кешеләр генә аңламый. Кызганычка каршы әле совет тор-мышын берьяклы гына һәм бозып күрсәтүче язучылар бар. Бу язучылар үзләренең әсәрләрендә тик тискәре якларны гына күрсәтәләр, совет җәмгыяте тормышында алдынгы, прогрессив күренешләрнең җитәкче һәм билгеләүче роле турында оныталар. Соңгы вакытларда социалистик реализм принципларына каршы килә торган бу чит карашлар Ма-риенгофның «Наследный принц», Зоринның «Кунаклар», Виртаиың «Помпеевның һәлакәте», Городец- кийның «Эшлекле» пьесаларында һәм башка шундыйларда аеруча ачык күренде. Безгә чит булган идея карашлары нәтиҗәсендә перспективаны югалту соңгы вакыттагы күп кенә тәнкыйть мәкаләләре өчен дә характерлы.
Померанцевның «Об искренности в литературе» дигән мәкаләсенең бөтен мәгънәсе башлыча безнең тормышның тискәре якларын күрсәтергә чакырудан тора. Мәкаләнең авторы, әдәбиятның партиялелеген субъективистик «эчкерсезлек» үлчәве белән алыштырып, чынлыкта күптән инде марксистик эстетика тарафыннан җимерелгән һәм читкә алып ташланган теорияләрне тергезергә, совет әдәбияты үсешенең әһәмиятле мәсьәләләрен тикшерүне идеализхМ сазламыгына алып керергә маташа. Асылда автор художество иҗатында һәм аңа бәя бирүдә социалистик реализм методын түгел, бәлки субъектив тәэсирләрне һәм хисләрне кулланып эш итәргә тәкъдим итә, чын тормыш турында яла ягулы уйдырмалар тарату өчен явыз ниятле һәм дошман элементларга юл ача.
«Новый мир» журналы, аның баш редакторы Твардовский ярдәме белән һәм аларның яклавы астында Померанцев, Абрамов һәм башкалар күтәреп чыккан ялгыш, дошман линияне җәмәгатьчелек һәм партия матбугаты бик каты һәм бик дөрес гаепләде. Безгә бу факттан нәтиҗәләр ясарга, үз иҗатыбызга тәнкыйть аша карарга, совет тормышын бозып күрсәтә торган идеясез әсәрләрне кискен төстә фаш итәргә кирәк.
Кызганычка каршы безнең татар әдәбиятында да тискәре күренешләрне тәнкыйть итүдә еш кына актык чиккә ташланалар. Бу яктан язучы Гамир Ыасрый бик зур ялгышлык, эшли. «Совет әдәбияты» журналының бишенче санында аның «Әшнәкәй» дигән сатирик поэмасы басыл-ды. Автор тәэминат работникларының берсен, заводның коммерческий директорын фаш итүне максат итеп алган. Ләкин поэманы укыганнан соң ирексездән барлык тәэминат һәм сәүдә, работниклары жуликлар һәм караклар, алар бернинди җәза алмыйча урлыйлар, дәүләт акчаларын үзләштерәләр дигән ялгыш һәм зарарлы нәтиҗә килеп чыга. Алар- ны төрле ревизорлар, начальниклар һәм хәтта министр да яклый, аларның пычрак эшләрендә катнашалар. Әлбәттә, без, автор бу әсәрне язып, безнең работникларыбызга явыз ният белән белә торып пычрак ташлау максатын алган, дип әйтмибез. Ләкин төптән уйлап караганда, безнең чын тормышыбызны бозып күрсәтү килеп чыга. Поэма буенча фикер йөрткәндә Казанда рәтле кешеләр юк ҺӘХМ бернинди дә яхшы эш эшләнми дип уйларга калдыра торган нәтиҗәләр ясала. Урам буйлап галимнәр, текстильчеләр, мехчылар, архитекторлар, маляр, академик, токарь, врач һәм санитарка баруны сүз уңаеннан гына әйтеп үткәннән соң, Г. Насрый соңыннан, буяуларны кызганып тормастан, аеруча тырышып һәм тенденция белән үзе тарафыннан бер өемгә өелгән тискәре күренешләрне сурәтли башлый. Анда сез тегү фабрикасының брак эшләүче, ләкин күбәләк шикелле матур кызларын да, янгынга каршы рекламалар язучы һәм гоно-рар исе белән тәм табучы талантсыз художникларны да, опералар язмаучы, ләкин халык җырларын төрлечә яңартучы композиторларны
106
да. үзенә йорт салдыручы һәм балаларның тору урыны турында кайгыртмаучы район Советы работнигы-, чиновник, алдакчыны да күрерсез. Сыра сатучылар мичкәгә бер-ничә чиләк су кушалар, сыра күбеге исәбенә йортлар салалар һәм сыерлар сатып алалар. Автор «Бегемот»- ны тарих өчен саклап калырга гүяки боерык биргән шәһәр Советы җитәкчесен дә онытмаган.
Укучыда бу поэма бик авыр тәэсир калдыра. Поэма үзендә язылган вакыйгалардан аңлашылмау хисе, шулай ук тормышның барлык кимчелекләрен бөтенесен бер урынга туплап бик начар әвәләгән авторга карата ризасызлык хисе тудыра.
Шуның шикелле башка әсәрләрдә дә без кимчелекле күренешләрне чын-чынлап тәнкыйть итүне күрмибез, алар шомартылалар, бөтенләй булмаган образлар һәм күренешләр китерелә. Алар безнең совет тормышының чын картинасын дөрес итеп күз алдына китерергә ярдәм итмиләр һәм бу тормышны бозып күрсә-тәләр. Дөрес, безнең тормышыбызда әле кимчелекле һәм тискәре күренешләр бик күп. Ләкин язучының бурычы» бу кимчелекләрне туплаудамыни, тормышта аны башка нәрсә кызыксындырырга тиеш түгелмени? Болан язу дөреслекне күрсәт-мәү, реализмнан чигенү, тормышны гафу ителмәслек бозып күрсәтү булыр иде.
Дөреслекне язу, беренче чиратта, безнең социалистик тормышыбызның бөтен матурлыгын, аның барлык якларын, безнең гүзәл совет кешеләрен, коммунизм төзүчеләрне күрсәтү дигән сүз, аларның мактарга лаеклы, киеренке һәм изге хезмәтен, аларның үзара мөнәсәбәтләрен, барлык тискәре күренешләргә, безнең тормышыбызга киртә булган искелек калдыкларына каршы көрәшен һәм бу көрәштә аларның җиңеп чыгуын күрсәтү дигән сүз. Ә инде язучы тискәре күренешләр белән генә мавыкса һәм безнең җәмгыятебезгә хас булган төп нәрсәне, ягъни чын совет кешеләрен, партия эшенә чын күңелдән бирелгән, әхлак ягыннан тотрыклы, намуслы, хезмәт сөюче кешеләрне күрмәсә һәм үзенең әсәрләрендә күрсәтмәсә, аларның кешелек якларын, социалистик мөнәсәбәтләрен күрсәтмәсә, мондый язучы совет кешеләрен иң яхшы, алдынгы, прогрессив үрнәкләрдә тәрбияләү интересларына хезмәт итми, уңай күренешләрне урнаштыруга булышлык итми, бәлки объектив төстә безнең тормышыбызга яла ягу юлына, зарарльп һәм куркынычлы юлга баса.
Безгә тискәре фактларны, күренешләрне һәм кешеләрне совет халкының иҗат пафосы һәм кешелек бәхете белән тулган гүзәл тормышы картинасыннан аерып, бөтенесен бер өемгә өеп, тиешеннән артык күпертеп һәм арттырып күрсәтү түгел, бәлки хәзергә әле безнең арабызда тәмам бетеп җитмәгән кимчелекләрне рәхимсез һәм кыю тәнкыйть итү кирәк.
Безгә кимчелекләрне гади рәвештә күрсәтә торган сатира түгел, бәлки ал арны камчылый торган сатира кирәк. Ә кимчелекләрне камчылау —ул ал арны бетерүгә булышлык итү дигән сүз. Моны исә тормыштагы уңай якларны мөмкин кадәр тулы ачу юлы белән генә эшләргә мөмкин. Безнең совет тормышының хаклылыгы шунда, бөтен яңалык, бөтен алдынгы һәм прогрессив күренешләр һәрвакыт искелекне, консерватизмны, кабахәтлекне җиңеп киләләр.
Совет әдәбиятының төп методы булган социалистик реализм принцибы матур әдәбият әсәрләрендә безнең җәмгыятебезгә хас булган чын процессны, кимчелекләрне бетерү процессын, капитализм кал-дыкларын бетерү процессын күрсәтүне сорый. Гүяки закон тәртибендә туа торган кимчелекләрнең котылгысызлыгын һәм җиңелмәслеген күрсәтергә маташучы әсәрләр — социалистик реализм принципларына һәм әдәбиятта партиялелеккә чит нәрсәләр.
Совет язучыларында исә сатира объектлары безнең совет җәмгыятенә хас булмаган иске җәмгыять калдыкларыннан торалар, ягъни безнең язучыларыбыз үзләренең сатирик сүзләре белән социалистик җәмгыятьнең асылына каршы килә
107
торган тискәре күренешләрне кам-чылыйлар. Хәзерге кимчелекләр барысы да совет җәмгыятенең котылгысыз продукты һәм шуңа күрә аларны бетерергә мөмкин түгел дип күрсәтергә маташучы* язучыларның нинди ялгыш һәм зарарлы юлда торуларын аңлау кыен түгел.
Безнең совет кешесе — иҗади хезмәт кешесе, иҗади эзләнүләр кешесе, дөньяда тиңдәше булмаган бердәм һәм дус коллективның члены, шатлыклы һәм бәхетле яңа тормыш төзүче. Чын совет кешеләрен күрсәтү— алар тормышының һәм эшенең нәкъ менә шушы* якларын бөтен тулылыгы белән ачу дигән сүз.
Кызганычка каршы, күп кенә матур әдәбият әсәрләрендә без совет кешеләренең уңай образларын тик алар гына яши ала торган күп кырлы һәм бай тормыштан аерылган хәлдә күрәбез. Кешеләрнең эчке хисләрендә ниндидер бертөрле капшану, алар арасындагы күп төрле мөнәсәбәтләрне ачмау, яки бу мөнәсәбәтләрне -мәхәббәт мөнәсәбәтләренә генә кайтарып калдыру сизелә. Әмирхан Еникицең күп кенә элекке һ'әм кайбер соңгы хикәяләре һәм повестьлары әнә шундый берьяклы- п лыктан котыла алмыйлар. Дөресен г әйтергә кирәк, язучы үзе күрсәткән образларның эчке психологик кичерешләрен, хисләрен һәм мораль сыйфатларын бик оста сурәтли. Ләкин үзләренең барлык эчке хисләре белән берлектә бу образлар зур иҗтимагый күренешләрдән, бай совет тормышыннан аерып күрсәтелгәндә, алар ирексездән ярлыланалар, укучыда бу кешеләр үзләренең эчке дөньяларында гына яшиләр дигән хис туа.
Безнең тормышыбызда җитди һәм зур иҗтимагый конфликтлар еш кына аерым кешенең рухындагы эчке конфликтлар белән алмаштырыла. Бу язучылар җәмәгатьчелеге һәм партия тарафыннан гаепләнгәч омтылышларның — сурәтләнә торган .геройларның хисләрендә казынырга,
t аларны җитди социаль конфликтларны җиңүдә, совет халкының
гомуми көрәшендә актив катнашу
дан мәхрүм итәргә омтылуның безнең татар әдәбиятында чагылуы.
Безнең чын тормышыбыөның әһә-миятле мәсьәләләреннән аерылу, үзеңнең эчке хисләрең белән генә мавыгу поэзиябезнең дә күп кенә әсәрләрендә күренә. Мәсәлән, без моны Шәрәф Мөдәрриснең сонетларында, Нури Арслановның шигырьләрендә күрәбез. Ш. Мөдәррис үзенә 35 яшь тулуны хәсрәтләнеп искә ала, тормышының гөрләп торган чагында үзенең югалткан бала чагын, тормышының таңын сагына һәм үзенә тагын ничә июнь көннәре күрергә калганны* уйлаганда төшенкелеккә һәм эчпошуга бирелә:
Сукты чаң, яшемнең утыз биш чаңы, Кайда син, балачак, гомерем таңы. Күпме икән мин күрер июньнәр саны. Уйласам шуларны кинәт моңланам.
«Совет әдәбияты» журналының 1954 елгы өченче санында Нури Арсланов та яшьлеге турында хәсрәт белән тулган шигырь бастырып чыгарды. Ул яшьлегенең тавын ак томаннар чолгап алганлыкны һәм үзенең хисләре инде никадәр генә канат җәйсә дә, бу яшьлек тавына менә алмаячагын әйтә.
Аннары Арсланов хәзер үзенең хыял тавыннан төшеп килүен һәхМ шунда зирәклек чишмәсеннән су эчүен яза.
Ак томаннар сарып алган Яшьлегем тавын төреп... Мин инде аңа куналмам, Хисләрем канат җәйсә дә, Булсам да бөркет кебек.
Бу һәм моның кебек башка шагыйрьләр Максим Горькийның күптән түгел «Правда» газетасында игълан ителгән сүзләре турында уйланырга тиешләр иде: «Кешенең котылгысыз. нәрсә турында уйлануы» өчен генә язу исә мәгънәсез һәм кирәкмәгән эш,... ягъни ачыктан- ачык зарарлы эш» (А. М. Горькийның В. С. Гроссманга хаты, «Правда» газетасының 1954 ел 18 нче июнь номерында игълан ителде).
Безнең кайбер тәнкыйтьчеләребез, «Новый мир» журналының һәм По- меранцевиың бозык линияләренең мәгълүм йогынтысы астында булса кирәк, үз хисләрең һәм кичерешләрен/ белән мавыгу омтылышын, субъективизм омтылышын теоретик
108
нигезли башладылар. Тәнкыйтьче X. Хәйри үзенең «Әдәбият һәм тормыш» дигән җыентыгында Ә. Фәйзинең «Артымда үтелгән...» һәм «Тышта яз...» дигән шигырьләрен субъективизм өчен дөрес тәнкыйть итә. Яшьлекне сагынган өчен, илһам килүне көтеп торган өчен, ябык тә-рәзә артында тыныч кына утырган өчен дөрес тәнкыйть итә. Ләкин яшь тәнкыйтьче иптәш Юзеев бу тән- » кыйть белән риза түгел икән. «Совет Татарстаны» газетасында басылган, «Тәнкыйть, әдәбият һәм тормыш» дигән мәкаләсендә ул X. Хәйрине бу шигырьләргә дөрес бәя бирмәүдә һәм идеялелек өчен, әдәбиятта формализмга һәм идеясезлеккә каршы көрәшкә берьяклы килүендә гаепли.
Матур әдәбиятны үстерүнең зур һәм җитди мәсьәләләрендә кайбер тәнкыйтьчеләрнең эшендә буталчыклык һәм томанлылык бар. Тәнкыйтьче Хатипов үзенең «Әдәбиятта тормыш чынлыгын дөрес яктырту өчен» дигән мәкаләсендә күп кенә ялгыш фикерләр җибәрә. Автор Мирсәй Әмирнең «Миңлекамал» пьесасына бәя биргәндә, матур әдәбият әсәренең укучыларга эстетик ләззәт бирү сыифатьр белән аның идея ягыннан туплау роле арасында упкын ясый. Шушынды-й сорау туа: туплау әһәмиятеннән аерылганда һәм аңа каршы торганда, совет язучылары- ның әсәрләрендә нинди эстетик тәм булырга мөмкин. Без беләбез, социалистик реализм әдәбияты безнең укучыларыбызга әһәмиятле тормыш мәсьәләләрен чагылдыруы, алдынгы идеяләрне пропагандалавы һәм шулай итеп кешеләрне бу идеяләрнең тантанасы өчен көрәшкә туплавы. белән эстетик ләззәт бирә дә.
Хатипов әдәбиятта уңай геройны I да ялгыш аңлата. Әдәбиятта уңай герой безнең совет кешеләре — коммунизм төзү пафосы белән янучы, партия эшенә чын күңелдән бирелгән, коммунистик моральнең, дус-лыкның һәм патриотизмның бөек принципларында тәрбияләнгән хезмәт ияләре, дип бик гади һәм ачык кына әйтәсе урында, Хатипов шушындый положение китереп куя: «Уңай герой мәсьәләсе — мастерлык мәсьәләсе, әдәби әсәрнең художество буяуларына байлыгы мәсь-әләсе».
Бу мәкаләнең авторыннан без, тискәре герой проблемасы мастерлыкка һәм художество буяулары б a й л ы г ы н а б ә й л әнчм әгә н м ени, дип сорар идек. Әйе, бәйләнгән. Димәк, Хатипов, әдәбиятта уңай герой проблемасын болай аңлату белән, иң әһәмиятле нәрсәне — уңай һәм тискәре образларның тамырында ук аерылып торуын күрми, уңай һәм тискәре образларның социаль нигезләренә, безнең тормышыбыздагы уңай һәм тискәре күренешләрнең срциаль нигезләренә игътибар бирми.
Татарстан язучылары коллективы — оешу-идея ягыннан тупланган һәм эшкә сәләтле коллектив,- Мондый коллектив җибәрелгән ялгышларны! төзәтә ала һәм татар әдәбиятының барлык жанрларының идея дәрәҗәсен һәм художество осталыгын күтәрә ала. Моның өчен иң элек язучылар тормышны, тирән- тен белергә, алдынгы, прогрессив күренешләрне гомумиләштерергә, художество образы көче белән партиягә, совет халкына искелекне, гомерен кичергән реакцион күренешләрне җиңүдә ярдәм итәргә, М. Горький әйткәнчә, дөньяны социалистик, революцион аңлауны һәм сизүне уятырга тиешләр. Алдынгы кешеләрнең, промышленность, нефть предприятиеләре, авыл хуҗалыгы, фән һәм культура новаторларының эшен тирәнтен өйрәнергә кирәк, чөнки алар — искелекне, артта кал-ганлыкны тизрәк бетерүдә, җәмгыятебезнең коммунизмга таба җиңүле барышын тизләтүдә ярдәм итә торган зур көч. Бу кешеләрне һәрьяклап, тирәнтен күрсәтү —совет язу- чыларының беренче бурычы.
Совет әдәбиятында партиялелек байрагын югары тоту, үзеңнең иҗат эшеңдә партия политикасын,— строебызның яшәү нигезен кулланып эш итү, пролетар интернационализм байрагын югары тоту, халыклар дуслыгын ныгыту, милли чикләнгәнлекне, милләтчелек калдыклары күренешләрен кискен фаш итү, барыннан да элек классиклар-
109
.дан һәм хәзерге иң яхшы» рус язу- чькпары1Ш1аи тырышып -мастерлыкка өйрәнү — бурыч әнә шул.
Масаюны, мактануны» бетерергә, талантны тырыш хезмәт һәм уку белән бергә бәйләргә, халык ышанычының кадерен белергә кирәк.
Бездә матур әдәбиятны» коммунизм төзелеше эпохасы таләпләре дәрәҗәсенә күтәрү өчен көч һәм мөмкинлекләр бар. һичшиксез, Татарстан язучылары, Советлар Союзы язучыларының бердәм семьясында, партия һәм хөкүмәт тарафыннан безнең совет әдәбиятына йөкләнгән бурычларны үтәү өчен бөтен көчләрен, энергияләрен һәм белемнәрен бирерләр.