Логотип Казан Утлары
Публицистика

БӨТЕН КӨЧНЕ ЮГАРЫ ИДЕЯЛЕ ӘСӘРЛӘР ТУДЫРУГА!


Татар совет әдәбиятының 20 еллык үсешендәге иң күңелле һәм иң кыйммәтле йомгак — әдәбиятыбызның идея:эчтәлек ягыннан бик нык баюы һәм күтәрелүе булды. Коммунистлар партиясенең какша-мас позицияләрендә торган хәлдә, безнең язучыларыбыз төп мәсьәләне — яңа социалистик тормышны тирәнтен һәм киң колач белән күрсәтергә өйрәнделәр.
Татар совет әдәбиятын игътибар белән күзәтеп барган һәр кеше аның бу еллар эчендә җитлегүен, тар милли рамкадан чыгып, күп милләтле совет әдәбиятының куәтле Иделенә килеп кушылуын бик ачык күрәчәк. Шунысы куанычлы, бу куәтле Иделдә безнең әдәбиятыбыз югалмады һәм югалмый, бәлки барлык колоритын, үзенчәлекләрен саклап яши бирә, икенче төрле әйткәндә, күп милләтле совет әдә-биятына үзенең лаеклы өлешен кертеп бара.
Әдәбият өлкәсендәге уңышларыбыз белән без, тормышыбызның һәм культурабызның барлык өлкәләрендәге кебек үк, барыннан да элек бөек Коммунистлар партиясенә — әдәбиятыбыз турында өзлексез кайгыртып торучы партиябезгә бурычлыбыз.
Шушы елның августында Татарстан партия оешмасы эшендәге һәм татар әдәбиятындагы кайбер идеологии ялгышлар турында Үзәк Комитет кабул иткән карарга ун ел тула. Вакыт күбрәк үткән саен, без бу карарның нинди зур кайгыртучан- лык белән кабул ителгәнлеген тирәнрәк төшенә барабыз. Бу карар— татар совет әдәбиятының зур борылыш ноктасы булып тора. Үз әсәр-ләренең идея сафлыгы, ягъни халык каршындагы җаваплылыклары турында оныткан кайбер язучыларның ялгышларын каты рәвештә тәнкыйть итү белән бергә, партия барлык язучыларга иҗатның иң туры юлларын күрсәтте, аларның игътибарын тормышның иң актуаль проблемаларына юнәлдерде.
Партиянең шул күрсәтмәләре белән рухланган татар язучылары, аерым алганда прозаиклар, югары идеяле һәм художество ягыннан бөтен әсәрләр иҗат итү эшендә байтак кына эш башкардылар.
Ләкин партиянең бу карарыннан һәм идеология мәсьәләләре буенча кабул ителгән башка бик күп мөһим карарлардан без инде үзебезгә тиешле нәтиҗәне ясадык дип әйтү коры һәм буш мактану гына булыр
Т2
шылмый. М. Әмирнең колхоз темасына язылган беренче зур әсәре — «Агыйдел» повестенда уңай геройлар юкмыни? Ко м с о м о л ецл а р д ач i Гаяз, Артыкбикә, Ильяс образлары бүген дә безнең яшьләргә үрнәк булып тормыйлармыни?
Бу әсәр СССР совет язучыларының I иче съездыннан соң бер ел вакыт үткәч язылган иде. Съездда совет әдәбиятының төп «методы дип игълан ителгән социалистик реализм методының эштә нинди нәтиҗәләр бирә башлавын бу әсәр үрнәгендә бик ачык күрсәтергә мөмкин булыр иде. Кызганычка каршы, докладчы бу мөмкинлекләрдән файдаланмадык
Ш. Камалның исемендә үк бөтен идея эчтәлеге әйтелеп бирелгән «Матур туганда» романының (1937) телгә алынмавы шулай ук аңлашылмый. Бу әсәрендә Ш. Камал авыл коммунистларының — Каюмның, Әх-мәтнең, Фәтхинең, Мәдинәнең шактый тулы уңай образларын бирә бит. Минем фикеремчә, докладчы санап киткән хатын-кыз образлары галлереясында Мәдинәгә урын бирелмәве һич тә дөрес түгел. Кире-сенчә, нәкъ менә Ш. Камалның Мәдинәсеннән М. Әмирнең Миңле-камалына һәм башка бик күп хатын-кыз образларына иҗади басма салына.
Бу роман уңае белән безнең иң яхшы прозаикларыбызның рус язу- чыларыннан, аерым алганда М. Шолоховтан, әдәби осталыкка ничек өйрәнүләре турында да конкрет сөйләргә мөмкин булыр иде. Монументаль әсәрләр тудыруда рус әдә-биятының Ш. Камалга булган йогынтысы аерата әһәмиятле факт бит.
Докладта телгә генә алынып кителгән Ә. Фәйзинең «Тукай», М. Әмирнең «Ялантау кешеләре» романнары, Ф. Хөснинең «Авыл өстендә йолдызлар» повесте да тулырак анализга лаеклы әсәрләр. Бу авторлар әсәрләре өстендә эшләүне хәзер дә дәвам иттерәләр. Шунлыктан, яхшы теләк белән әйтелгән һәр тәнкыйть сүзе аларга бары тик ярдәм генә күрсәтер иде.
Уңай герой зур полотнолы әсәрләрдә генә тудырылмый. Гатар язучыларының күп сандагы хикәя ләре һәм очеркларыннан да уңай геройның күп кырлы, катлаулы образы күтәрелә. Әмма докладчы бу турыда бөтенләй диярлек сөйләмәде. Кыска жанрда зур проблемаларны күтәреп, көчле характерларны ачып булмый дигән фикер — ялган һәм зарарльн фикер. Үз вакытында бу караш татар хикәясенә бик зур зыян китерде. Хикәя жанры елдан- ел саегайды, язучылар елына 2—3 хикәя бирү белән чикләнә башладылар. Хәзер бу өлкәдә уңай якка таба беркадәр үзгәреш бар һәм без бу үзгәрешне бөтен көчебез белән якларга, үстерергә тиешбез. Бу принципиаль мәсьәләнең дә докладта күләгәдә калдырылуы кызганыч.
Очерк мәсьәләсе исә докладта бө-тенләй” яктыртылмады. Бу иң сугышчан һәм оператив жанрга бездә гомумән хөрмәт юк. Очерклар беркайда да тикшерелмиләр, беркем тарафыннан да оештырылмыйлар. Очерклар язу эше үз агымына куелган. Үзәк Комитетның сентябрь һәм фёвраль-март Пленумнарының тарихи карарларын колхозчылар һәм механизаторлар ничек итеп тормышка ашыруны күрсәткән бер генә рәт-
• ле очеркның да «Совет әдәбиятыан- / да басылмавын бары тик шуның белән генә аңлатырга «мөмкин.
Докладчыдан без әдәбиятыбызның уңай яклары белән бергә, кимчелекле якларын да тулы итеп ачып бирүен көткән идек. Уңай якларны бөтен көчне биреп үстерергә кирәк булган кебек, алга баруны тоткарлап тора, аякта гер булып бутала торган кимчелекләрне дә шундый ук кыюлык белән альип ташларга кирәк бит. Шунсызj үсеш юк.
Татар совет әдәбияты — үсә торган әдәбият. Үсү, билгеле булганча, көрәшсез генә булмый. Иске белән яңаның көрәше әдәбиятньп да алга әйди.
Докладта бу мәсьәлә тирәнтен ачылмаса да, безнең әдәбиятыбызның кимчелекләре шактый әле. Дөрес, хәзер без прозабызда күрсәтү •методы төп метод булып әверелде дип шикләнмичә әйтә алабыз. Шулай булса да, борьшгы көнчыгыш әдәбиятыннан калган сөйләү «мето-
73
дыиыц әле һаман да күренгәләп китүен яшереп булмый. Бу аеруча М. Әмир романының журналда басылган "вариантымда сизелде һәм, табигый, язучылар бу тәмам искереп беткән методны каты тәнкыйть иттеләр.
Прозаиклар секциясенең отчет җыелышында мин бер әдәбиятның, әйтик татар әдәбиятының, уңай һәм кимчелекле якларын билгеләгәндә, аны совет әдәбиятыннан, гомумән, рус совет әдәбиятыннан аерым алганда, аерып алып билгеләргә мөмкин түгеллеген; художество әсәре теләсә нинди телдә язылуына карамастан, гомуми әдәбиятка ниндидер яңа бер нәрсә алып килергә, аны ниндидер күләмдә баетырга тиешлеген; укучыларга инде мәгълүм булган әсәрләрнең тонык копияләрен икенче бер телдә оригиналь дип тәкъдим итү бары тик әдәбият һөнәрчеләренең генә эше булуын әйткән идем.
Бу фикер ни өчендер кайбер ип-тәшләргә ошамады. Иптәш М. Максуд «Советская Татария» газетасында басылган обзорында моңа каршы чыкты һәм мәсьәләне бу рәвешчә куюны «механик уйлау» дип, һәр романнан әдәбиятка нинди дә булса яңалык алып килүне,, әдәбиятны күтәрүне таләп итү булмый торган бер хәл дип атады. Ләкин М. Максуд иптәшнең бу бормалы расла-вында язучылар йомшак романнар язарга да хаклылар дигән фикер ярылып ята түгелме? Чөнки әдәбиятка бернинди дә яңалык алып килмәгән, укучыларга күптән мәгълүм булган нәрсәне йөз дә беренче тапкыр кабатлаган романны яхшы роман дип атап булмый бит.
Безгә таләпләрне киметергә хаҗәт юк. Безнең әдәбиятыбыз — җитлеккән әдәбият. Безнең язучыларыбыз, шулай ук, ташламага мохтаҗ түгелләр. Киресенчә, укучы бездән әсәрләрёбезпең сыйфатын бермә-бер күтәрүне сорый. Укучы таләбе, ягъни халык таләбе совет язучылары өчен изге закон.
Кимчелекләребез турында җитди һәм принципиаль сөйләшергә өйрәнгәнебез юк әле безнең. Соңгы вакытларда без, минем фикеремчә, әсэр- ләребезнең югары идеялелеге өчен көрәшне шактый йомшартып җибәрдек. Шуның нәтиҗәсендә, матбугатта идея нагрузкасы бик бәләкәй булган хикәяләр бер-бер артлы чыга башлады. Бу хикәяләрдә кире образларны фаш итү һәртөрле очраклы хәлләргә корылган була — я юл аркылы кара мәче уза да, сатирик геройның рәте китә башлый, я әлеге хәчтерүш герой уңайсыз бер җирдә сөртенеп куя да шуның белән карьерасын челпәрәмә китерә. Кай-бер хикәяләрдә авторлар — кире образ үзен-үзе фаш итә, аңа кагылырга кирәкми, «сасыга тимә, сасысы чыга», дигән зарарльп позициядә торалар. Кыенлыкларны өстән-өстән генә күрсәткән, күбрәк алсуга манчып, тормышны шомартып язылган әсәрләр дә юк түгел. Шуның өстеиә докладта идея эчтәлекләре йомшак дип телгә алынган байтак кына драма һәм поэтик әсәрләрне дә китереп кушсак, бу өлкәдә безнең кимчелекләребез шактый икәнлегендә шик калмас.
Идея ягыннан йомшак әсәрләрнең язылуы — язучылар арасында идея- тәрбия эшләренең түбән торуыннан килә. Монда беренче чиратта правление һәм партбюро гаепле. Моны ачыктан-ачык әйтергә кирәк.
Икенчедән, кайбер әсәрләрнең идея ягыннан йомшак килеп чыгуы язучыларның тормышны тирәнтен белмәүләреннән килеп чыга. Без, художник тормышны өйрәнергә, белергә тиеш дип, бик еш сөйлибез. Ләкин кайчакта бу һичшиксез дөрес таләпне өстән-өстән генә, механик рәвештә генә аңламыйбызмы икән? Бездә иң күбендә ике-өч ай МТС- та булган, аннары язу процессында кайбер «детальләрне» ачыклар өчен тагын бер атнага МТСка барып кайткан язучы турында —тормыш-ны нык өйрәнеп яза ул, дип сөйлиләр. Ләкин дөресме соц болай дип раслау? Билгеле, МТСка барып кайткан язучының «мәгълүм күләмдә күзәтүләре дә, туплаган тормыш фактлары да, тәэсирләре һәм баш-ка запаслары* да була. Ләкин мондый язучы, язарга утырып, геройларын хыялында җанландыра башлагач, кешеләрне бик чамалы бе-
74
нәрсә килеп чытканлыгын күз алды* на китерү кыен түгел инде. Авыл механизаторларьи турындагы по-вестьта — Үзәк Комитетның сентябрь Пленумыннан соң игълан ителгән повестьта, совет кешеләре, беренче чиратта яшьләр үрнәк алырлык, өйрәнерлек -геройлар тумый калалар. Ягъни әсәрнең идея на- грузкасы кими.
Безнең әдәбиятыбыз алдында зур бурычлар тора. Ул бурычларның иң ' беренчесе— әдәбиятыбызның идея сафлыгы өчен, партиялелеге өчен кыю рәвештә көрәшү. Бу көрәшне бөтен коллектив белән алыл барганда гына яңа уңышларга ирешергә мөмкин.