ЯКТЫ ИДЕАЛЛАР ЖЫРЧЫСЫ
Моннан 50 ел элек, 1904 елның июль аенда, казах халкы үзенең турылыклы улы Абай (Ибраһим) Кунанбаев белән саубуллашты, бөек шагыйрь мәңгегә күзләрен йомды. Ләкин бөтен иҗат көчен, бөтен гомерен халык бәхетенә багышлаган зур талант ияләре үлемсез алар. Абай Кунанбаев та совет шартла-рында бәхетле тормыш белән яшәүче казах халкының йөрәгендә генә түгел, Казахстан республикасында гына түгел, бәлки барлык совет халкының йөрәгендә, барлык Советлар Союзында гүзәл бер тормыш белән яши. Аның сокландыргыч әсәрләре соңгы елларда бик күп телләргә (шул җөмләдән татар теленә дә) тәрҗемә ителде, аның бай әдәби мирасы СССР халыкларының культура хәзинәсенә зур бер өлеш булып өстәлде. Бөек рус халкы теленә тәржемә ителү нәтиҗәсендә, Абайның жырлары тугандаш халыкларның телләрендә дә һәм барлык телләрдә дә саф аваз белән яңгырау мөмкинлегенә ирештеләр.
Кыяга бардым, Бер аваз салдым, Яңгырау ерак таралды. Очрыйм дип дуска, Бик озак бушка
Эзләндем, хәлем калмады. Ничә барсаң, бер кыя, Җайсыз кыя — ни тоя?
Үз халкының караңгылыкта, кы-сынкылыкта яшәвенә йөрәге әрнеп, тирән сызланып, Абай әнә шулай җырлаган. Чал тарих өчен чиксез кечкенә бер момент бит — тик 50^ел гына! Ләкин Социалистик Октябрь нәтиҗәсендә, башка бөек шагыйрьләр белән беррәттән, Абайның даны мәңге сүнмәс нур булып балкыды. Абайның үлүенә 50 ел тулу датасын, бөек Ватаныбызның барлык халыклары киң күләмдә билгеләп үтәләр.
1845 елның август аенда Семипа-латинск өлкәсендә казах феодалы Кунанбай семьясында бер ир бала дөньяга килә. Аңа Ибраһим дип исем кушалар. Әнисе аны иркәләп Абай дип кенә йөртә һәм соңыннан шагыйрь үзе дә шушы исемне кабул итә. Тубыкты ыруында старшина булган каты табигатьле усал идарәче Кунанбай феодаль-патриархаль тәртипләрне һәм ислам фанатизмын какшатмый яшәтергә тырыша, улы Ибраһимны да үзе шикелле үк зур түрә итеп тәрбияләргә тели. Ләкин кече яшьтән үк халыкның хокуксыз- лыгын, хәерчелеген, наданлыгын һәм хатын-кызларның хайванга саналып йөртелүен күреп үскән (аның әтисе дүрт хатын белән яшәгән) сизгер бала йөрәгендә изүчеләргә каршы нәфрәт уты кабына.
Әнисе Улҗан, әбисе Зере нәни Абайга легендалар, әкиятләр сөйлиләр, халык иҗат иткән җырларны җырлыйлар һәм шулай итеп, сабыйның күңелендә халык әдәбиятына мәхәббәт уяталар.
8 яшендә Абай Семипалатиискида бер мәдрәсәгә укырга керә, анда гарәп, фарсы телләрен өйрәнеп, үзлегеннән көнчыгыш әдәбиятын укый башлый. Шул ук вакытта Абай рус мәктәбенә (приходская школага) йөреп, рус телен өйрәнә, бала чагыннан ук Пушкинны уку бәхетенә ирешә. Мәдрәсәдә биш ел укыганнан соң, Абай, әтисенең чакыртуы буенча, өенә кайта. Әтисе аны «эшкә» өйрәтмәкче була.
Тормыштагы гаделсезлекләргә каршы көрәшүне максат итеп алган,
95
ләкин азатлыкка чыгуның юлларын дөрес айлап җиткермәгән Абай, каиэчкеч түрәләрне фаш итә, волость идарәчеләрен сайлауларда катнаша, хәтта бервакыт үзе дә волость башлыгы була. Ул казах халкында бик нык таралган сүз көрәштерүләрдә катнаша, пычрак түрәләрне шәфкатьсез тәнкыйть итә.
Әтисе Кунанбай да, аның тирә-сендәге башка түрәләр дә Абайның, шагыйрьлек юлына киртә салырга, аны «мәгънәсез эштән коткарырга» тырышалар. Ләкин үз язмышын халык язмышы белән мәңгегә бәйләгән шагыйрь халыкның хәсрәтен һәм киләчәккә булган якты өметләрен җырлавында, халыкны мәгърифәткә өндәвеңдә дәвам итә. Тора- бара ул әтисе белән араны бөтенләй өзә һәм тагы да кыюрак яза башлый. Семипалатинскида Абай сөргендә яшәүче рус политик эшлекле- ләре белән, прогрессив рус интелли-генциясенең алдынгы вәкилләре белән аралаша башлый. Алар Абайга бөек рус халкының чиксез бай культурасын өйрәнү ҺӘхМ үзләштерү’ эшендә күп ярдәм күрсәтәләр. Чернышевский шәкерте Е. П. Михаэлис Абайның идея үсешендә аеруча зур роль уйный. Аның турында Абай:
| «Михаэлис минем күзёмне ачкан ке-ше», — ди.
Абай казах халкының шул вакыт-тагы тормыш шартлары белән чик-ләнгән булу сәбәпле, революцион демократик карашлар югарылыгына күтәрелә алмады. Ләкин ул авыр, караңгы тормыштан котылу бөек рус халкы ярдәмендә генә мөмкин булачагын ачык аңлый. Үзенең «Гаклия» дип аталган философик әсәрендә, казах халкына мөрәҗәгать
; итеп, Абай болай ди:
«Рус фәнен өйрәнү иң кирәкле эш икәнлеген исендә тот... Рус телен һәм рус культурасын белергә кирәк. Руслар дөньяны ачык күрәләр. Әгәр син алариың телен белсәң, синең дә дөньяга күзең ачылыр».
Пушкин, Лермонтов, Крылов > әсәрләрен Абай казах теленә тәрҗемә итә, Чернышевский, Белинский, Добролюбов иҗатын өйрәнә.
Даһи рус язучыларының караш-ларын үзләштереп, Абай да, әдә-биятның, поэзиянең бурычы халыкка хезмәт итү, дип таный.
Абай ялкынлы мәгърифәтче. Абай яшәгән чорда казах халкында гра-моталы кешеләр бик сирәк очрый иде. Кабилә, ыру башлыклары, дин башлыклары, патша түрәләре казах халкын чиксез изәләр, аны караң-гылыкта асрарга омтылалар иде. Абай казахларны аң-белемле, һөнәрле булырга өнди, иске мәдрәсәләрне тәнкыйтьли.
Язу яздык,
Хат таныдык,
Дәрес алдык мулладан.
Ул укудан
Нәрсә чыкты,
һәммәбез дә чи надан.
Кайгысыз яшьлек — Юләрлек, Көләрлек, —
ДИ Абай.
Хезмәт ияләрен ялкынлы рәвештә сөйгән Абай байларга, ыру баш- лыклары-феодалларга, түрәләргә карата үзенең йөрәгендә шундый ук ялкынлы нәфрәт тойгылары асрый һәм шул тойгыларны бик күп шигырьләрендә зур бер осталык белән чагылдыра.
Ярлылардан көлеп, малы белән мактанып йөрүче бай кешегә Абай менә нинди характеристика бирә:
Мал җыя ул, көчемне белдерәм, ди, Күзгә төртеп мал белән көйдерәм, ди, Үзе чучка, бүтәнне дә эт дип уйлый, Шулпа биреп, ит биреп сөйдерәм, ди. Казахның киң даласы турында, табигать күренешләре турында Абай сокландыргыч шигырьләр яза. Ләкин табигать матурлыгын җырлаганда да Абай социаль тигезсезлекләрне исеннән чыгара алмый. «Җәй» шигырендә без мондый юлларны укыйбыз:
Ашыкмый салмак йөреп, Мыек астыннан көлеп, Кайтып килә бай үзе, Барган ул мал карарга.
Күләгә бар башына. Келәм түши астына, Кайнап тора самовар Солтанатлы байларда.
Ә шул ук вакытта бичара бер ярлы карт,
Бай «байгышым!» дисен, днп, Чакырып кымыз бирсен, дип, Тели аңар ярарга...
Абайның табигатьне яратуы кешене яратуга бәйләнгән. Шагыйрь бай табигатьтә кешеләрнең. — хезмәт ияләренең бәхетле яшәүләрен тели, гуманизм идеяләрен алга сөрә, яшь-ләрне саф мәхәббәткә өнди. Аның бу темага язылган күп кенә шигырьләре хәзерге көндә дә актуаль яңгырыйлар. Абай болай ди:
Егет сөисен—чын-чынлап, әгәр сөйсә, Сүзендә тора белсен, янып йөрсә. Кызыл комач шикелле, яшь егетләр Уңалар, бик аз гына бер дым тисә.
Зирәк кыз йөрәгеңне хаттай таныр, Сизә белер: дөресме суга тамыр, Яры өчен җанын да фида кылып, Авырлык килгән чакта итәр сабыр.
Абайның бөеклеге — шул заманда казах халкы җилкәсенә атланган кара көчләргә каршы көрәшүендә генә түгел. Язма казах әдәбиятының нигезен салган Абай казах поэзиясендә зур новаторлык ролен уйнады. Абайдан элек казах шигырь төзелеше ике генә форманы белә иде: һәр юлы 11 иҗекле булып, 4 юллы строфалардан торган шигырь формасы һәм һәр юлы 7 иҗекле булып, юл исәбе буенча строфаларга бүленмәгән шигырь формасы. Абай шуларны оста файдалану белән беррәттән, шигырь төзелешендә (хәзергә кадәр тикшерелгәне) 17 төрле форма барлыкка китерә, элекке силлабик төзелеш традицияләрен бозып, шигырь теленә сөйләшү теле интонацияләрен кертә. Абай — тиңдәшсез сүз остасы. «Сигезаяк» (һәр строфасы 8 әр юллы шигырь— восмистишие) шигырендә Абай үзе тапкыр сүз турында болай ди:
Хәнҗәрнең йөзе,
Останың безе
Бизәкне синдәй сала алмас;
Белгәнгә мәрҗән, Тинтәккә арзан, Наданнар гыйбрәт ала алмас; Кыйналма һнч тә буш җиргә, Сантыйга чын сүз — ул нигә?
Оста сүз сөйләгәндә Абайның барыннан да элек мәгънәгә игътибар итүе шушы бер строфадан да күренеп тора. Абай борынгы көнчыгыш поэзиясе үрнәгендә бизәкле- чачаклы шигырь язу белән мавыкмый, һәм үзе үк кисәтеп куя:
«Сүзләрендә бизәк юк» дип әйтмәгез, Төбе тирән, мәгънә бар уйланырга.
Боларның бөтенесендә дә без рус поэзиясенең матур традицияләрен өйрәнүнең уңай йогынтысын күрәбез.
Шагыйрь, галим һәм җәмәгать эшлеклесе Абай—композитор да иде. Ул үзенең күп кенә шигырьләре өчен махсус көйләр дә яза. «Евгений Онегин»иан Абай «Татьяна хаты»н тәрҗемә итә һәм шуны көйгә сала. Аның үз шигырьләре дә, «Татьяна хаты» да, халык җырлары хокукый алып, киң казах даласына тарала.
Караңгы чорда яшәгән һәм «ярлы халкым, казахым, вайран илем»,— дип сыкранган Абайның оптимизм рухы белән сугарылган иҗаты һәм барлык эшчәнлеге халыктагы бетмәс-төкәнмәс көчнең бер чагылышы булып хезмәт итә. Абай үзе исән вакытта аның чиксез зур хезмәтен аңлаучылар күп түгел иде әле. Коммунистлар партиясенең милли политикасын тормышка ашыру нә-тиҗәсендә, бөек рус халкының ярдәме белән, элекке вайран Казахстан индустриал ь-колхоз республикасы булып, надан казах халкы мәгърифәтле социалистик милләт булып әверелде. Казахстанда культура чәчәк атты, Фәннәр академиясе барлыкка килде. Казах әдәбияты СССР халыклары әдәбиятлары арасында иң алдынгыларның берсе санала. Язучы Мохтар Ауэзовның «Абай» исемле романы беренче дәрәҗә Сталин премиясе белән бүләкләнде һәм күп телләргә тәрҗемә ителде. Казахстан көниән-көн алга бара. Хәзерге вакытта анда миллионнарча гектар чирәм күтәрелә, яткын җирләр сөрелә. Ватаныбызның куәтен арттыруга, халыкның тормышын бер өзлексез яхшыртуга юнәлдерелгән бөек иҗат эшендә казах язучылары да актив катнашалар.
Бөтен гомерен халык бәхетенә ба-гышлаган Абайның якты идеаллары ул чакта хыял итү дә мөмкин булмаган зур күләмдә тормышка ашырылды.