Логотип Казан Утлары
Публицистика

ТАТАР СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫНДА УҢАЙ ГЕРОЙ


Социалистик реализмның нигезен салучы бөек Горькийның совет язу-чыларының Беренче Бөтенсоюз съез-дында программ доклад белән чыгуына ике дистә ел вакыт узып китте. Бүген без совет халкы узган шушы героик юлга эчке бер дулкынлану һәм тирән шатлык хисе белән күз төшерәбез.
Беренче съезддан соңҗзган' егерме ел вакыт эчендә совет ’"язучылары, партиянең күрсәтмәләрен һәм съезд куйган мәсьәләләрне хәл итә барып, гаять зур тормыш юлы һәм әдәби мәктәп уздылар. Безнең әдәбият' халык белән бергә атлап бар- v ды. Беренче бишьеллыклар, чорында >z моңарчы булмаганча хезмәт батыр-лыклары күрсәтүче героик совет халкы белән «социализм йортын салуга, эчке һәм тышкы дошманнарны җиңүдә катнашты. Бөек Ватан сугышы елларында, барлык совет язучылары кебек, Татарстан язучылары да Ватанның сугышчан солдатлары булдылар, фронтларда тугандаш халыклар белән иңгә-иң терәп, каләм һәм штык белән дошманга каршы сугыштылар.
Сапер взводының командиры Фатих Кәрим үзенең соклангыч шигырьләрен ярым җимерек окопларда, бомба-снаряд сызгыруы астында, иҗат итте. Берлин Моабит төрмәсенең карангы юеш подвалларында, коммунист шагыйрь, бөек патриот Муса" Җәлил Туган иле турында,
1 Татарстан совет язучылары союзының III съездында сөйләгән докладтан кыскартып алынды.
туган халкы турында үлемсез җыр-ларын тудырды.
Ватан азатлыгы өчен көрәштә атаклы язучылар Ф. Кәрим, Г. Ку- туй, Н. Баян, Р. Ильяс, А. Алиш, А. Бендецкий, К- Басыйров, В. Мифта хов һ. б. батырла-рча һәлак бул- дылар. _________ ____ .
Безнең бүгенге көнебез яңадан- яна уңышлар белән атаклы. Совет халкы — төзүче, иҗат итүче халык — бөек Коммунистлар партиясе җитәкчелегендә зур адымнар белән кыю рәвештә киләчәккә атлый, якты коммунизм бинасын сала.
Безнең орденлы Татарстан да көинән-көн үсә, матурая бара. Ул хәзер нефть республикасы, бик нык үскән күп тармаклы промышленность һәм эре социалистик авыл хуҗалыгы республикасы булып әверелде. Бүген бөтен илебез биш диңгез порты булачак Казан порты төзелешен, Әлмәт, Зеленодольск кебек яңа промышленность шәһәрләренең күзгә күренеп үсүләрен куаныч беләнкүзәтә.
"Совет әдәбияты — күп милләтле әдәбият. Татар әдәбияты, СССР ха-лыклары әдәбияты белән аралашып, кулга-кул тотынып үсә. Тугандаш халыклар ирешкән зур уңышлар безне рухландыра, безгә үрнәк була һәм . иҗат ярышында артка калмаска өнди.
Соңгы егерме ел эчендә безнең әдәбият күп кенә әһәмиятле әсәрләре белән бөтен Союз аренасына чыкты. Өлкән иптәшләребез — рус язучыларының ихлас күңелдән ит-
105
кән ярдәме аркасында безнең байтак китапларыбыз Москвада басылып, бөек рус теле аркылы Советлар Союзының башка телләренә тә*рҗемә ителде һәм халык демократиясе илләренә таралды.
/ Беренче съезддан соң узган вакыт эчендә безнең әдәбиятка үзенең яңа •темасы, яңа образлары һәм үзгә сурәтләү чаралары белән әллә нихәтле талантлы яшьләр килде. Татарстан язучылары үзенең III съездына идея ягыннан чыныгып, катлаулы иҗади мәсьәләләрне үзбаш хәл итәрлек көчле һәм бердәм коллектив булып килделәр.
Маркс — Энгельс — Ленин — Сталинның бөек тәгълиматлары ни-гезендә үсүче совет әдәбияты безнең чор вакыйгаларының тирән ' мәгънәсен, кешеләр арасында туган яңа, социалистик мөнәсәбәтләрне ачарга тиеш. Совет язучыларының төп бурычы, дип күрсәтте XIX съезд, совет кешесенең югары рухи сыйфатларын һәм аның характерындагы уңай типик сызыкларны табу, аларны күрсәтеп бирү, совет кешесенең башкаларга үрнәк булырлык югары художестволы якты образын тудыру.
Татар совет әдәбияты шушы нигез бурычны ничек үтәде соң?
Әгәр без әдәбиятыбызның, алга I әйдәүче төп мотивын билгеләргә те- ■ ләсәк, бу мотив — уңай герой образын тудыру өчен барган күпкырлы авыр көрәш дип әйтергә тиеш буылырбыз.
Хезмәт кешесе бәхетле яшәү ту-рында борын-борыннан хыялланган, үзенең теләк-омтылышларыи ул тылсымлы әкиятләрендә, соклангыч җ ы р л а р ы и д а, л е г е и д а л а р ы и д а чагылдырган. баһадир егет, уңган кыз, зирәк акыллы картлар образында гәүдәләндергән. Болар табигатьнең кара көчләренә һәм хезмәт халкын изүчеләргә каршы көрәштә һәрвакыт өстен чыкканнар.
Хак эш өчен, халык бәхете өчем көрәшүчеләрне без борынгы әдәбиятта да һәм соңрак чор әдәбиятында да очратабыз. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрендә уңай герой образы ши
гырьнең лирик герое, халыкның үз образы яки батыр улы (мәсәлән^ «Шүрәле» әкиятендә Былтыр образы һ. б.) рәвешендә чагылды.
Революциягә кадәрге әдәбиятның кайбер уңай геройлары (Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестеннан Газизә, Шәрәфи, Гариф һ. б.) безнең’ совет әдәбияты геройларының турыдан-туры элгәрләре булдылар. Безнең әдәбият, классик әдәбиятның уңай сыйфатларын кабул итеп, аны үзенең уңай идеалы белән баета бара, тагын да мөкәммәлрәк, тагын да яктырак образлар тудыр_ач
Г Безнең әдәбиятка Бөек Октябрь белән бергә яңа герой килде. Әгәр гражданнар сугышы дәверенең әдәби героен гомумиләштереп алсак, бу образ коллык богауларын ваткан халык көчен гәүдәләндерү, гасырлар буена җәфа чигеп яшәгәннән соң, бөтен буйга торып баскан, үзенең җиңелмәс көчен сизеп, кешелек дәрәҗәсен аңлаган һәм, күкрәк киереп, өлкәм туганы — азат итүчесе j белән дошман оясын туздырырга юнәлгән хезмәт иясенең образы ид
Татар һәм башкорт әдәбиятларының, классигы Мәҗит Гафури шул чорның героик стилендә нәкъ әнә шушы кешегә дан җырлады:
Бернәрсәдән курыкмый, җан-фәрманга, Алга чап син җирләр селкетеп.
«Дөнья безнең!» диеп кычкыр шунда Гайрәт белән, йөрәк җилкетеп.
. Яңа тормыш төзүчеләрнең беренче : әдәби образлары — гражданнар сугышы романтикасы һәм халык героикасы белән, колхоз басуларында һәм социализмның нигезен салучы беренче бишьеллыкның мәйданнарында ирешелгән уңышлар белән
1 канатланган геройлар иде.
Сугыш алды елларының, бигрәк тә бүгенге көннең, әдәби герое тагын да камилләшә төште. Уңай герой образы хәзер инде күзгә күренерлек булып җитеште. Без аның әйбәт язылган портретын күрәбез, рухи дөньясының матурлыгын, байлыгын күреп сокланабыз, аны яратмый, аңа иярми мөмкин түгел. Хәзер безнең күп кенә сәләтле язучы- ларыбыз зур революцион вакыйгаларда катнашучыларның катлаулы

К.6
характерларыннан, сугыш картина-ларын сурәтләүдән башлан героинын күңелендә тибрәнгән иң нечкә хисләренә кадәр бөтен тирәнлеге белән бирә беләләр.
Татар совет әдәбияты бу дәрәҗә- • гә ничек иреште, идея тирәнлегенә һәм әдәби осталыкка ул кемнән өйрәнде?
Уңышларыбыз өчен без иң башта һәм барыннан да элек Коммунистлар партиясенең көндәлек кайгыртчына бурычлы. Партиянең алдан күрүче милли политикасы Туган илебезнең □арлык милли әдәбиятларына шаулап үсәргә киң мөмкинлек бирде. Партиянең Үзәк Комитеты язучы-ларны тормышыбыздагы иң төп, иң хәлиткеч мәсьәләләрне яктыртырга. ижади кыюлыкка, тормыш чынлыгын киң күләмдә гомумиләштерүләр аркылы гәүдәләндерергә чакырды. Партия әдәбиятны декаданс- тан, натурализм кебек чирләрдән һәм буржуаз милләтчелек кебек дошман йогынтыларыннан саклап килде.
Татар совет әдәбиятының үсешенә бөек рус әдәбиятының удай йогын-тысы көчле тәэсир ясады. Шулай ук үзебезнең классик әдәбиятыбызның йогынтысы да аз булмады.- Татар халкының сөекле улы һәм бөек шагыйре Габдулла Тукай илһам- ландыргыч югары поэзияне тудыручы булды һәм шулай булып кала да. Тукайның ижаты һәм тормыш юлы халыкка хезмәт итүнең, Туган илне — Россияне эчкерсез яратуның бөек үрнәге булды һәм шулай булып кала да. Шулай ук Г. Камалның. М. Гафуринын, Ш. Камалның, һ. Такташның әсәрләре безнең әдә-биятка чиксез кыйммәтле хәзинә булып керде.
Безнең әдәбият үзенең үсешендә, тирән идеялелегендә, образ иҗат итү осталыгында рус әдәбиятына, аның байрак йөртүчесе, татар язучыла- рынын якын дусты М. Горькийга бурычлы.
Горький милли әдәбиятларның язучыларын үз халкының культура-сына, үзенең туган теленә мәхәббәт белән карарга, көндәлек гади ва-кыйгаларда, хезмәт кешесенең гади эшендә күтәренкелекне, героикамы күрә белергә өйрәтте.
Бөек Горький күтәреп чыккан социалистик реализм байрагын, рус халкының иң күренекле язучылары белән бергә, барлык тугандаш ха-лыкларның язучылары алга таба алып киттеләр. Бу байрак хәзер бөек социалистик держава халыкларының дуслык һәм туганлык символы булып, җир шарының иң биек ноктасында җилферди; ул тынычлыкка, кешеләрне яратырга, хезмәт кешесенең даһи осталыгы төзегән иц гүзәл иҗат җимешләрен тагын да үстерергә чакыра.
Татар язучыларының халык иҗатын тирәнтен өйрәнүләре, әдәбиятны халыкның зирәк акыл казанышлары белән баету шул ук Горький исеме белән бәйләнгән.
Илебезнең тарихында булып узган теге яки бу бөек чор һәм вакыйга әдәбиятка үзенең геройларын бирә.
Ватан сугышының дәһшәтле көн-нәрендә без Туган илебезне ничектер тагын да биегрәк ноктадан күрдек, аны тагын да ныграк яраттык. Ул чорда безнең әсәрләребезмең геройлары үзләренең партия белән, халык белән аерылгысыз бәйләнгән булуларын, идея мөнәсәбәтләрен, совет строеның куәтен, җиңелмәс- леген ныграк, кискенрәк тойдылар. Ул чорда әсәрләребезмең төп герое фашист илбасарларга каршы рәхимсез көрәшүче бөек Ватан образы булды.
Ватан безнең шагыйрь һәм язучы- л арыбызның иҗатында гомумән генә, абстракт бер төшенчә булып кына калмады, бәлки конкрет образларда гәүдәләнде. Ватан совет кешесенең туып-үскән һәм яшәгән бер почмагы ул, ул синең туган ягың, өлкән, һәм, ниһаять, йөзләгән милләтләр һәм кабиләләр бер түбә астында яши һәм хезмәт итә торган бөек совет иле. Ватан сугышы елларында безнең шагыйрьләр Идел елгасы турында аеруча нәфис һәм аеруча күңел кузгаткыч җырлар тудырдылар. Борыи-борыннан ярла- ларыпда тугандаш халыкларның моңлы җырлары яңгыраган Идел

107
елгасы Сталинград өчен барган дәһ-шәтле сугыш көннәрендә Туган илнең поэтик символы булып, халыклар дуслыгының, символы булып әверелде.
Фатих Кәримнең «Идел егете» поэмасында совет сугышчысы — Идел егете чал Днепр буенда украин кызын фашизм коллыгыннан коткарып кала. Совет кешесенең Ватанны яратуы, халыкка булган эчкерсез уллык мәхәббәте, олы җанлылыгы, бөек кешелек сыйфатлары, Ш. Маннурның «Шофер һәм чәчәкләр», М. Садрииың «Матрос», Г. Хуҗиның «Шинель», Ш. Мөдәрриснең «Землянка» һәм «Сукыр лампа», Ә. Исхакның «Совет сугыш-чысына», Ә. Фәйзинең «Вагонда», «Ерак-ерак» исемле шигырьләрендә, Ә. Ерикәйнең җырларында һәм башкаларда аеруча көчле бирелде.
/ Сугыш елларында һәм сугыштан содгы беренче елларда әдәбияты-бызның төп герое совет сугышчысы булды. Ул бөтен фронтларда—Кара диҢТездәи алып Төньяк боз океанына кадәр тоташ бер фронт белән сугышып узды. Утлы сугыш кырларында ул батырлыкның югары үр- , нәкләрен күрсәтте. Г. Әпсәләмовның ; «Зәңгәр иртә» исемле хикәясендә I хәлдән тайган яралы солдат Нурулла, күкрәгендә яшерен пакет сак- лаган килеш, үлем белән көрәшеп .алга шуыша. Аның колак төбендә Кремль курантларының моңлы чаңы кебек, кыска гына бер сүз яңгырап тора:
— Яшәргә! Яшәргә! Совет Ар-миясенә биргән изге антыңны үтәр өчен яшәргә!
И. Газиның «Алар өчәү иде» хи-кәясендә, Г. Кутуйның «Без — Сталңнградчылаф» нәсерендә, X. Гос-манның «Ялкынлы йөрәк» повестенда, А. Расих, Ф. Хөсни хикәя- . ләрендә дә гади^ТОвет солдатының . тиңсез батырлыгы чагылды.
Сугыштан соң әдәбиятыбызның үсешендә ВКП(б) Үзәк Комитетының «Татарстан партия оешмасында масса-нолитик һәм идеологии эшләрнең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында» дигән 1944 [.елгы карары аеруча зур роль уйнады. Партия Үзәк Комитеты татар совет әдәбиятында һәм сәнгатендә идеологии, буржуаз-милләтчелек характерындагы җитди хаталар булганлыгын билгеләп үтте һәм әдәбият, сәнгать эшчеләренә иҗади программа бирде. Үзәк Комитет язучыларны халкыбызның иң яхшы уллары һәм кызлары, аның күренекле вәкилләре турында художество әсәрләре тудырырга өндәде.
Партиянең әдәбиятыбыз турында аталарча кайгыртуына Татарстан язучылары үзләренең иҗат активлыгын сизелерлек рәвештә көчәйтү белән җавап бирделәр. Бер-бер артлы бүгенге һәм тарихи темаларга караган романнар, хикәяләр, поэмалар, шигырьләр һәм драмалар барлыкка килде.
Кави Нәҗмңңең «Язгы җилләр» романында халыкның революцион үткәне бүгенге көн таләпләре күзле-геннән һәм социалистик җәмгыять идеологиясе югарылыгыннан торып яктыртылды.
Бу романның үзенчәлеге шунда, ул халык язмышын хәл итүче төп вакыйгаларны киң полотнода күрсә- | тә. «Язгы жилләр»нең уңай герой- ■ лары революцион эштә формалашкан, рус пролетариаты һәм аның! сугышчан авангарды — Коммунист- ■ лар партиясе‘җитәкчелегендә көрәшкә күтәрелгән яшь татар пролета- i риатының катлаулы авыр юлын үтә- ( ләр. Бу роман безнең әдәбиятны; яңа образлар, .белән, профессиональ ! революционерлар, алдынгы рус һәм ; татар эшчеләре образлары белән баетты.
Бу әсәрнең тагын бер әһәмиятле үзенчәлеге шунда, романда халыклар дуслыгы идеясе тарихи чынлыкка турылыклы' рәвештә һәм әдәби эшләнеше ягыннан оста итеп бирелә. Моның белән Кави Нәҗми безнең әдәбиятта халыклар дуслыгы идеясенең чагылышын яңа’ баскычка күтәрде дип әйтергә мөмкин.
Сугышка кадәрге әсәрләрдә ха-лыклар дуслыгы күп вакыт татар колхозында эшләүче рус тимерчесе яки башка шундыйрак образлар аша күрсәтелә иде. Бу тимерче хикәядән пьесага, пьесадан хикәягә күчеп йөри, безнең язучыларыбыз
108
исә, беркатлылык күрсәтеп, ул образ бөек рус халкын чагылдыра, шуның белән халыклар дуслыгы темасы хәл ителә дип уйлап йөрделәр. Ләкин ул башка образлардан үзенең исеме белән генә аерылып тора иде. Ул үзенең милли йөзе булмаган, димәк, бер халыкның да характерын гәүдәләндерми торган гомумән кеше схемасы иде.
Җитдирәк характердагы башка төрле ялгышлар да булгалады. Кайбер язучылар үзләренең әсәрләрендә коммунизм өчен көрәштә СССР ха-лыкларының үзара туганлашуын күрсәтәсе урынга, элек заманда ру-ханилар һәм патша чиновниклары тарафыннан көчләп тагылган якларга — халыкларның бер-берсен- нән читләшүенә, дошманлашуына илтүче якларга төп игътибарны юнәлдерделәр.
Кави Нәҗми исә үз әсәрендә татар һәм рус. халыкларының үзара мөнәсәбәтләренең үсешендә бу хак-лыкларны якынайта, ал арның дус-лыгын беркетә һәзт куәтле бер көчкә берләштерә торган иң әһәмиятле мом ейтл арны күрсәтте.
Татар авылының революция ал-дындагы .һәм революция елларындагы хәле И. Газиның зур күләмле '.Онытылмас еллар'» әсәрендә гәүдәләнде. Автор авыл малае Хәлим образын бирүдә аеруча зур уңышка ирешкән. Ярлы авыл малаен иске тормыш балалык бәхетеннән мәхрүм итә, аны әтисез калдыра һәм теләнче ясый. Шуңа карамастан, малай рухи яктан бик нык. Ул әле моңа кадәр күрелмәгән яңа тормышның ачыла гына башлаган ишекләренә шатлыклы дулкынлану һәм эчкерсез өмет белән карый. Үзенең бөтен барлыгында: шат күңелле, түземле булганда, барлык авырлыкларны, кайгыларны җиңеп чыга алуында Хәлим — үз халкының тугай баласы. Ләкин шунсы кызганыч, бу яхшы һәм ягымлы образ хәзергәчә үзенең малайлык дәверендә терәлеп тора. Ана күптән үк егет булырга һәм олылар тормышының кызыклы юлына чыгарга вакыт иде.
Соңгы елларда татар халкының күренекле вәкилләре турында байтак кына яңа әсәрләр язылды. Ә Фәйзинең «Тукай», «Пугачев Казанда» исемле пьесалары һәм «Тукай» романының, беренче кисәге, И. Исәнбәтнең «Мулланур Вахи; тов»ы, Г. Әпсәләмовның «Газинур»ы һ. б. әнә шундыйлардан.
Бу әсәрләрдә рус һәм татар ха-лыкларының алпавытларга һәм ца-ризмга. интервентларга һәм илебезнең эчке дошманнарына каршы көрәше һәм шушы көрәштә, шушы вакыйгаларда халык вәкилләренең роле сурәтләнә. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, партиянең 1944 ел 9 август карары татар совет әдәбиятында күренекле шәхесләр турындагы әдәби жанрның үсеп китүенә нык этәргеч ясады. Әгәр элек мондый әсәрләрне берәмләп кенә санап булса, хәзер инде алар дистәләп һәм аларның һәрберсе турында җитлеккән, художество әһәмиятенә ия булган әсәр төсендә сүз йөртергә була.
«Мулланур Вахитов» драмасы Нәкый Исәнбәт иҗатында аеруча күренекле урын алып тора. Контр- революциягә һәм буржуаз милләт-челәргә каршы көрәштә күп хезмәт күрсәткән татар халкының күренекле улы Мулланур Вахитов драмада социалистик революциягә чын кү-ңелдән бирелгән батыр кеше, акыллы оештыручы итеп гәүдәләндерелә. Ләкин автор драманың героик пафосын ахырга кадәр алып бармый. Финалда революционер Вахитов образы әсәргә читтән кертелгән «үз- үзеңне корбан итүчелек» идеясе белән йомшартыла. «Үз-үзеңне корбан итүчелек» идеясе Мулланур Вахитовның героик образы өчен характерлы түгел, шулай ук вакыйгаларның үсешендә үзен үзе корбан итү котылгысыз бер чара булып килеп чыкмый.
Безгә шуны истә тотарга кирәк, тарихи шәхеснең әдәби образын тудыру ул шәхеснең тормыш юлын тулысы белән күчереп алу дигән сүз түгел әле. Язучы тормыш фактларыннан образның характерын тулы- . рак һәм тирәнрәк ача торганнарын гына сайлап ала. Образның тулы L канлы булуына ярдәм итми торган,
109
хәтта кайчакта аңа зыян китерә торган башка фактларны, типик булмаганлыктан, язучының төшереп калдырырга да хакы бар.
Бу драмада партия роле һәм Казанны саклауда интервентларга каршы көрәшкән башка патриотлар да җитәрлек күрсәтелмәгән.
Татар халкының тарихи шәхесләрен тасвирлаганда кайбер язучылар тагын да җитдирәк ялгышлар җи- бәргәләделәр.
Мәрхүм М. Гали һәм X. Урази- ковиың «Каюм Насыйри» драмасында бөек мәгърифәтченең образы ярлыландырып бирелгән, аның ха-рактеры ачылып җитмәгән, ә дин галиме Ш. Мәрҗәни образы әсәрдә калкурак һәм күпкырлырак итеп бирелгән.
Г. Әпсәләмовның «Газинур» ро- маьГьГ Александр ’ Матросовның ба-тырлыгын кабатлаган татар халкының курку белмәс улы Газинур Гафиятуллинга багышланган. Г. Әп-сәләмовның бу романында, аның киң катлау укучылар массасына билгеле булган «Алтын йолдыз» романындагы кебек үк, халыкның фашизм белән көрәштә тагын да ныграк ачылган иң күркәм сыйфатлары сурәтләнә. Ватан язмышын кайгыртып изге сугышка күтәрелгән халыкларның какшамас дуслыгы, фидакарь хезмәтләре һәм тиңдәшсез батырлыгы әсәрнең үзәгендә ята.
Г. Әпсәләмов герой характерының кадерле сыйфатларын күз алдына китереп бастыра торган фактларны бик җентекләп җыйган һәм дикъкать белән өйрәнгән. Нәтиҗәдә ул үз Ватанын саклаучылар рәтенә басып, бернинди батырлык турында уйламыйча, тик дошманны тар-мар итүне тизләтү өчен генә үзенең гәүдәсе белән дошман пулеметын канлаган татар авылының гади бер колхозчысы образын истә калырлык итеп сурәтләп бирә алды. Көндәлек тормышта бик гади, хәтта бераз оялчанрак та, әмма Ватаныбызның до HI х г а и н а р ы и а кар ш ы көрә штә кискен һәм аяусыз булган тыйнак яшь коммунист образы укучылар күз алдына бөтен тулылыгы белән килеп баса.
Шулай да без бу әсәрне тән-кыйтьтән өстен тора дип расларга җыенмыйбыз. Уңай образ, бигрәк тә тарихи шәхес образын тудыру язу-чыдан үзенең сәләтен һәм талантын һәрбер детальне, аеруча образның бөтен барлыгын һәм кабатланмас .[ рухи матурлыгын ачып күрсәтә тор- I ган картиналарны художестволы * итеп эшкәртүне таләп итә. Бу романда шундый кульминацион пункт I —Газинурның дошман пулеметы өстенә ташлануы. Кызганычка каршы, үзенең бөеклеге белән тиңсез һәм кабатланмас бер хәл булган бу минут автор тарафыннан җитәрлек дәрәҗәдә көчле бирелмәгән.
Безнең Казан каласында бөек рус укымышлысы Лобачевский турында роман басылып чыгуны аеруча шат-лык белән билгеләп үтәсе килә. Романның авторы Иван Петрович Заботин күпьеллык иҗат хезмәте нәтиҗәсендә зур күләмле яхшы китап язды. Бу китап танып-белү өчен дә бик күп нәрсә бирә, ләкин беренче чиратта ул безнең даһи якташыбызның бөек образын күз алдына китереп бастыра торган матур әдәбият әсәре булуы белән кадерле. Без талантлы язылган бу әсәр тиздән зур диңгезгә чыгар һәм үзе артыннан рус иптәшләребезнең та-гын да уңышлырак яңа китаплары барлыкка килүгә сәбәпче булыр дип ышанабыз.
Шулай итеп, бездә халыкның кү-ренекле уллары турындагы матур әдәбият хәзер чын-чыннаи яши һәм үсә. Укучылар хәзер бездәй тагы да күренеклерәк әсәрләр көтәләр. Мә-сәлән, совет халкының героик улы Муса Җәлил, күренекле мәгърифәтче 1\аюм Насыйри, бөтен тормышларын халык бәхете өчен көрәшкә биргән революционер большевиклар Хөсәен Ямашев, Камиль Якуб һәм башкалар турында югары 'художестволы әсәрләр иҗат итү — безнең һич кичектермичә үтисе бурычыбыз.
Әдәбиятыбызның иң истә кала торган уңай геройларын күз алдына китерергә тырышып карасак, алар арасындагы аерым бер бәйләнешне, эзлеклелекне күрербез. Бу бәйләнеш бигрәк тә хатын-кыз образларының үсешендә ачык күренә. Шунсын да
110
әйтергә кирәк, безнең әдәбиятта хаты н - кыз эл ек-э л ектә 11 м а ктау л ы урын алып тора. .Моны мөгаен, фео-дализм һәм капитализмның закон-нары, ислам диненең рәхимсез ка-нуннары тарафыннан хатын-кызның изелеп килүе белән аңлатырга ки-рәктер. Шәригать хатын-кызны ке-шелекнең барлык хокукларыннан мәхрүм итәргә, аны кимсетергә, ире-нең каршылыксыз колы итеп яшәтергә теләде. Ләкин хезмәт халкы моңа каршы чыкты һәм хатын-кызны бу кимсетүләрдән гомер-гомергә яклап килде. Халык хатын-кызның матурлыгы, акыллылыгы турында әкиятләр чыгарды, хатын-кызны үзе-нең җырларында, бәетләрендә, дас-таннарында мактады.
Әгәр моннан утыз еллар элек булып узган хәлләргә күз салсак, иске тормыш караңгылыгыннан Ш. Камалның «Акчарлаклар» повестеннан беркатлы, ләкин акыллы, үткен фикерле Газизәнең якты образы килеп чыгар, сөйгәненең гәүдәсе өстенә иелгән бәхетсез авыл кызы Галиябану күренер. Бу искиткеч яхшы күңелле, ирек сөючән мөлаем кызның чын мәхәббәте нәкъ чәчәк аткан вакытта капиталистик яшәү шартлары аның үзен дә, мәхәббәтен дә таптап уза.
Революциядән соңгы әдәбиятта хатын-кыз образы халыкның иҗти-магый аңына һәм культура дәрәжә- сенә бик нык бәйләнештә үсте.
А. Шамовның «Рәүфә» хикәясендә төп героиняның ижтимагый аңы әле уяна гына башлый, совет власте тарафыннан бирелгән хокукларны ул кулак белән көрәштә аңлый. Ләкин әлегә ул бик гади фикер йөртә, аның эчке дөньясы да ул кадәр тирән түгел.
Г. Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестендагы Галия исә үз бәхете, үзенең кешелек хокуклары өчен ялкынлы көрәшче итеп бирелә. Галия үз дәрәжәсен аңлый, совет жәмгыятенең яклавын сизеп тора. Шуның белән ул көчле дә. Язучы Галия образы аша татар кызының катлаулы эчке дөньясын бөтен тулылыгы белән ачып бирә алды. Г. Кутуйның бу повесте Советлар Союзында гына түгел, халык демо-кратиясе илләрендә дә яратып укыла.
Сугыштан соңгы елларда хатын-сызларның уңай образы — «Язгы җилләр» романында Нәсимә оира- зТьшда кабат җанланды. Бу образ аркылы К. Нәҗми революцион көрәштә ирләр белән беррәттән катнашучы татар хатын-кызының характерлы сыйфатларын бирә алды.
Мирсәй Әмир үзенеһ «Миңлекамал» драмасында Бөек Ватан сугышы елларында татар хатын-кызларының геропк көрәшен сурәтли. Миңлекамал үзенең аң үсеше белән моңа хәтле сурәтләнгән образларын иҗтимагый җәмгыятенең буларак, Миңлекамал үзендә бетмәс-төкәнмәс көч сизә, иң жаваплы эшне үз өстенә ала. Ул үз хезмәтенең сөекле ватанга дошманны тизрәк җиңәргә ярдәм итүен аңлап эш-ли, аның белән горурлана.
Схематизмны яклаучы, типиклыкны гадиләштереп аңлаучы кайберәүләр бәлки: Миңлекамал образы типик түгел, үзе теләп иң артка калган колхозның җитәкчесе постына басарга омтылучы хатын-кызлар бик аз булды дип әйтерләр. ^Минле- камал образының яшәүчәнлеге мон-дый'фикерләрне үзе үк кире кага.
4 Эш чынбарлыкта мондый очраклар-ның күп яки аз булуында түгел, бәлки язучының сугыш вакытында колхозчылар тормышындагы иң әһәмиятле омтылышны — колхозчы-ларның патриотик омтылышларын күрә белүендә һәм аны үткенәйтеп, гомумиләштереп, колхоз авылындагы алдынгы кешеләрнең гомуми ом-тылышларын күз алдына китерердәй итеп, оста чагылдыра алуында.
«Миңлекамал» драмасы бүген дә сәхнәдә куелырга лаеклы әсәр. Һәм киләчәктә аны яхшырак яңа поста- иовкада күрербез дип ышанабыз.
Пьесаның үзендә кайбер кимче-лекләр булуга карамастан, Миңле-камал образы, безнеңчә сугыштан соң иҗат ителгән кайбер башка хатын-кыз геройлар белән беррәттән иң югары ноктада тора. Башка
хатын-кыз узып китә һәм зур аренага чыга. Совет тигез хокуклы члены
111
уңай хатын-кыз образлары, мәсәлән, Ф. Хөснинең «Җәй башы» исемле повестендагы Мөнирә һәм Г. Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романындагы икенче Мөнирә, Миң-лекамал белән чагыштырганда, алай ук көчле, катлаулы образлар түгел, 1 шуның өстенә алар беркадәр күлә- 1гәдә, читтәрәк торалар.
Бу мәсьәләдә язучыл арыбызның ‘ зур җитешсезлеге шунда, без бер- ‘ берсен кабатламый торган оригиналь образларны, катлаулы характерларны аз тудырабыз, язучыларның күбесе бер-берсен кабатлый, соңгы вакытта хәтта үз-үзләрен кабатлый башладылар. Безнең әдәби геройларыбыз, күп очракта, бер-бер- сенә бик охшаган: колхозчы хатын- кызлар барысы да матур, барысы да хезмәт сөючән кешеләр. Бу уңай белән барыбызга да билгеле бер хакыйкатьне әйтмичә булмый: гомумән кеше, гомумән матур һәм акыллы хатын-кыз әле ул әдәби образ түгел. Соңгы елларда әдәбиятыбыз совет хатын-кызлары характерындагы хәзерге көнгә хас булган нинди яңа сызыкларны табып, укучыга күрсәтә алды, моңарчы әдәбиятта булмаган нинди үзенчәлекле характерлар туздырды? ---------- —— '
Бу турыда тәнкыйтьнең бер сүз дә әйткәне юк әле. С. Батталның «Олы юл буйлап» поэмасы, Ф. Хөснинең «Җәй башы» һәм «Авыл өстендә йолдызлар» исемле повестьлары, Г. Минскийның хатын-кыз геройларны гәүдәләндергән хикәяләре, Ә. Давыдов поэмалары шикелле яхшы ук уңышлы әсәрләр әдә-биятка нинди яңа образлар өстәделәр, нинди характерлар бирделәр?
Икенче җитди кимчелегебез шунда: галим хатын-кызл арыбызның, укытучыларның истә калырлык кат-лаулы образлары әле тудырылмаган. Эшче хатын-кызлар, студент яшьләр, совет интеллигенциясе турында яхшы китаплар әле һаман да язылмый. Бу образларны тудыру — безнең җаваплы һәм тиз көндә үтәлергә тиешле бурычыбыз.
Безнең матур әдәбиятыбызның алга барышы халыкның политик аңы, культура һәм интеллектуаль дәрәҗәсе үсүенә бәйләнгән. Үз чорының алдынгы идеяләрен ышандыргыч һәм көчле итеп чагылдыручы әсәрләр генә хәзерге укучының эстетик зәвыкларын канәгатьләндерә ала.
Язучыларның Беренче Бөтенсоюз съездыннан соң узган вакыт эчендә драматурглар тарафыннан иҗат ителгән образлар арасында Т. Гыйз-зәтнең «Ташкыннар» трилогиясендәге Биктимер күренекле урын алып тора. Бу образ, истә калмый торган башка "образлардан үзгә буларак, үсештә, каршылыклар белән көрәштә бирелгән. Аның үзенә генә хас сыйфатлары бар һәм шул ук вакытта ул революциягә кадәрге авылдагы урта хәлле крестьянның типик образы.
Т. Гыйззәт тарафыннан сурәтләнгән уңай образлар күп төрле. «Биш- бүләк» драмасында Әхтәри, авыр сынауларны үтеп, озак икеләнгәннән соң гражданнар сугышы елларында совет властен яклау юлына баса. «Мактаулы заман» драмасында драматург контрреволюцион кулак көчләренең калдыклары белән көрәштә яңа авылның чын геройлары, колхоз производствосы кешеләренең үсешен сурәтли. Аларның берсе — көтүче Әптерәш, халык интереслары өчен хәлиткеч көрәшкә күтәрелү дәрәҗәсенә җитә.
Бөек Ватан сугышы елларында драматург «Изге амәнәт» драмасында эшче-патриот шахтер Гыйният образын иҗат итте. Гыйният дошманны җиңү өчен үз-үзен корбан итүгә кадәр бара.
Классик язучыбыз Ш. Камал про-изводство новаторы инженер Габбас Галинның онытылмас образын ту-дырды. Габбас Галин — фәндә яңа ачышларга, промышленностьта яңа уңышларга омтылучы катлаулы ха-рактерга ия. Ул — эшче семьясыннан чыгып, партия һәм эшчеләр коллективы тарафыннан тәрбияләнгән совет интеллигентының яна тибы. Тамашачы аны производство ҺӘХМ семья тормышындагы катлаулы ситуацияләрдә күрә. Аңа карата
112
гайбәт тараталар, дошман аның семьясын бозарга маташа. Ләкин Галин партия оешмасы ярдәмендә үзенекен итә һәм җиңеп чыга. Кызганычка каршы, соңгы елларда безнең драматургия дәүләт интересларын югары тотучы, промышленностьта эшләүче интеллигенциянең, эшчеләрнең образларын бик аз һәм йомшак чагылдыра.
Ватан сугышы елларында Р. Иш-морат «Кайту» драмасын язды. Драматург бу әсәрендә тормышы-бызның дулкынландыргыч мәсьәлә-ләренә художестволы формада җавап бирде. Ватан сугышы инвалиды, сәламәтлеген югалтуга да карамастан, бердәм коллектив эчендә хезмәт итеп яңа көч ала, үзенең бәхетен таба.
Сугыштан соң халык тормышын, ватаныбызның тарихын. үсешен, халкыбызның коммунизм төзү өчен көрәшен теге яки бу дәрәҗәдә су-рәтләүче башка драма әсәрләре дә барлыкка килде. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, Бөек Ватан сугышыннан соң драматургия тормышның әһәмиятле мәсьәләләреннән ’ читкә тайпылды, зур әһәмиятле яңа темалар, яңа образлар күтәреп чыга алмады, ул хәзерге заман героен — фашизмны җиңүче, социалистик җәмгыять төзүдә искиткеч батырлыклар күрсәтүче хәзерге заман герое характерының бөтен тирәнлеге белән сурәтли алмады.
Драматургларның төп җитешсез- лекләре шунда, алар соңгы елларда заманның характерын, халкыбызның әйдәүче көчләрен ача алмадылар, яңаның иске тормыш калдыклары белән көрәштә җиңә баруын сурәтли алмадылар. Әлбәттә, Мирсәй Әмирнең «Тормыш җыры», «Җыр дәвам итә» кебек чынбарлыкны дөрес чагылдырган әсәрләре булгала- ды. Ләкин андыйлар бик аз. Яшь драматург Гамир Насрый «Кушна- рат» драмасын язды. Анда уңай герой тискәре геройга караганда берьяклырак, схематиграк бирелгән. Аның «Кадерле минутлар» исемле пьесасында шактый ук кызыклы һәм упай, һәм тискәре геройлар бар. Ләкин бу пьесада конфликт ышандырмый, шуның аркасында характерларның тормышчанлыгы кими. Яшь драматурглардан С. Кальме- тьев һәм Ш. Хөсәенов кызыклы гына комедияләр яздылар. Хәзер алар яңа пьесалар өстендә эшлиләр. Та-машачылар бу иптәшләрнең сәләтенә ышаналар һәм алардан тагын да җитлеккәнрәк әсәрләр көтәләр.
Коммунистлар партиясенең һәм Совет хөкүмәтенең аталарча кайгыртуы нәтиҗәсендә Казанда Татар дәүләт опера һәм балет театры, шулай ук Дәүләт консерваториясе ачылды. Алар кыска гына вакыт эчендә җитди уңышларга ирештеләр. И. Җиһановның М. Җәлил либреттоларына язган «Алтынчәч», «Илдар» опералары, Җ. Фәйзинең Т. Гыйззәт либреттосына язган «Башмагым» музыкаль комедиясе, Ф. Яруллннның «Шүрәле» балеты кебек күренекле әсәрләре тудырылды. «Алтынчәч» операсы Сталин премиясе белән бүләкләнде, «Шүрәле», «Башмагым» һәм «Алтынчәч» Советлар Союзы халыклары арасында уңыш казандылар.
Бөек Ватан сугышы елларында композитор Юдин К. Нәҗминең «Фәридә» йсемле либреттосына опера язды. Бу операда халыклар дуслыгы җырлана һәм дошман белән батырларча көрәшүче халык уллары Сурәтләнә. Шулай ук Ә. Исхакның «Намус» исемле либреттосына опера язылды, «Шагыйрь», «Түләк» опералары һ. б. барлыкка килде.
Кызганычка каршы, аларныц кай-берләре чынбарлыкны дөрес чагыл-дырмыйлар. Мәсәлән, Җиһановның «Түләк» (Н. Исәнбәт либреттосы) операсында төп герой, дошман яулары белән булган хәлиткеч көрәш моментында су асты патшалыгына китә. Шулай ук «Шагыйрь» операсы да (Ә. Фәйзи либреттосы) уңышлы булмады, анда патриот образы тонык чыкты, ул тыңлаучыларда үзенә мәхәббәт тудыра алмады.
Язучылар союзы правлениссе опера либреттолары һәм популяр җырлар тудыру мәсьәләсенә аз игътибар бирде. Бу безнең гафу ителмәслек зур кимчелегебез.
Шагыйрьләр белән композиторлар арасында чын иҗади дуслык бездә

әле һаман да юк. М. Садри, М. Хөсәен, X. Вахит кебек кайбер шагыйрьләр күптән үк яза башлаган либретто текстларын әле һаман сузып киләләр. •
Кешелек өстеиә ябырылып килүче яңа империалистик сугыш куркынычы, фашизмның сугыш алды елларындагы агрессив хәрәкәтләре безнең язучыларның игътибарын тынычлык өчен көрәш, илебезнең оборонасын ныгыту темасына юнәлдерде. Ф. Кәримнең «Аникин» поэмасында яңа тормыш төзүдә гадәттән тыш зур эш алып баручы һәм дошманга отпор бирергә хәзер торучы халыкның бай, катлаулы хисләре гаять матур гәүдәләнгән. Советлар Союзы халыкларының какшамас дуслыгы, социалистик . төзелештә һәм Ватаныбызның оборонасын оеш-тырудагы бөек рус халкының җи-тәкчелек роле Аникин һәм Галим образларында бик оста бирелгән.
Шагыйрь Ә. Исхак чын гуманизм хисләре, тынычлык сөюче халыкларга мәхәббәт һәм фашизмга каршы ачы нәфрәт белән сугарылган «Геройның үлеме» исемле поэма иҗат итте.
Поэма жанры хәзер бездә шак- 1тый үсте. Алдынгы кешеләрнең образларын иҗат итү өчен безнең шагыйрьләр поэзиянең, шулай ук поэма жанрының бөтен мөмкинлекләреннән файдаланырга тырышалар.
Муса Җәлилнең «Хат ташучы» поэмасында Булат белән Фәйрүзәнең эчкерсез саф мәхәббәтләре, гади хезмәтләре, шатлык һәм кичерешләре аларныц иҗтимагый эшчәнлек- ләре белән тирән һәм органик рәвештә үрелеп үстерелә, шагыйрьгә бу исә яңа тип кешеләрнең, чын совет кешеләренең тулы канлы образларын тудырырга мөмкинлек бирә.
Шагыйрь Ш. Маннур колхозчы Гайҗан картның мөлаем образын иҗат итте. Бу образ авылда барган тарихи үзгәрешләрне чагылдырды, <колхозчы крестьяннар аңындагы үзгәрешләрне гомумиләштереп күрсәтте.
С. Хәкимнең «Бакчачылар» поэ-масындагы Сәлим карт образы да истә калырлык итеп бирелгән. Ул үзенең тырышлыгы, яраткан эшенә бирелгәнлеге белән алдынгы колхоз крестьянының яхшы сыйфатларын гәүдәләндерә. Сәлим карт тормы-шындагы ачык поэтик буяулар белән бизәлгән әһәмиятле фактлар авторга героеның характерын бөтен тулылыгы белән ачып салырга ярдәм итә.
Шагыйрь Гали Хуҗиев «Гражданин, солдат, шагыйрь» исемле поэмасына сөекле иптәшебез Фатих Кәримнең образын көчле художество чаралары белән күз алдына китереп бастыра.
Нури Арсланов рус халкының ба-һадир кызы Зоя Космодемьянская- кың батырлыгына дан җырлый.
Мөхәммәт Садри халык поэзиясе стилендә язылган «Бәхет турында җыр» исемле поэмасында совет кешеләренең сугыштан соңгы тыныч хезмәт тантанасын тасвирлады.
1953 елда «Новый мир» журналы С. Батталның «Олы юл буйлап» поэмасыннан өзекләр басып чыгарды. Шагыйрь,сугыштан соңгы колхоз авылында барган вакыйгаларны тормыштагыча чын конфликтлар һәм каршылыклар эчендә биреп, онытыл-маслык якты образлар иҗ4т итте.
Шагыйрь Әнвәр Давыдов берничә поэма язды. Аның уңышлы поэма-ларыннан «Алгы сафтагылар» һәм «Ферма кызы» исемле әсәрләрен • күрсәтергә була. Бу поэмалар, бигрәк тә соңгысы, тормыш поэзиясе белән сугарылган. Шагыйрь ферма кызының гади, көндәлек эшендә күп кенә матур якларны күргән һәм гади колхоз кызының гадел, тирән, саф тойгыларын көчле сурәтләү чаралары белән укучының күз алдына китереп бастыра алган. Бу поэмаларда кешеләр көрәшәләр, нәрсәнедер җиңәләр һәм шушы көрәштә үсәләр, яхшыра баралар.
Әмма «Алтын көз» поэмасында без бөтенләй башка нәрсә күрәбез. Монда Давыдов ерактагы киләчәкне күрергә, үз заманнарын артта калдырып алга китүче һәм колхоздагы тәртипләргә бары тик коммунистик җәмгыятькә генә хас элементларны кертергә тырышучы алдынгылар образын бирергә теләгән.
3. .с. Ә.“ № 7
113
11 1
Поэмада колхозчы карчык үзенең хезмәт көненә тиешле 10 яки 11 олау икмәкне алудан баш тарта, колхозчы карт псә каралты тирәсе участогыннан баш тартырга тәкъдим итә 11. б. Ләкин боларның ашлыктан һәм каралты тирәсе участогыннан баш тартулары һич ышандырмый. Чөнки поэмада сурәтлән-гән колхозда колхозчыларның шәхси кирәк-яракларны тәэмин итә алырлык продуктлар муллыгына. ирешүләре бөтенләй күренми. Икенче яктан, монда социалистик җәм- гыятьнең төп принцибы — колхозчының материаль кызыксынуын тәэмин итү инкарь ителә. Безнең партиябез кешеләрдә үзләренең иҗтимагый интересларын аңлау тойгысын тәрбияли, шул ук вакытта хезмәт ияләренең материаль яктан тәэ-мин ителешләре турында да, шәхси һәм иҗтимагый интересларның гармонияле бәйләнешләре турында да кайгырта. Колхоз семьяларының бай һәм тәэмин ителгән булуларын бездә нигәдер берьяклы: бары тик икмәк, ит һ. б. шундыйлар муллыгы ягыннан чыгып кына аңлыйлар. Хәзер тәэмин ителеш төшенчәсен киң- рәк аңларга кирәк: чын таза һәм культуралы тормышка икмәк муллыгы гына җитми. Хәзер өс-баш, йорт җиһазы да күп яхшырды, ха-лыкның белеме, эстетик зәвыгы да бик нык үсте, көндәлек тормышка сәнгать, культура әйберләре дә (музыка кораллары, радио, китаплар һ. б.) өстәлде.
Безнең кайбер әсәрләребез шундый тәэсир калдыра: гүя кешелекнең зур бәхете әле ул кайдадыр ерак киләчәктә, ә безнең бүгенге көнебез, имештер, шул зур бәхеткә хәзерлек кенә. Дөрес, кеше үзенең барлык ихтыяҗл арын ком м у и исти к җәмгыятьтә мөмкин булган кадәр тулырак канәгатьләндерә алачак. Ләкин бу, язучылар бүгепге кеше- лг.рне аскетларча яшәүчеләр итеп бирергә тиеш, дигән сүз түгел, һич юк! Социалистик төзелеш елларында барлыкка килгән зур үзгәрешләр гади кешенең тормышын меңнәрчә мөмкинлекләр һәм уңайлыклар белән бизәделәр. Совет кешесе үзенең культура һәм акыл үсешендә чагыштырмаслык дәрәҗәдә алга китте. Бездә барлыкка китерелгән, иҗат ителгән, булдырылган һәммә материаль һәм культура мөмкинлекләре барысы да гади халыкка, аның тормышын тагын да бәхетлерәк итүгә хезмәт итә. Без унай геройның тормышын бөтен тулылыгы һәм тирәнлеге белән күрсәтергә тиешбез. Моның өчен алдынгы кешеләрнең тормышын тирәнрәк өйрәнә белергә, алардагы иң уңай сыйфатларны, яңалык үрентеләрен оста һәм ышандырырлык итеп, башкаларга үрнәк булырлык итеп бирә’ белергә кирәк. Безгә, язучыларга, марксизм-ленинизм тәгълиматын тирәнтен үзләштерергә кирәк; һәрбер алдынгы кешедә бүгенге көннең генә түгел, бәлки киләчәкнең дә гүзәл сыйфатлары бар. Шунлыктан алдынгы кешенең үрнәк булырлык тулы канлы образын сурәтләп бирү ул инде берникадәр алдан күрә белү дә була.
Беренче съезддан соң узган егерме ел эчендә безнең шагыйрьләребез күп кенә шигырьләр яздылар. Боларның кайберсе инде күптәй онытылып та бетте, ә күбесе, үзләренең сафлыгын һәм поэтик көчен югалтмыйча, бүгенге көндә дә яшиләр. Халыкның уйлары һәм хисләре зур көч белән бирелгән,- үзләрендә тирән фикер булган, лирик геройлары халык интересларын чагыл-дыра алган шигырьләр һәм җырлар үзләренең яшәү көчләрен һаман да югалтмыйлар.
Муса Җәлилнең Моабит төрмә сендә язылган шигырьләре безне күп нәрсәгә өйрәтә. Аларда үз Ватанын, үз дусларын, барлык совет кешеләрен чын күңелдән яратучы лирик герой — Советлар иленен гражданины бирелгән. Ул коточкыч газаплар, вәхшәтләр алдында баш имичә, сугышчан рухын саклый һәм үлем алдында да үзенең 'үлчәүсез нәфрәтен дошманнарның йөзенә бәреп әйтә:
Байрак итеп илгә турылыкны, Утны, суны кичте бу егет, Автоматы түгел, аты түгел, Анты белән көчле бу егет.
1
Әгәр эчкерсезлек, саф күңеллелек турында сүз бара икән, безнең поэзиягә нәкъ әнә шундый эчкерсезлек кирәк тә, ә Померанцев күтәреп чыккан черек «эчкерсезлек» түгел.
Померанцев безнең шагыйрьләре- безнең иң кадерле байлыкларын — халык белән, партия белән булган органик бәйләнешне аерып алырга тели. Ул аерым шәхесне коллектив зирәклегенә, халык акылына каршы куярга маташа.
Татарстан совет язучылары җәмә-гатьчелеге әдәбиятта партиялелек принцибыннан баш тартырга өндәүче бу бозык чакыруны нәфрәт белән кире кага.
Илебездә халыкның көнкүреш хәлен көннән-көи яхшырту, тиз арада халык кулланышы продуктларының һәм киң куллану товарларының муллыгына ирешү, сугыш уты кабызучыларга каршы бөтен дөньяда тынычлык өчен көрәш һ. б. турында безнең шагыйрьләребез дулкынланып сөйлиләр.
С. Хәкимнең нефтьчеләр турындагы шигырьләре, Ш. Маннурның «Күңел бит ул...», «Бу яклар», Ы. Арслановның «Сәлим карт» дигән шигырьләре, Ә. Ерикәйнең «Казан порты» шигыре, Ә. Исхак- 1 ның «Азиядә таң» исемле шигырьләр циклы, Давыдовның «Беренче бөртек» шигыре, «Солдат турында баллада»сы, Р. Гәрәйнең «Шаяру» дигән шигыре һ. б. шигырьләр совет халкының героик эшләре, турында поэтик дәрт белән язылган.
Поэзиядә шагыйрьләребез ирешкән зур уңышлар җитешсезлекләргә һич тә күз йомарга кушмыйлар. . Кимчелекләребезне без бик яхшы сизеп торабыз.
Безнең поэзиянең бүген артта калуы шагыйрьләрнең чиктән тыш пассивлыгы, шуның нәтиҗәсе була- 1 рак, лирик геройларның җайсызлыгы, тормышны өстән генә сурәтләү һәм шалтыравык риторика белән аңлатыла. Күп кенә шигырьләр әдәби эшләнеше белән түбән, кай- I чакта хәтта грамотасыз язылган була.
Матур әдәбият, гомумән сәнгать, салкын мөнәсәбәтне, салкын җанлы булуны яратмый. Бар нәрсәгә дә я* бертөсле игътибарсыз карый торган сәнгать юк. Сәнгать, Алексей Мак-симович Горький әйткәнчә, я раслый, я инкарь итә. Үзләренең әдәби талантларын мәгъиәсезгә әрәм-шәрәм итүче яки аның белән бик вакчыл файдалана торган, язучы дигән бөек исемгә хөрмәт белән карый белмәүче язучылар гына төссез, тонык, кайчак хәтта халтура әсәрләре бирә алалар. Алар дулкынланмыйча гына, дәртсез генә язалар, төссез һәм эчпошыргыч сүлпән тел белән язалар. Андый хәл кабатланмасын өчен, талантларын халык интереслары өчен файдаланган, халыкның иң яхшы теләкләрен чагылдыруга биргән, халык бәхете өчен армый- талмый көрәшкән, халыкның сөекле уллары Габдулла Тукай, Һади Такташ, -Муса Җәлил һәм башкаларның фидакарь тормышларыннан үрнәк алырга, шулардан өйрәнергә кирәк.
Кайбер шагыйрьләр тышкы детальләр артыннан гына куалар теманың политик әһәмиятенә салынып, әсәрнең әдәби эшләнешенә җавапсыз карыйлар. ЛАондый шигырьләрдә тормыш тирәнлеге дә, совет кешеләренең рухи дөньясын тирән итеп ачу да, поэтик гүзәллек тә юк. 3. Нуриның «Гаепсезләр», Г. Латыйпның «Безнең кызлар», М. Хөсәеннең «Өч дус», «Дипломант» һ. б. кайбер шигырьләр шундыйлардан. Менә М. Хөсәен шигыреннән бер мисал:
Әи, илем-анам, Синнән ялкын алам, Синдә яз, Синдә таң, Әи, газиз Ватан!
Нинди яңгыравыклы сүзләр! Әмма бу бары тик буш сүзләр генә.
Поэтик осталыкка, шигырьнең • идея һәм художество сыйфатына таләпчәнлек күрсәтмәү аркасында күп кенә яшь шагыйрьләр редакцияләрне эшләнеп җитмәгән йомшак әсәрләре белән тутыралар. Андый шигырьләр Ислам Галләмовта күп. 3. Мансур «Чыклы иртә» поэмасы өстендә инде икенче ел эшли. Шагыйрьләр секциясе аңа күп тапкыр ярдәм итте, поэманы үзенең уты-рышларында тикшереп, конкретҗи-
115
J16
тешсезлскләрси күрсәтте; ләкин 3. Мансур иптәшләрнең киңәшенә колак салмын. Мондый фактларны масаю һәм идея-теоретик хәзерлекнең түбән булуы белән генә аңлатырга мөмкин.
Сугышка кадәрге һәм сугыштан соңгы елларда безнең балалар әдә-биятыбыз берничә яхшы әсәр белән баетылган иде. Балалар өчен күп кенә шигырьләр язылды, балалар драматургиясе үсә башлады, маҗа-ралы әсәрләр жанры барлыкка килде. Шулай ук фәнни-фантастик әдәбият та берникадәр җанланды. Балалар язучысы мәрхүм А. Алиш совет балалар әкиятен тудырды. Г. Әпсәләмов «Ак төннәр» дигән гаҗәп матур повестен бирде. Ул безнең балаларыбызга Ватаныбызның кечкенә патриоты Җиһангир образын бирде һәм үзара туганлык хисләре турында, төрле милләт язучылары арасындагы какшамас дус- лык турында үтемле итеп язды.
Гариф Гобәйнең өч повесте безнең балалар әдәбиятында шактый зур урын алып тора. «Маякчы кызы» повестеннан Илсөяр образы, «Замана балалары»ннан авыл малае Хәлим һәм «Ялгыз йортта» повестеннан шук һәм үткен малай — Таҗи — укучыларның яраткан об- < разлары.
Гариф Гобәйнең әдәби осталыгы һаман үсә, аның образлары катлау-лана, аларның эчке тормышлары байый бара. Ләкин Г. Гобәй әсәр-ләрендә уйдырма урыннар да күп әле. Вакыт-вакыт ул образ тудыруга тормыштан түгел, бәлки әдәбияттан килә, шуның аркасында һаман да ясалма мәзәклек белән мавыга.
Татар балалар әдәбиятының хә- * зерге торышы үзенең сыйфаты белән дә, саны белән дә яшь укучыларны канәгатьләндерә алмый. Балалар өчен язучы иптәшләр бик аз. Әсәрләрнең тематикасы тар. Безнең язу- чыларыбыз еш кына совет балаларының җанлы образларын бирә белмиләр, кайчакта исә аларны схематик рәвештә генә чагылдыралар. Балалар әдәбиятында мәктәпләрнең, комсомолның тормышы бөтенләй диярлек чагылмый. Совет балаларын хезмәтне, гади профессияләрне, авыл хуҗалыгын ярату рухында тәрбияли торган кызыклы әсәрләр юк диярлек. Моның урынына безнең язучыларыбыз, иске гадәт буенча, «югары профессия» геройларын гына — очучыларны, галимнәрне, художникларны, врачларны, инженерларны һ. б. ш. геройларны гына мактап язалар.
Югарыда китерелгән мисаллардан һәм бөтен совет әдәбиятының бай тәҗрибәсеннән күренгәнчә, язучы үзенең геройларын заманның тормыш өчен әһәмиятле, эре һәм төл вакыйгалары белән бәрелештерсә генә, тормышны диалектик үсештә, каршылыклар эчендә сурәтләсә генә, үзенең геройларының эчке дөньясына тирән үтеп керә белсә һәм аларның иң изге тойгыларын чагылдырса гына эпик образлар, көчле оригиналь характерлар тудыра ала. Моның өчен исә талант кына җитхми; язучының зур тормыш тәж- рибәсе һәм, иң әһәмиятлесе, анын Маркс — Энгельс — Ленин — | Сталинның бөек тәгълиматы белән коралланган булуы, әдәби осталыкка ирешүе кирәк. Безнең барлык язучыларыбыз да теоретик яктан яхшы хәзерлекле дип әйтеп булмый. Теоретик булдыксызлык байтак кына әсәрләрнең сыйфатында бик ачык сизелә. Чөнки әгәр язучы •җәмгыять то р м ы ш ы н ы ң катла ул ы процессларын иҗади я кты р тк анда м а р ксистик-л ени нч ы л философия
белән коралланмаган булса һәм ха-лыкның үзеннән өйрәнмәсә, ул тор-мыштан артта кала. Көн кебек ачык, артта калган язучы алдынгы кеше образын ничек тудыра алсын? Шушының аркасында язучылар союзының членнарыннан Хан Җәмил һәм С. Урайский соңгы ун ел эчендә азмы-күпме әһәмиятле бер әсәр дә язмадылар. Идрис Туктаров бик акрын эшли. Әхмәт Юныска, Газиз Иделлсгә, Л. Ихсановага һәм кайбер башка иптәшләргә иҗади активлык җитеп бетми.
Язучылар союзы правлениесе еш кына хәлләрдә язучыларның иҗади активлыгын күтәрә белми, моның

117
өчен кирәкле чараларның, барысын да күреп бетерми.
Союзда уздырылган җыелышларның берсендә уңай герой проблемасын тикшерү язучылар арасында бу мәсьәлә буенча төрле-төрле, хәтта дөрес булмаган карашлар яшәгәнлеген күрсәтте.
Безнең әсәрләрсбезнең уңай герое нинди булырга тиеш, аның кимче-лекләре, йомшак яклары булырга мөмкинме?
Совет әдәбиятының Павел Корчагин, Олег Кошевой һ. б. үлемсез образлары, барыннан да элек, үзләренең патриотлыклары, халык бәхете өчен, үз заманының алдынгы идеяләре өчен ялкынлы көрәшче булулары белән миллионнарча укучыларның ихтирамын казандылар.
Бу — уңай геройның иң төп һәм шиксез сыйфаты. 'Шушы сыйфатлар Газинурны үлемсез герой, Муса Җәлилне үлемсез шагыйрь иттеләр.
Күңеле белән бер якка, сүзе белән икенче якка карый торган, үзенең советлар иле гражданины булу бурычларына вөҗдансыз караган, колхоз председателе була торып самогон кайната торган кеше башкалар өчен үрнәк була алмый. Померанцев исә, эчкерсез булырга чакыру астына яшеренеп, нәкъ әнә шундый кешене герой итеп күтәрергә тәкъдим итә. Икейөзлелекне, үзенең сай дөньясында казынучыны, яки үзләрендәге мещанлык баткаклыгына сокланып яшәүчеләрне совет кешеләре ярата һәм үрнәк итә алмыйлар. Шунлыктан С. Баттал «Чаян» редакциясенә үзенең совет тракторчысы турындагы идея ягыннан бозык булган шигырен биргәч, язучылар коллективы аны кискен рәвештә тәнкыйть итте.
Уңай геройның кимчелекләре булырга мөмкинме, дип сорыйлар. Биредә сүз характерның тулылыгы, индивидуаль ачыклыгы турында гына булырга мөмкин. Югарыда әйтелгәнчә, дөньяга карашы ачык булмаган кеше совет укучысы өчен үрнәк була алмый. Бу мәсьәләдә геройны лакка буяп, «тәти» итеп бирү дә, шулай ук «тормыштагыча» була дигән сылтау астында натуралистик алым белән барлык чүн-чары белән сөйрәп кертү дә бер үк дәрәҗәдә зарарлы.
ML. Әмирнең «Ялантау кешеләре» романында баш геройларның берсе Саниянең, тулы канлы образ булудан бигрәк, манекен булып калу куркынычы бар. Ул, дөрестән дә, һичбер кимчелексез, картинадагы шикелле коеп куйган. Ыәкъ менә шунлыктан ул тормышчан түгел дә.
Геройны акшарлауның һич кирәге гок. Уңай геройның кимчелекләре исә аның характер үзенчәлекләрендә генә булырга мөмкин. Мәсәлән, «Язгы җилләр»дә Мостафа башта тупасрак. Бу аның кимчелеге. Ләкин моның аркасында гына ул уңай геройлыгын югалтмый. Әгәр дә инде язучы үзенең героена, аны «җан-ландыру» өчен, дигән булып теге яки бу кимчелекне көчләп тага икән, ул вакытта типик герой түгел, бәлки ясалма бер карачкы килеп чыгачак.
Буржуаз әдәбият үзенең «уңай геройларын кеше үтерүчеләрдән, бандитлардан, мародерлардан, палачлар арасыннан эзли, кешеләр арасында көчләү, расизм һәм дошманлык идеяләре тарата. Буржуаз әдәбиятның геройлары халыкка каршы, аннан өстен итеп куелалар.
Безнең геройларыбыз халыкның, үз эченнән чыгалар; аларның тормышы, эшләре һәм уйлары коллектив белән, халык белән, аның бөек эшләре белән аерылгысыз рәвештә бәйләнгән.
Коллективның геройга мөнәсәбәте Әмирхан Еникинең «Рәхмәт, иптәшләр! »■ дигән' яңа повестенда яхшы бирелгән. Повестьның төп герое Нургали, кире һәм масаючан кеше, аны ялгышларын төзәтү максаты белән тәнкыйть итүләрен аңларга теләми. Ләкин бердәм коллектив аңа үзенең авыр уйлары эчендә бик-ләнергә ирек бирми; ул үзенең кирәкле кеше булуың һәм элеккегә караганда тагын да күбрәк эшли алачагын аңлый башлый. Без Ә. Еникинең, элеккерәк әсәрләре турындагы тәнкыйть сүзен искә алын, иҗтимагый идеяләрне гәүдә-ләндерүче алдынгы кешене чагылдыруга күчүенә чын күңелдән шатланабыз. Бу инде бер адым алга
118
атлау дигән сүз. Бу адым язучы алдында зур иҗади мөмкинлекләр ача.
Без Фатих Хөснинең. «Авыл өстендә йолдызлар» исемле повестена зур өмет баглап, яңа характерлар, колхоз авылының яңа кешеләрен күрсәтүне көткән идек. Ләкин повестьның журналдагы вариантында шәхси тормыш, яшьләр арасындагы үзара мөнәсәбәт коллективның эше һәм тормышы белән тыгыз үрелмә- гбн. Без, автор повестьны аерым хитап итеп чыгарганда, бу кимчелекне бетерер дип ышанабыз.
Язучының әдәби осталыгы аның идея ягыннан үсүе, дөньяга карашының киңәюе белән аерылгысыз бәйләнгән. Безнең язучылар коллективының әдәби осталыкка ирешүдә башка еллар белән чагыштырганда, уңышлары һичшиксез зур. Сурәтләү алымнары һәм сурәтләү чаралары төрләнә, әсәрләрнең теле байый бара. Безнең әсәрләребезнең худо-жество тукымасына саф агым булып халык сөйләменең соклангыч тапкырлыгы һәм яңалыгы өстәлеп тора.
Ләкин тормыш алга киткән саен, укучыларның эстетик зәвыклары үсә бара, таләпләре көннән-көн җитдиләнә. Бу таләпләр безнең алга катлаулы яңа бурычлар куялар, һәрбер аерым жанрның үзенә генә хас үзенчәлеге бар. Ул гына да түгел, жанрларның үз эчендәге һәрбер әдәбият төре язучыдан үзенә ярашлы художество чараларын, үз буяуларын сорый. Нәкъ менә шул чараларны эзли һәм таба белгән язучы уңышка ирешә дә. Ни өчен, әйтик, без С. Хәкимнең «Фазыл чишмәсе» исемле җырына яки М. Җәлилнең «Сандугач һәм чишмә» дигән балладасына сокланабыз? Бу әсәрләр әдәби эшләнешләре ягыннан икесе дә көчле, ләкин алар шул ук вакытта икесе ике төрле, «Фазыл чишмәсе»ндә С. Хәкимнең үз тавышы бар. «Сандугач һәм чишмә»дә М. Җәлил кабатланмас үз алымнарын, һәм балладага хас үз үлчәвен, уз матурлыкларын тапкан.
Әдәби осталыкны күтәрү, сурәтләү чараларын камилләштерү бурычы бер шагыйрьләр алдында гына тормый. Художестволы сүз белән, образ белән безнең заман героен сурәтләү, нәфис сүз белән характерлар тудыру осталыгы безнең драматургларда, бигрәк тә яшь драматургларда, аеруча җитми.
Проза өлкәсендә дә шул ук хәл. Художестволы сурәтләү чараларын баету өстендә безнең күп кенә танылган прозаикларыбызга да күп көч куеп эшләргә кирәк. Бу эштә язучыларга тәнкыйтьчеләр бик нык ярдәм итәргә тиеш. Кызганычка каршы, тәнкыйтьчеләр үзләренең мәкаләләрендә әдәби осталык мәсьәләләренә кагылганда коры декларатив сүзләр белән генә чикләнәләр. Идеялелек һәм художестволылык, стиль һәм тел, әдәбиятта милли форманың үзенчәлекләре һ. б. шундый безнең әдәбиятыбызның үсеше өчен бик әһәмиятле булган зур мәсьәләләр хәзергә, кадәр әле ныклап торып өйрәнелмиләр. Шуның нәтиҗәсендә кайбер язучыларның теоретик карашларда буталчыклыкка, ә аерым очракларда идеологик хаталарга да барып җиткәннәре, булгалады.
Кайбер язучылар, мәсәлән, геройның милли характер үзенчәлекләрен күрсәтәбез дип, үзләренең язмаларын искереп беткән дини һәм милли йолалар белән тутыралар. Чынлыкта бит халыкның иң күркәм сыйфатлары, аның милли характерының специфик яклары искелек калдыкларында түгел, бәлки, киресенчә, безнең яңа тормышта, тугандаш халыклар семьясының бердәм хезмәтендә, ягъни бу халыкларның дус-лыгын ныгыта торган моментларда ачык күренәләр; безнең иң яхшы китапларда милли характерны күрсәтү нәкъ менә шул юл белән бара да инде.
Икенче якка тайпылучы язучылар да юк түгел. Бу бигрәк тә халыкның тормышын белмәүдә, аның телен, характерын өйрәнмәүдә ачык күренә. Нәтиҗәдә кайбер әсәрләрдә үзенең милли йөзен югалткан әллә нинди бер сәер геройлар барлыкка килә. Ул эсперантога охшашлы ясалма тел белән сөйли, бу телнең

халык теле белән дә, әдәби тел белән дә бернинди уртаклыгы булмый. Андый герой үзенең милли 1 йөзен шулкадәр югалткан була ки, хәтта аны манекенга охшата башлыйсың. Чыннан да, андый мане- I кенга, бер очракта, түбәтәй, икенче бер вакытта, картуз яки чалма ки-дереп чыгарсак, ул барыбер шул ук манекен булып кала!
Чын мәгънәдә типик булган ху-дожестволы образ исә бервакытта да үз халкының милли характеры үзенчәлекләрен чагылдырмыйча калмый. A. М. Горькийның «Ана» • романындагы Ниловна образы, бәлки нәкъ менә шуңа күрә, ягъни рус халкының, рус хатын-кызының иң яхшы сыйфатларын, аның түземле тынычлыгын, шул ук вакытга рухи ныклыгын үзендә тулы чагылдырганга күрә, барлык милләт укучыларының иң яраткан герое булып әверелгәндер. Даһи Пушкин безгә барыннан да элек тиңдәше булмаган рус шагыйре булуы белән кадерле.
Үзеннән үрнәк алырга лаеклы I уңай герой безнең бөтен совет әдәбиятының үзәк фигурасы булып килде һәм ул киләчәктә дә үзәк урынны биләп торачак. Бу герой уңай идеалларны тормышка ашыру өчен барган каты көрәшләрдә үсә, аның юлында төрле авырлыклар, киртәләр килеп чыга, аңа артта калган, искелек чиреннән арынма-ган кире кешеләр комачаулыйлар. Шушы көрәштә аның характеры чыныга. Л\ондый кешеләрне һәм үсешебезгә комачаулаучы тискәре күренешләрне. ничек күрсәтергә? Нәкъ менә шушында язучының сатирик каләме кирәк. Соңгы вакытта бездә сатира жанры беркадәр җанлана башлады. Сатира һәм юмор өлкәсендә язучыларның активлыгын күтәрү максаты белән язучылар союзы правлениесе кайбер чаралар да уздырды. Бу мәсьәлә правление- нең киңәйтелгән утырышында, проза секциясенең утырышында һ. б. кайбер җыелышларда куелды, тикшерелде, өйрәнелде, шушы фикер алышуларда барлык язучылар, журналистлар диярлек катнаштылар.
Ләкин бу чаралар, билгеле, җитәрлек түгел иде әле. Сатира һәм юмор безнең татар совет әдәбиятында һаман артта калган өлкәләрнең берсе булып кала.
Дөрес, «Чаян» журналында яна- лыкка каршы килүче начар, тискәре күренешләрне камчылый торган әсәрләр өзлексез басылып килә. Матбугатта берничә сатирик хикәя чыкты, ләкин аларның кайберсе совет сатирасының нигез принципларына тулысынча җавап бирмиләр. Ш. Мөдәрриснең «Әбдүш Ялаяпов» дигән әсәрен мондый хикәянең ачык мисалы итеп күрсәтергә була. Совет әдәбияты сатйфасының асылын бездә әле һаман дөрес аңлап бетермиләр. Шуның аркасында, сатира исеме астында, безнең чынбарлыгыбызга яла ягулар да б^лгалый, пасквильләр дә язылгалый. Ш. Мөдәррис «Кәләпүш» исемле пьеса язды; бу пьесада бер генә уңай герой да һәм хәтта уңай идеал да юк. Монда артель коллективының гариплеге, ахмаклыгы, бозыклыгы күрсәтелә. Әмма шушыларга авторның үзенең ничек каравы берничек тә сизелми.
Совет сатирасының асылы турында безгә җитди итеп сөйләшергә кирәк. 36 ел буе башкарып килгән бөек эшебезнең дөрес һәм хак булуына тирән ышану позициясеннән чыгып сатираны үстерергә кирәк.
Әдәбиятыбызның үсешендә ким-челекләр һаман да күп әле. Бу, башка җитешсезлекләр белән бер- рәттән, мәсәлән, тематиканың тар, образлар һәм ситуацияләрнең бертөрле булуында да күренә. Кызлардан алып карчыкларга кадәр хатын- кыз образлары һәм зирәк акыллы колхоз картлары образлары бездә күп тудырылды. Ә яшьләр^ кайда? Партия чакыруы буенча бөек эшләр башкарырга, чирәм җирләр күтәрергә киткән, югары уңышка нигез салучы, авыл хуҗалыгы продуктлары муллыгын тудыручы безнең сугышчан, энергияле комсомолыбыз кайда? Галимнәр, нефтьчеләр, укытучылар турында да'без зур күләмле яхшы әсәрләр язмадык әле.
Коммунистлар, барыннан да элек, партия җитәкчеләренең образлары,
119

120
безнең әсәрләребездә тормыштагыга караганда төссез һәм ярлы чагыл- дырыла. Күп очракларда алар төп вакыйгалар белән бәйләнештә би-релмәделәр. Күп кенә хикәя һәм пьесаларда еш кына райком секре-тарьлары «ашыгыч идеологии ярдәм» күрсәтүчеләр буларак кына сурәтләнәләр.
Партия җитәкчелеген, партия идеясен һәм ихтыярын үткәрүче образны әйдәүче төп образ итеп сурәтләнгән зур әсәрләр бездә һаман да юк әле.
Без Коммунистлар партиясе җи-тәкчелегендә халкыбыз һәртөрле продуктларның муллыгы, шул исәптән рухи байлыкның муллыгы өчен, совет кешеләре тагын да ямьлерәк, мулрак һәм яхшырак яшәсен өчен бөтен илдә кискен көрәш башланган бер чорда яшибез. Бу көрәшчеләрнең беренче сафларында механизаторлар, агрономнар, партия оешмаларының җитәкчеләре бара. Колхоз кырларының бу геройларын әсәрләребезнең геройлары итү өчен безгә ашыга төшәргә кирәк. Шул вакыт ул геройлар тормышта тагын да күбәерләр.
Сәләтле яшь кадрларны үстерү әдәбиятның өзлексез үсешен тәэмин итүдә иң әһәмиятле шартларның берсе. Бу өлкәдә безнең кайбер уңышларыбыз бар. Яшь язучылар белән эшләү өчен махсус комиссия оештырылды, яшь язучыларның ике республика конференциясе үткәрелде, «Үсү юлы» һәм «Литературный Татарстан» альманахлары чыгарышча. Язучылар союзы правлеииесе һәм аның иҗат секцияләре үткәргән күп кенә чаралар әдәбиятыбызның яшь кадрларын тәрбияләү һәм үстерүдә яхшы нәтиҗә бирделәр. Язучылар сафына Ә. Давыдов, Җ. Тәр- жеманов, 3. Нури, Ә. Бикчәитәева кебек сәләтле язучылар килде Р. Төхфәтуллии, М. Хәсәнов, Р. Гә- рәев, Р. Шәйхетдинов, Ш. Хөсәснов, III- Галиев, Р. Саттаров, С. Каль- метов, Г. Ахуиов һ. б. яшь иптәшләр җитди ижат эше алын баралар. Халык арасыннан чыккай, билгеле бер профессиягә (производство, журналистика, .медицина һ. б.) ия булган бу иптәшләрдә үзләренең укучыларына сөйләрлек күп яңалыклар бар. Алар үзләренең повесть, хикәя, пьесаларында шәһәр һәм авылдагы совет кешеләренең, аларныц уй һәм тойгыларын, Ватан даны өчен героик хезмәтләрен сурәтлиләр. «Үсү юлы» альманахының моңарчы басылып чыккай алты китабында, шулай ук газета һәм журнал битләрендә укучылар башлан язучыларның әсәрләрендәге яңа фикерләр, яңа образлар өчен шатла-налар.
Рус секциясе членнарының иҗат активлыгы үсүгә аерым тукталырга кирәк. Бу секция республикабызда рус телендә язучы әдәби көчләрне берләштерә, аның зур өлеше яшьләрдән тора. Үзенең әдәби эшчәнле- геи кечкенә хикәяләрдән башлап җибәргән һәм «Лобачевский» исемле яхшы роман язган Иван Заботии безнең күз алдыбызда үсте. К- Лебедев «Сынау көннәре» исемле шактый кызыклы роман бастырып чыгарды. Т. Журавлевиың «Комбайнчылар» һәм «Рядовой Антипов» исемле повестьларын укучылар бик җылы каршы алдылар. Күп кенә яхшы лирик шигырьләрнең авторы Тамара Ян Казан Дәүләт университеты турында зур күләмле поэмасын язып бетерде. Г. Паушкин- ныц «На далекой заставе» исемле безнең данлы чик сакчыларыбыз турындагы повесте ике тапкыр басылып чыкты. Н. Заслоновскийның «У Японского моря» исемле повестен хәрби диңгез издательствосы басып чыгарыр өчен кабул итте. Я- Винец- кийиың «Соловей», П. Евгепывның ; «Бездна» исемле повестьлары да игътибарга лаеклы. Шулай ук рус иптәшләрнең татар- язучылары әсәрләрен рус теленә тәрҗемә итү эшләрен дә аерым билгеләп үтәргә кирәк.
Ләкин әдәбиятның яшь кадрларын тәрбияләү һәм үстерүдә барлык м ө м к и и л е к л ә р дә ф а й д а л a 11 ы л м ы й, бу мәсьәлә буенча булган тәнкыйть чыгышлары бик урынлы.
121
Татар совет әдәбиятының үсешен-дә, аны идея ягыннан баету һәм язучыларның әдәби осталыгын кү-тәрүдә тәрҗемә эше зур роль уйный. Рус язучыларының әсәрләрен татар теленә тәрҗемә итү революциягә ка-дәр үк башланган булып, совет власте елларында ул киң колач алды һәм бүгенге көндә бөек рус классикларының барлык төп әсәр-ләре диярлек, шулай ук хәзерге рус совет язучыларының иң күренекле әсәрләре татарчага тәрҗемә ителде. М. Горький әсәрләренең алты том-лыгы, А. Пушкин әсәрләренең (шул исәптән «Евгений Онегин») ике томлыгы, А. Чехов әсәрләренең ике томлыгы, Ы. Гогольнең «Үле җан-нар», «Тарас Бульба», «Ревизор», Л. Толстойның «Яңадан туу» романы һ. б. әсәрләре басылып чыкты, тиздән «Тынычлык һәм сугыш» романы басылып чыга. Фадеев, Шолохов, Гладков, Павленко, Бабаевский, Ажаев Һ. б. совет язучыла-
* рының әсәрләре татар телендә яратып укылалар. Тугандаш халыкларыбыз язучыларының (Украина, Грузия, Казахстан, Чувашия, Баш- кортстан һ. б.) әсәрләре дә татар теленә тәрҗемә ителә. Бездә югары квалификацияле тәрҗемәче кадрлар
i үсте (А. Шамов. С. Әдһәмова, М. Максуд, И. Гази, М. Әмир һ. б.)
Ләкин бу өлкәдә күп кенә кимче-лекләр дә бар. Бездә зур тәҗрибәле тәрҗемәчеләр бик аз. Татар язу-чыларының әсәрләре рус теленә бик аз тәрҗемә ителә.
Таткиигоиздат эше турында бер-' ничә сүз. Ул — зур аппараты, өр- яңа техника белән җиһазландырыл- ган көчле полиграфик базасы булган зур оешма. Таткиигоиздат ел саен төрле фәннәрдән миллионнарча нөсхә китап чыгара. Язучыларның иҗат продукциясе укучыларның киң массасына Таткиигоиздат аркылы җиткерелә, шунлыктан Тат- киигоиздатның яхшы эшләвен язу-чылар да телиләр. Ләкин бу оешма-ның эшендә җитди кимчелекләр бар. Таткиигоиздат эшчеләре яхшы, яңа китаплар иҗат итүне оештыруда бернинди инициатива күрсәтмиләр диярлек. Алар авторлар белән эш-ләмиләр, әзер кулъязма китергәнне көтеп яталар. Матур әдәбият әсәр-ләрен бастыру планы алдан оешты-рылмый, бары тик әзер кулъязмалар нигезендә генә төзелә. Татар язучыларының әсәрләрен рус телен-дә бастырып чыгару эшенең искит-кеч начар хәлдә булуы өчен дә шулай ук күбесенчә Таткиигоиздат гаепле, чөнки ул тәрҗемә эшек оештыруда бернинди эш алып бармый. Ярый әле безгә Москва изда- тельстволары ярдәм итәләр. Тат- книгоиздат исә бик җиңел юл сайлады: ул Москвада эшләнгән һәм басып чыгарылган тәрҗемәләрне яңадан бастыру белән генә шөгыльләнә. Шуның өстәвенә Таткнигоиз- дат яңадан бастырылып чыгарылган тәрҗемәләргә гонорар түләүдән баш тартып, язучыларның авторлык хокукларын да кыса башлады (К. Нәҗми, И. Гази, Г. Әпсәләмов, Ә. Еники һ. б. белән булган хәл). Таткиигоиздат герой шагыйрь Муса Җәлилнең Моабит төрмәсендә язылган кечкенә күләмле шигырьләр җыентыгын рус телендә әле һаман басып чыгара алмый (подстрочник- лар күптән үк тапшырылган, правление тәрҗемәчеләр белән дә күптән үк сөйләшеп куйган иде).
Таткнигоизд атның редакторлар аппараты бик көчсез, редакторлар җитди кулъязмаларны эшләүдән баш тарталар, яки ул эшне бик начар башкаралар.
Таткиигоиздат җитәкчеләре җәмә-гатьчелек фикеренә колак салырга һәм үзенең эшен тамырыннан үзгәртергә тиеш.
Татарстан АССР язучылары союзы правлениесенең отчет чорындагы бөтен эшчәнлеге югары идеяле әсәрләр тудыруга, язучыларның иҗатын оештыруга, аларның әдәби осталык-ларын үстерүгә, КПССның XIX съезды һәм партия Ү1\ Пленумының сентябрьдә кабул иткән тарихи карарларын үтәүгә юнәлдерелде. Шушы максаттан чыгып, правление үзенең утырышларында язучыларның иҗатлары белән бәйләнешле иң әһәмиятле мәсьәләләрне карады, алар-
122
ның яңа әсәрләрен тикшерде, татар совет әдәбияты үсешендәге актуаль проблемалар буенча гомуми җые-лышлар үткәрде. Уңай герой про-блемасы, совет сатирасы, очерк, драматургиянең торышы һәм аның бурычлары, шулай ук балалар әдәбияты турында киң фикер алышулар оештыр ы л ды; правление уты р ы ш л а - рында һәм иҗат секцияләрендә М. Әмирнең «Ялантау кешеләре», Р. Ишморатның, Т. Гыйззәтнең яңа пьесалары, Ы. Арслановның поэмалары, «Совет әдәбияты» журналы һәм «Үсү юлы» альманахы редколлегияләренең эшләре тикшерелде. Язучылардан Г. Хуҗи, А. Әхмәт, Ә. Камал, Ә. Юныс, Б. Зернит, М. Ногман, М. Хәсәнов, И. Галлә- мов иптәшләрнең иҗат отчетлары тыңланды.
Язучыларның иҗат эшләрен оеш-тыру, әдәби осталыкларын күтәрү, әдәби әсәрләрнең сыйфатын яхшырту буенча төп эш иҗат секцияләрендә алып барылды. Соңгы вакытларда проза һәм поэзия секцияләре яхшы эшли башладылар. Алар язучыларның яңа әсәрләрен тикшерү белән генә чикләнмичә, әдәби иҗат эшенең әһәмиятле проблемалары турында җитди фикер алышулар үткәрделәр. Мәсәлән, поэзия секциясендә поэзиядә халык иҗаты традициясе, опера либреттосы тудыру принциплары, 1953 елда поэзиянең торышы, татар совет поэзиясендә бүгенге авылны сурәтләндерү, совет җыры турында докладлар һәм алар буенча җанлы фикер алышулар булды.
Проза секциясе үзенең утырыш-ларында татар совет прозасының иң актуаль һәм проблематик мәсьәләләрен тикшерүгә куеп, игътибарга лаеклы инициатива күрсәтте. Ләкин иҗат секцияләренең кайберләре актив һәм нәтиҗәле эшләмәделәр. Драматурглар секциясе бик сүлпән эшләде, инициативасызлык . күрсәтте. Аның утырышлары тәртипле булмады, әсәрләрне тикшерү җитди төстә алып барылмады. Балалар әдәбияты секциясе дә «үз аягы» белән килгән кулъязмаларны укудан уза алмады, секция эшләренә язучылар активын һәм белгечләрне, тәҗрибәле педагогларны тартмады. Яшь язучылар белән эшләү комиссиясе, әдәби тәнкыйть һәм әдә-бият теориясе комиссияләре дә сүлпән эшләделәр.
Язучылар союзы правлениесенең һәм аның аппаратының эшендә кимчелекләр күп булды. Иҗат секцияләренә җитәкчелек итү канәгатьләнерлек булмады.
Татарстан совет язучылары сою-зының үз органнары бар: «Совет әдәбияты» журналы, «Үсү юлы» һәм «Литературный Татарстан» альма-нахлары. Язучыларыбызның яңа һәм иң яхшы әсәрләре иң башта шулар- да басыла. Бу органнарның эшендә дә җитди кимчелекләр бар әле. Журнал һәм альманахларның редакцияләре авторлар белән тиешенчә эшләмиләр, журналда һәм альманахларда кайчак төссез, эшләнеп җитмәгән, түбән художестволы әсәрләр дә басылгалый. «Совет әдә-бияты» журналында әдәби тәнкыйть тиешле дәрәҗәдә алып барылмый, татар совет әдәбияты үсешенең актуаль мәсьәләләре бик сирәк күтәрелә. Анда басыла торган рецензияләр күбесенчә өстән-өстән генә язылган булалар.
Правлениенең яңа составы бу кимчелекләрне бетерергә, үзенең матбугат органнарына, иҗат секцияләренә һәм республикабызда әдәби хәрәкәткә нәтиҗәле җитәкчелекне тәэмин итәргә тиеш.
Советлар Союзы Коммунистлар партиясенең XIX съезды, партия Үзәк Комитетының узган елгы сентябрь Пленумы карары безгә — совет язучыларына совет кешеләрен коммунизм рухында тәрбияләүдә партиягә ярдәм итә торган, Ватанга бирелгәнлек һәм дошманга карата нәфрәт тәрбияләрлек югары идеяле яңадаи-яңа әдәби әсәрләр тудыру бурычын куйды.
Заманыбызга лаеклы әсәрләр ту-дыруда кайбер уңышларыбыз булса да, халкыбыз каршында без һаман да зур бурычлы булып калабыз әле. КПСС ҮК ның сентябрь Пленумы карарлары яктылыгында авыл ху

җалыгының күтәрелешен, аның тагын да алга китүен тәэмин итү һәм халкыбызның көнкүреш шартларын тагын да яхшырту өчен хәзер колхоз авылында гаять зур эшләр башкарыла. Бездә моңарчы бу темага кечкенә күләмле әсирләр генә язылды әле. Авыл хуҗалыгы алдынгыларының образларын зур әсәрләрдә һәм киң планда күрсәтергә бик вакыт инде. Бу бурычны үтәү өчен, язучылар булачак әсәрләренең геройлары белән тыгыз бәйләнешкә керергә, тормышның эчендә кайнарга, коммунизм өчен көрәшүчеләрнең беренче сафларында булырга тиешләр. Без — язучылар, шагыйрьләр, драматурглар — героик эшчеләр сыйныфының, совет интеллигенциясенең, хезмәт сөючән шәһәр һәм авыл кешеләренең алдынгы вәкилләре турында—тирән идеяле, юга-ры художестволы яңа әдәби әсәрләр язарга тиешбез. Халык бездән совет кешеләренең батыр эшләрен, бай тормышларын, тирән уйларын, якты теләкләрен ачык, тулы һәм оста сурәтләгән яхшы әсәрләр көтә.

124