ШИГЫРЬЛӘР
НУРИ АРСЛАНОВ
★
ИЛЕМ ОНЫТМАГАН
1942 елда билгеләнеп тә, каты яралангач, фронттан бөтенләй китүем аркасында ала алмый калган «Кызыл Йолдыз» орденын илем миңа быел — 1954 елда эзләп табып тапшырды.
Ун елдан да артык вакыт үткән, — Онытылмаган ләкин исемем: Тапшырдылар миңа истәлеген Без татыган порох исенең.
Тапшырдылар орден,
котладылар.
Бу 'чаклысын бер дә көтмәдем: Солдат булып сугышып йөргән чакта Бер бүләк тә өмет итмәдем.
Авыр иде әле ул чак безгә, Ышансак та якын җиңүгә, Сугыш бара иде илебездә — Безнең Бөек Ватан җирендә. Армиябез китте һөҗүм ясап Туздырырга дошман оясын, Сталинградны яклап калыр өчен, Какшатырга Ржев коймасын. Бер сугышта ротам солдатлары Чын егетлек белән танылды, — Бәреп кердек шунда калкулыкка һәм ныгытма яулап алынды.
Тик үтәлде бер сугышчан приказ, Нәрсәсе бар моның соң инде?!
Бары тик шул — без сугышта җиңдек, Дошман түзәлмады — чигенде. Ун елдан да артык инде моңа. Искә төште минем үткәнем...
Әйе, солдат булып йөргән чакта Бер бүләк тә өмет итмәдем.
Хәзер менә тормыйм запаста да — Тик ак билет алган кеше мин... Ләкин тоям: әле дә көрәшләрдә Батыр егетләрнең ише мин. Туры килсә, сынаш мәйданында Тап төшермәм егет намусына, Әйтүем хак — җаным-тәнем белән Хезмәт итәм туган халкыма!
ЗӘЕТ мәҗитов
★
ТЭЦ № 2
Ул, зур бер йөрәк шикелле, Эшли, һич тормый тынып.
Сузыла бакыр чыбыклар Кан тамырлары булып.
Бүген дә сау, нык йөрәк ул, Бүген дә тибә көчле.
Шулай да Идел ягына Көнләшеп карый төсле.
ЭШТӘ ГЕНӘ КАЛЫП КИЧЕКСӘҢ...
Син эшләгән кырлар буйлап киләм, Сәлам бирә яшел уҗымнар.
Үтәм туган авылым урамнарын, Монда гүя синең, эзең бар.
Башлап син йөрегән эшләр монда Күптән беткән инде төзелеп.
Мин,' аларны күрсәм, сине уйлыйм, Үзәкләрем китә өзелеп.
Әткәй, әткәй, кайтчы, сагындым, дип Әйтер идем, әгәр- ишетсәң.
Көтәр идем төн йокламый сине, Эштә генә калып кичексәң.
Мин һаман да, малай чактагыча, Берәр эшнең серен белмәсәм, Искә төшерәм синең гомер юлың, Синең белән гүя сөйләшәм.
Яңалыклар күп... Һәм бик күп безнең, Сүзләр генә тапмыйм сөйләргә.
Күрор идең, үзең күрер идең, Кайта алсаң безнең көннәргә.
3 „С. Ә.“ № 7
33
34
Сталинград далаларын иңләп Син сугышып йөргән җирләрдә, Безнең яшьлек тамыр җәйде бүген, Чәчәк булып үсте гөлләрдә.
Туган чакта тыныч, ак иртәләр, һәм күңелле тыныч кичләрдә, Мин өзлексез сине сагынам, әткәй, Син буласың безнең исләрдә.
«Сугыш» диеп авыз суларын Корытучы һәрбер нәләткә Синең исемең белән ныгыган Ачы нәфрәт — минем йөрәктә.
Әткәй, әткәй, кайтчы, сагындым, дип Әйтер идем, әгәр ишетсәң.
Төн йокламый көтәр идем сине, Эштә генә калып кичексәң.
(7^?