САНДЫК-ТАШ
(Повестьтан өзек)
Төн уртасыннан ук башланган көчле җил һәм кояш чыгу белән яварга тотынган куе яңгыр бөтен кугынга рәтләп эшләргә мөмкинлек бирмәде. Кузгатып җибәрелгән бүрәнәләр, бераз гына актылар да, яр буйларына барып туктап, чайкалып ята бирделәр. Мондый көндә эшләү агачны бер урыннан икенче урынга күчерү генә булганга күрә, төштән соң кугынчыларга ял бирделәр. Кугынчылар мунча керделәр, кырындылар, якын авылларга барып кайттылар.
Җилле яңгыр кичкә каршы тукталып, күктән бертуктаусыз аккан күксел-кар а болытлар каядыр китеп югалдылар, һәм анда энә очы тикле дә болыт калмады. Бөтен җир: басулар, урманнар, күк һәм анда йөзгән яңа ай, хәтта су өсте үзе дә юынгансымак булып калды. Дым исе аңкытып торган җылы кичне бөтен кешеләр дә, кугын белән бергә яр буйлап әйдәп алып киленә торган сыер-сарыклар да (кугын үзенә тиешле булган ит продуктларын хөкүмәттән итләтә түгел, ә аяклы маллата ала һәм ит кирәк булган саен гына берәр баш малны суя иде), кугынга беркетелгән атлар да киң күкрәк белән иркен сулап каршы алдылар. Кичке аштан соң яр башында һәр җирдә учаклар янды. Учак тирәләре кызыклы әңгәмәләр сөйләшеп утырган картлар, гармонь белән курайга кушылып җырлаган яшьләр белән чолгап алынды.
Иң күп кеше җыйналган учак, әлбәттә, сөйләгән хикәяләре бөтен кугынчылар тарафыннан да яратылып тыңланган Юлчура бабай учагы булды. Ләкин ул бүген нигәдер сөйләми, иң башына җылы сырмасын салып, аякларын бөкләп утырган да, нәрсәнедер исенә төшерергә тырышкандай, уйланып тик утыра. «Сөйлә әле, Юлчура бабай, сөйлә инде, Юлчура бабай...» — дип ялынган бик күпләрнең үтенечләре җавапсыз калды.
Учактан читтә, куак төбендә, тәмәке тартып утырган берәү:
— Агыйдел тынды. Ә бүген ул, кемгәдер ачулангансыман, котырынды, өстендә, бик нык ачудан туктаусыз җикеренгән кешенең авазына җыйналгандай, ак-күбекләр өелде,—диде тәэсирләнеп, шигырь сөйләүче артистсыман, һәм үзе Юлчура бабайның янына ук килде: — Бабай, әйт әле, син картракмы, әллә Агыйделме? Минемчә син картрак булсаң кирәк, чөнки синең чәч-сакалың ап-ак, ә Агыйделиең алай ук түгел әле. Шушындый ачуланган көннәрендә генә чал дулкыннары күренмәсә, башка вакытта ул, яшь егет кебек, томырып агуында, суларын әллә канларга алып китүендә дәвам итә. Икенче төрле әйтсәк, егетләрчә хәрәкәттә. Кайсыгыз картырак соң сезнең?..
Юлчура бабай бу ярым шаяру сүзләренә җавап бирмәде.
Хикәя сөйләгәндә һәм гомумән зурларның җитди сүзләрен дә, озын- озын әңгәмәләрен дә тыңларга бик ярата торган Уралбай:
— Сөйли белсә, ул, безнең Агыйделкәй, бик күп сөйләр иде, сөйли генә белми ул, — диде һәм, киң йөзен җәеп, көлеп җибәрде.
41
Юлчура бабай, төптә торган елтыр күзләре белән аңа карады да:
— Ә син аны сөйләми дип беләсеңмени? һәрвакыт сөйли ул, тик аның телен аңлый белергә кирәк, — диде.
— Нәрсә сөйли соң ул?
— Ә син колак сал аңа, ни сөйләгәнен аңларсың.
— Ә мин быел укуга алуларын сорап, калага гариза җибәрдем әле, — диде Урал балаларча беркатлылык белән.
— Әйе, укырга кирәк, — диде Юлчура бабай, — уку, белү ул бөтен гомереңнең куанычы. Барлыкның юлдашы, юклык һәм тарлыкның көндәше. Ә наданлык — бөтен бәлаләрнең башы!
— Әллә шундый берәр хикәяңне сөйләп ташлыйсыңмы?—диделәр /кугынчылар. — Күп беләсең бит син...
Юлчура бабай көлеп куйды һәм, каен тузыннан ясалган тырыс капкачының тоткасын төзәтә башлап:
— Сезгә шул менә бер сүз ычкындырдыңмы, хәзер, сөйлә, дип тең- кәмә тиясез. «Күп беләсең...», фәлән-төгән дип, Юлчура бабаегызны мактап та куясыз. Ярый, алай булгач, Агыйделнең күргәннәреннән берәрсен сөйлим. Уралбай да аның нәрсә сөйләгәнен белер. Агыйдел хикәясе бу. Борын заманда булган ул. Ул чакта әле Агыйделнең сулары да күбрәк булган, диләр. Ә аның ташлары ул чакта ук шулай горурланып, һаваланып торганнар. Әнә биеклеге ярты чакрым чамасы булган Сандык-ташны үзегез дә беләсез. Абайлап караган булсагыз, күргәнсездер: капкачы ябылып, йозак белән бикләнгән сандык төсле тора. Ике ягында ике тоткасы да бар кебек. Аны Айдар оста сандыгы дип тә йөрткәннәр. Айдар шул таш өстенә аякларын салындырып утырып җырлый торган булган, дип сөйлиләр. Башта ул качкын булган, шуннан уЛ начар эшне ташлап, бик шәп оста булып киткән. Ә аның сәбәбе ни дип беләсез? Дөнья күргән, күп нәрсә белгән ул соңыннан. Айдарның ата-аиасы ул бәләкәй чакта ук үлгән. Ул әбисе белән генә торып калган. Әбисе үзе дә авылның иң бай кешесенең йортында савынчы булып торган һәм кымызны шундый оста ясаган, бер тустаган эчсәң, хәтта исертә торган булган ул кымыз. Менә шуның өчен бай аны үзендә тоткан. Әбисе тирәсендә торып калгач, Айдар да шул байда ялчы булып киткән. Алты-җиде яшеннән үк атка менгән, ә ун яшьләрендә елкы көтә башлаган; янып торган күзле бу малай, әле бик яшь булса да, бай үзенең елкы көтүләрен аңа ышанып тапшыра торган булган.
Айдар озын көннәр буена елкы өерләре белән йөргән һәм ул бу чакларда күп уйлаган. Нигә мин кеше малын карыйм да, аннан арткан калдык-постыкларны ашап, аның балаларының тузган киемнәрен киеп йөрим? Нигә, аның балалары ал таңнарда, ак тирмә итәкләрен җилфердәтеп искән йомшак таң җилләре иркәләве астында йоклыйлар, ә мин аның елкыларын карарга китәм? Нигә ул иң яхшы төлке туннар, төлке колакчыннар кия, ә ул төлкеләрне унар тәүлек буена куып йөреп кенә тота алган кешеләр үзләре аны кимиләр, — дип уйлаган ул.
Беркөнне кич белән бу уйларын әбисенә дә әйткән.
Әбисе аңа күп нәрсә сөйләгән һәм:
«Алла бирсә, син дә бай булырсың», — дигән.
«Ә бир.мәсә, юкмы? — дигән Айдар. — Безнең байга биргән дә, нигә безгә бирмәгән? Башкача табып булмыймыни ул байлыкны?»
«Була, — дигән Айдарның әбисе. — Хәзинәләр табып, баеп була. Моннан күп еракта Агыйдел өстендә, Сандык-таш дигән бер таш бар. Шуның эчендә хәзинә бикләнгән, ди. Шуның өстенә менеп, таштан ясалган йозагын ватсаң, сандыкның авыр таш капкачы ачылып, хәзинәсен, алтын-көмешләрен теләгәнчә алып була, ди», — дигән Айдарга әбисе.
Юлчура бабай, йөгерек күзләрен елтыратып, тирә-якка каранды да, кеткелдәп кенә көлде:
42
— Ул Сандык-таш һаман шул көе тора. Позагы бикле. Бәлки, аның зчендә чынлап та алтын ята торгандыр, ә? Айдар, әбисенең Сандык-таш турысындагы сүзләрен ишеткәч, аның күзләре аерата бер дәрт белән яна башлаган.
«Мин. үскәч, ул ташны ярып, аның хәзинәсен алачакмын!»—дигән ул.
«Юравың юш килсен, балакаем. Ләкин ул ташка барып җитәргә генә дә очар коштай елгыр атлар кирәк», — дигән әбисе.
«Үсәм, барам, алам һәм очар коштай атлар да табам», — дигән Айдар, һәм ул үскән саен һаман шул Сандык-ташны үз кулына төшерү турында уйлаган. Уйлана торгач, ул качкын булу уена килгән һәм шулай булып киткән дә. Ул шул тик-ле оста, шул тикле зирәк, үткен булган. — хәтта йоклаган бүренең баласын бүренең үзенә сиздерми ала белгән.
Ут булган ул Айдар, ләкин ул үзенең бала чагындагы уйларына туры булып калган — байларны гына яндырган, аларның эчен генә көйдергән ул. Айдар дигән исем бөтен тирә-якка таралган. Ләкин ул алган малын үзендә генә тотмаган — кем ач, кем ялангач, шуларга өләшкән.
Юлчура бабай, тырыс капкачын төзәтеп бетерде дә, кесәсеннән янчык алып, тәмәке төрә башлады. Учактан ут алды, тәмәкесен кабызды. Кугынчылар түземсезлек белән аның сөйләп китүен көттеләр. Урал:
— Айдар теге Сандык-ташка бармаганмыни инде? Хәзинәсен ала алмаганмыни инде?—дип сорады.
Юлчура бабай, аягына кигән бахилен чишеп, әйләндереп карый- карый сөйләнде:
— Моны киптерергә кирәк бит әле. Менә бу җире тишелгән дә икән монын. Әйтәм аякка вак таш тула. Кая, якында берәрегезнең энәсе юкмы? '
Хәлимә:
— Бир, бабай, үзем ямыйм, ә син, тәмәкеңне җайлап тарта-тарта әкиятеңне сөйлә. Соң, Айдар Сандык-ташка барганмы? Әллә барып та ача алмаганмы? — диде.
Юлчура бабай бахилен аңа бирә-бирә:
— Менә рәхмәт, кызым, сиңа! Өлгер икәнсең. Минем кыштырдап торган кәкре бармакларыма караганда, синең шома бармакларың, әлбәттә, әйбәтрәк тегәчәк. Элек бахил күннән эшләнә, шуңа күрә нык була торган иде. Менә сугыш аркасында күн бахилләр эшләнми, ахрысы, — диде.
Ур ал бай:
— Синен, бабай, бахилеңяңа әле, менә минеке бөтенләй тузды...— дип, нәрсәдер сөйләргә теләгән иде дә, куак төбендә яткан егет, сабырсызланып:
— Әкиятен сөйләсен әле... Бахил дә бахил! Ни кирәгемә килеп кушылды әле шул бахиле? — диде.
— Әйе, әйе, Юлчура бабай, әкиятеңне давай!—дип кычкырдылар башка кугынчылар да.
Юлчура бабай сөйләп китте:
— Тора торгач, Айдарның Сандык-ташка китәр көне дә килеп җиткән. Юлга ул тикле озак әзерләнмәгән ул. Бик яраткан кара юргасын иярләп, юлга бер-ике көнлек азык алганда, сызылып таң аткан чакта, көньякка карап чыгып киткән.
Ике көнме, өч көнме, бер атнамы, бер аймы барган, ләкин барып җиткән ул. Чылтыр-чылтыр аккан ташкын суларны кичкән, башларында болытлар уралып йөргән, кыр кәҗәсе дә үтә алмаслык тауларны, боланнар гына үтә алган карагай, карагач урманнарын үткән, шулай да барып җиткән ул Сандык-ташка. Кара юргасы белән таш-тауиың
43
башына менгән. Йозак кебек колакларына басып торган, ләкин күпме генә тырышса да, сандыкның ачар җирен дә таба алмаган, вата да алмаган. Кыя ташның читенә аякларын асылындырып утырган да, бөтен тирә-якны яңгыратып җырлаган:
«... Утырдым мин ташка, җыр язарга, Агыйдел син акмый, күчми тор! Җиләс җилкәй, син дә тын, шаулама, Үткән гомер, искә төшми тор! Уралкайның кара урманнарын Урап-урап болыт агыла, Табылмый да түгел, мал табыла,— Тапкан малдан күңел тарыга...» —
дип җырлаган, диләр аны. Күрәсең, үзенең качкын булуы турысында уйлап, бәгыре әрнегән аның. Шуннан ул кире кайтып киткән. Кайта торгач, бер су буена җиткән, атыннан төшеп, шуннан су эчкән, кызыл палас кебек яткан җиләклектә аунап-аунап җиләк ашаган һәм яшел юрган кебек түшәлгән мүкле үлән өстендә җәйрәп йоклап киткән. Кара юргасы пошкыра-пошкыра утлаган. Шул тикле каты йоклаган ул — җиз еланның сызгырып янына килүен дә ишетмәгән, күкрәгенә менеп уралып йоклаганын да сизмәгән.
Азмы-күпме вакыт үткән, елгага борыны белән килеп төртелгән сөзәк тау өстеннән кулына көршәк тоткан бер кыз су алырга төшкән. Батыр колачларын җәеп йоклаган Айдарны, аның күкрәгендә уралып- уралып йоклаган еланны күреп, кызның коты очкан, һәм Айдар уянып китсә, абайламастан еланга кагылып, еланның мөгаен, аны чагачагы турында уйлаган да тизрәк Айдарны уятырга булган.
«Егет, егет! —дигән ул әкрен генә һәм Айдарның борынына үлән белән йомшак кына итеп төрткән. — Егет, егет! Уян. Ләкин чак кына да кузгалма!» — дигән.
Кызның елга чылтыравы кебек тавышы Айдарның йокылы күңеленә тиз барып җиткән, ул уянган, кызның сүзләренә колак салган:
«Чак кына да кузгалма, егет, күкрәгеңдә елан ята», — ди кыз.
«Ә син кем соң?»
«Мин — урман кызы»,—ди кыз.
«Әйе, бёләм сине, — ди Айдар. — Яңа гына сине төшемдә күрдем. Елан да килде, син дә килдең. Елан мине йоклатты, ә син мине аннан коткардың. Ләкин аннан менә хәзер — өндә ничек котылырга?»
Айдар белән кыз еланнан котылу юлын озак уйлыйлар, һәм аннан котылу юлын кыз таба.
«Егет!—ди ул. — Ни тикле җитез, сак хәрәкәт итәсеңне белмимен, ләкин еланнан җиңел котылырга мөмкин, котылу синең җитезлегеңә бәйләнгән».
«Ә мин йоклаган бүренең балаларын үзенә сиздерми алып китә торган идем».
«Алай булгач, егет, елан синең күкрәгеңә кайтарылып калган җилән чабуың өстендә йоклаган. Чабуыңны капыл күтәрергә дә ыргытырга кирәк».
Айдар, җилән чабуының ике читеннән тотып, еланны шул тикле капыл һәм җитез алып ташлый, елан шап итеп барып елга буена төшә һәм исәнгерәп кала Айдар урыныннан сикереп тора һәм каршысында басып торган сары чәчле, камышлы тирән күлдәй зәңгәр күзле, какчарак озынча йөзле сылу кызга иелеп сәлам бирә, аңа рәхмәт әйтә.
Кыз да, егетне хөрмәтләп, башы,н ия дә, һичбер сүз эндәшмичә, елга читенә китә, су ала башлый. Ә Айдар, атын тотып, кызны күзәтә-күзәтә, иярен, иярнең өзәңгеләрен рәтли. Ул үзенең кулларында моңача булмаган ниндидер бер калтырау сизә. Ул, кызга әйтергә сүз таба алмый бик озак торгач:
44
«Рәхмәт сиңа, урман сылуы. Мине еланның агулы угыннан коткаруын, өчен бүләк итеп сиңа ни бирсәм дә аз кебек. Әйт, ни бирим — кара юргамнымы, көмеш ияремнеме?» — ди.
Кыз чүлмәген күтәргән килеш:
«Пөгәнсез-иярсез ат булмас, ат-пярсез егет булмас! Миңа бернәрсә дә кирәкми. Мин тик юлаучы егетнең, безнең урман өенә килеп, бераз кунак булуын гына сорыйм. Сый юк. Шулай да урманнан җыйган кыргый бал, судан тоткан балык, төрле җиләктән койган как, кош ите һәм арыган, талган юлаучы егет сусынын басарлык тәмле су табылыр»,— ди.
Айдар җавап бирергә сүз тапмый, атын тугайга тышаулап җи- бәрә_ дә кыз артыннан атлый.
Кызның атасы — карт сунарчы Алексейга Айдар үзенең кем булганын. Сандык-ташка хәзинә эзләп барганын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.
Алексей карт, елмаеп, көлә дә:
«Сандык-ташта бикләнгән хәзинә юк, гомумән андый әзер хәзинәләр булмый ул дөньяда. Мин дә аны күп эзләдем. Гомеремдә күп алтын да таптым, ләкин аларны да шул син әйткән байлар йота тордылар. Ахырда, менә шушы урманда сунарчы булып киттем», — ди.
Айдар, Алексей картта бераз кунак булгач, китәргә җыена, ләкин китә алмый — урман кызы аның күңелен бәйли.
Айдар Алексей карт белән сунарга йөри. Аннан төрле һөнәрләргә — тимер сугарга, төрле асыл ташлар эзләп табарга өйрәнә, ә Алексейның кызы Полина аны уку-язуга өйрәтә. Айдар өчен гомерендә күрмәгән тәмле тормыш башлана. Ярата ул сары "чәчле урман кызы Полинаны. Полина да үткен, җитез, тапкыр табигатьле, ныкыш һәм барыннан да бигрәк киң күңелле Айдарны ярата. Алексей карт яшьләрнең берсе икенчесенең күңелендә урынлашканын, аларның күңелендә мәхәббәт чәчәк атканын күптән сизсә дә, шактый вакыт белмәмешкә салышып йөри: ул аларны һаман сыный. Бервакыт ул яшьләр арасында барган шул сүзләрне ишетә:
«Полина, беләсеңме, янымда син булганда, мин шушы биек тауларны, куе урманнарны күрмим, сине генә күрәм, син аларның бөтенесен күмәсең, синең артта киң-киң матур болыннар җәелеп киткән кебек була миңа. Син мине тирбәтә-тирбәтә әллә кайларга алып китәсең кебек тоела», — ди Айдар.
«Ә мин синең янында булсам, шушы тау һәм урманнар безгә баш ияләр, төрле кошлар безне мактап сайрыйлар, тирә-яктагы төрле чәчәкләр безгә сузылалар, һәм без үзебез дә чәчәккә әйләнәбез төсле тоела», — ди Полина.
һәм беркөнне Алексей карт яшьләргә бик ерактан башлап сүз ача. Айдар да, Полина да сүзнең ни турысында булуын тиз төшенәләр. Һәм Айдар, Алексей картның сөйләп беткәнен дә көтмичә: «Минем бәхетем Полинада!» — ди. Полина: «Минем — /Хйдарда!» — ди.
Алексей аларны кочаклап үбә. Урман өендә зур туй була. Аларның туйларында таулар, урманнар җырлап тора, төрле кошлар, сандугачлар оргкестр кора. Алексейның тирә-яктагы сунарчы һәм урманчы дуслары яшьләргә төрле бүләкләр бирәләр, матур теләкләр телиләр.
— Менә шулай була ул Айдар, һәм Агыйдел дулкыннары әнә шул турыда да сөйлиләр,—диде Юлчура бабай, Уралга карап, — еллар үтәр, Ватан сугышы вакытында Уралларның һәм аның кебек бик күпләрнең фронт өчен, Туган ил өчен, дошманнарны җиңү өчен зифа карагайлар, карагачлар агызуы турында да сөйләр ул Агыйдел.
Урал:
— Тәки Айдар, Сандык-таишы ярып, хәзинәсен табып ала алмаган4 икән! — диде.
— Әйе, балакай, тапкан ул аны. — Полина белән икәү тапканнар. Айдарның күкрәгендә йоклаган еланны хәтерлисеңме? Чыниап да елан
45
түгел бит ул, ә Айдарның наданлыгы. Полина Айдарга шул наданлыкны ыргытып ташларга ярдәм иткән, — диде.
— Ә Сандык-таш соң? Аның хәзинәсе соң?—диде Уралбай.
Юлчура бабай калын кашы астында елтырап торган күзләрен ел- майтты да:
— Сандык-ташмы? Сандык-таш — бөтен Урал ул! Полина белән Айдар ул хәзинәне ничек табарга өйрәнгәннәр, балаларына да өйрәткәннәр. Урал — хәзинә сандыгы ул. Тик аны ача белергә генә кирәк, .ә аның ачкычы — белем, — диде.
Юлчура бабай бу соңгы сүзләрен әйткән чакта, алар кырына килгән Акчулпанов:
— Әйе, Урал — хәзинә сандыгы ул. Аннан алтын чыга, бакыр чыга, анда күп асыл ташлар бар, аның итәкләрендә күмер ята, тирәсендә нефть чишмәләре ага. Аларны табу, чыгару өчен белем кирәк,—диде.
Кугынчылар йокларга таралыштылар. Учак тирәсендә, һаман нидер тегеп, хикәядән алган тәэсирдән рәхәт уйга батып, Хәлимә генә утырып калды.
Ул бит — шул бай Уралда үскән кыз. Ул да, Айдар кебек, ата- анасыниан ятим калып, әбисе кулында тәрбияләнгән. Ләкин Айдар бит бик күп элек булган. Булганмы әле ул? Ул бит халык телендә генә сөйләнә һәм аны шушы Юлчура карт кебек, оста сөйләүчеләр генә уйлап чыгаргандыр, бәлки... Ләкин Хәлимә заманы — Айдар заманы түгел. Айдар үзенең белемен сунарчы Алексей карттан, аның кызыннан алган булса, Хәлимә үзенә белемне менә дигән уку йортыннан барып алачак, һәм ул бит — хәзер партия члены. Акчулпанов аңа: «Партия члены булгач, сиңа күп нәрсә белергә кирәк. Белемең күп булганда, син партиягә, Туган илгә тагы да күбрәк ярдәм күрсәтә алырсың...» дип сөйләгән иде. «Әйе, укырга кирәк, укырга!» — диде Хәлимә, күптәнге хыялын куәтләп. Ул, урыныннан кузгалып, китәргә җыенды.
Икенче бер учак тирәсендә уйный-көлә һәм биюдән арган Варя Кряжева аның янына килде. Аның түгәрәк йөзе кызарган, тынын еш- еш ала иде. •
— Әле син дә йокламыйсыңмыни?—диде ул, уйчанрак карап торган Хәлимәне кочаклап алып. — Нәрсә? Әллә үзеңнең урман эчендәге авылыңны сагындыңмы? Кыялар арасыннан чылтырап аккан чишмә суыңны эчәсең килдеме?
— Әйе, чишмә суын эчәсем килде, — диде Хәлимә.
— Ә сине монда кем тота? Нормаң әллә кайчан тулган, колхоздан монда эшләргә билгеләнгән көннәрең күптән үтәлгән. Кайт та кит!
— Юк, мин кугынны Ишембайга илтеп җиткерешергә сүз бирдем. Мин суын эчәсем килгән чишмә үзебездәге, таулар ярып аккан чишмә түгел, ә Өфедәме, Стәрледәме урнашкан белем бирүче чишмә, — диде Хәлимә, Варяның аны кочаклаган кулын тотып. — Беләсеңме, әле генә Юлчура бабай бик матур хикәя сөйләде. Ул минем уку дәртемне тагын да көчәйтте. Ул сиңа да шундый ук дәрт бирер иде.
— Сиңа мөмкин.
— Ә сиңа?
— Миңамы? Миңа да мөмкин, ләкин мин Гришамның тизрәк җиңеп кайтуын көтәм.
— Аны барыбыз да көтәбез.
Варя, Хәлимәнең маңгаена төшеп торган чәчен сыпырды:
— Әллә Бикә сине Нуркиннәи көнли инде.
— Кайдан уйлап чыгардың аны? Миннән көнләргә, мин, Нуркиннең беркеме дә түгел.
— Шуңа әйтәм: Нуркин безнең уйнаган җиргә сине эзләп килгән иде. «Теге җимерелгән кухня мичен чыгарган тимер кыз кайда әле? Менә кыз, менә эшче, ичмасам. Сал да агыза, күсәк тә юна, лоцман да
46
була, кирәк икән, мич тә чыгара», — ди. Аның тирәсенә Бикә йөгереп килде: «Хәлимәме? Ул әллә кайчан йоклый инде»,—дип, аны култыклап алды да биеп тә китте. Шатлыгын күрсәң иде син аның.
— Ул бит аны яратудан түгел, ә начальник белән бию шатлы*гы гына: «Менә карагыз, мин кем белән биим!»
— Шулай да, әллә ничегрәк тоелды миңа.
— Булса соң! Бии бирсен, ярата бирсен! Нигә аңа исең китте?
— Әйтәм генә.
— Ә Нуркин мине ни өчен эзләде икән? — диде Хәлимә кызыксын- тан тавыш белән.
— Ах. син үзең Нуркингә якын дус түгелсеңме икән?
— Юк. Варя дускай, ышан — ул миңа яхшы начальник кына.
— Кара аны, алдама мине!—диде Варя көлеп һәм бармагы белән янап. — Алдасаң, ике арада дуслык бетәр...
Алар, сөйләшә-сөйләшә, ярдан су читенә төштеләр, басма буйлап барып, сал өстендәге иң өлкән такта шалашка кереп киттеләр.
Төн үзенең бурычларын үтәргә керешкән иде инде: ай күптән баеган, яр буендагы учаклар берәм-берәм сүнеп, алар яктысында яшелләнеп торган куаклар хәзер формасыз кара өемнәр булып кына күренәләр, ә кайсыберләре йокымсырап торган ниндидер зур җанварларны хәтерләтәләр иде.
Бөтен җир: яр, ярдагы куаклар тын йокыга талдылар. Тик караңгыда, авыр терекөмештәй булып күренгән су гына, ниндидер бик зур җанвар кузгалган төсле, салмак кына ага, һәм бәйләп куелган көймәләрнең генә корсаклары белән салларга шык-шык бәрелүләре, җил тынгач, үз-үзләреннән агып киткән, сирәк-мирәк үткән бүрәнәләрнең салларга текәлүләре, пекарня белән кухняда эшләүче эшчеләрнең борын эченнән генә мыгырдап, чиләкләр белән Агыйделдәи шыбырдатып су алулары ишетелә иде. Ләкин колак салыбрак тыңласаң, су өстендәге шалашларда, яр башындагы куап< төпләрендә йоклаган кешеләрнең гырылдавы, йокы аралаш сөйләнүе, хәтта тирән тын алулары да ишетелеп, монда иртән иртә үк Агыйделне тутырып эшләячәк зур хезмәт көненең ял итүен сизүе авыр түгел иде.
47
ГАРИФ ГУМӘР
МӘГЪЛИФӘ ӘБИ АВЫЛГА КАЙТТЫ
Хикәя
... Сөйләмә дә инде, кодагый, сөйләмә дә... Авылга кайтып, без бик, бик һәйбәт иттек. Кайтканнан бирле җаннарым рәхәтләнеп, тын алуларым иркенәеп китте! Хөкүмәт һәм партия башында торган кешеләребезне әйтәм, рәхмәт яугырлары, каян уйлап чыгарганнар шундый матур, шундый кадерле, урынлы карарларын! Бөтенләй мона минем иң кайнар теләгемне белгән кебек эшләгәннәр дә куйганнар. Ул инде, кодагый, бер минем өчен генә түгел, бөтен кешеләр дә яратты аны.
Кызым Сания беркөнне эштән кайтты да: «Әнкәй, ди, син, ди, ничек уйлыйсың?.. Синең белән без икәү авылга китсәк, ничек булыр икән?» — ди. Аның бу сүзләренә мин, эчемнән генә шатлансам да, тырнак карасы чаклы да ышанмадым моңа, Галимәкәем, ахирәткәем! Ышанырлыкмыни соң? Ул бит мона дигән заводта механик булып эшли иде... кызымны әйтәм, Саниямне. Шулай да мин, шаярып кына булса да: авызыңа бал да май, кызым! Киткәндә бик һәйбәт булыр иде дә бит, сине анда кем җибәрә? Син үзең дә тешең-тырнагың белән машинага ябышкансың. Җибәрәбез, дигәндә дә әллә ни атлыгып тормассың әле, дим. Мин генә ул, күленнән аерылган аккош кебек, канатымны кага-кага: «Авыл! Авыл!» дип җилпенәм, дим. Кызым рәхәтләнеп көлә. «Аккош үк түгелсең дә, әнкәй, шулай да, авылны сагынып, аккоштай канат кагуыңа мин бик ышанам», ди. Сыер да ашаган җиренә кайта, дигәннәр борынгылар, ә авыл минем ашаган-эчкән җирем генә түгел, туып үскән, кызу эштә тир түккән җирем бит әле. Синең белән миңа, анда кайтып, киң басуларында берничә ел күкрәк киереп, янып-пешеп эшләгәндә, бик шәп булыр иде дә бит, анда сине кем кайтара?—дим.
«Анысы минем эшем инде, әни, үз эшем. Теләсәм, рөхсәт алам да, китәм дә барам. Мине беркем дә тота да алмый. Ә машина инде, әнкәй, хәзер авылда да тулып ята ул. Ана шул машинаны авылда белебрәк эшләтәсехм килә дә шул минем. Китәбез, әни, ди кызым. Авылга, МТСка китәргә рөхсәт итүне сорап, иртәгә үк Усман Саматовичка заявление кертеп бирәм», ди. Усман Саматович дигәне шул кызым эшләгән заводның директоры инде. Усман абзыең, бәлки, җибәрер дә ул, ә ана теге Гыйльмановың ни эшләр бит әле, дим. Заводта аның да зур гына кысылышы бар түгелме соң, ул анда главный инженер шикелле, дим. Дөресен әйткәндә, Галимә кодагыйкаем, — күңелеңә авыр алма, һәм улың, хәзер минем киявем, Рөстәмгә бу турыда ләм-мим сүз ычкындырма,— ул Гыйльманов дигәннәре Санияне ярата иде шикелле. Ә Саниямнең күңеле аңа таба яткан идеме, юкмы икәнен, кодагый, мин ачык белмим. Болай Сания аны ярата да кебек, яратмый да кебек тоела иде миңа. Кыз кешенең ни, ул вакытта күңеле иләс-миләсләнеп йөргән чагы да булган булуы бик мөмкин бит инде.
48
Мии сине» Галимә кодагый, күп белмим әле, ә мин үзем яшь чагымда күңелемә яткан кешене бик озак эзләгәч, сайлагач кына таптым. Мона шул кызым Саниянең атасы Шәрәфи мәрхүмкәемә юлыкканчы кияү, ир сайладым мин. Ул вакытта ни Совет властеның беренче еллары иде. Син үзең дә беләсең, ул чакта хатын-кыз иң беренче башлап зур иркенлек алды. Шәрәфи кодаң Колчакны җимереп, кырып кайтты. Мәрхүмкәйнең башын куеп ятарга мендәре генә дә юк иде. Ә минем аңа бер дә исем китмәде. Яратканга яр балчыгы, дигәндәй, күңелемә ярагач, яраттым да куйдым Шәрәфи мәрхүмкәйне. Әти белән әнием: «Ул бит, бүдәнә кебек, йолкышның йолкышы...» — дип, кирегә димләп, мыгырдандылар. Мин аңа колак салмадым. Миңа сезнең белән торырга түгел, ир белән торырга, дидем. Ә Шәрәфи ир иде. Шулай да тормышны башлап җибәрү бик кыен булды. Ирле-хагынлы булуның беренче көннәрендә икебезгә бер шииель ябынып йоклый идек. Шәрәфием: «Солдатның шулай инде ул — баш очына да шииель, өстенә дә шинель, астына җәяргә дә шинель, Мөгълифәкәем!» дип, көлә тор-ган иде. һәййй, хуш күңелле кеше иде дә соң мәрхүмкәем! Миңа бер ачуланып караган чагы да булмады, дисәм дә дөрес булыр. Болан, тыштан караганда, һич тә алай дип уйламассың. Аюсыман салпы гына гәүдәле, сакал-мыегы бик мул, бераз шадра киңчә йөзле, кыска муенлы бер кеше иде. Аның белән гомерем чиксез рәхәттә үтте минем... Я. ярар, бик озак сөйләдем, ахрысы, мин үземнең Шәрәфием турында. Исемә төшсә, бөтен дөньямны онытып куям шул. Бик яраттым мин аны. Исән булса, мона син дә яратыр идең аны, Галимәкәем!
Нәрсә турында сөйли идем соң әле мин? Ә, әйе, әйе... Кызым Сания икенче көнне үк Усман Саматовичка, шулай-шулай, авылга эшкә китәргә рөхсәт итегез, дип заявление бирде.
«Ай-Һай, Сания Шәрәфиевна, сез мытыста эшли алырсызмы икән?» дип әйтә, ди Усман Саматович, башын чайкап торган була, ди. Минем исем-акылым китте аның ул кыланышына! Шәрәфи белән Мәгълифә кызы булсын да авылда эшли алмасын, имеш! Колхозда Шәрәфи белән Мәгълифәнең куйган кибәннәрен әле булса онытмый сокланып сөйли торганнардыр әле.
Кызымның, авылга китәм, дип заявление бирүе, ахирәткәем, Гәли- мәкәем, мине бөтенләй канатландырды, җанландырып җибәрде. Ыша-насыңмы, юкмы, нәкъ егерме яшькә яшәреп киткәндәй, кыз чакларым әйләнеп кайткандай булдым. «Заявление бирдем, әнкәй!» — дигән сүзләр кызымның авызыннан чыгу белән минем күз алдыма иркен кырлар, киң басулар, яшел тугайлар, ашлык тулы ындырлар килеп басты. Әйтмә дә инде, кодагый, шул сәгате белән канатланып очып китәрдәй булдым. Шәһәрдә без торган йортларда кош-корт, мал-туарның исе-осы да юк иде. Әтәч тавышын, күке кычкыруын кайсыбер чакта радио аркылы гына ишетә идем. Шул чакларда мине бөтен җаиым-тәнем белән авыл тарта, миңа үтә моңсу булып китә торган иде. Ә безнең шәһәрдәге тормыш — рәхәтнең рәхәте иде. йөзләрчә тәрәзәле биш катлы йорт, тирә-ягы бакча. Анда инде, иңбашыңа көянтә күтәреп, елгага бармыйсың — суны өендәге кран коя. Утынлыктан утын кисеп кертеп, мичкә якмыйсың, аш пешермисең — өйне газ җылыта, ашны газ пешерә. Мунча-фәлән ягып, минекләр күтәреп, чабынам-фәлән, дип йөрмисең — өендә ап-ак чынаяктай ванна... Аннары, җәйнең эссе көннәрендә ит-май, сөт-катыгыпны, кая куярга белми, кар базы эзләп йөрмисең — өендәге холодилышкта сөт-маең карланып, хәтта бозланып тора... Әйтмә дә инде, кодагый!.. Шәһәр тормышы да авылныкы кебек үк һәйбәт! Ләкин, кодагый ахирәткәем, барыбер мин, йөрәгем җилкенеп, авылга китәр көннәремне сабырсызлык белән көтә башладым. Кызымнан көненә ике-өч тапкыр: «Кайчан, тиз китәбезме, кызым?» — дип сорый торган идем. Ул көлә дә намусланып кына әйтә: «Син, әң-
кәй, кайсыбер чакта бөтенләй балалар кебек икәнсең ләбаса! Характерыңның мондый түземсез ягын күргәнем юк иде әле минем. Китәргә булгач, китәрбез инде, әнкәй»,—ди.
Мин үзем шулай шул, кодагый. Бер эшне бик нык теләсәм, чыдам-сызлыкның чигенә җитеп, тизрәк шуны эшләргә ашыгам, тырышам. Югыйсә, пошынам, моңланам, бара-бара, көзге яфрак кебек саргаям.
Баярак әйткән идем ич әле заводтагы главный инженер Гыйльманов турында. Ана шул Гыйльманов, ахирәткәем, минем ул авыл турындагы якты өметләремнең бөтенесен җимерә язды, явыз. Ышанасыңмы, юкмы, Галимә кодагый, беркөнне мин аштан соң тыныч кына йоклаган җиремнән кинәт уянып киттем. Башта бүлмәмнең тар гына сызык булып ачылып калган ишегеннән диванга төшкән ут яктысы уятты, ахрысы, мине, дип уйладым. Ләкин алай булып чыкмады. Күрше бүлмәдән шул Гыйльманов чәчрәгеренең сөйләгәне ишетелде. Туктаусыз -мөгри дә мөгри. Бәй, колак салыбрак тыңласам, ни колагым белән ишетим, ахирәткәем, исем дә китте, ушым да бетте. Гыйльманов кызымны авылга китмәскә димләп ята мона, билләһи. «Сез, ди, Сания Шәрә- фиевна, ди, анда китмәгез... авыр булыр... бераздан үзегез дә үкенерсез, ди. Авыл — авыл инде ул: караңгы, анда культура чамалы...» ди мона, күзен дә йоммый, ичмасам, җир йоткыры! Урынымнан кинәт чәчрәп тордым да ишеккә табан атылдым... Бәхете икән, «Алдашма, оятсыз! Ләггыйнь!» — дип, битенә лачкылдатып төкерергә булган идем дә, билемне каймыктырып, ишек төбендә тукталып калдым. Әрнеп, сызлана-сызлана, ишек ярыгыннан карасам, ни күзем белән күрим, ахирәткәем, Гыйльманов, главный инженер була торып, кызымның алдында тезләнеп тора. Икмәктер мона! Җир йотсын хәзер үк, әгәр алдасам! Тезләнеп кенә тора дисеңме әле: «Сания, мин сезне сөям! Бармагыз, ул авылга! Монда калыгыз, өйләнешик тә куйыйк, бәгырькәем!»— ди бит мона. Олы соры күзләре белән Сания балакаемның ал-кызыл нурланып торган түгәрәк йөзенә ялварып карый. Күзләре белән елый диярсең, шулчаклы томраеп карый. Зәңгәр кан тамырлары беленеп торган кечкенә уң кулы белән Саниянең аныкыннан шактый зур булган кулын тотарга тырыша. Бер бармагындагы алтынмы, көмешме балдагы ялт-йолт итеп кала. Ул балдакны бармагыннан салып, Саниягә сузды, Сания, аның кулын этәреп җибәреп, икенче урынга күчеп утырды. Ә Гыйльманов, тезләнгән килеш, аның артыннан шуышты: «Сезгә, Сания, уйлабрак эшләргә кирәк иде. Ашыккансыз... Заявле- ннегезне кире алырга уңайсызлансагыз, мин үзем- кереп алырмын, аппагым!» — дип юхалана бит, әй! Алтыным, Саниям аның бу сүзләренә ачуланды, ахры: «Кире кайтарып алыр өчен бирмәдем мин аны. Зинһар, мәшәкатьләнмәгез!» — дип, тегене кырт кисте. Гыйльманов бу сүзләрдән коелып төште һәм ул Саниягә бик озак ялынды. Ахырда: «Сез мине яратмыйсыз, ахрысы?»—дип көрсенгәндәй булып куйды. Сания озак кына уйланды. «Нәрсәсен уйлап торырга? Яратма син аны, кызым! Алдый ул, юхалана ул!» — дип, чак-чак кына кычкырып җибәрмәдем, ахирәткәем. Ә Сания нәкъ үземә ошаган булып чыкты. Утырган җиреннән, минем кебек бик эре генә кузгалды да: «Белмим, Гыйльманов. иптәш, мине МТСка китүдән тыймыйча, үзегез дә, ил чакырган мактаулы эшне үтәр өчен, минем белән бергә анда бара торган булсагыз, мин сезне бара-тора яраткан да булыр идем, бәлки, ләкин сез авылдан чирканасыз шикелле: аны яратмыйсыз бит!» — диде. Гыйльманов: «Юк шул», — диде, кулы белән ялгыш салкын тәнле бакага кагылгансыман, калтыранып тагын бер тапкыр «Ю-ю-к-к!» диде.
Кызым минем үзенә кияү сайлауда чынлап та минем үземә ошаган булып чыкты, Галимә кодагый. Гыйльманов главный инженер булса да, Сания бер дә аңа егылып китмәде. Ә хәзер ул үзенә яхшы кияү сайлады, дип уйлыйм мии, ахирәт! Сез -ничек уйлыйсыз? Синең улың
4 »С. Ә.*№7
49
50
Рөстәм миңа бик ошый. Саниям дә һәр көн саен: «Рөстәм, Рөстәмем» дип кенә тора. Бәхетле генә булсыннар инде, балакайларым. Шәрәфи белән мин матур кыз үстергән кебек, Сәлмән кода белән сез дә матур, белгер егет үстергәнсез икән, кодагый. Главный агроном. Ә минем кызым да бит хәзер главный механик! Анысы аның, кодагый, ул чаклы әллә ни дә түгел, минемчә, монда шунсы главный — алар икесе дә авылны, авылда эшләүне яраталар... Авылда эшләүне яратканнары өчен бер-берсен дә яраталар. Гыйльманов кебек, «авыл» дигән сүздән генә дә чирканып тормыйлар. Яратмадым мин ул Гыйльмановны, яратмыйм да! Үз тирәсеннән ерак китми, шуннан башканы белми торган кеше ул.
Я, хуш әле, кодагый! Кайтыйм инде мин. Караңгы да төшеп килә. Мона бәрәкәт! Мытыстан ут та бирделәр әнә! Бик озак утырып киткәнмен шул,- сүзгә мавыгып. Ай-Һай, билем! Озак утырганнан соң кузгала башласам, шулай авырта шул.
Ярар, ахирәт кодагый, алай булгач, туйны шул зур көндә, Верховный Советка сайлаулар көнендә ясарбыз инде. Кызым Сания дә шул төслерәк сөйләгән иде. Я, хәерле сәгатьтә!