ҮСҮ ЮЛЫНДА
— Мин ничек ватанымны таптым?
Германия демократик республи-касының яшь шагыйре Юрий Брезан «Ян.а немец лирикасы» исемле җыентыкка кергән шигырьләренең берсен менә шулай атаган. Автор биредә Ватан төшенчәсен башта Пруссия корольләренең, ә соңыннан дивана азгын Гитлерның ничек итеп мыскыл итүе, хурлавы турында сөйли.
«/Мин дөньяга килгән көнне, — ди шигырьнең лирик герое, — әтием сугышта булган, ватан өчен утка, ялкынга кергән. Ләкин кем ватаны иде соң ул?
— Аныкымы? — юк.
— Минекеме? — юк».
Ул заманда Германия кайзер һәм аның купшы бароннары, тинтәк графлары ватаны иде. Миллионлаган хезмәт ияләре исә аларның бу төшенчәне халык исеменнән йөртергә көчләп маташуларын дәшми- тынмый кабул итәргә мәҗбүр иде.
Мәктәп яшеннән үк инде немецка ■ күрше халыкларга карата кимсетү,
• нәфрәт хисләре белән үтәдән-үтә сугарылган шигырьләр тәкъдим ителде.
Рәсми буржуаз фән немецны раса ягыннан гүяки башка милләтләрдән өстен тора дигән нигезсез, ялган ка-
• рашка ышандырырга тырышты. Не-мец кешелек һәм кешелеклелек ту-
• рында түгел, бәлки «сирәк очрый тор- 4 ган кеше, өстен кеше, хаким кеше» j турында уйларга мәҗбүр ителде, шу-
• цардан акылына юаныч, хисләренә зәвык табарга тиеш булды. Дәүләт башында утыручылар болар- ның барын ватан сылтавы белән эш-ләделәр. Шушы сылтау астында кот-очкыч җинаятьләр дөньяга килде: үтерү, кан кою, талау, илләргә басып керү, культура мирасларын хурлау
гади бер күренешкә әверелде.
Ниһаять, менә совет гаскәрләренең дәһшәтле уты астында фашист илбасарлар Сталинград төбендәге сугышта үз каннарына тончыкты- рылганнан соң, аннары узган сугыш утын кабызучыларның актык мәетләре Берлинда гүрләнгәннән соң, әлеге шигырьнең лирик герое күз алдына яңа ватан образы — ерткыч империалистик омтылышлардан азат булган ирекле хезмәт, зур төзелешләр Ватаны образы килеп баса.
Менә, шулай итеп, автор бу шигыре белән укучыны Советлар Союзының туганнарча ярдәме нигезендә илнең көнчыгышында төзелгән хезмәт ияләре ватанын —Г ермания Демократик Республикасын кабул итүгә китерә.
Бу яшь республика аз вакыт эчендә немец халкының тынычлыкка, татулыкка омтылучы көчләрен үзенә туплаучы үзәккә, илнең бердәмлеге өчен көрәштә милләтнең алдынгы отрядына әйләнде. Аның Советлар Союзы, Кытай Халык Республикасы һәм халык демократиясе илләре белән хуҗалык, культура өлкәсендә үзара ярдәмләшеп эшләү, дуслык мөнәсәбәтләре көннән-көн үсә, ныгая. Хәзер немец үзенең туган рес-публикасы чикләрен үтеп чыгарга кирәк булганда, сугыш коралы белән түгел, бәлки җыр алып чыга.
Шулай ук республикада фән, хезмәт казанышлары сугыш уты кабызуга түгел, киресенчә хезмәт иялә
98
ренең, хезмәт шартларын яхшыртуга, көнкүреш әйберләрен эшләп чыгаручы промышленностьны, авыл хуҗалыгын, культураны үстерүгә, илдә социализм нигезләрен салуга юнәлтелгәннәр. Бердәм социалистик партия җитәкчелеге астында республикада җир реформасы үткәрелде, эре промышленность дәүләт милкенә әйләндерелде. Бу чаралар юнкерлар, монополистлар көчен—Гитлер дәүләтенең, төп терәген тәшкил иткән сыйныфлар көчен — җимерде, тар-мар • итте, халык хуҗалыгына план белән эшләү принцибын кертергә һәм шушы нигездә экономиканың барлык тармакларын киң күләмдә үстерү программасын тормышка ашыру өчен фидакарь хезмәткә чикләнмәгән юл ачты. Хәзерге көндә Республиканың хезмәт ияләре хөкүмәтнең хуҗалык өлкәсендәге яңа чаралары белән тирән рухланган хәлдә, бишьеллык планны срогыннан алда үтәү өчен көрәшәләр.
Аларның тырыш хезмәте белән җимерелгән Гитлер дәүләтенең хә-рабәләре өстеннән яңа Германия, хезмәт һәм тынычлык, демократия һәм социализм Германиясе күтәрелә.
Ишетелә завод гөрелдәве, Уңыш булды бездә санаусыз, Үрнәк алып чөнки Россиядән Эшлисең син хәзер, Германия, Иң беренче кабат богаусызVIII.
Нәкъ менә шуңа күрә дә көнбатыш Германия милитаристлары һәм аларның океан артындагы хуҗалары бу яшь республиканы юк итәргә омтылалар.
Ләкин Германия Демократик Республикасына киләчәктә дә һич куркусыз ирекле яшәргә мөмкин. Чөнки немец милләтенең законлы хокукларын ихтирам итү һәм алар- ны чын күңелдән яклау Совет дәүләте тышкы политикасының игътибар үзәгендә тора.
Бу политика Германиянең барлык патриотик көчләрен республикадагы социализмның экономик нигезләрен тагын да ныгыту өчен сугышчан кө-рәшкә кабындыра, алариы культура өлкәсендә яцадан-яңа уңышларга чакыра, көнчыгыш һәм көнбатышка ; бүленгән илне бердәм дәүләт эчендә i берләштерергә рухландыра.
VIII Шигырьләр шагыйрь Ш. Мөдәррис тәрҗемәсендә бирелә.
Германия Демократик Республи-касының язучылары бүгенге көндә менә шушындый политик һәм эконо-мик шартларда эш итәләр. Аларның бөтен иҗат җегәрлеге, илһам кай-нарлыгы, яшәү көче белән сугарылган яңа, милли әдәбият тудыруга юнәлтелгән. Бу әдәбият хезмәт ияләрен ватан файдасына фидакарь хезмәткә рухландырырга, аларга үзләрендә социалистик аң тәрбияләргә һәм озак еллар буенча фашист пропагандасы белән йоктырылган бозык, реакцион карашлардан арынырга ярдәм итәргә тиеш. Бигрәк тә хәзерге чорда, Аденауэр өеренең көнбатыштагы немецларны Америка империалистларына сугыш коралы итеп сатарга маташкан чорда, алдынгы немец әдәбияты үз халкының, тынычлык өчен көрәшенә актив хезмәт күрсәтергә, аңарда патриотизм, пролетар интернационализм хисләрен уятырга чакырылган. Әлбәттә, мондый әдәбият бөтенләй әзер килеш кинәттән генә барлыкка килми. Аның милли һәм халыкара классикларның матур әдәбият өлкәсендәге уңай тәҗрибәләрен яңа иҗади фикер белән кушкан, баеткан хәлдә генә тууы мөмкин.
«Кешелек дөньясының бөтен үсеше белән тудырылган культураны төгәл белү юлы белән генә, аны яңадан эшләү 1рлы белән генә пролетариат культурасын төзергә мөмкин икәнен ачык аңлау булмаганда, без бу бурычны чишә алачак түгелбез». (В." И. Ленин. Яшьләр союзларының бурычлары. Татгосиздат, 1952 ел, 17 бит).
В. И. Ленинның бу күрсәтмәсенә таянып, Германия Демократик Рес-публикасы язучылары үз иҗатларына үткән чорларның эшчеләр хәрәкәте тәҗрибәсеннән, культура, сәнгать мирасларыннан даими рәвештә сабак алалар. Моның өстенә алар социалистик реализм методып үзләштерү өстендә нык тырышып эшлиләр. Чөнки социалистик реализм методы, шагыйрь Иогашкс Бехср сүзләре белән әйткәндә,
99
«Милли сәнгатьне яңа күтәрелешкә китерергә сәләтле булган бердәнбер мөмкинлек, бердәнбер метод». Бу методны үзләштерүдә немец язучы-ларына совет әдәбияты үрнәкләре гаять зур ярдәм күрсәтә. Тәнкыйтьче Александр Абуш шушы уңай белән үзенең «Әдәбият һәм чынбарлык» исемле китабында болай дип язды: «Хәзерге заманда, кайда гына булмасын, — бездәме, башка илләр-дәме — бөек совет әдәбиятының үр-нәкләрен тирәнтен өйрәнми торып, алдынгы әдәбиятны уйга да китерергә мөмкин түгел». Совет әдәбияты тарафыннан озак еллар тупланган бай тәҗрибә немец язучыларын чынбарлыкны дөрес итеп һәм рево-люцион үсештә сурәтләргә өйрәтә, алармы тормышта өзлексез дәвам итә торган процесслар эченә үтеп керергә, андагы яңалыкны тәүге чорында ук тотып ала белергә юнәлтә. Мәгълүм ки, Германия Демократик Республикасы төзелүнең беренче көненнән башлап, хезмәт кешесе иҗтимагый төзелешенең хуҗасына әверелде. Ул хөкүмәтнең, Бердәм Социалистик партиянең, барлык чараларын тормышка ашыручы. Шуңа күрә дә Вальтер Ульбрихт үзенең ҮК Пленумында ясаган чыгышында «әдәби әсәрләрнең үзәгендә хәзер яңа кеше, демократик Германиянең алга китүе өчен көрәшүче, социалистик төзелешнең каһарманы торырга тиеш» дип күрсәтте. Бердәм Социалистик партия җитәкчесенең шушы күрсәтмәсе, нигезендә, немец язучылары актив рәвештә хәзерге заман тематикасы өстендә эшләргә керештеләр. Алариыц иҗаты чордашларының 11 хт ы я җл арына, омтылышларына якынайды/ тормыш материалын чагылдыруда үзенең колачын киңәйтте. Өлкән мастерлар сафына яңа көчләр кушылдылар.
Бу бигрәк тә поэзия өлкәсендә ачык сизелә.
Халыкара Сталин премиясе лауреаты шагыйрь Иоганнес Бехер шигырьләр һәм җырлардан торган ике җые нты гы и бастыр ып ч ы га р ды. Алариыц һәр икесендә хәзерге заман немец тормышының авазы яңгырый: тынычлыкка кайнар рәвештә чакыру, яңа сугыш утын кабызырга 7* .
җыенучыларга карата тирән нәфрәт, хезмәт кешесенең җиңелмәс көченә соклану, тыныч төзелешне мактау, олылау. Авторның бу шигырьләре һәм җырлары үзләренең гадилеге, ачыклыгы, фикерләренең а ны<кл ы гы, ха л ы кча нл ы гы бел ән электәгеләреннән бик нык аерылалар.
Батраклар да юк инде, Юнкерлар очты җилгә — Ирекле халык хәзер Чын хуҗа безнең җирдә.
Менә шушындый гади аңлаешлы телдә шагыйрь үз халкының азатлыгын, бәхетен җырлый.
«Халык милке» исемле шигырендә ул республика тормышындагы үзгә-решләргә туктала. Бу үзгәрешләрне тормышка чакырган төп көч — халык. Әкияттәге баһадир кебек, аның сәләте — чиксез, акылы — зирәк. Вакытны үз ихтыярына буйсындыру—аның кулында, тормышны шатлык чыганагына әйләндерү — аның кулында.
Аның көче — без ул: син һәм мин!—ди шагыйрь.
Җыентыктагы «Дан» шигыре бетмәс яшәү көче, яшьлек дәрте белән сугарылган. Ирекле республика җирендә хәзер шагыйрь карашын барлык нәрсә иркәли, юата. Басулар һәм үләннәр дисеңме, һава һәм таулар дисеңме — барчасы күңелгә якын, сөйкемле.
Ләкин барыннан да мәһабәтрәге ул — кеше, хезмәт кешесе.
Шуңа күрә дә әйдә, шагыйрь,
Олылыйк кешене — бөек хуҗаны, Балкысын дан белән хезмәт кешесе... Шатлыклы җырыңда макта син аны, Чөнки ул дөньяның чын-чын энҗесе.
Кешенең чикләнмәгән көченә кайнар рәвештә ышану, аның иҗат мөмкинлекләрен мактау, тормыш матурлыгына соклану — Иоганнес Бехер шигырьләре укучыга китергән төп хисләр менә шулар.
Һәм тормыш сулый сүнмәс дәрт белән, Кояш күндерә кайнар сәламен, —
«Без яңа йорт салабыз» шигыреннән китерелгән бу юлларда ирекле тормыш рәхәтен тою чагыла.
Тор мы шны шу шыл ай сәл а мәт
кабул итү бары тик халык властен
100
урнаштыру нәтиҗәсендә генә мөмкин булды. Шуның өчен дә шагыйрь чын йөрәктән чыккан сүзләр белән:
Халык власте! Бирдең һәммәсен. Бердәм ашкына безнең йөрәкләр. Кадерле, изге, якын безгә син. һәм синең белән өмет, теләкләр, — ди.
Немец халкы үзенең бәхете өчен, үз кулындагы кадерле власте өчен кемгә бурычлы булуын яхшы ацлый Ул — Ссветлар Союзы, аның данлыклы сугышчылары. Алар беренче булып немецларга яца тормышка, азат хезмәткә, тынычлыкка кин итеп туганнарча капка ачтылар. Моның өчен немец халкының совет иленә рәхмәте — зур. -мәхәббәте — тирән. 11оганнес Бехер ватандашларының шушы хисләрен чагылдырып, Советлар Союзына бик күп шигырьләр, җырлар багышлый.
Син якын безгә, син безнең белән, Яшисең мәңге безнең йөрәктә. Бирәсез безгә Ленин байрагын. Жиңәр өчен дип кискен көрәштә. Син ул — тормышның күрке, мәгънәсе, Караңгыда — нур, давылда — кыя, Синнән өйрәнеп барлык халыклар Бәхетнең тәмен, рәхәтен тоя.
Аның «йолдыз булып балкы» исемле сонеты совет кешеләренә карата тирән хөрмәт, кайнар мәхәббәт хисләре белән тулы.
Илнең бәхете өчен бүген
Кемгә әйтик рәхмәт сүзен?
— Гади совет кешесенә, Совет иле улларына.
Рәхмәт совет кешесенә, Совет иле улларына!
Шушы фикер авторның күпчелек шигырьләренең политик үткенлеген, шигырп яңгыравын билгелиләр.
Ул иҗтимагый тормыштагы һәрбер үзгәрешкә үзенең тавышын бирә, Ләкин аның иҗатында һәрвакытта да үзәк темалар булып — Советлар Союзы, немец милләте, илне демократик яңарту, тыньшлык өчен көрәш темалары тора.
Тынычлыкны саклау өчен халыкара күләмдә барган көрәш фронтында Иоганнес Бехер тавышы да үткен, нык яңгырый.
— Тынычлыкны яңгыр теләгән шикелле күктән көтеп ятарга ярамый, тынычлыкны хәер сораган шикелле теләнеп алып булмый, чөнки тынычлык сугыш һәм солых белән идарә итен утыручылар кулында булган ниндидер сәдака түгел ул. Тынычлык өчен көрәшергә кирәк, тынычлыкны яулап алырга кирәк, тынычлыкка ирешергә кирәк.
Шагыйрьнең тынычлыкны саклауга багышланган чыгышлары, анык иҗат практикасы белән органик рәвештә кушыла. Тынычлык турында ул шигырьләр яза, җырлар иҗат итә.
Милли әдәбиятның классик мира-сына таянган хәлдә, Иоганнес Бехер уңышлы рәвештә җыр жанры өстендә эшли. Халык җырларындагы гадилек, аныклык, фикер тирәнлеге, авазларның самимилеге аның иҗат лабораториясендә хәзерге чор эчтәлеге белән сугарылып, күтәренке сугышчан яңгырау алалар.
Ул иҗат иткән «Германия Де-мократик Республикасы гимны», «Советлар Союзына гимн», «Ты-нычлык турында язгы җыр», «Без дөньяны үзгәртәбез» һ. б. җырларның Германиядә бик таралган булуы нәкъ менә шуның белән аңлатыла да. Иоганнес Бехер тарафыннан соңгы елларда язылган шигырьләр, җырлар шагыйрьнең иҗади үсешен күрсәтүдән тыш, тагын халыкка аңлаешлы, аның теләкләренә җавап бирүче, аның зәвыкларын тәрбияләүче поэзиянең формалашуы һәм үсүе турында сөйлиләр.
Хәзерге чор тематикасына язылган яңа немец поэзиясен тудыруда Иоганнес Бехер ялгыз түгел. Анын белән беррәттән без Эрих Вейнерт, Бертольт Брехт, Стефан Хермлин, Куба, Ганс Мархвица, Макс Цимме- риг, Ганс Лорбеер кебек талантлы шагыйрьләрне күрәбез. Алар иҗатында яңа Германия, яңа кешеләр хезмәткә һәм дәүләт ихтыяҗларын; яңача караш чагыла.
Эрих Всйнертның тынычлык гу рындагы, республикада барган яп; төзел ei н л әр туры н д а г ы ш н гы р ь л әр< киң катлау укучылар массасыньн кайнар сөюен казандылар. Бертоль Брехт мышта исемле
Мичурин өйрәтүләрен тор куллануны «Тары үстерү' поэмасында хәтердә калыр
101
лык образларда сурәтләгән. Ганс Мархвица язган «Металлургия ком-бинаты Ост» кантатасының, идея эч-тәлеген Германия — Советлар Сою-зы, Германия — Польша арасындагы дуслык мөнәсәбәтләре тәшкил итә. Тынычлык өчен көрәшүчеләрнең. уй-тойгылары Стефан Хермлин- ның «Күгәрчен» дигән шигырьләр циклында гәүдәләнә.
Шагыйрь Куба хезмәт ияләре арасында лаеклы рәвештә үзенә игътибар һәм хөрмәт казанды. Рес-публиканың. күп яклы бай тормышы — аның хезмәте һәм кайгыртулары, аның көрәше һәм төзелешләре, ул ничек итеп киләчәккә юл сала, ул пичек итеп җырлый һәм ял итә— менә шагыйрьнең, темалары шулар.
Куба шигырьләрендә укучы тор-мышны таный һәм аныц барлык сә-ламәт матурлыгын тоя, хис итә.
Басып тора балкып зур, яца йорт, Тәрәзәләрдә — кояш нурлары. Үлем көтә канга сусаучыны, Әгәр аның тыныч йортыбызга Сузыла калса пычрак куллары!
Өлкән шагыйрьләрнең менә шушы яшәү көче ташып торган дәртле тавышына яшь талантлар авазы ку-шыла. Алар төрле-төрле профессия кешеләре Юрий Брезан — таш шо-мартучы, Лори Лузвич — крестьян, Эрвин Штриттматтер — икмәк салучы, Гео Харих — шахта эшчесе,. Бернхард Зеегер — слесарь улы, Вальтер Странка, Армин Мюллер, Мартин Поль, Гельмут Прейслер һ. б. шулай ук һөнәрләре белән, тормыш тәҗрибәләре белән бер-берләренә охшамаган яшьләр.
Халыкның тирән катлауларыннан чыккан бу яшь талантлар немец әдәбиятына кул тимәгән яна темалар, сәламәт хисләр, таушалмаган бизәкләр алып килделәр.
Германия Демократик Республи-касы төзелгәннән бирле проза өлкә-сендә дә шактый җанлылык сизелә.
Язучы Эдвард Клаудиус «Башлап җибәрү авырлыгы» турындагы но-веллаларыннан соң «Кешеләр безнең белән» исемле яңа романын бастырып чыгарды. Роман эшчеләр сыйныфыннан чыккан яңа кешеләрне — Республикада активистлар дип исемләнгән кешеләрне сурәтләүгә багышлаган. Әсәрнең үзәгендә про-изводство новаторы Ганс Эре, анын. хатыны Катрин, хезмәттәге Зузе Рик һ. б. образлары тора. Бу образларның прототиплары булып авторга хезмәт герое Ганс Гарбе һәм анын бригадасы хезмәт иткән. Мәгълүм ки, 1949 елда Ганс Гарбе үзенен бригадасы белән электродларны кыздыру миченә, аның эшен туктатмаган хәлдә, ремонт ясый. Гаять югары температура булуга кара-мастан, алар кыска срокта эшләрен уңышлы итеп тәмамлыйлар.
Эдвард Клаудиус менә шушы тормыш материалына нигезләнеп, эшче-новатор ооразын — республи-кадагы социалистик төзелеш һәм тынычлык өчен көрәшче образын тудыра. Ләкин автор моның белән генә чикләнеп калмый. Ул үзенен үзәк сбразы тирәсендә республика тормышының бүгенге көненә харак-терлы булган күренешләрен киң планда ача.
Предприятиедә партия оешмасының алдынгы роле, элеккеге интел-лигенциянең яңага йөз белән борылуы, новаторлар тәҗрибәсе нигезендә аларның искереп беткән «канун-нардан» арынулары — болар барысы да әсәрнең сюжетын киңәйтәләр^ идея эчтәлеген тирәнәйтәләр.
Кешеләр аңында яңа, алдынгы ка-рашларның тууы, формалашуы, ис-кергән фикерләрдән азат булу романда урыны-урыны белән үткен драматик ситуацияләрдә сурәтләнә. Д1әгълүм ки, республикада яңалыкның ныгуына җитди киртә булып Америка империалистлары һәм аларның сатлык, түбән җанлы иярченнәре торалар. Алар астыртын рәвештә, кешеләрне ялгыш юлга өндиләр, коткы тараталар, җимерү эшләре алып баралар. Автор бу үлек • җаннарның халыкка каршы юнәл- телгән җинаятьле эшләрен романда аяусыз рәвештә’фаш итә һәм укучыны илне берләштерү өчен көрәшкә чакыра.
Киң катлау укучыларга үзенең «Сынау», «Туганнар һәм танышлар» һ. б. романнары белән танылган язучы Билли Бредель «50 көн» * исемле яңа әсәр язды. Тәнкыйтьче
102
Александр Абуш сүзләре белән әйт-кәндә. бу — яна тормыш турында дәртле репортаж. Язучы биредә фи-дакарь хезмәт көчен җимерелгән авылны торгызу мисалында зур ос-талык белән ачып бирә. Әсәрдәге Петра Хармс, Эмиль 1\уиц образларында Германия Демократик Рес-публикасының. бүгенге кешеләре, •ал арның эш сөючән, тынгысыз ха-рактерлары ачыла.
Халыкның, көнкүреш дәрәҗәсен күтәрүгә багышланган фидакарь хез-мәт кешеләр аңын реакцион караш-лардан арындыру, хезмәткә, иҗти-магый интересларга, яңа караш тәрбияләү — менә бу темалар хәзер көннән-көн үзләренә күбрәк язучылар игътибарын җәлеп итәләр. Моның шулай булуын халыкара Сталин премиясе лауреаты Анна Зегерсның «Кеше һәм аның исеме» повесте, «Тынычлык» исеме астында чыккан новелл ал appi, Мария Лангерның «Корыч», О. Готшенең «Тирән бу-разналар» дигән романнары, П. Випп, Ю. Брезан, Э. Штриттматтер хикәяләре, Бодо Узе, Д. Нолл, П. Нелл, Ж. Петерсон, Ж. Копло- вица очерклары, этюдлары ачык раслыйлар.
Шулай ук сәхнә әсәрләре иҗат итү өлкәсендә дә соңгы елларда уңышлы адымнар ясалды.
Густав Вангенгейм «Син — иң те-ләгәнем» исемле драмасы белән үзенә сәхнәдә даими урын тәэмин итте. Тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынган бу пьеса бүгенге немец яшьләренең патриотик эшләрен сурәтли.
Активистларның хезмәттәге ашкы-нуы, аларның дошман корткычлыгына каршы көрәшләре Карл Грюн- бергның «Корыч алтындай ага» пьесасында бирелә.
Төрле милләт кешеләренә үзенең «Аллалар киңәше» исемле кииосце- нарийсы белән таныш булган Фридрих Вольф үләр алдыннан гына «Бургомистр Анна» комедиясен тө-гәлләде. Драматург биредә көнчыгыш Германиядә үткәрелгән җир реформасыннан соң башланган чорда авыл тормышын, анда яна мөнә-сәбәтләр урнашу процессын күрсәтә. Анна образында, немец әдәбияты өчен беренче буларак, хатын-кызларның яңа тибы — җәмәгатьчелек алдындагы бурычларны аңлый белә торган, шәхси омтылышларны иҗтимагый интереслар белән куша белә торган хатын-кыз тибы чагыла. Комедия күтәренке рухта, халык юморыннан гаять оста файдаланып язылган.
Соңгы елларда басылып чыккан барлык бу әсәрләр Г Д Р язучы- ларының хәзерге заман тематикасы өстендә эшләүдә алга табан уңышлы адымы булып торалар.
Ләкин, әгәр дә без шушы уңыш-ларны язучылар алдына куелган бурычлар белән, яңа милли әдәбият тудыру бурычлары белән чагыш-тырсак, югарыда исемләнгән әсәрләр бу юлда әле уңышлы башлангыч булудан узмыйлар.
Чыннан да, республика тормы-шында бара торган сыйныфлар үз-гәреше, җәмгыятьнең җитәкче көчләре булган коммунистлар образы, искегә каршы кискен бәрелештә яңаның тууы, неофашизмның баш күтәрергә маташуына каршы көрәш, илне демократик берләштерү —менә болар барысы да хәзерге көндә немец тормышының иң кайнар мәсьәләләре. Ләкин алар әле бүгенге көнгә кадәр зур күләмдәге романнарда, сәхнә әсәрләрендә чагылдырылган- нары юк.
«Әдәбиятыбызның роман, драма кебек зур формаларда шактый артта калып баруын икърар штәргә тиешбез». Бишьеллык планны кабул итү уңае белән Вальтер Ульбрихт тарафыннан әйтелгән бу сүзләр әле бүген дә немец язучылары өчен актуаль яңгырыйлар.
Әлбәттә, бу артталыкны бары тик марксистик - ленинчыл эстетика принципларын, социалистик реализм методын тирәнтен үзләштерү һәм шушы җирлектә тормышны өйрәнү, әдәби осталыкны даими рәвештә камилләштерү аша гына бетерергә мөмкин булуын немец ялчылары яхшы аңлыйлар. Шуңар күрә дә соңгы елларда бу мәсьәләләргә карата немец матбугатында байтак мәкаләләр басылды. Язучылардан Анна Зегерс, Иоганнес Бехер һ. б. социалистик реализм методы турын
да, шулай ук немец әдәбиятының башка әһәмиятле мәсьәләләре турында газета-журнал битләрендә әледән-әле чыгыш ясап киләләр.
Бу өлкәдә бигрәк тә тәнкыйтьчеләр активлыгын әйтергә кирәк.
Әдәбият тарихын буржуаз рухта бозучыларга каршы Паул Рилла үзенең «Әдәбият һәм Лют» исемле китабын бастырып чыгарды. Александр Абуш проблематик мәсьәләләргә бик күп файдалы мәкаләләр багышлады. Аның «Әдәбият һәм план», «Совет әдәбиятында яңа герой», «Әдәбиятыбызның актуаль мәсьәләләре» кебек хезмәтләре аеруча * әһәмиятлеләр. Аларда тәнкыйтьче, совет һәм немец язучыла- рыныц күренекле әсәрләрен анализлау өстендә, әдәби кадрларга дөрес иҗади юнәлеш күрсәтә.
Ләкин социалистик реализм мето-дының әһәмиятле мәсьәләләре турында сүз йөрткәндә, еш кына тән-кыйтьчеләрнең үзләрендә теоретик белемнең җитеп бетмәве сизелә. Бу исә кайбер очракларда анык булмаган яки бөтенләй ялгыш нәтиҗәләргә китерә.
Мәсәлән, Паул Рилла тарафыннан Анна Зегерсныц «Үлгәннәр картай-мыйлар» исемле романы турында язылган мәкаләсе белән шундый хәл булды. Тәнкыйтьче әсәрдәге уңай геройларның кире типларга караганда ярлырак, сүлпәнрәк сурәтләнүен тәнкыйть итәсе урында, бу кимчелекне аклау юлына басты. Аныңча уңай геройлар әдәби яктан никадәр генә схематик эшләнмәсен, барыбер алар иҗтимагый кыйммәтләре белән үзләрен тулаем аклыйлар. Биредән сәнгать әсәрләре өчен зарур булган төп шартны — ферма белән эчтәлек берлеген инкарь итү килеп чыга.
Теориядә аксау ничек итеп әдә-биятка кире йогынты ясавын түбән-дәге мисалдан да ачык күрергә мөмкин.
Кайбер язучылар уенча, актуаль темаларга язарга әле вакыт җитмәгән, чөнки объектив дөрес чагылдыру өчен гүяки вакыйгаларның вакыттагы дәвамлылыгы кирәк. Ягъни, әгәр дә теге яки бу яңалык хәзергә үзенең тәүге чорын гына кичерә икән, әгәр дә аның барлыкка килүеннән соң җитәрлек вакыт үтмәгән икән, ул турыда язарга иртә. Кыскасы бу карашта торучы язучылар бары тик күп таралган, инде көндәлек нәрсәгә әйләнгән күренешләр турында гына дөрес һәм типик итеп язарга мөмкин дип ялгыш уйлыйлар. Хәлбуки «типиклык иң күп таралган, еш кабатлана торган көндәлек нәрсә түгел, бәлки ул билгеле бер социаль тарихи күренешнең асылына туры килә торган нәрсә» (Г. Маленков).
Күрсәтелгән фактлар немец әдә-бияты работниклар ын марке и стик- ленинчыл эстетиканы киләчәктә тагын да ныграк, тагын да уйланыбрак өйрәнергә искәртәләр.
Шик юк ки, Г Д Р язучылары зур жанрлардагы әсәрләр иҗат итүдә булган артталыкны бетерерләр һәм ватаннарына лаеклы романнар, дра-малар тудырырлар.
104