Логотип Казан Утлары
Хикәя

ПРАКТИКАДА БУЛГАН БЕР ВАКЫЙГА

А. П. ЧЕХОВ

Ляликовлар фабрикасыннан профессор телеграмма алды: аның тизрәк килүен үтенгәннәр. Фабрика хуҗасының булса кирәк, ниндидер Ляликова ханымның кызы авырый икән. Мәгънәсез язылган бу озын телеграммадан шуннан башка нәрсә аңларлык түгел иде. һәм профессор үзе бармады, үзе урынына Королев дигән ординаторын җибәрде.
Москвадан ике станция үтеп, аннан дүрт чакрым атта барырга кирәк. Королевны алырга станциягә тройка җибәргәннәр; кучер тавис каурые кадаган эшләпәдән иде һәм һәрбер сорауга солдатча: «Никак нет!», «Точно так!» дип кычкырып җавап бирде. Шимбә көн, кич якынлашып, кояш баеп килә. Фабрикадан станциягә таба төркем-төркем эшчеләр бара иде; алар Королевны алып баручы атларга баш иеп үттеләр. Аны бу кич тә, як-яктагы усадьбалар да, дачалар да, каеннар да, тирә-юньдәге шундый күңел рәхәтләндергәч тынлык та сокландырды, хәзер бәйрәм алды көнне эшчеләр белән бергә кыр да, урман да, кояш та ял итәргә җыеналардыр кебек тоелды, — ял итәргә һәм, бәлки, гыйбадәт тә кылырга...
Ул Москвада туып үскән, авылны белми, фабрикалар белән беркайчан да кызыксынмаган, анда булганы юк. Ләкин аңа фабрикалар турында укырга, фабрикантларда кунакта булгаларга, алар белән сөйләшергә туры килгәне бар; һәм нинди дә булса берәр фабриканы ерактан яисә якыннан күргән чакта, ул һәркайчан: менә тыштан караганда бөтенесе тып-тын, юаш, ә эчтә хуҗаларның чеп-чи наданлыгы, аңгыра эгоизмы, эшчеләрнең эч пошыргыч авыр хезмәте, ызгышлар, аракы, хәшәрәт бөҗәкләрдер, мөгаен, дип уйлый иде. Хәзер эшчеләр куркын- гансыман һәм ихтирам белән аның коляскасыннан читкә тайпылган чакта, ул аларның чырайларыннан, картузларыннан, йөрешләреннән шакшылык, эчкегә бирелү, нервлары какшау, аптырау күрде.
Фабрика капкасыннан керделәр. Як-якта эшчеләр тора торган кечкенә генә өйләр, хатын-кыз битләре, болдырларга эленгән керләр, юрганнар күзгә чалынып калды. Кучер, атларның йөрешен акрынайтмыйча, «Саклан!» дип кычкырып барды. Менә чирәмсез, киң ишек алды, анда бер-берсеннәи шактый ераклыкта морҗалы зур-зур биш корпус, товар складлары, бараклар һәм аларның барысының да өсте, тузап кунгандай, сорыланып торалар. Анда-санда, чүлдәге оазислар кебек булып, начар гына кечкенә бакчалар һәм администрация тора торган йортларның кызыл яисә яшел түбәләре күренә иде. Кучер кинәт атларны чигендерүгә, коляска өр-яңадан соры төскә буялган йорт
Iff 04
А. П. ЧЕХОВ
1954

4
алдына туктады; анда өстен тузан каплаган сиреньле кечкенә бакча бар һәм сары болдырдан бик яман буяу исе аңкый иде.
Өйалдыңда һәм алгы бүлмәдә:
— Рәхим итегез, доктор әфәнде, — дигән хатын-кыз тавышлары, шул ук вакытта көрсенүләр, пышыи-шашын сөйләшүләр ишетелде. — Рәхим: итегез, көтә-көтә арыдык... Кайгыга сабыштык... Менә бирегә үтегез...
Ляликова, инде олыгайган, тулы гәүдәле, җиңе модача тегелгән кара ефәк күлмәкле, ләкин битенә караганда юньләп укый-яза да белмәгән, гади хатын, докторга борчылган чырай белән карады һәм кул бирергә батырчылык итмәде, базмады. Аның янында өстенә чуар кофта кигән, кыска чәчле, pince-nez\nw, урта яшьләрдәге, чандыр бер хатын тора иде. Хезмәтчеләр аңа Христина Дмитриевна дип эндәштеләр һәм Королев аның гувернантка икәнен аңлады. Өйдә иң укымышлы кеше шул дип, докторны каршылап кабул итүне аңа тапшырганнар, ахры, чөнки ул шунда ук, ашыга-ашыга, эч поштырып, инәсеннән җебенәчә тезеп, авыруның сәбәпләрен сөйләргә кереште, ләкин кем авырганлыгын, эшнең нәрсәдә икәнен әйтмәде.
Доктор белән гувернантка утырып сөйләштеләр, хуҗа хатыны исә ишек янына баскан килеш хәрәкәтсез көтеп торды. Бу сөйләшүдән Королев Ляликованың егерме яшьләрдәге бердәнбер кызы һәм варисы Лиза авыру икәнен аңлады; ул күптән авырый башлаган, төрле докторларда дәваланган, ә соңгы төнне, кичтән алып иртәгәчә бик яман йөрәге каккан, өйдәгеләр берсе дә йокламаган; ул үлмәгәе дип курыкканнар икән.
Христина Дмитриевна, әледән-әле кулы белән иренен сөрткәләп, көйләп сөйләде:
— Ул кече яшьтән үк сырхау дисәң дә ярый. Докторлар нервлары авыру диләр, ләкин бала чагында докторлар аның золотухасын эчкә җибәргәннәр, мин менә шуңардандыр дип уйлыйм.
Авыру янына керделәр. Инде тәмам буй җиткән, биек, зур гәүдәле, ләкин әнисе төсле үк ямьсез, шундый ук кечкенә күзле һәм битенең түбән өлеше артык зур, яссы, тузгак чәчле һәм иягенәчә юрганга төренеп яткан ул кыз беренче карауда Королевта мескен, гарип бер мәхлук тәэсире тудырды; аны биредә кызганып кына үз яннарына сыендырып, төреп салганнардыр кебек тоелды һәм аның шул алаптай биш корпусның варисы булуына ышану читен иде.
Королев:
— Без сезнең янга, сезне дәваларга килдек,—дип, сүз башлады.— Исәнмесез.
һәм, үзенең фамилиясен әйтеп, кызның зур, салкын, ямьсез кулын кысты. -Кыз торып утырды; докторларга инде ул күнегеп беткән, ахрысы, иңбашлары, күкрәге ачык булуга бер дә исе китмичә, үзен тыңларга ирек бирде.
— Йөрәгем кага минем, — диде ул. — Төне буе шундый куркыныч булды... Куркуымнан үлә яздым! Берәр нәрсә бирегез миңа.
— Бирермен, бирермен. Тынычланыгыз.
Аны караганнан сон, Королев иңбашларын җыерып куйды.
— Йөрәгегез сау. Барысы да яхшы, бөтенесе тиешенчә. Неврлары- гыз бераз какшаган булса кирәк, ләкин ансы шундый гади нәрсә. Өянәгегез булып үткән бугай инде, йокларга ятыгыз.
Шул вакытта йокы бүлмәсенә лампа керттеләр. Авыру, яктыга күзен кысып, кинәт башын куллары белән тотты да үкереп елап җибәрде, һәм ямьсез, гарип мәхлук тәэсире кинәт югалды, Королев инде кызның күзләре кечкенәлеген дә, битенең түбән ягы артык тупаслыгын да абайламады; шундый акыллы һәм күңел нечкәрткеч, газаплы мөлаем чыраең (ына күрде, кыз үзе дә зифа буйлы, нәфис, гади булып тоелды һәм инде аны дару яисә киңәш биреп түгел, ,бәлки гади ягымлы сүз белән тыныч
5
ландырасы килде. Анасы аның башын кочаклап күкрәгенә кысты. Кар-чыкның йөзендә чиксез өметсезлек, чиксез сагыш чагылды. Ул, ана, кызын имезгән, үстергән, аңа француз теле, бию, музыка өйрәтер өчен, унлап укытучы чакырткан, иң яхшы докторларны китерткән, гувернантка тоткан, бернәрсә дә аямыйча, шуңа бөтен гомерен биргән һәм хәзер бу күз яшьләренең, бу чаклы азапның кайдан, нилектән булуын аңламый, аптырый һәм аның чыраенда үзен гаепле санау, борчылу, өметсезлек чагылган иде, гүя ул тагын ниндидер бик әһәмиятле нәрсәне исәпкә алмаган, тагын нидер эшләмәгән, тагын кемнедер чакыртмаган, ә соң кемне — ансы билгесез.
— Лизанька, син тагын... син тагын,—диде ул, кызын күкрәгенә кысып. — Җаным, күгәрченем, балакаем, әйтче ни булды сиңа? Мине кызган ичмасам, әйт.
Икәүләшеп әрнеп еладылар. Королев, кровать кырыена утырып, Лизаның кулын тотып, ягымлы эндәште:
— Куегыз, еларлык эш юк ич. Дөньяда бу күз яшьләренә торырлык бернәрсә дә юк бит. Ягез, еламыйк, кирәкми...
Ә үзе:
«Кияүгә чыгарга вакыт аңа»... дип уйлап куйды.
— Үзебезнең фабрика докторы кали-бромати биргән иде аңа,—диде гувернантка, — ләкин мин ул дарудан аның хәле начарлангандай сиздем. Минемчә биргәч-биргәч, йөрәк авыруыннан теге, нәрсә диләр әле,, исемен оныттым, ландыш тамчысымы... шуны бирергә кирәк иде.
һәм ул тагын бөтен вагын-төяген тезеп сөйләргә тотынды. Докторның сүзен бүлдереп, аңа сөйләргә комачаулады һәм чыраена караганда аның, бу өйдә үзен иң укымышлы хатынга санап, доктор белән өзлексез сөйләшергә һәм, әлбәттә, медицина хакында сөйләшергә тиеш дип белеп, тырышуы күренде.
Королевның эче поша башлады.
— Мин әллә ни искитәрлек авыру тапмыйм, — диде ул йокы бүлмәсеннән чыккан чакта кызның анасына. — Кызыгызны фабрика врачы дәвалаган икән, дәвалый бирсен. Моңарчы дәвалавы дөрес булган, шуңа күрә мин врачны алмаштырырга кирәкле тапмыйм. Нигә алмаштырырга? Шундый гади чир бу, бөр куркыныч та юк...
Ул, перчаткасын кия-кия, ашыкмый сөйләде, ә Ляликова ханым елап шешенгән күзләрен аңа текәп хәрәкәтсез басып торды.
Королев:
— Унда китә торган поездга ярты сәгать калды, өлгерермен дип уйлыйм, — диде.
Ляликова аңардан:
— Сез бездә кала алмыйсызмы? — дип сорады һәм күзләреннән тагын мөлдерәп яшь акты. — Сезне борчу оят булса да, зинһар, ходай хакы өчен,—диде ул, ишеккә борылып карап шыпыртлап. — Бездә кунып китегез. Ул минем ялгыз... Бердәнбер кызым бит... Узган төнне котымны алды, хәзер дә аңыма килә алмыйм... Ходай хакы өчен, китмәгез...
Королев Москвада эше күплеген, өендә семьясы көтеп торуын әйтергә теләде; аңа кичне, бөтен төнне һич кирәксезгә чит кеше өендә уздыру авыр иде, ләкин карчыкның йөзенә күз төшергәннән соң, ул, көрсенеп, дәшми-тынмый перчаткасын сала башлады.
Аның өчен залдагы, кунак бүлмәсендәге бөтен лампаларны, шәмнәрне кабыздылар. Ул рояль янында ноталар актарып утырды, аннан стенадагы рәсемнәрне, портретларны карап чыкты. Путаллы рамалар эчендәге рәсемнәрдә Кырым күренешләре, котырган диңгез өстендә кечкенә генә корабль, кулына рюмка тоткан католик монахы ясалган; алар барысы да коры, ятышсыз, тупас эшләнгәннәр... Портретлар арасында бер генә дә күзгә чалынырлык, матур йөзлесе юк, барысы да гаҗәп*
6
Дәнгән күзле, яссы битлеләр; Лпзаның атасы Ляликов тар маңгайлы, үз-үзеннән бик канәгать чырайлы күренә, өстендәге мундиры килешсез зур гәүдәсендә капчык төсле ләпшерәп тора, ә күкрәгендә медаль һәм Кызыл Хач билгесе ясалган. Культуралары ярлы, матур кыйммәтле нәрсәләре дә мәгънәсез, очраклы һәм шул мундир төсле җайсыз әйберләр; идәннәренең ялтырап торуы ачуны китерә, люстралары да ачу кптергеч һәм мунчага да муенына медаль тагып керүче купең турындагы хикәя искә төшә никтер.
Алгы бүлмәдән пышылдап сөйләшкән тавыш килде, кемдер акрын гына гырлады. Кинәт ишек алдыннан кискен, өзек-өзек, яңгыраган металл тавышы ишетелде; андый тавышны Королевның элек беркайчан да ишеткәне юк иде, ул аны хәзер дә аңламады; бу аның күңелендә сәер, күңелсез тәэсир калдырды.
Ул: «Әллә нигә дә биредә торырга калмас идем...» — дип уйлап куйды, аннан тагын нота актарырга кереште.
Гувернантка, акрын гына:
— Ашарга рәхим итегез, доктор!—дип чакырды.
Ул ашарга китте. Өстәл зур, анда бик күп ашамлык-эчемлек куелган иде, ләкин алар икәү генә ашадылар. Христина Дмитриевна белән ул гына. Гувернантка мадера эчте, тиз ашады һәм pince-nez аша Королевка караштыргалап сөйләде.
— Эшчеләр бездән бик канәгатьләр. Безнең биредә фабрикада һәр кышны спектакльләр була, эшчеләр үзләре уйныйлар, укулар була, тылсымлы фонарь белән, менә дигән чәйханә бар, ни кирәк тагын. Алар безгә бик күңел куйганнар, Лизаньканың хәле начарлануын белгәч тә чиркәүдә гыйбадәт кылдырганнар. Надан булсалар да, сизәләр бит.
— Сезнең йортта бер ир кеше дә юк, ахры, — диде Королев.
— Берәү дә юк. Петр Никанорыч моннан ел ярым элек үлде, без үзебез генә калдык. Өчәү торабыз шулай. Җәен биредә, кышын Москвада Полянкада. Аларда унбер ел торам инде мин. Үз кешеләре кебек.
Кичке ашка стерлядь, тавык котлеты, компот бирделәр; эчемлекләре кыйбатлы, француз шәраплары иде.
— Сез, доктор, тартынмагыз, зинһар,—диде Христина Дмитриевна, авызын йодрыгы белән сөртә-сөртә, ашап. Аның биредә бик рәхәтләнеп яшәве күренеп тора иде. — Зинһар ашагыз.
Аштан соң докторны аның өчен урын җәелгән бүлмәгә алып керделәр. Ләкин аның йоклыйсы килмәде, бүлмәдә бөркү һәм буяу исе аңкый иде; Королев пальтосын киде дә чыкты.
Ишек алдында җиләс; инде таң беленеп килә, озын морҗалы биш корпус та, бараклар да, складлар да дымлы һавада аермачык күренеп торалар. Бәйрәм булу сәбәпле эшләмиләр, тәрәзәләр караңгы, бары тик бер корпуста гына мич яна әле, ике тәрәзәсе кызарып тора һәм морҗасыннан төтен белән бергә ара-тирә ут чыккалый. Ишек алды артында еракта бакалар кычкыралар, сандугач сайрый иде.
Королев, корпусларга һәм эшчеләр йоклаган баракларга карап, тагын үзенең һәркайчан фабрика күргәндә уйлый торган нәрсәләре хакында уйланды. Эшчеләр өчен, әйтик, спектакльләр дә, тылсымлы фонарьлар да, фабрика докторлары да, бүтән һәртөрле яхшыртулар да булдырылган, ләкин шулай да Королевка бүген станциядән килешли очраган эшчеләр үзләренең тышкы кыяфәтләре буенча аның әллә кайчан, бала чагында, әле фабрика спектакльләре дә, хәзерге яхшыртулар да юк чакта күргән эшчеләрдәй берни белән дә аерылмыйлар. Ул, төп сәбәбе анлаешсыз һәм дәвалап та төзәлми торган, гомер буена тартылган азап чигүләр турында дөрес фикер йөртүче медик буларак, фабрикаларга да сәбәбе шулай ук томанлы һәм котылгысыз бер аңлашылмау дип карый һәм фабрика эшчеләре тормышындагы яхшыртуларның
7
барысын да кирәксезгә саный, ләкин аларны төзәлмәс авыруларны дәвалауга тиңли иде.
Ул кып-кызыл тәрәзәләргә карап:
«Бу аңлашылмау, билгеле...—дип уйлады. — Фабрика да мең .ярым — ике мең эшче ял күрми, сәламәтлеккә зарарлы шартларда эшлиләр, начар ситсы эшләп чыгаралар, ачлы-туклы торалар JWM ара-тирә фәкать кабакта гына бу коточкыч тормыштан айныйлар. Йөзләп кеше эшне күзәтеп тора, ул йөз кешенең бөтен гомере штрафлар язу, тиргәнү, гаделсезлек белән үтә һәм бары тик хуҗа дип аталган икәү-өчәү генә бөтенләй эшләмәсәләр дә һәм начар ситсыдан җирәнсәләр дә файдасын күрәләр. Ләкин нинди табыш ул, аңардан ничек файдаланалар. Ляликова да, аның кызы да бәхетсезләр, аларга карасаң, йөрәк әрни, фәкать pince-nez\nw ярым аңгыра карт кыз Христина Дмитриевна гына рәхәтләнеп яши. Димәк, шулай булып чыга, бу биш корпусның барысы да шул Христина Дмитриевна мадера эчеп, стерлядь ашасын өчен генә эшли, көнчыгыш базарларында начар ситсы да шуның өчен генә сатыла икән».
Кинәт нәкъ бая Королев кичке аш алдыннан ишеткән сәер тавыш кабатланды. Бер корпус янында кемдер металл тактага сукты, сукты да шунда ук яңгыраган авазны бераз туктатып торды, «дер... дер... дер...» иткәнсымаи тавышка охшашлы өзек-өзек, кискен, ямьсез авазлар килеп чыкты. Аннан ярты минут тып-тын булып торды да икенче корпус янында шундый өзек-өзек һәм иләмсез, ләкин инде калынрак аваз яңгырады. «Дрын... дрын... дрын...» Унбер тапкыр. Каравылчылар сәгать унбергә суктылар, күрәсең.
Өченче корпус янында да ишетелде: «жак... жак... жак...» Барлык корпуслар янында, аннан бараклар артында, капка артында шулай.
Биредә хуҗаларга да, эшчеләргә дә ия булып, тегеләрен дә, бола- рын да алдаучы шайтан үзе, кызыл күзле аждаһа үзе төнге тынлыкта шундый тавыш чыгарадыр кебек тоелды.
Королев ишек алдыннан кырга чыкты.
Капка төбендә аңа тупас тавыш белән:
— КехМ килә?—дип кычкырдылар.
«Нәкъ төрмәдәге шикелле...» — дип уйлап куйды ул һәм бернинди дә җавап бирмәде.
Биредә бакалар бакылдавы, сандугачлар сайравы ачыграк ишетелә, май төне сизелә. Станция ягында поезд шаулый; кайдадыр йокылы әтәчләр кычкыралар, шулай да төи тын, дөнья тыныч йоклый. Кырда фабрикадан ерак түгел бер бура тора, шунда йорт салыр өчен кирәкле материал өелеп куелган иде. Королев такталар өстенә утырып үзенең уйларын дәвам иттерде:
«Биредә шул бер гувернантка гына*үзен яхшы сизә һәм фабрика аның рәхәте өчен эшли. Ләкин шулай тоела гына бу, гувернантка биредә күз буяр өчен генә куелган кеше. Чынында шайтан баш биредә, бөтен эш шуның өчен эшләнә».
һәм ул, үзе аның барлыгына ышанмаганы хәлдә, шайтан турында уйлап, ут яктысы елтыраган ике тәрәзәгә борылып карап ала. Аңа, бу кып-кызыл күзләр белән шайтан үзе карыйдыр кебек тоела, көчлеләр белән көчсезләр арасында шундый мөнәсәбәт тудырган, хәзер берни белән төзәтеп булмаслык шушы тупас ялгышны тудырган шул билгесез көч карыйдыр кебек тоела. Көчле кеше көчсезгә яшәргә комачауларга тиеш, табигатьнең законы шундый, ләкин бу нәрсә газета мәкаләсендә яисә дәреслектә генә, җиңел аңлашылып, акылга сыя, ә көндәлек тормыш боткасында, кешеләрнең мөнәсәбәтләре шулардан тукылган җыен вак-төякләр буталчыклыгында исә, көчле дә, көчсез дә тормыштан читтә торучы, юнәлеш бирүче көчкә, кешегә ят, ниндидер билгесез көчкә ихтыярсыз буйсынып икесе дә бердәй үзара мөнәсәбәтләренең корбаны
8
булып ауганда, бу инде закон түгел, бәлки логик ятышсызлык, Королев такта өстендә шулай дип уйлап утырды һәм утьңра торгач бу билгесез, серлё көч, чыннан да, шунда якында гына аңа карап торадыр төсле итеп сизә башлады. Ул арада көнчыгыш аксыллана барды, вакыт тиз үтте. Әйләнә-тирәдә, бөтенесе үлеп беткәндәй, бер генә җан әсәре дә булмаган чакта, таң яктылыгында биш корпус та, морҗалар да көндезгегә охшамаган бөтенләй икенче бер кыяфәткә керделәр: анда эчтә пар двигательләре, электричество, телефоннар булуы бөтенләй истән чыгып, ничектер, әле һаман сбайлы корылмалар хакында, таш гасыр хакында уйланылды, аңсыз, тупас көч барлыгы сизелде...
Тагын:
— Дер... дер... дер... дер... — дигән тавыш ишетелде.
Унике тапкыр. Аннан тынды, ярты минут тынып торганнан соң, ишек алдының икенче очында яңгырады:
—_ Дрын... дрын... дрын...
«Коточкыч иләмсез!» — дип уйлап куйды Королев.
Өченче урыннан, нәкъ ачуланган төсле, кискен, өзек-өзек булып ишетелде:
— Жак... жак... жак... жак...
Сәгать уникегә сугар өчен дүрт минутлап вакыт кирәк булды. Аннан тынды; тагын тирә-юньдә бөтен нәрсә үлеп беткәндәй тәэсир туды.
Королев тагын бераз утырды да өйгә керде, ләкин әле һаман ятмады. Күрше бүлмәләрдә шыпыртлап сөйләштеләр, яланаяк һәм туфли лыштырдатып йөргәннәре ишетелде.
Королев:
«Кызның тагын өянәге килде микән әллә?» — дип уйлады.
Ул авыруны карарга чыкты.-Бүлмәләр бөтенләй яктырган иде инде,, залның стенасында, идәнендә бирегә иртәнге томан аша үтеп кергән зәгыйфь кояш нуры калтырый. Лиза бүлмәсенең ишеге ачык, кыз үзе, чәчен тарамаган килеш капот киеп, шәленә төренеп, кровать янындагы креслода утыра. Тәрәзә пәрдәләре төшерелгән иде.
— Кәефегез ничек?—дип сорады Королев.
— Рәхмәт.
Королев пульсын карады, аннан кызның маңгаена төшкән чәчен рәтләп куйды.
— Сез йокламыйсыз,—диде ул. — Тышта шундый яхшы һава, яз, сандугачлар сайрый, ә сез караңгыда утырасыз һәм нәрсә хакындадыр уйлыйсыз.
Лиза аны тыңлаганда йөзенә карап утырды; кызның күзләре акыллы, моңсу иде һәм аның нидер әйтәсе килгәнлеге күренде.
Доктор аңардан:
— Бу хәл еш буламы сездә? — дип сорады.
Кыз иреннәрен кыймылдатып куйганнан соң җавап бирде:
— Еш була, һәр төнне диярлек хәлем авырая.
Шул вакытта ишек алдында каравылчылар сәгать икегә суктылар. «Дер... дер...» — дигән тавыш ишетелде. Лиза сискәнеп куйды.
Королев:
— Бу тавыш сезне борчыймы? —дип сорады.
Кыз:
— Белмим. Мине биредә бар нәрсә дә борчый, — дип җавап бирде дә уйга калды. — Бөтенесе борчый. Тавышыгыздан минем кайгыны уртаклашуыгыз сизелә, сезне беренче күрүемдә үк миңа ииктер сезнең белән барысы турында да сөйләшергә мөмкиндер кебек тоелды.
— Сөйләвегезне үтенәм.
— Сезгә үз фикеремне әйтәсем килә. Минем авыруым юк бугай,, бәлки мине шулай булырга тиешлеге, башкача булуы мөмкин түгеллеге
9
борчый, шул куркыта. Мәсәлән, тәрәзә янында юлбасар йөрсә, иң сәламәт кешенең дә борчылмавы мөмкин түгел. Мине еш дәвалыйлар, — диде ул үзенең тезләренә кдрап һәм оялчан елмаеп куйды, — мин рәхмәт укыйм, билгеле, һәм дәвалауның файдасы юк димим, ләкин минем доктор белән түгел, бәлки мине аңлардай, фикерләремнең дөресме, ялгышмы икәненә ышандырырдай якын кешем белән, дусым белән сөйләшәсем килә.
Королев:
— Сезнең дусларыгыз юкмыни?—дип сорады.
— Мин ялгыз. Әнием бар, мин аны яратам, ләкин шулай да мин ялгыз. Тормыш шулай булды... Ялгыз кешеләр куп укыйлар, ләкин аз сөйлиләр, аз ишетәләр, тормыш аларга серле булып күренә; алар мистиклар һәм күбесенчә шайтан булмаган җирдә шайтан күрәләр. Лермонтовның Тамарасы ялгыз булган һәм шайтан күргән.
— Сез күп укыйсызмы?
— Күп укыйм. Иртәдән кичкә хәтле бөтен вакытым буш бит минем. Көндез укыйм, ә төнлә — башььм буп-буш, уй урынында ниндидер күләгәләр.
Королев:
— Төнлә нинди дә булса төш күрәсезме? — дип сорады.
— Юк, ләкин сизәм...
Ул, тагын елмаеп, докторга күтәрелеп карады һәм аның күз карашы шундый моңсу, шундый акыллы иде; Королевка Лиза аңа ышанадыр, аның белән эчкерсез сөйләшәсе киләдер, аның төсле үк уйлыйдыр кебек тоелды. Ләкин кыз дәшмәде, бәлки, Королев үзе сүз башламасмы дип көткәндер.
Королев аңа нәрсә әйтергә икәнен белә; ана тизрәк биш корпусны ташларга, миллионы булса, аны да ташларга, төнлә аңа карый торган шул шайтанны ташларга кирәклеген ачык аңлый; ул кызның үзенең дә шулай дип уйлавын һәм үзе ышанган берәр кешенең шуны раславын гына көтеп торуын яхшы аңлый иде.
Ләкин ул ничек әйтергә икәнен белми. Ничек әйтергә? Хөкем ителгән кешедән: син ни өчен хөкем ителдең — дип сорарга уңайсызланалар; бик бай кешедән дә шулай: шул хәтле акча нигә кирәк сезгә, байлыгыгызны нигә шулай начар кулланасыз, аңарда хәтта бәхетсезле- гегезне күрә торып та, нигә аны ташламыйсыз, — дип сорарга уңайсыз һәм бу хакта сүз башласалар да, ул сөйләшү гадәттә кыюсыз, ипсез,, озын булып чыга.
Королев:
— Ничек әйтергә?—дип уйланды. — Әйтүнең кирәге бармы соң?
һәм ул әйтергә теләгән сүзен турыдан-туры сөйләмичә, кыеклатып әйтте.
— Сез, фабрика хуҗасы һәм бай варис буларак, үз-үзегездән канәгать түгел, үз хокукыгызга ышанмыйсыз һәм хәзер менә йокламыйсыз, бу хәл сезнең канәгать булуыгызга, тыныч йоклавыгызга, борчылырлык бернәрсә дә юк дип уйлавыгызга караганда яхшырак, билгеле. Сезнең йокысызлык ихтирамга лаеклы; ничек кенә булмасын, ул яхшы билге. Чынлап та, ата-аналарыбызның менә шулай хәзер без сөйләшкән нәрсәләр турында сөйләшеп утырулары акылга сыймаслык бер хәл булыр иде; алар төнлә сөйләшмәгәннәр, рәхәтләнеп йоклаганнар, без исә, безнең буын, начар йоклыйбыз, интегәбез, күп сөйлибез һәм һаман безнең карашыбыз дөресме, юкмы дигән сорауны хәл итәбез. Ә безнең балалар яисә оныкларыбыз өчен бу мәсьәлә — аларның карашлары дөресме, юкмы икәнлеге — хәл ителгән булыр инде. Алар безгә караганда яхшырак күрерләр. Илле елдан соң яхшы тормыш булыр, тик шунысы үкенеч, без генә аңарчы яши алмабыз. Күрсәң, кызык булыр иде.

Лиза:
— Балаларыбыз, оныкларыбыз нишләрләр сон,?—дип сорады.
— Белмим... Бөтенесен ташларлар да китәрләр, мөгаен.
— Кая китәрләр?
Королев:
— Кая дисезме? Теләсә кая,—дип, көлеп куйды.—Акыллы, яхшы кешегә китәрдәй урын азмыни?
Ул сәгатькә карап алды да:
— Кояш та чыккан инде, — диде. — Сезгә йокларга вакыт. Чишеие- тез дә рәхәтләнеп йоклагыз. Сезнең белән танышуыма бик шатмын, —• дип кызның кулын кысты. — Сез кызык, әйбәт кеше. Хәерле төи!
Королев үз бүлмәсенә кереп йокларга ятты.
Икенче көнне иртә белән атлар җигелеп китерелгәч, барысы да ишек төбенә аны озатырга чыктылар. Лиза, бәйрәмдәгечә а(к күлмәк киеп, чәченә чәчәк кадаган, үзенең чырае ап-ак һәхМ моңсу иде; ул кичәге төсле үк акыллы, моңлы карап елмайды һәм Королевның үзенә генә ниндидер бик мөһим сүз әйтергә теләгәндәй кыяфәт белән сөйләде. Тургайлар сайравы, чиркәү кагулары ишетелде. Фабрика корпусларының тәрәзәләре күңелле балкыйлар иде, һәм ишек алдыннан үткәндә дә, аннан соң станциягә барышлый да Королев инде эшчеләрне дә, сбайлы корылмаларны да, шайтанны да хәтерләмәде, ә шушы тын якшәмбе иртәсе төсле якты, шат тормышлы, һәм бәлки инде көтәргә озак та калмаган заман турында уйлады; һәм шулай яз көне, иртә белән өч ат җигелгән яхшы коляскада кояшта җылынып бару нинди рәхәт, — дип уйлады.
С. Әдһәмова тәрҗемәсе.