Логотип Казан Утлары
Публицистика

КЫСКА ЯЗАРГА, ЯГЪНИ ТАЛАНТЛЫ ЯЗАРГА ӨЙРӘНИК


Антон Павлович Чеховның кайсы гына әсәрен алмыйк, барысында да (бигрәк тә соңга табарак язган әсәрләрендә) үз халкының тормышы һәм киләчәге турында өзлексез уйлану, борчылу, сагышлану күрәбез. Аның барлык әдәби шедеврлары иске Россиядәге «кечкенә» кешегә, ягъни хезмәт ияләренә тирән мәхәббәт белән сугарылган. Шуңа күрә Чеховның иҗаты безнең күңелебезгә бик якын. Бездә аны яратып укымаган, аның талантына сокланмаган кеше юктыр. Аңардан өйрәнмәгән язучы бик сирәктер. Без татар язучылары да Антон Павлович Чеховны үзебезнең әдәби остазлары- бызның берсе итеп саныйбыз.
Язучы буларак Чеховның бик куп гүзәл сыйфатларының берсе — кечкенә генә әсәрдә зур мәсьәләләр күтәрә белүендә, онытылмаслык әдәби образлар, әдәби типлар сурәтләп бирә белүендә. Ул үзе хакында, шаярыбрак: «Озын әйберләр турында кыска итеп сөйли беләм», ди. Ә бер хатында (Ал. Чеховка язган хатында), бу юлы инде бер дә шаярмыйча: «Краткость — сестра
таланта», ди. Аның хикәяләре генә түгел, повестьлары да күләм ягыннан бик кечкенә, ә аларны укып карасаң, гаҗәеп тирән, гаҗәеп катлаулы тормыш белән очрашасың, гаҗәеп колорит характерлар белән танышасың.
Әгәр бездә берәр язучыга: «Әсәрең бик , сузылган, кыскартасы иде» дип әйтсәң, «/Минем инде стилем шундый», дигән җавапны ишетергә туры килә. Ботканы сыек итеп пешергән повар: «минем стилем шундый», дип кенә котыла алыр идеме икән? Ә менә безнең татар әдәбиятында 100—150 биткә сыярлык вакыйганы 200—300 биткә сузып азаплану бик табигый хәл булып исәпләнә. Чеховның бер афоризмын онытмыйк: «Искусство писать — это искусство сокращать», — ди торган булган Антон Павлович.
Каршы төшеп, болай дип әйтүлә= ре мөмкин: «Чехов хикәяләр язган, ә без романнар язабыз, роман озын булырга тиеш». «Роман озын булырга тиеш» дигән фикер белән һич килешеп булмый, чөнки дөньяда кыска романнар да бик күп, өстәвенә — бик әйбәт романнар. Аннары, озын язудан да тыйган кеше юк, ләкин озын романда, Чехов әйтмешли, «озын әйберләр» булырга тиеш, ягъни зур, тирән вакыйгалар, колорит фигуралар.
Бездә исә озынлык «озын әйберләр» хакында язганнан түгел, «стиль шундый» булганнан да түгел, ә кат- кат эшләргә, казынырга, чокчынырга иренүдән, бигрәк тә — тирәнрәк уйларга иренүдән килә.
Мәсәлән, журналга чеп-чи әсәрләр китереп тапшыру һәм хәтта аларны аерым очракларда, бастырып чыгару гадәте дә бар. Соңыннан аннары төзәтү, ямау, сипләү башлана. Билгеле, соңга калып булса да, төзәткән яхшы. Ә башта ук җи- 'ренә җиткереп эшләү яхшы булмас идемени? А. С. Лазарев-Грузин- скийга язган хатында А. П. Чехов

әйтә: «Надо, чтобы каждая фраза, прежде чем лечь на бумагу, пролежала в мозгу два дня и обмаслилась.. Испытал не раз на себе его целебные свойства и знаю, что рукописи всех настоящих мастеров испачканы, перечеркнуты вдоль и поперек, потерты и покрыты лотками, в свою очередь перечеркнутыми и изгаженными...» Л. А. Авиловага язган хатында шушы ук фикерне куәтләп, Антон Павлович: «Перепишите рассказ еще раз, и Вы увидите, какая будет перемена: станет сочнее, круглее и фигуры яснее», — дип киңәш итә.
Безнең әсәрләребезне русчага тәр-җемә . итә башласалар, яртылаш кыскарталар. Бу инде үзе генә дә безнец кыска язу осталыгына өйрәнеп җитмәгән булуыбызны бик ачык күрсәтә. Пичек итеп соц Чехов шундый тирән мәсьәләләрне кыска гына хикәяләргә сыйдыра алган? Шундый колорит фигураларны ничек итеп кечкенә генә әсәрләрдә сурәтләп биргән? Шушы турыда баш вату, Чехов әйтмешли, «талантлы язарга, ягъни кыска язарга» өйрәнү, аз гына материал беләи зур образлар «ясап бирергә» өйрәнү безгә, татар язучыларына, гаҗәп кирәк нәрсә.