КАЙГЫ
Менә дигән мастер һәм шул ук вакытта бөтен Галчинск волостенда.’ иң бозык кеше дпп күптәннән яман аты чыккан токарь Григорий Петров авыру карчыгын земский больницага алып бара. Аңа утыз чакрымлап юл үтәргә кирәк, ә юл бик начар. Бу юлны токарь Григорий кебек иренчәк кеше түгел, казна почтасын ташучы да үтә алмас. Каршыга ачы, салкын җил исә. һавада, кая карама, болыттай булып кар бөтерелә, белмәссең, кар әллә күктән, әллә җирдән ява. Кар пәрдәсе аша кырлар да, телеграф баганалары да, урман да күренми, ә җилнең аеруча көчәеп, Григорий өстенә томырылган минутларында, хәтта атның дугасы да күренми. Мескен ябык ат көч-хәл белән генә сөйрәлә. Аның бөтен көче аякларын тирән кардан суырып чыгару белән башын селкүгә китә.. Токарь исә ашыга. Борчылып, утырган урыныннан сикереп-сикереп куя һәм әледен-әле атның сырт буена сыптырып ала.
— Син, Матрена, елама...—дип мыгырдана Григорий. — Аз гына түз инде. Алла кушса, больницага барып җиткәч тә, синең әлеге, теге ни... чиреңне күз ачып йомганчы... Павел Иваныч үзеңә я капель бирер, я каныңны алдырырга кушар, бәлки, рәхмәт төшкере, нинди булса спирт-нәмәстәкәй белән уарга кушар, аннан ни... янтавыңның чәнчүе сыпырып алгандай... Павел Иваныч ярдәмен кызганмас... Башта ачуланыр ачулануын, аяк тибәр, шулай да ярдәм күрсәтми кайтармас... Әйбәт господин ул, ягымлы кеше, алла саулык бирсен үзенә... Без барып җиткәч тә, иң башта ул фатирыннан атылып чыгар, күк күкрәтеп сүгенә башлар. «Нәрсә? Бу нинди хәл? — дияр, — нигә вакытында китермәдең? Сез шайтаннарны көн озын карап йөрергә мине эт дип беләсезме әллә? Ник иртүк килмәдең? Вон! Эзең дә булмасын. Иртәгә китерерсең!» Ә мин аңа әйтермен: «Господин доктор! Павел Иваныч! Ваше высокоблагородие!» Атла инде аягыңны, нәгъләт, эзең коргыры? На-а!
Токарь, мескен атның сырт буена сыптыргалап, карчыгына борылып та карамыйча, борын эченнән генә мыгырдана бирә:
— «Ваше высокоблагородие!—диярмен. — Валлаһи менә... тәрем шаһит, караңгылы-яктылы чыгып киттем. Ходайның ачуы килеп, җиргә шундый буран җибәргән икән, ничек итеп вакытына килеп җитәсең? Үзегез күрәсез бит... Әйбәтрәк ат булса да ерып үтә алмас иде әле, ә минем атым, үзегез күрәсез, атмыни ул, адәм көлкесе!» Ә Павел Ив-а- ныч кашларын җыерыр да тагын да катырак ачуланыр: «Беләбез без сезне!—дияр. — һәрвакыт акланырга сәбәп табасыз! Бигрәк тә син, Гриша! Күптән беләм мин сине! Юлда биш-алты тапкыр кабакка кереп чыккансыңдыр әле!» Ә мин аңа әйтермен: «Ваше высокоблагородие! — диярмен, — алай эшләргә мине бер явыз яки алласын оныткан кеше дип беләсеңме? Карчык җанын аллага тапшырырга дип тора, үлем көтә.
15
ә мин кабакларга чабыйм, имеш! Юкны сөйләмәгез, алла сакласын! Ул кабакларның эзе корысын иде». Шуннан соң Павел Иваныч сине больницага илтеп салырга кушар, ә мин аның аягына егылырмын... «Павел Иваныч! Ваше высокоблагородие! Мең-мең рәхмәт сезгә! Без юләрләрне, анафемаларны, гафу итегез, без мужикларны гаепкә алмагыз инде. Безне яңак төбенә утырта-утырта куып ж,ибәрәсе урында, безнең өчен мәшәкатьләнеп йөрисез, аякларыгызны карга буйыйсыз!» Ә Павел Иваныч китереп торып салырга теләгәндәй бер карап алыр да әйтер: «Аякка егылганчы, ахмак, аракы чөмерүдән туктар идең, карчыгыңны кызганыр идең, дияр. Чыбык белән суктырырга кирәк сине!» — «Бик дөрес әйтәсез, Павел Иваныч, суктырырга кирәк, билләһи, суктырырга! Ничек инде сезнең алда тезләнмисең, сез бит безгә игелек күрсәтүче, туган ата. Ваше высокоблагородие! Хак сүз... Менә ант итеп әйтәм: әгәренки алдасам, йөземә төкерерсез: минем Матренам... теге ни хәл алып, үз тәпиенә баскач та, сезгә җаныгыз ни теләсә, шуны эшләп бирәм! Телисез икән, корел каеныннан тәмәке савыты ясап бирәм. Крокет шарлары, кегельләрнең заграничныйларын кырып бирә алам. Сез дигәндә барысын эшлим мин! Бер тиенсез! Мәскәүдә мондый тәмәке савыты өчен сездән дүрт сум каерырлар иде, ә мин бер тиен дә алмам!» Доктор көлемсерәп куяр да: «Ярар, ярар, — дияр.—Аңлыйм лабаса! Эчкече баш булуың харап итә сине...» Мин, энекәш, карчыккай, түрәләр белән ничек сөйләшергә кирәк икәнен беләм. Мин сөйләшә алмый торган түрә юк әле. Менә юлдан гына адашмыйк, алла үзе саклый күрсен. Әнә ничек котырына бит. Күз ачар хәл юк.
Токарь бертуктаусыз сөйләнеп бара. Авыр кайгысын, ичмасам, әз генә булса да җиңеләйтер өчен ул лыкылдый да лыкылдый. Аның телендә бик күп сүз, әмма башында фикерләре һәм сораулары тагын да күбрәк. Бу кайгы токарь башына бер дә көтмәгәндә, искәрмәстән генә килеп төште, шуңа күрә ул әле һаман да ни булганын рәтләп төшенеп, җитә алмый иде. Моңарчы ул һичбер борчылусыз, исереклектә, ярым онытылган бер хәлдә яшәде, кайгыны да, шатлыкны да белмәде. Кинәт аның бәгыре бик каты әрнеп, сызлана башлады. Бу гамьсез, ялкау һәм исерек баш һичбер сәбәпсез-нисез эшлекле, мәшәкатьле, ашыгучы һәм хәтта кар-буран белән көрәшүче бер кеше хәлендә калды.
Токарь кайгысының кичә кич белән башлануын хәтерли. Кичә ул, көндәгечә, өенә исерек килеш кайтып, гомерлек гадәте буенча сүгенә һәм йодрыкларын күрсәтә башлагач, карчык җәнҗаллы картына моңарчы һичкайчан булмаганча сәер итеп карап алды. Гадәттә карчыкның картаеп беткән күзләре газаплы һәм бик күп кыйналып, бик начар ашатыла торган этнең күзләре кебек юаш бер басынкылык белән карый торганнар иде, ә бу юлы алар кырыс һәм иконадан караган изге картларныкы яки җан бирүчеләрнеке кебек хәрәкәтсез иде. Шул ямьсез сәер күз карашыннан токарьның кайгысы башланып китте. Ул, коелып төшеп, күршесенә йөгерде, ат сорап алды һәм менә хәзер, Павел Иванович үзенең порошоклары һәм майлары белән карчыкның элекке күз карашын кайтарыр дип өметләнеп, аны больницага алып бара.
— Сии, теге ни, Матрена... — дип мыгырдана ул. — Әгәренки Павел Иваныч синнән ирең кыйный идеме дип сораса: бармак та тидермәде дип әйт. Мин моннан соң сиңа бер дә кул сузмам. Менә тәрем шаһит. Аннары мин сине усаллыктан кыйный идемме? Болай гына кыйнаганмын, бер дә юкка. Мин сине кызганам бит. Бүтән бер кеше булса, исе дә китмәс иде, ә хмнн менә сине ат белән алып барам... тырышам. Күр, ходаның хикмәте, буран ничек котырына бит тагы! Адашмасак ярар иде, алла саклый күрсен... Бөерең бик каты авыртамы? Матрена, нигә эндәшмисең? Мин синнән сорыйм бит, бөерең ничек дим?
Карчыкның битенә төшеп куна торган кар бөртекләренең эремәве аңа сәер тоела. Карчыкның йөзе ничектер озынаеп киткән, аксыл-соры
16
балавыз төсенә кереп, кырыс һәм җитди булып калган. Бу, шулай ук, сәер.
— Менә, юләр!—дип мыгырдана токарь. — Мин сиңа чын күңелем* нән, изге теләк белән, ә син теге ни... юләр баш! Ачуым кузгалса, то* тармын да Павел Иванычка алып бармам үзеңне!
Токарь, дилбегәләрен ычкындырып, уйга чума. Карчыкка бсфылыП карарга кыюлыгы җитми: курка! Сорау биреп җавап алмавы да аңа куркыныч. Ниһаять, бу билгесезлектән котылыр өчен ул карчыкка борылып карамыйча гына аның салкын кулыннан тотып ала. Югары күтәрелгән кул, камчыдай, салынып төшеп китә.
— Үлгән ләбаса. Менә комиссия!
Токарь елап җибәрә. Кызганудан битәр үкенеч! Бу дөньяда барысы да никадәр тиз эшләнә дип уйлый ул. Кайгысы башланып китмәде, ахыры да килеп өлгерде инде. Карчык белән рәтләп яшәргә, әйтәселә- рен әйтергә, жәлләргә өлгермәде, карчык үлеп тә китте инде... Токарь аның белән кырык ел гомер кичерде, ләкин бу кырык ел томан эчендә үткәндәй үтеп китте. Эчү-исерү, кыйнашу һәм нужа белән тормышның барлыгы да сизелмәде, һәм, нәкъ үч иткәндәй, карчык, ире аны кызгана башлагач кына, аңардан башка яши алмавын, аның алдында коточкыч гаепле икәнен аңлый башлагач кына сулышын өзде.
— Ул мескен, теләнеп, ил өстендә йөрде бит, — дип исенә төшерде токарь. — Мин үзем аны кешеләрдән ипи сорарга җибәрә торган идем! Юләр баш, тагын бер ун ел яшәсә ни булыр иде, югыйсә, мин чыннан да шундый әшәкемён дип уйлавы бар бит аның. Я, ходай, кайсы шайтаныма олагып барам тагы мин? Хәзер аны дәвалап торырга кирәкми инде, җирләргә кирәк. Әйдә, борыл!
Токарь атын кирегә бора һәм бөтен көче белән мескенне камчылый. Юл начарланганнан начарлана бара. Хәзер инде дуга да күренми. Кайчагында чана яшь чыршыга килеп бәрелә. Ниндидер кара әйбер токарьның кулын тырнап ала, күз алдында селкенеп куя да, тирә-як яңадан бөтерелеп торган ап-ак өермәгә әверелә.
«Яңа баштан яшисе иде...» — дип уйлый токарь.
Ул Матренаның моннан кырык еллар элек бай йорттан чыккан, яшь, матур, шат күңелле кыз булуын исенә төшерә. Аны Гришаның һөнәренә кызыгып кияүгә бирделәр. Яхшы яшәр өчен бөтен шартлары бар иде кебек, ләкин бәла шунда, туйдан соң Гриша эчәргә тотынды, мич башыннан төшми башлады. Әйтерсең, ул бүгенгәчә уянмады да. Туйларын ул хәтерли әле, ә туйдан соң ни булганын, эчеп-исерүләрен, йоклап ятуларын, сугышуларын искә алмаганда, үтерсәң дә белми. Шулай кырык ел әрәм булып үтте дә китте.
Ак кар болытлары әкренләп соры төскә керделәр. Эңгер-меңгер башланды.
— Кая барам сең мин? — дип токарь кинәт аңга килде. — Җирләргә кирәк бит, ә мин больницага... Тәмам миңгерәгәнмен!
Токарь яңадан атын бора һәм яңадан аны кыйный. Бия, бөтен көчен жыеп, пошкыра-пошкыра, әкрен генә юырта. Токарь бер-бер артлы аның сыртында чыбыркысын шартлата... Артта нәрсәнеңдер бәрелеп суккалануы ишетелә, Һәм токарь борылып карамаса да чана үрәчәсенә үлекнең башы бәрелеп баруын белә. Ә һава караңгыланганнан караңгылана, җил тагы салкыная һәм зәһәрләнә...
«Яңа баштан яшисе иде... — дип уйлый токарь. — Яна инструмент табасы, заказлар аласы... акчаны карчыкка бирәсе иде... әйе!»
Менә аның кулыннан дилбегәсе төшеп китә. Эзли, күтәрергә тели, ләкин һич тә күтәрә алмый; куллары хәрәкәтләнмиләр...
«Барыбер... — дип уйлый ул, — ат үзе дә барыр, юлны белә ул. йоклыйсы иде хәзер... Күмүләр беткәнче ятып йоклыйсы иде бер».
Токарь күзләрен йома һәм йокымсырый. Бераздан ул атның тукта
ганлыгын ишетә. Ул күзен ача һәм каршында өйгәме, эскерткәме охшаган ниндидер кара бер әйбер күрә...
Аңа чанадан төшеп, атның кайда туктавын белергә кирәк иде, ләкин токарьның тәнендә шундый көчле ялкаулык, урыныннан торып кузгалганчы, туңып үлүе артыграк аңа... һәм ул гамьсез рәвештә яңадан йоклап китә.
Ул стеналары буяулы зур бүлмәдә уяна. Тәрәзәдән якты кояш нурлары сузылган. Токарь янында кешеләр басып тора һәм ул аларга иң элек үзенең эшлекле, булдыклы бер ир икәнлеген күрсәтергә тели.
— Туганнар, карчыкны җирлисе иде бит!—ди ул. — Батюшкага әйттерәсе иде...
Кемнеңдер тавышы аның сүзен бүлдерә: *
— Ярар, ярар! Ята бир!
Токарь каршында басып торган докторны күреп гаҗәпләнә.
— Батюшка! Павел Иваныч! Ваше высокородие! Игелек күрсәтүче!
Ул, сикереп торып, медицина аягына егылырга тели, ләкин кулларының да, аякларының да аңа буйсынмауларын сизә.
— Ваше высокородие! Аякларым кайда минем? Кулларым?
— Кулларың белән дә, аякларың белән дә саубуллаш... Өшеткәнсең! Я, я, ни дип елыйсың? Аллага шөкер ит, яшисеңне яшәдең бит инде! Алты дистәне тутыргансыңдыр әле — сиңа бик җиткән!
— Кайгым бар бит минем!.. Ваше высокородие, кайгым! Зинһар, гафу итә күрегез. Тагын биш-алты ел гына...
— И игә?
— Кеше атын җигеп киткән идем, кайтарып бирәсе бар... Карчыкны җирлисе... Бу дөньяда барысы да никадәр тиз була! Ваше высокородие! Павел Иваныч! Корел каеныннан менә дигән тәмәке савыты! Крокет шарлары кырып...
Доктор кулын селти дә палатадан чыгып китә. Токарьга — аллаһе- әкбәр!
Г. Әпсәләм ов тәрҗемәсе.
2.