Логотип Казан Утлары
Роман

БӘРЕЛЕШ


(«Абай юлы» романыннан)
Җәй ахыры якынлашып килә. Чынгыз артындагы җәйләүдә яшәгән авыллар хәзер Ералыга һәм шул тирәдәге болыннарга көзге көтүлекләргә күчкәннәр, һәм Оспан авылы тагын атна буе көн саен мәрхүмне искә алырга килүче кунакларны сыйлый иде.
Шул вакыт авылдан ерак түгел булган бер вакыйга өзлексез Оспан мәрхүмне искә алу белән үткән ул ялыктыргыч бертөсле көннәрнең тынычлыгын бозды. Оспанның авылы Ойкодыкта булып, аның тирәсенә Такеҗан, Абай, Акберды, Майбасар, Исхакларның авыллары урнашкан. Бу бай авыллар үзләренең яшь атларын аерым көтүгә бүлеп чыгарганнар. Яшь хуҗалар: Такеҗанның улы Әзимбай, Мусатай улы Акберды, Майбасар улы Әхмәтҗан зур көтүләр белән бергә киткәннәр. Алар Сары-Адыр калкулыклары артындагы үзәндә, Зур Каска-Булак, Кече Каска-Булак инешләре тирәсендә туктап утау корганнар.
Шул ук үзәндә иген чәчелгән кырлар янында ярлы җатакларның III авыллары тора. Ул авыллардагы кешеләр озакламый үзләренең авыр хезмәтенең җимешең җыярга хәзерләнәләр. Җәй яңгырлы булганлыктан, уңыш җатакларны шатландырырлык. Сары-Адыр калкулыклары итәгендә һәм шуның янәшәсендәге Тайлакпай уйсулыгында бодай аеруча яхшы уңган. Биредә егерме десятина җирдә алтмыш семьяның, шул җөмләдән Базаралы, Әбылгазы һәм Дәркембайларның чәчкән бодайлары да өлгергән. Игенчелек эшенә тотыныр өчен, күптән түгел байлар авылыннан күчеп киткән байтак ярлылар да шунда беренче тапкыр иген чәчкәннәр.
Иген кырлары саргайган инде һәм авылларда: уракка төшәргә вакыт җитте, дип сөйлиләр. Шулай да башкаларга караганда тәҗрибәлерәк Дәркембай тагын ун-унбиш көн көтәргә киңәш, бирә. «Басулар тоташ алтынга әйләнсен! Бераз сабыр итегез, ярлылар», — дип, кешеләрне уракка төшерми тора.
Ләкин күбесенә аны көтеп тору авыр. 1\өз якынлашып килә, кәҗәләр сөт бирүдән туктаган. Шуңа күрә ач семьялар ашыгалар. Алар, үз басуларындагы өлгергән башакларны җыеп, учларында уып, орлыгын кыздырып төяләр дә, ябыккан балаларга, карт-корыларга талкан ясап ашаталар. Ачларга шул да хәйран аш була. Иген өлгереп җитмәгән әле, ләкин утаулар тирәсендә көннәи-көн ешрак учак ягыла һәм саплы чүмечләрдә чырт-чырт бодай пешерелә. Әледән-әле килсап тавышы ишетелә. Кызлар һәм яшүсмерләр, энеләрен, сеңелләрен ияртеп, кырга китәләр һәм көннәр буе шунда өлгергән башакларны җыеп йөриләр иде.
III Жатак (ятак) — мал-туарлары булмаганлыктан, җәйләүгә чыкмыйча, кышлау тирәсендә калып яшәүче ярлы казахлар. Алар аз-мазлап игенчелеккә күчә башлаган булалар.
62
Ийс карчыкның оныклары Асан белән Усен да бүген тагын үзләренең кечкенә генә басуларына чыктылар. Җиде яшьлек Асан кыска штан белән күлмәк кигән, ә нибары биш яшьтәге Усен күлмәктән генә. Ләкин алар икесе дә бердән кояшта янганнар — битләре, кул-аяклары бөтенләй кап-кара иде. Биек бодай арасына барып керү белән үк, Асан энесенә акыл өйрәтергә тотына:
— Җитлеккәнен генә сайларга кирәк. Син башакларны үзен, өзәсе булма! Мин беләм, мин сайлармын!
— Мин дә! Әби миңа да өзәргә кушты.
— Син бутарсың. Җитлекмәгән башакны өзәрсең дә — ашарга да ярамас,^ кырны да эштән чыгарырсың.
— Син мине өйрәт, Асан! Күрсәт. Мин дә өлгергәннәрен генә өзәрмен.
— Ярамый дип әйттем ич инде! Бәйләнсәң, моннан соң сине бер дә алып килмәм. Беләсеңме нәрсә? Син итәгеңне тотып тор, мин башакларны өзеп шунда сала барырмын. Яме, Усен-тай?
— ■ Я-
Шулай үзара килешкәннән соң, балалар саклык белән акрын гына куе бодай арасына кереп киттеләр. Кичә карт әбисенең нинди башаклар алып кайтканын күрҮән Асан нәкъ шундыйларын сайлап җыя башлады. Аларны өзгән вакытта ул сабакларын имгәтмәскә тырышты һәм Усенга биргәндә:
— Акрын гына атла, бодайны таптама. Сындырсаң — иген әрәм булыр. Минем эздән бар. Бер генә сабагын сындырсаң да — әби артык җибәрмәс, — диде.
Нәни малай, абыйсы артыннан калмыйча, хыялланып барды:
— Алып кайткач, әби тагын орлык пешерер.
Кичәге аш исенә төшкәч, ул тизрәк җыярга ашыга. Башакка үзе сузыла башлый, тик Асанның кырыс карашын күргәч кенә тизрәк кулын кире ала. Абыйсы аны тагын кисәтә:
— Тимә!
һәм үзе дә хыяллана башлый:
— Аннан орлыкны кичәге төсле итеп төярбез дә, әби аңа сөт салыр. Тәмле бит?
— Тәмле!—ди Усен, көрсенеп.
— Озакламый бодайның бөтенесе дә өлгерер. Бер уи көннән ди Асан Дәркембайның Ийс белән сөйләшкәндәге сүзләрен эре генә кабатлап. — Шуннан ура башларлар...
Башак җыйган чакта, алар Дәрмен чәчкән тары турында да сөйләшеп алалар:
— Озакламый тары өлгерер — коже IV дә булыр.
— Ой, нинди тәмле була ул коже! Сөтлесе тагын да тәмлерәк!
Алардан ерак түгел, күрше басуларда, тагын шундый ук малайлар белән кызлар башак җыялар иде.
Озакламый балалар барысы да, кечкенә капчыкка, итәкләренә яисә өсләреннән салган халатларына җыйган башакларын күтәреп, авылга таба киттеләр. Алариың йөзләре балкый. Бара торгач, алар үзләренең басуларына таба борылып, шатланып карап куйгалыйлар. Ул балалар да, Асан белән Усен кебек, һаман бернәрсә турында сөйлиләр.
— Озакламый уракка төшәрләр. Менә шунда җыярбыз бодайны!
— Коже пешерерләр. Көн саен коже пешерербез!
— Бездә тары кожесе була әле! — ди Усен.
Тары Ийс карчык басуында гына чәчелгән һәм малай шуның белән бик горурлана.
Токсон малае Айтышның аңа хәтере кала.
IV Коже — тарыдан яисә төйгән бодайдан бераз сөт салып пешерелгән шулпа, ярлылар ашы.
63
— Булса ни! Бодай кожесе тарыныкыннан да тәмлерәк; әле!
— Аның каравы, безнең бодай оны булачак, көлчә пешерерләр, — ди нәни Уружман, аларның сүзенә кушылып. Бавырсак турында хыялланырга кыймый ул, чөнки аны пешерергә май кирәк бит.
Ләкин Усен бирешми.
— Көлчә дисен,! Ә безнең, әби тарыдан ботка пешерә...
Балалар үзләренең Тайлакпай үзәнендә утырган авылларына якынлашып киләләр иде инде. Шунда алар искиткеч бер тамашаны күрделәр: авыллар арасына, каядыр күчеп баручы зур төя кәрванысыман булып, бик күп арбалар тезелеп киткән иде.
Башлап Рәхим-тай үз фикерен әйтте:
— Ой бай, урыслар бит бу! Карагыз әнә матушкалар да йөриV.
Балалар текәлебрәк карадылар. Арбаларның барысының да атлары тугарылган. Кайбер арбалар өстендә чатырсыман киндер корылма күренә. Олаулар янында сакаллы ирләр һәм башларына ничектер сәер кечкенә яулык бәйләгән хатын-кызлар йөриләр, арбалар арасында сары чәчле бала-чага йөгереп йөри. Казах балаларын бигрәк тә шулар кызыксындырды.
Ләкин авылга чит кешеләр килүе ул нәни казахларны каушатты. Алар адымнарын акрынайттылар, ә кечерәкләре шыпырт кына шыңшырга тотындылар. Рахим-тай аларны оялтты:
— Нәрсәдән курыктыгыз? Безнең төсле үк кешеләр ич. Сабыр итегез, икмәк тә бирерләр әле! Әйдәгез! Курыкканыбызны; күрсәтсәк, хәтерләре калыр, ачуланырлар.
һәм ул балаларның барысын да үз артыннан ияртеп алып китте.
Бу чынлап та рус переселенецлары олавы иде. Анда казах балалары беркайчан да күрмәгән бричкалар да, тимер көпчәкле арбалар да, өстеиә брезент ябылган зур-зур йөкләр дә бар. Алар барысы да игенче ярлылар яшәгән өч авыл уртасындагы мул сулы кое янына туктаганнар. Атлары тугарылып чирәм утларга җибәрелгән. Төрле урында учаклар яна: аш пешерәләр иде, күрәсең.
Тайлакпай үзәне олы юлдан ерак түгел иде, шуңа күрә балаларны олауларның килеп чыгуы гаҗәпләндермәде, бүтән бернәрсә шаккатырды: аларның беркайчан да берьюлы шул чаклы күп русларны күргәннәре юк. Ул кешеләр кием-салымнары белән дә, төс-битләре белән дә балаларның үз авылларында күреп күзләре күнеккән кешеләргә охшамыйлар иде.
Балаларның күпчелеге үзләренең утауларына кайтып җиткән иде инде. Рәхим-тай, Асан, Усен һәм шаян кызчык Җамалга гына олаулар яныннан үтәргә туры килде. Алар, бер-берсенә сырышып, батырланып, арбалар буйлап киттеләр. Шунда аларга алдагы арба күләгәсендә ял итеп яткан рус карты кычкырып эндәште:
— Әһә, аларның бодайлары бар икән! Биредә яхшы үсәме ул? Туктагыз әле, балалар, бодаегызны күрсәтегез әле!
Балалар, аның сүзен аңламасалар да, туктадылар. Карт торып алар янына барды. Аның көрәктәй сакалы, чал чәче, зур гәүдәсе, аларның күңеленә курку салды. Асан хәтта:
— Чабыйк!—дип пышылдап куйды.
Ләкин Усен белән Җамал шыңшый башладылар.
— Тотып алыр! Ой, хәзер тота!
Алар, үзләре башкаларга караганда кечкенә булгач, иң элек безне эләктерә инде ул, дип уйладылар.
Ләкин бабай, балаларның куркышуларын сизде булса кирәк, авызын беткәнче ерып, елмаеп, һәм башакларга төртеп күрсәтә-күрсәтә, аларны тынычландырырга теләде.
V Казахлар «матушка» сүзен үзләренчә әйтеп,, рус хатын-кызларын шулай дип йөрткәннәр.
64
— Туктагыз әле, балалар... Бодаегызны күрсәтегез әле!..
Рәхим-тай башкаларыннан кыюрак булып чыкты. Бабайның бармагы белән башакка төртеп күрсәтүен күреп, аңа елмаеп, .казахча җавап бирде:
— Безнең бодай бу. Үз бодаебыз!
Шуннан соң бабай аларны үзе белән ияртеп арба янына барды да, йөктән бүрегенә бер өем сохари алып салды. Балалар сохариның ах күмәчтән булуын абайладылар. Бу нәрсә хәтта башкаларга караганда да куркынган Усенны да тынычландырды һәм кызыксындырды. Карт та ипләп кенә аның итәгеннән берничә башак алып, аның урынына сохари салды. Аннан ул, бүтән балаларга борылып, сохариның калганын аларга ■ өләште һәм:
— Мәгез, сохари кимерегез! Мин биредә нинди бодай үскәнен карыйм әле, — дип, башакларны учына салып уа башлады.
Балалар, бер-берсенә карашып алганнан соң, китәргә җыенганнар иде, ләкин шул арада арбалар артыннан берничә хатын килеп чыкты. Алар, елмаеп, балаларга дәштеләр һәм калач телемнәре белән сохари күрсәтеп:
— Сють... сють бар?—диделәр.
Рәхим-тай белән Асан аларны аңладылар һәм утауларына төртеп күрсәтеп, бер-берсен бүлдереп җавап бирделәр.
— Сөт бар! Минем әбидә дә бар! Сүт бар, сүт бар... Әнә авыл!
Хатыннар алар артыннан иярде. Юлда аларга башкалары да кушылды. Барысы да сөт салырга савыт һәм төенчек-төенчек икмәк тотканнар иде. Чал чәчле бабай белән тагын ике крестьян да хатыннар артыннан иярделәр.
Бу өч кеше бөтен олауларның җитәкчесе иде. Балаларны туктаткан бабайны Афанасьич дип йөртәләр. Сары мыеклы, киң күкрәкле, бик зур гәүдәлесе — Федор, ә өченчесе — куе каш астына эчкә батып кергән күк күзле, тәбәнәк буйлы, чандыр карт — Сергей бабай иде.
Авылга җитәрәк балалар чәңгелдәп кычкырырга тотындылар:
— Сөт сорыйлар, ипи бирәләр! Әби, сөт китер! Ак сохари бирәләр!
Алар кычкырган тавышка утаулардан казах хатыннары йөгерешеп чыкты. Озакламый алар руслар белән аралашып та киттеләр. Рус хатыннары арасында буйга озын, солтанат эре гәүдәле, ирләрнеке төсле таза куллы һәм башкаларга караганда кояшка яна төшкән, җыерчыклы битле берсе аеруча күзгә ташлана. Бүтәннәре аңа Дарья дип эндәшәләр иде.
■ Дарья казах хатыннары белән сүз башлады. Аларга сохари белән икмәк сузып, ымлап, кемгә сөт бирергә икәнен аңлатты. Ийс карчыкны күргәч, әле икмәккә, әле сөткә төртеп күрсәтеп, шаяртып сөйләргә тырышып карады.
— Меники— сеники,— диде ул, елмаеп.
Ийс карчык, Базаралы хатыны Одек һәм Дәркембай хатыны Җаныл, аларга шундый ук якты чырай белән елмаеп, казахча җавап бирделәр:
— Сез кунак. Сөтне алыгыз, бернәрсә дә кирәкми!
Хатыннарның кайберләре акча сузган иде, Җаныл, көлә-көлә, башын чайкап, кулларын селтәде.
— Кирәкми. Акча кирәкми, без сатучы түгел. Килегез, сөт койыйм, һәм елмайган хәлдә аларның акча сузган кулларын кире тибәреп, үзепең борынлы чиләгеннән рус хатыннары алып килгән савытларга сөт сала башлады.
— Карагыз әле, хатыннар! Бай түгеллекләре күренеп тора бит, ә акча алмыйлар үзләре, — диде Дарья. — Кыргыз кунакны хөрмәт итә, ә алар безне кунакка саныйлар. Башларыгызны иегез, яхшы кешеләргә рәхмәт әйтегез.

Ул башлап үзе Ийс карчык белән Одекка рәхмәт әйтте, Җанылдан күреп алар да сөтне буш биргән иделәр. Алар янында торган ирләр дә башларын кагып, Дарьяның сүзен хупладылар.
Афанасьич, шат, ачык чырайлы Җаиылны аеруча ошатып, ватып- сындырып булса да, аңа казахча дәште:
— Авыл казах жигит бар?
Җаныл башкаларга борылып көлеп җибәрде:
— Ни әйтте ул? Берәрегез аңладыгызмы?
— Авылда егетләр бармы дип сорый, бугай,—диде Одек.
Аның сүзен ишетеп, Афанасьич ашыгып, башын иеп куйды. Ул казахча аз-маз аңлый һәм казахларны үзенең иптәшләреннән яхшырак белә. Ул, якташларына күчәргә урын сайлар өчен, һәм бу яклардагы тормыш белән танышыр өчен, былтыр ук Семиречьега килеп, анда бер ел торган һәм хәзер бу переселенецлар олавын алып бара иде.
Аның авылдагы ирләр белән сөйләшәсе килүен аңлагач, хатыннар үз утавында авырып яткан Базаралыны искә алдылар: руслар белән Базаралы сөйләшә алыр, билгеле, аларның телен белә бит ул! Бүтәннәр Дәркембай белән Әбылгазыны әйттеләр.
Одек, кинәт борылып, Афанасьичка кул болгады һәм:
— Килегез! Бире килегез! Жигит бар!—дип үз утавына таба китте.
Ул арада олаулар яныннан тагын хатын-кызлар килде, кайберәүләре имчәк балаларын күтәргән иде. Сөт алгач, алар Дарья белән бергә акрын гына авыл буйлап киттеләр һәм әле бер утауның, әле икенчесенең ишегеннән башларын тыгып, кызыксынып, аларның ярлы җиһазын карадылар. Казах хатыннары белән сөйләшергә тырышып караганнар иде дә, аңлаша алмагач, башларын кагып, елмаеп яисә, гкөлеп кенә куйдылар. Хуҗалар да, кунаклар да бар нәрсәгә дә шаккаттылар.
Дарья, утауларның эчен карап, тәҗрибәле күз белән аларның хуҗаларының көнкүрешенә бәя бирде.
—- Бик ярлылар икән. Утаулары тишек. Эчендә чүпрәк-чапрак кына, ни кием-салымнары, ни әйберләре юк. Нәрсә белән яшиләр икән болар? Ашаган азыкларын күрегез! —дип, учак өстендә чүмечтә бодай куыручы яшүсмерләргә төртеп күрсәтеп, әрнеп, башын чайкап куйды.
Янындагы казах хатыннары аның сүзен аңларга тырыштылар. Дарьяның исемен үзләренчә әйтеп, бер-берсеннән:
— Нәрсә ди ул? Нигә башын чайкый ул Җарья?—дип сорадылар. Ә рус хатын-кызлары Дарьяның фикеренә кушылдылар.
— Май заты бер дә юк, ахры!...
— Сөттән башка азыклары да юк, бугай!
— Кара әле син, үзләре ач булсалар да, акча алмыйлар.
— Ох, кая килеп чыктык без! Авыл түгел бу, хәерчелек!
— Авылдан кай җире ким? Биредә дә шул безнең Пенза ягындагы төсле үк нужа.
Ул арада Базаралы утавында рус кунаклары тирәсенә Дәркембай, Әбылгазы, Канбак, Токсан, Җомыр һәм тагын берничә кеше җыелды. Сөйләшергә Базаралы ярдәм итте.
Ул һаман авыру иде әле. Үзенең авыруын ул «буын авыруы» — «куян» дип атый. Биленең сызлавы аңа урыныннан торырга ирек бирми иде. Ул, терсәгенә таянып кына, гәүдәсен калкыта төшеп, крестьяннар белән ничек кирәк алай русча сөйләште һәм аларның сүзләрен башкаларга тәрҗемә итте.
Апанае — Базаралы аңа шулай дип дәште — олауларның далада адашуларын сөйләде.
— Семипалатинскидан чыккач ук адашканбыз, ахры. Бүтән юлдан киткәнбез. Безгә олы юлга чыгарга кирәк иде.
Апанае казахлардай олауга юл күрсәтеп барырга берәр кеше бирүләрен сорады, аңа акча түләргә вәгъдә итте. Базаралы аның үтенечен
5. .с. ә.- № 7.
65

66
аңлаткач, барысының да исеменнән Дәркембай җавап бирде:
— Кеше табарбыз, бирербез. Хәзергә Канбакның эше юк әнә. Барсын әйдә, бер көн эчендә әйләнеп кайтыр.
Канбак, баш өсте дип, риза булды һәм крестьяннар шунда ук аңа күпме аяк ялы түләү турында сөйләшеп, үзара килештеләр.
Дәркембар, юлчыларның кайдан килүләре, -кая барулары турында үзе сораштырмакчы булып, көч-хәл белән сүз табып.
— Кода пайдем, Апанае, а-а-а? — диде.
Ләкин Афанасьич аны бик ‘яхшы аңлады:
— Семпречьега барабыз, — диде һәм тагын да яхшырак аңлатыр өчен: — Семирек... Семиреккә барабыз!—дип өстәде.
Дәркембай бүтәннәргә борылып карады.
— Нинди Семирек ул?—диде, белергә тырышып, һәм: — Ак-Ирек- тер бәлки?—дип үзләренә күрше Сыбан ыруының җирен атады.
Сергей бабай сүзгә кушылып:
— Лепса, Лепса,—дип аңлатты.
Базаралы хәзер төшенде.
— Ә. Лепсы! Менә нәрсәне әйтәләр икән: Шубар-Агачка, Копал ягына барырга кирәк аларга.
— Әйе, әйе, Копал!—диде Сергей карт, шатланып. — Копальск. Лепса-Копал!
Дәркембай гаҗәпләнде.
— Э-э, Җетису турында сөйлиләр икән. Ту-у-у, җирнең кырые бит ул. Үзләре кайдан киләләр соң?
Базаралының соравына Афанасьич кулын югары күтәреп:
— Россия... Россиянекеләр... Мин Пензадан, ә болар Тамбов ягыннан, — диде.
Базаралы казахларга кунакларның бик ерактан, Россиядән үк кнл- гәнлекләрен аңлатты. Олауларның ике ай буе килүләрен белгәч, Дәркембай бик гаҗәпләнеп башын чайкап куйды.
— Ник шулчаады еракка күчеп киткәннәр соң алар? Ата-бабалары җиреннән нәрсә куган аларны?
Бу сорауга Апанае:
— Яман иде анда. Ачлыктай йөдәдек, — дип җавап бирде.
— Җир аз идеме?
Афанасьич йөрәге ачынган кыяфәт белән елмаеп башын какты һәм үз язмышыннан көлгәндәй итеп:
— Анда җир күп күбен. Ләкин безгә юк иде ул.
Хәзер Базаралы үзе сораштырды:
— Ә сезнең җирегез ничаклы иде?
Афанасьич уч төбен күрсәтте.
— Менә шуның хәтле. Ә нужа зур иде, минем бишмәт чаклы.
Картның тапкыр җавабыннан Базаралы көлеп җибәрде һәм үзене- келәргә таба борылып әйтте:
— Аның әйткән сүзен тыңлагыз әле. Җиребез уч төбедәй, нужабыз чапан хәтле иде ди.
Тынлаучылар, аның кайгысын уртаклашып, иреннәрен чапылдаттылар.
— Ай, мескен!
— Ничек оста әйткән! Нужа чынлап та шундый бит ул.
Ул арада Апанае һаман шулай ачы елмаеп сүзен дәвам иттерде:
— Ә өстебезгә килгән бәла аннан да зуррак... Менә шушы утау чаклы иде.
Базаралы шунда ук тәрҗемә итте:
— Ул тагын шуны әйтә: нәкъ баш өсләренә бик зур бәла килгән. Безнең өстәге менә шушы утаудай. Шулай булгач, күчми нишләсеннәр? Күчәргә тәвәккәлләгәннәр.
67
Дәркембайның Апаиаска карашында торган саен күбрәк ышаныч һәм кайгы уртаклашу чагылды.
Менә ничек... «Ел яхшы килсә, Архарлар VI Аркадан качарлар идемени?» дигән кебек булган икән алайса.
Канбак:
— Үзе турында әйттемени ул? Безнең хакта әйтте ич,—дип өстәп куйды.
Токсан аның сүзенә кушылды:
— Дөрес бит! Бездә дә шул ук хәл түгелме? Тик безнең җир күп. Ләкин чәчелгәне уч төбе хәтле генә. Ә нужа белән бәла безгә күптән таныш. Камыт шикелле изәләр.
Апанаска дусларча караштыргалап утырган Базаралы хәзер казахча сөйләргә кереште:
— Бу кешеләр — батыр токым. Чынлык өчен нык тора торган халык. Ярлы булып туганнар, һәм: «Без бай ыруг балалары» дип мактанмаячаклар.
Шунда Базаралының башына бер уй килде. Ул Дәркембайга, Әбыл- газыга һәм хатынына таба борылды.
— Сөргендә чагымда русларның бик күп икмәк-тозын ашадым. Мине күбесенчә менә шундый ук ярлылар ашаттылар. Каторгадан качкач, шулар ярдәме аркасында гына илемә кайта алдым. Хәзер каршымда авыр юлдан арыган, ялыккан юлчылар утыра. Аларның сүзләре дә, кайгылары да безнеке төсле үк. Мин үземнең бердәнбер бәрәнемне: берәр кадерле кунагыма суярмын, — дип саклап тора идем. Болардан да яхшы кемне табармын? Әйдәгез шуны суйыйк та бу кешеләрне сыйлыйк. Әбылгазы, бәрәнне көтүдән китерт!
Дуслары аның фикерен хупладылар. Одек чәй әзерли иде инде. Базаралы Апанастан янындагы ике иптәше белән бергә аңарда кунак булып калуларын һәм рус олауларыннан тагын биш кешене чакырып китерүләрен үтенде. Апанае аның чакыруына рәхмәт әйтте, бүтәннәрне Федор барып алып килер диде.
Базаралы Токсан белән Канбакка кичен кунаклар белән бергә басуга барып кайтырга кушты:
— Игеннәребезне күрсәтегез аларга. Без бу эштә берни аңламыйбыз бит, җиргщ казыйбыз гына. Әнә Апанае бөтенесен белә. Алар иген игүнең эше күп дип еламыйлар, эшләргә җир аз диләр. Без генә ул иген чәчү күп хезмәт сорый дип зарланабыз, көрәктән куркабыз. Җиребезне күрсәтегез аларга, биредә ничек сөрергә, ничек чәчәргә икәнен сорашыгыз!
Аш көткән арада Базаралы кунакларга игенчеләр авылының тормышы турында сөйләде. Үзләренең, байларын ташлап китеп, үз кул көчләре белән яшәргә тәвәккәлләүләрен әйтте. Байларның ярлыларны ачка интектерүләрен дә сөйләде.
Кичкырын, аш ашаганнан соң, крестьяннар Дәркембай һәм Әбылгазы белән бергә иген карарга киттеләр. Апанаеның сөйләве буенча арада иң тәҗрибәле игенче Сергей карт иде. Ул әледәи-әле башын чайкады. Ананас үзе, начар сөрелгән җирләрне күргән чакта туктап, аларны казахларга күрсәтеп мыгырданды:
— Җаман!.. Җалкау!..
Федор исә, андый җирләрне күргәч, турыдаи-туры Әбылгазының янтавына төртте һәм гаепләвең белдереп, ачу белән төкереп куйды һәм, Апанае әйткән сүзләрнең мәгънәсен аңламаса да, шелтәләп шул ук сүзләрне кабатлады:
— Җаман, җаман! Җаман гынамы соң! Начар. Моннан да начар булуы мөмкин түгел! Кыйнарга кирәк сине, Әбылгазы, — диде һәм
VI А р х а р — тау сарыгы.
68
йодрык күрсәтеп, көчле кулы белән егетнең иңбашыннан тотып селекте.
Ләкин җирләре начар хәзерләнгән булуга карамастан, ул егерме десятинаның барысында да бодайның шундый тигез, биек, куе булып үсүе переселенецларны бик гаҗәпләндерде. Алар берәр уч туфрак алып, аны уч төбендә удылар һәм кыйбатлы он сатып алгандагысыман игътибар белән җентекләп карадылар.
Базаралы утавына кайткач, Апанае, Сергей һәм Шодр (казахлар Федорны шулай дин йөртте) басуда күргән җитешсезлекләрнең бөтенесен санап күрсәттеләр. Җир тигезсез һәм сай сөрелгән булып чыкты.
Ананас:
— Шундый начар эшләнгән җир ничек шундый яхшы уңыш бирде икән?—дип гаҗәпләнеп, шаяртып куйды: — Сезнең аллагыз бик юмарт, күрәсең!
Сергей мыек астыннан гына елмайды:
— Ниткән алла булсын ул! Биредә җирләре шундый аларның. Тәртә утыртсаң—арба үсәр.
Базаралы аның сүзләрен башкаларга тәрҗемә итте.
— Ул: игенегезнең уңуы сезнең хезмәт аркасында түгел, җирегезнең юмартлыгыннан, ди. Җирегез шундый игелекле, анда тәртә күмсәң, арба үзеннән-үзе үсеп чыгачак, ди. Менә ничек мактый ул безнең җирне!
Ләкин Базаралы, кунакларның шелтәсен кире кагып, ватып-сынды- рып, аларга русча аңлатты:
— Нибары ике тырма. Ә алтмыш семья. Атларыбыз бөтенләй аз. Алары да начар. Төя җиктек. Савым сыерны җиктек. Тырманы чак сөйрәттеләр. Кешеләр җирне куллары белән эшләделәр. Начар карагансыз, дип әйтеп, буламы соң? Бүтәнчә ничек эшли алыйк?
Караңгы төшә башлагач, переселенецлар, Базаралы һәм бүтәннәре белән саубуллашып, арбалары янына киттеләр. Алар таң иртәдән юлга чыгарга булдылар. Аларны Семиречье юлынача озатып куярга вәгъдә иткән Канбак таң ату белән үк ат өстендә булачагын әйтте.
Бу саубуллашу вакытында Дәркембай булмады. Рус картлары белән басудан кайтышлый, аның үткер күзе Сары-Адыр калкулыклары сыртында утлап йөргән бик ишле ат көтүен күрде. Картларны Абылгазы белән бергә Базаралы утавына озатып, Дәркембай атына атланырга ашыкты. Ул ат көтүе янына барып җиткәндә, кояш батарга якынлашкан иде инде. Көтүчеләрдән анда бары тик көндезге каравылчы яшүсмер малай гына бар иде. Дәркембай аның янына барып, «чырагым», «улым» дип, ягымлы эндәшеп, аны кисәтте:
— Биредә якында ярлы җатакларның чәчкән җирләре бар. Әнә тегендә, түбәндә, күрәсеңме? Ашлык тәмам өлгерде инде, уракка төшәргә торабыз. Көтүчеләр төнлә йокыга китеп атларны күздән югалтмагай- лар. Ходай сакласын, мондый ишле ат көтүе игенгә барып чыкса! Бу хакта төнге көтүчеләргә әйт, аңлата күр, энем, кисәтеп куй!
Егет, картның борчылуын яхшы аңлап, төнге көтүчеләрне кисәтергә вәгъдә иткәч, Дәркембай тынычлап авылына кайтты.
Кичен атларны сугарырга алып баргач, яшь көтүче көтүне төнлә карарга тиешле иптәшләренә чынлап та Дәркембайның үтенечен әйтте. Яшь хуҗа Әзимбай үзе дә шунда иде. Дәркембайның исемен ишетүгә аның чырае караңгыланды һәм ул егетнең сүзләрен йөзен чытып тыңлады. Теге сөйләп бетергәннән сои, Әзимбай көтүне шул көндез утлаган җиргә үк куарга кушты һәм төнлә үзе дә ат көтәргә барачагын белдерде.
Кече Каска-Булак болынлыгында Иргызбай авылларының өер-өер елкылары утлый, аларга хуҗаларның уллары да, Әзимбай кебек егетләр дә ияреп баргалый. Яшьләр еш кына күңелле компания булып төнлә ат көтәргә чыга торганнар иде. Хәзер дә Әзимбай, «Атларыгызга атланы
69
гыз, төнлә ел-кы көтәргә барабыз. Төнге ат чабышы оештырырбыз, күңел ачарбыз!» дигәч, барысы да баш өсте дип күнделәр.
Эңгер-меңгердә яшь атлардан гына тортан уннан артык елкы өере Сары-Адыр сыртларына юнәлде. Бай малайлары да, аларның хезмәтчеләре дә, көтүчеләр дә бергә киттеләр/ Акбердыныц улы Мусатай да Майбасарның үзе шикелле үк сугыш чукмары һәм болгаткыч улы Әхмәтҗан да шунда. Чәрелдек Мака да, яшь җилкуар Акылпеис та. атаклы ат карагы һәм эшлексез Елеусиз да шунда.
Әзимбайның анда барырга уйлавы тиктәскә түгел иде. Яшь көтүченең сүзләрен тыңлап торган чакта, ул Базаралы һәм Әбылгазының Дәркем- бай белән дус булуларын исенә төшерде. Җатакларның үзләренә дә, Дәркембайга да күптән ачуы килеп йөри иде аның. Тирә-юньдәгеләр барысы да быел җатаклар мул уңыш алалар дип сөйләделәр. Бу хәбәрләргә бик үк ышанып җитмичә, Әзимбай, шул көннәрдә Сары-Адырга барып, җатакларның иген кырларын игътибар белән күздән кичереп, элеккедән битәр ачуы чыгып кайткан. Чынлап та җатакларның бик яхшы уңыш алачаклары: күренеп тора иде.
һәм ул хәзер елкыларны иген кыры янына алып барды. Сонгы вакытта һаман тау битләрендә коры кылган тына утлап йөргән атлар хәзер яшел чирәм эзләп табып, рәхәтләнеп үзәнгә төшә башладылар. Иң алдан Такеҗанның меңләгән ат көтүен йөртүче коңгыр җирән кашка айгыр бара иде. Ул, барган уңайга гына чирәм капкалап, әледән-әле пошкырып, үзенең зур өерен ияртеп алып китте, бүтән көтүләр дә алар артыннан калмады. Җирән айгыр якында яхшы азык барлыгын сизенгән иде бугай инде, һәм хәзер хәтта башын да җиргә имичә, туктамыйча, бер дә икеләнми барды.' Әзимбай аның ни өчен үзен шулай тотуын бик яхшы аңлады һәм кордашларын һәм көтүчеләрне үз янына чакырып алып:
— Әйдәгез, егетләр, хәзер ял итик!—диде. — Атларыгыздан төшегез дә, шушында ятыйк, әңгәмәләшик. Елкылар кая барасын үзләре күрәләр. Хайванның теле юк. Андый-мондый хәл булса, атлар кемгә сөйләр дисең? Таң аткач, үзләрен җыеп алырбыз да, өйгә кайтып китәрбез.
Ул ачуын яшерми көлде. Дуслары да аңа кушылып көлештеләр, ләкин яшь көтүчеләрдән берсе, хуҗасын аңламады ахры, аңа каршы әйтте:
— Биредә якында гына игеп бар. Көтүнең аны харап итүе бик мөмкин.
Әзимбай аның сүзен бүлдереп җикеренде:
— Ят, сөйләнмә! Берәүләр иген чәчкән дип, икенчеләр мал да көт-мәсенмени инде?
Мака:
— Җир казып маташалар. Ата-баба эшләмәгән эшне уйлап тапканнар бит! — дип мыгырдады.
Ә Әхмәтҗан: - •
— Бу йолкыш җатаклар бөтен халыкның йөзенә кызыллык китерә. Безнең даладан куарга вакыт аларны, — дип өстәде.
— Ансы озак эш түгел,—диде Әзимбай — бер-пке тапкыр иген
кырларын эштән чыгарып: «кеше үлеме алдыннан казынган этләрдәй булып, җир казымагыз!»— дип җикеренү җитә, шуннан алар үзләре үк кая да булса күчеп -китәрләр. ' н 1
Акылпеис, шаркылдап көлеп, аның сүзен җүпләде.
Дөрес. Күчеп кнтмәсәләр дә, оялары туздырылган умарталардай як-якка очарлар.
Аның .сүзе Әзпмбайга шул чаклы ошады, йокларга җыенган арада ул аны үзе берничә тапкыр кабатлады. Дуслары аның белән янәшә яттылар.
Төнге далада шулай тыныч кына ял итү карап торырга гөнаһсыз эш кебек күренсә дә, ч'ынында әшәке җинаять иде. Ул явыз егетләр
70
ат карагы җибәрсәләр, яисә ачыктан-ачык һөҗүм итәр өчен атларына атлансалар, яисә хәтта далага ут төртсәләр дә, хәзергесеннән кечерәк җинаять эшләгән булырлар иде.
Ә атлар?.. Кешенең гадел, юаш дусы булган акыллы, гүзәл ул хайваннар, Әзимбайның явыз теләге •аларны нишләткәнен аңласалар иде. Алар хәзер даладагы янгын, давыл яисә ташкын кебек җимергеч көчкә әверелделәр. Бөтен кырга тоташ кара масса булып ябырылган көтү караңгы төндә ниндидер мең аяклы, исәпсез-хисапсыз тешле, җимереп туймас явыз аждаһадай барды. Коточкыч аждаһаның, башында, сыңар күз төсле булып, Такежанның коңгыр-жирән айгырының кашкасы агарып күренде. Ул меңләгән елкыны үз артыннан ияртеп һаман алга бара. Өлгергән куе бодайдан төнлә шундый кызыктыргыч ис аңкый. Бөтен көтү — кысыр бияләр генә түгел, хәтта кырыкмыш тайлар да — бу чакыруны аңлаган иде инде һәм басуның бер читеннән икенче читенә чаклы җәелгән тоташ масса булып игенгә ябырылды.
Елкылар әйтерсең юри шулай тынлык саклыйлар. Бер генә айгыр да, хәтта ахмак кырыкмыш тайда кешнәми. Төнге тирән тынлыкта фәкать теш арасында башак кетердәгән тавыш кына һәм атларның бср-берсенә: йөри торгач әйбәт азык табылды бит,—дип кәефләнүләрен белдергән- сыман, пошкырып куюлары гына ишетелә. Алариың кайберләре башакларны каба, икенчеләре сабакны уртадан тешләп өзә, яшьләр исә, бу азыкны аңлап җиткерми, бодайны ашаудан битәр, тамыры белән йолкып чыгара; кырыкмыш тайлар, аны кайсы башыннан чәйнәргә икәнен белмичә, башларын чайкап, сабырсызланып сабакларны читкә тибәрәләр, таптыйлар, аннан яңасын йолкалар.
Иксез-чиксез көтү, игенне бетерә барып, басуның нәкъ уртасына җитте инде. Әле тегендә, әле монда атлар иген өстенә ятып аунап, биек сабакларны изделәр. Кыргый тайлар, нәрсәдәйдер куркытып, кинәт, бодайны таптап сындыра-сындыра чабып киттеләр. Аларның таза тояклары астында башаклар, өлгергән орлыкларын коя-коя тапталып, йомшак балчыкка батып керделәр... Бая көндез кечкенә балалар, аларга сак кулларын тидерергә дә курыккан башакларны хәзер ат тояклары таптап туфракка батырды. Атлар өлгергән орлыкларны киң тешләре белән чәйнәп ашап бетерә бардылар. Ярлыларның авыр хезмәтен, ачы маңгай тирен, өметен — бөтенесен көтү таптап узды.
Переселенецларның олаулары таңнан ук кузгала башлаган. Юлга чыгарга әзерләнеп атлар җигелгән. Алар Канбакны гына көтәләр. Ул да, таң беленер-беленмәстә торып, кичтән тышаулап чирәмгә җибәргән атын алырга киткән иде. Иген кыры янындагы үргә менгәч, Канбак бодай арасындагы ишле елкы көтүен күрде дә, өсләренә коточкыч каза килгәнлеген аңлап, иңгерәп кычкырып, авылга йөгерде.
Аңа /Кәркембай очрады; нинди дә булса берәр кырыкмыш тай бодайга төшмәдеме икән дип, карап кайтыр өчен, ул бүген иртәрәк торган. Аның артыннан иртәнге чәйгә бераз өлгергән башак җыярга басуга чыккан Ийс карчык белән тагын берничә хатын килә иде. Канбак үкереп елап, кычкыра-кычкыра шулар янына барды.
Бу турыдагы хәбәр өч авылга да таралды. Кешеләр казаның ни дәрәҗәдә икәнен шунда ук аңладылар. Бар утаулардай да кешеләр йөгерешеп чыкты. Аналарының итәкләренә тотынып, зурлар аяк астында буталып, куркытып елаган балалар тавышы гомуми шау-шуны тагын да көчәйтте; алар, эшнең нәрсәдә икәнен аңламасалар да, өсләренә зур кайгы килгәнен сизенделәр.
Кычкырып каргаулар, әрнеп елаулар, ачуланып кычкырулар... Авыл кинәт килеп чыккан дошман һөҗүменә каршы торырга хәзерләнгән- сыман кайнады.
— Каһәр суксын сезне, явызлар!
— Йргызбайлар бөтен нәсел-нәсәпләре белән утта янсыннар иде!
71
— Елкыларның хуҗалары кемнәр? Башлары бетсен аларның!
— Алар үзләре дә, балаларының балалары да елап гомер итсеннәр!
— Безнең күз яшебезгә батып үлсәң иде, син явыз дошман!
— Дошман, билгеле! Мондый эшкә дошманның гына кулы күтәрелә*
— Кабахәтләр!.. Ятимнәр каргышы төшсен иде башыгызга!
Авылларның барысында да шундый карганулар ишетелде. Базара- лының дуслары Дәркембай, Әбылгазы, Канбаклар да аның йортына шундый ачулы сүзләр сөйләнеп барып керделәр.
Базаралы каядыр юлга чыгарга җыенгандай киенгән, ләкин авыруы көчле булу аркасында түшәгеннән тора алмаган. Аның чырае ап-ак иде. Ул, тыштан ишетелгән елаулар,_ кычкыруларга колак салып, түшәгендә чабаланып ятты, ләкин бер сүз дә дәшмәде, һәм хәзер утауга ирләр килеп кергәннән соң гына ачу белән янып сөйләргә кереште:
— Хезмәт белән яшәүче бәхетсез халкым! Синең күз яшең дошман бугазында кара кан булсын! Җитәр, еламагыз, аңга килегез! Әбылгазы! Канбак! Фикерләрегезне җыеп, эшкә тотыныгыз!
Шулай дип, үзенең дусларына һәм алар белән бергә килгән бүтән ирләргә күз йөртеп чыкканнан соң, Базаралы инде әмер биргән тон белән сөйләргә кереште:
— Елкылар басудан киткәнче, арканнар, нукталар алып барыгыз да иң яхшыларын сайлап утыз атны тотыгыз. Яшәү яисә үлем мәсьәләсе бу. Хәзер нәрсәдән куркып торырга безгә? Алтмыш семья егерме десятина жир чәчтек, һәрбер десятинасы кимендә бер ярым яхшы ат бәясе торырлык бодай биргән булыр иде. Менә тотыгыз да утыз атны алыгыз, соңыннан сөйләшербез. Атларның көчлерәген сайлагыз — шул ук атларда дошман белән сугышырга туры килер, бәлки. Барыгыз, тотыгыз! Шулай итмәсәгез, халык сезне гафу итмәс!
Дәркембай аның карарын җүпләде. һәм чәй кайнап чыгарлык вакыт та үтмәде, көтүдән менә дигән утыз ат тотылып авылларда утаулар янына бәйләнгән иде инде. Ул атларның барысын да иярләп куйганчы Дәркембай тынгылык тапмады.
Переселенецлар авылдагы кычкырулар, елаулар, каргауларга күптән игътибар иткәннәр иде инде. Олаудагылар, Канбакны көттеләр-көттеләр дә, аның нигә килмәвен белер өчен, Апанае, Шодр, Сергей, өчәүләп Базаралы янына бардылар. Шунда алар авылның нинди казага юлыгуын ишеттеләр. Базаралының утыз атны тотып алырга кушканын белгәч, картлар өчесе дә ул эшне дөрес дип таптылар.
— Игенне харап итоән өчен-алай түләтү генә дә аз әле,—диде Шодр ачу белән. — Көтү хуҗаларын судка бирергә кирәк, җавап бирсеннәр!*
Афанасьич игенне мал харап итү турында таныклык язып, переселе- нецларның барысыннан да кул куйдырырга тәкъдим итте һәм картлар шунда ук олаулар янына киттеләр.
Алар китүгә авылга күп кенә атлылар килеп керде. Әзимбайның дуслары, аларның хезмәтчеләре, көтүчеләр һәм тагыи якын-тирәдә Иргыз- банлариың көтүләрен саклаучы унбишләп егет — нибары кырыктан артык кеше булып, һәркайсының кулында чукмар иде. Авылга кергәндә алар атларының юртуын акрынайтмый чабып килеп керделәр һәм шуның белән үзләренең ул авылга карата гадәттәгечә әдәп сакларга кирәк тапмауларын күрсәттеләр.
Әзимбай белән аның иптәшләре, елкыларны үз иркенә җибәреп, кояш чыкканчы тыныч йоклаган иделәр. Иң элек Мака уянды һәм җа- такларның утызлап атны тотып авылга таба куып баруларын күрде. Ул дәррәү кычкырды: •
— Аттан, аттан! — Атларга атланыгыз!
Әзимбай шунда ук күрше авылларның көтүчеләрен ярдәмгә чакыртып, алар килү белән барысын да җатакларга алып китте.
72
Кырыйдагы авылга барып җитәр-җитмәстән, Әзимбай атыннан төшмичә генә боерык биргән тавыш белән кычкырды:
— Әй, җатаклар! Кайсыгыз бар анда, минем янга чыгыгыз!
Ул нәкъ Базаралы утавы янына туктаган иде. Аның, кычкыруына Әбылгазы. Дәркембай, Канбак һәм Токсан чыкты. Базаралы, тешен кысып, урыныннан торырга тырышып караган иде дә, ләкин биленең авыртуы ана кузгалырга ирек бирмәде. Ул, ачуы кайнаган хәлдә, утау якындагыларның сөйләшкән сүзләренә колак салып ятты.
Әзимбай, исәнләшеп тә тормастан, Дәркембайга боерык бирде:
— Атларымны кире кайтар! Хәзер үк! Берсен дә калдырма!
Дәркембай, ачуланып, шелтәләп җавап бирде:
— Калмыклар һөҗүме вакытындагыдан да яман бу! Дошман да шуны эшләмәс!
Ләкин ана сөйләп бетерергә ирек бирмәделәр. Әзимбай, Әхмәтҗан, Мака, Елеусизлар бер-берсен бүлдереп кычкырырга тотындылар.
— Ә сез, җатаклар, нишлисез? Калмыктан кай җирегез артык сезнен?
— Без йоклап калганбыз, шуның өчен безнең елкыларны таларгамыни?
— Атларны алып китәргә ничек батырчылык иттегез? Кемгә тул күтәрдең син?
— Хайванның акылы юк, ни ашаганын белми ул. Син дә хайван бул-гансың. ахры, акылыңны җуйгансың.
— Сөйләнеп торма, атларны бир!
Әбылгазы аларга ишеттерергә тырышып кычкырып карады.
— Сүз әйтергә ирек бирәсезме сез, юкмы?
Әзимбай:
— Менә сиңа сүз!—дип аның башына камчы белән сукты.
Әбылгазы, камчыны тотып, аның сабындагы элмәген өзәрлек көч белән тартты да, шул ук камчы белән Әзимбайга кизәнде. Ләкин ул арада аңа Акылпеис чукмар белән сукты. Дәркәмбайны да, бүтәннәрне дә кыйный башладылар. Күрше утаулардан башларын чыгарып карап торучы хатын-кызлар, куркытып, акырып еларга тотындылар.
Ләкин ул шау-шуны Әбылгазыиың кычкырган тавышы каплады:
— Аттан!
Бу, алдан сөйләшенеп куелганча, өндәү булды. Утыз җатак утаулар артында, иярле атлар янында чукмарлар тотып әзер торалар иде. Әбыл- газының кычкырган тавышын ишетү белән үк, алар, атларына атланып, кычкыра-кычкыра дошманнар өстенә ташландылар:
— Сук, бәр! Атларыннан бәреп төшер!
Ул отрядны Әбылгазы алдан хәзерләп куйган. Анда Такеҗан көтүеннән атларны алып кайтуда катнашкан батыр егетләр дә бар иде. һәм җатакларның саны дошманнарныкына караганда ике өлеш кимрәк булса да, алар Әзимбайныкылар өстенә кыю ташландылар. Әбылгазы, утаулар арасыннан йөгереп, үз утавына барып җиткәннән соң, Такеҗан үзе атланып йөри торган кара айгырның өстенә сикереп менде дә, чукмарын күтәреп ай-һайлап дошманнар өеренә барып керде.
Башына чукмарлар белән суккач ук, Дәркембай канга батып егылган иде. Одек аны утауга сөйрәп алып керде. Картны күргәч, Базаралы ишеккә таба үрмәләде, һәм торырга тырышып:
— Я, ходай... мине болай азаплаганчы, җанымны ал инде!—дип ыңгырашты.
Одек аны туктатмакчы булган иде, ләкин ул, нибар көчен җыеп, аягүрә басты да утауның кирәгәсендә эленеп торган чукмарын алды.
— Кит! — дип кычкырды ул һәм, ава-түнә, ишеккә юнәлде. — Дошман белән сугышып үлим... Әй, егетләр! Себереп ташлагыз, тураклагыз! Үчегезне алыгыз!
73
Ишек янында кечкенә Рәхим-тай канга баткан, чырае агарган Дәр- кембайның иңбашына ятып елый. Аның янында Асан белән Усен тора. Аталары Иса үлгәннән соң, алар, Дәркембайны үз бабалары кебек күреп, аңа ияләшкәннәр иде, хәзер дә шулай ук аның өчен куркып, гарьләнеп елый-елый янына сырыштылар.
Бәрелеш башлангач, малайлар өчесе дә, Ийс карчык утавына посып, тыштагы хәлләрне киез астыннан гына карап торганнар иде. Ләкин Әзимбай һәм аның кешеләре Рәхим-тайның атасын кыйнарга керешкәч, ул, үз-үзен онытып, утаудан йөгереп чыкты да Дәркембайны камчы белән кыйнаучы җайдакка ташланды.
— Минем әтигә тиясе булма, явыз!—дип кычкырды ул көчсез ачу белән.
Улының елавын ишетеп, Дәркембай аңына килде. Әрнүен җиңеп, Рәхим-тайны кочаклап:
— Елама, балам, елама. Бөтенесе үтеп китте инде, — диде.
Рәхим-тай күз яшенә чыланган битен калкытты.
— Дәү үскәч, ул Әзимбайның башын ярырмын әле мин! Күрмәгәнен күрер!
Асан да аңа кушылды:
— Без дә үсәрбез әле. Шул чагында бабай өчен үч алырбыз.
Дәркембай ике малайны да сөеп кочагына алды һәм кулын Усенның башына куйды, ул нәни малай да, кычкырулар, чукмар тукылдаулары һәм ат кешнәгән тавышлар ишетелгән якка күзләрен елтыратып, йодрык янарга тырышты.
Сугыш авыл эчендә үк барды. Атка атланган дошманнар утаулар тирәсендә чәрпәштеләр. Җатаклардан да, дошманнардан да ияр өстеннән егылып төшүчеләр булды. Ярлылар кычкырып бёр-берсен рухландырдылар:
— Чигенмә!.. Бирелмә! Бер-береңнән аерылма!
Дошманнарның тавышлары:
— Аяма, үтерә сук!—дип җавап бирделәр.
Дәркембай, Базаралының ишеккә барганын күреп, аның хатынына кычкырды:
— Аның артыннан бар, егылмасын!
Одек ире янына йөгереп барды. Базаралы үзенең утавы алдында як- якка чайкалып, бер кулы белән хатынының иңбашына таянган хәлдә, баш өстендә чукмарын болгап, кычкырып, егетләрне җатакларга ярдәм кирәкле урынга юнәлтеп торды.
Шулай Әзимбай кешеләре өстенлек ала башладылар.
Ләкин бәрелеш алар файдасына хәл ителергә торган минутта, көтелмәгәндә өермәдәй булып, яңа көч килеп чыкты. Ул рус переселенецлар иде.
Апанае, Шодр һәм Сергей, игенгә мал төшү турында кәгазь язарга дип, олаулар янына барган чакта, авылга таба чабып баручы бер өер атлыларны күреп калдылар һәм авылда сугыш башлангач ук, Апанае белән Шодр олаудагыларга кычкырдылар:
— Атларны тугарыгыз! Тәртәләрне суырып алыгыз! Әйдәгез ярдәмгә!
Берничә минуттан уннан артык кеше иярсез ат өстендә, тәртәләрен болгый-болгый сугыш урынына чапты. Алар артыннан Дарья, Фекла һәм башка хатын-кызлар да, көрәкләр, сәнәкләр күтәреп, яңа дусларына ярдәмгә йөгерделәр.
Башкалардан алгарак узган Шодр, атын бөтен көчкә чаптырып, Әбылгазы янына барып җитү белән сугышка ташланды һәм Акылпеис- иыц чукмары шунда ук аның җилкәсенә төште. Федор аңа тәртә белән бик яман кундырды. Ул ат өстендә чукмар белән сугышуның рәтен белми иде. Тәҗрибәле сугышчылар, дошманның кулыннан коралын төшертер өчен, чукмар белән я башка, я җилкәгә сугалар, яисә, ул иярдә
74
утыра алмасын өчен, тезенә бәрәләр. Федор аларның берсен дә белмәде һәм, бик тырышып, үзенен. тәртәсе белән дошманнарның янтавын дөмбәсләде. Хәер, ул сугуга дошманнар, баштан төшкән бүректәй булып, ияр өстеннән очып төштеләр.
Ул арада Апанае та, бүтән переселенецлар да сугыш эченә ыргылдылар. Әзимбаиныкыларны каушау алды. Әле генә алар, җиңдек дип кинәнеп, аерым җатакларны кыйнап эштән чыгарыр өчен утауларына куып кертеп йөриләр иде, хәзер ярлыларның күз яше өчен үч алучыларга очрадылар. Рус крестьяннары:
— Урра! Урра!—дип кычкырып, алар өстенә ташландылар.
Вакытында килеп өлгергән дуслар дәртләнеп тотынганда гына сугыш бетеп тә калды. Дошманнар, качып котылырга тырышып, утау араларыннан төрлесе төрле якка чаптылар һәм анда хатын-кызлар һөҗүменә эләктеләр, — алар сугыш башлану белән үк кулларына бокан VII алып, дошманнарны сагалап, посып торалар иде.
Казах хатыннары көтмәгәндә аларны якларга килүчеләргә рәхмәт укыдылар.
— Рәхмәт сезгә, яхшы руслар!.. Ходай эшләрегезне уң итсеи!.. Үзегез дә бәхетле булыгыз, балаларыгыз да, оныкларыгыз да бәхетле булсыннар!..
С. Ә д 11 ә м о в а тәрҗемәсе.