БЕЗ БЕР КОЛЛЕКТИВТАН
Җир өстендә тымызык. Кояш баеган инде. Мәктәп бакчасындагы тополь яфраклары кичке шәфәкъ нурында күзләрне чуарлап бөтереләләр. Кемнеңдер күңел кичерешләре турында өздереп хәбәр итүче гармонь моңы, кичке тынлыкны дулкынландырып, авыл өстеннән ага.
Укытучылар бүлмәсенең бөтен иңенә ачылган зур тәрәзәсеннән ургылып керүче җыр Раузаны өстәл кырыеннан кузгалырга мәҗбүр итте. Ул, ачык тәрәзә яңагына сөялгән килеш, көнбатышның алсу зәңгәр күгендә асылынып торучы яңа туган айның көмеш урагына күз төшерде...
Алларым да син әле,
Гөлләрем дә син әле...
Егет җырлый, сөйгәне турындагы җырлар гармонь авазына үреләләр дә, йөрәкне моңсу бер рәхәтлек белән тутырып, тын урам өстендә тирбәләләр.
Утларын да син кабыздың,
Суларын да сип әле.
Ни өчен Раузаның да күңел кылларына кагыла икән бу җыр?... Ай дигәнең дә искиткеч матур булып туган. Әллә ничек шунда, ул да әлеге җырсыман күңелне җилкетеп, текә басып тора. Юләр... бу тикле романтик булырсың икән. Ай... күңел... кызып-кызып хисләргә биреләсең... Алай дисәң, менә ич, нәкъ йөрәк турысында нәрсәдер сизелә, әнә* теге текә баскан кечкенә көмеш урак кебек. Фәкать күзгә генә күренми, ә барлыгы тоела.
— Шаккатканга юл кая?
Рауза сискәнеп китте.
— Дөнья куптарып син йөрисең инде, Мөршидә. Ишек бусагасын атлаганчы да түземлегең җитми.
— Темперамент, җаным. Институтта укыганда ук психология профессоры: «Менә күрегез, сезнең күз алдыгызда типичный сангвиник!» дип үземә төртеп күрсәтә иде. Ачуым килә иде. Профессорга түгел, үземнең характерга. Сангвиник ни, магний ни: «чж!», ә дигәнче яна да бетә, тырнак очын да җылытып өлгерми, ичмасам. Тукта әле, Рауза, күзләрең нигә сөремләнгән? Нәрсә күзәтәсең, җаным?
— Әнә нинди матур булып ай туган...
— Әәә! Ээ, шулай икән шул. Ай диген... Әзрәк кенә көт, йолдызлары да кабына башлар аның. Әллә киләсе елга астрономия дәресләрен тәкъдим итәләрме үзеңә?.. Юкмы?.. Э-э-э, кайсы усалы күктәге яктырткычлар белән шөгыльләнергә мәҗбүр иткән соң безнең биологны?
— Ташла әле шул тоныңны, Мөршидә, — диде Рауза, битенең бур- латлануын тоеп.
28
— Бетте, җаным, бетте, ләм-мим. Синец янга утырырга мөмкиидер бит? Дәфтәрләр тигхшерәсе бар иде. Квартирада утырасы килми: кыз йөрәге кешеләр янына сөйри, җәй килгәнен сизә.
— Рәхим ит, утыр.
— Рәхмәт, җаным.
Алар икесе дә өстәл кырыена килеп утырдылар, һәм һәркем үз эшенә бирелде. Ләкин Мөршидә, үпкә катыш зарланып, тагын сөйли башлады:
— Кара инде, Рауза, шушы да булдымы сигезенче класс укучысының язуы. Ел буе тукыдым бит үзенә. Сеңмәсә дә сеңми икән...
Ул, еларга җыенган бала төсле, аскы иренен тешләгән хәлдә, борчылудан тоныкланган күзләре белән алдындагы ачык дәфтәргә текәлгән иде. Әмма, кәефе кырылу чигенә җитте, ахры, бераздан ул өстәл кырыеннан торып китте һәм шул секундта ук аның гаҗәпләнгән тавышы яңгырады.
— Әһә, стена газетасының яңа номеры чыккан бит, әйтмисең дә, Рауза. Безнең энә күзле редактор тагы кемнәрне чәнчегән икән? Бер карикатурасы да күренә. И, ходаем, «мии генә булмасам ярар иде.. һу-у-у, бер көтү сарык... Бу озын чыбыркылы сарык көтүчесе кем икән, соң?.. Ә-ә-ә, «Мәктәпнең уку бүлеге мөдире иптәш Шәриф Кадыйров- уйлавынча педколлектив». Уф. Үләм! Нәрсә дип кычкыра соң әле бу безнең завуч?., «һайт, һөст. кая барасыз, кем кычкырганын беләсезме?» Уф, эчкәем!.. Иллә шәп чыккан, һи-һи-һи!.. Әй, усал да соң син, Рауза. Сине «Укытучы» газетасының редакторы итеп сайлаганнан бирле, үземнең дә тынычлык качты. Иптәш кызым дип тормассың, печтек кенә чатаклыгың беленсә, бөтен дөньяга фаш итәрсең. Чынлап әгәр, итәкне җыеп кына йөрим хәзер.
Инде Кадыйров ни диер моны күргәч. Бик тә эре басып тора шул, монументмыни. Мин болай булдыра алмас идем. Никме?.. Ничегрәк анлатыйм соң. Бердән, завуч кеше, ачу тотуы бар... Тукта әле, Рауза*, миннән дә ныграк кызма. Кем сиңа дөрес түгел ди. һичшиксез, дөрес. Яшь кенә булса да үтә эре кылана бит, чиновниктан бер дә ким түгел. Бар белгәне: «Әйтелгән — бетте!» Кеше фикерен исәпкә алырга кимсенә. Беренче эшләгән елны нинди иде, әй, Рауза. Язгы кояшмыни: якты йөз, ачык чырай, шаян сүзләр... Бу уку елында завуч иткәннәр иде — бозылды, жен алыштырды диярсең үзен, ачуым килмәгәе...
Икенчедәнме? Сез Шәриф белән бер үк институтта укыган кешеләр., бетереп чыккач, ике ел буена бер мәктәптә эшлисез. Миннән булмас иде... Нигә алай дип сорыйсың, комсомолка икәнлегемне үзең дә беләсең ич... Акылым белән шулай эшләргә кирәклеген дә аңлыйм мин, Рауза. Тик сезнең икегезнең...
Тәрәзә кырына барып басарга өлгергән Мөршидә, Раузаны уйга батырып, сөйләвеннән капыл туктады. Рауза көтә. Мөршидәиең соңгы фикерләрен ачыклавын тели. Кирәкмәгән чакта чытлыкланырга яратучы иптәше хәзер, авызына су капкан шикелле, эндәшми тора. Ник сөйләми Мөршидә Шәриф белән Раузаның дуслыгы турында? Рауза аны йотлыгып тыңлар иде. Ә, ни турыда сөйләсен соң әле ул Мөрит - дә? Шәриф белән .синең араңда телгә алып сөйләрлек ни булганы бар? Берничә тапкыр бергәләп кинога баргалау турындамы, әллә ара- тирә озаткалап куюын күпертсенме? Әй, күңел, тиккә генә җилкенәсең, бушка гына өмет итәсең. Шәриф синең белән үзен башкачарак, сөйкемлерәк тоткандай сизелә, дип, башың-күзең әйләнә башлады инде, ә. Бүтән укытучыларга карата кулланыла торган, «Әйтелгән — бетте!»нещ дә сине читләтеп үтүен исәпкә аласыңдыр, билгеле. Ялгышмыйсың микән? Ихтимал, күзләрең генә алдыйлар сине... Юк, күзләренә түгел, йөрәгенә ышана ул. Әнә бит, Мөршидә дә шул турыда сүз кузгатты. Нигә тындың, Мөршидә? Өзлексез сөйләп торган кеше дәшмәс булса, дөнья сәерләнеп китә икән, гүя аның бер чите кителеп төшә.
29
Үз күңеле белән генә мәшгуль булган Рауза, бу турыда сөйләү Мөршидә өчен ифрат авыр икәнлеген белми иде. Әгәр дә ул электәнрәк игътибарлырак булса!..
Залда кемнеңдер аяк тавышы ишетелде. Мөршидә үз урынына килен утырды да каләмен кызыл карага манды. Аның хәрәкәтләре сүлпәнләнгән, бая килеп кергәндә йөзендә балкыган мөлаем беркатлылык та юкка чыккан иде.
Бүлмә ишеген киң итеп ачып, ашыкмый гына, күзлекле бер егет керде. Аксыл түгәрәк йөзле бу егетнең күзләре пыяла аркылы шактый кырыс карый, ләкин бераз күзәткәч, төснең күркәмлеген бозучы бу кырыслыкның ясалма нәрсә икәнлегенә төшенәсең. Дымланудан тоныкланып калган тәрәзә пыяласын кемнең күргәне юк. Дөньяга ямь таратучы хатын-кыз куллары ыктыматлап тазартса, нинди йомшак һәм матур карый башлый ул тәрәзәләр. Егет күзләре өстенә чыккан кырыслык юшкынын да сөртеп ташласы, аның астындагы саф карашны балкытасы килә.
Егетне күргәч, Мөршидә Раузага күз ташлады, ә Рауза яңадан китабына текәлде.
— Хәзерләнәсез икән...
Егет, эре-эре атлап, кызлар яныннан үтте һәм икенче өстәл артына барып утырды. Шуннан соң ул кесәсеннән папирос чыгарып кабызды, ләззәт белән бер-ике тапкыр тирән итеп суырды да башын кыйшайткан хәлдә, папирос көлен каккалап, өстәп куйды:
— Ә тышта гаҗәп матур!
Бу сүзләрне егет Раузага карап әйтте. Хәзер аның күзләрендәге кырыслык пәрдәсе астыннан, болытлар артында калган җылы кояш нурлары бөркелгән шикелле, ягымлылык сирпеп тора иде.
— Тышның матурлыгы белән сокланырга вакыт юк шул, Шәриф,— диде укучылар дәфтәреннән кызыл кара белән хаталар чүпләүче Мөршидә Ләкин, үзе, җинаять өстендә тотылган кешесыман, уңайсызланып калды: үзе эш күплектән зарлана, ә үзе, килгәненә ни гомер инде, бер дәфтәрне дә тикшереп бетерә алганы юк. Җитмәсә тагын уку бүлеге мөдире килеп кергән минуттан башлап, күзләре бер сүз өстендә катып калдылар.
Шәриф бүтән дәшмәде. Бүлмәдә яңадан тынлык урнашты. Шәриф сөйләгәндә, бер-ике тапкыр аңа күтәрелеп караган Рауза сүзгә кушыла алмады. «Укытучы» газетасының редакторы буларак, Шәрифне тәнкыйтьләп карикатура урнаштырырга аның кыюлыгы җитсә дә, ул әле үз чыгышын һаман тирән кичерә иде. Бу адымны ясаганчы күпме уйланулар, шикләнүләр кичермәде Рауза, ләкин дөреслекне эчендә бикләп калдыра алмады ул. Тик менә Шәриф ничек аңлар аны? Акыл моңа каршы күптән үк җавап эзләгән иде инде: Шәриф — совет вузын бетергән комсомолец кеше. Бу дәлил Раузаның төп таянычы иде. Әмма кешеләр гадәттә уйлаганга караганда катлаулырак булалар лабаса. Юк, ничек кенә булмасын, Шәриф аның тәнкыйть аркылы сузган дуслык кулын читкә какмас, әүвәлгедәй саф күңелле һәм тыйнак кеше итеп күрергә теләгән изге ниятен дә аңларга тиеш... Шулай булуын җаны-тәне белән тели Рауза. Менә Шәриф иртәгә үк аның янына килер дә Раузаның күзлә-ренә иркәләп карар, һәм гадәттәгечә кинога билет тәкъдим итәр. Ә юлда барганда колагына әкрен генә «Рәхмәт, бәгырем!» дияр һәм кызның үз учында яткан кулын ике куллап йомшак итеп кысар. Әлбәттә, мондый җаны теләгән сүзләрне ишеткәч, татыган хисләрен егет икенче төрлерәк чагылдырса да Рауза карышмас иде.
Шәрифнең каты итеп тамак кыруына татлы да, ачы да булган уйлар яртылыкта өзелде.
— Акрынрак, иптәш завуч, котны ала яздың ич, — диде Мөршидә, шаян күзләре белән Шәрифкә сирпеп карап. Ә Рауза һаман телсез
30
утыра. Күрсен иде инде бу Шәриф стена газетасын. Раузаны борчыган, дулкынландырган мәсьәлә тизрәк ул уйлаганча чишелсен иде.
— Бер кызның коты ярылганнан дөньяга кимчелек килмәс дип уйлыйм,— диде Шәриф бер мәл җавапсыз утыргач, үзе башын өстәленнән дә күтәрмәде.
— Әнә ничек! — Мөршидәнең тавышында гарьләнү ишетелде. — Дөньяга карашыгыз бик тар икән сезнең, үзгәртергә кирәк.
— Тәнкыйтькә мохтаҗ түгелмен,—диде Шәриф, кырт өзеп, — акыл сатучыларны яратмыйм. Үзләренә кирәк чаманы исәпләп җиткермиләр, кешегә потлап тәкъдим итәргә ашыгалар.
Мөршидә агарынды, аның күзләре зур булып ачылдылар. Ул үзен елап җибәрүдән чак-чак тыеп:
— Ичмаса, кызлар белән шулкадәр дорфа кыланмаска иде,—диде дә күз ачып-йомганчы дәфтәрләрен кочаклап, ишекне шапылдатып, чыгып та китте. Кичке эңгер җәелә башлаган бүлмә эче кечерәеп, шыксызланып киткәндәй тоелды Раузага. Эшләре тәмам булмаса да, ул китап-дәфтәрләрен җыйный башлады. Куе тәмәке төтенен ефәк тасмаларга телгәләп, аның янына Шәриф килеп утырды.
— Кайтырга җыенасыңмы әллә, Рауза? — Егетнең тавышындагы дорфалык югалган иде инде. — Бүген культура йортында концерт була. Мин билет алдырган идем. Сезнең өчен дә...
Шәрифнең йөзенә күтәрелеп карарга нишләптер уңайсызланган Рауза беренче мәлдә рәхмәт әйтеп кайтып китәргә уйлаган иде. Ләкин шушы ук секундта моны булдыра алмаячагын сизде.
— Мөршидә үпкәләде бит, — диде ул, үз алдына сөйләнгәндәй, егетнең тәкъдименә туры җавап бирмичә.
— Исегез киткән икән иске чикмәнгә...
— Бер коллектив кешесе ич без, Шәриф, комсомол членнары.
— Куеп торыйк әле, Рауза, юк нәрсәне. Аның тырт-пырт холкы өчен мин гаеплемени?
Егет ачык тәрәзә кырыена килеп басты. Җыр һәм гармонь тавышы вакыты белән сүрелеп, вакыты белән яңадан көчәеп, авылның аргы очында яңгырый иде инде. Кулларын артына куйган Шәриф әкрен генә сөйли:
— Җәй башында авыл нинди матур. Тормыш та күңелле... Мин бәлки катырак бәрелгәнмендер. Сезгә карата һичкайчан алай әйтә алмас идем, Рауза...
Кулларының әүвәлге хәлен үзгәртмәстән, Шәриф салмак кына адымнар белән бүлмә буйлап атлады. Башын уйлар бишегенә салган Рауза ни турыда уйлаганын үзе дә белми, күңелле дә аңа, моңсу да. Бер караганда, баш тулы фикер һәм хәтта шул фикерләр зурлыгы астында ул югалып китә; икенче караганда, тотынып китәрдәй бер генә фикере дә юк.
Рауза нидер сизгән кебек башын борды һәм Шәрифне стена газетасы каршында күрде. Тәнгә кадалган вак шырпылар аны өшетеп мы- жырдаттылар, аның хәзер үк бүлмәдән чыгып чабасы килде. Зур ихтыяр көче белән генә Рауза бу теләгеннән тыела алды. Ул үзенең хак- льАыгын уйлады һәм йөрәгенең ашкынып дөпелдәве астында мәгънәсез хәрәкәтләр ясап, чәч толымын бармагына бер чорнады, бер сүтте. Ә аның Шәрифкә төбәлгән намуслы күзләре нидер көтәләр иде. Ниһаять, егет әкрен генә борылып, Раузага карады. Калын күзлекләр астыннан ачык беленеп торучы үпкәле караш кызның бәгыренә үк килеп кадалса да, Рауза күзләрен төшермәде, матур уйларының раслануын өмет итеп көтеп калды.
Иреннәре -сызыктай тараеп калган Шәриф ишеккә таба атлады. Баштарак буй-сынын тотуында бернинди дә үзгәреш юк кебек күренде аның, ләкин бүлмә эченнән соңгы адымнарын атлаганда, гадәттә туп-
туры йөри торган калын чәчле башы, нәрсә авырлыгындадыр, кинәт алга таба иелеп төште. «Шәриф ник аңламыйсың минем йөрәгемне!» дип әрнеп кычкырасы килде Раузаның.
Ул, бу минутта бәхетсез дип исәпләгән башын, йодрыклары белән кысты һәм һични күрергә сәләтен югалткан күзләрен ишектән ала алмыйча, беравык авыр сулап утырды. Ләкин биредә озак утырып калу мөмкин түгел иде, Рауза әйберләрен җыештыра башлады. Күңел дулкыннары әкренләп тыналар, әмма алар урынына ниндидер ачы юшкын утырып кала. Мондый тойгы калдырганчы, бөтенләй тынмасыннар иде ул дулкыннар. Көн буе кер уып, кер чайкаган төсле бөтен тәнгә эч по- шыргыч арыганлык тарала, кузгаласы килми. Портфелен бикләгәч, ул тагын бераз утырды, завуч өстәленә карап алды, Шәрифнең бөтен нәрсәсе җыештырылмый ята иде. Баштан: «Бүлмәне бикләргә онытмаска кирәк» дигән уй үтте. Рауза торып тәрәзәләрне ябарга өлгермәде, бүлмәгә Мөршидә йөгереп керде.
— Күрдеме әллә тегене? — Күзләре серле янган Мөршидә, стена газетасына күрсәтеп, пышылдап кына сөйли, соравына җавап та көтмичә, иптәшенең жакет итәгеннән эләктереп җилтерәтә башлады: — Әйдә әле минем белән, әйдә!..
— Әллә акылыннан шашкан инде? — дип уйлап, Рауза ашыкмый гына аның артыннан китте.
— Тизрәк атла инде... Тәрәзәдәй карап тора идем, бу килеп чыкты. И, җаным, аптырап киттем, исерек кеше кебек әкрен генә атлый. Ятрәк инде... Бу арысланга ни булган, дим. Кызганып куйдым үзен, ышанмыйсыңмы, рас менә. Әнә, күрәсеңме пожарныйларга шалтыратсаң да бер дә урынсыз булмас, дөньяны төтенгә тутырган’.
Икенче катта урнашкан класс бүлмәсе тәрәзәсенә зәңгәрсу төскә төрелә башлаган каен һәм нарат ботаклары үрелеп тора. Аста аяклары җиргә беркетелгән скәмья өстендә кара шәүлә хәрәкәтсез утыра.
— Әнә, күрдеңме? — Мөршидә Раузаның колак төбендә генә пышылдый. Ыспай, нәзек каенның тоныклана башлаган фонында хәрәкәтсез утырган бу кеше яшен сугып сындырган тәкәббер наратны хәтерләтә иде. Ачылмага чытырдатып ябышкан Рауза аңардан күзен алмый иде. Әиә ул, утырган килеш кенә тураеп, янындагы каенга сөялде. Каенның атлас күлмәгенә башын куйды. Нәрсә турында уйлый икән ул, беләсе иде. Бәлки ул үзе таянып торган яшь каенга Раузага булган үпкәсен пышылдыйдыр, бәлки... Нигә менә хәзер шул ак каен түгел икән Рауза? Әллә янына чыгасымы, юатасымы? Ничек итеп юатсын аны Рауза, сыйпар, юмалар өчен тәнкыйтьләп чыктымыни ул аны, төзәтер өчен түгелмени...
Рауза әкрен генә башын күтәрде. Күктә энҗе йолдызлар җемелди. Каяндыр килеп чыккан болыт кисәге көмеш ай урагын каралҗым канаты астына яшерергә азаплана. Бер мәлгә күкнең ул почмагы элекке тантаналы халәтен югалта, шомлы караңгылыкка бата. Ләкин теге болыт уч төбе зурлыгында гына булган икән, ай яңадан көлде һәм шундый матур итеп көлде, моны күргән Раузаның борчулар белән тулган күңеле ачылып, җиңеләеп китте. Ул, моңсу күзләре белән, каен янында хәрәкәтсез торган Шәрифкә караган килеш, иркен сулап куйды.
-32