Логотип Казан Утлары
Публицистика

БАШКОРТ СОВЕТ ӘДӘБИЯТЫ КҮТӘРЕЛЕШТӘ


Алексей Максимович Горький совет азучыларының Беренче бөтенсоюз съездында ясаган докладында, Совет әдәбиятының рус теле әдәбияты гына түгел — бөтенсоюз әдәбияты икәнен әйткән иде. «Бездә телләре белән генә аерылып торган кардәш республикалар әдәбияты капитализм тарафыннан таркатылган хезмәт ияләре дөньясын берләштерә торган шул ук идеянең нуры һәм йогынтысы астында яши һәм эшли»,—диде ул.
Совет язучыларының беренче съездыннан соң узган егерме ел вакыт бу сүзләрнең дөреслеген һәм тормышчанлыгын ышандыргьш итеп раслады. Кардәш халыкларның культура ягыннан бер-беренә йогынты ясавы, бер-берен баетуы бөтен совет культурасының, әдәбиятының үсеш законына әйләнде. Билгеле булганча, гомум совет культурасы барлык кардәш халыклар культурасы элементларыннан туа. Ул үз эченә Советлар Союзындагы төрле милләт халыклары иҗат, иткәннең иң яхшы һәм алдынгы якларын ала.
Украинаның Россия белән яңадан кушылуына 300 ел тулу бәйрәме СССР халыклары культурасының һәм әдәбиятының үзара нык бәйләнештә булуына иң ачык үрнәк булып тора. Илебездәге барлык халыклар әдәбияты да, шул рәвешчә, үзара тыгыз бәйләнгән һәм берберен баета киләләр.
Башкорт совет әдәбияты — бөтен-союз әдәбиятының, аерылгысыз бер кисәге. Ул башка кардәш әдәбият-ларның, бигрәк тә рус классик һәм совет әдәбиятының гүзәл үрнәкләре йогынтысында үсә һәм байый бара.
Башкорт халкының язма әдәбияты һәм әдәби теле үсәрлек шартлар Бөек Октябрь социалистик революциясеннән соң гына туды. Әмма бу — башкорт халкының күп гасырлар буена бернинди әдәбияты булмаган дигән сүз түгел. Башкорт халык иҗаты бай рухи культура мирасы булып тора. Бу мираста халыкның алдынгы рус галимнәрен үзенә тарткан һәм XIX гасыр башыннан бирле ныклап өйрәнелә башлаган күптәнге, зур һәм бай культурасы поэтик чагылыш казан-ган.
Башкорт халкы XVIII гасырда ук инде гүзәл милли героен, Пугачевның якын ярдәмчесе Сал ава г Юла- евыи биргән. Салават Юлаев иң беренче башкорт шагыйре — импровизатор да булган. XIX йөздә башкортлар арасыннан Мирсалих Бик- чурин, Мөхәммәтгалим Куватов һәм Мөхәммәтсәлим Өметбаев шикелле рус уку йортларында тәрбияләнгән прогрессив интеллигенция вәкилләре килеп чыга. Алар шул замандагы «төрки» язма телендә берничә әдәби әсәр язып калдырганнар.
Башкорт әдәбиятының туып үсеп китүендә татар һәм башкорт халык-ларының бөек шагыйре Мәҗит Га- фурииың һәм татар әдәбиятының гүзәл классигы Г. Тукайның хезмәтләре искиткеч зур. Гафури күп әсәрләрен татар һәм башкорт хезмәт ияләре тормышын сурәтләүгә ба-
90
тышлаган. Ул Совет власте шартла-рында егерме елга якын Башкорт- стан язучыларыныц алгы -сафында торды һәм башкорт .совет әдәбиятын формалаштыруга үзеннән зур өлеш кертте.
Башкорт язучылары иҗатына бөек Тукайның, Г. Камалның һәм Ш. Камалның йогынтысы искиткеч зур. Сәйфи Кудаиц Гариф Гомәр шикелле күп кенә өлкән язучылар һәм алардан кала яшь язучылар Г. Тукай, М. Гафури поэзиясендәге һәм прозасындагы иң яхшы традицияләрне үстереп киләләр.
Кардәш татар һәм башкорт ха-лыклары әдәбияты, шул рәвешчә, һәркайчан үзара нык бәйләнештә үсә килә. Башкорт укучылары Бөтен совет әдәбияты уңышларын да, күрше кардәш Татарстан республикасы әдәбияты уңышларын да һәрвакыт зур кызыксыну белән күзәтеп баралар.
Билгеле ки, башкорт әдәби теле Октябрь революциясеннән соң гына барлыкка килде. Башкорт халкының культурасы чәчәк атарлык социалистик башкорт милләте формалашырлык шартларны бары тик социалистик революция генә тудырды. Коммунистлар партиясенең зирәк милли’ политикасы нәтиҗәсендә башкорт совет культурасы һәм әдә-бияты ирешкән зур уңышлар моның ачык үрнәге булып тора.
Аз гына вакыт эчендә башкорт халкының урта мәктәпләре һәм югары уку йортлары, милли театры, милли операсы һәм балеты үсеп җитте. Башкортлар арасыннан күп кенә фән, әдәбият һәм сәнгать работниклары җитеште. Башкорт совет әдәбияты совет власте елларында кардәш СССР халыклары әдәбияты сафына нык басты.
Хәзерге көндә Башкортстанда кы-рыктан артык язучы — прозаиклар, шагыйрьләр, драматурглар һәм әдәби тәнкыйтьчеләр эшли. Сәйфи Ку- даш, Гариф Гомәр шикелле өлкән буын язучыларның исемнәре халыкка нык танылган. Күп санлы урганчы буын язучылар: Сәгыйть Агиш, Рәшит Нигъмәти, Әкрәм Вәли, Баязит Бикбай, Хәниф Кәрим, Сэлах Кулибай, Гайнан Әмири, Кадыйр Даян, Максуд Сөндскле, Мос- тай Кәрим, Кирәй Мәргән һәм башкалар 30 нчы елларда башкорт әдәбиятында ныклы урын алдылар. Башкорт язучыларыныц яшь буыны әдәбиятка башлыча сугыш елларында һәм сугыштан соңгы елларда килеп, шул чорларда формалаштылар. Болар — прозаиклар Әнвәр Бикчән- тәев, Зәйнәп Биишева, шагыйрьләр Назар Нәҗми, Хәким Гыйлаҗов, Шәриф Биккол, драматурглар Ибраһим Абдуллин, Габдулла Әх- мәтшин һәм башкалар. Болардан тыш безнең әдәбиятта бүгенге көндә күп кенә яшь прозаиклар, шагыйрьләр һәм драматурглар уңышлы иҗат итәләр.
Башкорт совет әдәбияты Беренче бөтенсоюз язучылар съезды һәм башкорт язучылары съездыннан соңгы егерме еллык вакыт эчендә шактый зур уңышларга иреште. Июньдә икенче съезд булды.
Сугышкача бишьеллыклар чорында ук инде башкорт әдәбиятында күренекле генә әсәрләр иҗат ителде. Шулар арасында Сәйфи Кудашның башкорт авылында колхоз строе җиңүенә багышланган «Куш каен»ы, Сәгыйть Агишның «Мәхмүтов», «Егетләр», «Мөәзин йортында» исемле өч повесте, А. Карнайның «Даладагы-утлар», «Без кайтырбыз» исемле повестьлары бар. Сәгыйть Миф- таховның колхозчы крестьяннарның эшен һәм совет кешеләрендәге яңа мөнәсәбәтләрне чагылдырган «Сак- мар», «Дуслык һәм мәхәббәт», «Ялан кызы» һәм «Балкайда» дигән драма-лары 30 нчы еллардагы башкорт драматургиясендә шактый зур урын алып торалар. Баязит Бикбайның «Карлыгач», «Салават» исемле, Кадыйр Даянның башкорт халкының тарихи-революцион үткәндәгеләренә багышланган «Таңчулпан» исемле драмалары да шул елларда иҗат ителгән. Сәйфи Кудаш, Гариф Гомәр, Рәшит Нигъмәти, Хәниф Кәрим, Г. Сәлам, Гайнан Әмири, М. Хәй, Әкрәм Вәли, Мостай Кәрим, Сәлах Кулибай, Максуд Сөндекле һәм башкаларның поэмалары, шигырьләре сугышка хәтле үк инде басы- л ы н, у ку ч ы л а р та р а ф ы и н а н сөелеп каршы алындылар. Башкорт язучы-
91
.ларының күпчелеге Бөек Ватан су-гышында катнашты. Прозаиклардан А. Карнай, Сәгыйть Мифтахов, ша-гыйрьләрдән Мөхәммәдьяров Хәй, Малик Харис, Мазгар Абдуллин, Хөсәен Кунакбай һәм башкалар Ва-тан сугышында батырларча һәлак булдылар.
Бөек Ватан сугышы елларында һәм бигрәк тә сугыштан соңгы чорда башкорт совет әдәбияты аеруча үсеп китте. Башкорт язучыларының соң-гы елларда язган әсәрләре аларның тормышка тагын да якынаюларын, совет кешеләренең коммунизм өчен көрәшенә ныграк катнаша башлау-ларын күрсәтә. Башкорт әдәбияты-ның. темасы киңәя, идея-художество дәрәҗәсе күтәрелә төште. Башкорт язучыларының күп кенә әсәрләре хә-зер башкорт әдәбиятының гына тү-гел, бәлки бөтен Союз әдәбиятының байлыгына әйләнде: башкорт әдә-биятының. күп үрнәкләре рус,, украин, татар һәм башка телләргә кат-кат тәрҗемә ителде.
Башкорт әдәбияты н ы ң үсүе ндә әһәмиятле вакыйга итеп беренче мәртәбә романнар басылып чыгуын күрсәтергә кирәк. Болар — С. Агишның «Нигез», К- Мәргәннең . «Нарыш тау итәгендә», Ә. Вәлинең I «Беренче адымнар», Ә. Бикчәнтәев- нең «Карачәй юлы» исемле әсәрләре— башкорт әдәбиятында роман жанрын башлап җибәрделәр.
Башкорт әдәбиятында соңгы ел- .ларда иҗат ителгән иң зур әсәрләрдән Сәйфи Кудашның ике бөек шагыйрь Тукай белән Гафуриның олы дуслыкларына, аларның 1912 ел язында Тукай үләргә бер си кала Уф а да оч р а ш ул а р ы на б а гышл a 11 га и «Язны каршылап» исемле повестен, өлкән язучы Гариф Гомәрнең башкорт сал агызучыларының, урман эшчеләренең Ватан сугышы елларындагы тырыш хезмәте турында язылган «Дулкыннар өстендәге кала» исемле повестен күрсәтергә кирәк. Зәйнәп Бшпнева совет пионерларының укуы һәм тормышы ту- 7 рында балалар өчен «Дуслар булыйк» исемле повесть язды.
Соңгы еллардагы башкорт әдә-биятының тематикасы Ватан сугы-шында Совет Армиясенең героик көрәшен һәм җиңеп чыгуын, совет кешеләренең тылдагы тырыш хезмә-тен, совет халкының сугыштан соң-гы чордагы иҗади хезмәтен һәм бө-тен дөньяда тынычлык өчен көрәшен чагылдырган, башкорт авылларын-дагы социалистик үзгәрешкә һәм су-гышкача бишьеллыклар чорында милли кадрлар җитештерүгә багыш-ланган «Нигез» һәм «Беренче адым-нар» исемле романнар, совет баш- кортстаны промышленностеның төн тармагында эшләүче кешеләр — нефтьчеләр турындагы «Нарыш тау итәгендә» һәм «Карачәй» романнары белән билгеләнә.
Сугыш темасына багышланган шигъри әсәрләр рәтендә Хәниф Кә-римнең Москваны геройларча саклау көннәре, халыклар арасында якты йолдыз кебек балкыган . дуслык ту-рындагы «Якты йолдыз» исемле поэ-масы күренекле урын алып тора. Бу поэмада Уралдан килгән башкорт егете Билал һәм Байкалдан килгән рус егете Вадим образларында совет патриотларының батырлыгы, башкорт һәм рус халыкларының гомерлек дуслыгы гәүдәләнгән.
Шагыйрь Максуд Сөндекле Дон-басстагы атаклы корыч коючы Макар Мазайның подпольедагы эше һәм үлемсез батырлыгы турында «Макар Мазай» дигән поэма язды һәм Куйбышев гидростроев төзүчеләр турында «Идел таңнары» дигән исем астында шигырьләр циклы бастырды.
Шагыйрь С. Кулибай «Осталар» исемле поэмасында сугыш елларында Башкортстандагы корыч коючыларның, Л1азай тәҗрибәсен өйрәнеп, тырышып эшләүләрен, Көньяк Уралның мартен мичләрендә Көньякның вакытлыча сүнеп торган домналары ялкыннары дөрләвен шигъри тел белән сөйләп бирде.
Уфада, Москвада һәм Болгариядә басылып чыккан «Үлемсезлеккә хокук» исемле повестенда язучы Әнвәр Бикчәнтәев безнең үлемсез якташыбыз Александр Матросовның образын тудыруга омтылыш ясады.
Мостай Кәрим «Безнең өйнең яме» исемле повесте белән башкорт балалар әдәбиятына үзеннән зур өлеш кертте. Бу повестьта, нечкә
92
лирик тойгылар белән, башкорт малае Җәмил һәм «ялкынга чорналган» өйләреннән балалар семьясына килгән украин кызы Оксана арасындагы дуслык сурәтләнгән. Повесть рус, украин, татар һәм башкорг телләрендә басылып чыкты.
Совет кешеләренең сугыштан соңгы чордагы иҗади хезмәтенә, тынычлык өчен көрәшенә багышланган әсәрләр рәтеннән Рәшит Нигъмәти- нең «Большевик» исемле поэмасын күрсәтергә мөмкин. Бу поэмада Коммунистлар партиясенең җитәкчелек роле, алдынгы совет кешесе — коммунистның иң яхшы сыйфатлары җырлана.
Соңгы еллардагы башкорт әдә-биятында совет кешеләренең тормы-шын һәм көрәшен киңрәк эпик по-лотноларда сурәтләргә омтылу сизелә. Югарыда телгә алынган романнар шуны раслый.
С. Агишның «Нигез» романында күмәкләштерү һәм индустрияләштерү елларында башкорт халкы тормышында булып үткән тирән социаль үзгәрешләр чагыла. Ярлы крестьян Ташбулатның язмышы моның гыйбрәтле үрнәге итеп бирелә. Ташбулат үзенең ярлы булуын йортының нигезе «бәхетсез» урынга ту-ры килгәнлектән дип уйлый, яңа урынга күчеп, нигезен үзгәртеп тә карый, ләкин тормышы җиңеләйми. Хикмәт бер Ташбулатның йорт нигезен үзгәртүдә генә түгел, ә барлык крестьяннар тормышын яңа нигезгә корырга кирәклектә икән. Бу — романнан бер эпизод кына. Шулай да моңа тирән мәгънә салынган. Барлык крестьяннар тормышын яңа нигезгә кору проблемасы белән беррәттән романның буеннан- буена икенче бер тема — башкорт халкының милли кадрлары җитешү темасы сузыла. Романның герое Салих Ягфаров — Совет власте елларында фән, культура һәм сәнгать работниклары сафына баскан кеше-ләрнең берсе. Роман буенча укучының күз алдыннан беренче бишьеллыклар чорындагы башкорт авылы Һәм шәһәрендәге күп кенә кешеләрнең язмышы уза. Ике лагерь бер- берсенә капма-каршы куелган: Шакиров, Гыйлажев дигән кулаклар, Шәңгәрәй купең, Төхфәт мулла, кулак иярчене Айтбай бер лагерьда б ул с а л а р, Салих, а в ы л ком м у н исты Хәким, демрбилизацияләнсп кайткан кызылармеец Бикбулат, аның атасы — карт тимерче Хәлкәе, ярлы крестьян Ташбулат, комсомол җитәкчеләре Әгъзамский белән Хәсән, партия җитәкчесе Казаков икенче лагерьда торалар. Бу геройлардан күбесенең үз характеры, индивидуаль сыйфатлары, үз язмышы бар. Алар укучының күңеленә кереп калалар.
Әкрәм Вәлинең «Беренче адымнар» романы үзенең тематикасы белән «Нигез» романына якын тора Бу әсәрдә башкорт совет интеллигенциясенең формалашуы, Совег Башкортстанында яңа кешеләр үсүе чагылган. Романда яшь комсомолец Булат Дәүләтов авызыннан беренче башкорт вузының көндәлек тормышы, яшьләрнең шәһәрләрдәге һәм авыллардагы социалистик үзгәрешләрне тормышка ашыруда катнашып көрәшүләре турында сөйләнә. Китапның беренче битләрендәге студентлар соңыннан башкорт совет интеллигенциясенең иң яхшы вәкилләре булып күз алдына килеп басалар. Булат Дәүләтов — шагыйрь, «Беренче адымнар» исемле шигырьләр җыентыгының авторы; аның яраткан дусты Фәния Харисова — Теолог, Губкинның укучысы; Хәмит Бикморзин, яңа сорт бодай уйлап табучы агроном-новатор; Тимер Юлдыбаев — заводта инженер, Ил- һам Бикколов — нефтьче галим, фәннәр докторы.
Кирәй Мәргәннең «Нарыш тау итә-гендә» дигән романы Башкортстан нефтьчеләренең сугыштан соңгы хезмәтен күрсәтүгә багышланган. Башкортстан белән Татарстан чи-гендәге Ык елгасы буенда Нарыш тау итәгендә 199 нчы номерлы бораулау вышкасы тора. Романның тэп герой-лары— үз максатларына омтылучан яшь нефтьчеләр Сәлмән, Морат, җитез һәм акыллы кыз Мәрьям, шаян холыклы Мәхмүт, аз сүзле Садри һәм башкалар әнә шунда эшлиләр. Урта күрсәткечләр белән тынычланып калган карт мастер Җантимер Миңнегуловның йөрәген-

.дә әнә алар ярыш очкыны, хезмәт дәрте уяталар. Аларга партия җитәкчесе Ярцев булышлык күрсәтә.
Бу өч романның өчесе дә Москвада рус телендә басылып чыкты.
Узган елны «Әдәби Башкорт- стан» журналында Әнвәр Бикчән- тәевнең «Карачәй юлы» исемле романының. беренче китабы басылды, Бу әсәрдә 20 нче еллар азагында һәм 30 нчы еллар башында .Баш- кортстанда нефть өчен барган көрәшнең зур картиналары гәүдәләнә. Романда Башкортстан нефтен ачучы геологлар Белов, Л^иловаиова, академик Губкин, аларның якын ярдәмчеләре — башкорт яшьләре Буран, Зифа образлары, шулай ук консерваторлар һәм дошманнар Велико- рецкий,, Хәмзин һәм башка образлар бирелә. Бикчәнтәевнең романы башкорт әдәбияты өчен күренекле казаныш булды.
Соңгы елларда башкорт драма-тургиясе дә сизелерлек уңышларга иреште. Мостай Кәримнең «Ялгыз каен» драмасын, Г. Әхмәтшинның «Тальян гармонь», К. Даянның «Дим буенда» исемле, сугыштан соңгы колхоз авылына багышланган ко м е д и я л ә р е н, И б р а һ и м Абдуллин- ның нефтьчеләр тормышыннан алып язган «Тирән сулыш» драмасын һәм «Баҗалар» комедиясен, Назар Нәҗ-минең совет яшьләре һәм студентлары турындагы «Язгы җыр», «Чакы-рылмаган кунак» драмаларын һәм башкаларны тамашачылар яратып каршы алдылар.
Ләкин башкорт совет язучы ларының эшендә җитди кимчелекләр дә бар әле. Башкорт әдәбияты республиканың кызу темплар беләл үсеп барган тормышыннан артта кала, кайнап торган чынбарлыгыбыздагы күп кенә әһәмиятле темалар кузгатылмаган әле. Эшчеләр сыйныфы турында әсәрләр аз языла. Башкорт халкының бай тарихы да художество әсәрләрендә әлегә чагылмаган диярлек. Сатира бик акрын үсә. Кайбер әсәрләрнең художество дә-рәҗәсе тиешле югарылыкта түгел. Күп кенә язучыларның әдәби осталыклары җитеп бетми. Без бу кимчелекләрнең барысын да беләбез. Болар — безнең үсү чоры кимчелекләре.
Партия һәм халык тарафыннан әдәбият алдына куелган зур таләпләрне тормышка ашыру өчен, совет әдәбиятын коммунизм төзүче халкыбызга лаеклы әсәрләр белән баету өчен башкорт язучыларының бөтен мөмкинлекләре бар.