Логотип Казан Утлары
Шигърият

АБАЙ ШИГЫРЬЛӘРЕ


Бай бик саран, Холкы яман.
Илдә яхшы калмады.
Өлкән кеше —
Юк бер эше —
Илне хурлап алдады.
Юньле, юньсез,
Телле, телсез —
һәммәсе дә бер йөри.
Сүксә түрә,
Булыс йөгрә
Өйдән өйгә, этмени!
Карыны бик тук,
Кадере һич юк,
Карамый үз халкына Сүзгә күнми, Эшли белми,
Ил таларга ашкына.
Чынны сөйгән,
Юньле йөргән
Күрмәдек бер эш ирен, Кулга алып, Бәла салып,
Ул каһәрли үз илен.
Чәчте малын,
Бирде барын
Менсен өчен урынына. Инде талый Армый-талмый,
Дөньяда тик ул гына
Ил дә начар,
Ир дә начар, —
Инсафы юк бер кеше.
Сыяз1 житә,
Өяз1 2 тетә,
Чыкмый барып бер эше.
1 Сыяз — съезд (волость башлыгын сайлау өчен).
2 Ө я з — өяз башлыгы мәгънәсендә.

55
Китте берлек,
Сүиде ирлек,
Хәсрәтеңне кем белер? Ил талаша, Тарткалаша,
Тайса аяк, кем күрер?
Үтте гомрем,
Бармый күңлем
Бу дөньяның эшенә,
Бергә йөреп,
Дус күренеп,
Алдый белгән кешегә.
Бәхете илнең,
Зарлы җирнең —
Булды бар җан атканым. - Бер һөнәрсез, Дорфа, әрсез
Шушы йортмы тапканым?
1890
(Кыскартып алына)
Күземнең карасы, Бәгъремнең парәсы, һич китмәс йөрәктән Гыйшкыңның ярасы.
Ничек соң түзәрмен, Яшь түгә күзләрем.
Иркәмне мактарга Чиксез күп сүзләрем.
Әдәптән узмамын, йөрәкнең сызлавын Үзең дә беләсең, Күп сөйләп сузмамын.
Бик текәп карыйсың, Көлкегә саныймсың. Сизмәмеш буласың, Ник сынап армыйсың?
Син сабыр, чыдыйсың, Көләсең, уйныйсың, Көямен, янамын, һич рәхим кылмыйсың.
Акылсыз би булмас, Шәүләсез өй булмас, йөрәге сап-салкын Кешедә ми булмас.
56
Чын гыйшык соң булмас, Соң булса сер булмас. Зарымны әйтәмен, Я булыр, я булмас.
Киң маңгай, калын сач, Таралса, бер колач. Ак муен, алма бит, Җанкисәк, йөзең ач!
Зифа буй, нечкә бил, Сыгладыр, сукса җил; Ачылган ал чәчәк, — Килешле бөтен җир.
Кайгың—кыш, йөзең—яз, Көлсәң син — көн аяз. Җырла бер яңгыратып, — Былбылдай, — саф аваз.
Кил мине күрсәнә, Бер назлап көлсәнә! Аз сиңа, мал түгел, Җанымны бирсәм дә.
Син тиндәш саф гөлгә, Балкыйсың шат көндә. Миңа бер насыйпмы Нурында эрергә?
Сихерләп һәркемне, Тартасың күңелне. Ходаем, бу йөрәк Тынармы бер көнне?
1891
Гыйшык теле — ул телсез тел. Күз белән күр, күңелдән бел, Сөешеп яшьләр хата итми, Теләсәң син ышан я көл.
Ул тел таныш иде безгә, Укый идек хәрефсез дә, Укып яхшы аңлый идек, Инде тынлык күплебездә...
1894
57
ч*.
❖ ❖
Балалык үтте, белдеңме?
Егетлеккә килдеңме?
Егетлек үтте, күрдеңме?
Картлыкка да күндеңме?
Кемнәр сөйләр хәлеңне, Вәгъдә бозып йөрдеңме? Вәгъдәледән көлдеңме?
Әллә инде, мескенем, Тышаулы дөя шикелле Абзардан чыкмый үлдеңме?
1895
. *
❖ ❖
Була шундый рәхәт чагың, Эчтә кайгы басыла, Шат сәгатьләр килә тагын, Күк болыттан арчыла.
Саф чишмәдәй булса гомерем,
Чылтырап агар идем мин, Бетмәсме дип күңел керем,. Юып карар идем мин.
Җан уяна, күз ачыла, Таңнар ата, көн килә. Гөрләвектәй сүз агыла, Якты акыл көч бирә.
Шунда акын билне буып, Тирә-якка күз сала, Дөнья керен бетерә юып, Уйга талып моңлана.
Лачын төсле үткер күзле, йөрәктә зар кузгала. Наданлыкка үчле үзе, Тыңлаган дулкынлана.
Гаделлеккә һәм акылга Юрап күргән-белгәнен, Җырлый ул ерак, якынга, «Җырла шуны!» дигәнен.
Дәртле йөрәк, саф күңел ул, Изге теләк, ачы тел.
Нәрсә язса — дөресе шул, Яратмасаң, үзең бел!
1895
58
Хан кулында яшәгән, ди, бер кыз бала, Җан бирергә хәзер торган ханы аңа, Киендергән атлас-ефәк киемнәргә, Иркәләгән, имеш, сылу күңелен таба.
Шифа түгел яшь йөрәкнең ярсуына — Матур кием, әлван нигъмәт, һичкайсы да. «Карт сөйгәнче, корт ашасын тәнемне» дип, Кыз ташланган биек ярдан тирән суга.
Бизәк белән алдап булмый яшь күңелне, Яшьләр сөйсә үзенә тиңне — шул күңелле, Вакытың үтеп коры -сөяк калганнан соң Кыз баланы назлау тинтәклек түгелме?
Яшь йөрәкне алдый торган алтын булмас, Карт белән яшь һичвакытта якын булмас, Әгәр берәү утыз яшькә өлкән икән, Акча, биреп алган белән хатын булмас.
Тинтәк картлач матур бер яшь кызны ала, Белдермичә кайгысын, кыз эчтән яна, Икесенең арасында мәхәббәт юк, Нишләсен соң, хайван түгел ул кыз бала.
Малга хирес була кеше карт көнендә, Карт гомерне мал яшәртә алмый бер дә, Сылу кызны сатып алып бик күп малга, Яшьлегеңне эзләвеңнән файда кемгә?
Бел, ^картлач бай, әгәр дә син гамьсез йөрсәң, Мөгез чыгар, хатын әйткән сүзгә эрсәң, һич уңмассың, үз-үзеңә кәефләнеп, Ашың белән хатыныңны мактап йөрсәң.
Бай үзенең карт хатынын тиргәп армый, Яшь хатынның йөрәгенә җылы салмый, Берсе — саф гөл, берсе — корып калган кура, Кыш белән җәй мәңге бергә кушыла алмый.
Койрык болгап йөрүеңдә мәгънә бармы, Күпме генә назласаң да яшь кызларны, — Бер еллык юл’—ике күңелнең арасы, Картлач пәри ничек куша алсын аны.
1896
59
яз
(Кыакартып алына)
Язлар җитсә, калмыйдыр кышның эзе, Келәм төсле бизәлә җирнең йөзе.
Рәхәтләнә кешеләр, сайрар кошлар, Үз анаңдай иркәли кояш безне.
Язны котлап, көньяктан кошлар килә, Яшь-җилкенчәк кайгысыз уйный, көлә.
Гүрдән яңа торгандай карт-корылар һңч тик ятмый, кыбырдый, үз эшен белә.
Утрак илләр күчмәгә аралаша, һәркем көлеп, күрешеп кочаклаша.
Дөнья куган яшьләрнең кулы бушап, Чыр-чу килеп, серләшеп, күңел ача.
Бозау-бәти рәхәткә тиенгәннәр, Күбәләкләр нинди бай киенгәннәр,
Борылып аккан сихерле саф суларга Гөлчәчәкләр, агачлар иелгәннәр.
Казлар йөзә кыйгачлап якты күлдә, йомырка эзләп балалар армый бер дә;
Очкан атта йомырылып, лачын чөеп, Бәхет сыный яшь егет язгы көндә.
Мул табышлы сонарчы кайткан чакта Каршы чыгып, иркә кыз назлы көлә.
Язын көяз киенә яшь киленнәр,
Җир йөзенә ямь бирә асыл гөлләр,
Тугайларда сайраса былбыл кошлар, Кәккүк куша таулардан моңлы көйләр.
Бар җир йөзе бизәнгән шундый чибәр, Миһербанлык дөньяга нурын сибәр,
Җир-әнкәбез күкрәген имезгәндә, Әткәң төсле, өстеңә күкләр инәр.
Кояш — кияү, җир — килен, берсен-берсе
Шундый өзелеп сагынган һәр икесе.
Кияү килде, масаеп йөрү бетте, — Ай, йолдызның бөтенләй качты төсе.

Ан, йолдызга җылы җил хәбәр бирде, Җан иясе, куанып, туйга килде;
Сагышлы ак юрганын алып ташлап, Җир яшәрде, аңар шат чырай керде.
Кияүне җир кыш буе көтеп ала, Каушып булмый, бик ерак ике ара;
Киявенең сулышын тойганнан соң Җир көлә, тутый коштай матурлана.
Күзне текәп кояшка булмый карап, Тик нурында йөз аның, кайгың тарат;
Кызыл буйлы сары алтын чатырына Кояшның кич кергәнен тордым карап.
1890’
М. Максуд тәрҗемәләре