УЙ ҺӘМ ТОЙГЫ
Синең, башында бер уй төенләнә, син аны кешеләргә үзен, тойганча итеп, шигырь теле белән әйтеп бирергә телисең. Син аны әйтми булдыра алмыйсың һәм әйтәсең. Шигырь шулай туа. «Туа» сүзе үзе үк ниндидер табигыйлекне характерлый. Бездә исә, кызганычка каршы, күп вакыт шигырьләр чыгуга менә шундый эчке кирәклек түгел, бәлки күп төрле очраклы хәлләр сәбәп булалар. Аларның берсе: начар үрнәк. Редакторның зәвыксызлыгы аркасында, газета, журнал һәм китап битләрендә «шигырь» дип аталудан бигрәк, көйле юллар дип аталырга тиеш нәрсә басылып чыга. Укучыда ул бернинди йогынты калдырмый, шулай да бер «рациональ» фикер тудыра ала:
— Карале, болай гына мин дә язып ташлый алам лабаса!
һәм ул яза. Уйсыз, тойгысыз, дөресрәге, уйны һәм тойгыны көчләп яза. Тагы да куркынычрагы, бу «болай гына» язылган шигырь басылып та чыга. Гадәттә андый шигырьләрне берәү дә укымый. Алар газета һәм журнал битләрендә прозаик әсәрләрне бер-берсеннән аеру, верстканы төрләндерү хезмәтен үтиләр. Ләкин никадәр зыян китерәләр алар! Бу бер-берсенә ике тамчы су кебек охшаган, бер-берсен кабатлаган җансыз «шигырьләр» укучыны гомумән поэзия укудан биздерәләр. Шигырь белән, аның язмышы белән кызыксына торган кеше, мондый «шпгырьләр»не күреп:
— Нигә язылган, нигә басылган бу?—дип шомлана, гаҗәпсенә...
Бәхеткә каршы, Шәүкәт Галисв- нең «Яңа көйләр» II дигән кечкенә җыентыгын укып чыкканнан соң, мондый сорау тумый: киресенчә, укучы бу шигырьләрне бер сулыш белән укып чыга һәм аның
II П.1. Г а л и о в. Яңа көйләр. Таткниго- издат. 1954, С. Хәким редакциясендә.
1 Бу ике мәгънә бездә күп вакыт бергә буталып йөртелә, һәрбер шигырьдә сюжетлылык мәҗбүри түгел, әмма конструктив төзелеш, композицион бөтенлек мәҗбүри. Сюжет ул прозаик әсәрләр өчен, ә поэзиядә поэма һәм балладалар өчен генә мәҗбүри — Ә. Ф.
күңелендә акрын, ләкин яңа бер тавышның яңгыравы чыңлап кала.
Иң элек җыентык үзенең кечкенә- “леге белән (20 биттә 17 шигырь) игътибарны үзенә тарта. Шагыйрь, әлбәттә, 17 генә шигырь язмаган, аның болар янына тагы да өстәрлек мөмкинлеге булган, ләкин ул өстәмәгән. Бу үзе генә дә яшь шагыйрьнең үзенә карата таләпчәнлеген күрсәтеп тора. Шигырьләр әлеге уртак «мода» белән мавыгу «җимешләре» түгел, бәлки мөстәкыйль уйлый һәм тоя белә торган, индивидуаль йөзе булган шагыйрьнең иҗади омтылыш нәтиҗәләре: Аларда шигырь өчен иң кирәк ике элемент бар: уй һәм тойгы. Ләкин уй монда безнең күп кенә шигырьләрдә очрый торган риторик сүзләр белән аңлатылмый, бәлки үзенең оригиналь формасын таба. «Тимерлектә» дигән шигырьдәге бер-ике строфаны алыйк. Бер тимерче икенчесенә эндәшә:
— Кич җитә, тик безнең генә Эшләр очланмый һаман, Күрәмсең, остасын кетә,
— Тизме?—дип соңгы сабан.
Уйланусыз гына яза торган «модный» шагыйрь икенче тимерчедән: «Борчылма, планны төгәлләрбез, арттырып үтәрбез!» дигән «ялкынлы» вәгъдә белән җавап бирдертер иде. Моның мисаллары’ безлә аз түгел. Галиевнең тимерчесе дәшми:
Мулланур җавап урынына Чүкечен ешрак йөргә, «Аңладым, дускай!» дигәндәй. Елмаеп башын селкә.
118
Ләкин менә бу «дәшмәү»нең төбендә дәшүгә караганда да күбрәк һәм тирәнрәк уй ята. Бу тимерчеләрне шагыйрь үтәлгән нормаларының процентлары белән дә, исемнәрен кызыл тактага язу белән дә күр-сәтми, ләкин, шуңа карамастан, алар безнең күз алдына намуслы совет ке-шеләре, алдынгы эшчеләр булып килеп басалар:
Сөйлиләр алар турында:
— Болар лачын кебекләр, Тимерне кызу чагында Суга торган егетләр.
Укучы аларның җиңеп чыгуына бернинди «ялкынлы вәгъдәләр»сез дә ышана. Сурәтләү чараларында халыкның үз әйтемнәрен файдалану («Тимерне кызуында сук!») бу шигырьдә бик урынлы кулланылган: ул шигырьнең күләмен кечерәйткән, шуның белән бергә мәгънәсен баеткан.
Аз сүз белән күп мәгънә аңлату алымын шагыйрь халык иҗаты белән генә түгел, үз иҗаты белән дә ясый һәм уңышка ирешә. «Аерылу» һәм «кавышу» темаларына без күп язабыз, аларны без күп кабатлыйбыз. Галиев кабатларга теләми. Ул шул ук «аерылу» темасын ала да, аны яңа ягы белән ачып бирә. Күп тап-кыр шигырьләрдә искереп, колак күнеп (бәлки, тонып) беткән бу мәгънә кинәт тукталып уйланырга, үзенең яңача ялтыравы белән сокланырга мәҗбүр итә:
Әле ярый аерылу бар, Югыйсә шундый шатлыклы Очрашу булмас иде!
Яхшы әйтелгән! Бу афоризм дәрә-җәсендә кыска итеп әйтелгән уй никадәр юмор катыш нечкә лирика белән җылытылган, җанландырылган! Монда уй һәм тойгы бердәмлеге бар.
Безнең әдәби тәнкыйтьтә һаман әле мастерлык мәсьәләләренә чыннан әһәмият бирү юк. Мастерлык һәм форма мәсьәләләрен тиешле югарылыкка күтәрмәү аркасында кайбер шагыйрьләрнең шигырьләре бернинди конструкциясез примитив такмак дәрәҗәсенә төшәләр, аларда композицион бөтенлек югала һәм алар һәрберсе аерым яши торган такмаклар җыентыгына әйләнәләр. Мондый шигырьләрнең строфаларын теләгәнчә өстәп, кыскартып, урыннарын алыштырып куеп була, ләкин аңа карап шигырьнең мәгънәсе үзгәрми.
Ш. Галиевнең шигырьләре турында моны әйтеп булмый. Шагыйрь бер фикерне ала да аны билгеле бер ком-позицион төзелешкә салып бирә. Фикер монда үзенең әйтелеш формасын таба, һәм бу форманы инде төп мәгънәгә зарар кнтермәстән җимереп тә, арттырып та, киметеп тә булмый. Ләкин бу композицион төгәллек Галиевтә сүзгә юмартлык хисабына түгел, мөмкин кадәр сүзгә экономия ясау хисабына табыла һәм бу — шигырьнең кыйммәтен арттыра. Кайбер шигырьләрдә бу конструктив төзеклек сюжетлылык дәрәҗәсенә җиткерелгән !. Образлырак итеп әйтергә теләсәк, болар сөяксез һәм уалучан шигырьләр түгел, бәлки сөякле һәм җелекле шигырьләр...
Ләкин бу әле Ш. Галиев өлгереп җиткән мастер инде, дигән сүз түгел. Талантның яшь үрентеләре генә әле бу. Аңа бик күп үсәсе һәм үз өстендә нык кына эшлисе бар. Кыска язу теләге кайвакыт Галиевне чик-ләп куя һәм ул фикерен әйтеп бетерә алмый. Алыйк «Ут кабынгач» шигырен. Өч строфалы җыйнак кына, матур гына шигырь. Аның кабатлана торган сүзләре (ярасы, диләр, ярасы, ярасы, диләр, тирән) шигырьгә ниндидер табигыйлек, музыкаль яңгыраш, халыкчанлык бирәләр. Халык җырының «Кар бит, кар бит, кар бит ак бит» кебек юлларын искә төшерегез. Ләкин шигырьне укып чыккач, күңелдә ниндидер бер канәгатьсезлек кала. Каян бу? Башта моны аңламый торасың. Аннан соц аңлашыла. Без шигырьдәге геройның кем, нинди профессия кешесе, кайдан килгән, кая килгән, һәммәсен аңлыйбыз. Ә менә аның мәхәббәте кемгә, калада калдырып «килгән мә
хәббәтме, әллә ул -монда килгәч кенә бөреләнгәнме,— болар томан эчендә. Шул ук өч строфа эченә сый- дырылган кечкенә штрих безгә күп нәрсәне ачып бирер иде. Ләкин ул юк. Мәхәббәтнең, юнәлеш ноктасы— абстракт.
Галиев шигырьләрендә, хәтта әле генә сөйләнгән шигырьдә дә, тормыш үзенең табигый агышы белән ага. Шагыйрьгә сюжет өчен ясалма хәлләр унлап табасы юк. Ә менә «Коллегалар» шигырендә ситуация, әңгәмә формасы табигый түгел кебек, уйлап чыгарылган төсле тоела. Әл-бәтчә, поездларда, пароходларда төрле профессия кешеләре очрашалар, танышалар, гаҗәпләнешәләр. Яшь кызның әлеге картны «Мин фермада мөдир» дип гаҗәпләндерүе дә аңлашыла. Ләкин инде шуның өстәвенә, аның мин академиягә лекция сөйләргә барам, «Лекциямә килегез» дип икенче тапкыр «шаккатыруы» бу бер кечкенә шигырь өчен күбрәк түгелме? «Мондый хәл тор-мышта булмыймыни?» дип сорарлар. Әлбәттә, була. Ләкин мондагы академия «мәсьәләсе» үзе бер тема һәм ул бөтенләй икенче төрле чишелешне сорый. Монда исә ул сүз-ара сүз уңаенда гына, җиңелчә генә (хәтта, бик җиңел генә!) әйтелеп ташлана. Нәтиҗәдә шигырь табигый туу белән тумый, бәлки ясала.
Щитлар утыртып йөриләр.
— Кулыбыз җиңел булсын,— Дисә Камал, өсти Җамал:
— Иген котырып уңсын,—
(«Кышкы, бер көндә».)
кебек юллар да үзләренең прими-тивлыклары белән яхшы шигырьләр рәтеннән төшеп калалар.
Шигырьләрнең техник ягына кил-гәндә, укучыны бернәрсә борчый: ритмик ярлылык. Җыентык баштанаяк 8—7 иҗекле такмак (частушка) үлчәве белән язылып чыккан. Бу бертөрлелек җыентыкның кечкенәлеге белән артык сизелми. Ләкин әгәр дә ул зур җыентык булган булса иде?
Аерым кимчелекләренә карамастан, Ш. Галиевнең җыентыгы безнең поэзиядәге бик күп бертөрле иске көйләр арасында үзенә колак салырга мәҗбүр итә торган «Яңа көйләр» булып яңгырый. Җыентык-ның редакторы С. Хәкимнең дә уңай йогынтысы китапта шактый ачык күренеп торуын әйтеп китәргә кирәк.